Логотип Казан Утлары
Публицистика

УПКЫННАР АША

Качкынны курку биләп алды. Соңгы кемен җыеп, тау башына, урманга таба үрмәләргә кереште. «Әсирлектән котылдың! Син иректә!..» дигән уй аңа әйтеп бетергесез ша/лык, ләззәт бирде. Әмма шунда ук күңеленең икенче бер почмагыннан: «Әгәр тотсалар?..» дигән шомлы уй калкып, аны тетрәндереп җибәрде. Бу хыянәтчел уйны оашыннан куарга теләп, әсир юеш агачка ныграк сы4на т^ште. һәм шунда ук йокыга китте. ..Матур җәй ае Фельдшерлык дипломы алып, ул үзе- иең туган — Әлки якларына кайтты. Салман участок больницасында озак эшләргә туры килмәде, фин сугышы башланды, аны армиягә алдылар. Фронтка кергәндә яшь, бик яшь иде әле ул. Беренче яралыларны күру, чатнаган салкыннарда беренче медицина ярдәме күрсәтүләрне аның беркайчан да онытасы юк. Кырык градуслы салкыннар. Кулдан салып, сугышчыларның ярасын бәйләргә, аларны ут астыннан алып чыгарга кирәк. Бер көнне алгы сызыкка күп тапкырлар барырга туры килде. Каты сугыш булды. Шунда ул яраланды, битләрен өшетте Госпитальдән чыккач күл тә үтмәде, тагын да дәһшәтлерәк, тагын да куркынычрак сугыш аны һәм башка күп миллионлаган кешеләрне үзенең утлы кочагына алды. Львов янында ул фашист илбасарларының атакаларын кире кагуда катнашты. Авыр көннәр, үзәк өзгеч чигенү айлары... Яралылар күп, дару, транспорт җитми. Фашист «карчыгалары» яралылар өстенә берөзлексез бомбалар ташлый, пулеметлардан ата. Аларның частена Львов белән Киев арасындагы Старый Константинополь авылы янында дошманны тоткарларга боерык бирелде. Авыр, канлы сугыш башланды. Ике көндә Нигъмәт санитар белән бергә йөзгә якын яралы сугышчыны кораллары белән бергә алгы сызыктан алып чыкты, аларга беренче ярдәм күрсәтте һәм тылга озатты. Батырлыгы өчен аңа беренче бүләк — Сугышчан Кызыл Байрак ордены бирелде. Уң флангтагы пулемет кинәт тынып калды. Нигъмәт, санитарны үзе белән алып, шунда шуышты. Расчет канга батып ята. Аларны плащ-палаткага салып сөйрәгәндә, Нигъмәтнең уң кул бармагын һәм уң аяк үкчәсен нидер яндырып узды. Авыр яраланган пулеметчыларга беренче ярдәм күрсәткәч кенә, ул үзенең сынган бармагын һәм яралы аягын бәйләде һәм яңадан алгы сызыкка юнәлде... Шул чак аның каршында утлы яктылык кабынды. ...Аркасы белән агачка бәрелүдән ул йокысыннан уянды, һәм. куркынып, күзен ачты. Агач ботаклары арасыннан йөзенә туп-туры язгы кояш нурлары төшкән иде... Ул үзенең кайдалыгын һәм урманга ничек килеп эләгүен аңламыйча торды. Тавыш-тын ишетелми. Аның өчен иң мөһиме, кеше күзенә күренмичә генә, урман эченәрәк үтү. Анда партизаннар булмый калмас., һәр кыштырдауга колак салып, кичкә кадәр байтак юл узды Тиздән урман уртасындагы аланлыкта ялгыз бер йортка килеп чыкты. Озак күзәтте Маханов бу йортны. Урманчы өе икән. Хуҗа Николай исемле. Хатыны аңа-. «Коля, ашарга кер» дип кычкырды. Нигъмәтнең күңеленә: «Бу кеше партизаннарны белми калмас!» дигән уй килде. Шула»! Да У п урманчының ишеген шакырга батырчылык итмәде Тоткынлыкка кабат эләгү куркыта, сабыр итәргә, сак булырга куша. Зур гына агачка поскан килеш тагын бер теч уздырды. Таң беленү белән ишектә йорт хуҗасы күренде. Нигъмәт аягына басты Ул туңган, бөтен тәне калтырый иде Апрель төне суык, үлеп ашыйсы килә. «Ни булса, шул булыр..» дип, кесәсенә тыккан ташны капшады да, яшеренгән урыныннан чыгып, урманчы каршына атлады. — Исәнмесез, Коля абый! — дип, сәламләде ул аны. Урманчы кинәт килеп чыккан чит кешене башыннан аягына кадәр күзеннән уздырды.