Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЗЕЛГӘН ЧӘЧӘК

Өченче звонок чылтыраганда күптиражлы газета редакторы Закиров буфетта бик тәмләп сыра чөмерә иде. «Ярар, өлгерермен,— диде ул, сәгатенә карап алгач һәм, гаҗәпләнеп, башын чайкап куйды.— Төгәл халык үзләре». Аннары Закиров әкрен генә аска, шахмат бүлмәсенә төште. Монда, шәһәр чемпионатыннан бер дә ким түгел— уенчылар арасында каты бәрелешләр бара. Закиров ишек катындагы өстәл янында бераз юанып, тагын сәгатенә күз төшерде. Залга керер вакыт җиткән иде. Культура сараеның зур залы тамашачылар белән яртылаш кына тулган. Ләкин, Закиров уенча, бу да бик яхшы, чөнки башка елларны алдагы биш-алты рәт кенә тула торган иде. Закиров салмак, авыр адымнар белән атлап килде дә бер ялгызы буш рәткә утырды. Югыйсә, аңа алдагы рәттән дә урын калдырырга тиешләр иде. Ул моны яхшы белсә дә. сәхнәдәгеләр каршында чекерәеп утырасы килмәде. Беркөн ул соңга калып керде, икенчедән, залдагы халык вак. күпчелеге моннан берничә ел элек кенә авылдан килгән кыз-кыркын. Ә озын буйлы Закиров алардан бер башка калку. Җайлап, аркасын терәп, гәүдәсен төз тотып йомшак креслога утыргач, ул, ниһаять, башын күтәреп, сәхнәгә күз ташлады. Чәче яртылаш коелган зур башлы бер шагыйрь калын тавыш белән шигырь укый. Нечкә аяклы кечкенә өстәлләр артында тагын алты егет утыра. Арада берсе, өлкәнрәк яшьтәгесе — Закировның сабакташы. Ул залга игътибар белән карап тора иде, карашы Закировка юнәлде. Ләкин Закиров аны күрүен һәм тануын сиздермәде. Ул юри трибунадагы шагыйрьгә текәлде Чөнки аның элекке курсташы белән бер дә очрашасы килми иде. Әлбәттә, моның кайбер сәбәпләре бар. Ни өчен дигәндә. Закиров студент елларында үзе дә хикәяләр язды, вакытлы матбугатта да басыла килде. Ләкин өйләнеп, дөнья мәшәкатьләренә чумгач. анын яшьлек хыяллары иҗат илһамы һәм укучыларга җиткерәсе уйфикерләре ашлама шикелле җиргә күмелеп калдылар. Ә' аның элекке дусты — хәзер унлап китап авторы, танылган шагыйрь. Закиров бүгенге әдәби-музыкаль кичәгә дә бик үк теләмичә, хезмәт вазифасы кушканга һәм бу вакыйганы завод газетасында яктыртырга кирәк булганга гына килде. Ул хәтта килмәскә дә уйлаган иде. ләкин көтелмәгән бер хәл мәҗбүр итте: әдәби хезмәткәрнең әнисе авырган һәм Закиров егеткә авылына кайтырга рөхсәт бирде. Менә хәзер Закировка редактор башы белән гап-гади информация язарга кирәк. Дөрес, ул моны иртәгә заводның культура сарае директорыннан сорашып та белә ала иде. Ләкин журналист этикасы, намусы моны кабул итмәде Үзен дә ниндидер көч шушы залга этәрде, ахры. «Ярар, унбиш минут утырсам, кайтып китәргә дә була,— дип, үз-үзен юаткандай һәм аклагандай, әйтә куйды ул.