Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ТӘРӘЗӘЛӘР УРМАНГА КАРЫЙ

Художник Шишкинның мәһабәт нарат урманы буендагы алтын иген басуын тасвирлаган «Арышлар» исемле асерен һәм кояшлы таңда балаларының уйнавын сагалап торучы аюны сурәтләгән «Нарат урманында иртә» дигән атаклы картинасын без балачактан ук беләбез Алар табигатьтәге могҗизалы матурлыкны аңларга өйрәтәләр, бөек Ватаныбызга карата олы мәхәббәт хисләре тәрбиялиләр Шишкин картиналары безгә Пушкин һәм Тукай шигырьләре, Чайковский һәм Сейдәшев моңнары шикелле үк якын. Аның әсәрләре аша без гади кешеләрнең хис һәм омтылышын тоябыз, күңелне иркәли торган гүзәллек белән очрашабыз. Шишкин — чын мәгънәсендә халык художнигы, безнең горурлыгыбыз. Табигать җырчысы булган бу олы художникның дөньяга карашы рус культурасы чәчәк аткан, халыкның революцион кузгалышы көчәя барган елларда формалаша XIX гасырның икенче яртысында илебез сынлы сәнгате зур үзгәрешләр кичерә В Леровның «Өчәү», В Суриковның «Бурлаклар Иделдә», И Репинның «Запорожье кешеләре» кебек атаклы әсәрләре әнә шул чорда иҗат ителә А Венецианов һәм Г Сорока беренчеләрдән булып туган як табигате мотивларына мөрәҗәгать итәләр И Левитанның рус табигатенә дан җырлаган мәшһүр әсәрләре пейзаж юнәлешендә зшлеүчо яшь буынга яңа юллар ача. Шушы куәтле рәссамнар белән бер чорда илебезнең данлы улы Иван Иванович Шишкин да иҗат итә. Сөнгать дөньясында аның хезмәтләре аерым бер урын алып тора. Рәсем остасының картиналарында Ватан образы бөтен киңлеге белән — згтик һем монументаль сыйфатлар аша ачыла. И. И. Шишкин 1832 елның январенда Алабуга шәһәрендәге артык бай булмаган купец гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Иван Васильевич югары культуралы һәм мәгълүматлы кеше була, фәнне ярата, тарих белән кызыксына һәм хәтта үзләренең шәһәре турында китап та бастырып чыгара. Булачак рәссам уңайлы шартларда тәрбияләнеп үсе, кечкенәдән үк рәсем ясау белән «җенләнә». Әтисе Казан гимназиясенә биргәннән соң, ул үзе кебек сәнгатькә гашыйк балалар белен дуслашып китә, алар бергәләшеп терле-төрле рәсемнәр ясый башлыйлар Малайның кечкеиеден рәсемчелек белән мавыга башлавына, ихтимал, калын яшел урманнарга бай булган Идел-Кама якларының матурлыгы да сәбәп булгандыр. Төби гатьне ул кечкенәдән үк ярата Сокланып кына калмый, аны җентекләп әйрәне д» Кулындагы альбомына үзе яраткан күренешләрне төшерә. Текә яр буена урнашкан Алабуга тиресендәге нарат урманнары, су буе манзаралары зәңгәр киңлекләр булачак останың фикерләү сәләтенә зур йогынты ясый Туган җиренең гүзәллеге аны. кызыктырып, сәнгатьнең серле һәм авыр сукмагына алып кило Унтугыз яшьлек егет якты хыяллар белен дәртләнеп, Мәскәүнең сынлы сәнгать һем архитектура училищесына укырга керә. Биредә ул беренче тапкыр танылган осталарның әсәрләрен күрә Айвазовский картиналары аны таң калдыра «Әгәр аның рәсемендәге таулар һем диңгезләр шулай яхшы икән, бездәге кыр һем урманнар алардан «ай җире белен *"м булырга тиеш соң ..»