Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАКЫЙГА ҺӘМ ХИС ГАРМОНИЯСЕН ЭЗЛӘП

Муса Җәлилнең фронттан язган бер хатыннан шундый юлларны укыйбыз; «Минем ике әйбәт балладам бар: «Соңгы - патрон турында баллада» һәм «Ике кыз һәм ике ул турында» ләкин әле алар эшләү өсгендә». Шагыйрьнең баллада жанрына җитди мөнәсәбәте шушы берничә юлдан да аңлашылып тора. «Әйе.— ди ул соңгы хатларының берсендә,— җанлы кешеләр, җанлы геройлар турында., күп язарга кирәк» 1 Димәк, шагыйрь совет сугышчысын тышкы характеристика белән түгел, нәкь менә җанлы ител, героика да. тирән драматизм да ташып торган вакыйга, көрәш эчендә ача торган балладаның мөмкинлекләрен сизенгән. М Җәлил үзенең үлемсез балладаларын фашист тоткынлыгында — «таш капчык»- та язды. Батыр егетне коткарыл үлгән сандугач («Сандугач һәм чишмә»), ике улын югалтып та. өченче улын, җиңүне көтеп ала белгән ана («Ана бәйрәме»), бар мәхәббәтен, ышанычын, өметен кушып суккан күлмәк белән сөйгәнен терелтә алган сылу («Күлмәк») образларында без сугышның иң хәтәр язмышын татыган шагыйрь характерын. батырлыгын, ныклыгын һәм мәхәббәтен дә таныйбыз. Сугыш чорында татар совет балладасын яңа үсеш баскычына күтәргән шагыйрьләр арасында Фатих Кәрим иҗаты да махсус игътибарга лаек. Ул гадәттә үзе күр- гән-кичергән героик вакыйгалар турында баллада теле белән сөйли («Тимер һәм тимерче турында баллада». «Идел егете». «Шомырт куагы». «Диңгез ярында» һ. 6.). Ә Фәйзи, Ә Исхак. С. Хәким, Ш. Маннур. Ш. Мөдәррис. М. Садриларның шул чорда иҗат иткән балладалары мәгълүм. ‘ Кашшаф Г Халык шагыйре - халык герое. «Сопет адабняты*. 1Ш. I иче сан. Tt вит М Утызынчы елларда гына формалашып җиткән баллада жанрының' Беек Ватан сугышы чорында активлашып китүе, нигездә, сугыш чоры үзенчәлеге, әлеге * үзенчәлек йогынтысында үзгәргән әдәби эстетик концепцияләр белән бәйле Икем- С чедән, нәкъ менә бу жанрның сыйфатлары чор рухын аеруча ышандыргыч, тәэсирле итеп күз алдына китерел бастыра, сугыш турында берьюлы ике планда — хис- * кичерешләр ярдәмендә һәм иллюстратив планда сәйли ала иде. Шагыйрь баллада- j-j да вакыйганы хикәяләп кенә калмый, аңа карата үз сүзен, үз бәясен әйтә, хәтта вакыйгада үзе дә катнашып китә. Бу чорда балладаның активлашуы героик-романтик z сюжетларны сурәтләү теләге көчәю белән дә бәйләнгән, ә героика һәм романтика g исә беек керәшнең һәр фронтында кен саен, адым саен очрап тора. Аллегорик һәм 5 символик сурәтләүгә, күтәренке пафослы тасвирлауга нигезләнгән поэтика чорның u шушы үзенчәлеген гәүдәләндерүдә зарури чарага әверелә. Сугыш чоры поэзиясен укыганда, татар әдәбият белемендә һаман игътибарсыз калып килә торган баллада жанрының көченә, мөмкинлекләренә ныграк ышана ба- -с расың һрм бу жанрның сугыштан соңгы язмышы белән кызыксынасың. Ләкин “ 40 нчы елларны үтеп, 50 нче елларга кергән саен, бу кызыксыну кими башлый. Бу g чорда күзгә бәрелеп тормаган ике-оч баллададан артык әсәр очрамый Сугыштан соңгы татар әдәбиятында баллада жанры ни өчен пассивлашты соң’ < Сәбәпне иң* беренче чиратта бу чор татар әдәбиятының эстетик концепциясеннән эзләргә кирәктер. «Лирикада кеше җанын бирү урынына без күп очракларда тышкы “ эффект белән мавыктык, кызны матур дидек.... егетне, әлбәттә, батыр дидек. Ниш- ® лисең! Традиция! Геройлардан без бик шәп сөйләтәбез, ләкин аның йөрәге читтә = нала. Сүзен ишетәбез — хисен сизмибезп,— дип язды сугыштан соңгы чор татар поэзиясе турында Ш. Мөдәррис Шул рәвешле, балладаны оештырып торучы үзәк — драматик конфликт, психологик һом әхлакый каршылыкларны сурәтләү кимеде, алар г; белән бергә баллада да жанр буларак нык пассивлашты. Татар совет балладасының икенче көч алуы 60 нчы елларга туры килә 50 нчә елларның икенче яртысында бу үсеш өчен бөтен шартлар да барлыкка килгән иде _ Нәкъ шушы елларны әдәбиятыбызга Туфан кайтты. Ул 50 нче еллар поэзиясен татар < әдәбиятына баллада жанры биргән 30 нчы еллар белән, андагы матур традицияләр. < табышлар белән тоташтырды Шагыйрь үзенең иң матур ачышларын, тәҗрибәләрен * саклап алып чыкты, аларны драматизм, сагыш, моң тулы сугыш авазы белән кушып “ бирде Шул чан аның беренче балладалары кабат яңаргандай булды Тимерләр Хәй- * буллалар инде канлы сугыш кичкән батырлар булып күз алдына килеп бастылар. Туфанның 30 нчы елгы балладаларыннан ук килүче сыйфатлар (көчле романтизм, кискен сюжет, композицион төрлелек, кыю шартлылык, тирән лирик башлангыч), сугышның драматик, героик аһәңенә кушылып, өр-яңа сыйфат тудырдылар Яңа сый 1»т турыда Гатяуалая 1 Яка тр’ Меяфрнс III Уйлану >тат» •< . ««■ фат яңа балладаларга нигез булырга тиеш иде Исебезгә төшерик: Туфанның беренче лирик балладаларында («Ак каен». «Су астында бор егет бар») төп геройлар күбрәк ярдәмчесез, фаҗига алдында көчсез кешеләр иде. Шагыйрь аларны шуңа күрә фаҗигадан соң гына күрсәтә, е әсәр исе шушы үлемне табигатьтәге образлар тарафыннан кабат кичерү рәвешендә тезелә Герой үзе исә пассив Аны укучы күбрәк кызгана гына. 1939 елны иҗат ителгән «Тимеркәй турында җырлар» балладасында инде тел герой — заманның иң актив геройларыннан. Ул кечле. кыю. тугры, нык ихтыярлы кеше Ләкин бу актив герой автор хыялына ияреп шулкадәр активлашып китә, хәтта мавыктыргыч әкият геройларын да хәтерләтеп куя иде Шагыйрь әле үз геройлары — Тимер, Лалә кичергән тойгыларны, драмаларны кичеп тетрәнмәгән.. Бу драманы, бу кичерешләрне бу тетрәнүләрне Туфанга сугыш бирде Ул тере Тимерләр күрде, үзе үк Лалә, Тимерләрдән дә кыенрак хәлләрдә калды Шагыйрь үлемнең, фаҗиганең, батырлыкның нәрсә икәнен күреп, тоеп, яшеп белде Шул рәвешле. ул тормышны, яшәүне раслауда яңа юллар тапты Хәтергә аның «Чәчәк сибелә җилдә» әсәре килә Кешене үлемгә алып баралар Ул горур басып, тыныч кына үэ үлеменә китеп бара. Менә аның шушы үлем алдындагы, дошманнары алдымдагы тынычлыгында — кә- че. каһарманлыгы. Без инде аны, Хәйбулланы яки су астындагы кытай егетен кызганган кебек кызганмыйбыз, без аңа сокланабыз! Без аның белән горурланабыз! Дошманның кулы калтыраган саен, аның батырлыгы улемсезлеге дә усә Кеше уз үлеме белән башка миллионнарның яшввен раслый, Аның хәрәкәтләре үлеме, батырлыгы да табилый, ышандырырлык Анда инде Тимердәге ясалмалык та, тылсымлы әкият герое сыйфатлары да юк Ул —Туфанның замандашы, яшьтәше, кирәк икән — каләмдәше (эпиграф итеп М Җәлил шигыре алынуы — очраклымы!). Шул рәвешле, татар әдәбиятында өр-яңа баллада туды 60 нчы еллар татар поэзиясе өчен икенче мәктәп — Җәлил мәктәбе. Туфан белей бергә диярлек әдәбиятка Муса Җәлил, аның атаклы «Моабит дәфтәрләре» кайтты, Моабит циклы риторика белән өртелгән, лозунглар белән сөйләүче поэзия телен ер- яңадан үзгәртел корырга кирәклеген күрсәтте Геройның