Логотип Казан Утлары
Публицистика

КПСС Үзәк Комитетының, СССР Верховный Советы Президиумының, СССР Министрлар Советының Коммунистлар партиясенә, совет халкына МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле иптәшләр! Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, бетен совет халкы авыр югалтуга дучар булды. Беек Ленин эшен турылыклы дәвам иттерүче, ялкынлы патриот, күренекле революционер һәм тынычлык ечен, коммунизм ечен көрәшүче, гаять зур политик һәм дәүләт эшлеклесе Леонид Ильич Брежнев безнең арадан китте. Л. И. Брежневның бөтен күпкырлы эшчәнлеге, шәхси язмышы Советлар иле тарихындагы иң мөһим этаплардан аерылгысыз. Коллек- тивлаштыру һәм индустрияләштерү, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соң илне торгызу, чирәм җирләрне үзләштерү һәм космосны тикшеренүләрне оештыру — болар эшчеләр сыйныфының данлы улы Леонид Ильич Брежнев биографиясенең дә күренекле этаплары. Партия аны кая гына җибәрмәсен, Леонид Ильич һәркайда партиянең бөек идеаллары өчен үзенә хас энергия һәм ныклык белән, кыюлык һәм принципиальлек белән чын күңелдән көрәште. Совет кешеләре, бөтен дөньядагы дусларыбыз партия һәм дәүләт тормышының ленинчыл нормаларын эзлекле төстә урнаштыруны, социалистик демократияне камилләштерүне иптәш Брежнев исеме белән, КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре һәм СССР Верховный Советы Президиумы Председателе постларында аның ару-талусыз эше белән бәйлиләр. Ул партиянең ленинчыл штабы — аның Үзәк Комитеты, Үзәк Комитет Политбюросы эшчәнлегенә зирәк юнәлеш бирде, бердәм коллектив эшне оста оештыру үрнәген күрсәтте. Нык үскән социализм этабында партиянең экономик һәм социаль-политик стратегиясен эшләүдә һәм тормышка ашыруда, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү курсын билгеләүдә һәм гамәлгә ашыруда, илебезнең экономик һәм оборона куәтен тагын да ныгытуда аңа күренекле роль туры килә. Халыкара мәйданда партиябез политикасын — тынычлык һәм тыныч хезмәттәшлек, киеренкелекне йомшарту һәм коралсызлану, империализмның агрессив казынуларына кискен отпор бирү, атом-төш һәлакәтен булдырмау политикасын эшләүдә һәм үткәрүдә Леонид Ильич Брежневның хезмәтләре бәя биреп бетергесез. Аның бөтендөнья социализм бердәмлеген ныгытуга, халыкара коммунистик хәрәкәтне үстерүгә керткән өлеше гаять зур. Леонид Ильичның йөрәге типкән чакта аның уй-фикерлере һәм эшләре бөтенләе белән хезмәт кешеләре интересларына буйсынган иде. Хезмәт ияләре массалары белән аны һәрвакыт туганлык элемтәләре, аерылгысыз элемтәләр бәйләде. Коммунистлар аңында, барлык континентлардагы йөзләрчә миллион кешеләр аңында ул ленинчыл идеялелекнең, эзлекле интернационализмның, революцион оптимизм һәм гуманизмның гәүдәләнеше булды һәм шулай булып калыр. Безнең югалтуыбыз авыр, кайгыбыз тирән. Бу хәсрәтле сәгатьтә Советлар Союзы коммунистлары, барлык хезмәт ияләре КПССның ленинчыл Үзәк Комитеты тирәсенә, Леонид Ильич Брежневның нәтиҗәле йогынтысында формалашкан җитәкче ядросы тирәсенә тагын да тыгызрак тупланалар. Халык партиягә, аның куәтле коллектив акылына һәм ихтыярына ышана, аның эчке һәм тышкы политикасын бөтен күңеле белән яклый. Совет кешеләре яхшы белә: Ленин байрагы, Октябрь байрагы — ышанычлы кулларда, алар белән дөньякүләм-тарихи җиңүләр яуланды. Партия һәм халык КПССның XXIII—XXVI съездларында эшләнгән мәһабәт коммунистик