—дип фикер йөртә егет Дүрт ел уку дәверендә Иванның ныклы һем максатчан характеры, зшко булган гаҗәеп сәләте формалашып елгере Җәйге каникул вакытларында ул әтисе йортына кайта, Алабуга тиресендәге урыннарны росемге төшерә Ниһаять, 1856 елда Шишкинның хыялы чынга аша — ул Петербургтагы сәнгать Х академиясенә укырга алына. Беренче шатлыклар һем сайланган тормыш елының дәреслегенә беренче шикләнүләр була. Әмма борчулы тойгыларны бер-бер артлы килгән уңышлар каплап китә — аның хезмәтләре көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнә. 1860 елда Академияне тәмамлаганнан соң ул чит илгә командировкага бару хокукын ала Ләкин художник ашыкмый. Ул 1861 елның язында Алабугага кайта. Кадерле туган яклар. Шишкин яңадан илһамланып эшкә тотына: шәһәр һәм Кама тирәләрен рәсемгә төшерә. Болгар ягын сурәтли, Казан тирәләреннән этюдлар яза. Алдагы елның язында ул үзенең ике дусты белән чит илләргә чыгып китә. Укырга, эшләргә, көнбатыштагы музейлар белән танышырга ниятләнәләр алар. Шишкин, сәнгать академиясе пенсионеры буларак, 1862—65 елларда Дрезден, Мюнхен, Прага, Цюрих, Лейпциг һәм Дюссельдорф шәһәрләрендә була, пейзаж осталыгы серләрен үзләштерә. Ләкин рәссам туган ягын сагыну хисләреннән арына алмый. Өч ел йөргәннән соң ул вакытыннан алда. Россиягә, үзенең Алабугасына кайта һәм анда дәртләнеп эшкә керешә. Ул чактагы язмалар рәссамның зур программалы картиналары өчен хәзерлек материалы булып хезмәт итәләр Шишкин Германиядә яшәгән чакта Петербургның мәдәният тормышында зур вакыйга була Ул вакытларда сәнгатьтә өстенлек алган академик юнәлеш тарафдарлары белән килешмичә, демократик рухлы яшь рәссамнар, «Художниклар артеле» дигән оешма төзиләр Аның җитәкчесе И. Н. Крамской була. 1871 елда ул оешма «Күчмә күргәзмәләр иптәшлеге» дип үзгәртелә. Бу оешма вәкилләренә Белинский, Добролюбов һәм Чернышевскийларның революцион эстетикасы зур йогынты ясый. Илгә кайткач Шишкин әлеге Иптәшлекнең член-учредителе (оештыручысы) була һәм үзе дә күчмә күргәзмәләрдә актив катнашып килә. Шул дәвердә аңа танылу да килә: 1865 елда инде аңа академик дәрәҗәсе бирәләр, ә 1875 елдан ул профессор исемен йөртә башлый. Ул елларда иҗат ителгән картиналарында Шишкин Кама буе табигатенә, үзенә таныш булган мотивларга еш мөрәҗәгать ите. 1878 елгы күчмә күргәзмәдә Шишкинның «Арышлар» дил аталган яңа картинасы — нң яхшылардан саналган эше күрсәтелә. Бу — матурлыкка гимн, кешенең хезмәтенә мәдхия җырлау. Әлеге картина Алабуга янындагы бай иген кырларында күргән тәэсирләр йогынтысында языла. Алтын арышлар шулкадәр җанлы итеп бирелгән — аз гына җил истеме, менә-менә тирбәлә башларлар шикелле Кырны бүлеп торучы чә- чәкле-үләнле юл өстендә карлыгачлар уйнаклый, офыкта болытлар сиземләнә... Рәссам яшенле яңгыр алдыннан була торган билгеләрне һәм көннең торышын ышандырырлык итеп бирә алган. Офыкка тоташкан иген кыры уртасындагы наратлар исә рәсемгә мәһабәтлек, мәгърур иркенлек өсти. Үзенең «Урман киңлекләре» (1884) дигән картинасын Шишкин төньяк Урал тауларына, аның куе урманнарына багышлый Иртәнге томан һәм тонык кояш нурлары белән уратылган урман күле картинага аерым бер гүзәллек өсти. «Нарат урманындагы иргә» (1889) әсәре — чын мәгънәсендә халыкчан картина, рәссам иҗат иткән хезмәтләр арасында иң популяры, иң уңышлысы. Алгы планга ауган агач тирәсендә кайнашучы аюлар гаиләсен кую һәм бераз арттарак мәһабәт горур наратларны сурәтләү әсәрне бер карауда истә калырлык итә. Урманның сап- кынча һавасын тойгандай һәм көмеш чыкларын күргәндәй буласың, хәтта... Шишкин күбрәк җәйге мотивларны сурәтли. Ләкин аның «Кыш» (1890) дигән картинасы да бар Әнә, зәңгәрсу күк астында ап-ак карлары белән оеп утырган урман кышкы әкиятне хәтерләтмимени! 