Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘРДМӘНД ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ЯҢА БАСМАСЫ

ЖХ Ж> йөз башы татар поэзиясенең зЛ үзенчәлекле күренеше булган Дәрдмәнд иҗаты шигърият сөючеләрнең игътибарын һәрвакыт җәлеп итеп килде. Башта ук шуны әйтергә кирәк, «Исә җилләр» исеме астында ' денья ' Д',Р ЯМоНД Неә кил.тар Шигырызр Хахак. күргән яңа басма элгәрепәре белән »а- гыштырганда аеруча камил эшләнүе белән күзгә ташлана Момың сәбәбе әлбәттә, шагыйрь иҗатына үте игътибарлы һәм сак. шул ук вакытта гаять таләпчән якын килүдә Татар поэзиясе классикларын бастырып чыгаруда тупланган тәжриба Һәм теис- тологик культура да моңа ярдәм иткән. Җыентыкны Тукай томнарының соңгы басмасын чыгаруда күп көч куйган Рәис Даутов төзегән Искәрмәләр дә аныкы Тәҗрибәле редакторның нык уйлап эш итүе, пөхтә кулы Дәрдмәнд шигырьләрен төркемләүдә үк күренә. Биредә моңарчы бер басмада да сыналмаган яңа принцип кулланылган. Нигезгә хронологиктематик һәм калып-жанр принцибы салынган. Әйтик. I һәм II бүлектә Дәрдмәнднең иҗтимагыйэстетик йөзен аныграк чагылдырган зуррак шигырьләре, өченче бүлеккә — дүртьюллыклары, дүртенче бүлеккә — икеюплыклары, бишенче бүлеккә — истәлек-парчалары, этюдлары һәм тәрҗемә прозасы кертелгән. Китапның мөһим бер үзенчәлеге итеп Сибгат ага Хәким язган кереш мәкаләне күрсәтергә кирәк. Ул галимнәрчә тирән уйланылып язылган. Поэзиясенең идея- фәлсәфи ягы белән дә. шигъри синтаксисы, сүзлеге ягыннан да әле тиешле дәрәҗәдә тикшерелеп, ачылып җитмәгән шагыйрьне төшенү һәм аңлату юлында һәр адым, һәр чара безнең өчен кыйммәт. С. Хәким исә шушы өлкәдә әһәмиятле күзәтүләр ясый, шигъри осталык серенә төшенгән шагыйрь Дәрдмәнд иҗатында бүтәннәр әле күреп җитә алмаган якларны ача. Инде җыентыкның үэенә кайтыйк Дәрдмәнд әсәрләрен чыгарганда, бигрәк тә аларның калыпкүләм ягыннан үтә кыска һәм җыйнаклыгын искә алсак, төгәл яңгыраш мәсьәләсе аеруча җаваплы булып баса. Яңа китапны хәзерләгәндә төзүче нәкъ шундый сак һәм игътибарлы текстолог буларак эш иткән, моңарчы яшәп килгән төгәлсезлекләрне, хаталарны төзәтә барган. Мәсәлән, төрле басмаларда, бигрәк тә аерым мәкаләләрдә мисал итеп китерелгән очракларда Дәрдмәнднең аерым сүзләрен шагыйрь язганча түгел, бәлки хәзер үзебез аңлый алганча бирү очраклары бар Шундыйлардан берничә шигырьдә рифма буларак кулланылган "йөрәдер» фигылен күрсәтергә мөмкин. 'Кораб» шигырендә: Төн вә көндез Ул йөрәдер: Юл бара ят ил карап... «Кыш көннәре» шигырендә: һәм күктә йөрәдер, Бәс белән томан! һәр ике очракта фигыль «өрәдер» сүзенә рифма булып килә. Аны «йөзәдер» дип төзәттекме — Дәрдмәнд поэтикасына хилафлык кылабыз. Китапны төзүче биредә тарихи төгәллек юлыннан бара. Элеккеге 1васлат», «мазлум» дип язу урынына бу басмада «васләт», «мәзлум» дип алыну да дөресрәк һәм нәфисрәк яңгыраш бирә. Элекке әдәби телебездә киң таралган фарсы изафасен чагылдыруны да (әйтик, нәкъ хәзергечә «исем шәрифең» түгел, ә тарихи «исме шәрифең» рәвешендә язу—192 бит), «үз исмене» кебек шигъри ритмга буйсындырган «сыгылма» орфографиядән файдалануны - да уңышлы һәм дөрес дип бәяләргә кирәк. Ниһаять. Р Даутов элекке төзүчеләр җибәргән, хәзерге поэзия теленә дә ялгыш яңгырашта кереп китә язган сүзләрне төзәтеп бара; 'бүзәрдем, шуңкар, тулпар» дип түгел, бәлки «бузар- дым, шоңкар, толпар» рәвешендә (49, 94. 