Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Казан коммунары

Һәйкәл иҗат иттек Вахитовка, Гөл-чәчәкле завод эчендә, Ул дәрт өстәп яшәр һәрбер цехка, Ялкын тулы эшче хисендә. Ленин аңар иң мөкатдәс булган, Пароль итеп исемен ятлаган, Күкрәү аша таңга барган юлдан Ут яуса да алга атлаган. Идел крепостен — таш диварын — Казан җирен саклап калырга. Озаткан Ленин батыр комиссарын Ак фетнәне кырып салырга. Саклап Ленин йөргән урамнарны, Үзе туган Казан җирләрен, Ак яуларның очырып бураннарын Алга илткән завод ирләрен. Ә бер кичтә каппель куштаннары, «Хакимнәре» Болак артының. Тоткан аны хаклык дошманнары. Дошманнары совет халкының. Кара төндә аклар мылтык корган. Эләктергәч аны кулына, Янар таудай Казан тетрәп торган Аткан чакта газиз улына. Вахитов ул исән: алгы сафта Заводларда, ферма, кырларда. Телдән төшми исеме безнең якта. Йөрәкләрдән чыккан җырларда. Яши аның бу заводка килеп Эшче отряд төзегән эзләре, Тынмый аның: «Коммунизм, җиңеп, Мәңге яшәр!» дигән сүзләре. Вахитов ул һәрбер цех эчендә, Яши һәрбер эшче хисендә, һәр намуслы эшче көчендә ул,— Нәтиҗәле кайнар эшендә! Безнең дөнья гел үзгәрә бара: Яшь эшчеләр басты постларга, Батыр алмаш килде, әнә кара, Җиң сызганган яңа цехларга! Яшь Вахитов канын коеп җиргә Чәчкән орлык кискен көрәштә. Шытып, үсеп чыкты туган илгә!— Ә яшь буын изге теләккә Ташып торган дәрт-дәрманын кушып, Җиңелмәс көч туплап кулларга. Утлы байрак—таң байрагы тотып, Кыю атлый авыр юллардан. Әйе, атлый, һәр буынга даим, Вахитовның рухы, йөрәге, Коммунага илткән һәр көн саен Эшкә аша якты теләге! Улы Казан, Идел якларының, Каһарманы совет халкының. Яшәр һаман Ленин байрагының Нурларына өстәп ялкынын! Нуры булып яшәр кояш-таңның, Галиҗәнап эшче хисендә, Ул партия, халык һәм Ватанның Бердәмлеге, эше. көчендә! Чыннан да ул канын коеп җиргә Чәчкән орлык ярсу көрәштә, Шытып, үсеп чыкты туган илгә, Яшәр өчен һәрбер йөрәктә *. Рәхмәт сезгә Берәү табына әйбәт, затлы мебельләргә. Автомобиль алган иргәегетләргә. Икенчеләр — паласларга, көмешләргә, Асыл ташлы алтын алкайөзекләргә... Ә мин исә шөкерана итәм Икмәк һәм тоз куйган табыннарга, Газиз икмәк кисәр алларыннан, Кулым-битем юган сабыннарга! Әйе, сабыннарга! Икмәксез, сабынсыз Булам мин сабырсыз. Икмәксез, сабынсыз Яшәми беркем дә, Беркем дә, бер көн дә! Йөзгә ак нур сипкән сабын, Йөзне ак, саф иткән сабын, Күлмәкләрне юар сабын, Тәннән керләр куар сабын, Чәчәк исләре тараткан, һәркем хуш күргән, яраткан Алсу, яшел, исле сабын, Җанга рәхәт — хисле сабын!.. Эштән кайтып кулым-битем юдым Ак ител, пакь итеп, Рәхәткә күмелдем, Рәхмәт әйтеп сабынга! Ак кулым, саф кулым белән Икмәккә үрелдем килдем дә табынга!.. Моннан илле ел элек мин Дан җырлаган идем бер табында! Вахитовчылар эшләгән сабынга Мактау җырым җитсен тагын да. Игенченең тырыш көче белән Өзелмидер икмәк табыннан, һәркем ак һәм пакь яшәсен диеп Сез өзмисез илне сабыннан. Рәхмәт сезгә, вахитовчылар!