Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘГЕ ТАГЫН ДА МАТУРРАК

Кайсы елкәне генә алма, совет халкы үзенең данлы авангарды — даһи Ленин тезегән Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә деньякуләм-тари- хи казанышлар яулады. Шулердан берсе — әлбәттә, хезмәт кешесенең бееклеген раслаучы һәм аны тагын да югарырак күтәрә торган яңача яшәү рәвеше Бу хакта партиянең XXV съездында бии тегел әйтелде: «Чын коллективизм һәм иптәшлек атмосферасы, илебезнең барлык милләтләре һәм халыкларының кен саен ныгый баручы тупланганлыгы һәм дуслыгы, безне кечле, нык итә торган әхлак сафлыгы — яшәү рәвешебезнең якты сыйфатлары әнә шундый, социализмның чынбарлыгыбыз җанына һәм канына сеңгән бәен казанышлары әнә шундый» КПССның шуннан соңгы XXVI съездында да социалистик яшәү рәвешен камилләштерү мәсьәләсенә бик зур игътибар бирелде Яшәү рәвеше — гаять киң тешенче. Аңарда кешеләрнең эше. холык-фигыле, үз- үзләрен тотышы да, ихтыяҗы һәм бер-берләре белән менәсәбете дә чагылыш таба. Кешенең экономик, социаль-политик һәм рухи сфералардагы эшчәнлеге дә шушы тешенчә белән билгеләнә. Әлбәттә, һәр кешенең үзенә генә хас характерга, сәләт һәм ихтыяҗларга ия булган аерым шәхес икәнлеген дә күздә тотарга кирәк. Шул ук вакытта кешеләр билгеле бер җәмгыятьтә яшиләр һәм шушы җәмгыятьтәге яшәешкә, яшәү рәвешенә җанлашалар. Ул гына да түгел, һәр кеше ниндидер бер милләт яки халык вәкиле булганлыктан, аның тормышында милли үзенчәлекне күрмәү мемкин түгел. Шулай итеп, яшәү рәвеше бер яктан — гомумсоциаль, ә икенче яктан милли күренеш булып тора. Социалистик яшәү рәвеше барыннан да элек интернационализм рухы белән сугарылган. Башкалардан ул нәкъ шушы сыйфаты белән аерыла Аның тамырлары тирән тарих катламнарына барып тоташа. Кешелек үсеше алга киткән саен, иҗтимагый тормыш интернациональләшә бара. Тарихи котылгысыз закончалык бу Ләкин буржуаз җәмгыятьтә моны танырга теләмиләр. Киресенчә, аны — интернациональләшү процессын — ничек тә тоткарлап калырга тырышалар Милләтнең естенлек итүче эксплуататор даирәләре хезмәт ияләренең сыйнфый аңын томалау максаты белән алар тормышындагы һәр милли күренешне куертып һәм күпертеп күрсәтәләр, терле милләт һәм расалар арасында бер берләренә карата нәфрәт, күрәлмаучылык хисе уяталар, дошманлык уты кабызалар. В И. Ленин бик тәгәл әйтеп биргәнчә, ниндидер бер «милләтне тәшкил итүче сыйныфлар арасындагы каршылыкларны ясалма рәвештә читләтеп үтүгә корылган» ■гармоник бәтенлекле милләт» (В И. Ленин Әсәрләр, 4 басмадан тәрҗемә. 2 том. 213 бит) тешенчәсе ярдәмендә буржуазия кабиләчелек, милли һәм дини конфликтлар китереп чыгара, канкойгыч сугыш учагы кабыза, хезмәт халкының игътибарын теп социаль проблемалардан читкә юнәлтә Шулай итеп, ул массаларны социаль һем милли иректән мәхрүм итә, аларның яшәү рәвешен имгәтә. Эксплуататор сыйныфлар үткәреп килә торган расачылык, геноцидлык, колониаль изү политикасы нәкъ менә шушы нигезгә корылган. Җәмгыять үсеше яки кешеләрнең кенкүреше, үэ-үзләрен тотышы һәм әхлакый сыйфаты иң элек сыйнфый-социаль каршылыклар белән билгеләнә Бу каршылыиларК ны ясалма рәвештә кабартылган милли ызгыш-талашлар да яшереп кала алмыйлар, алар