Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТТА ШАРТЛЫЛЫК ТУРЫНДА

Кием-салым, чәч-баш һәм җиһаз модасы провинциягә беркадәр соңгарып килеп җиткән шикелле, шартлылык дип йертелә торган күренеш тә безнең әдәбиятка үтеп керә башлады. Менә Әхәт Гаффарның Хемингуэй йогынтысында язылган «Теге гозер» повесте, картның аллегориягә тартым бүреләр белән көрәшүе Менә Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле моңсу комедиясе — кеше кыяфәтендә сәхнәгә менгән Әҗәл Яшь язучы Азат Вергазов та «Нәзер» повестенда, үз героен үлгән хатыны өрәге белән әңгәмә кылдырып, шарт лылыкка сәлам биреп узды. Проза һәм драматургиябезнең алга таба адым ясавымы бу. әллә бер чалулап алуымы? Шартлысимволик алымнар кулланып язу заман стилеме, әллә вакытлы бер модамы? Шушы һәм шуңа охшаш сораулар рус совет әдәбият белемендә һәм тәнкыйтендә күптән инде куела килә Шартлылыкны яклап һәм кире кагып, бик күп мәкалә һәм китаплар язылды, «Литературная газета» хәтта дискуссия дә уздырып алды. Социалистик реализм әдәбияты символ һәм аллегория, гротеск һәм фантастика миф Һәм хикәят (притча) алымнары кулланырга хаклымы? дигән сорау тирәсендә генә сүз барса, кылыч чыңлатуның кирәге дә булмас иде. Чөнки бу сорауга тискәре җавап биргән әдәбият белгече юктыр Чынбарлыкны үз кыяфәтендә, үзенә охшатып, реалистик сурәт ярдәмендә чагылдыру безнең заман таләпләренә җавап бирәме, юкмы — биредә сүз әнә шул турыда бара. Шартлылык тарафдарлары: хәзео инде бу принцип белән генә чикләнеп булмый дип белдерәләр Кайбер белгечләр исә, ачыктан-ачык яисә беркадәр томанга өртеп. социалистик реализмны модернизмның формаль казанышлары хисабына баету кирәклеген алга сөрәләр. Мондый фикерләр — киртәдән чыгу дәрәҗәсендә үк булмаса да — татар тәнкыйтенә дә үтеп керде. Бу мәсьәләне беренче башлап Р Мостафин күтәреп чыккан иде «Соңгы елларда безнең әдәбиятта,— дип язды ул,— тышкы охшашлыкка нигезләнгән традицион хикәяләү стилендәге проза өстенлек итә». Ары табан тәнкыйтьче бу стильгә дә каршы түгеллеген белдерә дә, Көнбатыш Европа, рус һәм татар әдәбиятларыннан мисаллар китерә-китерә, прозабызны стиль ягыннан баету хакына «реаль булмаган, фантастик алымнарпдан да качмаска киңәш бирә 1 Соңгы елларда тәнкыйтьче Ф Мусин да үзен шартлылыкны кайнар яклаучы итеп күрсәтте Аның фикеренчә, шартлылык, мифологизм һәм фольклоризм чынбарлыкны «тыгызлап» һәм калку итеп» чагылдырырга мөмкинлек бирә, «сәнгатьчә гомумиләштерү һәм типиклаштыруның үтемле чарасы» булып тора2 . Тугандаш республикаларда да шартлылык белән кызыксыну күзгә ташлана. Күренекле башкорт әдәбият белгече Г Хөсәенов, мәсәлән, М Кәримнең «Салават» трагедиясен, Муса Гали поэмаларын һәм Ә Мирзаһитовның «Аналар көтәләр улла- « Казан утлары» журналы. 1972, 9 сан, «Социалистик Татарстан» газетасы, 1979. 20 май К •>*“ др^всыи мисалга китерә дә. «ларда кулланылган шартлы алымнар .үткеррәк мм үтемлерәк лоэтикләштерүгә». -әсәрнең теп идеясен тирәнрәк ачарга ярдәм итә» кебек сүзләр язып китә 1 Бу фикерләрне логик ахырына җитйерсәк, нәрсә килеп чыга? Тормышны үз «ияфәтендә чагылдыру ысулын ташлап, бөтенләй шартлылыкка күчәргә кирәк, дигән -әтижә түгелме? Соңгысы «үткеррәк-, «тирәнрәк», «тыгыз» һәм -үтемле» икән бит Күренә ки, сәнгатьтәге шартлылык проблемасы бүген саф эстетик мәсьәлә генә >үгел ИКӘН. Туарга тиешле хакыйкатькә кендек әбисе булуны дәгъва итмәстән, мин бу мәкэ- ләдә шартлылык турындагы кайбер фикерләрем белән генә уртаклашырга телим Иң элек берничә теоретик мәсьәлә буенча уртак фикергә килергә кирәк Беренчесе: нәрсә ул шартлылык? Мәгълүм ки, сәнгатькә, әдәбиятка гомумән шартлылык хас. Алар тормышның үэе түгел, ә чагылышы, хәтта копиясе дә түгел, бәлки әдип хыялында тудырылган сурәте генә: Язучы белән