Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР

 

Атна буе инде буран котыра Ишегаллары, урам як коймалары тау-тау булып өелгән көрт астында калган. Буран исә һаман котырына, ак ялын уйнаклатып тәрәзә пыялаларына сарыла, моржага кереп кемнедер тирги, үзе белән көч алышырга тышка чакыра Безнен өйдә җылы, рәхәт Мнч кашагасына утырткан сукыр лампадан бүлмәгә сүрән генә як тыл ык сирпелә. Әби, чуар яулыгын артка чөеп бәйләгән дә, мич буендагы утыргычка кабасын көйләп, йон эрли. Анык орчыгы, буран белән узышып, зыр-зыр әйләнә. Аш урынын жыел алгач, каннар итеп юган өстәл артында без дүрт бала рәттән тезелеп дәрес карыйбыз. Мин тырыша-тырыша мәсьәлә чишәм «Бер шәһәрдән икенче шәһәргә кара-каршы ике поезд чыккан » Нинди була икән ул шәһәрләр? Сугыш башлангач, күрше Тәгъзимә әбиләргә Радикны кайтардылар. Тәгъзимә әби белән бертугаинын оныгы, ди ул. Алар Киевта яшәгәннәр. Әтисе сугышта кызыл командир икән. Әнисе Радикны кайтарды да үзе хәрби заводка эшкә китте Радик хәзер безнен класста укый Шәһәрнең нинди икәнен безгә ул сөйләде Анда катлы-катлы йортлар, ди Бер Киевка гына безнен авыл хәтле меңләгән авыл сыеп бетәсе, ди Ә безнең авыл, мактанып әйтүем түгел, кечкенәләрдән саналмый Читтән килгән бер кеше аның зурлыгына хәйран кала. Колхозда өч бригада Менә шундый меңләгән авыл сыярлык булгач, чынлап та зурдыр инде ул шәһәр! Нинди сон әле мәсьәләнең шарты Әйе, «Бер шәһәрдән икенче шәһәргә кара каршы ике поезд чыккан > — Апай, дим, апай, әтәч ясап бирнәле! Кечкенә сеңелем Фәһимә өстәлнең каршы башыннан мнна кәгазь ки сәге суза. Ул әле укымаса да, безнең белән утырып, дәрес караган булып кыйлана Аның гозерен үтәми ярамый Әби әйтә «Ул ятнм үсә, ата ана назын күрми, кыерсытмагыз аны»,- ди Дөрес тә шул. әтиебез икенче ел инде сугышта, әниебезне узган ел урман кисәргә киткән жн реннәИ агач басып үтерде Анысы без ана жнл-яңгыр тидермибез тидерүен Әнә. хәзер дә Фә һимәнен миңа кәгазь сузуы булды, мин кайчан очрашуларын һич чутлап чыгара алмый азапланган поездларны читкә «этәрдем дә Фәһимә сеңелемә бик матур әтәч сурәте ясарга керештем Кечкенәләргә шул гына кирәк тә өчесе өч яктан иңемә сарылдылар Юкса инде, энеләрем алай бик кечкенә дә түгел Фатихы өченчедә, Зарифы беренчедә укый Юк. рәсем ясау дигәндә өчесе дә бердәй үлеп китәләр Мина да 97 су белән сап-сары рәхәт. Туйдырып бетерде инде ул мәсьәлә чишүләр. Безнең уен белән мавыгу әбигә генә ошап җитми. Ул орчыгын зырылдатып җибәрә дә кечкенәләрне кисәтә: «Ярый, ярый, тутагызга комачауламагыз, сурәтне иртәгә төшерер ул, бүген хисабын чутласын, иртәгә сабагына барасы бар»,— ди Дөрес әйтә, билгеле. Әмма бер башлагач, әтәчне ясап бетерми дә булмый. Әнә, кикриген генә буйыйсы калды. . Сукыр лампа «мелт-мелт» итә. Бу аның «керосиным бетә, эшлисе эшләрегезне эшләп