Логотип Казан Утлары
Шигърият

Очрашсыннар җырда халыклар

 

Йөрәкләрне тәрҗемә ит, телем, Илчесе бул якты фикернең! Кавказ тавын, Украина җирен Күз алдыма бүген китердең. Ә иртәгә мине ерактагы Дунай буйларына алып бар,— Озын юллар тизрәк кыскарсын да, Очрашсыннар җырда халыклар! Кыргызларда инде булганым бар, Төрекмән белән күптән серләштем... Бергә атлап шигырь юлларыннан, Куба белән Казан берләшсен. Йөрәк сүзен, матур көлүләрне...— Тәрҗемә ит, телем, барчасын. Нинди рәхәт күреп йөрүләре Планетаның рухи бакчасын! Рус теле бар — һәммә телгә ачкыч, Җанга сеңдер шуның тылсымын. Дөнья гизеп күлме илләр ачтык! һәммәсеннән килде җыр шуның. Килде җырлар Идел шавы сыман, Яңгырадылар Тукай телендә. Дуслар, дуслар! Әле шаулыйсы бар Сезнең җырның бик күп күңелдә.