батырлыгын сөйләп чыгу гына җитми; аның күңел ныклыгын, бу батырлыкның мотивларын ачу юк икән әле_. Дөрес, яңарыш яралгылары сугыштан соң үсеп киткән риторик поэзиянең үзендә дә бар иде. 50 нче елларда әдәбиятка килеп кергән И Юзееә, Ш. Галиев, Г Афзаллар буыны, алар артыннан ук килгән яшь шагыйрьләр яралгы хәлендә генә булган әлеге матур ачышларны тотып алып, яңа сыйфат итеп үстереп җибәрделәр Бу сыйфатларның күпчелеге (көчле лирик башлангыч, фәлсәфи фикер тирәнлеге, шартлы алымнар. символлар, гомумиләштерүләр белән кыю эш итү һ. б.) 60—70 нче еллар татар поэзиясендә баллада жанрының үсүенә алып пеи ул документаль материал нигезендә язарга ярата. Еш кына аның әсәрләрен- < да эпиграф рәвешендә хәбәрләр, аңлатмалар, багышлаулар бирел» («Ленин сәгате», «Ике дус турында баллада». «Чаң турында баллада». «Кыя һәм кеше»), кайбер бал- Е ладаларында турыдан-туры тарихи шәхесләр турында сүз бара («Муса елмаюы турын3 да баллада»). Шагыйрь конкрет тарихи фактны баллада жанры талап иткән кочле ~ гомумиләштерүләр аша үткәреп, аның тарихи-философик мәгънәсен табарга омты- ла. Тарихи вакыйгалар безнең замандаш, яңа буын исеменнән бәян ителә. Мондый •сордо ике башлангыч бергә яши1 берсе — үткән тарихка, икенчесе хәзерге тормыш- у иа бәйләнгән. Беренче өлештә баллада нигезендәге вакыйга тулысынча бирелсә. “ икенче өлештә бу вакыйганың дәвамы, безнең заманга күчеп, яңаруын күрсәткән < картина бирелә. «Ике дус турында баллада» әсәре — шундыйлардан — Күлчелек шагыйрьләр баллада драматик, трагик ситуациягә нигеэлвнерго. а геройларның язмышы фаҗига белән бетәргә тиеш Дип уйлыйлар. Әлбәттә. бу планда да мен» дигән әсәрләр иҗат ителгән. Ш. Галиев ис» үз әсәрләрендә драматик конфликтны үзенчәлекле чишеп карый Ул драматик конфликтны әсәрнең беренче элешендә үк бирә Бу алым конфликтның чишелешен эффектлы итә Мәсәлен, Кыя белән Кеше бвхосондо. беренче карашка, кешене котылгысыз һәлакәт көтә кебек Драма иң Кискен ноктасына җитә, ләкин чишелеш булмый кала, һәм алар кабат очраша. Алар арасындагы бәхәсне инде вакыт чишкән Кемнең кем икәнен вакыт әйтел бир»: «Кырык давылда айкалган Кеше, кырык батып та. сау калган Кеше Кыя яртылаш иңгән, ишелгән .» Шул рәвешле, Кешенең драмасы Кыя драмасына күчеп дәвам ит». Кыя үзенең кечсеэлеген аңлаган: «Эх, булса миндә Кеше ныклыгы)..» — ди ул Кешенең ныклыгы — сыналган ныклык Аның делило — халык. Ә халык ул — үлемсез, мәңгелек. Кешенең: «Кыя-кыя таш. йерәгем минем халыкка тоташ» —диген сүзләре кисектәге Кыя сүзләрен» («Тамырым белен тауларга тоташ!») рефрен булып килеп, Укучыны үткен бәхәскә кабат алып кайта, үткендеге драманы яңарта, җиңүнең нинди кискен кереш нәтиҗәсе булып тууы турында сейли. & Фәйзинең «Дала һәм кеше». М Җелилнең «Ана бәйраме». Н Дәүлинең «Диңгез һем солдатлар» кебек балладаларында очраган бу матур алым (кискен драматик ситуациядән соң. осер үз героеның җиңүе, тантана итүе белән бете), шул ревешШ. Галиев балладаларында яңартып эшлән», алга үстерел» Шуны да искертерг» кирек »леге алымны үзмаксатка »йл»идерг»нд», жанрны оештырып торумы үзәк — драматик момент — риторика эчеид» югалып калача» 70 кче елларга татар совет балладасы бай традицияләр белән килеп керде. X. Туфан, Ә Фәйзи, Җәлилләр башлаган эшне Г. Хуҗи, И. Юзеев, Ш. Галиевләр дәвам итте, алар артыннан килгән яңа буын да бу