Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕЗНЕ ОНЫТМАГЫЗ

 

Үги атиема этелмәгән хат килеп төште Бакиров чираттагы ялга җыена иде, путевка—кулда, билетка заказ бирелгән. фуат Мансуровичның җиде елга якын инде әнисеннән хат алганы юк иде Бервакытны, диңгездән ял итеп кайтышлый, картларга телефон керттер- гән иде, шуннан бирле Авылда телефон куйдыру, шәһәрнекенә карый, ул хәтле үк мәшәкатьле түгел. Аннары, җае чыкты: телефон бүлеге начальнигы мәктәптә бергә укыгач дусты икән Дәресен әйткәндә, картлар телефонга һич кенә дә мохтаҗлык сизмиләр иде Сәламәтлектән зарланмыйлар ул-бу була калса поликлиника да урам аша гына. Телефон Фуат кирәк иде — хат язышудан коткарды ул аны Югыйсә, улынлы егет үстердем — инженер! Ашыгыч эшем бар дип, Фуат Мансурович кабинетына кереп бикләнде, үзе белән хатны да, бүгенге газета-журналларны да зләктерде Әмма аның бүген бернинди дп ашыгыч эше юк иде. Хәлбуки, зур гына трестның баш инженеры булып эшләүче Фуат Мансуровичның буш вакыты бөтенләй калмый диярлек, кайчакта тәүлеккә сыймаслык эшләр килеп чыга... Бакиров хатны өч мәртәбә укыгач кына тынычланды Әлеге хат шәмәхә карандаш белән язылган иде Гадәттә, посылка салганда, мондый карандаш белән әнисе әрҗә тышына адрес яза Шушындый ук карандаш белән әтисе фронттан хатлар язып җибәрә иде Өчпочмаклы хатлар Ярты сәгатьләп кабинетында утырганнан соң, Фуат Мансурович кухняга чыкты Үзе белән хатны да алды Мәктәптә йорт эшләре дәресләре керә башлаганнан бир пе, улы ашлар пешерергә булыша, һәр көнне диярлек өстәл әзерләшә ^лектәлинкә йомры ватудан башы чыкмаган малай кытай сервизларын хәзер ' саи кына тота .Әнисенә башта бу яңалык — кытай сервизларын кузгаткалау ошап бетмәде Фу и Мансуровичка, киресенчә, күңелле иде Азактан күнектеләр, затлы савыт-сабаларда< нан хат килсә, күрше-күлән саен йөреп, Миңсафа апаның ул хатны һәммәсенә укытуын да Фуат Мансурович бик яхшы белә Күрегез, дия кебек әнисе, нинди укымыш ашау-эчү гадәткә керде Шаккаттылар: тузанга күмелеп яткан чынаякларга хәзер җан иңгәндәй булды Хатыны Фуат Мансуровичка чәй ясарга да өлгерә алмады улы кинәт кенә сорау бирде — Әби белән бер-бер хәл булмагандыр бит, әти! Бакиров елмая тешеп. гаиләне тынычландырырга ашыкты үзгәрешләр юк икән Маисуровичның үзенә анысы, бабай гына пенсиягә китәргә җыена, ди, тик хезмәт кенәгәсендә ниндидер буталчыклык тапканнар — исеме дөрес язылмаган, имеш. Әйе шул, татарларда шундый исемнәр очрап куя—катлыкатлы кәбестәләрең бер якта торсын, аларны язганда әллә нинди акыллы башларың да ялгышыр. Кайберләрен тутырып әйтә калсаң, сөяксез телеңне сындырырсың, кая анда хәрефләр буталу гына?1 Пенсиягә китәр вакыты җиткәч, бабайның хезмәт кенәгәсендә дә хата табылган. Дөресен эзләтеп картны бер ишектән икенчесенә керткәннәр, мескенне тәмам хәлдән тайдырганнар. Ахырда бабай түзмәгән — үпкәләп барысына да кул селтәгән. «Аяк-кулларым сау чакта ялынмам,— дигән ул.— Пенсиясез дә үлмәм әле. Минем эш тир түгү булды, кенәгәгә мин үз кулым белән язмадым бит, кантур кешеләре язды»,— дигән. Гаиләдә бабаларының холкын яхшы беләләр иде, әби хатында сурәтләнгән вакыйга бөтен ваклыклары белән күз алларына килде дә басты. Әлеге кәгазьләр инде менә ярты елдан артык хәрәкәтсез ята диелгән иде хатта Бабай пенсия турында сүз дә кузгаттырмый, ди. «Карт кызганыч бит. гомере буе бил бөгеп эшләсен дә, хәзер үзенә тиешле пенсиясен дә бирмәсеннәр инде. Үпкәләмәслек тә түгел бит...»— дип тәмамлаган иде әби хатын. Миңсафа апа улын кунакка чакырган, ял да итәрсең, әтиеңнең эшләрен дә кузгатып җибәрерсең, дигән. Ни генә әйтсәң дә. укымышлылыгың бар. законнарны да беләсең, аннан соң. мәктәптә бергә укыган шәриктәшләрең дә хәзер зур урыннарда эшлиләр, бәлки, ярдәм кулы сузарлар Адәм хурлыгы бит, гомере качкынлыкта үткән диярсең. Гел шушы Бүләк авылында яшәде. . Фуат Мансурович бу ялын түземсезләнеп көтеп алган иде. Шулай булмыйни?!! Ел да тәтеми аңа ял итүләр: бер елны трест управляющие ялга чыкса, икенчесендә— Фуат Мансурович Җәй айлары төзүчеләр өчен еллык планның дүрттән өч өлеше дигән сүз. Путевкасы да шәп иде — диңгез буена, Алуштага. Бу путевканы юнәтер өчен Бакировка шактый көч түгәргә туры килде. Далада туып-үскән егет диңгезне беренче мәртәбә егерме җиде яшендә күргән иде һәм шул көннән башлап диңгезгә гашыйкта булды. Иртә таңнан кич караңгыга кадәр яр буенда диңгез киңлекләрен карап йөрергә ярата ул. Киткәнче үк аны сагына башлый, яңадан бирегә әйләнеп килер чакларын көнләп түгел, сәгатьләп-минутлап саный. Гаиләдә аның хисләре белән уртаклашучы булмаса да, хәлен яхшы аңлыйлар. Күрәсең, Белоруссиядә туып-үскән хатынына тын күлләр, җиләкле урман аланнары, алтын иген басулары якынрак тоеладыр. Әмма әти кешенең диңгезгә баруы өзелә икән, бу гаиләгә шатлык түгел. Хатыны үзе генә кайтып бөтен эшне җайга салырга теләк белдергән иде дә... Профессиясе — юрист, картларга ярдәм итәргә дә әзер, әмма Фуат Мансурович үзе кайтырга карар кылды. Хатыны иренә юридик белешмә тоттырды, кайбер кирәкле битләренә кәгазь кыстырырга да онытмады Бакиров эшен тиз әйләндереп ташлармын дип юанды, һәрхәлдә атна-ун көн эчендә мәсьәләне хәл итәр дә юлга чыгар, нигә кайгырырга?! Бер күз ташлаудан ук Фуат Мансуровичның көчле кеше булуына ышанасың. Ләкин көчле кешеләр дә кеше бит әле, алар да тимердән яратылмаганнар. Шуңа күрә алда көтелгән егерме дүрт көнлек ялы белән ләззәтләнеп бару Бакиров өчеи дә бик табиго и хәл иде. Кояш кызуына әлсерәп яткан казакъ далаларына карап барганда. Фуат Мансурович уйлары белән яңадан үги әтисенә әйләнеп кайтты. Тәгәрмәчләрнең өзлексез тыкылдавы аңа кеше гомеренең кыска, ай-һай, кыска булуын исенә төшерде. Утыз җиде яшьлек Фуат Мансуров'ич гомернең кыскалыгын болай да белә, тик йөрәкне бу хәтле чеметтереп алырдай итеп нәкъ шушы минутларда гына уйлады ул. Әле кайчан гына дөньяда гаме дә юк кебек тоелган төз гәүдәле ир. кирәк чакта онытылып кузналар уйнап йөргән кеше пенсиягә китә. Авылда иң күп орденмедальләре булган үткен һәм гаярь холыклы, гайрәтле һәм кешелекле иргә хәзер Фуатның ярдәме кирәк Югыйсә, малай чакта Фуат үзен бөтенләй яраксыз кешегә исәпли идс, кая ул үги әтисе кебек көчле булу — андый бәхет төшеңә дә кермәс. Аны битхәттв дошманнары да хөрмәт итә иде. Исмәгыйль абыйга