укучы арасында кәгазьгә язылмаган «килешү» яши. «Минем геройларымның,— ди әдип,— нәкъ шул рәвешендә дөньяда булганнары юк Күп кешеләрне күзәтү нәтиҗәсендә мин аларны уйлап чыгардым». «Белем,— ди укучы—Геройларыгызның адресын сорап хат язарга җыенмыйм МҺн алар мисалында тормышны аңларга тырышам». Әдип белән укучы үзара аңлашу өчен, гүяки шерт куялар. Менә ул — шартлылык Ф. Әмирхан Хәятнең Ммсниковлар дачасыннан кайтканнан соңгы үэ-үзеи тотыш һәм кыланышларын вак детальләренә кадәр тәфсилләп яза. Әйтерсең лә. кыз бүлмәсенә кереп карап торган! Яисә ул, үзенә кешенең уй-фикерен уку кодрәте бирелгәндәй, кызның Лиза белән икәүдән-ихәү сөйләшкән сүзләрен генә түгел, бәлки кояш чыкканчыга кадәр дәвам иткән уйлануларын да бәйнәбәйнә сәйләп бирә. Яки менә Ш Камалны тыңлыйк: чыпчыклар «бәләкәй канатлары белән кагыныпкагынып. хз якынлашуга шатланып бетә алмыйлар «Менә, чорт возьми! Ах чорт подери!» диешкән булалар» («Матур туганда») Болар да — шартлылык Сәнгатьчә гомумиләштерүнең шартлы формаларын алга чыгарырга тырышучы лар мондый алымнарны күздә тотып, болей диләр: реализм классиклары да шартлы- лыктан качмаганнар, хәтта еш кына тормышның үз рәвешен үзгәртеп сурәтләгәннәр. Фикерен раслау эчен бер автор «Анна Каренина» романыннан түбәндәге мисалны китәрә Левин белән Облонский, ауга чыккач, сүзгә мавыгып китәләр «Алар бу хакта сейлегән вакытта,— дип яза Л. Толстой,—Ласка, колагын торгызып, әле күккә, әле боларга таба шелтә белән «арап-карап ала иде. «Талканнар вакыт сейләшерге.— дип уйлады ул.— Ә ул очып килә Шул, үзе. менә бит. е— Авыз ачып калалар ич • Әнә бит. янәсе, эт кешечә уйлый алмый, ә Толстой язган Әйе, бу шартлылык, ләкин тормышның үэ рәвешен, кыяфәтен бозыл күрсәтә торган шартлылык түгел Ау эте- иең уз-үзен тотышы гаять табигый («колагын торгызып, әле күккә, әле боларга шәлтә белен карап-карап апа иде») Ласканың кичерешләрен, кирәк икән, аның этне хас үвн Толстой кеше телено генә күчереп биргән Әгәр апайга китсә, «авызы колагына җитте» яисә «күзләре маңгаена мәйдә» диген идиомаларны да тормышның үэ формасын бозып күрсәтү ител карарга кирәк булыр иде А. С. Бушмин болай дип яза: «Сәнгатьтә ике тер шартлылык бәр берсе конкрет сиземләнә торган реальлекне еш кына' кискен теста деформацияләп күрсәтүче махсус шартлылык, сәнгатьче чагылдыруның үзәнчелекле чарасы икенчесе — тормышны сурәт ярдәмендә танып белүнең табигатеннән чыга торган һем сәнгатьнең юле бупган._ шартлылык» Соңгысын без. рус совет әдәбият белемендә күренеп яиткен атаманы кулланып, «беренчел шартлылык» дип йертербез Ласканың уйлавына яисә чыпчыкларның «чорт возьми» дип шатланышуларына охшаш алымнар «беренчел» шартлылыкка карыйлар һәм тормышны үэ рәвешендә "ҮРСогү принцибы белен каршылыкка кермиләр, киресенчә, шуңа хезмәт ителер Икенче төр шартлылык исә, теге яки бу максаттан чыгыл, тормышны үз кыяфәтендә түгел, бәлки кискен үзгәртеп, сәерләндереп, деформацияләп (кечерәйтеп яки -адәттән тыш зурайтып) сурәтләүгә кайтып кала. Әйтик, Ласка, Левин яисә Облонский кулыннан мылтыкны тартып алып, көртлеккә атып җибәрсә, бу икенче типтагы шартлылык булыр иде. Тормышның үз күренешләрен деформацияләп сурәтләүгә иң отышлы мисал итеп гадәттә Салтыков-Щедринның «Бер шәһәрнең тарихыпннан - радоначальник образын һәм Гогольнең «Борын» повестен китерәләр Ми урынында кечкенә орган булуына яисә кеше борынының мундир киеп, урамда йөрү мөмкинлегенә хыялны никадәр генә көчләсәң дә ышанып булмый. Шартлылык турында сүз алып барганда, мин, тормышны үз формасында чагылдыруның органик сыйфаты булган шартлылыкны түгел, бәлки тормышның үз төсен, кыяфәтен һәм формаларын бозып күрсәтә торган, ягъни «икенчел» шартлылыкны күздә тотам. Икенче мәсьәлә тормыш күренешләрен