Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕСПУБЛИКА КОРОЛЬЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕ

> Смет язучылары гомер-гомердэн чит ил темасына бик күп асарлар иҗат ита Лмрнып тип максаты зкзотика һзм тирле маҗараларны мөкиббән китеп свй-з.ч г)эн Прмыича. бүгенгенең һзм киләчәкнең кыйбласын пли/ьц булышудан оннья Йхн '» барган идеология караш авылын аң сатудан иңче сыйныфны* млемм битле- an ачып азатлык һзм тынычлык дошманнарын фиш «г> >■« J( .fc>r ияләренә тиган- •шечз теләктәшлек һзм ярату хисләрен 6. рГо.-н чит илләр турында язмалары гуманизм ,',!»« о. ) >м гмжТа туганлык урнашуга, үзара иң шши . □ вәучылирыбы тның чит U.I . шег бүген азганнарының чагыштырмасы » ми».. • „ i Н Мая* Америка империализмына моннан ярты гасыр әүвал биргән гогм хәзер & чиксез актуаль яңгырый бу илнең бүлнг.- хәлгнз ;« «•» -ми тиры ,,< Бу санда ис», үрнәк рәвешендә биек пролетар язучы .Мая ив Гпрьеийның Аюг- рика миллионерын фаш итү гротсскысы, ачы княү белен тулы бер памфлетын тәкъдим итәбез

Максим Горький

РЕСПУБЛИКА КОРОЛЬЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕ

Кушма Штатларның корыч, керосин һәм башка корольләре минем хыялымны һәрвакыт тынгысызлап киләләр нде Акчалары шулкадәр куп булган кешеләрне мнп гадәти кешеләр итеп күз алдыма китерә алмый идем. Миңа аларның иң кимендә өч ашказаны һәм авызларында Йөз иллеләп теше бар кебек тоела Миллионерның һәр көнне иртәнге сәгать алтыдан төнге уникегә тикле туктаусыз, ялсыз-ннсез ашап торуына минем нма ным камил иде. Ул иң кыйммәтле ризык каз, күркә, чучка балалары каймаклы редис, пудинг, кәк һәм бүтән нәрсәләрне юкка чыт арып бара Кичкә аның теш казналары эшләүдән арый да ул ризыкны негрларга чәйнәргә куша, ә үзе шуны йотып кына тора башлый Шулай итеп, ул соңгы мыскал көчен тогын бетерә һәм, шабыр тнргә батып, инде тыгы па дигәндә, негрлар аны йокларга чыгарып сала «) иртәнге сәгать алты дан ул яңадан үзенең газаплы гомерен чигәргә керешә Әмма шулай бүртенгәнче көчәнсә дә. ул уз капиталының ярты про центын да ашап бетерә алмый Аңлашылганча, болай тормыш кичерүе авыр Ләкин нишләмәк ки рәк? Гадәти кешедән арттырып ашый алмагач, миллионер булудан нн мәгънә? Миңа ул парчадан тегелгән эчке кием киеп йөрергә тиеш, итегенең үкчәләренә алтын кадаклар кадакланган, башында эшләпә хрынына зөбәрҗәтле берәр нәрсә торырдыр кебек тоела иде Сюртугы нң затлы бәрхеттән тегелгән, буе җиде сажиннан да ким түгел һәм нч йөз данә алтын төймә белән бизәлгән. Бәйрәм көннәрендә ул берьюлы сигез сюртук белән алты пар чалбар кия Билгеле, бу җайсыз да, кысан да Әмма шундый бай була торып, бу тәннәр шикелле киенеп булмый ла баса •Ыв1 Илебез Миллионерның кесәсен мин иркенләп чиркәү, сенат бинасы һәм на кирәксә шул сыярдай чокыр рәвешендә дип аңлый торган идем. Шул ук вакытта, мондый джентельменның эче сыешлыгын яхшы бер диңгез пароходы трюмы сурәтендә күзаллаган хәлдә, мин ул җан иясенең аягы белән чалбары озынлыгын тасвирлый алмамындыр. Әмма ул ябынып яткан юрганны бер квадрат чакрымнан да ким булмастыр дип уйлыйм. Инде чәйнәгән тәмәкесенә килсәк, ул. әлбәттә, иң әйбәтеннән‘ һәм берьюлы ике кадак тартыр Әгәр инде исни торганы икән, бер алымга бер кадактан да ким түгел. Акча үзен таратканны таләп итә... Аның кул бармаклары гаҗәеп тоемга һәм теләгәнчә озынаю тылсымына ия: Нью-Иоркта утырган килеш кайдадыр Себердә доллар үсеп чыкканын сизеп алса. ул. урыныннан кубып тормастан, Беринг бугазы аша кулын суза да яраткан үсемлеген эзеп ала. Сәер, шушыларга карамастан, мин ул әзмәвернең башы нинднлегеи куз алдыма китерә алмадым. Ул гына түгел, бар нәрсәдән алтын сыгып чыгару шөгыле җәһәтлек иңдергән ул мускул һәм сөяк тавына, миңа калса, баш бөтенләй кирәк түгел Минем миллионерны күзаллавым, гомумән. төгәл сурәтле түгел иде әле. Кыска гына итеп әйткәндә, ул иц әүвәл сыгылмалы озын куллардан гыйбарәт иде. Ул бөтен җир шарын урап алган.