кайчан да булса ярдәм кирәгер дип малай башың белән ничек уйлыйсың инде?! Юк, мең мәртәбә юк! Үзенә нык ышанган үги әтисенең вагон коридорында шаркылдап көлгәнен ишеткәндәй булд.1 Бакиров Фуат Мансуровичны әнисе каршылады Әнисе нык бирешкән, күрешмәгән биш ел эчендә нык үзгәргән Сонгь- араларда улы янына кунакка килүдән дә туктады. Бер дә сәбәпсез түгел инде әлбәттә карт-корының аяк-куллары да сызлар, аннары, поездларда йерү дә. һай, мәшәкатьле эш Вагонга кереп утырсаң, андагы халык Дөньясы каядыр күченә диярсең Әмма шулай да теп сәбәбе шул иде сыерны калдырып китәр кешесе юк_. ♦ Элекке күршеләре балалары янына шәһәргә күченеп киттеләр Ә яңалары — интеллигентлар. Кая ул кеше малын карау, үзләренең дә мал асрап караганнары юк әле. Сыерны бер генә кен саумасаң да. шундук ташлана, я сөте тәмсезләнә Динары < утыр сөтсез чөй эчеп, майсыз бәрәңге ашап. н Еллары санаулы калган кеше өчен бик тә сизелеп үтә икән ул биш ел гомер- £ Чибәр иде Фуатның әнисе Бу хакта аңа мәктәптә укыганда кызлар да әйтә торган С иде Соңрак, үсә төшкәч, инде кичләрен кызлар озата башлагач, култыклашып барган i ■алиһәләре» дә бу турыда телгә алгалыйлар иде Сугыштан кайткач, күкрәге тулы ™ ордеи-медальле Исмәгыйль абыйның да бер баласын иярткән Миңсафа апага өйлә- - нүе гаҗәп түгел Авылда кияүгә чыгарга атлыгып торан кызлар да аз булмагандыр, ♦ югыйсә Бүләк авылыныкылар өчәү генә исән-сау әйләнеп кайтканнар иде сугыштан. = Китүчеләр саны исә.. Моны искә төшермәү хәерлерәк. Фуат Мансуровичның туган йорты тәрәзәләренә кадәр җиргә сеңеп беткән иске генә өй иде Исмәгыйль абый аларның ишегалдына үзенең ■•Диамант»ына утырып *1 килеп керде Элек бу урынны роза куаклары күмеп киткән иде Юлдан эчкәрәк йорт салган, роза куаклары ташландык хәлдә калды. Шунысы сәер алар элеккегә х караганда да матуррак булып утыралар. Тәрбия кылсаң, болай ук шау чәчәккә _ күмелә алмаслар иде әле Койма буенда, эчтә дә. тышта да. утыргычлар эшләигән у иде. Пәкеле малайлар Бүләк авылында чибәрлекләре белән дан тоткан кызларның исемңәрен уеп яза иде бу утыргычларга. Элеп куйган ояңа сыерчык ояласа яки рә- - шеткә буендагы утыргычларыңда төне буе гашыйклар гөрләшеп чыкса. Бүләк авы = пында иң яхшы юраулардан санала бу Фуатның да үз утыргычы бар иде—итекче Вас я дәдәй йорты каршында Истәлекләр, истәлекләр Исмәгыйль абый яңа йортны моннан унбиш ел элек — Фуат институтны тәмамлаган елны салды — Билгеләнгән эштә срогым тулганчы гына эшлим дә бөтенләйгә Бүләккә кайтам,— дия торган иде ул Әти-әнисе ышана иде аңа Йортны осталар яллап салдырдылар Саман кирпечләрне чегәннәрдән сатып алдылар (җәйләрен чегәннәр Бүләк янында саман кирпече сугалар иде) Исмәгыйль абый ул елларны әле җегәрендә булса да, авыр эшкә ярамый иде инде Әмма йортны ничек төзетергә, төзегендә нәрсәләр кирәк икәнлеген бик яхшы белә. Кемнең нинди эшкә кулы ятуын да аннан гына сора. Ул чакыргач, балтасын күтәреп Гани абзый килде Үзе белән моңлы башкорт җырларын да алып килде ул Миңсафа апа аны тыңлый- тыңлый кайчакта аш әзерләвси дә онытып җибәргәли иде Вакытында төзеп калулары яхшы булды әле хәзер, кем әйтмешли, балта осталары гап-гади борыс утыртып биргән эчен дә чамасыз хак сорыйлар. Тәрәзә яңакларының көлеп торуын гына кара син аның, өи кыегындагы төрле төсләргә буялган әтәченә генә дә биш алтын бирерлек Үткән бер кеше сокланмыйча калмый. Юкса, килешенгәндә мондый ваклыклар- “ы телгә дә алмаган иде бит Гани абзый. Бөтенләй бушка ясап нинди матур истәлек калдырган Улын каршылаганда Миңсафа аланың эченә шатлыгы сыймады. Фуатны борчыганы өчен үтен азрак битәрләп алды анысы, тиккә бимазаламадымы икән, янәсе — Син инде. Фуат. әтиеңә пенсия турында ләм-мим сүэ кузгатмаска тырыш Яхшы түгел, яратмас Болай да күңеле китек аның,— дип кисәтте ул Фуатны Эңгер-меңгер төште Ишегалдына кайтып кергәндә күк читендәге шәфәкъ кызыллыгы да сүнеп елшлеп кенә өлгерт Исмәгыйль абый шундый саваплы хезмәт башкара Бакировның әтисе янына керәсе килеп китте Керергә иде дә янәшәсенә барып утырырга иде комачауламыйча гына утырырга иде дә. төш вакыты җиткәч, авылның нәкъ уртасыннан икәүләшеп өйгә кайтып китәргә иде Теш турына да озак калмаган югыйсә. «Кая ашыгырга әле. өлгерермен»,— дип уйлады Бакиров, әтисенең пенсиясе турында башта промкомбинат парторгы белән киңәшеп карарга теләде Әтисе коммунист түгел түгелеп оның каравы шушында утыз елдан артык үз көчен биргән, сугыш ветераны, орден-медальлер кавалеры Партком бүлмәсе бикле булып чыкты, хуҗасының кайда икәнлеген сораштырырга Бакиров җөрьәт итмәде Парторгны эзләве әтисенә барып ирешсә?.. Фуат Мансурович тар гына коридордан чыгып бара иде инде, арттан аңа кемдер эндәште: — Федя... Бүләк авылында төрле милләт вәкилләре — рус, украин, татар, казакъ һәм башкалар яшәгәнлектән, бер-берләренә русча исем тагу гадәткә кергән. Тик менә эш документларга барып төртелгәч кенә төрле буталчык килеп чыга: ниндидер Гриша булып йөргән кеше паспорты буенча Гарифулла икән Фуат Мансурович та кайчандыр Федя булып йөрде, үги әтисе — Алексей.. Борылып караса, элек урам аша гына яшәүче, гомер-гомергә артель бухгалтериясендә эшләгән Катя түтәй басып тора. Алар кочаклашып диярлек күрештеләр, ишегалдына да бергә чыктылар. — Ничә ел "очратканым юк иде инде сине, Федя?. Ун еллап бардыр Әле дә хәтерлим. Төньякта эшләгәндә өй туена кайткан идең. Минем ул чакта җырлап-биеп йөргән чаклар иде әле Шәп йорт салдырды Алексей. Мактанган да иде әле, имеш, сине өйләндерәчәк, оныкларын караячак Бала-чагаларың бармы соң? — Берәү бар. Малай — Белмисеңдер дә әле, без бит хәзер казна йортында торабыз. Тимер юл артында Безнең ише картларга йорт салу бик мәшәкатьле бит, акча да күп кирәк. Балалар да менә синең кебек таралышып беттеләр. Сирәк-мирәк кайткалыйлар бо- лай. Әниең ничек яши? Карале, аны да ике ел рәттән күргәнем юк бит инде, гөнаһ шомлыгы.. Бер авылда яшәп... Элек бит мин сезгә гел кергәләп йөри идем, җиз самавырыгыздан чәегезне аз эчмәдем. Шикәрләп тә. шикәрсез дә... Төрлесе булды инде. Күргәннәрне уйлап баксаң, куркыныч булып китә. Менә, безнең урамга да бәйрәм килде хәзер, без дә кешечә яши башладык Нигә артельгә сугылырга уйладың соң әле, Федя? — Парторгны очратып сөйләшергә уйлаган идем дә.. Тик моны берүк әтигә ишеттерә