деформацияләүче шартлылык һәм жанрлар спецификасы арасындагы бәйләнешкә кайтып кала. Баштанаяк шартлы булган опера һәм балетка тукталырга хаҗәт юк. Шартлылыкка шулай ук шактый урын бирә торган драматик театрны да телгә алып китү белән генә чикләник. Реализм әдәбиятындагы аерым төр һәм жанрларга күз ташлыйк. Менә лирика. Ул кешенең эчке дөньясы, уй-хисләре, рухи омтылыш һәм хыяллары белән эш итә Ә кеше күңелендә — әгәр ул шагыйрь табигатьле дә икән — нинди генә теләк һәм хыяллар булмас! Менә телгә килгән беренче җырӘй, дускаем, син кайда! Әллә мендеңме айга! Йөгереп чыгып айга карыйм. Айда да юк, син кайда! Халык шагыйре дустын айдан эзләмәгән һәм эзли дә алмаган Ул үзенең иң якын, ихтимал, бердәнбер дустын өзелеп сагынганлыгын тәэсирле итеп әйтеп бирү өчен шартлы-поэтий сурәт кулланган. Әгәр берәү болытка яки җилгә, кояшка яисә айга карап озын-озын монолог сөйләсә, без бу кешенең акылга тулы булуына шикләнер идек. Әдәбиятта исә романтикка гына түгел, бәлки реалист шагыйрьгә дә бу килешә, табигый тоела. Маяковскийның кояш белән өстәл янына' утырып әңгәмә коруына без, мәсәлән, бер дә гаҗәпләнмибез. Батыр егет белән Шүрәле эпизоды да безне аптырашта калдырмый. Әнчекнең, филгә өреп алгач, мактанып куюы да, идеалист кәрәкә белән чуртан арасындагы бәхәс тә гаҗәпләндерми Чөнки без беләбез: болар мәсәл һәм әкият. Сатирада деформация — фантастик образлар, гипербола, гротеск, алогизм шулай ук мул кулланыла Бу хәл аның асылы белән турыдан-туры бәйләнгән. Сатирик жанрлар. К Маркс сүзләре белән әйтсәк, дөньякүләм тарихи форманың иң соңгы фазасына җиткән, ягъни искергән, картайган һәм анахронизм хәленә килгән күренешләр белән эш итәләр Бу күренешләр инде аек акыл һәм билгеле бер нормалар белән каршылыкта булганга, тормышның үзендә үк беркадәр деформацияләнгән рәвеш алалар. Сатира гротеск ярдәмендә андый күренешләрнең асылын ялангачландырып, калкытып күрсәтә. Крепостнойлык калдыгы булган дәүләт аппараты үткән гасырның сиксәненче елларына таба прогрессны буып торган рәхимсез, җансыз машинага әверелгән иде Орган башлы градоначальник образы әнә шул хакыйкатьне гаҗәеп төгәл Һәм талкыр итеп әйтеп бирде. Йөз ел элеккеге тәртипләрне яшәтергә азапланучы Фәтхулла хәзрәтләрнең асылын ачып бирүдә фантастик сурәтләр шулай ук файдалы эш башкарды. Ассызыклап тагын шуны әйтергә кирәк: хәтта сатирада да шартлы-фан- гастик алымнар бердәнбер чара түгел. Гогольнең «Ревизорчы, Салтыков-Щедринның «Головлев әфәнделәрле яисә безнең Г. Камалның «Беренче театрхЫ кебек, тормышның үзенә охшатып язылган сатирик әсәрләрне күпләп санарга мөмкин Сүз арасында шунысын да искәртик: модернизмдагы деформацияләү белән реалистик сатирадагы: деформацияләү арасында принципиаль аерма яши. Соңгысында шартлы алымнар хакыйкатьне ачуга хеэмӘт итә, шуңа күрә аларда билгеле бер логике, тормышка якынлык була Әгәр инде киресенчә Фил Әнчеккә ерсә, яисә Кәрәкә Чуртанны тотып ашаса, бу инде хакыйкатьтән читкә алып китә торган шартлылык булыр иде Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, бәхәс сатира төренә карамаган реалистик проза һәм драматургиядә шартлылык ни дәрәжәдә зарур дигән мәсьәлә тирәсендә геиә барырга тиеш Ченки аллегория, гипербола, гротеск, фантастика алымнары әдәбиятның лирика һәм сатира кебек төрләрендә үзләрен өйләрендә кебек хис итәләр һәм беркемнең дә бу хакыйкатьне шик астына алганы юк Ниһаять өченче мәсьәлә Тормышны үз формасында чагылдыру принцибы беренче башлап тәнкыйди реализм әдәбиятында аңарчы булмаган күләмдә тормышка ашырыла башлады Э Г. Белинский ике поэзия турындагы мәгълүм өйрәтмәсендә реаль поэзияне идеаль поэзиягә каршы куеп, поэзиянең бу тармагы тормышны «...