Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИСТӘ, ҺАМАН ДА ИСТӘ

Безнең күршебез Шәйхевәли абзыйның өч малае һәм бер кызы бар иде. Малайлардан иң зурысы Габделхак исемле, аннан кечеләре Шәйхелбастам, икенчесе Габделбастам, ә кызлары Гөлсем исемле. Әниләребезнең һәм кендек әбиебезнең сөйләүләре буенча без Гөлсем белән бер көнне туганбыз. Ул төнне ай бик якты булган Мин кендек әбиебезнең: «Бу айның унбише тулган көзге төн иде. Җиз поднос кебек тулган түгәрәк ай сезнең кое сиртмәгез турына менеп җиткәч, җирдән ниндидер хәбәр көткән кебек, кузгала алмыйча, шактый вакыт түбән карап торды. Ә инде Гөлсем белән сез туып чиләк «таң суы» дип йөртелә торган саф су алып кайтып җылытканнар да, шуның белән безне сак кына коендырганнар Ә инде берничә көн үткәч, безнең икебезне дә бабай мунчасына алып бәрып юындырганнар Шулай итеп, без Гөлсем белән берүк вакытта туганбыз, берүк вакытта мунча кергәнбез. Хәтта берүк көнне безгә имчәк каптырганнар һәм без яши башлаганбыз Тора-бара, үрмәләп булса да, тәпи йөрергә маташканбыздыр Без дөньяга ныклап аяк басарга шулай әзерләнгән вакытта Гөлсем әтисен дә, минекен дә япон сугышына алганнар Шул яуда минем әти бер диңгез портында үлеп калган, ә Шәйхевәли абзый исә, ниндидер бер шәфкатьле язмыш аркасында, исән-сау хәлендә өенә кайта алган. Шул еллардай алып Шәйхевәли абзыйлар белән безнең әниләр, ике йорт бер йорт кебек булып, бик нык аралашып яши башлаганнар Мин дә сабый чактан ук Шәйхевәли абзыйларга ияләшкәнмен Әниемнең шул елларны искә алып сөйләвенә караганда, мин Бастамнар, Гөлсемнәр белән гел бергә уйнаганмын, дүртенче малай булып гел бергә аларның ашъяулыгы янына утырганмын. Мин ул чакларны, өзек-өзек кенә булса да, үзем дә хәтерлим Ж,әй көннәрендә Шәйхевәли абзыйларның ямь-яшел бәбкә үләне белән капланган ишегалдындагы кар базына якын гына бер урынга җәелгән бик зур ашъяулык тирәсенә тезелеп, кызгылт агач табактан катык каткан борчак ашы ашап утыруыбыз бүген дә күз алдымда. Аннары шунысы күз алдымнан китми. Шәйхевәли абзый җәй һәм көз айларында басуга эшкә йөргәндә һәртавыш биргәч, тынычланды да, болытлар арасыннан ялтырап үтә-үтә. яңадан үз юлыннан тәгәри башлады», дип ярым шаярып, ярым чынлап сөйләгәнен әле дә хәтерлим. Менә шуннан соң инде өйдәгеләр, авылыбызның буеннан-буена тын гына агып яткан инешкә барып, берничә кайчан ике ат җигә иде. Бер арбага ул тырмалы чалгылар, тырмасыз чалгылар, яшел саплы ураклар, имән ләгәннәр, басуда чәй кайнатканда төтен белән ысланып, кап-кара төскә кергән чиләкләр төяп үзе генә утыра иде Икенче арбага исә, чүлмәкләр кебек, без тезелеп утырабыз, һәм Гөлсем дә безнен белән бергә була иде Ләкин безнең бу тезелешеп, тәртипле утырып баруларыбыз бик тиз «бозыла* һәм без үзара ф бөерләребезгә, кабыргаларыбызга төртешә-төртешә шаяра башлыйбыз. п Вакыт вакыт арбадан сикереп төшәбез, якадан сикереп менәбез. Атны £ Габделхак абзый әйдәп бара Ул безгә һичбер каты сүз әйтми. Бик = юаш табигатьле, кыз балалар кебек инсафлы, безне беркайчан да ачу- 5 ланмый торган бу Габделхак абзыйны без үзебез дә бөтен җаныбыз х белән якын итә идек Ул нәрсә кушса, без шуны үтибез. Кыскасы, урак 2 өсләрен, көлтә ташу чорларын бик көтеп ала идек Әгәр яшел саплы 2 кәкре урак та тоттыралар икән, бу безнең өчен бик зур ышаныч, безне п кеше рәтенә кертү, ягъни санга санау иде Ә инде олылар урак тотарга 5 иртәрәк дигән фикер белән