1891 елның көзендә сәнгать академиясе залларында Репин белән Шишкинның берләштерелгән юбилей күргәзмәсе ачыла. Шишкин анда 555 эшен тамашачылар хөкеменә куя. Күргәзмә эур уңыш белен уза. «Алабуга янындагы Афанасий әрәмәсе» (1898) дигән картина останың соңгы эшләреннән берсе була. Ул Кама буе урманнары «хуҗаасының саубуллашу җыры булып та исәпләнә Әсәр зур бер иҗатчы гомеренең йомгагы рәвешендәрәк кабул ителә Шишкинның иҗат юлы Казан белән дә нык бәйләнгән. Иҗатының башлангыч чорында ук художник Казан коллекционеры А. Ф. Лихачев белән дуслаша. Җәйләрнең ХАРИС ЯКУПОВ ф ЯКТЫ ТӘРӘЗӘЛӘР УРМАНГА КАРЫЙ ф леклөргә карый, әйтерсең, киләчәктә ясый торган картинасына материаллар җыя. Әйе, Иван Иванович Шишкин яшүсмер елларыннан ук кулына этюДниклар алып, аркасына рюкзак асып, табигать кочагына чыгарга ярата. Алабуга тирәсендәге төбах- ләрне, Кама буендагы гүзәл каенлыкларны, Мәскәү янындагы урманнарны йөреп чыга, үзенең полотноларына кирәкле дип тапкан төсләр, мотивлар, манзараларны сайлый. Рәссам фәкать натурадан ясарга дигән бердәнбер кагыйдәгә буйсына һәм аңа беркайчан да хыянәт итми. Табигатькә баш ию, этюдниклар белән эшләү аның иҗат методының нигезен тәшкил итә. Табигатьне шулай җентекләп өйрәнү, әсәрләре өчен бөртекләп материал җыю Шишкинга чын мәгънәсендә сәнгатьчә дөреслекне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пейзажчылар яшел табигатьне сурәтләү никадәр авыр икәнлеген яхшы беләләр. Кайберәүләр хәтта җәй төсләрен «читләтел» узарга тырышалар. Шишкин исә бу бурычны искитәрлек кыюлык белән башкарып чыга. Аның табигать сурәтләренә күз салыгыз: төсләр гармониясе, яшел дөньяның катлаулы төсмерләре ифрат зур нечкәлек, нәфислек белән үрел бирелгән. Урман — Шишкинның сәнгать патшалыгы. Ул аңардан үзе яраткан мотивларны, матур образларны эзләгән һәм тапкан, агачларның төзелешен тирәнтен өйрәнгән Урман тормышы — үсемлекләр дөньясы, ешлыклар, аланлыклар, аулак урыннар — болар һәммәсе дә аның стихиясе. Рәссамның әсәрләрен беләләр һәм яраталар, һәркайда аның хезмәтләреннән репродукцияләр очратырга мөмкин. Шишкин — халык хөрмәтен казанган рәссам. Бу уңышның сере нәрсәдә соң? Барыннан да элек — һәркем өчен балачактан ук газиз һәм кадерле булган туган якның шигъри урыннарын күңелгә үтеп керерлек дәрәҗәдә тасвирлау осталыгында. Икенчедән, рәссам иҗатының образлылык, зур дөреслек, төгәллек, яхшылык рухы белән сугарылуында, тасвирлау алымнарының халыкчанлыгында. Шишкин олысыннан алып кечесенә кадәр — балаларга да, зурларга да ошый, төрле һөнәр ияләренә аңлашыла. Ул үзенең иң яхшы хезмәтләрендә тормышның һәм туган җирнең матурлыгын, мәһабәтлеген сәнгатьчә раслауга, образларны гомумиләштерүгә