Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬЛЕК ХЫЯЛЛАРЫН ҖИЛКӘН ИТЕП

Мостафа Ногманның тууына 70 ел агыйрь Мостафа Ногманның күп кене җырлары бик бәхетле язмышка очрады. Моның хикмәте нәрсәдәдер — кистереп кене әйтеп булмый. Заман һәм кон таләп иткен теманы укучы теләгемчә бирә алудамы, елле шул уңышлы текстка композиторның таланты да килеп кушылу шигырьнең язмышын хел итәме — моны әйтүе кыен. Әмма бер нәрсе бәхәссез Мостафаның «Яшьлек хыяллары». «Татбригада сугышчылары җыры», «Каеннар шаулый», «Актаныш таңнары» «Оныта алмыйм», «Әниләр», «Таулар биек», «Салагыш болыннары», «Ам җилкән» кебек җырлары концерт залларында, радно-телееиданнодә һәркемне диярлек яңгырап торалар. Шагыйрьнең кайбер җырлары сехнәге, эфирга кинет килеп карел ор де. нке-еч тапкыр башкарылуга инде популяр әсәрләрдән исәпләнә башлыйлар. Шагыйрьнең «Яшьлек хыяллары». «Каеннар шаулый» кебек җырлары беренче башкарылганда ук тыңлаучының күңелен җәлеп иттеләр. Кыскасы, җыр патшалык иткем телесә кайсы залда Мостафа Ногман эсере яңгырамый калмады һем еле дә ишетелми «алмый. Мектәп балалары арасында киң билгеле аның әсәрләре. Арадан иң зурысы һем еһемннтлесе — Ульяновларның Казан чорына багышланган «Кокушкино таңнары» диген поэмасы. Аңарда яшь Володя Ульяновның Кокушкино авылы малайлары белен дуслыгы. Ульяновлар гаиләсенең Идел буе халыкларына ихтирам белен тигез караулары гади, ләкин иүңелде калырлык шигъри юлларда сурәтләнгән Татар малае Хәйдер белен гимнәзнст Володяның дуслыгы самими һәм соклангыч. Гимназия укучысы Володя арлы татар мааае Хәйдәрнең күңелеме емет яктылыгы сибә: «Син борчылма, безнең ети килсен еле, ду китерер еяздәгә түрәләрме — Я, җәмәгать I Янчыкларны ачыйк бераз Мектәп кирәк балаларга, якты класс! Әлифбадан к ирек, дияр, эш башларга, сездән үрмен алсын, дияр, башкалар да!» Һем тагыи шундый раслау: Эти Веэиоң бетем Сембер еязомдә Ш Авылларны йөреп чыкты бер-бер артлы. Ерак-ерак салаларда чувашларга, Мордваларга күпме яңа мәктәп ачты! Володяның әтисе Илья Николаевич — рус, татар, чуваш, мордваларның якын дусты — алар арасына мәгърифәт нуры таратучы киң күңелле акыл иясе итеп шулай тасвирлана. Кокушкино крестьяннарының ачы язмышы белән танышу Володяда царизмга нәфрәт тойгылары уятучы әһәмиятле фактор була. «Гаделсезлек тудыручы — димәк, патша. Фәкыйрьләргә җәбер салган патша үзе!..» Володяның кискенләшә бара йәэе Ленин, революция, гражданнар сугышы — шагыйрьнең иң яратыл иҗат иткән темалары ул. Халкыбызның батыр уллары, аларның язмышы белән бик нык кызыксына. Батырлар турындагы тарих, матбугат битләрендәге һәр яңа хәбәрне балаларча шатланып каршылый, дулкынлана. Тарихчылар Пугачев армиясендә хезмәт иткән полковник Бәхтияр Канкаев турында яңа документлар таптылар — М. Ногман моны зур тәэсирләнү белән кабул итте, ниһаять, «Бәхтияр батыр» дигән җыр туды. «Пионерская правда» газетасы (ул үзе дә бервакыт аның Казандагы үз хәбәрчесе булып эшләде) Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Каэанбаевның батырлыгы турында язып чыкты — Мостафа Ногман геройның туган ягы Сараш авылына барып кайтмыйча үзенә тынгылык тапмады. Аннан Мәскәүгә, Үзәк хәрби музейга... Аннан Шәрифҗанның каберенә— Молдавиягә. «Үлмәс чәчәк легендасы» әнә шулай туды. 1965 елда илебез Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 20 еллыгын билгеләргә әзерлек башлагач, шагыйрь тагын тынычлыгын җуйды — тышкы дөньядан аерылган кебек булды, очрашканда-сөйләш- кәндө һәрвакыт Ватан сугышында катнашкан, шунда ятып калган исемсез геройлар турында сөйләде — еш кына аның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырап ала иде. Бөек юбилей көне килеп җиткәч, шул исемсез геройларга буыннар сәламен, ихтирамын сөйләгән җыр яңгырады: Югалтулар апып килде сугыш. Күпме дуслар кайтмый калдылар. Шул дусларның йокыларын саклап. Ак каеннар моңсу шаулыйлар. Бөек Ватан сугышы темасы — шагыйрь өчен ахырынача изге тема булып калды. 1980 елда чыккан «Җырлыйк әле» дигән китапка М. Ногманның егерме бишләп җыр тексты кергән. Димәк, аның иҗаты сиксәненче елларда да күкрәк киереп яши. Радио һәм телепрограммаларда, сәхнәләрдә яши. Аның җырлары Казанда, республика ■ авылларында, Мәскәүдә, Ташкентта, Каракалпакстанда да яши, кешеләр рухын баетып яңгырый. М. Ногманның композиторлар белән эшләве үзенчәлекле иде. Сара апа Садый- кова белән алар заманында адреслы берничә багышлау-җыр иҗат иттеләр. Бу җырлар кайбер шәһәр, авылларның үз әсәрләренә, үз байлыкларына әйләнеп кенә калмадылар («Балкый Шәйморза утлары», «Туган авылыма». «Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең»),—болар туган як темасын музыка сәнгатендә яңгыратучы гомумхалык әсәрләре булып киттеләр. ('ТА. Ногманның җыр иҗаты зур зәвыклы композитор Рөстәм Яхин белән хезмәттәшлектә аеруча тулы ачылды. Бу хезмәттәшлекнең төп юнәлешләреннән Лениниана («Ул Казанда яшәгән»), хәрбипатриотик тема («Әлмәт егете — ил бөркете»), «Тат- бригада сугышчылары җыры», «Каеннар шаулый», «Акчарлаклар оча Иделдә» һ. б.), яшьлек-мөхоббәт хисләренә, туган туфракка мәдхия («Киек казлар китә», «Оныта алмыйм», «Идел ярларына басып торам». «Бөдрә таллар». «Күзләрем тик сине ззлиләр». «Гел синең хакта»—барысы да Рөстәм Яхин белән!)—бүгенге җыр сәнгатебезнең тутыкмас, күгәрмәс энҗе якутлары булып торалар. М«чф« Ио™.»™», .Яи.„. Мы.м.ры. д«„« моид.„ ю„„,р 6,р. Тик бер гена каре» били мине, Тии бер гена теләк күңелемдә Йерәкка дарт тулып, Илемә лаек булып Яши алсам иде гомеремдә. Шагыйрь үз шигырьләрендәге әнә шул хыялына тугрылыклы буларак үсте, иҗат итте- һәм ул безнең күңелләрдә әнә шундый иҗатчы буларак яши дә