үзләре урып бәйләгән көлтәләрне өчәр-өчәр “ итеп, башларын бергә туры китереп өюне безгә кушалар икән, бу эшне ♦ шатлыгыбызда» сикерешә-сикерешә башкара идек. Өлкәннәр урып a бәйләгән көлтәләр белән кичкә таба җир өсте чуарлана һәм без, шушы “ көлтә өемнәрен тезүдә үзебезнең дә катнашыбыз барлыгын аңлап, ч яланаяк килеш камыл өстеннән йөгерешә-йөгерешә йөри идек. Бу сап- « сары камыллар безнең аякларыбызны аз гына да чәнчемиләр, алар * гүяки безгә шәфкатьлелек белән ничектер йомшыйлар кебек тоела иде. - Ә инде кояш тау артына кереп яшеренгәч, без арбаларыбызга уты- а. рабыз һәм Шәйхевәли абзыйдан откан «Бәләкәй генә бөкере, бөтен * кырны бетерде» дигән табышмакны кат-кат әйтә-әйтә авылга кайта торган юлга чыгабыз. Бу такмак безгә бик охшый иде Чөнки шушы зур җирдәге игенне урып бетергән «бәләкәй генә бөкере»нең яшел саплы урак икәнлеген без яхшы төшенә ндек Бәләкәй булсак та. без дә шушы урак кебек бик зур эшләрне башкара алуыбыз белән күңелебездән масая да ндек. Кичләрен басудан авылга кайткач та дүртәр бишәр ниргә көлтә төялгән фурманиардан аерылмый идек. Әлеге кар базы янындагы кичке аштан соң көлтәсе бушатылмаган шушы фурманнарга менеп, шул сап-сары һәм бик хуш исле көлтәләр арасында йокыга тала идек Бастамнар. Гөлсемнәр белән безнең болай аралашуыбыз шулкадәр табигый бер гадәткә кергән иде ки, без иртән тору белән бер-беребезне күреп, хәләхвәлебезне белмичә яши алмый башладык Аеруча мин Көн туу белән иң элек аларга барып керә идем. Әлбәттә, Бастамнар үзләре дә безгә еш керәләр, ә менә Гөлсем сирәк була, ул бер йомышсыз керергә' ничектер уңайсызлана иде шикелле. Ә инде еллар үтеп, чәчләрен туздырып, яланаяк йөрүләрен ташлагач, ягъни инде үсмер кыз булгач, ул безгә нинди дә булса йомышсыз бөтенләй диярлек керми торган булды Ләкин мине уй исәпкә калдырган бу хәл озакка сузылмады, ул безгә керүнең җаен тапты Бу менә ничек хәл ителде Аларның үзләренең дә бик әйбәт коелары булса да. ул беркөнне җилкәсенә көянтә-чиләкләр асып, көтмәгәндә безнен коедан су алырга керде Аны күрү белән минем әнием йомшак кына тавыш белән сорап куйды — Балакаем, Гөлсем, коегызга әллә күсе-фәлән төштеме’ Гөлсем сузып кына җавап кайтарды — Ю ук. төшмәде Безнең әни. аларның коеларының суы йомшак, шуңа күрә чәйләре әйбәт чыга, тәмле дә була, дип сезнең суыгызны мактый. Ә үзебезнең коеның суы артык каты, ди Безгә чәй суын Мө- хәммәтвәгыйзләр коесыннан ала торган итәргә кирәк, ди Шуның өчен мин сезгә су алырга кердем Гөлсемнең бу җавабын ишетү белән әниемнең йөзе яңадан ачылып китте Мин әниемнең иреннәрендә ниндидер бер әйтелеп бетмәгән, ях шы сүз ишеткәннән соң була торган хәйләкәр елмаю сызыкларын күреп алдым Ул 1 өлсемгә тагы да йомшаграк, тагы да мөлаемрәк т^выш белән: — Ал, кызым, ал, тик безнең коебыз бик тирән, хәер, көчең җитми башласа, әнә, Мөхәммәтвәгыиз бар, ул тартып бирер!—диде миңа карап. Бу сүзләрне ишеткәч, мин бик тә шатландым. Димәк, безнең икебезне әниләреоез дә ярата... Башымда моңарчы әле мин аңламаган ниндидер бер ят һәм яңа уй туган кебек булды, йөрәгемнең тибүе ешайганын, күңелемдә яңа бер хиснең гүяки сизелер-сизел.