— Миңа партизаннарга эләгәсе иде. ...Вежба станциясендә ул Катяның ата-анасы торган йортны эзләп тапты Әмма өйгә кермәде, буш еакыты булган саен читтән генә күзәтте. Ул инде Катяның атасын да, анасын да белә иде. Бер көнне Нигъмәт санитар сумкасын асып, кич белән тимер юл буйлап кайтып килгәндә, шпаллар янында гына бер кешенең егылып ятуын күрде. Катяның атасы иде ул. Нигъмәт аңа басарга булышты. Итекченең авызыннан аракы исе аңкый иде. Кеч- хәл белән басып тора. Хәзер Катяның өенә керергә, аның анасы белән сөйләшергә сәбәп бар. Исерекнең кулын җилкәсенә салып, аны өенә алып китте. Исерек таза, үзе кычкыра, җырлый... Аз гына бушатты исә — барып мәтәлә. Хуҗа хатын ботын чабып: — Ай, дуңгыз!.. Тагын эчкән...— дип кычкырып җибәрде. Ул Нигъмәтне озата чыкты. — Сез гафу итегез инде,— диде ул.— Кайчак ул шулай... — Зарар юк. Андый хәл кемдә булмый... Инде китәргә дип җыенган Нигъмәт кинәт туктап калды. — Әллә берәр нәрсә булдымы?.. — Юк, юк! Тик менә... Хатыны өйгә кергәч, итекче көлеп куйды. — Кечкенә генә булса да, көчле икән, хәерсез. Провокатор булуы да бар... Нигъмәт эшкә кереште 11 нче казачий полкта фельдшер булып хезмәт иткем Петяны очратты. Ул аның белән бергә әсирлектә булган иде. Шунда Петя РОАга язылган. — Бер киңәш бар иде. — Нинди? — Качарга уең юкмы?.. — Кая? — Партизаннарга. „ Петяның күзләре очкынланып китте. — Кайчан? — Ул Махановның кулын каты итеп кысып алды. — Әмма корал кирәк. — Корал?! ...Анысы була! — диде Петя.— Артскладта минем дустым эшли. Попов. Складны фрицлар саклый. «Салырга» яраталар. Бер-ике литр аракы, я берәр литр спирт булса, алар салган арада, йөге белән алып чык, күрүче булмас. — Синең ышанычлы кешеләрең юкмы? — Ничәү кирәк? — Ышанычлы булсыннар. Нигъмәт Севастополь морягы Силкинны эзләп китте. Ул да. әсирлектән качкач, ниндидер юллар белән РОАга килеп урнашкан. Тәмугъ газапларын кичергән кешегә качу турында ничек әйтми калырга кирәк?!. Нигъмәт сүз кузгату белән ул: — Кайчан? — дип сорады. — Бүген. — Ә мин?.. — Теләсәң... Маханов сүзен әйтеп бетерә алмады, Силкин аны кечкенә баладай җилтерәтеп баш очына күтәрде дә акрын гына җиргә төшерде — Гомердә онытмам! Алар кичкә кадәр киңәштеләр Билгеләнгән вакытта артскладка барганда лейтенант Попов немец сакчыларын инде сыйларга керешкән иде. — Мәҗлесегез түгәрәк булсын! — дип, Маханов сумкасыннан тагын өч шешә аракы чыгарды. — Гут, гут...— дип, сары тешләрен ыржайтты немец ефрейторы.— Әйдә! — Ул стаканга аракы салып, эчәргә ишарә итте. Маханов бер-ике йотты да, буылып йөткерергә кереште — Менә болай кирәк,— дип, фашист ярты стакан аракыны авызына аударды, Маханов, исе киткән булып: . — Күрми дә калдым! — диде Әмма эш алар уйлаганча барып чыкмады. Складтан корал алып чыгып, биек койма аша ыргытканда, атыш тавышлары яңгырады Немец сакчылары эчел утырганда, кинет кенә аларга алмаш килгән. Постларын калдырып, эчәргә киткән фашистлар урынына икенчеләре баскан Петя белән Силкин, эчәр автомат күтәреп, складтан чыгыл киләләр иде. Петя шунда ук автоматларын җиргә ташлады да качып баручы тәркем артыннан ташланды ♦ Маханов та аңа ияргән иде, караңгырак урында моряк аны кулыннан тотып, җиргә •< сузыл салды. — Ят! Тыныңны чыгарма!..