бөтен ялангачлыгында һәм дөреслегендә, чынбарлыкның барлык ваклыкларына төс һәм төсмерләренә турылыклы калып гәүдәләндерә»1 ,— дип язган иде «Реаль поэзия» дигәндә, ул башында Гоголь торган «натураль мәктәп»не. яисә икенче төрле әйткәндә, тәнкыйди реализмны күздә тота. Димәк, җитлеккән, ягъни тәнкыйди, реализм өчен чынбарлык күренешләренең табигатен, цсылын, эчке мәгънә сен ачып бирү мәсьәләнең бер ягы. дөрес, иң мвһим ягы. әмма бер ягы гына Чөнки барлык әдәби юнәлешләр һәм күп кенә сәнгать терләре дә шул ук функцияне башкаралар Тәнкыйди реализмның аңа кадәрге юнәлеш һәм методлардан принципиаль аермасы шунда: ул чынбарлыкның асылын, аның үз формасында, я г ъ н м тормышның үзеннән үзгәртм и-н итми күчерелгән дип уйларлык, реаль яшәеш иллюзиясе тудырырлык итеп гәүдәләндерә Белинскийның югарыда китерелгән сүзләрен бүтәичә аңлап булмый Әсәрдәге һәр ааиьйга яки эпизод ихтималлык кысасыннан читкә чыкмасын, персонаж, һәрбер төймәсенә чаклы, конкрет-тарихи чорга туры килсен, уй-фикерләре һәм хис-тойгылары харач тарына тәңгәл булсын, һәр репликасы тормыштагыча яңгырасын Ф Энгельсның реализм турындагы атаклы формуласындагы «детальләр дәреслеге» дигән сүзләр дә очраклы гына кулланылмаган Л. Толстойның Шекспир ижв!ы турында язылган һәм заманында шау-шу тудырган мәкаләсе белән, тулаем алганда, әлбәттә, килешү кыен Әмма аның түбәндәге сүзләре игътибарга лаеклы «Шекспирның барлык шәхесләре до (персонажлары — И Н.) үз сүзләре белән түгел, бәлки бер үк тел — Шекспир теле белен, купшы, гайре табигый тел белән сөйлиләр Беркайчан беркайда һем бернинди жаилы кешеләр дә мондый телдә сөйләшмәгән кебек, иҗат ителгән персонажлар да болай сейләшә алмыйлар» Тормышның эчке һәм тышкы ягын бетең чынлыгында чагылдыру принцибын аеруча тулы тормышка ашырган, аз гына ясалмалылык белән дә килешә алмаган боек реалистны. Толстойны, димәк Яңарыш чоры реализмындагы ш а р т л ы л ы к канәгатьләндермәгән Ачык булса кирәк, инглиз, француз һем рус әдәбиятларында тәнкыйди реализм метод һәм әдәби юнәлеш сыйфатында мәйданга килгәннән соң. тормышны үз формасында чагылдыру принцибы реализм позтикасының т оп юлы, магистраль юлы булып китте Ә менә чынбарлыкны деформацияләүче шартлылыкны алга чыгарырга тырышучылар әйтелер** ул принцип гаять катлауланган безнең чорны канәгатьләндерә алмый Фикерләрен ныгыту өчен хәтта тәнкыйди реализмның үзен шаһитлекке чакыралар Әнә бит, диләр алар, классиклар да шартлылыктаи, гротеск һем фантастикадай баш тартмаганнар Ә мисаллар! Әлега до баягы «Борын». «Бер шәһәрнең тарихы» «Пии- гаиннлр утравы», Маякоаскийның «Мунча»сы һ. б һ. б Соң бит болар — барысы да сатира! Без исе сатира торено кермәгән әсәрләр турында сүз алып барабыз Бу очракта шартлылык тарафдарларының эше кыенлаша Ээлипөр. мисал таба алмыйлар һәм мең до беренче мәртәбә Бельэакның «Шагрень күне» романына килеп ябышалар Әмма «Кешелек комедиясе»н тәшкил итә торган 92 әсорноң (күбесе роман) тик берсендә, әлеге романда гына, шартлыфаитастик деталь кулланыо- ** II Г ГтетимсьмА Полк СоОр соя. I той. 19Ы. ЭИ Оят ‘ Л Тшк-тоА Поли сойр соч . I960, т J.W бат ган. Алар хәтта Л. Толстойдан да бер мисал тапканнар «Холстомер». Әйе, биредә «икенчел» шартлылык бар. Әсәрнең беренче яртысында без әле аны артык сизмибез Карт алашаның уйланулары Ласканың уйлануларыннан принципта аерылмый Бервакыт Холстомер, атлар чолганышында калып, үзенең тормыш юлын сөйләп бирә Ләкин бит бу кечкенә повесть Толстойның 90 томлык мирасында шартлы алым белән язылган бердәнбер әсәр! Өстәвенә ул эчкә яшерелгән сатира Бик тырышканда, сатира төренә карамаган шартлылыкмы тәнкыйди реалистлардан тагын да табып булыр иде Әйтик. И С. Тургеневның «Призраки» хикәясе. Пушкинның «Пиковая дама» повесте. Достоевскийның «Двойник» романы. Әмма мондый бер мисалга җавап итеп