мәс кенә оулып уяна башлавын белдем. Бу—Гөлсем беренче тапкыр безнең кое суын алырга керүе иде. Берүк вакытта бу аның бик күп тапкырлар керәчәген һәм һәркайчан минем аны көтеп алачагымны алдан хәбәр итүе иде. Белмим, мин аның кергәнен көтә идемме, әллә минем ишегалдында йөргәнемне күреп, ул үзе туры китереп керә идеме, моны өзеп әйтә алмыйм. Ничек кенә булмасын, ул безнең коедан су алып чыгарга кергәндә без гел берберебез белән очраша идек. Мин аның җиңнәре сызганган беләкләре белән югары үрелә-үрелә кое чиләген тартып төшерүен, аннары су белән күздәй тулган имән чиләкне коедан тартып чыгарып, аның суын әллә нинди матур парчалар төшерелгән үз чиләгенә тутыруын үз-үземне онытып карап тора идем. Ләкин имән чиләктәге су аның чиләгенә сыймый, чит-читләреннән ташып түгелә иде. Бу вакытларда минем күңелемә дә нәрсәдер шушы су кебек ташып тула, һәм гүяки ул да түгелә кебек иде \1ин сылу гәүдәсе белән бөгеләсыгыла, янып-пешеп су алучы Гөлсемгә карап хәйран калам һәм күңелемне ниндидер бер моңсу куаныч биләп ала иде. Шул чиләкләргә сыймый калган суларга минем йөрәгемдә урын бар икәнлеген аңа әйтмәкче булам Гүяки аңа «Гөлсем!» дип дәшмәкче булам. Ләкин аның да, үземнең дә әле бәләкәй икәнебезне исемә төшерәм дә үземнән- узем оялам. Яныбызда безне карап торучы әниләребез юкмы, дип икеләнеп калам. Беләм, ул да минем кебек сәер хәлдә бугай Чөнки үзе чиләгенә су тутыра, ә үзе күз кырыйлары белән миңа карый. Әллә кое чиләгендәге су аның чиләгенә чыннан да сыймыймы, әллә ул минем карап торганымны күреп каушап кала да суы читкә түгелә?! Гөлсем су тулы чиләкләрен үзе кебек сыгылып торган матур көянтәсенә эләктереп җилкәсенә күтәргәндә мин аңа ничек булса да булышырга телим. Ләкин кыюлыгым җитми, җөрьәт итә алмыйм. Әлеге дә баягы үземнән-үзем ничектер оялам һәм тыелып калам. Ә үземне тиргәп алам: юләр син, малай була торып шуңа ярдәм итмисең, дим. Үзем дә сизмәстән, аңа таба берничә адым атлыйм Ләкин мин килеп җиткәнче. ул үзенең җитен чәчәге кебек зәпзәңгәр күзләре белән миңа бик матур карап ала да кое яныннан кузгала. Үзенең сылу гәүдәсе һәм ягымлы хәрәкәтләре белән бөтен ишек алдыбызны тутырып, шундагы барлык җан ияләрен гүяки үзенә каратып капкага таба атлый. Ул атлаганда чиләкләрендә сулар чайкала, шуны күреп минем күңелемдәге үзем дә рәтләп аңламый торган әллә нәрсәләр чайкала. Ниһаять, ул болай да бик киң капкага көчкә сыеп, борыла-борыла чыгып китә Ләкин бөтен матурлыгы, бөтен тулылыгы әле һаман ишек алдыннан чыгып китмәгән кебек тоела миңа. Ул беркайчан да тик тормый. Мин нәрсә дә булса эшләгәнен күреп ана кызыга идем Җәй көннәрендә абыйлары белән кыр эшләренә йөри. Иртә-кич сыер савар алдыннан җылы су белән аларның җиленнәрен юа. бозауларын имезеп, мунчаклап бәйдә тота. Кыскасы, әнисенә һәркайчан ярдәм итә иде. Мин аның он иләү, токмач кисү, бияләй бәйләү, сүс талку кебек хатынкызлар эшен кай арада өйрәнгәнен ачык әйтә алмыйм Чөнки анын әнисе кушкан бу яки теге эштән, белмәгәнлекне сәбәп итеп, баш тартканын ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Ул кулыннан килердәй күп эшне, әнисе кушканны да көтмичә, үзе башкара иде. Нинди генә катлаулы, берүк вакытта зур осталыкны таләп итә торган ниндн эшне башламасын, анын кулы шуна ябышып тора иде Әйтик, икмәк пешерү өчен он иләгән чакта, әгәр игътибар белән карап торсаң, юка гына кы- ф салы бу иләк аның кулында түгел, ә бармак очларында, һавада үзен- а нән-үзе җай гына тирбәлеп тора кебек күренә иде Ә инде токмач кнсә £ башлый икән, анын кулындагы озын пычак та күзгә күренми, ә җеп = кебек нәзек токмачлар анын бармаклары арасыннан түгел, ә кайдан- з дыр, үзләреннән-үзләре килеп чыгалар да куна