торган саен ныграк өскә калкалар һәм хезмәт кешеләренең яшәү рәвеше формалашуда хәлиткеч роль уйныйлар. Яшәү рәвешен билгеләүче төп фактор — хезмәт. Бер милләт кешеләренең икенче милләттәгеләр белән аралашуы нигезендә дә нәкъ менә хезмәт ята. Белүебезчә, кеше үзенең кеше булып формалашуы өчен хезмәткә бурычлы. Ә гомумән алганда, бөтен кешелек хезмәтсез яши алмый. Шуңа күрә хезмәт үзенең характеры белән интернациональ. Әйтик, хезмәтнең бер генә төре (материаль җитештерү яки рухи хезмәт) белән дә шөгыльләнмичә, башкалар хезмәте хисабына яшәүчеләрне без сорыкортлар, паразитлар дип атыйбыз. Нәкъ менә шундыйлар, кагыйдә буларак, милләтләр арасында төрле бәрелешләрне барлыкка китерәләр. Бу уңай белән К. Маркс язганга күз салыйк: «Иске җәмгыятьнең югары дәрәҗәле кешеләре һәм хакимлек итүче сыйныфлары бары тик милли көрәш һәм милли каршылыклар ярдәмендә генә... үзләренең властен саклап кала һәм халык массаларын эксплуатацияли алалар» (К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Әсәрләр. 33 том, 165 бит). Җәмгыятьнең материаль һәм рухи байлыкларын булдыручы, тарихны чын-чынлап үз куллары белән иҗат итүче киң халык массалары исә бер-берләрен яхшы аңлыйлар. Аларны гомуми хезмәт шулай якынайта. Тормыш ихтыяҗлары төрле милләт хезмәт ияләрен бер-береннән аерып торучы киртәләрне җимерә. Мәсәлән, капитал тарафыннан бер предприятиегә тупланган эшчеләр тора-бара нинди милләттән булуларына игътибар итүдән туктыйлар, киресенчә, бер-берләренең хәленә керәләр, яшәү шартлары турында бергәләп уйлашалар, ярдәм итешәләр. Төрле милләт крестьяннарына карата да нәкъ шуны әйтергә мөмкин. Моңа илебез халыклары тарихыннан күпләп мисал китерергә була. Идел буенда яшәүче рус, татар, чуваш, мари, мордва, удмурт крестьяннары, байлар һәм дин әһелләре һәртөрле дошманлык коткысы таратуга, үзләренең дини һәм милли аерымлыкларына да карамастан, даими аралашып яшәгәннәр, чәчүлек, ат, сабан- тырма кебек эш кораллары белән алыш-биреш иткәннәр, печәнгә һәм уракка төшкәч, бер-берләренә ярдәмгә килгәннәр. Алай гына да түгел, крепостнойлыкка каршы, җир һәм азатлык өчен бергәләп көрәшкә күтәрелгәннәр. Кыскасы, хезмәт — халыкларны бер-берләрен ныграк аңларга, аларны теләктәшлек кадерен белергә өйрәтә торган бик шәп мәктәп ул. Төрле милләт кешеләренең үзара аралашуы милләтләр оешкан көннәрдән үк башланган. Җитештерүче көчләргә ихтыяҗның артуы авылда крепостнойлык мөнәсәбәтләре таркалу, феодальлек богавын өзеп ату, ата-баба туфрагында ачы тир түгеп тә мохтаҗлыкта яшәү һәм башка шундый сәбәпләр кешеләрне бәхет эзләп читкә китәргә, үз милләтләреннән аерылырга, башка милләт кешеләре белән аралашырга һәм аларның яшәү рәвешендәге кайбер сыйфатларны үзләренә алырга мәҗбүр иткән. Әйе, бергәләп эшләү һәм яшәү, промышленность пролетариатына якынаю, эшчеләр сыйныфының революцион позициясенә басу — болар бөтенесе иҗтимагый тормышның интернациональләшүенә илтүче адымнар. Эшчеләр сыйныфы исә, үзенең көрәш тәҗрибәсенә таянып, бер халыкның икенче халык исәбенә яшәргә тиеш түгеллеген башка сыйныфларга караганда яхшырак аңлый. Ул үз милләте мәнфәгате өчен көрәштә һич кенә дә аны башка милләтләрнең мәнфәгатенә