Логотип Казан Утлары
Публицистика

«РӘХИМ ИТЕГЕЗ, ХӨРМӘТЛЕ ЯЗУЧЫЛАР!»

еӘдәби-нәфис журналларның коммунистик тезелеш практикасы белән иҗади элемтәләре турында» КПСС Үзәк Комитетының тарихи карарын өйрәнеп. без быелгы август азагында Хезмәт Кызыл байрагы орденлы Мулланур Вахитов исемендәге химия комбинатында булдык Казанның Идел буе районында. 1917 елда Кызыл гвардия штабы эшләгән. хәзер комбинат идарәсе урнашкан бинада безне, әдәбиятыбыз һәм аның көзгесе < Казан утлары» журналы вәкилләрен, предприятие җитәкчеләре каршылады. Илебезнең алдынгы зур предприятиеләреннән берсе, республикабыз горурлыгы булган комбинатның директоры .4. М Рәхмә- туллин партком секретаре И. К. Шаматов иптәшләр комбинатның тарихы, эшчеләренең героик көрәше һәм коллективның хәзерге фидакарь хезмәте турында сөйләделәр. Аннары цех юрда яңа техника, эш шартлары, прогрессив алымнар, алдынгы эшчеләр белән таныштык. Сабын кайнату цехының исле сабын бүлегендә, шәм цехында, җиденче цехның сувенир бүлегендә эш процессы белән кызыксындык, эшчеләр белән якыннан таныштык, сөйләштек, дөресрәге, чын мәгънәдә дуслаштык. Халкыбызның ялкынлы революционеры, гражданнар сугышы каһарманы, публицист, беек Ленин эше ечен. хезмәт ияләренең азатлыгы, бәхете, барлык милләт халыкларының дуслыгы ечен көрәштә корбан булган Мулланур Вахитов исемен йөрткән бу комбинат тарихи-революцион традицияләргә гаять бай. Мөскәу фабрикантлары Крестоаниковларның Казандагы шушы шәм. сабын, стеарин заводы эшчеләренең газаплы тормышы белән Казанда эшләгән чагында беренче буларак (1884 ел) А. М. Горький таныша. Шунда слесарь булып эшләгән Яков Шапошников белән дуслаша, бу шактый ук белемле, сугышчан атеистның самодержавиегә. изүчеләр дөньясын яклаучы кара дин әһелләренә ачы нәфрәтен онытмый һәм завод эшчеләренең революцион аңы үсә баруына соклана. Соңыннан язучы үзенең «Минем университетларым» дигән әсәрендә татар бистәсендә яшәп, үпкә авыруыннан үлгән бу батыр эшчене хөрмәт белән искә ала. 1887 елны Казан университетында самодержавиегә каршы В. И. Ульянов җитәкчелегендә студентлар башлаган революцион сходка бу завод эшчеләрен дә рухландыра. анда стачкаларга өндәү башлана. 1888 елда заводтагы каторга режимына, авыр тормышка. 14—16 сәгатьлек газаплы хезмәткә ризасызлык белдереп көрәшкә күтәрелгән, стачка башлаган 130 эшчене завод хуҗалары «кара китапка» язып, заводтан куалар. 1892 елда биредә Н. Э. Бауман алдынгы эшчеләр белән беренче яшерен марксистик түгәрәк оештырган. 1889—1900 нчы елларда Крестовников эшчеләре арасында Н. А Семашко зур революцион эш алып барган. Шул ук елда оештырылган яшерен социал-демократик түгәрәк эшен исә партия агитаторы М. М. Әхтәмов җитәкләгән. Крестовниковлар заводы районында партия оештыручысы буларак, эшчеләрне берләштерү, алар арасында партия йогынтысын һәм политик көрәшне көчәйтү юлында ленинчыл революционер С. Г. Гассар да күп эшләгән 1905 елда РСДРПның Казан шәһәр комитеты җитәкчесе Я М. Свердлов бу завод эшчеләре арасында да революцион эш алып барган: биредә ул берничә тапкыр була, агитация эшләрен җәелдерә, алдынгы эшчеләр белән дуслаша һәм шул елда РСДРПның Казан комитеты заводта йөздән артык прокламация тарата Казандагы механика-технологии училищесында укыган чагында ул заводта С. М. Киров та булган. Аның эшчеләренең авыр тормышы турында Уржум шәһәренә болай дип язган: «...Биредә зшчелар көнне-тонне белмичә, ел буена һичбер бәйрәмсез эшлилар. Сез алардан, бәйрәм кеннәрендә дә ни ечен эшлисез?— дип сорасагыз, алар сезг» болай дип эдавал бирерләр әгәр без, бер генә кон эшләмәсәк тә, безнең стеарин һам май туна, аны яңадан эретергә кирәк булачак Бу турыда уйласаң: ни ечен соң берәү бер нәрсә дә эшләмичә рәхәтләнеп яши дә. ә икенче берәү һичнинди ял белми, коточкыч нужалыкта яши, диярсең .