тактасына үзләреннән- = үзләре тезеләләр иде. ж Анын бу кадәр эшчәнлеген һәм осталыгын күреп, еш кына эчемнән 2 «мин нәрсә эшли беләм сон?» — дип үземнән-үзем риза булмыйча ким- « сенеп куям, мин дә ниндидер берәр файдалы эшкә тотыныйм әле, дигән £ теләк туа һәм Гөлсемнең эшләгәнен озак карап торырга уңайсызлана "* башлый идем. ♦ Шул искиткеч осталыгыннан булса кирәк, анын теге яки бу эшне = кайчан башкарганын белми дә кала идем Бу безнең инде балалыктан Z аерылып, балигъ булу алды еллары ягъни ундүртне тутырып, унбишкә чыккан чагыбыз иде Шул елны «әбиләр чуагы» дип йөртелгән көн- * нәрнен берендә мин читән аркылы Гөлсемнәрнең ишек алдында казык * башына элеп куелган бер пар ак перчатка күрдем Гөлсем дә шунда - иде. Ул казык башындагы перчаткаларны алды да, эчке якларын әй- а. ләндереп, якадан шунда ук элде Аннары сызганган җинле беләкләрен * селти селти өйләренә таба атлады. Мин ана дәшмичә кала алмадым — Гөлсем, нишлисең? — дип сораган булдым — Кул эше өйрәнәм, яхшыга кияргә үземә бәрән йоныннан гына перчатка бәйләдем, шуны сабын суында юдым да кибәргә элдем,—диде һәм гадәттәгечә гәүдәсен уйната уйната өйләренә кереп тә китте. Перчатканы кай арада бәйләгән диген? Мнн аны көн саен берничә тапкыр очратам бит, шул эшен күргәнем юк иде, дип аптырап калдым Башкарган һәр эше Гөлсем өчен иң кирәкле бер бизәк һәм шул бизәкләр аны тагы да матурайталар, күңелне үзенә тагы да ныграк тарталар иде. Чынлап та, анын карлыгач канаты кебек кара кашларына, уймак кебек кенә авызының читләрендәге кынадай куе кызыл иреннәренә һәм алсу колак яфракларына карап туеп булмый иде. Әгәр шушыларнын бер генәсе булмаса да, анын матурлыгы тулы булмас иде. Табигать аны хатын-кызлар өлешенә тигән бер генә нәрсәдән дә мәхрүм итмәгән, барысын да биргән һәм шушыларнын бөтенесен дә тупас карашлардан саклау өчен әйтерсең, икесе ике якка таралып, күпереп торган чем-кара толымлы иткән Вакыт-вакыт ул үзенең шушы озын толымнарын җилкәләре аркылы күкрәгенә әйләндереп сала, вакыт-вакыт яңадан артка кайтарып шулар белән нечкә билле аркасын каплый иде Акыл ирешмәслек шушы матурлыкларны Гөлсем бик оста саклый да белә, ул беркайчан да артык кычкырып сөйләшмәс, өлкәннәр белән исәнләшмичә узмас, үзеннән кечеләрне бервакытта да кимсетмәс, иптәшләрен мәсхәрәүләрдән дә бик ерак торыр, кирәк чакта һәр җан иясенә ярдәм итәргә әзер булыр Болар анын канына сенгән гадәтләр Шуңа күрәдер инде беркайчан да. арабыздан беркем дә ана караңгы чырай күрсәтми, ана каты кагылмый иде Чөнки үзен үзе тота белүе, хатын-кызларга гына хас әдәпле, шәфкатьле булуы белән Гөлсем безнең бөтенебезне дә буйсындыра иде Кайчан гына күрмә, ул җиңнәрен сызганган, биленә кар кебек ап- ак алъяпкыч бәйләгән була иде Мнн аның әле яна гына калкып кил гән күкрәген каплаган, чит читләре бөрмәләп тегелгән шушы алъяпкы чын күргәч тә. аптырап кала идем һәм аннан көнләшә идем. Валлаһи, шушы алъяпкыч та мине көнләштерә иде. Чөнки җилкәләренә, кулбаш- дипыиа һәм күкрәгендәге калкулыкларга сыланып, ябышып торган бу Ыз булса да, миңа караганда мең тапкыр бәхетле иде кебек. л безнең кое суынып йомшаклыгын сылтау итеп безгә кергән ке- бег мин дә юк йомышны бар итеп аларга бик еш керә башладым, һәм кергән саен үземнең йөрәгем түрендә икенче бер йөрәк барлыгын, шуның тибүен сизгәндәй булам, шуның көннән-көн көчәя баруын сизә идем. Шулай бер керүемдә мин аларның солы җирендәге