каршы куймады. Данлы Коммунистлар партиясе рус пролетариатын да, илебездәге рус булмаган башка милләтләр пролетариатын да нәкъ менә шушы рухта тәрбияләде. Төрле милләт хезмәт ияләре эшчеләр сыйныфы белән иңгә-иң атлап барганда гына, пролетар интернационализм байрагы астына тупланганда гына милли һәм социаль азатлык өчен көрәштә җиңеп чыгуга исәп тота алалар иде. Ул нәкъ шулай булды да. Пролетариат һәм аның большевиклар партиясе җитәкчелегендә көрәшкә күтәрелгән хезмәт ияләренең кайнар теләктәшлеге илебездә Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп чыгуда төп шартларның берсе иде. Бу исә яңача яшәү рәвеше тууга капкаларны киң ачты. Барлык милләт хезмәт ияләрен туганлаштырган, аларның бер-берләренә хезмәттәшлек һәм дуслык нигезләрен булдырган яңа дәвер нәкъ менә Бөек Октябрь иртә- сеннән башланды. Илебез халыклары шушы тарихи көннән соң бәхетле тормыш юлыннан атлап киттеләр. Аларга берберләренең яшәү рәвешендәге иң матур үрнәк ләрне үзләренә алу ачам батей шартлар тудырылды. Милләтләрнең балкып чачак атуы ечеи бернинди тыюлар да, ззарлеклаүләр дә юк хәзер. СССРда яшәүче төрле раса, терле милләт гражданнары тигез хокукларга ия. Аларның бу хокуклары СССР Конституциясендә закон тәртибендә алтын хәрефләр белән язып куелды: «бу хокукларны тормышка ашыру СССРдагы барлык милләт һәм халыкларны һәрьяклап үстерү һәм үзара якынайту политикасы белән, гражданнарны совет патриотизмы һәм социалистик интернационализм рухында тәрбияләү белән, туган телне һәм СССРдагы башка халыклар телләрен куллану мөмкинлеге белән тәэмин ителә* (СССР Конституциясенең 36 статьясы). Алай гына да түгел, безнең Совет Ватанында гражданнарның хокукларын аз гына чикләү дә, аларга нинди расадан һәм милләттән булуларына карап аз гына өстенлек бирү дә закон тарафыннан тыела һәм хөкем ителә. Әле узган гасырда ук Ф. Энгельс болай дип язган иде: «Милли изүне бетерү һәртөрле сәламәт һәм ирекле үсешнең төп шарты булып тора» (К. Маркс һәм Ф Энгельс. Әсәрләр, 35 том, 221 бит). Гасырлар буе колониаль изелүдә яшәгән халыклар үз милли тормышларын үзләренчә кору белән тирәнтен кызыксындылар Бу аларның законлы таләбе иде. Илебездә социалистик революция җиңеп чыкканнан соң барлык халыкларга моның өчен бөтен мөмкинлекләр бирелде. Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелү барлык милләт хезмәт ияләренең иң изге өметләренә һәм мәнфәгатенә җавап бирүче ленинчыл милли политиканың гүзәл казанышы булды. «СССР төзелүнең 60 еллыгы турында» КПСС Үзәк Комитеты карарында әйтелгәнчә, «Бик кыска вакыт эчендә милләт һәм халыкларның һәрьяклап үсеше өчен безнең барлык халыкларның социалистик Ватаны—СССРдай шулкадәр дә күп эшләгән дәүләтне тарих белми» («Коммунист», 1982. № 4, 4 бит). Илебез халыклары бердәм дәүләт союзына ирекле рәвештә берләшүнең өстенлегенә: аларның социалистик суверенлыгын тәэмин итүенә үз тормыш тәҗрибәләрендә ышандылар. Шушы дәүләт союзы кочагында алар һәрьяклап гаять зур үсешкә ирештеләр. «Биредә илебездәге барлык милләтләрнең һәм барыннан да бигрәк рус халкының эчкерсез ярдәме бик мөһим роль уйнады Хәзер... артта калган милли окраи- налар юк!» (КПССның XXVI съезды материаллары. Казан, 1981, 