Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ФӘННИ-ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯ КПСС өлкә комитетының Политик мәгариф йортында республика партия-хуҗалык һәм идеология активының КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Л И Брежневның «Истәлекләр» дигән әсәрен тикшерүгә багышланган фәнни-прак- тик конференциясе булды. Конференциядә катнашучылар алдында «Истәлекләр» турында КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Р. М. Мусин чыгыш ясады. Фикер алышуда түбәндәге иптәшләр катнашты, Э. А Канчурин — КПССның Киров райкомының беренче секретаре, Г А. Ахунов— ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе; Н. В. Фролов — фрезерчы, Социалистик Хезмәт Герое; Р Г. Балта- нов — профессор, С. В Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының философия кафедрасы мөдире; В. К. Ско- роходкин — халык депутатларының Вахитов район Советы башкарма комитеты председателе, Ф Ә. Илдарханова—ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре. Конференция эшендә КПСС өлкә комитеты бюросы членнары һәм членлыкка кандидатлар катнашты. ТАТАРСТАН ЖУРНАЛИСТЛАР СОЮЗЫНЫҢ IX СЪЕЗДЫ 19 ноябрьда Казанның Пресса йортында Татарстан Журналистлар союзының IX съезды булды Журналистлар союзы идарәсенең отчет чорындагы эшчәнлеге турында докладны идарә председателе, «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы Ш. X Хамматов Фикер алышуларда «Советская Татария» газетасы редакторы Ю. Б Щелыванов, Татарстан АССРның телевидение и радиотапшырулар буенча Дәүләт комитеты председателе Ф. Г Надыйров, «Теплоконтроль» производство берләшмәсе слесарь-инстру- ментчысы, Социалистик Хезмәт Герое Н. М. Гыйлаҗев, Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Знамя труда» газетасы редакторы П. М. Голышев, «Азат хатын» журналының баш редакторы В Ф Ихсанова. «Казан утлары» журналының баш редакторы урынбасары Р С. Мөхәммәдиев, Татарстан китап нәшрияты директоры Г. Н. Шарафетдинов, Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире Ф. И. Әгъзә- мов, «Вечерняя Казань» газетасы редакторы А П. Гаврилов иптәшләр катнашты. Съездда шулай ук КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев, СССР Журналистлар союзы идарәсе члены, КПСС Үзәк Комитетының «Агитатор» журналы баш редакторы М. П. Габдуллин иптәшләр чыгыш ясады. Съезд эшендә КПСС өлкә комитеты секретаре Ф. А Садыйков, ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X. Хәсәнов иптәшләр катнашты. Оештыру Пленумында Татарстан Журналистлар союзы идарәсе председателе итеп Ш. X. Хамматов, идарә бюросы членнары итеп Ф. И. Әгъзәмов, Ш. М Вәлиев, Р К Зәкиев, В Ф Ихсанова, Р Г Максудов, Ф Г Надыйров Г. Н. Шәрәфетдинов, Ю Б. Щелыванов сайланды. БӨТЕНРОССИЯ ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 25—27 ноябрьда Казанда «Милли музыка культураларының бер-берсен баетуы» дигән темага культура һәм сәнгать вузлары студентларының Бөтенроссия фәнни-прак- тик конференциясе булды. Казан дәүләт консерваториясендә үткәрелгән әлеге конференциядә Россия Федерациясендәге һәм күп кенә союздаш республикадагы 25 вуз вәкилләре катнашты. Конференциянең секцияләр эшенә Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләреннән килгән күренекле галимнәр һәм музыка белгечләре җитәкчелек итте. Пленар утырышта һәм секцияләрдә СССР- дагы тугандаш халыклар культуралары арасындагы күпкырлы