Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ КАРЛЫГАЧЛАР

Әдәбиятыбызда һәм әдәби тел тарихыбызда якты эз калдырган шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйиың лирик һәм сатирик шигырьләре хәзерге көндә дә яратыл укыла, ул калдырган мирас галимнәр тарафыннан өйрәнелә. Билгеле ки. бер генә иҗат та буш җирдә үзлегеннән генә барлыкка килми Аның туып-үсуе һәм чәчәк атуы өчен куп кенә факторларның булуы шарт Шундый факторларның берсе — әдәбиятта һәм телдә традицияләр мәсьәләсе Г Кандалый иҗатында реалистик рухлы классик әдәбият традицияләренең дәвам иттерелүе һем үстерелүе хакында беренчеләрдөн булып профессор X. Госман язып чыкты Хәлбуки бу уңай традицияләр шагыйрь әсәрләренең идея эчтәлегендә генә түгел, телендә дә ачык чагылыш тапты. Әдәбияттагы реалистик юнәлеш халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнгән милли әдәби тел туу процессы белән бәйле Кандалый әсәрләрен дәге тел халыкчанлыгының бер нигез ташы реалистиКк иҗат булса, икенчесе — шагыйрьнең поэзия телендәге уңай традицияләрдән һәм борынгы поэтик калыплардан файдаланып, аларны яңа шартларда үстерүендә Кандалый теленә кыпчак чыгышлы, халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнеп язылган матур әдәбият әсәрләренең тәэсире аеруча көчле булган Мондый поэтик традицияләрнең «чишмә башы» исә Кол Галинең XIII гасыр башында иҗат ителгән «Кыйссаи Йосыф» поэмасына ук барып тоташа. Мәсәлән, Кандалыйиың «Кыйссаи Йосыф» үлчәме белән, аңа охшатып язылган «Назме Йосыф» шигырендә бу бигрәк тә ачык күренә. Кол Галидә: Һилалә биңзәр сәнең кашларың аар. Эиҗүя биңзәр сәнең дешләрең аар. Гаҗәп зиба мишек йопар сачларың аар. Кәнду элен үрмәгә лаек имди. Кандалыйда: Һилалә охшар сәнең кашларың бар. Энҗүя биңзәр сәнең дешләрең бар. Гаҗәп зифа кара ефәк сачларың бар, һич кемсәнә сәңа тиңдәш булмас имди Хароэминең «Мәхәббәтнеме» (1353 ел) әсәре белән Кандалый шигырьләре арасында шулай ук кайбер охшашлыклар параллельләр табарга була Мәсәлән. Харәэ мидә шундый юллар бар Яраткан кем тән эчрә җан яратты. Сәне куреклеләр узрә хан яратты Кандалыйда исә без мондый юлларны укыйбыз Кам*-'ыЯ 1 Каме. ИМ* Т"«т Ә Кандалый әсәрләрендә Хисам Кятибның «Җөмҗөмө солтан» (1370 ел) әсәре, С. Саранның «Гөлстан бит-төрки» (1391 ел) китабы белән дә кайбер охшаш тел-сурәтләү чараларын мисалга китереп булыр иде. Бу поэтик сурәтләү чараларында тел Һәм эчтәлек ягыннан эур охшашлык ачык чагыла. Билгеле, Кандалый иҗаты белән аңа кадәр яшәгән төрки шагыйрьләр иҗатында мондый параллельләр тагын да бар. Әмма те лгә алынган кадәресе дә Кандалый үзенең әсәрләрендә борынгы төрки классик поэзиясенең иң күренекле традицияләрен һәм эчтәлек, һәм тел ягыннан дәвам иткән дигән фикерне куәтли. «Бәдига» әсәрендәге түбәндәге юллар шагыйрьнең Көнчыгыш поэзиясен дә бик яхшы белгәнлеген аңлата: ...