Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЛТЫН КОШ КАУРЫЕ

Иң матур ил —балачак Мостай Кэримгз Нинди кыска син, Балачак! Күз ачып йомган арада Яктың ялмап алачак, Аннары кител барачак. Юк, мәңгегә калачак! Шундый озын син, Балачак: Ил-йортта изге учак, Туган тел, әнкәң догасы, Акйолдыз сөюе — барсы Дөньяга озатып калачак, Юлдаш булып барачак.— Утлардан алып чыгачак: Язмышлардан да узмыш бар, Син якласаң, Балачак! Иң матур ил — син, Балачак! Шагыйрь булсак, без мәңгегә Шушы илдә калачак. Аңа тугры булса* кына Без хыялга көч алачак, Кеше дип аталачак. ...Гомер, гомер! Үзең дә син Дәаам иткән Балачак, Озын-озак балачак! Парижда, Булонь урманында Саумы, Булонь, мәшһүр урман! Хәтерлимсең, синдә булган Минем ерак бабаларым: Кардәш башкорт җайдаклары, Мишәр, типтәр солдатлары Наполеонны җиңеп килеп. Ялга туктап синдә торган. Ат утлаткан, җырын сузган. Хәтерлимсең шуны, урман?! (Бу турыда шигырендә Миңа кадәр искә алган Башкорттан Муса Гали дә... Аннан урлап язмадым да, Тик көнләштем: синдә, Булонь, Миннән элегрәк ул булган!) Урман, гайяр бабамнарның Рухына мин — тугры углан. «Тарих язган ташлар»ына Кайда да битараф булмам. Антым калсын синдә, Булонь! Исемем турында Исемем — Рәдиф: рифма артында сүзләр, Запас җайдак, юлдаш, иярчен — Мәгънәләрем күпме! Җырым ләкин Ай, Кояшка минем иярсен... Юлдаш икән, ил юлында булсын. Кем яратмас хаклык юлдашын?! һәрбер Рәдиф — алмаш бәхет булсын. Усаллыкка запас булмасын! Исемем — Рәдиф, газәл шигырьләрдә Торсын тотып рифма коймасын. Шигырь төзеклеген. Тик мәгънәгә Каршы булган койма кормасын Шигърияттә делец-әрсез затның Яласына очрап куймасын! Исемем — Рәдиф... Нечкә җырым кылын Тетрәндереп чорым кагылсын. Бу гасырда, тәндә җан барында. Ничек чыңламыйсың, янмыйсың?!. Исемем — Рәдиф... Шигырьдән сүз. Ә бу — Шигырь җаны өчен азмы соң?! Хәзер яшермисез: ул чак безне бит... яраткансыз! Безнең шатлыкларга җанда сез яңгыраш тапкансыз — икеләнүсез, ышанып, хәтта безнең ялгышларга кушылгансыз, янгансыз. Тик горур булгансыз: хисне би< эчтә саклагансыз. Әйе. сез яраткансыз! Без шашып сөйгән ярлардан (көнләштегезме алардан?) сизгеррәк булгансыз: үзегез турында онытыл, безгә уңыш теләгәнсез — теләк теләп торгансыз. Сез көткәнчә үк булмадык,— барыбер сүрелмәгәнсез — һаман тугры калгансыз. Безне гел күреп торгансыз, һәм... күренми баргансыз. Хәзер аңлыйм, соң булса да: Бәхетебез булгансыз, тугрылыклы дуслар, сез! ...Еллар, ник тиз узгансыз?! Мин тагын күкләрдә! Тагын Әмеренә алтын Кошның — Хыялның теләп буйсынам! — Югары омтылышым. Гаебем табарга ашыкма. Аңларга тырыш, дустым! Мин тагын йөрәк иркендә; Салкынын җиңдем кышның — Аек фикернең: гашыйк мин! Бәхет бирәлөмме үзем? — Синдә шул сорау, дустым! Йөгәнсез түгел нәфсем, бел, Китмәгән исем-һушым: Садә яшьлеккә табынам! —* Битәрләп, «Шашынма», димә, «Сабыр бул!» димә, дустым! Мин тагын кабындым хистә! Хатымны алтын кошның Каурые белән язам, күр: Җанымны эшкә куштым! Тагын җиде кат күктә мин: Үземә ышанам! Аңла бу «Гаебемпне... Күтәр, дустым! Кер әле тагын, Тамара, Йөгереп, хат-хәбәр белән... — Быел да бәхет кигездем, Онытмый сөеклең, диген, Менә, күр: аннан килгән! Кер әле. быелгы язның Җылысы азрак бугай. Казаннан хәбәр килмәсә. Җанымда газап бугай. Беләм дә: миңа язудан Ул күптән азат бугай. Язарга «вакыты юк» бәлки. Сагына яшерен генә... Ә шулай да онытылып, Бер телеграмма җибәрсә — Гүяки... яшьлегенә?! Кер тагын. Тамара, җаным. Кеше бәхетеннән янып. Балкыган йөзең белән Хәтерләт... бәхетемнең язын! Ә хәбәр булмас. Беләм. Ничек килдең шушы чынлыкка син? — — Табулардан югалтулар күбрәк... Хыялларны бәлки онытасы? — Егерме ел ләса эзли йөрәк... Тагын күпме аңа югалтасы?! Тын авылдан юлга чыккан йөрәк! Табудан, бел. күбрәк югалтулар Булды дуслар кулы, юатулар... Вакытлыча булыр юанулар. Күз яшеңне эчкә яшер тизрәк! Егерме ел син юлдасың, йөрәк. — Югалтулар артындадыр табу?! Табу хакынадыр бит югалту?! Юкса, юатулар нигә кирәк? Кырыс хакыйкатькә өйрән, йөрәк! Син юлдасың, йөрәк, мәңгелеккә! Юк, егалмый сине югалтулар. Сыгылсаң да, син сынмассың, йөрәк: Җирдә Тынычлану-юану бар. Табулардан югалтулар күбрәк... Син табарсың ләкин, ышан, йөрәк! @ Шундый без тутырдык тустаганны, түбәләмә иттек стаканны; чын пиала-савыт, касә алдык — кайнап торган сөю хисе салдык! Салдык чыңлап торган бәллүрләргә, путалланган мөгез, көрәгәгә... Хистән тулды чынаяклар, җамаяклар, алтын, агач, балчык — бар аяклар! Бәхет бәйрәменә дуслар без чакырдык: Читтән генә үзебез карап тордык... Тик сөюдән иде безнең яну, кызу... Мөмкин түгел дидек ул ут узу! Уза икән... Авыр хәзер хатирәсе! Мәҗлесләрнең гүя иртәгәсе — Үкенечкә калса яшьлек, күңелең — буш. Әй син. Язмыш! Безне тагын бер очраштыр, күрештер син, тустаганның бир тулысын — бары берсен, икебезгә бер савыттан эчәргә куш: уртак ялкын, сөю тулы ул касәне инде кулдан без төшермәс идек аны... ...Ялыктырдың, артык тыныч, хиссез тормыш! Без кем Зур Сәнгать каршында? Гүя Аполлон 1 алдында, һәммәбез кече бугай... Шагыйрь *** †††дус»ка Ә бит Парнас2 итәгендә очрашкан идек яшьлектә, дуслашкан идек шулай. 1 Апполлон — сәнгать алласы ††† Парнас - тау нсеме, шагыйрьләр яши торган урын Бүген, «нык күтәрелдек» дип, ахры, алданган көндә «Кем биегрәк менгән соң?» — дип, бәхәстә ярышмыйбызмы — бер түмгәк түбәсендә?! һәр сәгать, һәр көне чорның хезмәткә чакырганда, фидакарь җаннар, янып, чын көрәшкә атылганда, Тукай, Такташ, Җәлил рухы Биеккә әйдәгәндә.— Җавап Синең ялгашыңа юк тиясем. Чәбә! дип әйткәнем юк. ник ерәсең? Дэрдмаид Мөтәдаһилык шәп... Шәп, уйласаң, «Талантлы укучы малай» да: Оят җуеп, шөһрәт яулар өчен Керми Иблис белән ул лайга. Ул хыянәт итми мәхәббәткә. Ул табынмый — файда эзләп! — потка: Алмаштырмый чынны ялганга! Алыш-биреше юк мәкер белән, Әшнә түгел һәр ялагайга. «Көрәшче мин» диеп, делецлыкны Тәкъдим итми ул ил-базарга. Макиавелли XI тәгълиматын белми. Карьеризм чит-ят аңдрга! Тартмый аны кемдер иман сатыл Салган сарай — җиз дә, калай да... Алай да — Мин баш иям шигърияттә шундый Үзе булып калган малайга!