— дип боерды о. Фашистлар ата-ата качучыларны куа киттеләр Шуны гына кеткән Силкин, дусты- х ның кулыннан тотып: — Киттек! — диде һәм, сикереп торып, капма-каршы якка ыргылды Маханов 2 аңа иярде. Коймага җитәрәк, моряк песи кебек җитез генә ител бензин цистерна- * сына үрмәләп менде дә, аның капкачын ачып, шырпы сызып ыргытты Аннан икен- ф часе, еченчесе... а Шуннан соң булган вакыйгаларны ике мәртәбә Советлар Союзы Герое. СССР О Верховный Советы депутаты, Украина Коммунистлар партиясенең Чернигов һәм Волынский обкомы секретаре, Чернигов-Волынский партизан отрядлары берләшмәсе з командиры А. Федоровның «Последняя зима* диген китабыннан алынган юллар бе- и леи дәвам итәбез. * ■Кез кенә Стоходтагы партизан заставасы безнең штабка немец формасындагы х ике кешене тотып китерде. Киемнәрендә кем булулары турындагы билгеләре юк иде л Икесе дә русча сейләшә. Заставада ук алар үзләренең РОАдан — хыянәтче Власов туплаган «рус азат итү армиясеьннен качуларын әйттеләр. 9 Штабта сорау вакытында елкән власовчы үзен Федор Прокофьевич Силкин дип атады, 34 яшьтә, Севастопольдә соңгы кәйгә кадәр оборонада торган укчы дивизия капитаны. Силкинның күкрәге киң, ашыкмаучан, йәэе гадәт и русларныкына ошаган Икенче качак — тоз гәүдәле, нык мускуллы, кара чәчлесе — үзен татар. Нәгнемат (автор аны шулай атый) Хәбибуллович Маханов дип ойтте 23 яшендә, лейтенант Аңа — Сез качкан полк хәзер кайда тора! — дигән сорау бирдек — Брестта, — Ә полктагы кешеләрнең нәстроениесе ничек! — Барысының да Федор белен минеке кебек Үз ирекләре белән түгел Барысы да партизаннар ягына чыгарга шат булырлар иде! Безнең якка чыгучыларның сүзләрен бик ныклап тикшерергә кирәк иде Әмма без хәзергә бер нәрсәне — Силкин белән Махановның Севастополь оборонасында катнашуларының дәреслеген генә тикшерә ала идек Штабка Устин Дроздовны чакыртып алдык. Тоз буйлы, яшь кенә капитан килеп керде. Салем тосендәго, дулкынланып торган чәчләре пилоткасы астыннан чыккан. Бер ел буе Дроздов Севастопольне геройларча саклаучылар сафында булды. Ул тегел тикшерү сораулары яудыра башлагач, мегаен Силкин белен Маханов бик иык гаҗәпләнгән булырлар — Инкермада кайсы дивизия оборона тотты! Диңгез пехотасының җиденче бригадасы Сапунтауның кайсы ягында торды! Җиденче бригада белән кем командалык итте! Ә сигезенче белән кем! Козацкий бухтага соңгы тапкыр совет корабле кайчан керде! Ул ничек атала иде!. Тиз һәм тегел җаваплар бирелде —• Совастопольчолор! — дип, Дроздов ышанычлы рәвештә йомгак ясады» Китап авторы А. Федоров Махановны совастопольчо дип санап ялгыша Сорау •"гамда җавапны Снлкин бирә. Ә партизаннар исе аларның имәсе дә бер мастьтә хезмәт иткән дип уйлый. Чынында исә Маханов Севастопольдә бетенләй булмый Киев янында барган авыр сугышлардан соң, ул хезмәт иткән дивизия Днепропетров- скига чигәне. Днепр елгасына килеп җиткендо. күпер шартлатыла. Бмк күп яралылар белой бергә Маханое елганың аръягында кала. Ярдом күрсәтеп, яралыларны елга аша •лып чыгуны оештыра Шуннан соң бу дивизия Сталинградка алга җибәрелә Шушында Маханов танк бригадасы составына кертелә һәм Харьков юнәлешендәге һе- Аумда катнаша Фашистларны алар байтак куалар Әмма күп те үтми бу бригада чолганышта кала. Снаряд кыйлылчыгы тиеп, Нигъмәт яралана Егерме ике көн кыр госпиталендә ятканнан соң, алар фашистлар әсирлегенә эләгәләр. Аннан мәсхәрәле