күрмә, яме. Катя түтәй. — Авызыңнан җил алсын. Алексейны беләм мин. Собеска үпкә белдерүен ишеткән идем шул. Үзеңнең кайтып төшүең әйбәт булган әле. Вакыты шундый бит: бөтен эшне кәгазь белән алып баралар. Справка өстенә справка кирәк, һәммәсе өчен ялынасың, ялварасың. Синең үги әтиең тумыштан шундый кеше инде ул, ачтан үләргә риза, әмма түбәнчелеккә төшмәс, Әниеңә генә авырга туры килә инде, андый баш бирмәс кеше белән яшәү җиңел түгелдер аңа Әтиең дөрес яшәде синең, башкалардан да шуны ук таләп итте. Кешенең бит төрлесе бар. Син булышырга тырыш инде әтиеңә. Миннән эш калмады: бөтенесен исәпләп куйдым, өчәр тапкыр санадым. Әй, безнең вакытта акча артыннан куу бар идемени соң ул?! Бакиров эндәшмәде — Менә бу папканы вакытлыча синең карамакка тапшырам. Федя, үзең карарсың шунда Монда әллә нинди баш бетәрлек эш юк. Без бит гомер-гомергә Алексей белән бергә яшәдек, бергә үләрбез дә дигәндәй... Минем ирем Дмитрий да хәрби хезмәткә аның белән бергә’китте, бергә сугышты, үлгәч, Алексей аны үз кулы белән җирләгән Аерылмас ахириләр иде бит. волейбол ярышларында икәүләшеп катнаштылар. Районда беренче егетләр иде алар. Әлеге юка гына папкага әтисенең эш хакларын күрсәткән гап-гади казна язулары гына түгел, анда гаилә язмышы теркәлгән иде. Алардан Исмәгыйль абыйның утыз ел буе промкомбинатта ничек эшләвең белергә мөмкин, саргайган кәгазь битләре Фуат Мансуровичка еракта калган балачак елларын хәтергә төшерде. Бүлмәдәге язу өстәле артында утырганда аның янына еш кына әнисе кергәли. йомшак кына басып үтә дә саргайган кәгазьләрне кулына ала. Сакланып кына әйлән- дергәләп карый. Уку-язуга сәләте бигүк ачылмаган кешеләр генә шулай итә. Шәмәхә караның төсе уңа башлаган булса да. элекке күршесенең—Катя Панченконың уку* чылар каләме белән язган кулъязмаларын әнисе шундук таный. Юллар арасындагы санаулы гына тиеннәрне аңлаткан билгеләрне күрсә, шул җитә, иренең моннан егерме ел элек кем булып эшләвен әйтә дә бирә Өй мәшәкатьләреннән бушаган ара ларда ераи еллар артына күмелгән моңсу истәлекләрне «әтергә төшерә ҮзеФуаттан яшереп кенә яулык почмагы белән күзләрен сертеп алгалый. Утыз ел дәверендә үги әтисе, бер үк оешмада эшләсә дә. унлаган һенәр алыштырган Юк, Исмәгыйль абый һич кенә дә узгынчы булмаган Аның сәләтенә сокланып, хезмәттәшләре «Кулы алтын, акылы алтын1«—дияргә яраталар, һәм моны алар чын күңелдән әйтәләр Фуат Мансуровичның моны дистәләгән тапкыр ишеткәне ♦ бар. һәнәрен алыштырган икән, монда инде үги әтисенең бер тамчы да гаебе юк. Ченки артель, әле оешкан гына елларны, плансыз-нисез эшли иде Ел саен ниндидер 3 •Ив цех ачыла, икенчеләре ябылып тора иде Тамак хакына эшкә урнашкан кеше 7 нишләргә тиеш? Әлбәттә, ул бер буш урын табып, тиз генә яңа цехка җайлашу ягын н карый. Бер ел узамы, юкмы, теге цехны тагын ябалар, ябылганын яңадан ачалар, S repay яткан коралларны җыялар да икенче өйрәнчекләрне эшкә кабул итәләр. Артель О нинди эш белән генә шөгыльләнми иде кондитер әйберләре дә пешерә, чаналар да = исый — җиңелен, үрәчәлеген, артлысын дисеңме Ул чорларда өлкәдәге барлык пред- J _ ta седательләр дә Бүләк артелендә чыгарылган артлы чаналарга утырып иөри иде Заманында Бүләк авылы оста куллары белән дан тотты мамык шәл бәйләүме, тире ♦ иләп тун тегүме, итек басумы — һәммәсен сокланырлык итеп эшлиләр. Җил оясына басып хәтереңне еллар буе җилләтсәң дә, боларны онытырлык түгел. Тик менә цехлар ябылу гына. . Кешене уртак тормыштан читләштерүнең бер чагылышы түгелме бу? Бәйрәм саен орден-медальләреи тагып президиумда утырган Исмәгыйль абыйга артель начальнигы Иляхии, гафу үтенгәндәй, күзләрен идәнгә текәл әйтә торган иде «Син ачуланма инде, Алексей, үзең беләсең хәлебезне Яңаг цехка өйрәнчек булып күчәрсең Кайгырма, булдырырсың син аны» Ахрысы, фронтовик белән туры карэп сөйләшергә оялгандыр. Фуат Мансуровичка ведомостьларның шундыйлары да очрап куя: үги әтисенең фамилиясе турысында 280—320 сумнар гына тора. Ә бит ул елларда шимбә көннәрне генә түгел, якшәмбедә дә ял итми иде халык, көнне төнгә ялгап эшли иде Миңсафа апа Фуат Мансуровичка мондый эчпошыргыч күңелсез хәлләрне генә түгел, шактый сөенечлеләрен дә сөйләде. Ул вакыйгаларның ире алган акчаларга бернинди катнашы булмаса да, Миңсафа апа ни өчендер сайлауларны сагынып искә гешерде Төп агитпункт ул чакта мәктәптә урнаша иде Сайлаулар башлануга бер ай кала агитпункт бүлмәсендә яңгыратып радиола сөйләргә керешә, аның тәрәзәләре ерактан ук балкып кичләрен кешеләрне үзенә чакырып тора Фуат Мансурович әле до хәтерли: сайлау көнне ул уянганчы ук әнисе белән үги әтисе агитпунктка китеп баралар иде. Алар аннан күтәренке күңел, якты йөз белән кайтып керәләр. Мөгаен, етисе хезмәттәшләре, танышлары, дусишләре белән берәр чәркә тотып куйгандыр анисе исә әле рус гармунына, өле татар тальяны сыздырган көйгә «әйттергәндер» Сайлаудан нинди дә булса тәмле әйбер алып кайталар: апельсин, хәлвә, арыш прәнни- гедер. кипкән балык Иртән ашап алгач, аннан-моннан гына киенеп ул үзе дә мәктәпкә йөгерә торган иде Бәйрәмнең иң кызып кына килгән чагы. Яшьләр радиоладан яңгыраган музыкага мәктәп залында биеп яталар Классларда гаиләләр баянга, гитарага, аккордеонга кушылып җырлыйлар. Буфетлар, кибетләр гөр килеп эшли Бер почмакта шәһәрдән бәйрәм хөрмәтенә мул итеп кайтарылган сыра саталар. Ишегал Амида исә райком секретарьларының җигелгән атлары тора Чаналары, дугалары, бөтен сбруйлары шолдер-кыңгыраулар. төрле төстәге сөлгеләр белән бизәлгән Чаналарда— комач белән терелгән кечкенә генә әрҗәләр Бу әрҗәләрне урын өстендә ■тучы карткорыларга алып баралар Бүләк халкы бердәм яклаган кандидатны сайлаганда аларны да читтә калдырырга теләмиләр Иртәнге караңгыдан башланган сайлаулар теш җиткәнче тәмам да була, комиссия сайлауларның бертавыштан узуы турында шундук өлкәгә хәбәр итә. Әмма бәйрәм моның белән генә тукталмый, кич •китеп караңгы төшкәч тә өйләргә күчә Хатирәләргә бирелеп. Фуат Мансурович белән Миңсафа апа теш вакытына кадәр шулай утыралар Берчакны хәтта Исмәгыйль абыйның өйгә кайтып кергәнен дә искәрми калганнар Бакиров кәгазьләрен яшерергә дә өлгерә алмый калды, бәхеткә каршы, үги әтисе аларга игътибар итмәде бугай Кичләрен өстәл янында утырганда да, яшелчәләргә су сипкәндә дә ФуатМансу ровмч үги әтисе