Мисыр шаһ углы Сәйфелмөлек тә Ничә ел йөрде хәсрәттә, көектә. Дир ирде: «Ник ишетмисең сәригам. Бәдигам лә, Бәдигам лә. Бәдигам!» _ Дәхи Мәҗнүн тотып күп гыйшкы-мәйле, Дәюр ирде: «И Ләйле лә! И Ләйле!» Дәхи борын заманда үтте Фәрһад, Ки Ширин атлы кыз чен итте фөрьяд. ... Ки мән дәхи бу арага тезелдем, «Бәдигам»,—дип, өзелдем лә өзелдем. Кандалый теле традицияләре аннан соң яшәгән һәм иҗат иткән татар шагыйрьләре телендә, конкрет алганда. Г. Тукай телендә ничек чагыла соң? Бу чагыштыруның сәбәбе шунда: Кандалый да, Тукай да. беренчеләрдән булып, иске әдәби тел традицияләрен җимереп, халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнеп язганнар, әсәрләренең төп лексик составын төрки-татар сүзләре, гомумхалык теле тәшкил итә. Билгеле булганча, К Насыйри тарафыннан төзелгән «Фәвакиһелҗөласа фил-әдә- бият» җыентыгының азагында Г. Кандалыйның «Сәхипҗамал», «Фәрхисорур» һәм «Бәдига» әсәрләре бирелгән. Г. Тукайның «Исемдә калганнар» дигән автобиографик хикәясендә исә шундый юллар бар: «Кич белән китаплар актарганда кулыма «Фәвакиһелҗөласа» китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм һәм аңларга тырышам...». Димәк, Тукай Кандалый әсәрләре белән яхшы таныш булган һәм аларга һич тә битараф калмаган. Чөнки Тукайга кадәрге һәм ул яшәгән чорда да әле иске әдәби тел нормалары хөкем сөреп, халыкның җанлы сөйләм телендә язылган әсәрләр юк диярлек. Кандалый әсәрләре Тукай теленә нинди юнәлешләрдә тәэсир иткән соң? Гомумхалык телендә яза башлауның бер нәтиҗәсе буларак. Кандалый үз әсәрләренә шул чорда бары тик көнкүрештә генә актив кулланылган гади сөйләм сүзләрен дә шактый күп кертә. Мәсәлән: ырылдау — ачуланып әйтү мәгънәсендә («йөре- мә.— ди-ди ырылдап...»); улау — кычкырып елау («ки әнчек эт тик уларсың»); кәлҗемә— бәрәңге кәлҗемәсе кебек йомшак, юаш кеше мәгънәсендә («юаш дигәнгә рәнҗемә, кесәл дә булма, кәлҗемә») һ. б, , Тукай әсәрләрендә дә без типтерү, кәлҗемә, аңгы-миңге, к а д алгыры, п ы ч а к к е р г е р е һ. б. шундый гади сөйләм теленә хас сүзләрне очратабыз. Тик аерма шунда Кандалый гади сөйләм сүзләрен бик сайлап тормыйча, артык таләпчәнлек күрсәтмичә генә кулланса, Тукайда инде әдәби зәвыкны рәнҗетерлек сүзләр очрамый. Бу мәсьәләдә Тукайның фикере ачык һәм эзлекле. МәсәлӘн, «Ялт-йолт» журналы редакторы Әхмәт Урманчиевка язган хатларында ул үз мәкаләләрен дөрес бастыруны һәм журналда сүзгә сак булуны таләп итә: «Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар, шундый сүзләргә юл киселсен иде» Лексик диалектизмнарны әдәби телдә куллануга килгәндә исә, Кандалый телендә мишәр диалектына гына хас булган кайбер сүзләр очрый (инәлү—ялыну, көстәнү — ' Тукай Г Әсэплар, т I Казни. 1977, 233 бит. полотно («китан кебек тэнемгә кул саласы булса да соң ул»), сәйран иту — күңел ачып, тамаша кылып йөрү («ки сәйран иттем оҗмахта») һ. б. Китап теленә хас гарәп һәм фарсы алынмаларын стилистик максатлардан чыгып куллану Тукайда да күренә. Мәсәлән, аның «Мәхәббәт шәрхе» дигән шигырендә мондый юллар бар: Шундый хәкарәттә, хурлыкта мәхәббәт йолдызы... һичшиксез, монда хәкарәт — хурлык синонимнары стиль чарасы итеп файдаланылган. Тукайда ритм-мелодия һәм рифма таләпләре буенча кулланылган китап алынмалары да шактый: Нечкәләп баксаң бу күлнең бар бугай шигърияте, Бар кеби милләт хыялында аның сиррияте. Биредә сиррияте (серлелеге) алынмасы рифма өчен кулланылган. Димәк, китапча гарәп һәм фарсы алынмаларын кулланганда Кандалый да, Тукай да бер үк принципларга таянып эш иткәннәр. Иске татар әдәби телендә язган шагыйрьләрдән аермалы буларак, аларда гарәп һәм фарсы алынмаларын урынлы-урын- сызга куллану юк дип әйтерлек. Татар поэзиясендә Тукайга кадәр гарәп һәм фарсы алынмаларын шушы принциптан чыгып кулланган