58 бит). Социалистик яшәү рәвеше барлык милләт һәм халыкларга моңарчы күрелмәгән иҗат мөмкинлекләре бирде, алар күңелендә якты киләчәккә ышаныч уятты. Алар барысы да бүген яңа бөек җәмгыять — изүдән һәм эксплуатациядән, наданлык һәм хокуксыэлыктан, милли конфликтлардан азат җәмгыять тезүгә үзләреннән лаеклы элеш кертүләре белән чиксез горурланалар. Бу җәһәттән Сарман районының «Үрнәк» колхозы терлекчесе С. Шнһапова фикере кызыклы. «Мондый горурлык хисе,— диде ул,— аерым кешеләр бәхетенә генә түгел, ә барлык совет кешеләре бәхетенә нигезләнгән чын социаль оптимизм нәтиҗәсендә туа. Совет кешеләренең бөтен яшәү рәвеше Ватан бәхете хакына ясалган хезмәт батырлыгы булып тора ләбаса!» («Советская Татария», 29.3.77.). Социалистик яшәү рәвеше формалашу өчен объектив шартлар кирәк Чын демократиягә корылган политик система булу. Коммунистлар партиясе җитәкчелек итү, марксистик-ленинчыл идеология, барлык халыкларның казанышына әверелгән, үзенең табигате белен интернациональ булган социалистик культура — менә шулар аның нигез ташларын тәшкил итә дә инде. Социалистик формациягә кадәр гомер кичергән кешеләрнең яшәү рәвешеннән аермалы буларак, социалистик яшәү рәвеше формалашуда субъектив фактор хәлиткеч роль уйный Бер генә җан иясе дә колбиләүчелек, феодаль яки буржуаз җәмгыятьнең яшәү рәвеше турында хыялланмаган. Коммунизм исе, иң гадел һем иң гуманны яшәү рәвеше буларак, реаль җәмгыятькә әверелгәнче үк инде хезмәт халкының хыялында яшәгән, акыл ияләрен уйландырган. Аның хакында бәем утопияләр язылган. Ниһаять, аңа илтүче туры юлны фәнни коммунизмга нигез салучылар күрсәтеп бирделәр. Кешелекнең шушы гүзәл хыялын совет кешеләре иң беренчеләр булып гамәлгә ашырды Алар чын мәгънәсендә үзләренеке булган яшәү рәвешен иҗат итәләр Җәмгыятьтә хөкем сергән буржуаз һәм вак буржуаз идеологияне, идеалистик һәм дини карашларны бетереп, елар урынына коммунистик идеология һәм диалектик- материалистик караш урнаштыру — социалистик яшәү рәвеше колач җәеп үссен ечен кирәкле төп җирлек, ул гына да түгел, мөһим закончалык. Безнең яшәү рәвешендә дөньяга ике төрле караш — милләтчелек белән интернационализм Һәрвакыт бер-берсенә каршы чыгалар. Бу уңай белән В. И. Ленин болай дип язган иде. «Буржуаз милләтчелек һом пролетар интернационализм — менә бөтен капиталистик дөньяның ике сыйнфый лагерена туры килә торган һәм милли мәсьәләдә ике политиканы (ул гына да түгел, дөньяга ике төрле карашны) гәүдәләндерә торган, бер-беренә килешмәүчән дошман булган ике лозунг» (Әсәрләр, 4 басмадан тәр җемә, 20 том, 11 бит). Кыскасы, буржуазия яшәү рәвешен милли һәм раса каршылыкларыннан башка күз алдына да кигерә алмый. Моңа мисалга АКШ, Англия, Канада Бельгия кебек һәм башка «цивилизацияле» дәүләтләрне китерергә мөмкин. Дөньяга әлеге ике төрле карашның бер-беренә карата дошманлыгы бурж/азия властен бәреп төшерү белән генә юкка чыкмый. Моның ечен эшчеләр сыйныфына һәм Коммунистлар партиясенә буржуазия тарафыннан өреп кабартылган милләтчелек карашларына каршы озакка сузылган каты көрәш алып барырга туры килде. Мәгълүм булганча, Совет властеның беренче елларында рус шовинистлары, украин, белорус, татар милләтчеләре