калыгыз»,— дип кисәтүе Минем әде мәсьәлә ■чишелмәгән. Шулчак капка шыгырдап ачылды Ишегалдында Реке өреп җибәрде. Без тынып калдык. «Мондый буранлы салкын төндә кем йөрер икән? Әллә соң әтидән хат-хәбәр китерделәрме?» Әби, орчыгын бер читкә куеп, ишек ачарга чыкты. Ишектә башта калын табанлы киез итекләр, сары тун чабуы, аннары аларның иясе — аргы очның Хәсәнә апа күренде. Ул башына саргылт шәл бөркәнгән, билен тун өстеннән юан бау белән буып куйган. Ton итеп килеп керде дә, безгә карап, ишек катында тукталып калды. Төнге кунак мондый салкын буранда тикмәгә генә килеп йөрмәс, без, сагаеп, Хәсәнә апага карап калдык Ул башта шәлен чишеп артка чөйде, аннары тунын ычкындырып җибәрде һәм мич буеннан әби этәргән урындыкка килеп утырды. — Әтиегез яныннан кеше кайткан, балалар, керәшен авылының Микулай. Әтиегезне күрдем, дип әйтеп әйтә, ди. Дон елгасын бергә кичкәннәр. Әтиегезнең бармаклары шешкән булган. Хәсәнә апа сөйли дә сөйли. Без аның сүзен бүлмәс өчен тын алырга да куркып утырабыз. Минем баштан ялтырап, йөгерек уй узды: «Бармаклары шешкәч, мылтык тота алмый инде ул, бәлки әле кайтарырлар да?» Уемны кунакның дулкынланган тавышы бүлә — Безнекеләр белән бергә киткәннәр иде бит Түбән очның Зыятдин да алар белән иде. Зыятдин Сәкинәсе аны, базарда очратып, бәйнә-бәйнә барын да сорашкан —Хәсәнә апа, шәл астыннан яулык очын чыгарып, борын тирәсен сөртеп алды Шулчак Фәһимә өтәләнә-кабалана урындыктан төште дә кунакка килеп сарылды — Безнең әти кайтам дигәнме? Шикәр дә алып кайтамы? Кайтыр, балам, кайтыр — Хәсәнә апа Фәһимәнең башыннан сыйпады. Әбием, мичкә аркасы белән сөялеп баскан килеш, озак кына эндәшми торды, аннары офтанып — Әниләре исән булса, Микулай янына барып, үзе сорашып кайтыр иде дә бит,— дип әйтеп куйды — Әби, Фатих белән икәү барып кайтыйк. Берсекөнгә — ял,— дип кабаланып әйттем. Күкрәк читлегендә йөрәгем кызу-кызу тибә башлады. Әйтерсең лә, әтинең үзен күрергә барасы! Фатих йөгереп килеп әбигә сарылды: — Әби, дим, апам белән икәү барыйк... Хәсәнә апа да безне яклады. — Барсыннар. Минъямал абыстай, барсыннар Өч чакрым араны гына узарлык инде алар. Әби, икеләнеп, алай итте, болай итте, ниһаять, җибәрергә риза булды. ...Әбием безне авылны чыкканчы озата барды. Ул таягына таянып әкрен генә атлый Фатих белән безнең йөрәк түзми, тизрәк чабасы, урманга җитәсе килә. Без барасы керәшен авылы урманның артында ук Анда барып җитсәк. Микулай дә дан не табабыз да табабыз инде Уф, җилкапкага җиттек Әби таягына таянып баскан килеш дога кылды да — йә, балалар, аллага тапшырдык, исән-сау йөреп кантыгыз,— дип, басу капкасы янында басып калды. Без, Фатих белән кулга-кул тотышып, алга йөгердек Аякларыбызда * җылы йон оекбашлар белән өр-яңа чабаталар. Әби ул чабаталарны ур- % таурамның Шәйхулла бабайдан үрдереп алдырган иде Болайүзе.