да зур. караңгы танавына якынайткан, һәм ул танау, пешкән кайнар бәрәңгене төкерек сылап ашагандагы шикелле, безнең планетабызны нмә, кимерә һәм чәйни... Миллионерны очратып, аның гап-гади бер кеше икәнен күргәч гаҗәпләнүемне күз алдыгызга китерә аласыздыр. Минем каршымдагы тирән кәнәфидә, гадәти зурлыктагы корсагына гадәти кешеләрнеке зурлыгындагы көрән тиресе бөрешеп торган кулын салып, озын буйлы, ябык бер карт утыра иде. Битенең бөрешкән тиресе шома итеп кырылган, хәлсез салынып төшкән түбәнге ирене астыннан нык утырган теш казналары күренеп тора, аларга алтын тешләр тезеп чыгылган. Кырылган, каны качкан һәм юка өске ирене аның чән- нәвеченә ябышып каткан, карт сөйләшкәндә бөтенләй диярлек хәрәкәтсез. Төссез күзенең кашы юк. тонык ак башы чәчсез. Бу йөзгә әзрәк тире җитми калган шикелле, һәм ул бөтенләе белән кызгылт, хәрәкәтсез һәм шома булганга күрә яна туган бала йөзен хәтерләтеп тора иде Бу җан иясе яши генә башлагангамы, әллә инде гомеренең чигенә килеп терәлгәнме икәнлеген чамалау кыен иде Киенгәне дә үләргә туган һәркемнеке шикелле. Балдак, сәгать һәм тешләре—аның бар алтыны шуннан гыйбарәт. Ихтимал, җәмгысе ярты кадактан артык тартмастыр Гомумән, бу кеше Европадагы аристократ өйләрендәге бер карт хезмәтчене хәтерләтә иде... Ул мине кабул иткән бүлмә бизәлеше зиннәтлеге белән ис китерердәй, матурлыгы белән сокландырырдай түгел. Мебеленә карата «саллы» диюдән гайре ни дә әйтеп булмый. «Бу өйгә кайвакытны филләр кереп чыккалый. ахрысы...» — мебель шушындыйрак фикергә китерерлек иде. — Сезме инде ул... миллионер? — дип сорадым мин, үз күземә ышанмыйча. О, әлбәттә!—дип җавап бирде ул, үз-үзенә бик ышанган төстә башын кагып. Мин ана ышанган булып кыландым да, аның ялганын фаш итәргә теләп: — Иртән сез күпме ит ашый аласыз? — дип сорадым. — Мнн ит ашамыйм!—дип белдерде ул.— Апельсин кисәге, кечкенә бер чынаяк чәй — бар ризыгым менә шул... \ның имчәк баласыныкы шикелле гөнаһсыз күзе минем алдымда, болганчык ике зур су тамчысы кебек, тонык кына ялтырап алды, һәм мин анда бер генә ялган чаткысы да күрмәдем. ' — Яхшы! дидем, төшенеп җнтмәстән—- Әмма ихластан. ачыктан ачык әйтегез әле — көнгә ничә тапкыр ашыйсыз сон :ез? , — Ике! — диде ул тыныч кына — Иртәнге аш белән төшке аш ми на бит җиткән. Төшкегә бер тәлинкә шулпа, майсыз ит һәм берәр бал яы нәрсә кабам Җиләк-җимеш Бер чынаяк кофе Сигара Минем гаҗәпсенүем кабак шикелле зурая башлады .Ул мина изге- ♦ лар карашы белән карап тора иде. Мин тын алып кхйдым да Г — Әгәр бу хак икән, сез акчагызны нишләтәсез сон? — дни - сорадым Ул ннбашын чак кына кагып куйды да. күз алмасын әйләндергәләп - г — Аннан мин тагын акча эшлим.— дип җавап бирде | — Нигә? [ — Тагын акча эшләр эчен — Нигә? — дип кабатладым мин I Терсәкләре белән кәнәфи култыксасына таянып, ул мина табан иел “ де дә беркадәр кызыксыну төсмере белән. — Сез шашканмы әллә? - дип сорады. — Ә сез? — дип сорау белән җавап бирдем мин Карт башын кыцгыр салды да алтын тешләре аша. — Әкәмәт кеше.. Чинем мондый кешене беренче күрүемдер «зле. - 5 дип сузды Шуннан сон ул башын күтәрде дә. авызын колагына кадәр ерып « сүзсез генә мине күзләп торды Пөзенец тынычлыгына карап хөкем йөрткәндә. ул үзен гадәти бер кеше дип саный иде булса кирәк Мин - аның галстугында бәләкәй генә зөбәрҗәтле каптырма күреп алдым * Ул затлы таш олтан хәтле булса, мин берәр нәрсә аңлар идем әле £ — Сез нишлисез сон? — дип сорадым мин. — Акча эшлим!