белән аз-маз гына сейлешкәләде. анда да эшкә кагылышлы месьәРАВИЛ МИРХӘЯДӘРОВ ләләр турында гына... Олыгайган саен ирләр арасындагы мөнәсәбәт, хатын-кызларныкы белән чагыштырганда, катлаулана, кыенлаша гына бара икән Еллар узган саен кызлар әниләренә якыная төшә, ата белән уллар арасында алай түгел Бакиров моны бу кайтуында аеруча тирәннән тойды. Бәлки. Фуат Мансуровичның балачагы авыр елларга туры килгәнгәдер? Күрдемени соң алар буыны тиешле назны, иркәләүне?! Әти-әниләренең бөтен борчуы ничек тә балаларны ашату-киендерү булды, сөепиркәләп утырырга вакытлары да булмагандыр инде... Исмәгыйль абый Миңсафа апага өйләнгәндә Фуатка алты гына яшь булса да. ул аны әткәй дип йөртмәде, үги әтисе аңа барыбер абый булып кала бирде. Чөнки Фуат үз әтисенең Мәскәү тирәсендә барган сугышларда үлеп калуын белә иде инде Соңыннан да. үсеп җиткәч тә. әткәй дип эндәшмәде. Малайның мәхәббәтен яулап алыр өчен ниләр генә эшләп карамады Исмәгыйль абый: Фуатны үзенең хром утыргычлы зәңгәрсу -Диамантиында йөрергә дә өйрәтте, чаңгычаналар да ясап бирде Әмма Фуат авызыннан бер тапкыр да әткәй сүзе ычкынмады. Бүләк авылында күп кенә малайларның әтисе юк. алар Фуатка көнләшеп карыйлар иде: орден-медальләрен күргәч, Петька Васятюкның әтисеннән гәүдәгә кайтыш- рак булса да, Исмәгыйль абыйны авылда иң көчле кеше дип саныйлар иде Әнисе өйдә юк чакта Фуат җиз калай белән бизәлгән кытай сандыгын ачып актарынырга ярата иде. Сандыкның бер тартмасында Исмәгыйль абыйның орден-медальләре саклана Алар утыз! Иң беренче орденын Исмәгыйль абый утыз тугызынчы елны Хәсән күлендә ала. Фуат Мансурович әлеге бүләкләрнең дәрәҗәсен, кыйммәтен менә хәзер генә аңлады. Кунаклар каршылаганда Исмәгыйль абый орден-медальләрен такмыйча йөрми иде Сугыштан соңгы елларны аракы белән бик чуалмыйлар иде әле. Шешәле аракы сирәк-мирәк кенә, олы кунак килгәндә генә өстәлгә менә иде Шуңа күрә хуҗа хатыннар кунакны каршыларга ике атна алдан әзерләнә башлыйлар — ачы бал куялар Эчәргә йомшак булса да. ачы бал шактый куәтле. Аны һәр өйдә үзләренчә әчетәләр Мондый нәмәрсәне куучылар аны сату белән шөгыльләнмиләр, шуңа күрә җирле власть та моңа игътибар итми иде. Мәҗлес көннәрендә Исмәгыйль абый орденнарның өчесен генә тага: менә хәзер, сандыкны актарып утырганда гына, Фуат Мансурович аларның Дан орденнары булуын аңлады. Үги әтисе дә Советлар Союзы Героена тиң кеше икән! Бу хәл күптән — Исмәгыйль абый үзенең әнисе Зәйнәп әбине ияртеп Миңсафа апаларга бөтенләй яшәргә дип килгән елларны ук булды шул. Фуатның аны вакытында аңламавы да бик табигый: малай чагы бит... Ул чакта әле Исмәгыйль абый да «Диамантлына утыра да чыгып китә, станциянең «Локомотив» исемле волейбол командасының ярышларда ничек уйнавы белән бик кызыксына иде ул. Үзе дә сугышка кадәр шушы командада уйнаган. Сугыштан соң Дан орденнары булган фронтовикларга эш хакына өстәмә түләү кертелгән иде. Бу хәл орденнарның дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Исмәгыйль абыйга да горурлык өстәде. Ул әледән-әле орденнарын Миңсафа апаның хәтеренә төшер- гәләп тора иде Өстәмә түләүне тиздән туктаттылар. Бу Исмәгыйль абыйдан кала Бүләк авылында башка кешеләргә кагылмады. Кайберәүләр өстәмә хак бетерелүне үзләренчә аңлатырга тотындылар: имеш, сугыш вакыты түгел бу сиңа күкрәк киереп йөрергә, анда син канга батып сугышкансыңмы, әллә иптәшеңә ышыкланып йөргәнсеңме — барыбер. Хәзер яңа заман башлана, син менә башкалар кебек эшләп күрсәт! Фуат Мансурович әле дә хәтерли, үги әтисе шундый сүзләр әйткән өчен Октябрь бәйрәмендә Оренбург ягыннан килгән бер вак спекулянтны кыйнап ташлаган иде. —* Провокатор, хәшәрәт,— дип кычкырды ул теге кешегә, җирән сипкелләре кан тамырларына охшап кызарып чыкты.— Синең кебекләрне мин стенага терәп атар идем. Корткыч! Спекулянт! — дип җикеренде ул Васятюкның көчле кулларыннан ычкынырга теләп. Спекулянт аңа йодрык күрсәтеп ысылдады: — Бигрәк узындыгыз. Монда да сугыш тәртибе кертмәкче буласызмы? Тот капчыгыңны! Менә эшләп күрсәтегез әле. карарбыз! Шул вакыйгадан соң Исмәгыйль абый орденнарын сандыктан сирәк очракларда гына алып карарга гадәтләнде. Мондый җәнҗалларны Фуат Мансурович башка хәтерләми. Өйгә кунак килүен балачагында Фуаг өлкәннәргә карый ныграк ярата иде. Әти- әиисе күбрәк шул ук кешеләр белән йөрешә: Васятюк, Панченко күршеләр, ике-еч Оренбург татары (үги әтисе тумышы белән шул яктан), Миңсафа аланың таныш тол хатыннары. һәм әлбәттә, гармунын аскан балта остасы Гани абзый. . Бергә җыелышкан чакларда нинди генә җырлар яңгырамый — татар, рус, украин җырлары һич тә тынып тормый Фуатка аларның шаулатып җырлап утырулары ошый иде. Өстәл Я янында утыручылар әледәи-еле сугыш хәлләрен искә төшерәләр Гадәттә болайрак башлана: «Германиягә бәреп кергәч...», «Польшаны коткарганда...» Әмма өлкәннәр j тыныч тормыш турында күбрәк гәпләшәләр кешеләрнең холык-фигыле, хәзерге < көнкүреш, хуҗалык тоту, мал асрау Тик сугышны, канкойгыч, җанкойгыч сугышны £ оныту мемкинме соң!! Шул ук «Германиягә бәреп кергәч...». «Польшаны коткарган- Л»-ч аларның күпме дус-ишләре мәңгегә ятып калганнар бит.. Орден-медальлөре хакында сүз чыкканда үги әтисе ике-өч исем әйтеп кенә х җавап кайтара «Днепрны кичкән өчен» «Киевны азат иткән өчен» «Брестны азат u иткән өчен» Васятюк сөйли башласа. Исмәгыйль абыйның да күңеленә җылы иңә иде. ахрысы, ул да, кызып китеп, сугыш хәлләрен искә төшерә Үги әтисенең сугышта күргәннәре бер-бер артлы күз алдыннан тезелешеп үтә Хәзер, инде гәүдәсе бөрешеп «алган картка караганнан соң, аның шундый фидакарь солдат булуына ышанасы да килми. Фуат Мансурович үсмерчакта ишеткән хикәяләрдән генә үги әтисенең нинди кыю разведчик булуын хәтерендә яңарта ала Исмәгыйль абый разведчиклар отрядында сугышкан, дөресрәге, разведчиклар элемтәчесе булган Немец-фашистларның тылына үтеп кереп. Исмөгыйль-солдат безнекеләр телефонын дошманнарның элемтә челтәренә тоташтырган Бәзнекеләр ягында исә немец телен белүче офицер дошман •гындагы сейләшүлерне тыңлап утырган. Ул бит сугышның башыннан ахырынача немецлар тылында йөргән, анда үтеп керүләре җиңел дисеңме!! Бәлки, үзенең немец милләтенә хас җирән чәчле булуы үги әтисен үлемнән коткарып калгандыр Сугышта ул полк тегүчеләре әзерләп биргән вермахт формасында йөргән, илен сакларга дип күкрәгенә кысып тоткан автоматы да немец «Шмайссер»ы булган Фуат Мансуровичның балачагында хәтеренә иң нык уелып калган хикәяте дә бар еле Бервакыт үги әтисе немецлар тылында, багана башына менеп, дошманның элемтә челтәренә чыбык ялгый икән Коралы, кием-салымы, килеш-килбәте — барысы да иомөциеие. Әйтерсең, немец элемтәчесе Ә илтешләре якындагы куак арасында көтеп ята. Нәкъ шул мизгелдә генә унбишләп немец солдаты килеп чыкмасынмы! Совет разведчигы аларга игътибар итмәскә тырыша тырышуын да. тик кая ул. тегеләр шаярып ниндидер сүзләр кычкыралар, кул болгыйлар. Инде нишләргә! Разведчик чыбыкның очын тнз генә авызына каба. имеш, аның мәшәкате зур. сөйләшергә вакыты юк. Үзе барыбер тегеләргә «дустанә генә» рәвештә баш селки, кул изи Күлмәге терсәккә кадер сызганылган. беләге тулы җирән сипкел—яз бит! Нигә шикләнәсез инде, янәсе, мин бит шат күңелле, шаян холыклы батыр Ганс Нечкә генә муенында ■Шмайссер» атына багана төбендә сары тун ята — ышанмасаң. кара, бөтенесе дә немецнеке. хәтта тун өстендә аунаган авыз гармуны да немецнеке! Фуат Мансурович үги әтисенең куркудан аяклары дерелдәвен, куллары ирексездән муенындагы <4Кмайссер»га үрелүен күргәндәй булды Тик атарга ярамый. ярамый! Йөзеннән салкын тир ага. һәм ул, күзләрен сөртергә дә онытып, авызына чыбык капкан килеш салкын тир аша дошманнарга елмая Эшен җайга салырга бер атна да, хәтта ун көн дә җитмәслеген аңлады Бакиров, шулай да ул үзенең Алуштага баруын уена да китермәде Хатыны шалтыратып хәтеренә тешермесә. путевка хакында бөтенләй оныткан иде инде. Хатыны кайтып ярдәм итәргә теләсен әйтте, әмма Фуат Мансурович ризалашмады «Мин монда барысының да эзенә тештәм инде, хәзер Алуштага очарга әэерләнәм».— диде Чынлыкта исә Бакирое Оренбургка җыена иде Юк. үзенең студентлык еллары узган шәһәрне күреп ■•Йтырга гына түгел. Исмәгыйль абыйның туу турында таныклыгындагы әтисе исемен һем туган елын дөресләп кайтыр өчен Бу собес ечен иирәк иде Собеста утыручы яшь кенә кызлар халык судьясы Бакирова биргән белешмәгә күздә салмадылар Мондагы кызлар шулкадәр битараф ки, аларны юмалап та. ачуланып та игә китерү РАВИЛ МИРХӘЙДӘР ОВ мөмкин түгел иде Ниһаять, Фуат Мансуровичка килешергә туры килде һәм ул туу турында таныклыктагы хатаны төзәттерермен дип вәгъдә бирде. Таң тишегеннән поездга утырып, Фуат Мансурович Оренбургка китеп барды Ятакка урнашып бер-ике сәгать черем итеп алырга мөмкин булса да, проводник кызның чакыруына да карамыйча ул кешесез тамбурда баруны хубрак күрде. Майпы тузан белән капланган пычрак тәрәзәне сөрткәч, йомылып калган станция һәм разъ ездларны күзәтеп бару яшьлек хисләрен уятты Бу юлда ул аз йөрмәде, кайчандыр Бүләк белән Оренбург арасындагы һәр станция, һәр разъездның исемен яттан белә иде. Хәзер инде онытыла да башлаган.— Фуат Мансурович берничәсен генә таныды: Мартук, Яйсән, Акболак, Сагарчин... Кайберләрб танымаслык булып зурайган, Истәлеккә атамалары гына калган. Тәгәрмәчләр тыкылдавы кырык җиденче елгы күренешләрне кирегә әйләндерә башлады. Фуат мәктәптә укый иде әле. Кыш ахырларында кинәт кенә Зәйнәп, әби вафат булды. Ничек тавыш-тынсыз яшәгән булса, Зәйнәп әби дөньялыктан да шулай ук тыныч кына китеп барды. Гадәт буенча, мәрхүмәне шул ук көнне юып. җирләргә әзерләнделәр Тик өйдә бер кисәк тә кәфенлек юк иде. Кәфенгә яраклырак җәймә кисәге дә табылмады хәтта. Андый елларда тукымалар кибетләрдә сатылмый да иде әле. Кышы да авыр килде җитмәсә Ягулыкка ярты хезмәт хакы китә. Ул көнне Фуат мәктәпкәбармады. Әнисенең башы чуалган иде, кемгә әҗәткә керергә белмәде. Үги әтисе.. Ул кемнән генә бурычка сорар икән, Васятюктанмы? Алар бит Исмәгыйль абыйлардан да фәкыйрьрәк яшиләр... Исмәгыйль абый башын учлап озак утырды, ахырда җәһәт кенә торды да киенде. кышлыкка әйбәтләп майлап куелган зәңгәрсу «Диамант»ны — өйнең бердәнбер матурлыгын һәм горурлыгын, сугыштан кайткан бердәнбер трофейны алып буранга чумды. Ярты сәгатьтән әйләнеп тә кайтты Аның кулында чәй-шикәр, бер шешә аракы иде. калган акчаны Исмәгыйль абый Миңсафа апага бирде Фуат өйдән-өйгә йөреп, әбисенең үлгәнлеген әйтеп чыкты Буран эченнән зиратка таба кешеләр тезелешеп үтте. Салкын булуга да карамастан, каберне тиз казыдылар. Каберне тиз тотсалар да. Миңсафа апа ак марляны төш турында гына таба алды. Фуат Мансурович еллар аша ишеткәндәй булды «Әнә, орден тагып йөрүче Исмәгыйль уз әнисен марляга төреп гүргә иңдерде, ун метр бәз дә таба алмады...» — дигән гайбәт таралган иде ул чакта. Монысында Исмәгыйль абый берәү белән дә сүзгә килмәде, бетен кайгы-хәсрәтен эченә йотты. Гайбәтләр тора-бара тынды, күңел яралары төзәлде. Язга чыккач «Диамант»ка кем утырып йөрер икән дип Фуат гарьләнеп те, кызыксынып та көтте. Әмма «Диамант» Бүләктә бүтән күренмәде, җир йоткандай, башы-аягы белән юк булДы... Тар гына тамбурда әрле-бирле йөренгәндә, Бакиров әлеге тимер юл линиясене бәйләнешле тагын бер вакыйганы хәтерләде. Фуатның икенчеме-өченчеме класста укыган чагы, Зәйнәп әби дә. зәңгәрсу «Диамант» та юк иде инде ул вакытта. Яз җиткәч, итек басу цехын яптылар. Фуатның үги әтисе йомшак киез итекләр баса иде Җил ыжгырып торган далаларда, салкын якларда киез итектән дә кадерлерәк нәрсә юк, аны бер аяк киеме дә алыштыра алмый. Итек басу цехында эшләнгән киезләрне казакълар келәм урынына йөртәләр иде. Бу шактый катлаулы һөнәргә әтисе барысыннан да тизрәк өйрәнгән һәм киез итекләрне барысыннан да остарак баса иде. Киез басучының эше бик авыр: көне буе тузан суларга, лычма су киезне көннәр буе тигезләргә, барысын да кулдан эшләргә кирәк. Калынлыгын, тыгызлыгын чамалый алмасаң, ОТКда утыручы саңгырау Шәйхи әйбереңне хәзер бракка чыгара Үзе бернинди дә һөнәр белми, шул үҗәтлеге өчен генә артельдә тоталар иде аны, ахрысы Ул кышны Миңсафа апа да киез итеккә тиенде. Фуатка да бик матур пималар алып кайтып бирде Исмәгыйль абый. Үзе чем-кара, йоп-йомшак, җып-җылы... Бераздан цехны яптылар, кайбер штатлар да кыскартылды. Дөрес, әтисен цехта калдырдылар, тик аңа да эш бирмәделәр. Иляхин бу юлы: -Өйрәнчек булып барырсың...» — дигән сүзләрен дә әйтмәде. Көннәрнең берендә эшсезлектән аптырап йөргән Исмәгыйль абыйга Гыймай абзый шундыйрак киңәш бирә: — Менә мин үзем тире иләү цехында эшлим, тиредән калган майлардан, яры лардай рәхәтләнеп сабын кайнатып булыр иде Содадыр терле химикаттыр табарга артельнең көченнән килә. Тотын син сабын кайнатырга! Сабын кайнату иң дәрәҗәсез һөнәр булып санала Әле утыз яшен яңа гына тутырган Исмәгыйль абый ике уйлап тормый, Гыймай абзый белән килешә Ул елларны өйгә сеңгән сабын исе Фу ат Мансуровичның әле дә хәтерендә кер сабыны күрсә, хәзер дә аның тыны буыла башлый Хатыны бу хакта яхшы белә кер ♦ сабыннарын иренә күрсәтмәскә тырыша, керне дә ул өйдә юкта юа Шулай ител. Исмәгыйль абый сабын кайнату тәкъдиме белән Иляхин янына керә -j Председатель сүзне кыска тота: < — Башта син миңа бер әрҗә сабын ясап күрсәт, аннары мин сиңа рөхсәт бирер- £ мен,— ди.