үзенчәлекле поэтик жанрда кызыклы гына әсәрләр бирде. Үзләренең кыю тәҗрибәләре белән алар арасында Роберт Әх- мәтҗанов белән Р. Харис аерылып тора иде. Сугыш чорында чәчәк аткан татар совет балладалары да кабат тугандай булды. Р. Әхмәтҗановның Ф. Кәрим һәм М. Җәлил балладалары рухында язылган «Соңгы танк» исемле балладасы — шуның бер мисалы. Шагыйрьнең әйтергә теләгән фикере — җиңү җиңел генә бирелмәде, ул күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Әсәрдәге төп геройның табигатен шушы мотив билгели дә. Ул дошман танкын яндырып, үзе дә һәлак була. Шуңа да карамастан, әсәр оптимистик ноталарда бетә. Дымсу юлда танк сүнгән, Гөлләр һаман янып гора. Әйтергә кирәк, батыр солдат кабере өстендә гөлләр шытып чыгу мотивы 60— 70 нче еллар татар балладасында тиз таралып өлгерде. Р. Әхмәтҗанов үзенең «Ак чәчәкләр» балладасын да шушы сурәткә нигезләнеп иҗат иткән. Ләкин бу әсәрендә шагыйрь «Соңгы танкнны һич кабатламый, бәлки Ф. Кәрим, М. Җәлил иҗатларыннан ук килүче әлеге сурәтнең яңа композицион вариантын эшли. Ул сөйгәнен өзелеп көтүче кызның кичерешләр дөньясына чумып, әлеге матур сурәтнең төрле төсмерләрен эзли башлый. Дөрес, бу әсәрне эшләнеп җиткән лирик баллада дип әйтүе кыен әле, Ул бер фикергә, бер төенгә тупланып бетә алмаган. Шул сәбәпле укучы берничә урында драманың җеп очын югалтып ала. Шагыйрь хисләр ташкынына ияреп, жанрның тагын бер хасиятен — эпик башлангычын онытыбрак җибәрә. Ә баллада ярым-йорты булуны яратмый. Анда хис, кичерешләр үсеше вакыйга, драма үсеше белән тәңгәл барырга тиеш... Р. Харис, билгеле булганча, 60 нчы еллар ахырында берничә шигырь һәм баллададан торган һәм Ф. Кәримгә багышланган яңа цикл иҗат итте. Баллада жанры мөмкинлекләреннән файдаланып, шагыйрь вакыт чикләрен вата, җимерә, тарихны аркылыга-буйга иңли, аннан Ф. Кәрим хакында хатирәләр эзли, бу хатирәләрне безнең көннәргә алып чыга. Заман белән заман, шагыйрь белән шагыйрь очраша... Р Харисның «Камыш һәм кувшин» балладасы исә бөтенләй башка интонациядә, башка композицион принципка нигезләнеп язылган. С. Рәмиевнең «Перчатка»сыннан ук килүче баллада мотивын шагыйрь психологик аспектта уңышлы бирә алган. Ф Кәримгә багышланган циклдагы балладалар хис, фикер кырыслыгы, сурәтләр, образлар тыгызлыгы, антитеза алымына нигезләнгән конфликт белән аерылып торса, яңа балладада исә шагыйрь күбрәк геройларның күңеленә үтеп керергә омтыла. Драма әнә шунда — геройлар күңелендә тәкәббер горурлык белән сөю хисе арасындагы гармония юкка чыккан... Р. Харис бу балладасы белән Ә. Баяновның «Төнге бәхәс»ендә инде бер күренеп калган психологик балладаны яңартып, үстереп җибәрде. Күңелдәге бер борчу хакында да әйтми мөмкин түгел. 70 нче еллар ахырында, 80 нче еллар башында беренче җыентыкларын чыгарган яшь шагыйрьләр (3. Мансуров. Б. Сөләйманов, Р. Низамиев, Н. Измайлова һ. б.) баллада ^ебек кызыклы жанрны читләтеп узганнар. Фикер, деталь белән мавыгу сәбәпле, аларның күл кенә әсәрләрендә балладага хас коллизия, хис, фикер кискенлеге беләч вакыйга берлеге җитеп бетми. Шул ук вакытта баллада жанрында шактый уңышлы эшләп килүче шагыйрьләр хакында да әйтергә кирәк. Зөлфәт, М. Әгъләмов, Р. Миңнуллин иҗатларында һәр баллада, чыннан да, зур вакыйга кебек кабул ителә. Укучыларны дулкынландырырлык, уйландырырлык әнә шундый вакыйгалар күбрәк булсын иде.