Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ватанымның бер көне

Кояшны, таңны күтәреп Оча кошлар кәрваны. Яңа көннең күкрәгендә Яшь егетләр дәрманы) Кырларда арыш өлгергән, Буада— көмеш балык «Җирем-суым»,— дия-дия Чәчкәнен ура халык. Эштә ирләр бәхәсләшә — Гүя кече парламент Кайнар цехлар кочагында Пешә асфальт парланып. «Чаллы» сүзе искермәде, Саллы булып яшьнәде! Гасыр йөген төяп чаба Яшь «КамАЗилар гаскәре. Кранчы кыз, көлә-көлә, Болытны да каптырган. Шуңадыр, салган йорты да Ак болыттай яктырган. Шыбырдатып имәннәрне Узды-китте яңгырлар. Отыйм дисәң, яфрак саен Җырлар элеп калдырган. Тарих — уяу. кылларына Бер кагылып ал гына, Утлы елларның күмерен Сибеп ташлый алдыңа. Булмасын өчен сугышлар, Булмасын өчен яра,— Бүгенге көн, байрак тотыл, Тарихка кереп бара