багланышлар, аерым алганда, милли музыка культураларының үзара бәйләнеше һәм йогынтысы тарихы, аларның бер-берсен баетуы, фольклор һәм профессиональ композиторлар иҗаты арасындагы үзара мөнәсәбәт өлкәсенә кагылышлы теоретик проблемалар, музыка укыту һәм башкару сәнгате мәсьәләләре турында докладлар тыңланды. СЪЕЗД КАРАРЛАРЫ ЯКТЫЛЫГЫНДА КПСС Үзәк Комитетының «Әдәби тәнкыйть турында»гы карары кабул ителүгә ун ел тулу уңае белән В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында фәнни-теоретик конференция уздырылды. Конференцияне кереш сүз белән КДУның филология факультеты деканы, доцент Я. Г Сафиуллин ачты «КПССның XXVI съезды әдәбият һәм әдәби тәнкыйть турында» дигән доклад белән ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г Ахунов чыгыш ясады. Ике көн дәвам иткән киңәшмәдә галимнәр «КПССның XXVI съезды карарлары яктылыгында әдәби тәнкыйтьнең актуаль мәсьәләләре» темасына эшлекле сөйләшү алып барды ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Буада яшь һем башлап язучыларның республика зона конференциясе булды СССР тезелүнең 60 еллыгына багышланган бу конференцияне ВЛКСМның Татарстан елке комитеты һем Чувашия АССР Язучылар союзы белен берлектә Татарстан Язучылар союзы үткәрде Конференцияне кереш сүз белән Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Илдар Юзееа ачты. КПСС- иың Буа райкомь1иың беренче секретаре р А. Фейсханоа конференциядә катнашучыларны кайнар котлады, аларга иҗатларында уңышлар теләде. «КПССның XXVI съезды карарлары яктылыгында күп милләтле совет әдәбиятының бурычлары» диген темага доклад белән тәнкыйтьче Ринат Мехәммәднеа чыкты. Конференциядә катнашучылар алдында шагыйрьләр Сибгат Хәким, Илдар Юзееа, драматург Туфан Миңиуллин. язучы Мөхәммәт Меһдиев, чуваш язучылары Юрий Семенов. Константин Петров чыгыш ясады. Шул ук кәйне язучылар районның «Ватан». «Йскра», Тельман исемендәге колхозларында булып, едәбият сөючеләр белән очраштылар. Әдипләр ике кен дәвамында башлап язучыларның кулъязмаларын анализладылар, район газеталарында әдәбият-сәнгатьнең яктыртылышына күзәтү ясадылар, яшь тәнкыйтьче Фәнз Зелкарнәев. яшь шагыйрьләр Нияз Акмалов һәм Ркаил Зәйдуллин иҗатларын тикшерделәр Соңыннан Буа район культура йортында язучылар һәм һәвәскәр башкаручылар катнашында әдә- бм-музыкаль кичә үткәрелде КАМАЗДА МУЗЫКА БӘЙРӘМЕ I—3 декабрьдә Чаллыда Татарстан Композиторлар союзы идарәсенең күчмә пленумы һем Музыка фестивале үткәрелде ■КамАЗ» автомобилен, Кама ГЭСын тезүчеләр янына республикабызның сәнгать осталары — композиторлар, музыкантлар, җырчылар килде Фестиваль дәвамында музыка сәнгате осталары Чаллы, Түбән Кама хезмәт ияләре белән очрашулар үткәрделәр. Очрашуларда 10 меңнән артык тамашачы катнашты. Пленум утырышында республика музыка сәнгате зшлеклеләренең соңгы елларда ирешкән казанышлары, совет кешесенең иҗади хезмәте темасын яктырту буенча алар алдында торган яңа бурычлар турында иҗади сөйләшү булды Татарстан Композиторлар союзы идарәсе председателе М. Яруллин доклады буенча фикер алышуда композиторлар Б. Мулюков һәм А. Блинов, пленум кунаклары — РСФСР Композиторлар союзы идарәсе секретаре В Агвфоиннков, Чуваш АССРның атказанган сәнгать зшлеклесе А. Васильев Чуваш АССРның атказанган культура работнигы А. Михайлов катнашты Пленар утырышта ремонтннструментлар заводы мастеры И Армеев. ТАССР Язучылар союзының Чаллы оешмасы