котырынып ленинчыл милли политикага ябырылдылар. Мәсәлән, «мөселман» милләтчеләренең башлыгы, соңыннан гитлерчы фашистлар ялчысы Гаяз Исхакый яңача яшәү рәвешенә нәфрәтен болай дип белдерде: «Раса һәм дини сәбәпләр аркасында без руслар белән берләшә алмыйбыз. Безнең хәрәкәтебез максаты русларныкыннан бөтенләй аерыла». Солтангалиев тә «үзенең йөрәгендә рус социалистларына карата ышанмаучылык орлыгы йөртүен» яшерми. Алар әнә шулай татар хезмәт ияләренең аңын томаларга, татар халкын рус халкына каршы куярга теләделәр. Бу җәһәттән шуны басым ясап әйтергә кирәк, милләтчелек белән көрәштә, әлега йогышлы авыруның киң хезмәт ияләре аңына үтеп керүенә чик куюда бөек Ленин партиясе искиткеч зирәклек һәм осталык күрсәтте, зур оештыру һәм тәрбия эше алып барды. Халыкның борын-борыннан сакланып килгән бик матур гореф-гадәтләреннән файдаланып, ул хезмәт ияләрендә алдынгы караш, интернациональ бердәмлек хисе булдыруга иреште. Югарыда әйтелгәнчә, безнең социалистик яшәү рәвеше интернационализм рухы белән сугарылган. Ләкин бу һич кенә дә нинди дә булса милли шәхеснең үзенең миллилеген җуюын, аның сүнә баруын һем бөтенләй башка якка үзгәрүен аңлатмый. Гәрчә, безнең сыйнфый дошманнарыбыз моны шулай итеп күрергә бик тә телиләр. Яшәү рәвешебезнең иң зур казанышларыннан берсе — совет кешесе, коммунистик җәмгыять төзүче шәхес. Әгәр дә ки бу шәхеснең тормышы, көнкүреше, рухи дөньясы һәм ихтыяҗлары фәкать үзенең милләте белән генә чикләнә икән, аның һәрьяклап үсеше һәм чәчәк атуы турында сөйләве кыен. Совет кешеләре тарафыннан куылып, хәзерге көндә капиталистик илләрдә җан асраучы буржуаз милләтчеләр төрле-төрле пычрак алымнар белән кешене аерым милли кысада яшәргә димлиләр, аңа башка халыкларның прогрессив казанышларыннан файдалану юлын биклиләр. Алар үзләренең шушы максатына ирешә калса, бу милли яшәү рәвешен гаять нык чикләр, шәхес үсешен тоткарлар, аның дөньяны танып-белү һәм үзгәртеп кору эшчәнлеген тарайтыр иде. Социалистик яшәү рәвешенең биниһая зур өстенлеге шунда ки: ул халыклап арасында ясалма рәвештә корылган киртәләрне курыкмыйча җимереп ата, кешегә башка милләт кешеләре белән беррәттән. тиң булып иҗат итү мөмкинлеге бирә. Безнең илдә, мәсәлән, милли рамкада гына яшәүче кешене күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Ул үзен, рус яки үзбәк, татар яки грузин булудан бигрәк, бердәм социалистик гаиләнең бер члены, совет халкы дип аталган яңа бөек гомумилекнең аерылгысыз бер вәкиле итеп саный. Совет кешесенең яшәү рәвешендәге бер генә милли үзенчәлекле якны да инкарь итмәстән, без монда хәзер социалистик коллективизм һәм интернационализм иң мөһим, хәлиткеч фактор булып тора дип әйтәбез. Социалистик хуҗалыкны күтәрү эшендә, яңа культура һәм яңа тормыш ечен керештә, Ватаныбыз азатлыгы хакына алып барылган канкойгыч сугышларда терле милләт кешеләре коллективизм белен интернационализмның җиңелмәс кечене ышандылар Алар совет җәмгыятен тезудә яуланган гаять зур җиңүләрнең уртак казаныш булуын, материаль һәм рухи байлыкларны тудыруга барлык милләт вәкилләре дә лаеклы элеш кертүләрен яхшы аңлыйлар Зааод-фабрикаларда, колхоз-совхозларда һәм тезелешләрдә бергәләп, тату һәм