чүп үләннәрен утарга барырга хәзерләнгән чакларына туры килдем. Ул көнне Шәйхе- вәлн абзый олы малае белән тегермәнгә киткән икән, шунлыктан без утауга җәяү киттек. Солы җиренә җитү белән аякларыбызны чишеп, анда-санда күренгән билчәннәрне утарга керештек. Эш озакка бармады. хәтта гамак та ялгарга туры килмәде. Без кайтырга кузгалдык. Шул вакыт Гөлсем безгә карап — Бер килгән килеш, кайтышлый әрәмәлеккә кереп мәтрүшкә дә җыеп чыгыйк инде, әнигә бик кирәк ул,—диде. Без риза булдык Әрәмәлеккә килеп керү белән, мәтрүшкә эзләп, төрлебез төрле якка таралдык. Гөлсем белән миңа ничектер янәшә йөрергә туры килде. Менә шулай без Гөлсем белән тау араларындагы әрәмәлектә мәтрүшкә җыеп йөргәндә ниндидер сәбәп белән оясыннан егылып төшкән бер кечкенә, әле яңа гына йон чыга башлаган, сыек-сары борынлы былбыл баласына тап булдык. Шул чак Гөлсем болай да гел тал чыбыгы кебек уйнаклап торган гәүдәсе белән җиргә иелде һәм әлеге былбыл баласына озак кына карап торды: — Вагыйз, бу бәләкәч әле яңа гына егылып төшкән бугай, аның әле иреннәре дә кипмәгән, бик юеш.— диде һәм. кошчыкны ипләп кенә алып, сул кулының учына салды. Гөлсемнең кеп-кечкенә һәм бик йомшак учын былбыл баласы үзенә оя дип санагандай, шул минутта ук ниндидер бер хәрәкәт ясап алды. Мин бер Гөлсемнән, бер былбыл баласыннан күзләремне ала алмыйча, вакыт вакыт икесенә берьюлы карап гаҗәпләнеп тордым. Болар икесе i, былбыл балалары кебек тоелды миңа. Аларда күзгә күренми торган бер сабыйлык, нәфислек һәм берничек тә аңлата алмаслык матурлык рдем мин Шул матурлык каршында тез чүгәсем, зәңгәр күккә карап кемгәдер дәшәсем, нәрсәдер әйтәсем килде. Әле көпә-көндез булса да, б) ,мнщ| ларда безнең өстебезгә гүяки йолдызлар коелган кебек булды Шул йолдызлар белән бергә Гөлсемгә һәм аның кечкенә учындагы былбыл баласына карап, әллә нинди бер хәлдә калдым. Сыңар кул учына сыярлык бик бәләкәй былбыл баласы белән Гөлсем икесе бергә ■ н м йөрәгемә кереп урнаштылар Шуларга тәэсирләнеп карап торганда, тик үзенә генә хас йомшак тавыш белән Гөлсем мина дәште: Вагыйз. бу бәләкәчнең оясы әнә теге яфракка күмелеп утырган агач ботагында бугай, син аны үз оясына менгереп куй инде.—диде. Ул ымлап күрсәткән агачны мин шунда ук күреп алдым һәм: Әйдә, Гөлсем, мин ботакларга тотынып югарыга менәрмен, ә »ин үрелеп былбыл баласын миңа бирерсең,—дидем. Без агач төбенә килеп бастык. Мин ботакларга тотына-тотына өскә- рә. күтәрелдем һәм шунда кош оясын күрдем дә Гөлсемгә таба түбән- гәрәк төштем: — Бир бәләкәч былбылны!—дидем. Ул: К.лыңны артык кысып тотма, Вагыйз, имгәнә күрмәсен былбылкай,— диде Кошчыкны бик зур саклык белән кулыма алып оясына куйдым да жиргә төштем — Менә әйбәт булды. Вагыйз,— диде Гөлсем Аның шулай диюе булды — яфраклар арасыннан гажәп матур сайраган кош тавышы ишетелде Бу әлеге бәләкәчнең әнисе иде бугай Күрәсең, ул шатлыгыннан сайрап жибәргәндер инде. Без Гөлсем белән ♦ шулай уйладык һәм мәтрүшкә эзләвебезне дәвам иттек 2 ...