Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИПТӘШ Ю. В. АНДРОПОВ РЕЧЕ

Иптәшләр! Партиябез һәм илебез, барлык совет халкы авыр югалту кичерә. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте җитәкчесе, халыкара коммунистлар һәм эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эш- леклесе, ялкынлы коммунист, совет халкының тугрылыклы улы Леонид Ильич Брежневның йөрәге тибүдән туктады. Чорыбызның иң зур политик эшлеклесс безнең арабыздан китте. Иптәшебез һәм дустыбыз, олы жанлы һәм олы йөрәкле, сизгер һәм яхшы күңелле, ярдәмчел һәм тирәнтен гуманлы кеше безнең арадан китте. Эшкә чын күңелдән бирелгәнлек, үзенә һәм башкаларга карата килешмәүчән таләпчәнлек, җаваплы карарлар кабул иткәндә зирәк уяулык, тарихның текә борылышларында принципиальлек һәм кыюлык. кешеләргә даими ихтирам, сизгерлек һәм игътибар — партия һәм халык Леонид Ильичны менә шушы гүзәл сыйфатлары өчен югары бәяләделәр һәм яраттылар. Леонид Ильичның якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләвегезне сорыйм. Леонид Ильич үз тормышының һәр көне Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, бөтен Совет иле башкара торган эшләрдән аерылгысыз булуын әйткән иде. Бу чыннан да шулай булды. Илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру. Бөек Ваган сугышы һәм сугыштан coin ы торгызу еллары, чирәм җирләрне үзләштерү һәм космосны тикшеренү - боларның барысы да совет халкының хезмәт һәм көрәш юлында бөек этаплар һәм шул ук вакытта коммунист Леонид Ильич Брежнев биографиясенең бөек этаплары. Бөек социалистик бердәмлек илләренең куәте үсү һәм һәрьяклы хезмәттәшлеге тирәнәю, безнең чорда кешелек дөньясы алдында торган тарихи бурычларны хәл итүдә бөтен дөнья коммунистик хәрәкәтнең актив катнашуы, җир йөзендә барлык милли азатлык һәм социаль прогресс көчләренең теләктәшлеге ныгу Леонид Ильич исеме һәм аның эшләре белән аерылгысыз бәйләнгән. Леонид Ильич Брежнев илтифатлы кешелек дөньясы хәтерендә һәрвакыт тынычлык һәм халыкларның иминлеге өчен, кешелек дөньясы алдына килеп баскан бөтендөнья атом-төш сугышы куркынычын бетерү өчен эзлекле, ялкынлы һәм армый-талмый көрәшүче булып калыр. Империалистлардан тынычлыкны ялварып алып булмаслыгын без яхшы беләбез. Аны бары тик Совет Кораллы көчләренең җиңелмәс куәтенә таянып кына саклап калырга мөмкин. Партия һәм дәүләт җитәкчесе буларак, СССР Оборона Советы Председателе буларак, Леонид Ильич илебез оборона сәләтенең хәзерге заман таләпләре дәрәҗәсендә булуына даими нг ьтибар бирде. Биредә, бу залда, Леонид Ильич унсигез ел буена даими җитәкчелек иткән нартиябег штабына кергән кешеләр җыелды. Бердәм, коллектив эшне оештыруга, бу штабның ленинчыл дөрес курс алуына аның күпме көч һәм күңел җылысы салуын һәркансыбыз белә. Бүген партиябез тормышын һәм эшчәнлеген характерлый торган сәламәт мораль-политик атмосфера булдыруга Леонид Ильичның бәя биреп бетергесез өлеш кертүен һәркайсыбьн белә. Партиябезнең марксигм-лсниннгмны саклау буенча принципиаль көрәше, нык үскән социализм теориясен, коммунистик төзелешнең нң актуаль бурычларын хәл иту юлларын эшләү Леонид Ильич исеме белән бәйләнгән. Аның бөтендөнья коммунистик хәрәкәттәге эшчәнлеге тугандаш партияләрнең, чит илләрдәге сыйныфташларыбызның, социализм өчен капитал изүенә каршы, бөек коммунистик идеалларның тантанасы өчен көрәштәшләребезнең хаклы рәвештә иң югары бәясенә лаек булды. Леонид Ильич Брежневның гомере аның фикерләре, тырышлыгы КПССның XXVI съездында, Үзәк Комитетның аннан соңгы Пленумнарында билгеләнгән экономик, социаль һәм культура үсешенең гаять зур бурычларын хәл итүгә юнәлгән чакта өзелде. Бу бурычларны тормышка ашыру, партиябез һәм Совет дәүләтенең Леонид Ильич Брежнев җитәкчелегендә эшләнгән эчке һәм тышкы политик курсын эзлекле тормышка ашыру — безнең беренче дәрәҗәдәге бурычыбыз, һәм бу безнең арадан киткән җитәкченең якты истәлеген иң яхшы хөрмәтләү булыр. Безнең кайгыбыз зур. Без кичерә торган югалту авыр. Бу шартларда һәркайсыбызның, һәр коммунистның бурычы сафларыбызны тагын да тыгызрак берләштерүдән, партия Үзәк Комитеты тирәсенә тагын да тыгызрак тупланудан, үз постыбызда, үз тормышыбызда совет халкы бәхете өчен, тынычлыкны ныгыту өчен, коммунизм тантанасы өчен мөмкин кадәр күбрәк эшләүдән гыйбарәт. Совет халкы үзенең Коммунистлар партиясенә чын күңелдән ышана. Шунлыктан ышана, чөнки аның өчен совет кешеләренең иң кирәкле интересларыннан башка бернинди интерес та булмады һәм юк. Бу ышанычны аклау — коммунистик төзелеш юлыннан алга бару, социалистик Ватаныбызның тагын да чәчәк атуына ирешү дигән сүз. Иптәшләр, безнең иң кыен чакларда безгә ярдәм иткән һәм ярдәм итә торган, иң катлаулы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә торган көчебез бар. Бу көч — партиябез сафларының бердәмлеге, бу көч— партиянең коллектив зирәклеге, аның коллектив җитәкчелеге, бу көч — партия һәм халыкның бердәмлеге. Бүген безнең Пленум Леонид Ильич Брежневның истәлеген хөрмәтләү һәм ул үзенең бөтен гомерен биргән эшне дәвам иттерүне тәэмин итү өчен җыелды. Пленум алдында Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Генеральный секретарен сайлау турындагы мәсьәләне хәл итү бурычы тора. Иптәшләрнең бу мәсьәлә буенча фикер әйтүләрен сорыйм.