— Әдәп йөзеннән...» Ләкин Закировка, уйларына чумып, озак утырырга туры килмәде. Аның игътибары читкә тайпылды. Халык кул чабудан тынгач, янә ши- ♦ гырь агыла башлады. Ә ишек ягыннан әкрен генә килгән аяк тавышы х ишетелде һәм кемдер тиз генә Закиров артына, буш рәткә килеп утыр- - ды. Әлеге кемдер, шунда ук кайнар сулышы белән Закировның кола- ? гына кагылып: = — Күптән башландымы әле? — дип сорады. — Юк. " — Кемнәр сөйләде? ® — Беренчесе. ф — И рәхмәт төшкерләре... Соңга калдым дип, котларым очты. s Зур башлысы сүзен төгәлләгәч, озын буйлы, житү чәчле, күзлеклесе j микрофон каршына чыгып басты. Арттагы хатын-кыз пышылдап кына тагын нидер сорады. Закиров д> аңламады һәм ярым борылып * — Минем янга күчегез, бүрәнә аркылы бүре кумыйк,— диде Яшь кенә кыз икән. Бик теләп риза булды һәм ялт итеп күчеп тә < утырды. Кулындагы чәчәкләрен тезенә куйды. £ — Аһ, ничек әйбәт укый! — диде ул әсәрләнеп Нәфис кызый, озын муенын сәхнәгә таба сузып, күпереп торган кы а зыл иренле кечкенә авызын чак кына ачып, бик бирелеп шигырь тыңлый иде Бөтен игътибарын туплап, күңел биреп тыңлаганга, аның йө зе тагын да яктырып китте, елмаю хасил булды һәм Закиров сәхнәгә түгел, ә янәшәсендәге кызыйга карап утыра башлады. Ә кызый үзәк өзгеч чибәр иде. Сызылып кына киткән кыйгач каш, вакыт-вакыт дерелдәп куючы озын керфекләр, бөдрәләнеп маңгаена төшкән чем кара чәч — бер килмәгән жире юк иде бу кызыйның. Күз кабакларына да чамасын белеп кенә зәңгәр йөгерткән. Шулар өстенә, Закировның бо- лай да иләсләнгән башын миңгерәүләтеп, аңа затлы крем һәм ислемайның хуш исләре дә килеп бәрелде. Ул хәтта күзләрен йома төште. Закировның эчендә нидер өзелеп, йөрәге чәнчешеп алгандай булды. «Их!»— дип, авыр сулап куйды ул үзе дә сизмәстән. Кыз сизгер дә ирән — Гафу итегез, нидер әйттегез, ахры — Юк, болай гына — Әйбәт шигырь, әйеме!? — Сездәй гүзәлләр янымда булганда мин шигырь тыңламаска да риза. — Комплиментыгыз өчен рәхмәт,— диде кыз һәм тагын йотылып сәхнәгә карап утыра башлады Озын буйлы егет чыгышын тәмамлагач, кызый, йөгереп диярлек сәхнәгә менде дә, яшь шагыйрьгә чәчәк бүләк итте. Тамашачыларның кайнар алкышы кызга рәхмәт хисләре белән сугарылган иде Егетләр бер берен алыштыра тордылар, вакыт та шактый узды шикелле. Ләкин Закиров баягы уеннан арына алмыйча, хәтта сәгатенә карарга да кыймыйча, кымшанырга да куркып, креслога береккәндәй, өнсез оеп утыра бирде Чыгып китүдән хәзер аны нидер тотып тора иде. Дөрес, Закиров аның нәфис нәрсә һәм нилектән икәнен белә, ләкин үз- үзенә икърар итәргә генә теләми, чөнки беркем белмәсәдә, снзмәсә дә бу уй үзе генә дә аның абруена күләгә төшерер шикелле Ә дәрәжәсен бик белә, нык саклый нде Закиров Ләкин менә капыл гына чыгып ки тү уңайсыз һәм, дөресен генә әйткәндә, хәзер аңа бу кызый янында утыру бик тә рәхәт. «Аһ, без, ир-атның нәфесе! Үзең олыгаясың, ә күңел һаман яшәрә. Без картайган саен кызлары да чибәрләнә генә бит аның, шайтан алгыры!» Кайчагында ир-ат арасында кем дә булса үзенең берәр кызый яисә яшьрәк тол хатын белән типтереп алуы турында мактанса, Закиров кызарып: «Оят кирәк, егетләр, хәзер безгә килешми, үзебезнең балалар үсеп килә»,— дип, аталарча үгет-нәсихәт бирергә, вәгазь укырга ярата иде. Ә үзе күңеленнән тегеңә кызыга, аннан көнләшә, үзенә дә шундый чибәркәй эләкмәвенә бик уфтана һәм бәхетсез булуыннан гарьләнә. Ләкин нишлисең, теләсә кем артыннан сөйрәлеп йөреп тә булмый. Ресторан тирәсендә буталырга күңеле тартмый. Редакциядәге яшь машинисткалар бар барын, ләкин Закиров элекэлектән бер кагыйдәне тота килә: «Яшәгән җиреңдә — йөрмә, йөргән җиреңдә — яшәмә». Ә хәзер бигрәк тә... Шулкадәр авырлык белән тупланган абруең бер мизгелдә, сабантуенда ватылгйн чүлмәк кебек, чәлпәрәмә киләчәк. «Аһ, үтте яшьлек, шайтан алгыры!» — дип әйткәнен сизми дә калды Закиров һәм, кызый ялт борылуга, кып-кызыл булды. Шулай да үзен тиз кулга алды. — Сез концертка каласызмы? — Белмим. — Артистларны көн саен телевизордан күрәбез, радиодан ишетәбез. Шагыйрьләр чыгышыннан алган тәэсирләр күмелеп калмагае дим. — Мин дә шулай уйлыйм. Әйдәгез, алайса,— диде кыз, күршесенә карап. Закиров үзенең кыюлыгына бер аптыраса, кызның бик тиз риза булуына. күндәмлек күрсәтеп урыныннан ук кузгалуына икенче шаккатып, торып ук басты. Чөнки сәхнә ябылып, тәнәфес-фәлән игълан ителмичә, тамашачылар бераз гына вакытка үз ирекләрендә калганнар иде. Урамдагы җылы яз сулышы биткә үк килеп бәрелде, кичке шәһәрнең шаушуы колакка иңде. Караңгы төшкән. Баганаларда тонык утлар яна, асфальт юлда һәм тротуарда күлдәвекләр, күк йөзендә йолдызлар җемелдәшә. Кыз күңелендә дә яз. хыялый уйлар иде булса кирәк, ул, беркавым баргач, ак шарф ураган озын муенын суза төшеп, куе чәчләрен артка ташлап, тиктомалдан шигырь укый башлады: Нинди яз бу? Һәр көнендә шатлык килә, кайгы килми. Ләкин, гаҗәп: бер шатлыгым арткан саен, бер дус кими. Сәер яз бу! , һәр көнендә бәхетлерәк була барам... — Кемнеке икәнен беләсезме? — Әйе. Без ул шагыйрь белән бергә укыдык. Бу аның яшьлегендә язган шигырь. — Сез әллә үзегез дә язасызмы? — Әйе,— диде Закиров читенсенеп кенә, ә соңыннан, тавышына горурлык мәгънәсе салып өстәде: — хикәяләр. — Ой, мин шулкадәр яратам, якын итәм сезнең халыкны! Сез нинди бәхетле! Закиров кызарды. Чөнки аның ун еллап инде әдәби әсәр бастырганы юк, элек язганнарын карап, тәртипкә китерергә дә .вакыты һәм теләге юк иде. Ә шулай да нинди рәхәт, татлы иде үзеңне әнә шул сәхнә- дәгеләр белән бер иш итеп тою. Бигрәк тә кемнеңдер сине шулар белән тиң күреп сөйләшүе, ләйсән яңгырыдай тәннәрне оетып җибәрде. Кара төстәге күн куртка, зәңгәр джинси чалбар кигән бу гүзәл кыз, үзенең кая һәм ни өчен барганын аңламый, абайламый иде. Ә Закиров бер генә минутка да үзен ничек тотарга икәнен исеннән чыгармады, бу тирәдә аны белүчеләр күп булуын онытмады Шуңа күрә ул кызны бакча буйлап, кеше йөрми торганрак урыннан алып китте. «Сакланганны саклармын, дигән бит». Бер урында, асфальт җимерелеп, су шактый җәелгән төштә, Закиров егетләрчә батырлык күрсәтте туктап, кызны ялт кына күтәреп, әле- ♦ ге күлдәвек аша чыгарды. Ләкин шул моментта ук моны ник эшләвенә * үкенә дә язды. Чөнки кыз, бөтен урамны яңгыратып көлде, чыр-чу ки- т леп, аны муеныннан кочаклап ук алды. Алар ары киттеләр. Кыз бертуктаусыз сөйләнде. Ул бүген культура 5 сараенда калган шагыйрьләргә дә, күктәге бихисап йолдызларга да, бө- g ре ачарга әзерләнгән агачларга да, юлда очраган йонлач маэмайга да. j янәшә атлаучы Закировка да бертигез дәрәҗәдә гашыйк иде. ахры — Сез өйгәме? ♦ — Ә?.. Юк әле, мин бүген