җаваплы секретаре Р Велиев. ■Сердәш» вокальинструменталь ансамбле җитәкчесе, үзешчән композитор Г. Гобәйдуллии композиторларга үзләренең фикерләрен һәм теләкләрен белдерделәр Пленум эшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев. ТАССР культура министры И Н. Алиев катнашты Чаллыдагы Музыка фестивале «Энергетик» культура сараенда сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм СССР Язучылар союзы инициативасы белән Бакуда яшь язучыларның киңәшмә-семинары булып узды. Ул КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турындаагы карары чыгуга биш ел тулу уңаеннан үткәрелде. Анда, семинар җитәкчеләренең берсе буларак, шагыйрь Равил Файзуллин да катнашты. МӘГЪРИФӘТЧЕ ШАГЫЙРЬ ЮБИЛЕЕ Республикабыз җәмәгатьчелегенең XIX йезнең күренекле мәгърифәтчесе һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тууына ISO ел тулуны киң билгеләп үтте Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган юбилей кичәсен ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г. Ахунов ачты Акмулланың тормышы һәм иҗаты турындагы доклад белән В И Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүле' университеты галиме М. Госманоа чыкты. Юбилей кичәсендә КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев. ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М X. Хәсәное катнашты Соңыннан Татарстан сәнгать осталары концерты булды ЮБИЛЕЙ КИЧӘЛӘРЕ Казанның Тезүчеләр культура сараенда күренекле татар совет язучысы. СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗминең тууына 80 ел тулуга багышланган кичә булды Анда КПСС өлкә комитеты секрета ре М Ф Вәлиев. ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары М X Хәсәное, республикабызның партия, совет, профсоюз, комсомол оешмалары, иҗат союзлары, культура учреждениеләре, хезмәт коллективлары векилләре катнашты Кичәне тәнкыйтьче Р Мехәммәднеа ачты ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г Ахунов Кави Нәҗминең тор мышы һәм иҗаты турында сөйләде Өлкән әдипләр Г Минский белән С Хәким Кави Нәҗми турында истәлекләре белен уртаклаштылар . Соңыннан Татарстан сәнгать осталары концерты булды Казанның Актерлар йортында композитор Солтан Гебешинең тууына 90 ел тулуга багышланган кичә булды Компози торның иҗаты турында сәнгать фәннәре кандидаты М Нигъмәтҗанов доклад ясады. Композиторның шәкертләре һәм замандашлары: Татарстанның халык артистлары Сара Садыйкова, Галия Кайбицкая һ. б мавыктыргыч истәлекләр сөйләделәр. Аннары сәхнә осталары концерт күрсәтте. Фойеда тамашачылар композиторның тормыш һәм иҗатына багышланган кызыклы күргәзмә карадылар Аны сәнгать ветераны Исмәгыйль ага һилалов оештырган иде ИҖАДИ ПӘНҖЕШӘМБЕ Татарстан Композиторлар союзында үткәрелә торган «иҗади пәнҗешәмбеяләр- нең берсе композитор Шамил Шәрифул- линның зур симфоник оркестр өчен язылган «Җыен» исемле концертын тикшерүгә багышланды. Сөйләшүдә катнашучылар яңа әсәргә югары бәя бирделәр СССРның халык артисты, профессор Н. Җиһанов әсәрнең теле заманча, образлы фикерләү ягыннан яңа, шул ук вакытта милли җирлектә булуын билгеләп үтте. ТАССР Композиторлар союзы идарәсе председателе М. Яруллин, композитор Б. Трубин, сәнгать фәннәре кандидаты, доцент А. Абдуллин да, концертның яңалык буларак кабул ителә торган сыйфатларына, образлар төгәллегенә, партитурадагы тембр тавышларына игьти- бар ител, әсәргә тулаем уңай бәя бирдеКЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР Казан дәүләт педагогия институтының актлар залында шагыйрь Сибгат Хәким иҗатына багышланган әдәби кичә булды Анда язучылар, артистлар, композиторлар, институт укытучылары, студентлар катнашСибгат Хәкимнең иҗаты турында тәнкыйтьче Р. Мөхәммәдиеа сөйләде, шагыйрьләр Р Миңнуллин. Р. Гатауллин. Ә. Мәхмү- дов үзләренең шигырьләрен укыдылар Шагыйрьнең иҗади дуслары — композиторлар С. Садыйкова һәм 3 Хәбибуллинның катнашуы да кичәгә нур өстәде Сибгат Хәким кичәдә үзенең иҗаты турында сөйләде, яңа шигырьләрен укыды. Соңыннан җырчылар Р. Ибраһимова, Ф. Сө- ләйманова, Ф Насретдинов, Г. Казанцева һәм Э Җөләлетдинов башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган җырлар җырланды. 8 декабрьда Казанның Актерлар йортында язучы Гариф Ахунов белән очрашу кичәсе булып узды Ул үз укучыларына Африкага сәяхәте турында кызыклы истәлекләр сөйләде, сорауларга җаваплар бирде Кичәнең икенче бүлегендә республиканың танылган нәфис сүз осталары язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар 21 ноябрьда Казанның «Тасма» производство берләшмәсе клубында зур әдәби- музыкаль кичә булды. Кичәдә Гөлшат Зәй- нашева, Рәдиф Гатауллин, Рәшит Әхмәтҗа- нов. Рәфкать Кәрами, Эдуард Мостафин, Роза Хөлиуллина, яшь шагыйрьләр Нияз Ахмадов, Госман Садә, «Яшь ленинчы» газетасы хезмәткәре Сәйдә Зыятдинова яңа әсәрләрен укыдылар, тамашачыларга бүгенге әдәбият турында сөйләделәр. Җырчылар Рафаэль Сәхәбиеа, Флера Сөләйма- нова. Миңгол Галиев. Зөһрә Сәхәбиева тамашачыларның яраткан җырларын башкарды ЯҢА МУЗЕЙ Балтач районының Карадуган урта мәктәбендә Муса Җәлил музее ачылды Анһ булдыруда мәктәпнең герой-шагыйрь исемендәге пионер дружинасы зур эшләр башкарган укучылар көрәшче-әдип турында сөйләүче бай материал туплаганнар, шагыйрь туган якларга барганнар, Муса Җәлилне күреп белүчеләр белән очрашканнар. Музейга 600 экспонат тупланган. Алар арасында шагыйрьнең шәхси әйберләре дә, аңа багышланган картиналарның төп нөх- сәләре дә бар. 'Мәктәп музеена Казандагы Максим Горький музее хезмәткәрләре шефлык итә. ЯЗУЧЫГА - КОЛХОЗ ПРЕМИЯСЕ Буада язучы Мөхәммәт Мәһдиевка районның «Искра» колхозы премиясе тапшырылды. Колхозчылар аның «Фронтовиклар» романын соңгы елларда авыл тормышыннан алып язылган иң яхшы әсәр дип бәяләгәннәр һәм язучыга колхоз премиясе бирү турында карар чыгарганнар Лауреат дипломы тапшырганда колхоз председателе М Мөхәммәтҗанов авторга колхозчыларның наказларын җиткерде, аңа иҗатында яңа уңышлар теләде. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМЭТ БҮЛЕГЕНДӘ Әлмәт шәһәренең үзәк китапханәсендә поэзия кичәсе үткәрелде. Язучылар оешмасының җаваплы секретаре Әдип Маликов һәм «Әлмәт» әдәбият берләшмәсе җитәкчесе Фәрит Гыйльметдинов тыңлаучыларны нефть ягы шагыйрьләре иҗаты белән таныштырдылар. Гамил Афзал, Казаннан килгән шагыйрә Флера Гыйззәтуллииа, яшь шагыйрь Роберт Рәкыйпов яңа әсәрләрен укыдылар. Язучылар оешмасының чираттагы утырышында «Язучы һәм тормыш» дигән мәсьәлә тикшерелде. Ә. Маликов нефть ягы авторларының әдәби эшчәнлегенә тукталды, партиянең XXVI съезды куйган бурычлар һәм язучыларның тормыш белән элемтәсе турында сөйләде. Фикер алышуларда Г Афзал, әдәбият берләшмәләре җитәкчеләре Фәрит Гыйльметдинов, Нур Әхмәдиев (Азнакай), Әзһәр Габиди (Сарман), Факиль Зәйнәгытдинов (Баулы), яшь язучы Әсрар Галиев катнашты