Нәкъ менә шул жәйне, күп тә үтмәде, көтмәгәндә малайлар белән = кызлар арасында килеп чыккан бер вакыйга аркасында Гөлсем уңай- < сыз хәлдә калды һәм мнңа аны шуңардан коткарырга туры килде Бу _ менә ничек булды Безнең авылның буеннан буена агып узган инеш берничә урында * кинәт кенә борылмалар ясап үтә иде Шул борылмалы урыннарның ,- берсендә малайлар, икенчесендә үсмер кызлар су коеналар Көннәр £ бик кызу тора иде Ул көнне авылдагы барлык бала чага иртәдән кичкә = кадәр инеш буенда булды Барыбыз да су коенабыз Көн шул кадәр ♦ кызу ки, ярга чыгып чүгәләп бераз гына утырасың да яңадан суга я чумасың. Кызлар да шулай Менә берчакны алар арасында кинәт - шау-шу купты Алар, ашыга-ашыга судан чыгып, нишләргә белмичә “ күлмәкләрен-күкрәкчәләреи эзли башладылар Ләкин күпме эзләсәләр < дә таба алмыйлар. Баксаң, аларның барлык киемнәрен кемнәрдер u каядыр яшергән икән. Кием-салымнарын таба алмагач, кызлар яңадан * суга керәләр, шунда ук яңадан ярга чыгалар да күлмәкләрен тагын 2 эзлиләр Ләкин тагын табылмый. Араларыннан берсе башкаларына * карап — Әле генә яр буеннан теге яичек борынлы Гәйсә узып китте Ул бик астыртын малай Мөгаен, безнең күлмәкләребезне шул суга салып агызгандыр,— ди Кызлар елаша башлый. Бөтенесе дә шәрә бит, ничек кантмак кирәк? Тагы инешкә төшеп, башларын гына судан чыгарып, яр кырыенда үзара шаулашалар Бу шактый вакыт шулай дәвам итте Ниһаять, бу эзләүгә без малайлар да килеп кушылдык һәм ындыр читәне буена яшереп, өстен ботак-сатаклар белән каплап куелган бер өем күлмәкләр, күк рәкчәләр, яулыклар таптык Кызлар Шатлыкларыннан нишләргә белмәде Ләкин Гөлсем ничаклы гына эзләсә дә, үз күлмәген табалмады Яшереп куелган өемдә юк иде ул. Аптырагач, иптәш кызлары үз яулыкларын, күкрәкчәләрен биреп, аны юатырга тотындылар һәм безгә: Малайлар, сез ник шаккатып калдыгыз, табып бирегез Гөлсемнең күлмәкләрен!—дип кычкыра башладылар Бу тавышны ишетү белән, әлбәттә, ип элек мин аякка бастым һәм иптәшләремә — Әйдәгез, малайлар, таллыкка! Шунда яшергәннәрдер бәлки?— дип аваз саллым Арабыздан бер малай моны хуплады — Шунда булмыйча кайда булсын, әйдә, киттек, малайлар! Таллыкка кереп, ешкынлыкка атлый башлауга Гәйсәне очраттык Ул гадәттә безгә катнашмый, гел берүзе генә йөри һәм. чыннан да. бнк тешләк һәм астыртын малай нде. Күрү белән, алдан сүЗ берләшкән кебек, жыйнаулашып аны камап алдык — Гөлсем киемен кая яшердең, хәзер үк китереп бир!—дип бугазыннан ук барып тоттым мнн Тавышка кызлар жыела башлады Мин аның саен Гәйсәне жилте- рәтәм — Хәзер үк алдыбызга китереп куй! Малайлар куәтлиләр Башсыз калырга теләмәсәң, хәзер үк китереп бир! Гәйсә бер агарды, бер кызарды. Күренеп тора, курка калды. Түбәнгә, аяк очларына карап, үзен акларга теләгәндәй, юаш кына тавыш белән: — Мин бит аны юри генә, шаярып кына яшергән идем,— диде. Бу сүзләрдән мин яңадан кабынып киттем. — Ә ник Гөлсемнекен генә аерым яшердең? — дип якасыннан алдым. — Гөлсемнеке бит ул. Шуңа күрә аерым яшердем... — Ни өчен? — Ул бит борынын бик югары чөеп йөри. «Эзләбрәк алсын әле> дип юри еракка куйган идем. Бөтенегез дә минем өскә ябырылып килерсез, дип кем уйлаган аны,—диде ул, борынын тарта-тарта. Башта шулай ык-мык итсә дә, кинәт башын күтәреп безгә карады да калтыранган тавыш белән: — Әйдәгез, бергә барып алыйк. Тик миңа тимәгез,—диде. Без аның артыннан куе таллыкка атладык. Күп булса унбиш-егерме адым атлаганбыздыр, Гәйсә әйтеп куйды: — Сезнең ул Гөлсемегез очраган саен мине күрмәмешкә салышып үтә. Үзен бик эре тота. Ачуым килгән иде, эзли-эзли интексен әле дип ераккарак яшергән идем,— диде.