Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Рифгать Закиров Күпер чыкканда Агым булып гөрләп килеп керә Ярсу поезд тимер күпергә, Вагоннары уза тезелеп кенә. Ялгангандай гомер гомергә. Ә аръякка чыгып җитәр-җ^тмәс Ыргыла ул искән җил кебек Озак чыңлый күпер, поезд үткәч, Тартылуы җиткән кыл кебек. ...Күпер-терәк бул син миңа, чорым. Йөгем булсын күбрәк, саллырак: Гасырларга ишетелсен җырым Синең аша күкрәп — яңгырап! Төннәр буе мине йокы алмый... Кеше күңелен көндез ачык күрәм,— Ни күрсәм дә җиңел кичерәм; Төнлә барысын искә төшерәм дә Хакыйкатькә аннан төшенәм. Төннәр буе мине йокы алмый: Нинди генә уйлар уйлатмый!.. Көндез аек, төнлә уяу намус, Шулар ахры, мине йоклатмый. Кайтаваз Торам тыңлап: юмартлыкка — юмарт... Тик алдаша бугай кайтаваз: «Бушбугаз!» дип, мин кычкырдым уйнал, Ә ул җавап бирде: — Яз!.. Яз!.. Я-а-з!.. Кабат сынап оран салдым чынлап: — Әйт, гомерем азмы, күпме? — дип. Тау-ташларны урап кайтты чыңлап: — Күп, к-ү-ү-п, к-ү-ү-ү-п!.. — Әти кайда-а-а-у?..— дип кычкыргач исә, Кинәт кенә дөнья тын калды... Тау көрсенеп тирән тын алды да, Җанны үксетерлек моң калды... Үзгәргән дә сыман, юк та сыман Үзәндәге күксел-юка томан... Күктә гизгән үтә аксыл болыт Канат җилпи гүя аккош булып. Әллә рәшә, әллә көмеш канат Тау битләрен сыйпый кабат-кабат. Үлән тибри үрдә ымсындырып, Үткән гомерләрне юксындырып. Ямьле, матур көннәр искә төшә... Бу көнем дә гөлгә тиң, югыйсә! һаман моңга гашыйк күңел генә Тынгы табар төсле түгел менә. Хәйран заман!.. Тик мин нигә һаман Елап-көлеп җиңеләеп калам. Табигатьнең керсез кочагына Авырайган башны куйсам гына?.. Эдуард Мостафин Уйлан, кеше Саллар саллап маташканбыз — Кораблар да төзеп булган. Инештә чыпырдаганбыз — Диңгездә дә йөзеп булган. Агач атларда «чапканбыз»,— Чаптар атлар биеп торган. (Без уйнап йөргән арада Кошлар яңа оя корган). Сабый булып кыланганбыз, Күптән ирләр икәнбез бит: Зәңгәр хыял илләреннән Ташлы ярга җиткәнбез бит — җилкәнбез бит| Бала чактан ниләр алдык Ирләр булып баскан ярга? — (Теге ярдан монда килеп Кош күкәен урлый карга). Яланаяк басып барам Мең ел элек төшкән карга. Мич җылысы гына җитми җанга, Синнән килгән җылы кирәк миңа1 Салкц|ннарда туңмас өчен Нинди дога була, өйрәт миңа: Өйрәт мине күңел хөрлегенә — Сүзләр көчсез, килеп кайгы кочса. — Очу — бәхет,— дисең. Син кошларны күзәт Көзге сары күктә алар очса. Намус дигән төшенчәне белем Әмма төше аның — җан түрендә Өйрәт миңа: ничек саклыйм — аның Төшен даулап — хәшәрәтләр үрелгәндә. Өйрәт мине, кулга кашык тотып Ботка ашый алалмаган «ммн»не. ...