Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮРИЙ ВЛАДИМИРОВИЧ АНДРОПОВ

Юрий Владимирович Андропов 1914 елның 15 июнендә Ставрополь краеның Нагутская станциясендә тимер юлчы семьясында туган. Югары белемле. 1939 елдан КПСС члены Уналты яшьлек комсомолец Ю В. Андропов Төньяк Осетия АССР- ның Моздок шәһәрендә эшче булып эшли Аннары аның хезмәт биографиясе Идел пароходчылыгы судноларында дәвам итә. Анда ул матрос булып эшли. Ю. В. Андропов 1936 елдан — комсомол эшендә. Ул Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә су транспорты техникумы комсомол оешмасының башка эшләрдән азат ителгән секретаре итеп сайлана. Тиздән аны Рыбинск шәһәрендә Володарский исемендәге суднолар верфендә ВЛКСМ Үзәк Комитеты комсоргы эшенә күтәрәләр 1938 елда Ярославль өлкәсе комсомоллары Ю. В Андроповны ВЛКСМның Ярославль өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1940 елда Ю. В. Андропов Карелия ЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Ю. В Андропов — Карелиядә партизаннар хәрәкәтендә актив катнашучы. 1944 елда Петрозаводск шәһәрен фашист илбасарлардан азат иткәннән соң Ю. В. Андропов партия эшендә Ул партиянең Петрозаводск шәһәр комитетының икенче секретаре, ә 1947 елда — Карелия Компартиясе Үзәк Комитетының икенче секретаре итеп сайлана 1951 елда Ю В Андропов КПСС Үзәк Комитеты карары нигезендә КПСС Үзәк Комитеты аппаратына күчерелә һәм инспектор, аннары КПСС Үзәк Комитеты подотделы мөдире итеп билгеләнә. 1953 елда партия Ю В Андроповны дипломатия эшенә җибәрә. Ул берничә ел буе Венгрия Халык Республикасында СССРның гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе була. 1957 елда Ю. В. Андропов КПСС Үзәк Комитетының бүлек мөдире итеп билгеләнә. Партиянең XXII һәм аннан соңгы съездларында Ю В Андропов КПСС Үзәк Комитеты члены итеп сайлана 1962 елда Ю В. Андропов КПСС Үзәк Комитеты секретаре итеп сайлана 1967 елның маенда Ю В. Андропов СССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт иминлеге комитеты председателе итеп билгеләнә. Шул ук елның июнендә ул КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы член» лыгына кандидат итеп сайлана 1982 елның маенда Ю. В. Андропов КПСС Үзәк Комитеты секретаре итеп сайлана. 1973 елның апреленнән Ю В. Андропов — КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены. Юрий Владимирович Андропов — күп чакырылыш СССР Верховный Советы депутаты. Ю В. Андропов партия кушуы буенча эшләгән барлык постларында бөек Ленин, партия эшенә бирелгәнлеген күрсәтте Ул партия карарларын тормышка ашыруга, коммунизм идеяләре тантанасы өчен көрәшкә үзенең бөтен көчен, белемен һәм тәҗрибәсен бирә. Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе Ю. В. Андроповка Ватаныбыз алдындагы зур хезмәтләре өчен 1974 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Ул дүрт тапкыр Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Кызыл Байрак орденнары, өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнде.