Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ИЛ БЕЛӘН БЕРГӘ ТАССР Художниклар союзының күргәзмә залында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Л И. Брежневка 75 яшь тулуга багышланган республика күргәзмәсе ачылдһ|. Әлеге экспозиция ТАССР Культура министрлыгы, ТАССР Художниклар союзы һәм ТАССР Сынлы сәнгать музее тарафыннан оештырылды. Юбилей күргәзмәсендә Татарстанның танылган сынлы сәнгать осталары — СССР- ның халык художнигы X- Якупов, РСФСРның халык художнигы Л Фәттахов. РСФСРның атказанган художниклары Б. Урманче, В Куделькин, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Н. Кузнецов, ТАССРның халык художниклары Ә. Тума- шев, С. Лывин, М Хәйретдинов һ. б. әсәрләре урын алган. «Л. И Брежнев чирәм җирдә», «Л. И, Брежнев портреты», «Тынычлык Маршалы» Юбилей күргәзмәсе Р Имашав, И Әхмәдиев һәм В. Куделькин тарафыннан иҗат ителгән әнә шундый әсәрләр белән ачыла ИҖАТ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ УКУЫ Казанда иҗат интеллигенциясенең КПСС өлкә комитеты каршында эшли торган семинарының чираттагы занятиесе уздырылды. Язучылар, художниклар, композиторлар, театр һәм кино эшлеклеләре, уку йортлары, культура учреждениеләре җитәкчеләре алдында КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Р. М. Мусин чыгыш ясады Ул КПСС Үзәк Комитетының ноябрь (1981 ел) Пленумы карарлары яктылыгында республика үсешенең социаль- экономик проблемаларына, партиябезнең XXVI съезды карарларын тормышка ашыруда иҗат интеллигенциясе алдында торган бурычларга тукталды. КПСС Үзәк Комитетының Халыкара бүлек секторы мөдире Н. В. Мостовец хәзерге чорда Совет—Америка мөнәсәбәтләре турында лекция укыды. АКМУЛЛАНЫҢ ISO ЕЛЛЫГЫ Күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмулла тарихка халык уйларын һәм теләкләрен чагылдыручы булып кереп калды. Узган елның 14 декабрендә башкалабыз Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонналы залында үткәрелгән тантаналы кичә аның тууына 150 ел тулуга багышланды. Анда әдәбиятчылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Кичәне ачканда РСФСР Яэ/чылар союзы идарәсе председателе С. В. Михалков Акмулла поэзиясенең күпмилләтле әдәбиятыбыз тарихына күркәм сәхифә булып керүен билгеләп үтте. Кичәдә тугандаш республикалар җәмәгатьчелеге вәкилләре совет халкының рухи культурасының аерылгысыз өлешенә әйләнгән татар, казакъ һәм башкорт шагыйре иҗатының зур әһәмияте турында сөйләделәр. Тантанада Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов та чыгыш ясады СИБГАТ ХӘКИМНЕҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ Күренекле шагыйрь, РСФСРның М. Горький, ТАССРның ' Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Сибгат Хәкимгә 70 яшь тулу уңае белән, Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында юбилей кичәсе булды. Кичәне кереш сүз белән ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г А. Ахунов ачты. Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан шагыйрь, СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә. Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән иде. Татарстан өлкә комитеты. ТАССР Верховный Советы Президиумы, ТАССР Министрлар Советы исеменнән ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Г Батыев Сибгат Хәкимне кайнар котлады һәм аңа Октябрь Революциясе ордены тапшырды. С. Хәкимнең иҗаты турында филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар союзының партия оешмасы секретаре Р С. Мөхәммәдиев сөйләде. Юбилярны республикабызның хезмәт коллективлары, партия, совет һәм профсоюз оешмалары, культура учреждениеләре вәкилләре, Мәскәүдән һәм Башкорт- станнан килгән кунаклар котлады, күп санлы телеграммалар укылды. Кичәдә КПСС өлкә комитеты секретарьлары М, Ф Вәлиев, Ф. А. Садыйков. ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары М. X. Хәсәнов катнаштылар. Соңыннан Татарстан сәнгать осталары катнашында зур концерт булды. Чаллы шәһәренең «Энергетик» культура сараенда шагыйрь Сибгат Хәкимнән юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрь үзе дә катнашты Аның тормышы һәм иҗаты турында тәнкыйтьче Р Мехәммәдиев сейледе Шагыйрьләр Р. Гатауллин, Р. Миңнуллин, язучыларның Чаллы оешмасы секретаре Р Вәлиеа. Түбән Камадан язучы Р Хисмәтуллин шигъриятебезнең аксакалын олы юбилее белән ихлас котладылар, зур иҗат уңышлары теләделәр Шагыйрьне шәһәр җәмәгатьчелеге исеменнән партия, совет һәм профсоюз оешмалары вәкилләре котлады Кичәдә Түбән Кама үзешчәннәре концерты күрсәтелде. Халык талантлары шагыйрь сүзләренә язылган кәйләрне башкардылар, шигырьләр яңгырады. Соңыннан Сибгат Хәким әдәбият сөючеләрнең сорауларына җаваплар бирде, үзенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Шушындый ук әдәби кичәләр Алабуга педагогия институтында. Түбән Кама шәһәренең Техниклар йортында, шәһәрнең профессиональтехник училищеларында да уздырылды. Сибгат Хәкимнең туган җирендә—Арча районының Күлле Киме авылында да юбилей тантаналары булып узды. Анда шагыйрь үзе, язучы М. Моһдиев, тәнкыйтьче Р Мәхәммәдиев. шагыйрьләр И. Юзееа. Р. Гатауллин, Р. Миңнуллин, Л. Шакирҗа- нова, җырчылар Вафирә Гыйззетуллина һәм Шамил Әхмөтҗанов катнашты. Башта кунаклар шагыйрь укыган мәктәптә чыгыш ясадылар, Сибгат Хәкимнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган муэейбүл- мә белән таныштылар. Кич белән авыл клубына шагыйрьне котларга авылдашлары җыелды. Кичәдә «Сибгат Хәким межа- сыа дигән документаль фильм күрсәтелде, шагыйрь иҗаты турында каләмдәшләре сөйләде, соңыннан авыл үзешчәннәре концерты булды. ЗӘКИ НУРИГА 60 ЯШЬ Күренекле шагыйрь Зәки Нурига 60 яшь тулды. Ул, совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен, СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә. Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде. Казанның Тезүчеләр сараенда шагыйрьнең юбилее хөрмәтенә тантаналы кичә уздырылды. Аны язучы В. Н. Нуруллин ачып җибәрде. КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Велиев, юбилярны КПССның Татарстан елке комитеты, ТАССР Верховный Советы Президиумы, ТАССР Министрлар Советь) исеменнән котлап, аңа Халыклар Дуслыгы ордены тапшырды. Зәки Нуриның тормыш һәм иҗат юлы турында филология фәннере кандидаты Н. Ш. Хисамов сейледе. Юбиляр шагыйрьне республикабызның хезмәт коллективлары, партия, совет һем профсоюз оешмалары. иҗат союзлары культура учреждениеләре вәкилләре. Йошкәр Оладан, Чабаксардан килгән кунаклар котлады, шулай ук бик күп сайлы тәбрикләү телеграммалары укылды Кичәдә КПСС өлкә комитеты секретаре Л. М. Смагин. ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X. Хәсәиов. КПСС елкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М Мусин катнашты. Соңыннан Татарстан сәнгать осталары катнашында Зәки Нури әсәрләреннән файдаланып тезелгән концерт бирелде. Шагыйрь Зәки Нури Зеленодольск шәһәренең М. Горький исемендәге культура сараенда әдәбият сөючеләр белән очрашты. Ул укучыларны үзенең иҗат планнары белән таныштырды, шигырьләрен укыды, күп санлы сорауларга җавап бирде. Кичәдә шулай ук тәнкыйтьче Ринат Мехәммәдиев, шагыйрь Рәдиф Гатауллин. Роберт Миңнуллин, Зеленодольскңда яшәүче язучы Мәхмүт Хөсәнов та катнашты. ҖЫРЧЫ ЮБИЛЕЕ Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәхри Насретдиновның тууына 70 ел, эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды. Юбилей кичәсен ТАССР Культура министры урынбасары Р. М. Харисов ачты. Ф. Насретдиновның тормыш юлы һәм иҗаты турында сәнгать фәннәре кандидаты Ч. Н. Бахтиярова сөйләде. Юбилярны республикабыздагы хезмәт коллективлары, партия, совет һәм җәмәгать оешмалары, иҗат союзлары, культура учреждениеләре. югары уку йортлары вәкилләре котлады Кичәдә КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Мусин катнашты. Соңыннан опера һәм балет театры сәнгать осталары һәм юбилярның үзе катнашында зур концерт булды ТЕАТРГА БҮЛӘК Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы бер ай буена Ташкент. Алмалык. Чирчик, Ангрен. Яңа юл сәхнәләрендә чыгыш ясады. Татар әдәбияты классиклары. бүгенге драматурглар Г. Ахунов, Н. Исәнбәт, И Юзеев әсәрләре буенча иҗат ителгән спектакльләрне тамашачылар җылы кабул итте. Татар дәүләт драма һәм комедия теат ры коллективына Үзбәкстан ССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы тапшырылды. Ул бу бүләккә тугандаш культураларны пропагандалауда һәм үзара баетуда, республика хезмәт ияләренә ху- дожество-зстетик тәрбия бирүдә актив булышкан өчен лаек булды. БӨТЕНСОЮЗ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Калининград шәһәрендә «Укучыларны ндеяәхлакый һем зететик яктан тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле* дигән темага Бөтенсоюз фәнни-практик конференция у3. дырылды. Әлеге форумда Казаннан ледә- гогия фәннәре кандидаты Фәнис Исламов та катнашты һәм «Укучыларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүдә татар халык авыз иҗатының роле» дигән темага доклад ясады. БОТЕНРОССИЯ СЕМИНАРЫНДА Латвиядәге Ян Райнис исемендәге иҗат йортында яшь тәнкыйтьчеләрнең Бөтен- россия семинары булып узды. Ул КПСС Үзәк Комитетының «Әдәби ят-сәнгать тәнкыйте турында»гы карарының ун еллыгына багышлап үткәрелде. Бу семинарларда Татарстаннан «Казан утлары» журналының сәнгать бүлеге редакторы Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) катнашты. Яшь тәнкыйтьченең иҗаты РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре В В. Дементьев һәм «Яшь гвардия» нәшриятының баш редакторы Н. П. Машо- вец җитәкчелегендәге семинар группасында тикшерелде һәм уңай бәя алды. ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕНДӘ Әстерханда М. Луконин көннәре булып узды. Мәгълүм булганча, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле рус шагыйре Михаил Луконин Әстерхан өлкәсенең Киленче исемле татар авылында туган. 