— Миннән эш калмас. ~ Бүләк авылында сугышка хәтле дә, сугыштан соң да сабын кайнатып караучы О булмый. Күңелгә коткы салучы Гыймай абзый да бу эшне нечкәләп белми икән ± Шуңа күрә ул Исмәгыйль абыйга Оренбург якларын урап кайтырга куша — Анда,— ди ул,— Ырынбур татарлары сабын кайната беләләр, өйрәнеп кайт шу- ~ лардан.— һәм. кирәге чыкса дип. бер танышы адресын да бирә ♦ Шул ук көнне Исмәгыйль абый вокзалга китеп бара Сугыштан соңгы елларны а бетен узгынчы поездлар да. Бүләккә туктал, су алалар, паровоз мичләрен чистарта- С лар иде. Җирдә май ае чәчәк аткан чак, җылы, рәхәт Исмәгыйль абый, сыртын ко- Z ятка куел, вагон түбәсендә Оренбургка тиз барып җитә Тик менә Оренбургка 1 җитәрәк поезд барган шәпкә сикерергә кирәк була Вокзалга кадәр утырып барсаң. милиционерлар билетсыз пассажирларны шундук эләктереп алалар да түләп бетерә г алмаслык штраф салалар. Исмәгыйль абый, кайчандыр разведчик булган кеше, бу ~ сынауны да уңышлы үтә. у — Карале, бу өлгер егет җиңел генә сабын кайнатырга исәпләгән икән,— ди _ пеләш башлы кырыс старшина Исмәгыйль абыйның фронтовик, җитмәсә, якташы - икәнлеген белгәч, аңа сабын кайнатуның бөтен серләрен өйрәтә Ярты капчык нин- ® дидер химикатлар бирә Килгән юл белән үк кайтырга кирәк була Тик потлы капчыкны вагон түбәсенә күтәреп менү җиңел түгел бит Ничек итсә итә, әмма вагон түбәсенә үрмәләп менә бу. Сугыштан соңгы елларда җылыга ияләнгән кесә караклары ипигә бай Урта Азия якларына агыла иде. Алар да акча түләмичә генә вагон түбәсендә йөрергә яраталар. Әлбәттә, терле шәһәрләрдә, авылларда туктала-туитала куна-тенә барган бу сукбайларны икмәккә бай Ташкент яклары гына кызыктырмагандыр Андыйлар үтә гаярь була, юлда очраганны чи иендерергә дә күп сорамыйлар. Әлеге сукбайлар хакында нинди генә хикәяләр сөйләнми иде Шундый бер төркем сукбай кайсыдыр станциядә вагон түбәсенә үрмәләп менә Моны Исмәгыйль абый соңрак искәреп ала: борылып караса, вагон түбәләрендә нигәдер кешеләр сирәгәйгән - «һәрберсендә кимендә өчәр кеше иде бит әле. кая киткән болар!» — дип гаҗәпләнә ул. Күрәсең, тегеләр эшне койрыктан башлаган, уэ вйберсен сакларга тырышып та кече җитмөгәннәрне түбәдән тәгәрәтә барганнар, ахры Тегелер якынлашырга өч-дүрт вагон кала Исмәгыйль абый алгарак — паровозның тетен бөркеп торган торбасына таба ук шуышырга уйлый Инде алай да барып чыкмаса. тотарга да берәр вагон эченә тешеп утырырга Әйдә, түләтсәләр түләт- сейнер штрафны. . Исмәгыйль абыйның кузгалып паровоз түбәсенә таба атлый баш- повын күргәч, качаклар да аның артыннан йөгерергә тотына Шунда аның тәне зсселе-суыклы булып китә: менә бу борылыштан соң йеэ метр узгач, күпер чыгасы бит! һәм ул капчыгын вагон түбәсенә яткыра да качакларга кычкыра «Күпер! Күпер! Күпер, и Уэе дә түбәгә сеңеп үк ятарга чак кына елгереп кала, поезд, тәгәрмәчләрен такылдата-такылдата. тимер күпергә ажгырып килеп керә Баш очында күпернең кыршаулары чагылып уза Күперне кичкәч. Исмәгыйль абый башын күтәреп карый, теге егетләр дә берәм-берәм кузгалалар Йөзләреннән кан качкан, агарынганнар. үзләре Исмәгыйль абыйга тартырга тәкъдим итәләр — Әй, мужик, капчыгыңда нәрсә ул! — дип сорый «Казбек» папиросы суэганы. — Алтын,—дип җавап кайтара Исмәгыйль абый битараф кына Сукбайлар иелешеп алалар, битләренә бераз алсулык йөгерә Башлыклары — Алай бик бай булгач, түбәдә кызык өчен утырып йөрисеңмени, миллиун- шик! — дип мыскыллы сорап куя — Вагонда һава җитми,— ди Исмәгыйль абый. — Шулай да капчыгыңның авызын ачып карыйк әле. шуның өчен чак кына үпмичә калдык бит Елгыр кеше икәнсең, куркудан башың томаланмады, күперне онытмадың Рәхмәт сиңа, мәңге онытмабыз.— Барысы да Исмәгыйль абыйга яргаланып, буиалып беткән кулларын сузалар. — Ай-яй сасы,— дип зарлана капчыкка башын тыгып караучысы. Исмәгыйль абыйга ни өчен Оренбург якларына баруы. Бүләктә ничегрәк яшәве турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә туры килә. — Ташла син боларны, сасып бетәсең бит син сабын кайнатып. Бөтенесенә төкер дә киттек безнең белән, Ташкентта җаен табарбыз әле,— дип өнди аны атаман. Исмәгыйль абый, рәхмәт әйтеп, аның тәкъдимен кире кага. Барган шәпкә генә берәвесе ресторанга төшеп аракы, капкаларга алып менә. Түбәдә бәйрәм итә-итә ул шулай Бүләккә кайтып төшә. Оренбургта Фуат Мансурович дүрт көн тоткарланды. Исмәгыйль абый дөньяга килгән Заһид хәзрәт мәхәлләсендәге архивның яртысыннан күбрәге гражданнар сугышы вакытында юкка чыккан Биредә Дутов бандалары торган. Аннары, архивны бер бинадан икенчесенә күчереп йөрткәндә дә кайбер төпләмнәр эзсез югалган икән Миңсафа апаның моннан дүрт ай элек архивка язган хатын да Бакиров көчкә эзләп тапты. Оренбург бөтенләй үзгәргән, өлкәдә газ чыганагы тапканнан соң, ул ике мәртәбә зурайган Шәһәрнең кай тарафына барып чыксаң да, шырпы кабына охшаш бертөсле үк йортлар тезелгән Хәер, бөтен шәһәрләр дә шундый йортлар хисабына үсә инде хәзер Фуат Мансуровичның яшьлеге шушында узса да, ул аннан бернинди дә якты хатирә алып китә алмады. Шәһәр өчен Бакиров ят кеше иде инде.. Оренбургта тапкан кечкенә генә ике белешмә кәгазе бердәнбер юаныч булды. Ял көннәре уза торды. Фуат Мансурович үз бурычын үтәгән өчен генә түгел, әти- әнисенә, авылына, авыл халкына, аның табигатенә ниндидер якынлык тоеп яшәде, аның күңеле тыныч иде, Бакировның күптән инде мондый халәт кичергәне юк иде. Документларны собеска илтеп тапшырганнан соң, ул я велосипедка утырып, я җәяүләп Илек елгасы буена барып чыга, су коена, кояшта кызына, балык тота. Тик әллә нинди шәп суалчаннарга да, махсус әзерләнгән җимнәргә дә вак