— Әнә, ботак очы төйнәлгән талны күрәсезме? Шуның янындагы әрекмән астында,—диде Гәйсә. Әйтелгән урынга килеп җиттек. Ындыр табагы хәтле бу урынны бик зур һәм бик калын яфраклы әрекмән каплап алган иде. Араларына күлмәкләр, күкрәкчәләр генә яшерү түгел, кеше кертеп яткырсаң да күренмәслек иде. Гәйсә берничә төп әрекмәннең яфракларын уңга-сул- га авыштыргалады да, шулар арасыннан ныклап төрелгән зәңгәр күлмәк алып, безгә сузды? «Мәгез!» Мин малайлар арасыннан атылып чыктым да Гәйсә кулындагы күлмәккә сузылдым: — Малайлар, мин киттем, анда, яр буенда Гөлсем шәрә утыра торгандыр!— дип инешкә таба чаптым. Аякларым тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә тимәде, әйтерсең, кош булып очтым!.. Таллыктан чыгып кара бөрчекле зәңгәр күлмәкне болгый-болгый үзләренә таба йөгергәнемне инеш буендагы кызлар бик тиз күреп алдылар һәм бер-бер артлы Гөлсемгә кычкырдылар: — Киемеңне тапканнар! — Вагыйз тапкан, Вагыйз, ул тапмый калмас! Яннарына мин килеп җиткәндә, Гөлсем судан башын чыгарган килеш көтә иде Шул арада бүтән малайлар да килеп җитте. Берничә адым гына арттарак Гәйсә дә бар иде. Гөлсемнең күлмәк-яулыкларын аның турына, яр буена куйдым. Ул үзе суда килеш миңа гаҗәеп бер йомшак тавыш белән: — Гәйсәгә тимә син, Вагыйз!—диде. Сүзләре миңа әллә кайлардан, бик ераклардан ишетелгән кебек тоелды. «Гәйсәгә тимә син, Вагыйз!» Гөлсемгә нәрсә дияргә дә белмәдем һәм малайлар янына кире атладым Ләкин алар арасында Гәйсә юк иде. Күрәсең, ул безнең белән бергә кайтырга я уңайсызланган, я курыкккандыр Без— кызлар да, малайлар да бергә, инешнең бик тар һәм бик тирән урынындагы басмага таба атлаган гына идек, бер баланы тыны-көне бетеп, кычкыракычкыра безгә таба йөгереп килгәнен күрдек. Ул: — Гәйсә абый басмадан чыкканда аягы таеп суга төште, аны упкын суырды!—дип кычкырды. Шуны кабатлый-кабатлый, әлеге малай яныбызга килеп җитүгә, Гөлсем миңа кычкырды: — Вагыйз, тизрәк коткар! Мнн Гөлсемнең Гәйсәгә карата болай шәфкатьле, мәрхәмәтле булуын ничектер тиз генә аңлап җитә алмадым һәм басмага таба атылдым. Суга сикереп төшү белән упкын уртасыннан чыга алмыйча бер батып, бер калкып газапланган Гәйсәне сынар кулым белән эләктереп алдым да бар көчем белән ярга өстерәдем Ләкин кайнап, бөтерелеп торган куркыныч бу упкын безнең икебезне дә кинәт төпкә тарта башлады. ♦ Авызларыбызга су тулды Без быкырдый быкырдый аска — җәһәннәм- « гә киткән кебек булдык. Тагы калкып чыктык, һәм бусында мин. та- о гын бар көчемне җыеп, ярга таба соңгы тапкыр омтылдым Шул вакыт “ колак төбемдә Гөлсемнең баягы тавышы яңадан ишетелгәндәй булды ч — Вагыйз, Гәйсәне тизрәк коткар! 5 Бу тавыш көзән җыера башлаган аякларымны яңадан хәрәкәткә * китерде, авызыма тулган суларны бөркеп чыгара чыгара Гәйсәне сөй £ рәп тагы берничә тапкыр омтылуга хәтәр упкыннан ычкынуыбыз * булды. Ы Яр буена килеп җитәр җитмәстән. кызлар һәм малайлар безне ку тәреп җиргә чыгардылар Берничә минуттан инде минем сулу алуым * ачылды Ә Гәйсәнең хәле мөшкел иде. Ләкин бу фажиганы ишеткән ® өлкәннәр һәм Гәйсәнең әтисе килеп җиткәч, алар суга батканнарга = ярдәм итүнең барлык чараларын күреп, аны да апына китерделәр * Гәйсәнең әтисе Миңнулла абый бу авыр хәбәрне басудан кайтыш- * лый ишеткән булган һәм ул монда җигүле ат белән килгән нде Гәйсә- в не арбага сузып салып, яр буеннан кузгалып киткәндә, ул малайларга = һәм кызларга карап, эчке кичереш белән * — Кемнең чын дус икәнлеге бәлагә очраганда беленә ул, балалар! u Гәйсәне упкыннан тартып алганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Ә сиңа, Вагыйз туган, беренче булып Гәйсәгә ярдәм кулы сузуын өчен аеруча зур рәхмәт һәрканчан шулай булыгыз, бер берегез өчен утка да, суга да керегез, куркак булмагыз! — диде Алар тыкрыктан менеп киткәч, мин эчемнән үземә-үзем сорау биреп, аптырабрак калдым, ничек болай булды соң әле бу? Мин бит Гөлсем неп күлмәкләрен яшергәне өчен әле бая гына аның якасыннан алган идем. Гөлсем аның суга батканлыгын ишетү белән миңа кычкырды «Вагыйз, тизрәк коткар Гәйсәне». диде бит «Әгәр Гөлсем шулай димәсә. мин, белмим. Гәйсәне коткару өчен суга ташланыр идемме икән?»