тоткынлык юлы башлана. . Белоцерковь, Днепропетровск, Владимироаолынск, Ко- вальдәге әсирлек лагерьлары... Иреккә омтылулар, качу, тотылу, кыйналу һәм карцерлар... Берсе дә калмый, Боларны партизаннарга ул хәзер бер ничек итеп тә исбат итә алмый. Документлары юк. Ул Силкин сәйләгәннәргә кушылудан да уңай чара тапмый. Севастопольме диләр икән, дисеннәр. Силкин аны белә һәм аңа ышана. Хәзер ул партизаннар ышанычын яуларга тиеш. Аның күңеле саф. Партизан отрядлары берләшмәсе командиры Алексей Федорович Махановның кичерешләрен аңлады булса кирәк: — «РОА солдатлары партизаннар ягына чыгарга шат булырлар иде» дип, үзегез әйттегез бит Шулай булгач: аларның бу уйларын тормышка ашырырга булышу — безнең бурычыбыз! Икенче көнне таң беленү белән капитан Дроздов җитәкчелегендәге отряд шушы ниятне үтәргә дип юлга кузгала. Төн уртасында унике разведчик хутордан өч километр арада туктыйлар. Дроздов планшетыннан сургычланган конверт чыгарды Чернигов-Волынский партизан отрядлары берләшмәсе командиры Алексей Федорович Федоровны Брестта торучы полкның барлык власовчылары да партизаннар ягына чыгарга теләүләре турындагы хәбәр бик нык кызыксындыра. Бу полк белен полковник Черкасский командалык итә. Аның нинди кеше икәнен Маханов та, Силкин да әйтә алмый. Шулай да Федоров ка'н коюны булдырмый калу һәм ялгыш юлга баскан сугышчыларга Ватан каршындагы гаепләрен йолу мөмкинлеге ачу максаты белән Черкасскийга хат җибәрергә булды. Ул үзенә бирелгән хокуклар нигезендә совет ягына чыгучыларның барысына да, шул җөмләдән полк командирына да амнистия вәгъдә итте. Сөйләшүләр алып бару өчен үзенең вәкиле итеп Дроздовны билгеләде. Менә шул хат Нигъмәт кулында. Ул, кеше күзенә күренүдән шикләнеп, хуторга җиткәч, урамга кермичә, бакча артыннан китте. Ниһаять, киртә аша үтеп, Катяның ата-анасы торган йортка якынлашты, тәрәзә чиертте. — Кем бар анда?.. — Мин, Нигъмәт... Маханов, песидәй тавыш-тынсыз атлап, өйгә керде. — Нигъмәт!.. Ни булды?..— дип пышылдады Катяның әнисе калтыранган тавыш белән. — Сезгә бик зур үтенеч бар! Шушы хатны Катяга илтеп бирергә кирәк иде,— Маханов эчке кесәсеннән сургычланган конверт чыгарды.— Ә Катя аны полк командиры Черкасскийга бирергә һәм аннан җавап алып кайтырга тиеш: Кешеләр торып, урамда хәрәкәт башлангач, Катяның әнисе юлга кузгалды, һәм караңгы төшкәндә генә арып-талып кайтып керде. Өйалдындагы чиләктән чүмеч белән салкын су алып эчте дә: — Катя хатны бирә алмады,— диде.— Полковник тирәсендә кеше күл, ничек бирәсең? Катя «Җае белән үзем бирермен», диде. Сиңа күп итеп сәлам әйтте. Бер көн узды, ике, өченче көн дә үтеп бара. Ә Катядан бернинди хәбәр-хәтер юк. «Хатка җавап алмыйча, Ьтрядка кире әйләнеп кайтыргамы әллә?» дигән уй сәгать саен көчәя барды. Әмма моңа: «Максат — җавап алу! Бу бит йөзләгән, меңләгән кеше тормышына бәйле!» дигән фикер каршы төште. «Бу хәлдән ничек ител чыгарга?.. Беренче сугышчан бурычны җиренә җиткереп ничек үтәргә?» дип караңгы чормада баш ватып ятканда, акрын гына ишек кактылар... Бу — Катя иде. Чормадан сикереп төшүен Нигъмәт сизми дә калды. Ул кызны эләктереп, өйгә алып керде. — Җавап булдымы?.. — Юк. Бераз тынычлангач, ул сөйлән бирде: полковник Черкасскийны ул бары тик бүген көндезге аш вакытында гына очраткан. Ашап бетергәннән соң, табак-савыт җый- ганда, өстәлгә конвертны салган. Полк командиры гаҗәпләнеп официанткага карап ала да, конвертны ачып, хатны укый. — Җавапны кичке аш вакытында бирерсез,— дип пышылдый аңа кыз һем бүлмәдән чыгыл ките. Кичке кадәр кыз «менә-менә кулга алырлар!» дип, кая басканын белми ут йотып йәри. Кичке аш вакыты җитә. Әмма ул-бу сизелми. Черкасский кичке ашка килгәч, Катяга; — Хәзер үк күз алдымнан ычкын! Эзең булмасын! Юкса...