без йөз мисал китерә алабыз Үз әдәбиятыбызның үткәне дә шартлылык тарафдарларын куандыра алмый Гротеск һәм фантастика хәтта сатирада да сирәк кулланылган. Менә «Фәтхулла хәзрәт» повесте. Тагын нәрсә? Ш Камалның «Сәмруг кош» исемле хикәясе дияр идек, ул берәүнең төше итеп язылган. Ә төштә ни булмас? Сатира төренә карамаган әсәрләр арасында да шартлы алым кулланылганнары бар Әмма оппонентларыбыз шатланырга ашыкмасыннар. Г Коләхметовның «Ике Фикер» драмасындагы аллегорик образлар пролетариат һәм марксизмга таба адым ясаучы интеллигент Давытның башындагы бер-берсенә каршы булган ике фикер генә Давыт үзе үк болай ди: «Бер фикерем ике булды, ике булып, бер-берсе белой сугыша да башладылар» Конкрет-тарихи чорда драматург, татар укучы һәм тамашачысына пролетар идеологияне популяр төстә аңлатып бирү максаты белән мондый алым кулланган икән, бу очрак үзен аклый, һәл. үл аерым очрак кына булып калды да. Ф Кәриминең «Хыялмы, хакыйкстьме'» исемле кечкенә повестенда реаль депутат белән беркадәр идеаллаштырылган курсистка әңгәмә кылып утырганда, кыз кинәт эреп юкка чыга Ф Әмирхан әсәрне ачы тәнкыйть итеп, болай дип язган иде: «Ходай насыйп итсен дә, мондый курсисткалар, тар милләтчеләребезнең хыял- ларында гына калып, хакыйкать була күрмәсеннәр!» Ф Кәрими кулланган алым шулай ук бүтән кабатланмады. Совет классикасы да шартлылык тарафдарлары файдасына сөйләми Ара-тиро, билгеле бер максат белән аллегория һәм әкиятләр язган А. М. Горькийның социалистик реализмга нигез ташы булып яткан әсәрләре арасыннан да шартлы-романтик яисә шартлы-фантастик алымга корылганнарын таба алмабыз А Н.. Толстой турында да шуны ук әйтергә мөмкин «Аэлита» һәм «Инженер Гарин гиперболоиды» дип әйтәләр икән, болары фантастик яки фәнни-фантастик жанрга карыйлар. А. Серафи- мовичның «Тимер ташкын» романында «тимердән ясалган теш казнасы» дигән метафорадан бүтән шартлылык шулай ук очрамый. А. Фадеев, М. Шолохов, Н. Островский һәм К. Федин иҗатлары уңае белән дә шуны ук әйтергә мөмкин. Күп кенә авторларның, саламга ябышкандай Шолоховтагы «кара кояш» сүзенә сыланулары күп нәрсә турында сөйли Бит бердәнбер бәхет чыганагы булган Аксиньядан мәхрүм калган Григорийга ул. ягъни кояш, кара булып күренсә, гаҗәпмени? Бу исә — «беренчел» шартлылык Талантлы татар совет прозаиклары шартлы алым куллануга чакыру авазларын колакка да элМәстән, классиклар күрсәткән юлдан бара бирәләр. Г. Бәширов, Ә. Еники, Ф Хөсни А, Расих, Р. Төхфәтуллин. Н. Фәттах, Ш. Бикчурин кебекләр, «традицион» стильдә язуларына карамастан, яратып укылалар. А. Гыйләҗев та, драматургиясендә кайбер экспериментлар ясал караса да, укучыга тормышның үз кыяфәтен аклап язылган повестьлары белән якын. Драматургиядә дә шул ук хөл. Сатира яисә әкият төренә кермәгән пьесаларның «тормыш формасында» язылганнарын бер якка, шартлы алымнарга корылганнарын икенче якка өеп куйсаң, һималай тавы белән Ослан тавы хасил булыр иде. Менә ни өчен шартлылык тарафдарлары мисал эзләп күбрәк Көнбатышка — капиталистик яисә халык демократиясе илләре әдәбиятына мөрәҗәгать итәләр. Әнә В Незвал.— диләр алар.— әнә Э. Ионеско. К. Чапек, Б. Брехт... Болар, янәсе, тормышны үзгәртеп, сәерләндереп сурәтлиләр, гипербола, аллегория, символ, гротеск алымнарын мул кулланалар, чынбарлыкта булмый һәм акылга сыймый торган әйбер һәм хәлләр турында кыю язалар Шул ук вакытта алар янәсе—чын реалистлар, ул гына uavfren. реализмны тагында •баетучылар, алга әйдәүчеләр Хатта Кафка һәм Джойс кебек декадент язучыларны да реалистлар дип игълан итүчеләр табылды Янәсе, алар XIX гасыр классикларында яралгы «элендә генә булган шартлы алымнарны үстергәннәр. хәзерге реализмның гөп сыйфатына әверелдергәннәр Социалистик реализмны чынбарлыкны деформацияләүче