1976 елдан бирле биредә ел саен шигырь бәйрәме уздырыла. Быелгы бәйрәмдә Мәскәү, Ленинград, Мурманск, Саратов, Куйбышев, Волгоград һәм Әстерхан шәһәрләреннән килгән кунаклар катнашты, Татарстаннан шагыйрь Равил Файзуллин да килгән иде. Киленче авылында 1933 елда М. Җәлил дә яшәп киткән. Мәктәп музеенда Җәлилгә багышланган махсус почмак оештырыл- «ӘДӘБИ ҖОМГАпЛАР Язучыларның Г Тукай исемендәге клубында яңа сезон узган елның октябрь аенда башланып китте. Аны әдәбиятыбызның аксакалы Гомәр Бәширов ачып җибәрде. Ул истәлекле вакыйгалар, күренекле әдипләр турында сөйләде. Тамашачылар Н. Исәнбәт, Н. Дәүли, Р Файзуллин, Р Ба- тулла, Рәшит Әхмөтҗанов, Зөлфәт, Р. Хәлиуллина, Э. Гыйрфанова белән очраштылар, Ф Сөләйманова, Р Дәминов, И. Бик- таһиров кебек талантлы җырчыларның җырларын .тыңладылар. Чираттагы «әдәби җомга» шагыйрә Флера Гыйззәтуллина иҗатына багышланды. Аның иҗаты турында язучы Кояш Тимби- кова сөйләде. Республикабыз җәмәгатьчелеге котлауларыннан соң юбиляр әсәрләреннән төзелгән концерт күрсәтелде. Соңыннан Ф. Гыйззәтуллина үзенең гражданлык һәм патриотизм хисләре белән сугарылган шигырьләрен укыды. «Әдәби җомгаплариың берсендә күренекле татар совет драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең 90 еллыгы билгеләп узылды. Кичәдә язучы Барлас Камалов драматургның иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләде, Татарстанның халык артисты X. Сәлимҗа- нов, Татарстанның халык артисткалары С. Садыйкова, Г. Кайбицкая, М. Миңлебае- ва, М. Фәйзинең туганнары И. Фәйзуллин, С. Файзуллина үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичәнең концерт өлеше атаклы «Галиябану» җыры белән башланды. Җырчылар Ш. Әхмәтҗанов. М. Зәкиева, Ф. Низамова башкарган җырларны тамашачылар яратып кабул иттеләр. СТУДЕНТЛАР ЯНЫНДА Шагыйрь Илдар Юзеев Казанның культура институтында режиссерлар әзерләүче факультет студентлары белән очрашты. Башта студентлар шагыйрьнең «Таш диварлар авазы» поэмасын сәхнәләштереп күрсәттеләр. «Язылмаган поэма»дан, «Өзелмәс кыллар» поэмасыннан өзекләр укыдылар. Аннары театр, поэзия һәм драматургия турында әңгәмә булды. ДУСЛЫК КИЧӘСЕ Украина башкаласындагы Композиторлар йорты, Киевның 1500 еллыгына багышлап, концертлар циклы оештырды. Яңа циклдагы беренче концерт РСФСРның халык артисты Рөстәм Яхин әсәрләреннән төзелгән иде. Музыка белгече Елена Таранченко тыңлаучыларны композиторның иҗат юлы. аның иң яхшы әсәрләре белән таныштырды. Концертта катнашучылар арасында СССРның халык артисткасы Галина Туфти- на, Татарстанның атказанган артисты Геннадий Васько, Татарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтулина бар иде ЧАЛЛЫ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА Тукай районы хуҗалыкларында Чаллы язучылар оешмасы, аның әдәбиятны пропагандалау бюросы оештырган «Хезмәтебезне һәм илһамыбызны КПССның XXVI съезды карарларын тормышка ашыруга багышлыйбыз» дигән әдәбият-сәнгать айлыгы булып үтте. Районның «Гигант», «Новотроицкий», ■Ильбухтинский», «Татарстан». «Бүләк», «Чулпан». «Ворошилов» совхозлары, «Коммунизмга». Чкалов исемендәге, М. Җәлил исемендәге, Калинин исемендәге колхоз хеэмөтчәннәре язучылар Разил Вәлиев, Эдуард Касыймов, Газиз Кашапов, Нәҗип Мадъяров, Равил Вәлиев. Кадыйр Сибга- туллин, Рәшит Бәшәров, Ямаш Игәнәй, рус шагыйрьләре Николай Алешков, Валентина Алешкова, Павел Юлаев, Евгений Кувайцев, шәһәрнең танылган үзешчәннәре Фәнүсә Кадыйрова. Азат Хөсәенов, Гөлсинә Сабирова, Илгизәр Закиров, Ренат Гобөйдуллин, Сания Мәҗитова һәм башкалар чыгышларын көтеп алдылар, яратып тыңладылар.