ирекле. Улымны җомга көн генә алам, х Закиров аптырап китте, чак кына туктап калмады. Ышанырга да,-* ышанмаска да белмичә, текәлеп, сынап, кызга карады Баганадан төшкән ут яктысында аның буй-сынын күздән кичерде Үзе чандыр, кечкс- £ нә, япь-яшь, ә үзе — бала анасы. Гаҗәп. — Ул кайда соң? Әбиләрендәме? н — Юк, атналык бакча-санаторийда — Ә әтисе? £ — Без — аерым Ул бүтән берәүгә йортка керде. Улыма җиде атна £ дигәндә ташлап китте — Алай икән. — Сөйләгез әле берәр нәрсә! Сез бит...— Яшь хатын сүз таба алмыйча гаҗизләнде. Ә аннан кисәк кенә сорап куйды.— Сез өйләнгәнме? — Ул турыда кирәк микән? Бүген.. — Юк, сез дөресен әйтегез — Әйе. — Балаларыгыз бармы? — Икәү. — Исемегез? — Ирнис. — Минеке Ләйсирә. Сез миңа ни генә сорасам да дөресен әйтегез, яме, Ирнис абый. — Килештек. Алар шактый вакыт урам-тыкрыклар гизеп йөрделәр. Ләйсирә тагын шигырьләр укыды, җырлады, малае турында сөйләде. Ул Закировка тиз ияләнде. Таза гәүдә, саЛмак адымнары Ләйсирәнең җитез хәрәкәтләренә капма-каршы булса да, Закиров үзенең төпле фикер йөртүе белән аның күңелендә ихтирам уятты. Икенче көнне Закиров трамвай тукталышында озак торды. Оялу, танышбелеш күрер дип читенсснү өстенә, салкын да үзәгенә үтте. Чөнки төнлә җир туңган иде. Ләкин ул, билгеләнгән, сөйләшенгән вакыт үтсә дә, нидер өмет итеп, әле газета киоскасы, әле яшелчә ларегы артларына ышыкланып, Ләйсирәне көтте. Инде бөтен өметләре өзелеп, килешенгән сәгатьтән соң шактый гомер үткәч кенә еракга, аллея уртасында Ләйсирәнең кызыл пальтолы, ак шәлле кечкенә гәүдәсе күренде. Нинди якын һәм кадерле иде әлеге юка гәүдә бу минутларда Закиров өчен! Нинди олы бәхет аңа таба йөгерә-атлый ашыга иде бу минутларда! Ирексездән, очарга әзерләнгән коштай. Закиров талпынып куйды һәм бөтен сабырлыгын җуеп, кызу-кызу Ләйсирәгә каршы китте — Гафу итегез, Ирнис абый, соңга калдым. — Зыян юк. — Бер апаны пенсиягә озаталар икән. Мин кичә белмәгән дә идем Мине гармунда уйнаттылар. Мәҗбүри эчерттеләр... әзрәк.. Ачуланмыйсызмы? Мин — кып-кызылмы? — Пальтоңнан төшәдер ул. Ярар, борчылма, кызларга кызыл килешә ул. Киттекме? — Әллә бүген урамда гына йөрибезме? Башка вакытта кайтыр идек. — Без бит кичә килештек. Озак утырмабыз. — Минем өй дә җыештырылмаган. — Гайбәт сөйли торган гадәтем юк. — Алайса, гафу итәрсез, яме. — Әлбәттә. . Ике катлы агач йорт. Текә, биек баскыч. Закировка җиңел гәүдәле Ләйсирә артыннан калышмыйча җәһәт-җәһәт менүе кыен иде. Ләкин аны тау башына үрмәләгәндә була торган дәрт биләп алды. Тау башына менү дә шулай авыр. Әмма түбәгә күтәрелгәч, үзеңне җиңүче итеп тою. горур кыяфәттә тирә-юньгә, биеклектән аска карап тору— никадәр ләззәтле була бит. Караңгы коридордан бераз баргач, яктырак. кухня сыманрак урынга керделәр. Ләйсирә артыннан бер адым да калмаган Закиров, бүлмә ишеген ачканда яшь хатынның ачкыч тоткан кулы дерелдәп куюын күрде. — Менә, улым белән шушында яшибез. Узыгыз. — Рәхмәт. Закиров ботинкасын ишек төбендә салып калдырды, кесәсендә ге коньяк шешәсен өстәлгә куйды да яны белән суыткычка бәрелеп, бүлмә уртасына үтте. — Диванга