Логотип Казан Утлары
Публицистика

Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Пленумы турында ИНФОРМАЦИОН БЕЛДЕРҮ

1982 елның 12 ноябренда КПСС Үзәк Комитетының чираттан тыш Пленумы булды. Үзәк Комитет Политбюросы тапшыруы буенча Пленумны КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены, КПСС Үзәк Комитеты секретаре иптәш Ю. В. Андропов ачты һәм чыгыш ясады. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе J1. И. Брежневның вафат булуы сәбәпле Үзәк Комитет Пленумы членнары «Леонид Ильич Брежнев истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Үзәк Комитет Пленумы Коммунистлар партиясенең, совет халкының, бөтен прогрессив кешелек дөньясының авыр югалтуга дучар булуын күрсәтеп үтте. Коммунистлар партиясенең. Совет дәүләтенең, халыкара коммунистлар һәм эшчеләр хәрәкәтенең, милли азатлык хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, тынычлык өчен ялкынлы көрәшче безнең арадан китте. Леонид Ильич Брежнев. 50 елдан артык ленинчыл Коммунистлар партиясе сафларында, шуның 18 елын партия җитәкчесе постында булып. аның сафларының монолитлыгын ныгытуга. Советлар Союзының политик, социаль-экономик һәм оборона куәтен ныгытуга гаять зур өлеш кертте. Тынычлык һәм халыкара иминлекне ныгытуда аның роле искиткеч зур. Леонид Ильич Брежневның исеме Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, бөек Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калды: илебез тормышындагы бөек җиңүләр — индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру. Бөек Ватан сугышында совет халкының тарихи җиңүе, сугыштан соңгы елларда Ватаныбызның халык хуҗалыгын торгызу, космосны тикшерү. Совет дәүләте экономикасын, фән һәм культурасын үстерүдәге барлык уңышлар аның исеме белән турыдан-туры бәйле. Үзәк Комитет Пленумында катнашучылар мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашалар. Үзәк Комитет Пленумы КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретарен сайлау турындагы мәсьәләне карады. Үзәк Комитет Политбюросы тапшыруы буенча КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены. КПСС Үзәк Комитеты секретаре иптәш К. У. Черненко речь белән чыкты. Ул КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре итеп иптәш Ю. В. Андроповны сайлау турындагы тәкъдимне кертте. Пленум КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре итеп берта- выштан иптәш Юрий Владимирович Андроповны сайлады. Аннары Пленумда КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Ю. В. Андропов чыгыш ясады. Ул югары ышаныч күрсәтүе — үзен КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре постына сайлавы өчен Пленумга чын күңелдән рәхмәт белдерде. Иптәш Ю. В. Андропов КПСС Үзәк Комитетын. Коммунистлар партиясен. КПССның XXVI съезды карарларында билгеләнгән коммунистик төзелеш программасын уңышлы үтәү. СССРның экономик һәм оборона куәтен тагын да ныгыту, совет халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, тынычлыкны ныгыту бурычларын хәл итүдә. «П. И. Брежнев вакытында үткәрелеп килгән бөтен ленинчыл эчке һәм тышкы политиканы тормышка ашыруда дәвамчанлыкны тәэмин итү өчен үзенең бөтен көчен, белемен һәм тормыш тәҗрибәсен бирәчәгенә ышандырды. Шуның белән Пленум үзенең эшен тәмамлады.