ирешә. Аларда — героик башлангыч, яшәү көче. И. И. Шишкин әсәрләре 1870—90 еллардагы рус культурасында халыкчан характерлар өчен барган көрәштә әһәмиятле роль уйнады. Шишкин үзенең иҗатын ике гасыр чигендә — сәнгатьтә ике төрле караш — күчмә күргәзмәчеләр белән «сәнгать дөньясы» вәкилләре арасында кискен көрәш башланган чорда тәмамлый. Соңгы агым тарафдарлары аның полотноларының әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтергә тырышалар, аны натурализмда, шигъриятлек җитмәүдә гаеплиләр. Әмма алар хаклы түгел иде. Шишкин хәзер дә пейзаж сәнгатенең иң оста вәкиле булып кала. Рәссамның бай мирасы һәм халыкның әлеге мираска булган ихлас мәхәббәте әнә шул хакта сөйли. 1948 елда Третьяков галереясында Шишкин әсәрләреннән оештырылган күргәзмәде миңа да останың өч йөзләп картинасы куелган хәзинә белән танышырга туры килде. Зал тамашачылардан өзелеп тормады, күргәзмә искиткеч зур уңыш белән барды — олы сәнгатьнең якты бәйрәме иде бу 1 Шишкин яклары — әкияти матурлык иле. Анда хәзер дә мәгърур наратлар үсә, офык буйлап урманнар һәм алтын иген басулары сузылган. Әмма Кама буйлары зур үзгәреш кичерде. Горур елга ярларында яңа шәһәрләр үсеп чыкты. Биредән илебезнең барлык төбәкләренә КамАЗ машиналары юл ала. Чаллы янәшәсендә икенче бер япь-яшь шәһәр — Түбән Кама калыкты Атаклы художникның якташлары, мул сулы елганы буып, зур ГЭС төзеделәр. Кама өстендә чал дулкыннар чайкала, тиэйерешле лайнерлар су яра, баш өстендә акчарлаклар әйләнә... Шишкин туган Алабуга шәһәре дә үсте, үзгәрде. Күптән түгел ул үзенең 200 еллыгын бәйрәм итте. Патша империясенең Трехсеятское дип аталган элеккеге бер почмагы бүгенге көндә Совет Татарстанының промышленность, уку һәм культура үзәгенә әверелде. Алабугада И. И. Шишкинның музее ачылды. Ул художник туып-үскән, балачак һәм яшьлек елларын уздырган йортта урнашкан. Бина яхшы сакланган, бүлмәләре реставрацияләнгән Музейны карарга ел саен меңнәрчә кешеләр килә Биредә Чехосло- вакия. ГДР, Франция. АКШ һем башка чит илләрдән кунаклар еш була Шишкин яклары кешеләрне юмарт матурлыгы, җылы һәм ягымлы елмаюы белән үземә тарта. И. И. Шишкинның тууына 150 ел тулу уңаеннан партия, совет оешмалары һәм республикабыз иҗат коллективлары вәкилләреннән республика юбилей комиссиясе тезелгән иде Инде байтак кына эшләр башкарылды Алабугада киң җәмәгатьчелек һәм Татарстан иҗат оешмалары катнашында җыелыш үткәрелде Останың истәлеген мәңгеләштерү йезеннән Казан кинохроника студиясе «Киң Иделдә* киножурналы эчен махсус чыгарылыш әзерли. Алабугадагы сәнгать мәктәбенә И. И. Шишкин исеме бирелде, Казан урамнарының берсе шулай ук бөек рәссам исемен йертә Алабуга шәһәрендә киләчәктә якташыбызга һәйкәл куелачак. Татарстан сынлы сәнгать музеенда атаклы художник әсәрләреннән зур гына күргәзмә оештырылачак Бүген, данлы якташыбызның тууына 150 ел тулуны билгеләп үткәндә, совет кешеләре аның таланты каршында баш ияләр, титаник эшчәнлегенә, сәнгать һәм тугач ил хакына барлык гомерен багышлавына хермәт белдерәләр Шишкин — рәсем сәнгате күгендә якты бер йолдыз, аның яктысы безнең өчен кениен-кен нурлырак, ягымлырак, кадерлерәк була бара.