балыклар гына эләгә. Кичкә таба ул өйгә ашыга, үги әтисенең эше бетүгә кайтып җитәргә тырыша Өстәл янында әкрен генә сөйләшә-сөйләшә кичкелекне ашау аңа бик ошый. Аннары яшелчәләргә су сибәләр, каралты-кураны төзәткәлиләр. Катя түтәй биргән кәгазьләргә карап Фуат Мансурович үги әтисенең үз гомерендә нинди һөнәрләр үзләштерүен белде ул кепкалар, бүрекләр, күнитеклөр теккән, сабын гына түгел, конфет та кайнаткан, бер елны артельнең яшелчә бакчасында су сиптерүче механик та булып эшләгән, келәт мөдире авырып киткәч, ярты елга якын аны да алыштырып торган. Кыскасы, ни генә эшләмәгән ул. Бакиров уйлап куя’ әгәр дә Бүләктә шахта ачылган булса, Исмәгыйль абый күмер чабарга төшәр иде, завод-фабрика салсалар, станок янына басар иде. Елга буенда йөргәндә Бакиров үги әтисенең үткән гомерен мең кат исәпләде, мең кат үлчәде. Элегрәк, Фуат я Ялтадан, я Сочидан, я Палангадан кайтышлый бер- ике көнгә өйгә сугылып чыкканда, Миңсафа ала да, Исмәгыйль абый да улларыннан исемнәре колакка ятышлы, күңелне иркәли торган әлеге төбәкләр хакында сораштыралар иде Алар бу шәһәрләрне открыткаларга, шәраб этикеткаларына төшерелгән рәсемнәрдән күреп кенә беләләр Ләкин бервакытта да: «Менә без дә эшләдек бит, ул шәһәрләрнең читен дә барып караган юк әле».— дип ризасызлык белдермәделәр. Пенсиягә расчет ясаганда рәттән егерме бер графада «файдаланылмаган отпуск өчен компенсация» дигән язуны укыганнан соң, Бакиров шулерны хәтерләде Башта ул сүзләрнең мәгънәсен дә төшенмәгән иде кинәт аның акылы яктырып киткәндәй булды, кеше егерме бер ел буе ял итмәгән! Ни өчен болай булганлыгын Фуат Мансурович әнисеннән дә сорарга уйлаган иде, аннары аңлады: нигә әле әнисенең исенә авыр елларны әйләндереп кайтарырга?! Бу хәлгә ышанмыйча Бакиров кәгазьләрне күп тапкырлар актаргалады, барысы да дөрес, төп-төгәл егерме бер ел! Менә сиңа кирәк булса. Ике елга бер генә мәртәбә ял итәм. бии арыдым дип Фуат Мансурович әти-әнисенә һаман саен зарлана иде Ә мескен картлар үзләре турында авыз ачып ичмасам бер сүз дә әйтмиләр, икенче ел ял итмәгән улларын кызганып тик утыралар иде «Шушы картларга зарланганмын икән. »— дип, ояла-ояла үкенде Бакиров, һәм ул уйлары белән Ташкентка — ун мең кешелек үз оешмасына әйләнеп кайтты анда ♦ да Исмәгыйль абый кебек кешеләр аз түгелдер Беләме соң ул аларның ничек эшләүләрен, ничек ял итүләрен, пенсиягә киткәндә алар белән дә мондый буталчык. 3 аңлашылмаучылык килеп чыкмый микән?. Юк, боларны Фуат Мансурович белми. < Аларның да Ялтаны, Сочины күргәннәре бармы икән Дәресен әйткәндә, Фуат Ман- £ сурович андый хәлләр белән кызыксынмый иде Илек буена Бакиров атка атланып кичләрен дә килгәләде. Күрше Мостафа агай- О иың улы Мукаш колхозда бригадир булып эшли, тәнендә Казань каны уйнаган бу = егет атларны үлеп ярата, хәтта үзенең бәйгеләрдә генә катнашырга дип саклап тота 2 торган Каракүз кушаматлы чаптары да бар Өлкә бәйгесендә җиңгәннән соң очар - Каракүзгә чабаннар «Жигули»лар да тәкъдим ител карадылар Мукаш, чаптарга мен- ♦ ген килеш. «Жигулиплар рәтенә өстән генә карады, ризалашмады Жәйге урак өс- а тонда Мукаш көне буе кырда, төнгелеккә дә өйгә кайтмый, кырда куныл кала Мос- С тафа ага Каракүзне Фуат Мансуровичка бирә, рәхәтлән, янәсе. Мукашның атта кайгы- п сы юк. Бакировның китәр вакыты җиткәч кенә Мукаш Мостафа ага турында авыр хәбәр җиткерде Иртүк йокысыннан уянган Фуат Мансурович, әз булса да әнисенә булышырга теләп, сыерны көтүгә куарга җыена иде х Ишегалдында кинәт кенә пайда булган Мукаш — Әти улде, Мостафа агагыз вафат.. — дип кычкырды Чибәр егетнең йөзе кара у коелган, әтисенең көтелмәгән үлеме көләчлеген юып алган. tМиңсафа апа тиз генә Исмәгыйль абыйны уятырга йөгерде Фуат Мансурович х көтү куып кайтканда. Исмәгыйль абый көрәкләрнең какшаган сапларын ныгыта иде. ~ янәшәсендә лом да ята Мостафа агайга кабер казышырга Фуат Мансурович та ба- _ рырга булды — Бар. бар. улым.— диде аңа әнисе өйдән өчлектер, берлектер җыеп җәмгысе егерме сум акча сузды.— Безнең соңгы аксакалларны күреп кал, син аларны онытмаска тиеш. Әтиеңнең яшьтәше ул Киләсе кайтуыңда барысының да бәхиллеген алып китәрсең Акчаларны өләшерсең, горефе шулай Мостафа агайга багышлап дога кылсыннар, урыны җәннәттә булсын, әйбәт күрше иде. мәрхүм, авыр туфрагы җиңеп булсын...— Миңсафа ала улын капка төбенә кадәр озата чыкты Халык урам буйлап чокыр артындагы зиратка агыла. Ак сакаллы бер карт зиратта Мостафа агайның төп йорты урынын билгеләп куйды Картлар иртәнге намазны укып бетергәнче, кабер казучылар бер читтә көтеп торды Кайчандыр кара эшчеләр — итек басучылар, сабын кайнатучылар, мич чыгаручылар, йорт салучылар, чана ясаучылар, көтүчеләр булып эшләгән бу картлар, ай-һай. алланың барлыгына ышаналармы икән? «Мулла» аты күтәреп йөрүче Миңлегали агай да кайчандыр атлап алган бер-ике дога гына укый белә, халык сораганга гына шундый вазифаны үтәргә риза булгандыр, мөгаен. Тик алар борынгылар горефенә тугрылык саклап, Мостафа агайны бөтен шартына туры китереп җирләргә тырыштылар Кабер казырга кеше кул җыелган иде. эшне тиз тоттылар Рәвешенә китереп картлар да берәр көрәк балчык алып ташлагандай иттеләр Исмәгыйль абый азакка кадер көтеп тормады, эшенә барыр вакыт җиткән иде Ул Фуатка керәчләрне алып кайтырга кушып, сиздермичә генә төркемнән аерылды да артель ягына таба атлады Бөтенесе таралышып беткәч тә. Фуат Мансурович кайтырга ашыкмады, зиратта иерде Каберләрдә чәчәкләр дә юк. аларда яшел чирәм, сары кылганнар гына үсә Ьакиров кабер ташларына уелган язуларны укып йерде, күбесенең исемнәре таныш "Ае Инде зираттан чыгып барганда ул мыйшайгән кабер ташына игътибар итте вны турайтып куярга теләде Бәлки, бу кабер караучысыз калгандыр Шактый ук авыр кабер ташын турайтып куйганнан соң Фуат Мансурович анда язылган сүзләрне чак-чак укый алды «Кашаф Валиев 1923—1949 еллар» Астараи тә- гын язу' «Безне онытмагыз...» Утыз ел аша Фуат Мансуровичка егерме алты яшьле* егет эндәшә иде. «Безне онытмагыз. Безне онытмагыз. .» Кашаф Вәлиев. Кашаф Аның бит Бакировлар еендә берничә мәртәбәләр булганы бар иде Сугыштан исән кайткан өч егетнең берсе Яши алмаган, матур еллао килгәнче яши алмаган икән якты дөньяда. Димәк, өч егетнең хәзер икесе исән үги әтисе һәм Васятюк. -«Безне онытмагыз.. Безне онытмагыз...»