« 26 Баку комиссарларының берсе Иван Яковлевич Габишев шул ук заводның механика цехында токарь булып эшләгән. Аның әтисе Яков Николаевич та, бертуганы Федор да — шушы завод эшчеләре. Лена приискасындагы канлы вакыйгалардан соң Иван Габишев уз тормышын самодержавиегә каршы керәшкә багышлый Ленин партиясе сафына керә һәм сабын заводында оештырылган стачка башлыгы була. Крестовникоалар доносы буенча завод большевикларын кулга ала башлагач, партия аны 1914 елда Бакуга озата. Татар телен яхшы белгән бу революционер Бакуда татар эшчеләре арасында партия-политик һәм пропаганда эше алып бара, әэербәйҗан нефть промыселларында эшләүче һәм портта йок ташучы татар эшчеләрен патша самодержавиесенә каршы керәшкә туплый Бакуда совет байрагы күтәрелгәч, ул Кызыл гвардия отрядлары оештыру үзәк штабында эшли, аны Баку Порт районы эшче һәм солдат депутатлары советы председателе итеп һәм Халык комиссарларының Баку советы члены итеп сайлыйлар. Интервентлар һәм аларның лакейлары — эсерлар Бану комиссарларын ерткычларча үтергәндә дә Иван Габишевка әле 30 гына яшь тулган була. Комиссар Иван Габишевның исеме хәзер Казанда да мәңгеләштерелде Казанның яңа зур бер урамы комиссар Габишев урамы дип атала. Комбинатның механика цехына аның исеме язылган мемориаль такта куелды Цехларда Иван Габишев исемен мертү хокукын яулап алу ечен киң җәелгви социалистик ярышта җиңгән Әмир Галимҗанов бригадасы да данлыклы комиссар исемен йортә. 1917 елда инде завод урнашкан район Казандагы сугышчан пролетар үзәкләренең берсенә әйләнә, заводның үзендә большевиклар ячейкасы һәм Кызыл гвардия отряды оештырыла. Мәгълүм булганча, 1918 елда В И Ленин кушуы буенча Казанга килгәч, Мулланур Вахитов яңа эшче отрядлары тезеше, завод эшчепореннен ул тулыландырылган 300 кешелек отряд, башка эшче коммунистик отрядлар белән бергә ак бандитларга каршы керәшкә ташлана Ул канлы сугышларда куллар һәлак була. Дошман кулына эләккән ленинчыл комиссар Мулланур Вахитов кыю большевик Сергей Гассар, завод кызыл Гвардия штабы членнары бертуган Константин һем Георгий Петряевлар ерткычларча үтерелә Революция дошманнары һәм буржуаз милләтчеләр атып үтерер алдыинеи М. Вахитовның коммунизм эше җиңүенә тирән ышанып- «...мине атачаклар Башлаган керешне тәмамлагыз Без орлыгын чәчтек, аның үсентеләре тыелгысыз үсеп чыгачак.. »— дигән утлы сүзләре һәр әамитоачы иерегенә уелып калган. Ул сүзләр буыннан- буынга, йерәктән йероккә күчеп яши Шуңа күрә дә ватитоечылар революция каһарманнары эшен лаеклы дәвам иттерәләр намуслы хезмәтләре белен коммунизм җиңүен якынайту эшенә үзләреннән зур олеш кертәләр «Унберенче бишьеллыкта һәр елның план-задаииесон ел саен 7 ноябрьгә үтәргә I»— аахитовчылар ярышының девизы әнә шундый 1981 ел йомгаклары буенча Социалистик Хезмәт Герое Г 3. Сәлимҗанов, Ф Г Хесоеноаа, В С Фатула, X. X. Гибашева җитәкләгән бригадалар «СССР азык промышленностеның иң яхшы бригадасы» дигән мактаулы исемнәрге лаек булганнар Л В Сумбаеваның «омсомол- яшьлер бригадасы шул ук министрлык һем профсоюзлар Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белен бүләкләнгән Вахитовчылар 1982 елның ярты еллык планын срогыннан элек арттырып үтеп, халыкка 40,6 миллион сумлык киң куллану товарлары эшләп чыгарганнар. Ватәны- быэ—СССРның 60 еллык бәйрәме хермәтонә алган йекләмәләрен үтәү ечен кереште без В С Губкина, Г. П. Бау снова, Г. 3, Сәлимҗанов. Л. Ф Тянулина бригадалары һем бүтән берничә бригаданың, алдынгыларның да алдынгылары булып, югары җитештерүчәнлеккә ирешкәнлекләрен белдек. Комбинат цехларында безне ветераннарның да зур дәрт белән эшләүләре сокландырды. Мәсәлән, шәм цехында Мәдинә Гыйбадуллина, Гөлфия Габдрахманова, Суфия Закироваларның эш стажлары инде 35—40 елдан артып киткән. Бибинур Сафина алардан да уздырган: станок янында ул инде 54 ел эшли һәм фигуралы шәмнәр ясаучы иң яхшы оста икән. Сабын кайнатучы Герман ага Караваевның да комбинатта эшли башлавына 52 ел тулган. Бу елкән ага да бик өлгер, һәм ул Людмила Жукова, Валентина Манькова кебек цехташларына бик зур осталык таләп иткән сувенир сабыннары кайнатып эшкәртү тәҗрибәсе белән уртаклашып эшли. Комбинат директоры Альберт Мәсгутович Рәхмәтуллин бетен коллективның 1982 ел планын арттырып һәм срогыннан элек үтәячәген эур ышаныч белән әйтте Бу исә илгә 165 миллион сумлык продукция бирү дигән сүз! Ә бит Крестовниковлар заводы иң яхшы эшләгән 1913 елда 5 миллион сумлык продукция эшләп чыгарган Крестовниковлар хуҗа чагында ел буе газапланып эшләгән продукцияне, азат хезмәт батырлары хәзер бер көндә эшләп чыгара! М. Вахитов исемендәге химия комбинатында «Казан утлары» журналының шушы коллектив белән дуслыгы әнә шулай танышудан, йөрәкне йорәккә каратып сөйләшүдән башланып китте. Комбинатның җитәкчеләре дә. эшчеләре дә. әдипләргә һәм әдәбиятыбызга тирән хөрмәт белән: — Рәхим итегез, каләм осталары, цехларыбыз ишеге сезнең өчен һәрвакыт ачык!— диделәр