161 һ. б. битләр). Р. Даутовның соңгы елларда редактор буларак татар әдәбияты текстологиясенә керткән практик өлешенең берсе сыйфатында классик шигъри мирасыбызның дөрес яңгырашын, тарихи һәм фәнни төгәл ритмикасын саклауга омтылуын күрсәтергә кирәк. Аның орфографик формализм богауларыннан котылырга, поэтик орфоэпиягә якынлашырга тырышуы шуңа бер мисал, һәм мондый омтылышны башбаштаклык галәмәте дип түгел, бәлкй элеккеге әдәби, шигъри фактларны фәнни дөрес, тарихи гадел яктыртырга тырышу дип бәяләргә кирәк. Чөнки һәр чорның поэзиясендә аның үзенә генә хас ритмика, вәзен-үлчәү барлыгын танысак, шул хосусый сыйфатларны дөрес, төгәл чагылдыруга омтылуның да хокукка ия икәнлеген икърар итәргә тиешбез Мәсьәләгә шушы позициядән якын килгәндә «Исә җилләр» китабының фәннилек юлында алга таба зур адым икәнлеген махсус билгеләп үтәргә кирәк. Дәрдмәнд шигырьләренең зур өлеше хәзер төгәлрәк яңгырауга ирешкән. Дөрес, китапта бу юнәлештә дә төгәл эшкәртелеп җитмәгән аерым юллар оч- рашгыргалый эле, Мәсәлән, «гыйшык» сүзенең элеккеге әйтелешен эзлекле рәвештә исәпкә алмау нәтиҗәсендә кайбер юллар тегәл яңгырамый (иҗек саны артып китә, яисә ритмик буын калыбы бозыла): ■Гыйшык илә моңлы күңел тулган иде» (22 бит), яисә «Дәрде гыйшык — нирване шәмгы,— Дәрдмәнд пәрванәсе» (46 бит). Әгәр һәр ике очракта да «гыйшк» сүзен элекке кагыйдәчә шулай кыскартып укысак, юллар ритмик кысалардан чыкмыйлар. Соңгы юлны исә болайрак тезәтеп уку дөресрәк булыр иде «Дәрде гыйшк нирване шәмгы,— Дәрдемәнд ләрванә- се»— ритмика бөтенләй төгәлләнә Җыентыкта хәзерге укучы өчен аңлаеш- сыэ сүзләргә, гыйбарә һәм вакыйгаларга кирәкле аңлатмалар бирелгән Элгәрге басмалар белен чагыштырганда, бу өлкәдә дә алга таба зур адым ясалган: әгәр бит итәгендәге аңлатмаларга кыскалык хас булса, гомум искәрмәләр фәннибиблио- график төгәллеккә ирешә, тарихи гадел леккә якынлаша һәр әсәрнең кайчан, кайда һәм ничек басылуы яисә табылуы эзлекле рәвештә күрсәтелеп бик дөрес эшләнгән. Бү яктан караганда, яңа китап академик басмага якынлаша Искәрмәләрдә кайбер шигырьләрнең вариантлары тәкъдим ителүне дә файдалы дип бәяләргә Әмма бу китапта аңлау һәм аңлату эшен тәмам төгәлләнгән дип әйтеп булмый әле Аерым шигырьләрне уңышсызрак аңлатулар да очрый Ни кәбаирдар мисакъта рухым иткәи иртикяб, Кем гадәм зәукыннан әүвәл хөкем ителгән янасы,— — шигыре «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» нигезендә болай аңлатылган «Нинди зур гөнаһ — яратылышта ук рухым ешекелек иткән, һәм яхшыны яманнан аермаган вакытта ук янарга хөкем ителгән» (159 б.) Сүзлекне төзүчеләр гареп сүэлерен. әлбәттә, дөрес тәрҗемә иткәннәр. мәгәр Дордмәнднең шигъри синтаксисы һәм шигырьнең мәгънәсе тәрҗемәдә төгәл үк бирелмәгән Аңлатма шулай дересрек булыр иде «Яратылышта ук рухым эшләгән гаеп нинди зур әле зәвыгы да юк көе янарга хөкем ител- «Синең ялгашыңа тимим, күрәсең» диген юл хлекке басмаларда шулай дөрес басылган иде «Исе җилларяда исә ялгаштан — «Дин вә мәгыйшәт» әһелләренә карата кулланылган үтергеч кинаяле образдан— гадәти «ялгышка», ягъни кеше хата сына әверелгән Нәтиҗәдә «Чәбә!» дип әйткәнем юк, ник өрәсең» дигән икенче юлдагы җирәнүнең, нәфрәтнең рухына каршырак мәгенә барлыкка килгән. Образлы сүзнең төп текстта да, искәр мәдә дә бер рәвештә хата язылуы (153 һәм 243 битләр) безне гаҗәпләнергә мәҗбүр итте — әллә корректорлар шулай нык эзлеклелек күрсәткәннәр микән' Мондый шиккә дә урын бар Әйтик, «сыгыла» һәм «сыгъна» (25 