төзелеш программасы белән коралланды. Бу программа тайпылышсыз рәвештә тормышка ашырыла. Җитештерүне интенсивлаштыру, аның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм эшнең сыйфатын яхшырту, СССРның Азыктөлек программасын үтәү нигезендә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен партия киләчәктә дә бөтенесен эшләр. Партия киләчәктә дә эшчеләр сыйныфы, колхозчы крестьяннар һәм халык интеллигенциясе союзын ныгыту турында, Совет җәмгыятенең социаль-политик һәм идея бердәмлеген, СССР халыкларының туганнарча дуслыгын ныгыту турында, хезмәт ияләрен марксизм-лени- иизм һәм пролетар, социалистик интернационализм рухында идеологии яктан чыныктыру турында һәрьяклап кайгыртыр. Совет халкының тынычлыкка ихтыяры даими. Халыкларны үз материаль һәм рухи байлыкларын мәгънәсезгә юкка чыгаруга дучар итә торган сугышка хәзерләнү түгел, ә тынычлыкны ныгыту — иртәгәге кемгә бару юлы менә шундый. 80 нче елларга эшләнгән Тынычлык программасы, партия һәм Совет дәүләтенең бетен тышкы политик эшчән- леге шушы якты идея белән сугарылган. Без халыкара хәлнең ботен катлаулылыгыи, империализмның агрессив даирәләренең янәшә тыныч яшәүне какшатырга, халыкларны дошманлык һәм хәрби конфронтация юлына этәрергә омтылуларын күрәбез. Әмма бу — безнең тынычлыкны сакларга әзер торуыбызны какшата алмас. Хәрби авантюралар яратучылар Советлар иле кетелмәгән хәлдә калды дип уйламасыннар е^ен, потенциаль агрессор үзен котылгысыз җимергеч җавап удары кетүен белеп торсын ечен без кирәк булганнарның бетенесен эшләрбез. Үз куәтенә таянып, гаять зур уяулык һәм чыдамлык күрсәтеп, үз тышкы политикасының тынычлык сеючән принципларына һәм максатларына даими тугрылыкны саклап, Советлар Союзы кешелек деньясын атом-төш сугышыннан коткарып калу, киеренкелекне йомшарту, коралсызлану ечен нык горып керәшәчәк. Тугандаш социализм илләре, милли һәм социаль азатлык ечен керешүчеләр, барлык континентларның тынычлык сеюче илләре, җир йеэендәге барлык намуслы кешеләр бу керәштә безнең белән. Тынычлык политикасы кешелек дөньясының теп тормыш интересларын чагылдыра. һәм шунлыктан киләчәк — шушы политика ягында. Совет халкы партияне үзенең сыналган коллектив юлбашчысы, зирәк җитәкчесе һәм оештыручысы итеп саный. Партиянең иң югары максаты һәм аның бөтен эшчәнлегенең мәгънәсе — эшчеләр сыйныфына, хезмәтчел халыкка хезмәт итү. Партия һәм халыкның какшамас бердәмлеге Совет җәмгыятенең җиңелмәс коч чыганагы булды һәм шулай булып кала. КПСС хезмәт ияләре ышанычын изге итеп кадерли, массалар белән элемтәсен даими ныгыта. Вакыйгалар нинди генә борылыш алмасын, нинди генә сынаулар булмасын, партиябезнең үз тарихи миссиясе югарылыгында калачагына халык практикада инанды. КПССның Леонид Ильич Брежнев җитәкчелегендә эшләнгән эчке һәм тышкы политикасы киләчәктә дә эзлекле төстә һәм максатчан итеп үткәреләчәк. Л. И. Брежневның тормышы һәм эшчәнлеге һәрвакыт Коммунистлар партиясенә һәм совет халкына турылыклы хезмәт итүнең рухландыргыч үрнәге булыр. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы, СССР Министрлар Советы коммунистларның, барлык совет кешеләренең югары аңлылык һәм оешканлык күрсәтәчәкләренә. Ленин партиясе җитәкчелегендә үзләренең фидакарь иҗади хезмәте белән коммунистик тезелеш планнарын үтәүне, социалистик Ватаныбызның тагын да чәчәк атуын тәэмин нтәчәкләренә ышаныч белдерәләр.