ол g танлы булса да, киез итекләребез дә бар барын Тик әби юлга чабата * җиңел, ди. Дөрес әйтә аяклар үзләреннән үзләре атлыйлар. Әнә, ерак та түгел, урман караеп күренә Урман артыннан иренеп 5 кенә кояш күтәрелеп килә Тирә-юньдә ник бер җан иясе булсын Тый- 5 тын, ап-ак кар дәрьясы. Өстән карасаң, Фатих белән без. мөгаен, шул 3 дәрьяга төшкән ком бөртеге кебек кенә күренәбездер Күңелләр ашкы ф на! Икебез ике чана табаны эзенә төшәбез дә алга ыргылабыз Кем кемне уза! Жил, безне тыярга теләгәндәй, бишмәт чабуларын кайтара. Аяк « астында кар шыгырдый Уф! Ардык. Жан-тиргә баттык. Туктап сулыш алабыз. Фатих бүрек - колакчыннарын ычкындырып җибәрә. Мин шәлне бушатыбрак бәйлим ө Әнә, урманга якын гына калган инде Кояш та урманның бу ягына чы- * гып, аксыл күк йөзендә эленеп тора Нурлары кар бөртекләренә кагыл ган мәлдә ак юрган өстендә нәни йолдызлар кабына Якын гына булып күренсә дә, урман ерак икән Барабыз, барабыз, о һаман барып җитеп булмый Жил дә каршы исә Башта ул салмак кы- “ на. ялмана-ялмана гына исә иде. урманга якынайган саен көчәя барды Әнә, карны буразна-буразна тәгәрәтеп каядыр куалый Бөтереп алып, әйләндерә тулгандыра да, янадан үз урынына кайтарып яткыра Бара торгач, урманга да килеп җиттек Монда тыныч. Агачларның җилдә гамьнәре юк, кар бүрекләрен кигәннәр дә йокымсырап тик утыралар Урман эче яп-якты. Игътибарлап карасаң, агач төпләрендә эреле- ваклы эзләр күренә Жәнлек эзләре Бүре-фәлән генә очрый күрмәсен Аучылар сугышка китеп беткәч, урманда бүреләр бик үрчегән, диләр Мин. каушавымны сиздермәскә теләп. Фатихка күтәрелеп карыйм Ул да никтер шомланып калган кебек Мин булып, мин курыкканны, ул курка да курка инде Кызганыч, берәр таяк мазар алырга башка кил мәгән. Мин Фатихны кулыннан җитәкләдем, һәм без шыпырт кына алга атладык. Урманны чыкканчы үр менәсе Ярый әле, юл яхшы Кар ерып барасы булса, нишләр идек. Алда кинәт нидер шытырдап куйды Без куркудан бер-беребезгә сыенып туктап калдык Ичмасам, борын төртер куыш та юк бит Тын да алмый торабыз. Үр артыннан кеше тавышла ры, чана шыгырдавы ишетелгән кебек булды — Йөкчеләр ул!— Энем шатланып енкергәләде. Әнә. утынчылар икән! Аргы очның өч-дүрт хатын бәләкәй чаналарга җигелгән, чыбык- чабык алын кайталар Үрдән түбән төшәсе булгач, аларга рәхәт, утын төялгән чаналарны тартасы да юк. үзләреннән-үзләре түбән төшәләр Без, аларга юл биреп, читкәрәк тайпылдык. Урман инде баягыча шомлы булып тоелмады Бер без генә түгел икән әле монда бүреләр нең дә җаны бар, кеше тавышларын ишеткәч, койрыкларын кысып ята лардыр әле. Шулай да безгә кызурак атларга кирәк Әле бит кире кайтасы бар «Кышкы көн кыска’ була ул, яктыда урманны чыгып калыгыз» диде әбием Никадәр генә ашыксак та, без авылга көн төшкә авышкач кына килеп кердек Бу авылның