Син өйрәткән мәлдә күпме акыл Йолдыз булып җирдән күккә менде. Яраланган ерткыч явызлана гына — Үтермәстәй булгач нигә кизәнергә. Аучы булып түгел, яңа елда куйган Чыршы булып иде сиңа бизәнергә. Бер ерткычтай күреп яраладың мине, Сиңа үчем сөю булып арта бары. Яңа елда чыршы сокланырлык иде. Бүген кышның акты менә соңгы кары. Күкрәп кара әле язгы аваз булып,— Нинди илаһилык, күпме моң бар анда! Мин бер поши баласыдай килеп Ул авазга кушылырмын салкын таңда... Ярам тирәнәйгән саен — мин бәйлерәк Була барам синең кырыс ихтыярга. Яраланган ерткыч кан эчендә Ярсуыннан улый башка ярда. Ерткычмы мин, поши баласымы? Ә син, Син шуларның кайсын яраладың икән. Әллә аваз биргән бала поши җанын Ерткыч тешләреннән араладың микән? Яраладың микән? Уйга батып калган кеше, Ни тапкан да ни югалткан Җир белән күк арасында? Кояш баткан, Ай калыккан. Чалкан ятып болыт йөзә, Дулкын сөзә сөзәк ярны. Йолдызлар янган мизгелдән Серлерәк бер мизгел бармы?! Барын күздән кичерә ул, Барын барлап, үлчәп карый. Уйга баткан чакларда да Кеше тау ишкәндәй арый. Уйларында йолдыз алып Сөйгәненә бүләк итә, Уйларында яланаяк Балачакка кайтып китә. Кеше уйда болытларны Дулкын белән кавыштыра. Тик һәрвакыт колагында Кисәткәндәй тавыш тора: Туйма, кеше, уйла, кеше! Тик онытма үзеңне дә. Ни югалттың? Эзләп кара — Ятмый микән үзәнендә». Кеше, уйларыннан айнып, Салмак кына китә атлап. Күктән төшкән болытлардай, Тайлар йөри үлән утлап. Әмир Мәхмүдов Мизгелләр Сөйкемле зат. Син булганда минем янда, Алтын нурда җиһан сарае. Поезд китә... Нурлар сүнә алтын офыкларда, Күк гөмбәзе кала караеп ... Зур дөньяны сыйдыралган күңелем бер мизгелгә кала сагаеп... Поезд китә... сезнең якка. Бәхет аккошлары очып үтә, Әйткән сыман: — Мәхәббәттән үлмә саргаеп. ...Бушап калдың, җиһан сарае! Г итара Күктә кушыла җисемнәр. Якыная аралар. Нечкә билле чибәр кебек Моңая гитаралар. — Җирдә мәхәббәт патша!— дип. Җырлата гитаралар. Гыйшык утын кабындыра. Елата гитаралар. Йолдызлар мәллә коела Гитара кылларына. Йөрәкләренә тынгы юк. Йокламый кызлар гына: — Синең арттан җир читенә Китәм,— дип.— җырла гына. Төнге каланы йоклатмый Бер таныш тавыш кына: Таныш түгел йөрәкләрне Гитара таныштыра, Гитара кавыштыра! Каеннарның барысы да зифа түгел. Даруларның һәммәсе дә шифа түгел. Нәни агач та тамырын суза тирән. Йомшак җиргә дә кайвакыт керми төрән. Яраланган кош та күктә горур оча. Арыслан да алышканда тирләп пешә. Кыю чәчкә үсеп чыга кыя ташка. Кул җитмәслеген белсәм дә, Тотам, дип, һаман үреләм Мин кояшка. • Җиргә атылган бөркеттәй Зәңгәр таулар кочагына Бер атыласы иде! Кинәт тотылган кояштай Сөйгәнеңнең кочагында Бер онытыласы иде... Яңа туган ак ай кебек Бер яңарасы иде. Безнең яшьлек мәхәббәте Күктәге яшеннәр булып Бер ялтырасын иде,— Дөньядагы дәрьяларның, Шарлавыкларның җырында Гел яңгырасын иде!