Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИПТӘШ К. У. ЧЕРНЕНКО РЕЧЕ

Кадерле иптәшләр! Политбюро миңа Үзәк Комитетның шушы чираттан тыш Пленумында катнашучылар алдында чыгыш ясауны тапшырды. Безнең Үзәк Комитетның чираттан тыш Пленумы чыннан да гадәттән тыш характерда бара. Ил һәм партия тирән кайгыда. Леонид Ильич Брежнев безнең арадан китте. Совет халкы ике дистә елга якын партия һәм дәүләт башында торган, совет кешеләренең бәхете хакына, илебездә коммунизм төзү хакына үзенең бөтен көчен һәм гаять зур сәләтен биргән күренекле җитәкчесен югалтты. Без, кешелек дөньясы тынычлык, азатлык һәм социаль прогресс идеаллары өчен бөек, чын-чынлап армас-талмас көрәш чене югалтты, дип әйтә алабыз. Без, совет коммунистлары, социалистик илләрдәге туганнарыбыз, бөтендөнья коммунистик хәрәкәтендәге көрәштәшләребез Ленин эшен талантлы дәвам иттерүчене, безне хезмәт ияләре интересларына чын күцелдән бирелгәнлеккә өйрәткән кешене югалттык. Безнен югалтуның ачысын белдерергә сүзләр житми. Әмма бу кайгылы көннәрдә безнең барыбызга да Леонид Ильичның тормыш мәктәбе олы ярдәм булып хезмәт итә Леонид Ильич тулаем һәм бөтенләе белән жәмгыять интереслары, халык интереслары белән яшәү сәләтенә ия булды. Һәрвакыт, үсмер елларыннан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр шулай булды. Әйбәт теләкләр генә буш аваз булуын Леонид Ильич яхшы белде. Дөрес фикерләр әйтү генә аз. аларны төгәл оештыру эше белән беркетергә. хезмәт ияләренең киң массаларына аңлаешлы һәм аларга барып жнтәрлек итәргә кирәк. Ул кешеләрне яратты. Ул кешеләргә ышана белде. Леонид Ильич бик батыр кеше иде. Ул моны үзе беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр булган Бөек Ватан сугышында гына исбат итеп калмады. Ул үзенең бөтен тормыш юлында батыр булып калды, һәм ул һәр иптәшнең кыюлыгын, принципиальле!ен. теләсә нинди сынауларда нык торуын югары, бик югары бәяләде. Леонид Ильич белән янәшәдә булу, аны тыңлау, аның үткен акылын. тапкырлыгын, тормыш сөючәнлеген турыдан-туры тою аның белән кулга-кул тотынып эшләү бәхете туры килгән барыбыз өчен дә яхшы мәктәп булды. Леонид Ильич Брежнев безгә кыйммәтле мирас калдыра. Безнең 18 миллионлы партиябез бердәм һәм тупланган. Совет халкы партиянең зирәклегенә чын күңелдән ышана. Кадрларга таләпчәнлек һәм ихтирам, какшамас дисциплина һәм кыю, файдалы инициативаларны яклау, бюрократизмның теләсә нинди чагылышларына килешмәүчәнлек һәм массалар белән элемтәне үстерү турында, совет җәмгыятенең чын демократизмы турында даими кайгырту тормышыбыз нормасына әверелде. Җитәкчелекнең шушы стилен сакларга һәм үстерергә. Леонид Ильич үзенең сүзе һәм эше белән безгә васыять итеп калдырган бөтен нәрсәнең кадерен белергә — аның истәлеге алдында, партия һәм ил алдында бурычыбыз әнә шундый. Партиянең житәкче үзәге, аның Үзәк комитеты, Леонид Ильичның хәлиткеч дәрәжәдә катнашы белән төзелгән Политбюро моның шулай булачагына нык нигез булып хезмәт итә. Политбюро исеменнән мин. безнең Пленум партиянең алга таба Ленин курсы белән нык барачагын бөтен ил алдында, битен дөнья алдында күрсәтер, дигән тирән ышаныч белдерергә телим Бу ленинчыл курс хәзерге чорда КПССның XXIII XXVI съездлары карарларында ачык һәм тулы чагылыш тапты. Партиябезнең