шартлылык хисабына баетырга теләүчеләрнең дәлилләре нидән гыйбарәт соң' Хәзер, диләр алар, космик очыш, гадәттән тыш тизлекләр, информация ташкыны заманы, ифрат катлауланган чынбарлыкны яңача күрү, яңача фикерләү һәм яңача хис итү заманы. Әнә шул яңа чынбарлыкны, яңача фикерләүне чагылдыру эчен реализмның моңарчы гамәлгә кергән чаралары инде җитми Реализм баерга, аның алымнар арсеналы тулыландырылырга тиеш Дөнья әдәбияты уптым илаһи алынса да андагы сыйнфый тенденцияләр күләгәдәрәк калдырылса да, бу кадәресе белән килештек ди Әмма ни ечен әле классик реализмның кчикләнгәнлегеннәнв котылу өчен нәкъ менә шартлы-фантастик чаралар тәкъдим ителә' Ченки. янәсе әйбернең яки күренешнең тышкы кыяфәте аның зчке табигатен тулысымча дөрес чагылдыра алмый Шуңа күрә тышкы формасын үзгәртергә, хәтта аны җимереп, асылына үтеп керергә кирәк Аннан соң бит әле, күрәмсең, атом төше кебек, күз белән күреп, колак белен ишетеп, кул белен тотып булмый торган нәрсәләр бар Традицион реализм чаралары белән алариы, янәсе, ничек күрсәтәсең' Ниһаять, шартлы-фантастик алымнар, янасе чынбарлык күренешен, детальләрдән арындырып берьюлы иңләргә, бербетен итеп тыгызлап күрсәтергә мөмкинлек бире Кайбер белгечләр, шартлы формаларны яклаганда, еш кына «тыелган алыма кулланалар Тормышны үз формасында чагылдыру принцибының яңа таләпләр-** җаяап биреп җиткермәгенлеген исбат итү ечен. алар натурализмны дөмбәсләргә керешәләр яисә бүгенге уртакул сенгатькерләрнең уртәкул әсәрләрен дәлил итеп китерәләр Шартлы формага төренгән әсәрләрне XIX гасыр һәм совет классикасы белән янәшә куеп карасыннар иде алар Менә шунда инде кемнең кемлеге күренер идә1 Шартлылык тарафдарларының кулында уен тузы булып хезмәт ите торган әсәрләрнең кдйберләренә махсус тукталып китик Менә В Незвалның «Бүген әле Атлантида естене кОяш чыгачак* (1955) исемле пьесасы Тиран кулы астында изелә торган мифик Атлантида иле демократик Афина даүләтене каршы сугыш алып бара Сугышның гадәти ысуллары белән алдыра алмаган хөкемдар, айуына чыдаша алмыйча, коточкыч шартлау кечене ия булган металлны зшкә кушарга карар итә Нәтиҗәдә Атлантида утравы шартлап су астына күмелә Әдәбият белгечләреннән берсе фикеренчө, эсер, атом катастрофасына ымлый, һәм бу трагедияне булган хәл итеп күрсәтү кешелек дөньясының язмышы турында борчылу, тынычлык ечен кереш идеясен үтемлерәк итә Әйе. пьесаны зур талант иясе язган Әмма дөньяга куркыныч янаганны бу пьесага кадәр ук Хиросима трагедиясе күрсәткән иде ииде Аңа калса, атом һем водород бомбаларының җимерү көчен аңлаткан популяр брошюра катастрофаның колачын әлеге легендага караганда тулырак ачып бирә ала Ииде килеп атом сугышының куркынычын аңлату ечен иң кулай форма шартлы фантастика икем. аны тормышның үз күренешләренә охшаган сурәтләр ардәменде чагылдыруның киресе да калмый бит яМәскәү, мехеббетем минем* исемле кинофильмда бер япон кызы. Мәскәүге килеп, балет студиясендә укый, әмма талантын күрсәтергә әлгера алмыйча, радиациядән үлеп ките Дерес бу фильм җиңел кулданрәк эшләнгән Әгәр В Назвал галантына тиң талант шундый бер фаҗигане драма итеп язса, мондый әсәр тетрәтер идеме, атом катастрофасы куркынычын ачып бирер мдемеП Ничек кенә әле! Бехеткә хаклы булган һәм халкын бәхетле итү зшенә слеш керттргә селегм баланың унҗидегә дә җитмичә һелак булуын, теләсегез нишләгез, мин. укумы аисә тамашачы буларак, мифик Атлантндаиың һәлакәтенә караганда йерегеме якынрак алам Шартлылык тарафдарларының иң җитди тереге әлбәттә. 