да. безнеке кебек, кар астыннан морҗалары гына кал кып утыра. Урамына килеп кергәч, беравык кая барырга. Микулай дә дәйнең йортын кемнән сорарга белми аптырап тордык. Урамда беркем дә юк, хәтта этләр өргәне дә ишетелми. Әллә авыллары белән йокыдан да уянмаганнар инде?! Ихатасыз-капкасыз бер йорт янында озак кына тордык та, тәвәккәлләп, ишеген тарттык. Ишекне ябарга да өлгермәдек, мич башыннан ябык чырайлы, озын буйлы чандыр бер хатын шуып төште. — Кем бар анда?! Ул безнең җавапны да көтми, куллары белән кош кугандай селтәнеп, безне кире ишеккә кысрыклады. — Юк, юк, бирер әйберем юк. йөрмәгез, барыгыз, бар!— Хатын безне төрткәләп ишектән чыгарып җибәрде. Гарьлегемнән күземә яшьләр килде: бу түти безне хәерчеләр дип куалап җибәрде ич! Энемнең дә хәтере калды, ул, йөзен җыерып, берни эндәшми тора Мин бияләй аркасы белән күзләремне сөртеп, җыламас- ка тырышам Апа кешелә мин, үзеңнән ике яшь кече энеңә күз яше күрсәтеп тору ярамас. Тик күз яшьләрен һич тыеп булмый, алар үзләрен- нән-үзләре ага. Инде нишләргә белми аптырап торганда, күрше йорттан көянтә- чиләк күтәргән бер апа килеп чыкты Аның янына барырга да, бармаска да белми, икеләнеп тик торабыз. Ул арада әлеге апа үзе безгә таба атлады. — Чит авыллар димме? — Ие. Без Микулай дәдәйне эзләп килгән иек. — Кайсы Микулай ул? Бездә күбәү бит алар — Теге, әле яңа гына сугыштан кайтканы.— Апаның ягымлы йөзенә карап мин тизрәк әйтеп калырга ашыктым.— Ул безнең әти белән бергә сугышкан. Әби авылыннан без. Мирсәгыйть балалары... Апа көянтә-чиләкләрен кар өстенә куйды. — Гөргөри Микуласы кирәк инде сезгә. Узган атнада гына кайтты ул. Бер кулын өздереп.. Әйдәгез, күрсәтәм өйләрен,— диде. Хатынның өстендә бил тиңентен бөрмәле киң кара бишмәт Ул кызу-кызу атлап бара, без аның артыннан көчкә җитешәбез. — Ник әниегез килмәде соң? — Әниебезне узган ел җирләдек, агач басты... Әбиебез карт, ерак юлга чыга алмый. Апа, адымын әкренәйтеп, безгә текәлеп карап куйды. Шактый баргач, шундый ук ихатасыз тәбәнәк бер йортның ишеген какты. — Микулай, Анка, мин сезгә кунаклар алып килдем. Безгә ияреп тыштан бер кочак салкын керде, һәм керә-керешкә ак пар мендәренә әйләнеп, бүлмәдә таралды. Пар эченнән йөзеп чыккандай. каршыбызда юка гәүдәле бер хатын күренде: — Әйдүк, түргә узыгыз, Мәтрүнә, кунакларны кемнәр дип белик соң?— диде. — Күрше авыллар. Микулайдан әтиләре турында сорашырга килгәннәр. Әтиләре Мирсәгыйть атлы икән. Хуҗа хатын никтер тынычсызлангандай булды һәм такта белән бүленгән түр якка карап. — Микулай, синең янга килгәннәр. Мирсәгыйть балалары,— дип эндәште. Бүлмәдән буш җиңен бил каешына кыстырган аксыл чырайлы, озын буйлы агай чыкты. — Карыйк, карыйк, нинди кунаклар килгән икән безгә? — дип сөйләнде ул. Тавышы да бик ягымлы икән — безнең әти яныннан кайткан ла