— дип уйлап алдым һәм кинәт иптәшләремә «Гәйсәне упкыннан Гөлсем тар тып алды!»—дип кычкырасым килде һәм шулай дип кычкырдым да Ләкин шунда ук Гөлсем тавышын ишеттем - 1()к, мин генә түгел, без бөтенебез бергә тартып алдык' Гәйсә икенче көнне үк аякка басты. Шулай итеп бу фаҗигале вакыйганың ахыры аяныч булмады булу ын Әмма шул елның көзендә язмыш безнең яшь җаннарны икенче зур кайгыга дучар итте. Инде көз җитеп, басулар игеннәрдән бушап калды, ындыр башлары ике көлтә белән очланган кибәннәр белән тулды, бәрәнге алулар тәмамланды, талку алдыннан киндер көлтәләрен суга салып йомшарту ва кытлары җитте Көзге ачы җилләр искән чакларда чайкала-чайкала утырган агачлардан сап сары яфраклар коела башлады Ә җил аеруча көчәйгән көннәрне саргайганнары гына түгел, ямь яшел яфраклар да коелгалады Көзнең салкын һәм ачы җилләре аларны әйләндерә әйлән дерә йөртәләр дә, ниһаять, киң инеш өстенә илтеп салалар Инеш исә бу яфракларны без белмәгән күрмәгән якларга агызып алып китә нде Безнең ик якын дустыбыз Гөлсемнең дә язмышы нәкъ менә шул яшьләй өзелгән яфраклар язмышы кебек булды Әле генә телгә алын ган җилле даныллы, салкын көзге көннәрнең берсендә бе». Бастамнар белән бер арбага утырып, урманга чыбык-чабык алып кайтырга киткән идек. Шул көнне Гөлсем әнисе белән күп итеп кер юган һәм шул керләрен чайкарга инеш буена төшкән. Ул, җиңнәрен һәм балакларын сызганган килеш суга кереп, шактый вакыт керләр чайкаган һәм көтмәгәндә карлы-бозлы янгыр астында калган. Тирләп-пешкән килеш барлык керләрен күтәреп, тәмам хәлдән таеп өйләренә кайта алган һәм шунда ук түшәккә ауган. Без урманнан кайтып кергәндә, ул бик авыр сулап ята иде. Иртәгесен дә урыныннан тора алмады. Ике тәүлек бер нәрсә капмыйча, көчкә сулу алып бик авыр хәлдә ятты да өченче тәүлек киткәндә кичен җан тәслим кылды... Без Бастамнар белән тәмам аптырашта калдык. Башларыбыз түбән иелде, тамакларыбызга нәрсәдер тыгылган кебек булды, бер-беребезгә ничек дәшәргә дә белмәдек, аптырап калдык. Бөтен авыл өстен кара болыт каплагандай булды. Ул төн өйгә кереп-чыгып, йокысыз үтте Икенче көнне төш вакытында гәүдәсен зиратка алып киттеләр. Анда без дә бардык. Бик сәер тынлыкта мәет ләхеткә төшерелде. Аннары, кабер өстенә туфрак өеп, анык башына язулы ак таш утырттылар. Шул арада без, малайлар, өлкәннәр алдан ук әйтеп куйганча, якындагы чирәмлектән ямь-яшел кәсләр кисеп алып килдек. Олылар кабер өстен шул кәсләр белән капладылар да, күз яшьләрен сөртә-сөртә, зират капкасына таба кузгалдылар Без алар артыннан атладык. Без капкадан чыкканда, сибәләп кенә яңгыр явып үтте Өлкәннәр арасыннан бер бабай әкрен генә: — Яшь җанның вакытсыз гүр иясе булуына без генә түгел, күк тә җылый әнә,—диде. Шуннан соң күпме жнлләр исте, күпме сулар акты, күпме еллар үтте инде. Безнең гаҗәеп мөлаем йөзле, йомшак күңелле, бик инсафлы һәм мәрхәмәтле Гөлсемебез гомеребез буйларына онытылмады Ул истә, һаман да истә...