—диде ул кистереп кенә һәм ннбашын сикертеп " куйды I — Ялган акчамы? — дин кычкырып куйдым мин шатланып ничек- С гер аның серен ачуга якынаям кебек булып китте Ләкин шулчакмы ул * йотлыга башлады Аның бөтен тәне калтырана, ■итсрсен лә күзгә кү у ренмәс бер кул аның култык астын кытыклап тора Күзе ачылып йо мылгаларга тотынды — Кызык бу! диде ул тынычланып һәм минем йөземне канәгать карашы белән капшап Тагып берәр нәрсә сорагыз әле' дип тәкъдим итте ул һәм нигәдер яңакларын күпертеп җибәрде Мнн уйлап тордым да каты итеп — Сез акчаны ничек эшлисез? днп сорадым — Ә! Төшендем! — диде ул. башын кагып Бернәрсәсе юк аның Минем тимер юлларым бар Фермерлар товар җитештерә Мнн шуны базарга ташыйм Фермерлар ачка үлмәс өчен һәм эшен дәвам итте рер өчен күнме калдырырга икәнен хисаплыйсың да шуннан калган яатлессн ташыган өчен тариф рәвешендә үзеңә аласың Бернне юк — Фермерлар моңа канәгатьме соң? — Барысы да түгел днп уйлыйм, диде ул балаларча беркатлы төстә - Ләкин бар кеше дә һәммәсенә дә канәгать булып бетми дн ләр. Мыгырдана торган сәер кешеләр һәрнакыт бар — Сезгә хөкүмәт комачауламыймы? днп тыйнак кына сәрап кун дым мнн Хөкүмәт? дни кабатлады ул һәм бармаклары белән маш а -и кашып уйга калды Аннары, кинәт пидер исенә төшкәндәй. баш J шып алды. - Әһә Теге Вашингтонда гыл ары ы? Юк. комачауламый лар Яхшы егетләр алар Хриллрында минем клубыма йөри ь ргапил РЫ да бар Тик алар сир . |||у на ку рә канвәкытны ала, ы > - тып җибәргәлисен Юк. алар комачауламыйлар, дин кабалалы \ һәм шундук кызыксынып. - Кешеләргә акча эшләргә комачаулый торган хөкүмәтләр дә бармыни? — дип сорады Мин үземнең беркатлылыгымнан һәм аның акыллылыгыннан оялганымны сизеп алдым. Юк, дидем мин тын гына.— аны әйтмим. Мин. бсләсегрз килсә, хөкүмәт кайчакмы күрәләтә талаучыларны тыярга тиеш дип уйлый идем... ’ - Юк ла! - дип каршы төште ул,— Идеализм бу. Бездә тәртип башкача. Хөкүмәтнең шәхси эшкә катнашырга хакы юк... Бу тыныч бала-чага беркатлылыгы минем тыйнаклыгымны арттыра төште. Мин ягымлы гына итеп: — Бер кешенең күпләрне бөлдерүе хосусан эшмени? - дип сораштым — Бөлдерү? — дип кабатлады ул күзен зур ачып — Эш көче кыйм- мэтләнә менә ни белдерә ул. Стачка да. Ләкин бездә эмигрантлар бар. Алар эшчеләргә түләүне киметергә мөмкинлек бирәләр һәм эш ташлаганнарны бик рәхәтләнеп алыштыралар да Алар илдә арзан хакка эшләрлек һәм күп нәрсә сатып алырлык дәрәҗәдә җыелгач, һәммәсе җайланыр. Ул беркадәр тернәкләнеп китте һәм картлач белән имчәк баласына буталып охшавы кими төште. Аның нечкә, кара тут бармаклары кузгалышып куйдылар, коры тавышы колакларымда ешрак чыңлады. Хөкүмәтме? Бу кызыклы сорау, ахрысы, әйе. Яхшы хөкүмәт — кирәк нәрсә. Ул мондыйрак бурычларны хәл итә. илдә халык саны мин сатарга теләгән бар нәрсәне сатып алыр өчен миңа кирәк кадәр булырга тиеш Эшчеләр мин аларга мохтаҗлык кичермәслек санда булсын. Ләкин һичберсе артык түгел! Шулай булганда социалистларга урын калмас. Эш ташлаулар бетәр Хөкүмәт зур налоглар түләтергә тиеш түгел. Халык бирергә мөмкин булган һәрнәрсәне мин үзем алам Яхшы хөкүмәт дип мин менә шундыйны атыйм. «Ул ахмакка тартым — бу һичшиксез үз бөеклегең белән масаюдан килә,— дип уйладым мин.— Ул чыннан да король, ахрысы»... — Миңа илдә тәртип булуы кирәк,- дип дәвам итте ул ышанычлы һәм нык төстә. Хөкүмәт зур булмаган бәягә һәр якшәмбедә сигез сәгать буена халыкны законнар хөрмәт итәргә өйрәтсен өчен төрле философлар яллый. Әгәр моңа философлар гына җитмәсә, солдатларны эшкә кушыгыз. Монда ысуллар түгел, ә бары тик нәтиҗәләр генә мө һим. Ашаучы белән эшче законнарны хөрмәт итәргә тиеш. Менә шул!