Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без —халык

Халык зур ул... Г Туклй — Без — халык! — дип әйткән өчен хәтта Кыйналганбыз... Чорны тетрәндереп, — Әйе, без — халык! — дип торып бастык, Ленинчылар булып күтәрелдек! Күтәрелдек изге көрәшләргә Юксылларның мәгърур Алыплары, «Кузгал, уян!» диеп җыр башладык, Җиңүләргә ул җыр алып барды. Байрак итте халык Азатлыкны, Ильич исеме белән җиңеп чыкты, Таянычка мохтаҗ булган халык — Таянычы хәзер тынычлыкның. Тарихларның күпме гарасатын — Әйе, без — халык! —'дип җиңеп үтте.— Ышанычка мохтаҗ иде халык, Ышанычы хәзер кешелекнең! Ильич якташ, Ильич юлдаш һаман — Барыбызга безнең бер нур инде Кемнәр генә безгә таянмыйлар! Таяналар — димәк, без зур инде