утырыгыз. Ләйсирә тиз генә өс киемен салып ташлады. Закировның пальтосын шифоньерга элде, ә эшләпәсен шифоньер түбәсендәге телевизор каршы на куйды Мондый хикмәтне Закировның беренче күрүе иде. Шулай да сиздермәде. Гомумән, бүлмә аңарда чиркану кебегрәк бер тойгы уятты Күптәннән бирле бөтен уңайлыклары булган аерым фатирда яшәүче кеше өчен монда барысы да гайре табигый иде. Чөнки Закировның дуслары һәм туганнарыннан берсе дә мондый шартларда яшәми. Ул утырган диван, ишек катындагы суыткыч һәм зур шифоньер ярты бүлмәне биләп торалар. Ә бит әле өстәл, бала караваты һәм берничә артсыз урындык та шушында сыйган. Түшәм үрмәкүч пәрәвезенә охшап калган: аркылы-торкылы баулар эленгән... Ләкин бераздан Закиров, үзенең кайда икәнен дә онытыр дәрәҗә гә җитеп, сәҗдәгә киткән мәчет карты кебек, талгын бер рәхәтлеккә чумды. Чөнки аның каршында әледән-әле Ләйсирәнең зифа гәүдәсе бөтерелә Ул я диван башына басып телевизор кабыза, я баулардан бала чүпрәкләрен җыештыра, я Закировка фотоальбом тоттырып, чәй куярга чыгып китә дә. нинди дә булса йомыш табып, тагын аның янына килә. Закиров Ләйсирәне я үз янына диванга, я тез башына утырта һәм таза, дәү кулын аның нечкә, сыгылма биленә сала, иңнәреннән кочаклап ала. Бу минутлар аның өчен әйтеп бетергесез рәхәт... Менә шундый ләззәтле минутларның берсендә ул суыткыч өстенә күз салды Анда киптерелгән чәчәкләр куелган бәллүр ваза тора иде. Закиров түзмәде, торып, вазага үрелде, бәрхет кебек кып-кызыл бер чәчәкне кулына алды. Аның сабагы нечкә, сары, үзе йомшак һәм бик шо ма иде. Закиров хәтта аны сыйпап та карады Ләкин кире вазага утыртканда әлеге чәчәкнең сабагы чыртлап сынды Моны күреп торган Ләйсирә кычкырып җибәрде: — Ай! — Гафу итегез. Ләйсирә өчен бик кадерле, истәлекле, ничә еллар буе саклап килгән чәчәк иде бу. Ләкин ул моны Закировка әйтмәде, мөмкин кадәр гамьсез булырга тырышып: — Ярар инде, хәерле каза булсын,— диде. — Мин икенчене алып килермен. — Кирәкми. ♦ Ләйсирә, яшьле күзләрен яшерер өчен башын аска иеп, чәйниген ка- ~ рарга дип чыгып китте. Закиров та диванга барып утырды, әлеге ва- ? кыйганы бик тиз онытты һәм үз уйларына чумды. Ул бу яшь хатынның ничәдә икәнен белми иде. Төсе-битенә кара- = ганда, бик яшь булырга тиеш, дип уйлады һәм эчтән генә горурлык хи- £ се кичереп утырды. «Буй-сын әйбәт, үзе чибәр, үзе яшь, безгә дә бәхет $ килер көннәр булган икән!» Закиров бая Ләйсирә диванга куйган альбомны кулына алды. Ачты ♦ һәм беренче биттәге истәлекле язуны укыды. Кызга унсигез яшь тул- s ган көнне әнисе бүләк иткән, көне-ае һәм елы да язылган. Моны күреп s Закиров башта гаҗәпкә калды, аннан күңелен төшенкелек биләп ал- * ды. Моннан унбер ел элек бүләк ителгән альбом иде бу. Димәк мин- Ф нән унөч яшькә генә кече бит». Закиров бер почмагыннан кителә баш- * лаган күңелен тынычландырды, бу турыда уйламаска тырышты Ләкин -° әлеге уй, үкчәгә төртеп торучы кадак кебек, аны һаман бимазалады. < Аның саен Закиров үз-үзен юатты. «Барыбер миннән унөч яшькә кече * бит. Мондый бәхет тә бик күпләргә тәтеми, агай-эне. Безнең яшьтә ун- * сигездәге кызлар эләкмәс шул инде» е - Закиров альбом актарганда аның янына Ләйсирә килеп утырды Бер карточкада ул үзе иде. — Менә минем яшь чагым,— диде Ләйсирә, карточканы кулына алып һәм Закировка сузды.