- дип тәмамлады ул, бармакларын уйнаткалап. «Юк. ул ахмак түгел, шуңа күрә король булалмый»,— дип уйладым мин һәм: — Сез хәзерге хөкүмәттән канәгатьме? — дип сорадым. Ул җавап бирми шактый торды. — Ул булдыра алганнан әзрәк эшли. Мин эмигрантларны әлегә ил гә кертергә кирәк дип саныйм. Әмма бездә алар файдалана торган политик ирек бар моңа акча түләтергә кирәк Аларның һәркайсы биш йөз доллар гына булса да акча алып килсен. Биш йөз доллары булган кеше илле долларлыга караганда ун мәртәбә яхшырак... Дәрвиш, хәерче, авыру һәм ялкау ише начар кешеләрнең бернигә кирәге юк... Тик бу эмигрантлар керүне әзәйтер ләбаса,— дидем мин. Картлач килешүен белдереп баш какты. Вакыты килеп җиткәч, мин алар өчен илгә керү ишекләрен бөтенләй ябарга тәкъдим итәрмен. Ә хәзергә һәркайсы әзрәк алтын алып керсен. Аннары гражданлык хокукы алу вакытын озайту кирәк. Тора- бара ул бөтенләе белән бетерелер. Американнар өчен хезмәт итәргә теләгәннәр эшли бирсен, әмма аларга Америка гражданнары хокукы бирмәскә кирәк Американнар җитәрлек инде Ил халкы артсын өчен «зарның һәрберсе үзе кайгырта ала Боларның һәммәсе — хөкүмәт эше. Моны бүтәнчә кую сорала Хөкүмәт членнарының барысы да промышленность предприятиеләрендә акционерлар булып торырга тиеш— ул чагында алар нл хасиятен җиңелрәк аңларлар Әлегә миңа төрле « вак-төяк ихтыяҗлар өчен сенаторларны үземә сатып алырга туры килә. u Ул тын алып куйды да аягын селкетеп: I — Тормыш алтын тавы югарылыгыннан гына дөрес күренә.— дип “ •стаде j. Хәзер инде аның политик карашлары җитәрлек ачыклангач, мин = •*’ — Ә сез дин турында ни уйлыйсыз? — дип сорадым — О! - дип кычкырып куйды ул, тезенә кул сугып һәм кашын җә- | һәт сикертеп.— Бик яхшы уйлыйм! Дин халыкка бик кирәк Мин моңа £ ихластан ышанам Якшәмбе көннәрендә хәтта үзем дә чиркәүдә нотык £ сөйлим әле... әйе, шулай итми ни! £ — Ә сез ни сөйлисез?— дип сорадым мин. < — Чын христианин чиркәүдә ни әйтә алса, шуның барысын да’ — = диде ул чын күңеленнән — Мин, әлбәттә, ярлылар мәхәлләсендә нотык S тотам — ярлылар һәрчак яхшы сүзгә һәм аталарча кайгыртуга мох- - таж Мин аларга бол ай сөйлим Аның йөзе бер генә мәлгә нәни бала төсмеренә керде, ләкин шунл нан соң ук ул иреннәрен нык итеп кысып куйды да түшәмдәге оялчан ♦ мәхәббәт аллалары йоркшир дуңгызының алсу тиресе белән юан бер с хатынның шәрә тәнен каплап торган сурәткә күтәрелеп карады Аның = төссез күзе тирәнлегендә түшәмнең чуар буяулары чагылып, төрле төс 1 тәге очкыннар уйнаклап аллы. — Христоска табынган агай-энеләр һәм апа-сеңелләр’ Көнләшү ди- u гәп хәйләкәр Иблис коткысына бирелмәгез, фани дөнья кайгысын чит _ кә куыгыз Җирдәге тормыш кыска кеше бары тик кырык яшькә чак * лы гына яхшы эшче булып санала, кырыктан соң аны фабрикаларга и алмыйлар Тормыш ышанычлы түгел. Эшләп ятканда кулыгы» саксыз * бер хәрәкәт ясадымы. - машина сезнең кулыгызны чәрдәкләп ата. кояш ; суктымы бетте! Сезне һәркайда авырулар сагалап тора, һәркайда бәхетсезлек. Ярлы кеше биек йорт түбәсенә менгән сукыр ише ул кая гына бармасын, апостол Иуданың туганы апостол Иакон әйтмешли. > т егылып чәлпәрәмә киләчәк Туганнар' Сез фани дөньяның кадерен бе лергә тиеш түгелсез, аны җан кыючы Дьявол яраткан Христосның с»«й кемле балалары, сезнең тереклек кылу урыныгыз, Атакаегызныкы шн келле үк, фани дөньяда түгел, ә күктә һәм сез үзегезнең җир i n көннәрегезне түземлек белән, шикаять белдермичә яшәп китс» . л сезне оҗмах бакчасына кабул кылып, җирдә күрсәткән хеэм ■ ; ■ өчен мәңгелек рәхәтлек белән бүләкләр Бу тормыш сезнең җл и •?ы гызның гөнаһларын юар өчен генә, һәм монда никадәр газап чнксәгет. тегендә сезне шулкадәр рәхәтлек көтәр. - Иуда апостол ’i «е шулай дигән. Ул бармагы белән түшәмгә төртеп уйланып торды да салкын һәм катгый төстә дәвам итте — Шулай, кадерле агай-энеләр һәм апа-сеңелләр? Ошбу тормыш, егәр без аны кем булуына карамастан якыннарыбызны ярлыкау хакына корбан нтмәсәк, буш һәм чүп нәрсә Йөрәкләрегезне көнл ииу тайт., ч коткысы HI салмагыз! < » ч.» нидән көнләшеп горырга • I i-н* рәхәтлек дигән нәрсә ерак һәм Дьявол вәсвәсәсе ул Бас < 1 -и яң . . патшасы һәм күмер чыгаручысы, банкиры белән урам ссб.