дустанә зшләү, халык депутатлары Советлары, партия, комсомол профсоюз һәм башка оешмалар эшендә тигез хокук белән, актив һәм җанлы катнашу, мәктәпләрдә Һәм уку йортларында белем алу. Совет Армиясе сафларында хезмәт итү кебек игелекле эшләр яшәү рәвешебездә сакланып калган урынчылык күренешләрен һәм тар милли рамкаларны җимерә, кешеләрнең бер-берләренә карата ихтирам һәм хермәт итешү хисләрен үстерә, милли мәнфәгатьләрне интернациональ мәнфәгатьләр югарылыгына күтәрә. Шушы уңайдан боек пролетар язучысы Максим Горький фикерен искә алу кызыклы Ул, Татарстан АССРны ун еллык бәйрәме белән котлап: «Бетен хезмәт денья- сыиа эшчеләр сыйныфы алып килгән интернационализм идеясе экономика һәм культура тормышының яңа шартларын тезел кенә калмый, ул яңа кеше тудыра*.— дигән иде. Ә бу яңа кеше бетен җаны-тәне белән коллективизм, туганнарча хезмәттәшлек итү һем патриотизм рухы белән сугарылган. Совет кешесенең патриотлыгы үз милләтенең улы яки кызы булу белән генә чикләнми. Аңа иң элек гомуммилли горурлык хисе хас. Ул узеи барлык халыкларның уртак эше ечен интернациональ җаваплы кеше итеп тоя. Әйткәнебезчә, совет кешеләренең яшәү рәвешендә миллилек зур урын тота. Социалистик җәмгыять шартларында милли тормышның прогрессив сыйфатлары тагын да үсә, гомуминтернациональ сыйфатлар белән байый. Совет кешесе үзе туып- үскән авыл, шәһәр һәм республиканы гына түгел, е күпмилләтле бетен илебезне уз Ватаны дип саный. Ул илебезнең барлык төбәкләренең дә чәчәк атуы турында кайгырта. Патриотик һәм интернациональ бурычын аңлап, йөрәге кушканча яңа тезелешләргә китә. Кая гына барса да, ул анда үзенә герле мнллет кешеләреннән дуслар һәм фикердәшләр таба. Кайда гына булса да. ул үзән анда өендәге кебек хис ите. бердәм яшәү рәвешен камилләштерүгә үз елешен кертә. Мәсәлән, Волгоград трактор заводын тезүдә 22 милләт вәкилләре катнашты. Ә Горький автозаводын рус туганнары белен бергә 4 меңләп башка милләт кешеләре, шул җомледән татарлар, чувашлар, украиннар, удмуртлар һ. б. төзеделәр. Братск тезелешендәге һәр ташта, һәр кирпечтә 50 дән күбрәк милләт кызлары һем егетләренең кул җылысы бар. Чирем җирләрне үзләштерүдә илебезнең миллионнан артык яшьләре һем комсомоллары хезмәт батырлыгы күрсәттеләр. Бәрәкәтле Татарстан туфрагында бай нефть ятмаларын үзләштерү илебездә яшәүче тугандаш халыклар хезмәттәшлеге һем дуслыгының чын мәгънәсендә гүзәл үрнәге булды. Атаклы нефтьчә. Социалистик Хезмәт Герое К Велиевиың горурлык белән: «Без татар нефтен бетен ил белән, тугандаш бер гаилә белен бергә күтәрдек»,— дип әйтүе тикмеге түгел Татарстанга терле тебеклердөн 60 тан күбрәк милләт кешеләре килде. Бу үзе үк интернациональ тәрбия бирүнең бик шәп мәктәбе иде. Татарстан нефтьчеләре илебезгә ике миллиард тоннадан күбрәк кара алтын бирделәр Куанычлы казаныш бу Ул республикабыз хезмәт ияләренең патриотик горурлык хисен тагын да арттыра. Үэ чиратында безнең промыселларда хезмәт чыныгуы алган, интернациональ тәрбия мәктәбе узган меңнәрчә нефть чыгару осталары илебезнең башка елкәләрендә эшлиләр, коммунистик хезмәт үрнәге күрсәтелер. 