— Чибәрме? — Әйе. Хәер, сез хәзер дә бик чибәр һәм бик яшь. — Ә миңа ничә яшь дип уйлыйсыз? — Белмим,— дигән булды Закиров, иңен сикертеп.— Хатын-кызның яшен әйтүе авыр. — Ни өчен? — Чөнки хатын-кызның яше өч төрле. — Беренче ишетүем. Ничек инде ул алай? — Юк, хатын-кызның, кабатлап әйтәм, яше өч төрле Беренчесе — таныклык, ягъни паспорт буенча, икенчесе — кешеләр аңа күпме бирә, өченчесе — ул үзен ничәдә дип хис итә. — Кызык. Ә шулай да миңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Закиров көттереп кенә: — һым, чама белән... егерме ике-егерме өчне бирергә мөмкин,— диде. Ләйсирә шатлыктан кулларын чәбәкләп аллы. Ул, шифоньер ишеген ачып, көзге каршына басты, үз-үзенә сокланып бераз төзәтенде дә янә Закировка борылды — Миңа инде егерме тугыз. — - Кит аннан?! — Әйе шул. — Да. Мәрфуга да утызда... — Юк, утызда түгел, егерме тугызда гына. Алар көлештеләр Закиров хатынның коңгырт күзләренә текәлеп сокланды Ләйсирә дә нурлы шат күзләре белән аңа томырылып карады. Закнровның кнңчә яңаклы тулы йөзе, калын кашлары, чокырлы ия ге, сабыр тыныч холкы Ләйсирә күңелендә ихтирам, ышаныч уяталар иде. Ул Закировның озын кара чәчләрен сыпырып куйды, аннан тузгы тып җибәрде, башын кочаклап, күкрәгенә кысты Бу назлану иркәләүгә түзә алмыйча, Закиров хатынны күтәреп алды, кочагында эретте — Чәй ташыйдыр,— диде Ләйсирә, аңына килеп. Чәй эчкәндә ул малае, аның шуклыклары турында, үзенең заводта эшләве, ләкин кечкенәдән үк артистка булырга хыяллануы, тик моның тормышка ашмавы хакында сөйләнде. — Үкенәсеңме? — Юк. Ләкин мин гомерем буе әдәбият-сәнгать кешеләренә гдшыйк булып яшәрмен, ахры. — Әйдә, күтәрик нгул хыялый һәм гашыйк кешеләр өчен! — Исерсәм?!. Бераз капкалап алгач, Ләйсирә бала караваты астыннан гармун тартып чыгарды да егетләрчә, бер җиңеллек белән сыздырып та җибәрде, кушылып җыр да сузды. Җидегән чишмәләрдә җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су... Яшь хатын әсәрләнеп җырлады да җырлады. Аның бу җырына яшьлеген сагЫну да, хәзерге ялгыз тормышы өчен борчылу-көенү дә, айлар- еллар буе тулып ташыган ачы сагышлары да — барысы да җыелган иде, күрәсең. Ирексездән аның күзләре яшьләнде. Ләкин ул бу юлы дымлы күзләрен Закировтан яшермәде. Чөнки аларда ниндидер өмет, юатуга мохтаҗлык, назга сусаганлык чагыла иде. Бәлки каршында утырган таза, көчле ир аның күңелендә ни кайнаганын аңлар, дип уйлагандыр. Бәлки ул бераздан Закировка тагын бер альбом күрсәтергә уйлагандыр. Аида Ләйсирәнең иң яшерен уй-теләкләре, табигатькә сокланулары һәм кешенең матурлыгына, дөньяда яшәүнең гүзәллегенә мәдхия җырлаган шигырьләр тупланган иде. Ләкин... Закиров рюмкаларга коньяк койды. Хәзер ул үзенең тагын да кыюланып китүен сизде һәм Ләйсирәне кочагына алды. Бераздан ул үз-үзен белештермичә, ша шар дәрәҗәгә җитеп, еш-еш сулап хатынны бертуктаусыз иркәли, аңа назлы