руч.; һәммәбез дә үләселәр Бәлки җәннәтнең салкынча бакчаларында к\ мер чабучылар патша булыр, ә патшалар, себерке тотып ул бэкч сукмакларыннан коелган яфракларны һәм сез көн саен ашаячак кон фет кәгазьләрен себереп йөрерләр Туганнар! Ошбу җирдә кеше җаны яшь бала шикелле адашып йөри торган ошбу караңгы гөнаһ урманында берәр нәрсә теләрлекме соң? Оҗмахка ярлыкау һәм буйсыну юлы белән барыгыз, өлешегезгә тигән һәр нәрсәгә дәшми-тынмый 1ына түзеп торыгыз. Барчасын һәм хәтта сезне кимсетүчеләрне дә ярлыкагыз... Ул яңадан күзен йомды да кәнәфиендә чайхала-чайкала дәвам итте: — Берәүләрнең ярлылыгы белән икенчеләрнең байлылыгын күрсәтеп. йөрәгегездә көнләшү дигән гөнаһлы хисләр уятучы кешеләрне тыңламагыз. Ул кешеләр — Дьявол илчеләре, ходай тәгалә үз якыныңнан көнләшүне тыя. Байлар да ярлы — аларның үз якыннарын яратуы ярлы Алланың туганы, храмның беренче рухание Иуда: «Байны яратыгыз, чөнки аны хода сайлаган!» — дип өндәгән. Дьяволның тигезлек дигән коткысына һәм башка уйдырмаларына иярмәгез! Мондагы — җирдәге тигезлек нәрсә соң ул? Б.р-берегезгә җаннарыгызның Аллагыз каршындагы чисталыгы белән генә тигезләнергә омтылыгыз. Иңегездәге тәре авырлыгын түземлек белән йөртегез, ә буйсыну сезнең ул йөгегезне җиңеләйтер Сезнең, балакайларым, Аллагыз бар. һәм сезгә башка берни кирәкмәс! Картлач тынып калды, авызын ерып җибәрде дә, алтын тешләрен җемелдәтеп, тантаналы төстә миңа карап калды. — Сез динне бик яхшы файдаланасыз,— дидем мин. — Ә, әлбәттә! Мин аның бәясен беләм,—диде ул—Кабатлап әй- тәм.— дин ярлыларга кирәк. Миңа ул ошый Ул җирдәге бар нәрсә шайтан дип өйрәтә. Әгәр җаныңны коткарасың килсә, монда — җирдә бер ни дә теләмә һәм бернәрсәгә дә үрелмә, кеше! Яшәү тәмен үлгәннән соң татырсың — күктәге һәммә нәрсә синеке! Кешеләр шушыңа ышанганда, алар арасында эш йөртүе җиңел. Әйе. Дин — май ул Аны тормыш машинасына никадәр мулрак сыласаң, частьләрпең ышкылуы шулкадәр кимеп, машина йөртүченең бурычы шулкадәр җиңеләер... «Әйе. ул король»—дигән карарга килеп, мин күптән түгел дуңгыз көтүчеләр нәселеннән булган бу кешедән Ә сез үзегезне христианин дип саныйсызмы?—дип сорадым. О. әйе. әлбәттә! — дип кычкырып җибәрде ул тулы ышаныч белән Кулын югары күтәрде дә саллы төстә: -Ләкин шул ук вакытта мин американ, шулай булгач, кырыс моральче дә,— диде. Аның йөзе фаҗигале бер рәвешкә керде: иреннәре бүлтәеп чыкты, колаклары борынына таба авышты. — Ни әйтергә телисез? . дип белештем мин тавышымны баса төшеп. — Икебез арасында калса гына!--дип кисәтте ул,— Хмернканның Христосны тануы мөмкин түгел! Мөмкин түгел?- дип пышылдап сорадым мин тынлыктан соң Әлбәттә мөмкин түгел!—дип тәкрарлады ул да пышылдап. Ә нигә? - дип сорадым мин дәшми торгач. — Ул уйнаштан туган! — Картлач миңа күз кысып куйды да як- ягына каранып алды. — Аңлыйсызмы? Америкада уйнаштан туганнарның алла гына түгел, хәтта чиновник булырга да хакы юк Хәлле кешеләр аны үз араларына бер кайда да кертми. Аңа бер кыз да кияүгә чыкмын О. без гаять кырыслар! Әгәр дә без Христоска табынсак, безгә уйнаштан туганнарның барчасын яхшы кешеләр дип танырга туры киләчәк... хәтта алар негр белән ак тәнле хатын балалары булсалар да Моның коточкыч икәнен аңлыйсызмы?! Ә? Бу хәл чыннан да куркыпыч булса кирәк — картның күзе яшелләнеп һәм ябалакныкы шикелле акаеп калды. Ул түбәнге иренен көч-хәл белән өскә тартып менгерде дә тешләренә ныгытып ябыштырып куйды. Мөгаен, ул мондый кыяфәт аның йөзен саллы һәм кырыс итә дип уйлагандыр. Демократик илнең әхлагына кәефем кырылып, мин: — Ә негрны сез һичничек кеше дип танымыйсызмыни?—дип сорадым. Ул үкенеч белән — Нинди беркатлы нәрсә! — дип кычкырып әйтте.