ул. Мин, аны-моны абайлаганчы, Фатих атылып барып аның аягыннан кочаклады. Әйтерсең, үз әтиебезне күргән. Мин уңайсызланып Фатихның җилкәсеннән тарттым. — Безнең әти түгел ич ул! Фатих аңа ябышкан да тынган Микулай дәдәй аның бүреген салдырып мич башына куйды. — Әйдә, әйдә, егет, түрдән үз. Әтиең бик сагынып сөйли иде синең турыда Менә нинди дәү булгансың икән Хуҗалар безне чишендереп, түр якка алып чыктылар Мин Микулай дәдәйгә алдан ук әзерләп куйган соравымны бирдем ♦ — Син, Микула дәдәй, сугышта безнең әтине күргәнсең икән. Шуны белешергә дип килгән идек. Микула дәдәй бераз уйлань/п торды — Күрдем, балалар, соңгы сугышка әтиегез белән бергә кердек Мин ч менә кулны өздереп кайттым Ә әтиегез...— агай никтер тотлыгып кал- Z ды, исән кулы белән муенын сыпырып алды.— Әтиегез исән-сау, сезгә й сәлам әйтте. Сәлам генә түгел, менә бумажнигын да биреп жибәрде ® әле,— диде. Ф Бу шатлыклы хәбәр безне әллә нишләтте. Соң инде, дүртенче ай хәбәрехәтере юк ич. Болай яныннан кеше кайткач, исән дә исән инде ш ул! о — Яле, карчык, әтиләренең бумажнигын бирик балаларына Үзем £ барырга җыена идем сезгә, менә һаман ныклап аякка баскан юк Әние- ө гезнең вафат булуын да ишеттек Ничек көн итәсез сок? Әнине телгә алу ярамадымы, Микулай дәдәйнең әти кебек иркәләп < сөйләшүеме, үзем дә белмим, мин тик торганда үксеп елап җибәрдем. Еламаска итәм—булмый, күземнән чишмә булып яшь коела Фатих, ° Микула дәдәй янына баскан да, аның түшендәге медальләрне барлый — Я, я, бала, тынычлан,— дип баштан сыйпады хуҗа апа Әтинең безгә дип җибәргән әйберләре бер бумажник кына түгел икән — бәләкәй генә төенчек. Мин күз яшьләремне битемнән сөртеп, кулыма төенчекне алдым Ипләп кенә аны чишеп җибәрдем. Төенчектән әтинең әллә кайчаннан безгә бик таныш булган, таушалып беткән күн бумажнигы, өч медале килеп чыкты Мин абайлаганчы, энем ме дальләрне эләктереп тә алды — Ник әти аларны үзе тагып йөрми, безгә җибәргән? Шундый гади сорау да ир кешене каушатыр икән, Микулай дәдәй ни әйтергә белми, ык-мык итеп, энемнең башыннан сыйпады. — Сиңа күрсәтәсе килгәндер Батырлыгы өчен бирелгән медальләр ул. Әтиегез бик кыю кеше, диде Мин әтинең бумажнигын ачтым Эченнән өч сум акча, сугышка хәтле безнең бөтен гаилә белән төшкән фотокарточкабыз һәм без язган берничә хат килеп чыкты — Ә боларны инк җибәрде?- дип аптырап сорадым мин Бумаж никсыз нишли инде ул үзе? — һи, кызым, сугышта бумажник ник кирәк ул?