сүзләр әйтә башлады, кочагы кайнарланганнан кайнарлана бара иде. Ләйсирә, яңгырның һәр тамчысын көтеп алган һәм аның шифасын бөтен күзәнәкләренә сеңдергән үсемлек кебек, Закировның сүзләренә чын ихластан ышана, бөтен йөрәге белән кабул итә иде. һәм ул, Закировка каршы килә алмыйча, үзе дә аның күзләрен үпте, иреннәренә үрелде. Закиров Ләйсирәнең төз матур аякларын, йомры тезбашларын сый нап: — Бездә килен төшкәндә төкле аягың белән, диләр. Бу — бәхетен белән, дигәнне аңлата. Син әле бәхетеңне табарсың. Син яшь, чибәр...— диде. — Минем дә берәр кешене шашып-шашып яратасым килә! Сезне яратыйммы? — Тырышып кара. — Мин чын әйтәм. И... сез өйләнгән шул. Миңа гаилә бәхете кирәк, ә болай... Мәхәббәткә маңка комачауламый, диләр. - Бер шигырь укыйммы? Синдәгедәй кодрәт булса әгәр минем. Бу дөньяны сүтәр идем. Җимерер идем һәм адәмнәр мәңге рәхәт яши торган Бүтән дөнья иҗат нтеп бирер идем!.. — Тагын укы. — Җитәр. Мин исердем, ахры — Тыңла, алайса, мин укыйм. Көнчыгышның бөек акыл иясе менә ни язган: Небесный свод жесток и скуп на благодать, ♦ Так пей же и на трон веселия воссядь. Перед господом равны и грех, н послушанье, Бери же от жизни все, что только можешь взять т — Монысын ишеткәнем юк иде. g Закиров торып өстәлдән ике рюмка тотып килде. һ — Мәле, тагын берне күтәрик! S — Юк. юк... ® — Тот инде. ♦ — Сез минем турыда начар фикердәдер инде? х — Заманча яшә, үз чорыңның үз кызы бул, үги кызы булма! ‘ s — Оялма* дисезме? * — Бик үк оятсыз да булма! п — Рәхмәт. Киңәшегезне тотармын. Вакыткүпме әле? * — Алтынчы ярты. -я — Улымны алырга соңга калмыйк. < Киенгәндә Ләйсирә Закировның каршына басты да кисәк кенә бит * очыннан үбеп алды £ — Үзеңә бер малай табып бирсәм... °- Пальтосының бер җиңен кигән Закиров тораташтай катып калды. Бу минутта ул үзенең дачасындагы бакча карачкысына охшаган иде. Тел астына тәмәке салган кешедәй, ияге дерелдәп куйды, сүз әйтергә теле әйләнмәде. — Курыктыңмы, акыллым?.. Ләйсирәнең күзендә шаян очкыннар ялтыравын күреп ниһаять, Закиров телгә килде, әвәләп бер сүз чыгарды — Юк. Ярар, өегезгә китермәм, алимент кына түләрсез. Ләйсирә ачы елмайды һәм кычкырып көлеп җибәрде .. Таксидан төшкәч, Ләйсирә, як-ягына каранып, башта аңыша алмыйча торды. Кулларын кесәсенә тыккан Закиров тыныч кына — Ярый...— диде. — Ә... сез китәсездәмени? Улымны күрәсегез килмиме? — Башка вакытта. — Хушыгыз. — Сау бул. — Кайчан күрешәбез? — Сөйләштек бит — пәнҗешәмбе, сәгать алтыда. Ләйсирә бүтән бер сүз дә әйтмичә кырт борылды да ике катлы ак бинага таба йөгерде. Закиров та үз юлына китте. Ул шактый чуалган уйларын бер җепкә тезәргә, рәткә китерергә теләде, ләкин барып чыкмады Алда ни буласын, мәсьәләне ничек хәл итәсен ул әле тәгаен генә уйлап җиткермәгән иде. Ләкин ул инде тыныч Гашыйк Мәҗнүннән ул яңадан дөньяда барысыннан да канәгать ир уртасы кешегә, гаилә башлыгына, кадерле балаларының хөрмәтле авасына әйләнде, һәм аңа хәзер бик күп елларга үз хатыныннан битәр һичкем дә кирәкми иде. Чөнки аның күптәнге хыялы тормышка ашты, теләге кабул булды. Ул яңадан элекке халәтенә