1970 елны исе Татарстанда мәшһүр Кама ярларында чорыбызның беек тезелеше башланды. Чаллы туфрагында кыска гына вакыт эчендә гигант автомобиль заводы корылмалары һем ак шәһәр калкып чыкты. КамАЗны бетен ил теэеде Монда йөрәкләре бердем патриотик хисләр белен ашкынып типкән романтиклар һәм энтузиастларның күпмеңле интернациональ коллективы оешты. Яшь Чаллы каласы терле милләт уллары һәм кызларының туган шәһәренә әверелде. Мисалга Өметгәрәй Наурбиев җитәкләгән аетоскреперчылар бригадасын гына алыйк. Бу коллектив составында унбер милләт вәкиле эшли Бригадир үзе — ингуш. Минехсән Ибраһимоә белән Әсфән Яруллин — татарлар. Дмитрий Тиманое — рус, Виталий Иванов — удмурт, Роберт Имәее — башкорт, Александр Дейкун — белорус. Евгений Дозоров — мордва, Низам Алиев — аэербәйҗан, Владимир Лыско — украин егете... «Алар барысы да.— ди бригадир,— бер ана балалары кебек, рухланып эшлиләр. Коллективның аерылмас сыйфатлары — дуслык, татулык. Югары хезмәт җитеш- теручәнлегенә ирешүнең дә теп сере шундадыр, бәлки... Татарстан минем ечен икенче туган төбәгем булып китте хәзер. Мин монда хезмәтемнең ямен таптым. Ленин һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләндем, Татарстан АССРның атказанган төзүчесе дигән мактаулы исемгә лаек булдым, КПСС сафына кердем». Мондый интернациональ коллективларны бүген без республикабызның һәр шәһәрендә, һәр авылында диярлек очратабыз. Мәсәлән, Тәтеш районының Ленин исемендәге колхозын гына алыйк. Монда өч рус, алты чуваш һәм бер татар авылы эш- чәннәре бердәм гаилә булып яшиләр. Моннан тыш, әлеге хезмәт коллективында мордвалар һәм башкортлар бар. Колхоз елның-елында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә күркәм уңышлар яулый. Колхозчылар тормышы мул һәм иркен. Бу колхоз мисалында гына да без интернациональ яшәү рәвешенең матур бер чагылышын күрәбез. Социалистик яшәү рәвеше формалашу процессында илебездә яшәүче барлык сыйныф һәм социаль группаларның, барлык милләт һәм халыкларның бердәмлеге ныгый бара. Шушы бердәмлектән башка социалистик җәмгыятебезнең экономик һәм рухи потенциалын тудыруда бер генә хезмәт казанышы яуланмас, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен авыр сугышларда тиңдәшсез батырлыклар ясалмас иде Бөек максат белән береккән совет кешеләренең героик эшләре безнең яшәү рәвешен яңа сыйфатлар белән бизи. Аңа дуслык һәм иптәшлек, үзара ышаныч һәм җа- валлылык, кешеләр хакында кайгыртучанлык һәм аларга таләпчәнлек рухы белән сугарылган саф-сәламәт мораль-политик атмосфера хас. Социалистик яшәү рәвешенең бөтен гуманлы асылы әнә шунда. Ул кешеләр язмышын танымаслык итеп үзгәртте. Коммунистик җәмгыять төзүче совет кешеләренең яшәү рәвеше интернацио- нальләшүе, барлык милләт халыкларының үзара якынаюы, культураларының чәчәк атуы һәм бер-берләрен баетуы — иҗтимагый үсеш законнары нигезендә баручы табигый процесс. Бу процесс стихияле рәвештә бармый, ә партиябез һәм дәүләтебезнең максатчан оештыру, политик һәм идеологии эше белән гамәлгә ашырыла. Совет халкының хезмәте, ихтыяры һәм таланты белән, даһи Ленин партиясенең иҗаты белән планетабызда яңа, социалистик дөнья һәм яңа, прогрессив яшәү рәвеше туды. Ул барыннан да элек кешене иң бәхетле итүгә, коммунизмга йөз тота. Киләчәк — аның кулында.