6 Брехт иҗаты Атаклы драматур< иҗатындагы шартлылык метафор* змг а, кинавлелеяке кайтып кала Ул бер нәрсә турында яза, әмма аннан икенчерәк нәрсәне аңларга кирәк. Әйтик, «Артуро Уи карьерасы» пьесасында сүз Чикаго гангстеры турында гына бара Әмма моны фашизмның властька килүе дип аңларга кирәк Икенче төрле әйткәндә, аның пьесалары притча (хикәят) алымы белән язылган «Әнә шуңа күрә,— дип -яза А Михайлова,— тарихның бөтен логикасы шул чаклы кысып, тыгызлап бирелгән ки, аны бер карауда күреп була. Шуның фонында канлы фашизмның әшәкелеге эре. калку булып, бөтен шәрәлегендә гәүдәләнә» ' Болар шулай да булсын, ди. Әмма биредә дә искәртмә сорала. Беренчедән. Б Брехтның барлык пьесалары да дип әйтерлек сатирик характерда; икенчедән, ул күтәргән проблемаларны Гоголь һәм Островский. Чехов һәм Горький. Тренев һәм Погодин, Корнейчук һәм Розовлар өчен уртак булган иҗат принциплары ярдәмендә сәнгатьчә хәл итеп булмыймыни? Өченчедән, әгәр һәрбер драматург бүген Б. Брехт- ча хикәят-притчалар да язарга керешсә, нәрсә килеп чыгар иде? Шунысын да онытмыйк: притча Ионеско яки Б Брехт уйлап чыгарган жанр формасы түгел. Ул барлык әдәбиятларның да борынгы чорларында гаять зур урын тоткан. Безнең әдәбиятта, мәсәлән, XIX гасыр ахырына кадәр хикәяттән күп нәрсә юк Әдәбият тарихы нәкъ менә хикәят стиленнән тормышны тарихи-конкрет сурәтләүгә таба хәрәкәт итте. Инде бүген социалистик реализмны баету чараларының берсе итеп притча алымнарын тәкъдим итү комбайнны ташлап кире уракка кайтырга чакыруны хәтерләтә түгелме? Үз әдәбиятыбызга кайтыйк. Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы — шартлы алым куллануның урынлы һәм уңышлы очрагы. Яшәеш, үлем, үлемсезлек... Мәңгелек проблема. Күп гасырлар буе акыл ияләре, шагыйрь һәм әдипләр бу проблеманы хәл итәргә омтылганнар, төрле тәгълиматлар тудырганнар, үлемсез әсәрләр иҗат иткәннәр. Тормышта да һәр кеше шул ук мәсьәләне үзе өчен хәл итәргә мәҗбүр Чөнки ул. иртәме, соңмы, Әлмәндәр карт кебек үк, әҗәл белән очрашачак. Теге дөнья һәм оҗмах дигән нәрсәләргә өмет юк. Оптимизм чыганагы булып бердәнбер нәрсә кала кешегә: үзеңне галәм үзәге итеп түгел, бәлки тере организмның бер күзәнәге, үлемсез коллективның, халыкның бер әгъзасы итеп хис кылу, бүген һәм киләчәк өчен үзеңне җаваплы итеп тою, коллективның бүгенге һәм киләчәк уңышлары хакына көч түгү, чын күңелдән хезмәт итү. Ягъни шагыйрь әйткәнчә: Үзең турында уйлама, Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була. Т Миңнуллин пьесасы шушы һәм шушыңар охшаш уйлар кузгата. Электроника белән җиһазландырылган «күк канцеляриясепнә шушы чаклы урын бирү бәлки кирәк тә булмагандыр. Финалда Әлмәндәр карттан хур кызын кочаклаттыру һәм кызны чырыйлатып кычкыртуның кирәклеге шулай ук ким дигәндә бәхәсле Әмма үлемнең кеше кыяфәтендә хәрәкәт итүе, Әлмәндәр картның Әҗәл белән «качышлы уйнавы» гаять табигый итеп, тормыш логикасына туры китереп язылган Әҗәл биредә, Давытның ике фикере кебек үк, аллегорик персонаж Пьесаның бүтән катнашучылары аны бөтенләй күрмәгән кебек, тамашачы да Әҗәлнең сәхнәдә йөрүенә сәерсенми. Әйе. билгеле бер очракта, билгеле бер идеяне укучыга җиткерү өчен сайланган алым үзен аклады Ләкин бу уңыш моннан соң Т Миңнуллин үзе дә. бүтән драматурглар да аллегория, символ, гротеск, әкият алымнары гына кулланып язарга тиешләр дигән нәтиҗә ясарга хокук бирми Бу юлларның авторы. Ш. Хөсәеновның «Әни килде» спектаклен караганда, театрда утырганын онытып җибәргән иде Тәнкыйтьче буларак ул пьеса язу техникасын да сәхнә кануннарын да азмыкүпме белә дип уйлыйк. Спектакльдә роль башкарган артистларның күбесе белән ул кул биреп күрешә. Шулай да аларның, әйтик, А Михайлова О художественной условности Ичд-но «Мысль». 