Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уналты гына икән

АЛТМЫШ ул бик кызыклы сан — У Н җирдә АЛТЫ гына, УНны алга куел язсаң — Бары УНАЛТЫ гына. Уналты яшәр кыз тесле Хәйран республикабыз! Сизеп тора безнең эшне — Тәмам гашыйк икәнбез. Бизәнгән-ясанган сылу. Күз кысып куя безгә, Янәсе: «Мөмкин яр булу, Бөтен эш үзегездә! Егетләрчә җиң сызганып Көч куйсагыз әгәр дә — Миңа бирәлса|ыэ байлык Таудай өеп мәһәргә; Сары гәрәбәдәй акса Игеннәр амбар-амбар, Туйга кәрван-кәрван кайтса Төрле машина-маллар, Тулып торса тимер сандык Модалы киемнәргә, Муллыктан ил торса балкып. Охшап киң Иделләргә... — Ди Республика дигән кыз, — Яратсагыз әгәр дә, ' Миңа шуларны бирсәгез Ярап куяр мәһәргә!» Күрсәнә, АЛТМЫШТА Дисәң - Тик аты гына икән! Үзебезчә исәпләсәң — УНАЛТЫ гына икән. Ул дип кирәк яну-кею. Ул бит мәңге яшь сылу: Бик зур бәхет аны сөю, Аның сөйгәне булу