—дип дәшә кебек иде моңсу күзле Кашаф. Кичләрен Бакиров үзбәкчәләтеп ясаган айманда үги әтисе белән утырырга гадәтләнде. Айманга әтисе дә, әнисе дә бик сөенделәр. Исмәгыйль абый әле нык булса да, эштән арып кайта, көне буе аяк өстендә бит... Әтисе терсәк турына мендәр куя да шәрыкчәләтеп кырын ава, «Прима» сигаретын ирен читләренә кыстыра. Мондый хәлләрдә Фуат Мансурович күңеленә ниндидер яңа дулкын, җылы дулкын кагылганын сизә, әтисенә ягымлы итеп эндәшәсе, берәр яхшылык эшлисе килеп китә. Үги әтисенең ничек итеп гор/р. ирләрчә, түбәнсенмичә, үз дәрәҗәсен шушы озын гомерендә дә саклап калган хәлдә яшәвен Фуат Мансурович элегрәк аңлап бетерми иде әле Шәйхи белән булган бер вакыйга Фуат Мансуровичның күңеленә нык уелып калган. Исмәгыйль абый белән Шәйхи арасында яшерен көрәш барганлыгын ул белә иде Әйе шул, аларның тормыштагы урыннары да төрлечәрәк. Шәйхи, Исмәгыйль абый кебек башлангыч белем генә алган булса да, начальникларга яраша белгә), җылы урында гына эшләде Үзенең бер эш рәтен дә белмәвенә ачуы килеп, оста куллы Исмәгыйль абый ясаган әйберләрдән гаеп табып, һәрвакыт аңа бәйләнеп яшәгән Гомере буе өйрәнчеклектә йөргән Исмәгыйль абый бу шөгыльдән туяр, көннәрнең берендә барысына да кул селтәп, эчкечегә сабышыр, эшкә йөри алмас Аннары инде эш калдыручының артына да тибәргә мөмкин Шундыйларны тикшерүчеләрнең комиссия председателе дә булып йөргән әлеге надан саңгырау карт Әмма солдат бирешмәгән, баш та имәгән, ярдәм дә сорамаган. Шуның өчен дә Исмәгыйль абыйның йөзләгән кепкасы, ничәмә пар итеге я өченче сорт булып киткән, я бракка чыгарылган Көннәрнең берендә бу хәл карт солдатның теңкәсенә тияр, барыбер алдыма килеп тезләнер дигәндер Шәйхи. «Кызган. Шәйхи, алла хакына кызган хәләл көчемне!» — дигән сүзләрне ишетергә теләгәндер ул. Юк. аның өмете акланмаган. Исмәгыйль абый килмәгән, тезләнмәгән. Шул ук «брак» кепкаларны, бүрекләрне, киез итекләрне Шәйхинең дуслары киеп йөргәнен дә күргән ул иэгьтйсә. Тик Исмәгыйль абый бервакытта да Шәйхигә: «Карак! Булдыксыз!» — дип тә кычкырмаган Әмма Шәйхи Исмәгыйль абыйның көне буе эшләп арыган-кызарган күзләреннән барыбер шул сүзләрне укыган «Карак! Булдыксыз!» Шуңа күрә дә аңа һәрчак бәйләнеп яшәгән. Шулай да бер мәртәбә Исмәгыйль абый Шәйхине төп башына утырта Аның тегермәндә эшләгән чагы була бу Онны колхозга да тарталар, көрәк оны хакына аерым хуҗалыкларга да тартып бирәләр. Вакыйга Яңа ел бәйрәме алдыннан була. Шәйхи үзенең улларын ияртеп тегермәнгә килә Әлбәттә, берәүгә дә ни сәлам бирми, ни күтәрелеп карамый. Тезелеп торган чиратны күрми дә. Чираттагыпар һәркайсы үз икмәген башта үлчәтә, тиешле процентны түләве хакында квитанция яздырып ала, аннары илтеп мөшкәгә сапа, улактан аккан онны капчыгына тутыра. Исмәгыйль абый онның ничек тартылуын тикшерә, тегермән ташын әле күтәртә, әле төшертә, квитанцияләр язып бирә, тарттырган өчен тиешле процентны казна өсәгенә күчертә Кемнеңдер оны тартылып беткәч, Шәйхи бер казакъны чираттан төртеп чыгара, икмәген малайлары мөшкәгә илтеп салалар. Кая ул үлчәтү, квитанцияләр яздыру — ул турыда уйламый да! Болар- ны күзәтеп торган Исмәгыйль абыйның ачуы кабара. Он әйбәт тартыла, мөшкәдән йомшак он агылуын күреп Шәйхи дә. малайлары да куана, шатлыклары масаюлы йөзләренә чыга. Малайлар капчык авызын тотып торалар, Шәйхи лардагы онны чумырып тутыра да башлый. Исмәгыйль абый үзенең көчсезлегеннән, чираттагылар- дан ояла. Әмма ул ачудан кара янган йөзен күрсәтмәскә тырыша, кинәт кенә өстәле яныннан кузгала да кемнеңдер капчыгын үлчәүгә куйдыра, аннары өскә менеп китә. Нәрсәнедер боргалый, төзәтә. Он тагын да әйбәт тартыла башлый. Кинәт нәрсәдер шатырдап куя, он урынына ниндидер ләпек нәмәрсә агарга керешә Шәйхи акырырга. 'зыянны түләтәм дип җикерергә тотына- Исмәгыйль абый тыныч кына килешә — Мин.— ди ул,— синең икмәкне түләргә риза Тик башта күрсәт әле миңа квитанцияңне, карыйк әле. тегермәнгә ничә пот ашлык алып килдең икән? Шулай итеп Шәйхи беренче мәртәбә отыла Әмма соңыннан Исмәгыйль абыйга тегермәнне үз хисабына төзәтергә туры килә Китәсе вакыт килеп терәлгәч тә Бакиров ашыкмады, пенсия хәл кылынуын көтте. Бер-ике көнгә тоткарлануы хакында эш урынына телеграмма да сугарга уйлаган иде инде Нәкъ шул көнне Исмәгыйль абый төш вакытында ук кайтып керде — Булды.— диде ул куанычлы тавыш белән — Әле генә кадрлар бүлегенә чакырттылар .— һәм ул һәр айның икенче числосында пенсия алачагы турында сөйли башлады — Җитмеш ике тәңкә, әнисе. Шәйхинең күпме әле, алтмыш сигез генәме7 Җитмеш ике тәңгә безгә җитәчәк ул, әнисе, шулай бит Безгә күп кирәк түгел, дөрес әйтәмме? Миңсафа апа башта ышанмыйчарак торды, аннары, шатлыгын яшерә алмаган хвлдә, тыз-быз йөреп табын әзерләргә тотынды. — Хәзер тынычлап ял итәрсең инде.— диде картына. — һы. мин бит сине шатландыру өчен генә әйтүем. Үземә нәрсә... Гомер буе эшләгәнне, хәзер генә тик ятмам инде, пенсия дигән булып Миңсафа апа мондый шатлыклы көндә ире белән бәхәскә кереп тормады, кичен кунаклар чакырырга дип җыена башлады ..Иртәнге салкынча һавага алар өчәүләшеп чыктылар Калканы ябарга да өлгео- мвделәр, урамны иңләл-буйлап бер төркем велосипедчы узып китте Итальяннарның герле төстәге лак белән буялган никельле «Феррари»ларын күргәч. Фуат Мансурович балачак илендә калган зәңгәрсу «Диаматны хәтерләп куйды Поезд тиз килеп җитте. Бүләк станциясендә өч кенә минут туктал торырга тиеш булганлыктан, Бакировка үз вагонын шундук табып бирделәр Тамбурга ул берүзе күтәрелде һәм картларга борылып карады Үги әтисе янәшәсендә Миңсафа апа гәү- деге калкурак, яшьрәк, чибәррәк күренә. Малайлар свитеры кигән Исмәгыйль абый яшүсмер гәүдәле генә Ничектер кызганыч, таянычсыз булып тоелды ул Фуат Ман- суровичка һәм аның тамагына төер килеп утырды. Иске гадәт буенча поездның китәчәген белдереп станция кыңгыравы яңгыраса да, состав кузгалмый торды Нәкъ шул вакытта каяндыр зират ягыннан моңсу күзле Кашафның тавышы ишетелгәндәй булды «Безне онытмагыз. Безне дә онытмагыз . ■ Поезд кинәттән тартылып кузгалды да тизлеген арттыра башлады Фуат Мансурович, тоткага ябышып, ишектән башын тыкты да тәгәрмәчләр тавышы аша. үги втисен соңгы мәртәбә күргәндәй, ачынып кычкырып җибәрде — Әткәй! Әткәй!

Русчадан Хәйдәр ГАИНЕТДИНОВ тәрҗемәсе.