— Алар кара тәнН ЯШӘ- ф тәнен белсәк, без негрны җәзага тартабыз. Шундук муенына бау салабыз да — дарга, тартып-сузып тормастан! Әхлак дигәндә без бик* 5 кырыс. Хәзер ул миндә үзенә карата мәеткә ирексездәи күрсәтә торган хөр- ± мәт уятты Әгәр эшкә керешкәнмен икән инде, аны ахырынача җитке- S рергә тиешмен Мин, хакыйкатьне, ирекне, акылны һәм үзем ышана £ торган бар яктылыкны аяк астына салып таптау барышын тизләтергә £ теләп, сораулар бирүемне дәвам иттердем — Сезнең социалистларга мөнәсәбәтегез нинди? — Шайтан хезмәтчеләре нәкъ шулар инде! — днп җавап кайтарды 2 ул. учы белән тез башына сугып алып Социалистлар тормыш маши- « насына эләккән ком алар, һәр җиргә үтеп кереп, механизмның дөрес = эшләвең боза торган ком Яхшы дәүләттә социалистлар булырга тиеш 2 түгел. Димәк. Вашингтондагы кешеләр үз бурычларын ачык аңлап $ җиткермиләр Алар социалистларны гражданлык хокукларыннан мәх- 2 рүм итәргә тиешләр Шул да җитә калыр ите Минемчә, хөкүмәт тормышка якынрак торырга бурычлы. Моның өчен аның бөтен членнары ♦ миллионерлар арасыннан тупланырга тиеш Шулай менә! с — Сез бик максатчан кеше! — дидем мни — О, әйе1—дип килеште ул башын уңай чайкап. Инде аның йө- -° зендәгс барлык балалык галәмәтләре юкка чыкты һәм яңакларында £ тирән җыерчыклар хасыйл булды Минем аннан сәнгать хакында сорыйсым килде. s — Сезнең мөнәсәбәтегез дип башлавыма, ул бармагын күтәрде = дә үзе сөйләргә кереште: ж — Социалистның башында атеизм, эчендә анархизм Аның * җаны шайтан куйган акылсызлык һәм ачу канатлары белән җилкенә т Социалист белән көрәшер өчен зуррак дин һәм күбрәк солдат булу шарт. Дип — атеизмга каршы, солдатлар анархиягә каршы Алдан социалистның башына чиркәү нотыклары кургашымы коярга кирәк Моның шифасы тимәс», солдатлар ул кургашыңны яның эченә тутыр сын!.. Ул ышаныч белән башын чайкады да нык ит"п — Шайтанның көче зур! диде. Мин рәхәтләнеп — О, шулай! — днп килештем Мин Алтын дигән Сары шайтанның шундый катку рәвештәге тәэ сирен беренче кат күзәтә идем Картлачның коры, сөяк чире һәм рев матизм эштән чыгарып бетергән сөякләренә, аның тузган капчык сы ман салынып төшкән хәлсез, ябык тәненә, бу зур булмаган кылка ит күченә ялган һәм рухи бозыклыкның салкын, шәфкатьс < ихтыяры җан өртелгән иде. Картның күзе ике яңа тимер акча шикелле ялтырап тора. һәм аның бар төше ныгып китте, катып калды Аның хезмәтчеге охшашлыгы тагын да арта төште, әмма мин аның әфәндесе кем икән леген белә идем инде. — Сәнгать турын та сез ни уйлыйсыз? днп сорадым мин Ул миңа карады, кулын йөзендә тиз-тнз йөртеп, әйтерсең, аннан K.I ты ачу төсмерен сөртеп ташлады Ул йөздә тагын балалык галәмәте пайда булды — Ничек дидегез? — Сәнгать турында сез ни уйлыйсыт? О! — дип тыныч кына аваз салды ул.— Мин аның турында уйламыйм. мин аны сатып кына алам... Миңа бу билгеле. Ләкин сезнең, бәлки, аңа карата үз карашларыгыз яисә таләпләрегез бардыр? Ә 1 Минем таләпләрем, әлбәттә, бар .. Ул сәнгать дигәннәре кызык булырга тиеш мин менә ни таләп итәм. Миңа көләрлек булсын. Минем шөгылемнең көлкеле ягы әз. Кайвакытны мине ниндидер тынычландыргыч. ә кайвакытны тәнне дәртләндерә торган нәрсәгә коендырып алырга кирәк. Сәнгатьне түшәмгә яисә стенага ясаганда, ул аппетит уятсын Рекламаларны иң яхшы, җете буяулар белән ясарга кирәк. Реклама сезнең борыныгызны ерактан, үзенә җитәргә бер чакрым кала ук эләктереп алсын да үзе чакырган төшкә тартып китерсен Шул чагында ул үзенә тотылган акчаны аклый Статуя яки ваза икән,—аның мәрмәр яисә фарфорга караганда бронзасы яхшырак Хезмәтчеләр бронзаны фарфор кебек үк еш ватмый. Әтәчләр сугышы белән күселәр талашы бик шәп' Үлемгә килеп терәлмәсә, бокс та бик күркәм... Му зыка патриотик булсын. Марш һәрчак яхшы, тик иң яхшы марш — американнарныкы Америка — дөньядагы иң камил ил, шуңа күрә америка музыкасы җирдә иң камиле. Әйбәт музыка әйбәт кешеләр янында гына Американнар — җирдәге иң күркәм кешеләр Иң куп акча алар- да Бездәге хәтле акча беркемдә юк. Шуңа күрә безгә тиздән бөтен дөнья күчеп бетәчәк... Мин бу сырхау сабыйның үз-үзеннән канәгать төстә лыгырдавын күреп, тыңлап тордым да рәхмәт хисе белән Тасмания кыргыйларын уйлап алдым Аларны да кеше ашаучылар диләр, тик аларның эстетик хисләре бар — Сез театрда буласызмы?