Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ветеран йоклый алмый

Җиңү көне, Халык тантанасы. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә, Йөз балкытып карый кояшка. Сиңа, миңа — шатлык, Ләкин әле Сагышлар да яши күңелдә. Солдатларның сызлый яралары Менә шушы бәйрәм көнне дә. Карт ветеран Әле авырып ята, Ул ишетә урам шауларын. Күз алдында күргән кебек була, Батальоннар узыл барганын. Йөгереп кенә Чыгып китәр иде, Аякларның көче калмаган Бер җилкәсен пуля тишеп үткән, Кулына да агач ялгаган. Ята солдат, Уйлар килә, китә, Истәлекләр кайта ерактан. Кайчагында алар моңландырган, Дуслар кебек кайчак юаткан... Ә күршедә Яшьләр күңел ача, Аларга да бәйрәм бу көнне. Бабалары өчен тост әйтергә Әллә алар хаклы түгелме? Тост әйтәләр Җиңү хөрмәтенә, Кычкыралар: «Ур-ра, ур-ра1»— дип. Ә ветеран уйлый эчтән генә: «Яшь әтәчләр шундый була»,— дип. Ачуланмый, Уйнап, көлеп әйтә, Сүзгә сүзнең җае килгәндә. — Бу шельмалар китап битләреннән Җавап таба сорау биргәндә. Сугышны да Алар белә булыр, Кинофильм карап экранда. Космонавт та булып китәләрдер, Төшләрендә рәхәт очканда. Шулай була бирсен, Гаеп түгел, Туп атканын төштә күрүләр. Сугышларның авыр тарихында — Җитеп торыр безнең белемнәр... Яшьләр бии, Идән дер селкенә, Ә ветеран тыныч елмая. Ә хатыны аның ярсып-ярсып Тыз-быз килеп яман зарлана. — Нигә шаулый, Шушы дуамаллар Килеп чыккан каян—шайтаннар? — Тавышлама үзең күңел бозып, Шайтан түгел алар — шаяннар. — Әллә кереп, Йолкып кулларыннан, Гитарларын тартып аласы... Аласы да, идән уртасында Шап иттереп бәреп ярасы... — Юк, кирәкми,— Диде карт ветеран, — Җыр ишетсәм сызлау туктала. Без җырны да азат итәр өчен Үләүлә кердек утларга. Биесеннәр, Тимә син аларга, Биюләр дә безгә кирәкле. Сугышта да бию тыелмады, Йөрәкләргә ялкын үрләтте. Шулай, җаный, Бер дә борчылма син, Яшьлек шулай бизи заманны. Матур итеп, гөрләп биюләрнең Беркемгә дә тими зарары. Әрләшергә язык Мондый көндә, . Калдырып тор иске зарларны. Балаларның шундый шатлыклары Төзәтә бит минем ярамны... Бүлмә тынды. Яшьләр таралдылар, Кичке утлар сүнде йортларда. Ай сакларга чыкты йолдызларын, Шәһәр инде ятты йокларга. Ә ветеран һаман йоклый алмый, Озакламас, инде таң атар. Сызланудан түгел, шатланудан Кайчагында елый солдатлар. Сораулар һәм җаваплар — Кайда сезнең Ташкын төсле кара толым?— Сорау бирдем Ап-ак чәчле аналарга. — Ташкын төсле кара толым,— Диде алар,— Балаларда, балаларда. — Кайда сезнең Янып торган утлы күзләр?— Сорау бирдем Зарлы-моңлы аналарга. — Янып торган утлы күзләр, — Диде алар,— Балаларда, балаларда. — Кайда сезнең Энҗе төсле тешләрегез? — Сорау бирдем Уй кичергән аналарга. — Энҗе төсле тешләребез,— Диде алар,— Балаларда, балаларда. — Кайда сезнең Нечкә билләр, зифа буйлар? — Сорау бирдем Шат елмайган аналарга. — Нечкә билләр, зифа буйлар,— Диде алар,— Балаларда, балаларда. — Кайда сезнең Назлы шаян чакларыгыз? — Сорау бирдем «.«Ы»! Ялгыз калган аналарга. — Серле кичләр, айлы төннәр,— Диде алар,— Балаларда, балаларда. — Кайда сезнең Шатлыгыгыз, җырларыгыз? — Сорау бирдем Кейгы белгән аналарга. — Шатлыгыбыз, җырларыбыз,— Диде алар,— Балаларда, балаларда. ...Иң ахырда Бар бит әле соңгы сүзем, Сорау бирәм Буйга җиткән балаларга: — Рәхмәт,— диеп,— яшәү өчен, Әйтәсезме, Әйтәсезме аналарга? Ерактарак тор әле син... Бала сөя якты ут нурларын, Курка белми әле ялкыннан. Ләкин белә кемнең кем булганын — Бала курка күзләр явыннан. Ерактарак тор әле син, Ерактарак, . Ап-ак, ап-ак бишек яныннан. Микроб кына әле явыз түгел, Йогышлырак бар бит «авырулар». Кайсылары тәнгә сала тимгел, Кайсылары җанга ябырылган. Ерактарак тор әле син, Ерактарак, Ап-ак, ап-ак бишек яныннан. Эчеп-исереп, тартып-сасып йөрсәң, Син зарарлы тирә-юньгә дә. Бала белән чәчәк — бер нәселдән, Кем аларны саклар янудан? Ерактарак тор әле син, Ерактарак, Ап-ак, ап-ак бишек яныннан. Кулларыңны юып агартсаң да, Хакың бармы бала кочарга? Минем балам, диеп мактансаң да, Саф булмәсаң намус ягыннан, Ерактарак тор әле син, Ерактарак Ап-ак, ап-ак бишек яныннан. Елмаюны битлек итеп кисәң, Сизми калмас бала йөрәге. Уенчык дип таш кисәге бирсәң, Ятлар белән син бер кавымнан. Ерактарак тор әле син, Ерактарак, An-ак, ап-ак бишек яныннан. Ул бишектә үсеп килә кеше, Синең «зәхмәт» аңа йокмасын. Йөзләрендә аның таңнар төсе, Киләчәккә исеме язылган. Ерактарак тор әле син, Ерактарак, Ап-ак, ап-ак бишек яныннан Килде болыт, Каплап алды тирә-якны, Яңгыр яуды, яшен атты. Кырда арыш Буен сузып җиргә ятты. Кем коткарыр Бу кайгыдан бире килеп? Кем булышыр кулын биреп? Авыр бөртек Башакларны тора иеп. һаваларга Тургай кинәт очып менде, — Мин коткарам сине, диде. Нәни кошчык Матур җырлый белә иде. Баш күтәреп Тыңлый-тыңлый шушы җырны, Арыш аягүрә торды. Кояш аны Нуры белән терәл куйды. Кемдер бәлки Миңа текәп шат күзләрен, — Хакмы, дияр, бу сүзләрең? Юк, мин белмим Табигатьнең бу серләрен... Шигырьне алырга Көшенең үзеннән: Шатлыклы күзеннән, Кайгылы йөзеннән. S1 Хәтта, Яшь тамчысыннан, Хәтта, Сагышның ачысыннан. Моңнарның татлысыннан. Шигырьне алырга, Әлбәттә — мәхәббәттән, нәфрәттән, Әлбәттә — йөрәктән. Әлбәттә — туудан, яшәүдән, үлемнән. Шигырьне алырга Кешенең үзеннән. Әлбәттә,— кешегә бирергә! 1981