— диде Микулай дәдәй, үзе хатыны белән тиз генә күзгә-күз карашып алды — Анысы да бар инде, дидем мин Никтер йөрәгем кысып алды Тик торганда әти бу әйберләрне җибәрмәс иде Микулай дәдәйнең дә күзләре безгә туры карамый, нидер яшерә кебек иде Әллә соң? Мин, бармакларым белән чытырдатып тотып, әтинең бумажнигын күкрәгемә кыстым Өзгәләнеп кабат сорадым — Әтием чынлап та исәнме? — Әйттем ич инде! — диде Микулай дәдәй, үзе өзелгән, нңбашын исән кулы белән сыйпап алды Йөзен җыерды Ярасы сызлый башлады, ахры. — Рәхмәт инде, Микулай дәдәй, дидем мин урынымнан торып Без кузгалыйк инде, яктыда урманны чыгарга кирәк Микулай дәдәй безне урманны чыкканчы озатып куйды Фатнх анын исән кулына асылынган да туктаусыз сөйләнә — Микулай дәдәй, әти кайткач, без аның белән үрдәк атарга барабыз Бах., бах... бах... бер юлы өч чүрәкәйне әти чөеп кенә төшерә. — Барасыз, барасыз,—диде Микулай дәдәй, аның сүзен җөпләп. Ә минем күңелемне ниндидер шик кимерә. Мин, Микулай дәдәйнең яшерен серен белергә теләгәндәй, аның йөзенә текәлеп-текәлеп карыйм. Бер дә шикләнер урын юк кебек. Әтинең кайтасын ул бик ышандырып әйтә. Тик әти нигә бумажнигын җибәрде икән? — Микулай дәдәй, әти кайткач, син безгә килерсеңме? — Киләм, килмимме соң! Әтиегез белән гел бергә булдык, дуслар идек. Бер-береңнең гаиләсе турында кайгыртырга дигән сүзебез дә бар. Урман авызында Микулай дәдәй безнең арттан озак карап калды. Без, энем белән җитәкләнешеп, ялтырап яткан чана юлы буйлап авылга таба йөгердек. Әтинең исән хәбәрен тизрәк әбигә җиткерәсе килә иде. Әбием безне капка төбенә чыгып каршы алды. Өйгә кергәнне дә көтмичә, энем кесәсеннән әтинең медальләрен чыгарды. — Менә, әби, әтинең медальләре. Әллә ничә немецны берьюлы бәреп кенә салган ул. Шуңа күрә биргәннәр. Аннары бумажнигын җибәргән әле, өч сум акчасы да бар. Фатихның сүзләрен ишетүгә, әбием хәлсезләнеп, болдыр баганасына сөялде. Без атылып өйгә кердек. Мин әбидән бигрәк үз-үземне ышандырырга теләп: — Әти исән, әби. Микулай дәдәйне озатып калган,— дидем. — Микулай дәдәгез үзе килермен димәдеме соң? — Килә, менә җәй генә җитсен, әти кайткач та килә,— дип такылдады Фатих. Әби яулык чите белән күзләрен сөртте, аннары мич буена утырып, озаклап дога кылды. Әтинең бумажнигын, медальләрен кулына алып карап торды. — Җыеп куйыйк боларны, оланнар, югалмасын, әтиегез төсе... үскәч, бер алып карарсыз,— диде, һәм бумажник белән медальләрне барын бергә төйнәп, сандык төбенә яшерде. Әтинең үлеме турындагы кара мөһерле кәгазьнең дә инде өч айдан бирле шул сандык төбендә ятуын без, балалар, белми идек әле. Укучының күңел дәфтәренә Бенгаль мәкальләре һәм әйтемнәре Чокыр казыганы юк. ә күлне тиргәп яши. Нинди генә усал эт тә тезгәчә генә тешли. * Бозау чагым булмады» дип карт сыер мөгри икән. Биргән таш та синеке, төшкән теш тә синеке. Юлбарыс урманны саклый, ә юлбарысны — урман. Телсезнең дошманы булмый. Остазы телсез, шәкерте чукрак. Кулдагы алтынчы бармак ул. Язуны өч нәрсә яза: акыл, кара һәм каләм. Начар уллар туса да, начар аналар булмый. Киеменә күрә суыгы. Көл астында ут пыскый. Пәри белмәсэң — үрмәләп яшә. Кулын күтәреп сәламен бирә, шул ук кул белән бугазны буа