—дип сорадым мин Сары Дьяволның карт колыннан Үзенең дөньяда яшәве белән хурлаган илне мактавыннан туктатасым килде. — Театрдамы? О. әйе! Ул да сәнгать, мин беләм!—диде ышаныч белән. — Ә сезгә театрда нәрсә ошый? — Декольтелы яшь ханымнар күп булып, алардан югарырак утыруы хуп! — диде ул бераз уйлап торгач. Театрда, барыннан да бигрәк, сез нәрсә яратасыз?—дип сорадым мин аяныч белән. Ул авызын бөтен бите киңлегенә җәеп алды да: — О!—дип кычкырып куйды.— һәммә кеше кебек, әлбәттә артисткаларны Матур һәм яшь булсалар, артисткалар һәрчак әйбәт. Тик чыннан да кайсысы яшь икәнлеген шундук чамалавы гына авыр. Аларның барчасы шундый шәп кылана Мин аңлыйм, бу аларның һөнәрләре Ләкин кайвакытны: «Әһә. менә монысы кыз инде!» дип уйлыйсың. Аннары соң аңа илле яшь икәнлеге һәм моңарчы иң кимендә ике йөз сөяркәсе булганлыгы ачыклана. Бу инде яхшы түгел . Цирктагы артисткалар театрдагыларыннаи күркәмрәк. Алар һәрвакыт яшьрәк һәм зифарак Ул бу өлкәнең яхшы белгече, ахрысы. Хәтта мин — бөтен гомеремне кимчелекләргә күмеп бетергән азгын гөнаһлы бер кеше дә — күп нәр сәләрне беренче кат аннан ишеттем. — Ә сезгә шигырьләр ошыймы?—дип сорадым аннары. — Шигырьләр5 — дип кайтарып сорады ул, күзен итек очына төбәп һәм маңгаен җыерып Уйлап торды да. башын күтәреп бар тешләре күренгәнче авызын ерып.— Шигырьләр миңа бик ошый. Рекламаларны шигырь белән баса башласалар, тормыш бик күңелле булыр иде. Мин бүтән сорау бирергә ашыктым: — Сезнең яраткан шагыйрегез кем? Карт миңа карады да аңламыйча һәм әкрен генә: — Ни дидегез?—дип сорады. Мин соравымны кабатлан бирдем — һм . сез бик күңелле егет! - диде ул башын икеләнү белән ка гып— Шагыйрьне пиемә дип яратыйм икән сон мин5 Хннары аны ярату нигә хаҗәт? ф — I афу итегез! — дидем мин. маңгаемдагы тирне сөртеп — Мин сез- м дән яраткан китабыгызны сорамакчы идем. Чек кенәгәсен түгел, әл- - бәттә. Й Ә! Бусы бүтән нәрсә! — дип килеште ул —Минем яраткан кита- - бым икәү — Библия белән Төп бухгалтерия китаплары \лар зиһенне = икесе дә бердәй дулкынландыра Кулга алуга, аларнын сиңа кирәк z нәрсәне бирә торган көчен сизәсең. <Ул мине мыскыл итә!» — дип уйладым мин һәм игътибар белән 1 аңың йөзенә карадым Юк. Аның күзе бу сабыйның самнмилег.пә шик £ ләнүгә урын калдырмый Ул. кабыгында япчы кипкән чикләвек төше ° шикелле булып, үзенең кәнәфиенә чумып утырган, аның үз сүзләренең < ихласлыгына ышануы әллә каян күренеп тора — Әйе! —диде ул, тырнакларын караштыргалап — Алар җитәрлек 5 дәрәҗәдә яхшы китаплар! Берген пәйгамбәрләр язган, икенчесен мин £ дөньяга үзем яраттым Минем китабымның сүзләре әз. Анда саннар, х Алар намус белән һәм тырышып эшләргә теләгән кешенең нигә һәа вәслегс турында сөйлиләр. Мин үлгәч хөкүмәт минем китабымны бас ♦ тырып чыгарырга тиештер. Кешеләр бу биеклеккә ничек ирешергә мөм с кии икәнен белсеннәр Җиңүчеләрчә тантаналы ишарә белән ул үз тирә-юнен камап алды. 1 Мин әңгәмәне тәмам тарга вакыт җиткәнен сизеп алдым Башыннан * йөргәнгә һәркем битараф кала алмын — Бәлки сез фән хакында берәр нәрсә әйтерсездер? дип сорадым f мин әкрен генә. — Фән? — диде ул. бармагын һәм күз карашын түшәмгә чөеп. Ан- и нары сәгатен чыгарды да вакытны карап алды, капкачын япкач, чыл- * бырын бармагына урап, шул сәгатьне болгап торды Шуннан соң гына т тирән итеп сулап