—дип бармак яный. Кыз ашханәдән чыга да алдын-артын карамыйча еенә йөгерә — Аларның килеп чыгулары бар! — дип йомгак ясады кыз — Син, кызым, бар. Сиңа калырга һич тә ярамый,— диде ана уйчан гына.— Мин бара алмыйм. Әтиең дә больницада ята. Аны ничек калдырып китәсең! - — Әни!— дип, кыз анасының муенына сарылды. — Юк, кызым! Үгетләмә! — Кулга алсалар! — Минем гаебем юк. Хат турында мин берни белмим. Кыз белән егет бусагага җиткәч, ана Махаиовның кулын кысып тотты. — Зинһар, Нигъмәт, Катяга күз-колак була күр!—диде ул ялварулы тавыш белән — Борчылмагыз, Марина түти! Борчылмагыз! — диде егет Дроздов Нигъмәтне озак еллар күрешми торган үзенең иң якын туганын очрат кандай кочагына алды. — Я, ничек! —диде ул, Махановны күкрәгенә кыскан килеш — Черкасскийга ышаныч юк. Ул хайван. — Нәрсә, риза булмадымы!.. — Юк. Тулырак ител, әнә, Катя сейләр,— диде Нигъмәт читтәрәк басып торган кызны күрсәтеп. Базага кайткач, Дроздов берләшмә командиры генерал Федоровтан Маханов белен Силкинны үзенең отрядында калдыруын үтенде Шулай ител, Нигъмәт разведчик булып китте. Бер үк вакытта фельдшерлык вазифасын да үтәде Аңа бик күп куркңныч заданиеларны үтәүдә катнашырга туры килде Кулыннан бер генә конга дә коралын тәшермәде Ярты елдан регуляр Совет Армиясенә кушылдылар Дошманны куа-куа Нигъмәт Кенигсбергка кадәр барыл җитте, аны алуда катнашты Ә аннан Ерак Канчыгыш... Япон самурайларын җиңүдә күрсәткән батырлыклары эчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде Язмыш упкыннары аша үтеп, ул, ниһаять, үзенең туган якларына кайту бәхетенә иреште Җиң сызганып халыкның сәламәтлеген саклау зшенә басты Монда да ул үзенең кечен, знергиясен бирде Еллар бер-бер артлы уза тора. Хезмәтләре эчен Нигъмәт «Сәламәтлек саклау отличнигы» дигән исемгә лаек булды. Коннәрнең берсендә Маханов «Советская Татария» газетасының 1963 елның 3 нче ноябрь санында Алексей Федоровның «Последняя зима» дигән китабыннан үзе турында, «Совастопольчеләр» дигән оэек укып, чиксез дулкынланды һем злекке командирына шунда ук хат язып салды. «Кадерле Алексей Федорович! Егерме ел аерылып торганнан соң сезне сәлам- лерго мин бик шатмын. Минем иптәшләрем Силкин һәм Кат яның язмышы турында сез нәрсә дә булса белмисезме! Мин Татарстанның Яңа Салман авылында яшим һәм сугышка кадәр зшләгон участок больницасында фельдшер булып эшлим. Кулыгызны нык кысып, Нигъмәт Маханов». Озак та үтмәде, Нигъмәт җавап телеграммасы алды ■Кадерле Ннгъмет Маханов! Немец-фашист илбасарларына каршы керештә коралдаш иптәшем буларак, ми- иәм Яңа ел алды тәбрикләвемне кабул ит! Нык сәламәтлек һәм медицина эшченлегендә уңышлар телим Совет кешеләре •чен партизаннар бик күп нәрсе эшләделәр Шундый ук партизан ялкынын һәм совет кешесенә карата мәхәббәтне авыл хуҗалыгы эшченнерен, бәен халкыбызның улларын һвм кызларын дәвалауда куллан Генерал-майор Алексей Федорович Федоров Ике мәртәбә Советлар Союзы Герое партизан отрядлары берләшмәсенең элекке командиры»