кайтты Мөхтәрәм, абруйлы, олы кыяфәтле, салмак-әкрсн адымлы мөхәррир Закировка әйләнде Мунча янында туктап, кесәсеннән кипкән балык чыгарды, бик тәмләп сыра эчә башлады. Аны бер танышы күреп алды һәм, ике кружка тотып, янына килде. Алар әүвәл озаклап һава хәлләрен, кичәге хоккей матчын инәсеннән жебенә хәтле тикшереп, анализлап чыктылар. Аннары танышы. — Бу атнада бакчага барасыңмы? — дип сорады. — Бармыйча ярамас. — Анда эш тә юк инде әлегә. — Булмаса да... Мин кыш көне дә атна саен бардым, күз-колак булып кайттым. — Тиярләрмени? — Тимиләр тиюен. Быел бер-ике кешенекен бастылар, минекенә кагылганнары юк. Каравылчыдан да инде ул. Ә каравылчы мине бик хөрмәт итә, мин дә җәй көне аңа виктория биргәлим. Моңа кадәр тыныч иде. Алар әле тагын шактый вакыт дача хәлләре, балык тотканда һәм ауга йөргәндә була торган маҗаралар турында сөйләштеләр. ...Пәнҗешәмбе. Сәгать җиде тулып килә. Ләйсирә тәрәзәдән карап утыра Урамда әле якты. Апрель уртасы җитсә дә, бүген иртәдән \ к салкын иде, сулар каны, көне буе кар яуды, ә кич белән җил дә чыкты. Кар берәмтекләп, сирәкләп кенә яумый, кушучлап йөзгә сибелә, көчле җил аны ачу белән өстән берөзлексез туздырып кына тора. Шәрә агачлар, канаты сынган авыру коштай, талпыналар, өзгәләнеп ярдәм сорагандай, бөгелә-сыгыла ачы җилдә чайкалалар. Ләкин ал арга ярдәм кулын сузучы юк. Киресенчә, буран көчәйгәннән-көчәя. Ә агачлар ялангач. Аларның бик тә бөреләнәсе, яфрак ярасы, яшеллеккә күмелеп, бизәнеп-ясанып утырасылары килә. Юк, үзләре өчен генә түгел, үзләреннән бигрәк, кешеләр өчен тырышалар бит ул изге җаннар. Аларга рәхәт, күңелле, ямьле булсын әчеп . Ә карлы буран миһырбансыз. Ләкин барыбер яз үзенекен итәчәк, буран туктар, агачлар яшеллеккә күмелер, бөтен тирә-як тагын да хозуррак булыр. Ләйсирә юлга карады. Машиналар чаба, ашыга-ашыга атлаучы кешеләр күренә. Салмак кына адымнар белән килүче берәүне Ләйсирә Закировка охшатты. Тулы гәүдә, озын буй Юк, ул түгел икән. «Бәлки ул соңга калгандыр да хәзер мине көтәдер? Тагын унбиш-егерме минут торасым калган икән. Хәер, мин аны ярты сәгать көттем бит. Киләсе булса, килер иде.» Ләйсирә үзен шулай дип тынычландырды. Аннары капыл гына торды да киенә башлады. «Мин монда җылыда утырам, ә ул туңып беткәндер. Берәр ашыгыч эше килеп чыккандыр' да соңга гына калгандыр». Ләкин киенеп беткәч, ул тагын туктады. «И тиле дә соң мин! Бер сәгать үтте бит инде». Пальтосының бер җиңен .салган килеш диванга килеп утырды да тагын тәрәзәгә карады. Моңаеп, авыз эченнән генә җыр көйли башлады. Ә тышта карлы буран баягыдан да яманрак котыра, улый, сызгыра, юнәлешен үзгәрткән җил юеш карны хәзер тәрәзәгә үк китереп сылый иде. Ләйсирә чишенә башлады. Кинәт суыткыч өстендәге вазага күзе төште һәм, өзелгән чәчәкне күреп, йөрәге сыкрап куйды. Ләкин ул бар әрнүен эчкә йотты, моңсу йөзендә бу кичереш берничек тә чагылмады Ә бу вакытта Закиров — эштән кайтышлый юл уңаенда баҗаларына сугылган хөрмәтле кунак — кухняда, өстәл артында бик тәмләп сыра чөмерә һәм баудан гына алган майлы чехонь балыгының койрыгын кимерә иде