шагыйрь Кандалый гына булганга күрә, бу мәсьәләдә Тукай, һичшиксез, Кандалый традициясен дәвам итә дип кистереп әйтә алабыз. Ике шагыйрь иҗатындагы кайбер параллельләр дә шул турыда сөйли. Мәсәлән, «Сәхипҗамал»да мондый юллар бар: Я сурәтең ясатырга Барыйм микән лә нәккашка! Я үзеңне алыйм микән Тотарга күз белән кашка! Мәгънә төсмере белән бу юлларга күбрәк туры килә торган рәссам (рәсем ясаучы, художник) сүзе булуга да карамастан, аның нәккаш (төрле сурәтләр төшерүче. бизәкче, буяучы) дигән варианты, һичшиксез, каш сүзенә рифма өчен генә файдаланылган булырга тиеш. Тукайда да шуны ук күрәбез: Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашы на. Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәккашына. Гомумән алганда, Тукай мондый тулысынча бер-берсенә туры килеп тора торган параллельләр, нәзирәчелек белән мавыкмый. Аның традицияләргә һәм, шул исәптән, Кандалый теле традицияләренә мөнәсәбәте башкарак аспектта. Тукай прогрессив идеяләр, фикерләр дәвамчысы, традицион формаларга да ул яңа, кабатланмаган эчтәлек салырга тырышкан. Мәсәлән. Сак белән Сок образлары элек-электән бер- берсе белән кушылырга зар булып та, һичкайчан моңа ирешә алмаячак кешеләрне сурәтләү өчен кулланыла. Кандалыйда да ул шулай: Бере Сок та, бере Сак та Икесе дә ике якта Моңаеп егълаган чакта. Еламый һич түзеп булмай. Ә Тукай исә бу форманы һич көтмәгәндә сатирада куллана: Сак белән Сок кыямәттә берсен-берсе очрата; Биш талчокчы, өч фахишә театрны пычрата. Татар телендә рус алынмалары да иҗтимагый шартлар таләбе белән туган объектив процесс булып тора. XIX гасыр башында беренче булып алар Кандалый телендә күренә башлыйлар. Мәсәлән: чашка, купец, мажик (мужик), пүнәтәйләр. а и в а л и т (инвалид), дура, начальник, гурнича (горница) Һ. б Кандалыйда рус сүзләренең күбесе халык сөйләм теленнән килеп кергән булса һәм бу бары Кан далыйның җанлы сөйләм телендә язарга омтылышын чагылдырса, Тукайда инде иҗтимагый тормышта кулланылышка кереп тә, әлегә тәрҗемә ителмәгән һәм татарча адекваты табылмаган төшенчәләр, төрле терминнар өстенлек итә. Шундыйлардан дума, депутат, выставка. закон, юрист, адвокат, театр, пальто, колония, автономия һ. б. сүзләрне атап китәргә була. Шулай итеп, рус алынмаларын куллануның Кандалый башлаган тәҗрибәсе Тукай телендә югарырак баскычка күтәрелә Г. Каидалыйның төрле фразеологик әйләнмәләр, мәкаль һәм әйтемнәр, афоризмнар кулланудагы осталыгына да Тукай битараф калмаган, һәр ике шагыйрьнең дә телендә халык теленнән алынган фразеологик әйләнмәләр, шулай ук төрле афористик тәгъбирләр искиткеч күп. Икесе өчен дә уртак булган фразеологизмнар да шактый гына: сафа сөрү, рәхәт сөрү, канлы яшь түгү, җан фида булу, җан ату һ. б. Кандалый иҗаты һәм әдәби тел традицияләре— билгеле, катлаулы һәм зур мәсьәлә. Әмма гомуми күзәтүләр генә ясаганда да, Г. Кандалый татар поэтик теленең үз заманына якын, шул заман таләп иткән традицион формаларын терелтеп, аларны тагын да үстереп җибәргән дигән фикергә киләсең. Соңрак бу уңай традицияләр Тукай иҗатында тагын үстерелә төше һәм бу үрнәк башка шагыйрьләр теленә дә зур йогынты ясый. Шуңа күрә дә. әгәр без Тукайны милли әдәби телебезнең нигезен салучы дип атасак, Кандалый әсәрләрен саф татарча шигырьнең «беренче карлыгачлары» дияргә тулы нигез бар.