куйды да сүзгә кереште — Фән . әйе, мин беләм! Фән китаплар ул Алар Америка турын да әйбәт сөйләсәләр, файдалы Әмма китапларда дөреслекне сирәк язалар Ул китап яза торган, шагыйрьләргә, уйлавымча, әз түли торганнардыр. һәркем эш белән мәшгуль булган илдә китап укырга кеше калмый Әйе. шагыйрьләр үзләренең китаплары сатылмаганга күрә ачулы. Хөкүмәт китап язучыларга яхшы түләргә тиеш Тук кеше һәр вакыт яхшы күңелле һәм шат була Америка хакындагы китаплар гому мән хаҗәт икән, яхшы шагыйрьләр ялларга кирәк, ул чагында Амери ка мохтаҗ булган бөтен китаплар эшләнер Менә шул — Сез фәнне таррак күзаллыйсыз! дидем мин Ул күз кабагын төшереп уйга калды Аннары күзен ачып, ышаныч лы төстә дәвам итте — Соң., укытучылар, фи тософлар. алары да фән Профессорлар, акушеркалар, теш врачлары, беләм. беләм Адвокатлар, докторлар, инженерлар Бу кирәк нәрсә. Яхшы фәннәр начарлыкка өйрәтергә тиеш түгелләр... Әмма миңа бервакыт кызымның укытучысы социаль фәннәр бар дип әйтте Монысын инде мин аңламыйм Зарарлы дип уйлыйм Яхшы фәннең социалист тарафыннан эшләнүе мөмкин түгеп Социалистлар фән белән гомумән шөгыльләнергә тиеш түгел Файдалы яки кызыклы фәнне Эдисон ясый, әйе Фонограф дисенме, синематограф дисеңме - алары файдалы. Ә фәнгә караган китапларның күп булуы артык. Кешеләргә анда төрле икеләнүләр кузгата торган китаплар уку хаҗәт түгел Җирлә һәр нәрсә тиешенчә ага китапларны эш белән бутарга бөтенләй кирәкми Мин торып бастым. O' Сез китәсезмени?— дип сорады ул. Әйе!—дидем мин —Бәлки хәзер, инде менә чыгып китом дигән- ■ .ез мина миллионер булуның мәгънәсен аңлатып бирерсездер? Җавап урынына аны очкылык тота башлады, аягы тартышып куйды Ә бәлки аның шулай көләргә күнеккән булуы ихтимал Гадәт ул! — дип кычкырып әйтте ул, хәл алып Гадәт?—дип сорадым мин. Миллионер булу гадәт ул. Мин уйлап тордым да аңа соңгы соравымны бирдем. - Сез сукбайлар, опиум тартучылар һәм миллионерлар бер үк нәрсәләр дип уйлыйсызмыни? Бу аны үпкәләтте, ахрысы Ул күзен акайтып, аны яшел үт төсле нттр дә коры гына - Мин сезне начар тәрбия алгансыздыр дип уйлыйм.— диде. Сау булыгыз!—дидем мин. , Ул мине кунакчыл төстә болдырга кадәр озата чыкты да. итек башларын бик зур игътибар белән карый-карый баскычның югары басмасында басып калды Аның йорты алдында тигез итеп кыркылган куе үлән үсеп утыра. Мин шул үләннән атлый атлый бу кешене инде бүтән күрмәячәгем турында ләззәтләнеп уйлый идем Мин артымнан һалло!— дигәнне ишетеп алдым Әйләнеп карадым Ул болдырга баскан килеш һаман миңа карап тора иде. Ә нәрсә, сезнең Европагызда артык корольләр бармы әллә?— дип сорады ул тын гына Миңа дисә, аларның барысы да артык!— дип жавап бирдем мин. Ул уң якка төкерде дә. Мин үземә бер пар шәп король ялларга уйлап торам әле.— диде — Нәрсәгә алар сезгә? Кәмит әчеп Мин аларга менә шушында бер-берсен бокс парга кушар идем. Ул өе каршындагы мәйданга төртел күрсәтте һәм сорау төсмере белән һәр көнне сәгать бердән икенче яртыга хәтле, ә?— дип өстәде.— Төшке аштан соң ярты сәгатеңне сәнгатькә багышлау. начар булмас иде Ул житдн сөйли һәм аның үз хыялын тормышка ашырыр өчен бөтен көчен куячагы күренеп тора иде Бу максатыгыз өчен сезгә корольләр нигә кирәк булды соң? — дип белешмәк булдым мин. Монда беркемнең дә андый корольләре юк! — дип аңлатты ул, кыска гына итеп. Мин: Тик корольләр бүтән кеше куллары белән генә сугыша лабаса!— дидем дә китеп бардым һалло!— дип эндәште ул икенче кат. Мнн яңадан туктап калдым Кулың кесәсенә тыгып, ул һаман әүвәлге урында басып тора әле. Анын йөзендә ниндидер хыял сыман нәрсә төсмерләнә иде. Сез нәрсә?— дип сәрады.м мин. Ул иреннәрен чәйнәп торды да әкрен генә Ә сез ничек уйлыйсыз: бокска өч ай буена, һәр көнне яртышар сәгатьтән ике король — күпме торыр икән бу. ә?— диде.