бит), «нәрәдә» урынына «нәр- дә» (226 б ). үзбәкчә «буйи» урынына «буйлы» (228 б). «вялякин» диясе җирдә «вәләкин» (210 б.), шулай ук «вирдекеңезгә»- не «видеңезгә»гә алмаштырып басуларны типографик хата дип бәяләү дөресрәк булыр иде — күпкә катлаулы башка текстларны дөрес аңлаган һәм укучыга да аңлаткан төзүчегә хас ялгышлар түгел болар «Тупас та булса тел илнең колагы» дигән шигъри юлда «та» кисәкчәсенең элгәрге сүзгә ялгап бирелүен (101 бит), нәтиҗәдә синтаисик чарадан («тупас булса да» мәгънәсендә) грамматик категориягә, ягъни килеш кушымчасына әверелүен шулай ук «Диярмен — Сез. газиз илләр» урынына «диярменсеэ» басылуын (133 бит) һәм «та әзәлдән» гыйбарәсенең бергә язылуын (136 бит) да башкача аңлавы читен Укылышы дөрес булган кайбер гыйбарәләр дә. әсәр мәгънәсен тирәнрәк ачар өчен, махсус аңлатма бирүне сорый Әйтик. «Кыйтга» шигырендәге («Чәчел сүз дерләрен .» дип башланган) гадәти булып күренгән «шәм-чырак» тәгъбире шундыйлардан (47 бит) Караңгы тон исә якын-ераклар. Хәзмн кальбемне вакла — як чыраклар Гарибләр. шәм -чырак күргәндә юлда Днсеннәр: бер заман бар бүлгаи ул да... Әгәр биредә сүз гадәти балавыз шәм яисә шуңар кушыл чыра яндыру хакында гына булса, ягъни шулай аңлашылса, шагыйрь әйтергә теләгән олы теләк тегәл ачылмыйча калыр иде Хикмәт шунда әсәрдә сүз <ади шәм хакында түгел, бәлки башкаларга, дересрые олы тормыш юлында гел 'изүче «тарибләргә». ягъни гомер юлында иза чигүгә мәҗбүр ителгән гади кешеләр гә үз йераккүңеленаң (уй-теләкпәречең!) юл күрсәткеч якты факел булып януын өмет итүдә Ягъни шәм-чырак — биредг Факел мәгънәсендә Китапта киңрәк аңлатма сораган ләкин ачылып җитмәгән образлы сүзләр дә бар. Әйтик, «һома» — бөркет түгел {85 бит), бәлки, икенче урында дөрес күрсәтелгәнчә, «бәхет кошы» (137 бит). «Ил катар» гыйбарәсен «ил буйлап» дип (48 бит) түгел, бәлки «ил рәтендә» (төгәлрәге кеше рәтендә) дип аңларга кирәк. Казакъ теле тәэсирен татыган Оренбург татарлары сөйләшенә хас бер күренеш бу Шулай ук «дөньяви дүнән» тәгъбире (72 бит) -'ДӨНЬЯ дигән дүрт яшәр атның» (ияргә һәм камытка күнекмәгән, холкы шомармаган яшь атның!) образын бирә. «Конан бил» гыйбарәсе дә гадәти «нәзекпне түгел (138 бит), ә катлаулы образны гәүдәләндерә: «конан» — өч яшьлек ат ул, «конан бил» исә шулай ук тайлык чорыннан чыгып җитмәгән, ягъни тупасланмаган яшь елкының нәфис, сыгылмалы биле дигән мәгънәне аңлата Кыскасы, Дәрдмәнд шигырьләрендәге шактый гыйбарәләр, образлар тәфсилләп аңлатуны сорыйлар әле. Рецензиябез башында алга таба бер зур адым рәвешендә бәяләгән яңа китаптагы эреле-ваклы мондый төгәлсезлекләргә озак тукталуга гаҗәпләнмик: максатыбыз инде ирешелгән уңыш һәм казанышларны икърар кылу, бу олы хезмәтне ихлас күңелдән тәкъдир итү һәм аерым төгәлсезлекләрне махсус теркәп калдыру. «Исә җилләр» китабы булмаса, Дәрдмәнд мирасының текстологиясе хакында да бо- лай иркенләп, төпченеп фикер йөртергә җирлек туа алмас иде әле. Ниһаять, катлаулы текстологик мәсьәләләр буенча фикерне «Исә җилләр» китабы тирәсенә оештыру да очраклы түгел иҗаты текстуаль җәһәттән катлаулы, әмма бер үк вакытта җыйнак Дәрдмәнд мирасы тәҗрибә туплар өчен дә, фикер алышу өчен дә бик уңайлы объект. Шундый конкрет иҗатлар һәм сыйфатлы басмалар өстендә фикер чарлау гына татар әдәби текстологиясенә яңа мөмкинлекләр ачачак Шулай итеп, безнең кулыбызда Дәрд- мәнднең шактый тулы һәм җентекле эшләнгән яңа җыентыгы.