эчке һәм тышкы политикасы — аны эшләүгә һәм тормышка ашыруга Леонид Ильич Брежнев гаять зур өлеш кертте — ышанычлы төстә, эзлекле һәм максатка омтылышлы итеп үткәреләчәк. Халык бәхете һәм жир йөзендә тынычлыкны саклау безнең эшчәнлегебезнең юнәлеше булды, хәзер дә шулай һәм шулай булыр Безнең киңәйтелгән, һәрьяклап яхшы үлчәнгән социаль-экономмк программабыз бар. Экономика экономияле булырга тиеш. Партиянең күрсәтмәсе шундый. Бу исә индустриаль һәм аграр секторларны яңа техника белән коралландыруны, идарә итүне камилләштерүне һәм, әлбәттә. хезмәтне оештыруны яхшыртуны, аның җитештерүчәнлеген үстерүне аңлата. Шушы базада дәүләтебез экономикасы туктаусыз үсәчәк. халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәреләчәк. Шушы ук базада илебезнең оборона сәләте ныгыячак. Безнең сиксәненче еллар өчен киң, конкрет Тынычлык программабыз бар. Ул халыкның өмет-ышанычларына җавап бирә. Киеренкелекне йомшарту, коралсызлану, конфликтлы хәлләрне бетерү, атом-төш сугышы куркынычын юк итү •— без үз алдыбызга куя торган бурычлар әнә шундый. Без үзебез өчен, дусларыбыз өчен, дөньядагы барлык халыклар өчен ышанычлы иминлек телибез. Кадерле иптәшләр! Леонид Ильичның үлеме белән безгә килгән югалтуны каплауның чиктән тыш кыен булуын безнең барыбыз да аңлыйдыр, мөгаен. Хәзер партиядә эшне коллектив төстә алып бару икеләтә, өчләтә мөһим. Барлык партия органнарында тату, бергәләп эшләү коммунистик төзелештә дә, халыкара мәйдандагы эшчәнлегебездә дә алга таба уңышларга ирешүне тәэмин итәр. КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы, туган хәлне тикшереп, миңа Пленумга КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре итеп иптәш Юрий Владимирович Андроповны сайларга тәкъдим итүне тапшырды. Аның биографиясен сөйләп торуның кирәге юктыр, дип уйлыйм. Юрий Владимирович, партиядә һәм илдә фидакарь, Ленин партиясе эшенә чын күңелдән бирелгән коммунист буларак, Леонид Ильичның иң якын көрәштәше буларак яхшы мәгълүм. Эчке һәм тышкы политика, идеология өлкәләрендә Юрий Владимировичның эшчәнлеге күп төрле. Ул комсомол җитәкчесе дә, зур партия работнигы да. дипломат та булды. Социалистик бердәмлекне ныгытуга, дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итүгә ул күп хезмәт куйды. Леонид Ильич аның марксистик-ленинчыл инанганлыгын, партияле- леген. киң карашлы булуын, гаҗәеп эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатларын югары бәяләде. Политбюроның барлык членнары Юрий Владимирович җитәкчелектә Брежнев стилен, халык интереслары турында Брежневча кайгыртуны, кадрларга Брежневча карауны, агрессорларның казынуларына бөтен көч белән каршы торырга, тынычлыкны сакларга һәм ныгытырга әзер булуны яхшы кабул итте, дип саныйлар. Юрий Владимировичка партиячел тыйнаклык, башка иптәшләрнең фикеренә ихтирам белән карау һәм, әйтергә мөмкин, бергәләп эшләүгә омтылу хас. Политбюро бертавыштан: Иптәш Андропов Үзәк Комитет ышанычына, партия ышанычына лаек, дип исәпли. Кадерле иптәшләр! Леонид Ильичның якты истәлеге алдында башыбызны иеп, без үзебезнең иҗади эшебезне армый-талмый дәвам иттерәчәгебез турында тантаналы төстә вәгъдә бирәбез. Леонид Ильич эшләп өлгерә алмаган, аның җитәкчелегендә партия билгеләгән барлык эшләр эшләнер