1970, 233 бит f Шамуиоя яисә Ш Биктимеров булганлыкларын оныткан кебек, үзенең спектакль караганын оныта! Менә бу сәнгать! Шартлылыкның кирәклеген инкарь итмәгән хәлдә, болай Д*п әйтәсе килә: театрда утырганыңны оныттырырлык пьеса һәм спектакльләр күбрәк булсын иде Әхсән Баяновның «Тавыш — табигать бүләге» повесте тулысынча дип әйтерлек шартлы олым белән язылган. Әсәр герое булган Наҗар дөньякүләм әһәмияткә ия фәнни ачыш ясау алдында тора Ә аның җитәкчесе әлеге ачышка бернинди өлеш кертмәсә дә. ачышның авторын читкә этәреп, иң зур калҗаны эләктермәкче Әсәрнең сюжет схемасы әнә шуннан гыйбарәт Моңа охшаш схема белән без рус совет прозасында яисә кинофильмнарда күп мәртәбә очрашкан идек Тик әле моңа карап кына әсәрне тәнкыйтьләргә ашыкмыйк Дөнья әдәбиятында, мәсәлән, мәхәббәт '«ачпочмагыпна корылган йөзләрчә шедеврлар бар Һәркайсы — кабатланмас үзенчәлеккә ия оригиналь әсәр. Ә. Баянов үз повестеның сюжет схемасына аллегория һәм метафора, символ һәм кинаяләрдән һәм сәер кыланышлар кебек парчалардан җыеп типчелгән шактый соер кием кидергән. Әсәрнең кайбер персонажларына игътибар итик Мөдир. Директор, Каравылчы. Прораб. Вәкил. Әлә Әсәрдә алариың исем-фамилияләре булмаган кебек, индивидуаль йөзләре дә юк. Алар теге яки бу принципның кеше кыяфәтендәге гәүдәләнеше генә Алар — аллегорияләр Кайдандыр килеп адашкан телсез малай Әлә, мәсәлән, табигать символы. Каравылчы — Табигать Каравылчысы Прораб, киресенчә, табигатьне корытучы ниндидер көчләргә иллюстрация Билгеле инде, бу шартлы персонажларның кылган гамәлләре һәм сейләгон сүзләре дә шартлы, ягъни «кешечә» түгел, гадәттән тыш соер тоташ киная, философик мәгънәгә дәгъва Үз исемнәре белән бирелгән өч персонаж — лаборатория башлыгы Наҗар Зәбиров. аның хатыны Фәнүсә һәм кызы Энҗе дә характер ягыннан «исем- сәзяләрдән күп ерак китмәгәннәр Наҗарны алыйк Әсәрнең башыннан ахырына кадәр аның үз-үзен тотышы, кыланышлары сәер, сөйләшү рәвеше, сүзләренең мәгънәсе сәер Дерес, бер урында автор моны мотивлаштыргандай итәянәсе, гамагында тонзиллит, температурасы — утыз сигез градус Менә ул кабан дуңгызы атарга һем аның тиресеннән карачкы ясал, музейга куярга уйлый. Әмма ялгышып аю ата Шуннан башлана үкенү, үз-үзен шелтолеү Каравылчы да, Энҗе һәм Әпә дә аны гаеплиләр. Наҗар аю тиресенә төренгән кызын да ялгыш атып үтерә яза Ул аю карачкысы белән сөйләшә, аның тавышы югала Тавыш дигәннән, бу детальне уйнатып, автор ниндидер фикер, ниндидер идея үткорерго омтыла булса кирәк Әсәрнең исеме дә шул турыда сөйли Ә нинди фикер! Бу сорауга җавап бирү шактый кыен. Чөнки тавыш мәсьәләсендә логина җитми Туры мәгънәсендә тавышсыз калган Наҗар ресторанда кечле тавыш белән бер артист булып җырлый Аннары, авторга кирәк булгач тагын тавышсыз кала Ниһаять, кызы югалгаЧ, «Үтерделәр, үтерделәр!» дип бик каты кычкырып җибәрә ягъни •авышы кире кайта Әсәрне тырышып җентекләсәң, анда табигатьне саклау идеясенең естенлеи иткәнен чамаларга мемкин Булыр-булмас препаратлар белән, янәсе, кош-кортларны харап итәләр, Наҗар авылында «елганың башын ук кискәннәр» Прораб читлектәге җенлекләрне харап итә яза һ. 6 һ б Бу темага моңарчы бик күп эсер агылды. Рус һәм башка халык әдәбиятларында да, үзебездә дә. Яхшылары да бар, уртачалары да Яхшы дигәннәре адәм телендә, адәм аңлый һәм ләззәт бирә торган итеп язылган Ә Баянов повесте исә. фәлсәфи гомумиләштерүгә дәгъва итсә дә, фикер ягыннан ул әсәрләргә күп нәрсә эсти япмый Ышандыру кече ягыннан да оттыра. Чәики ул тормышның реалистик чагылышы булудан бигрәк, Наҗар Зебироаның тештә күргәннәре тәэсирен геие калдыра Шулай итеп, бу әсәрендә Ә Баянов әдәбиятта күп кабатланган сюжет схемалары ярдәмендә яңалыгы чамалы булган фикер үткәрә Шартлы сурәт алым һем чаралар хчтелек оригинальлегенең җитенкерәмәвен каплау ечеи генә хезмәт ите Бу мисал •ктылыгында тормышны үз тесендә. үз кыяфәтендә үз формасында чагылдыруның яөч-куете һем өстенлеге тагын бер кат расланса «ирек Натурализмга явышмаган очракта, бу принцип чынбарлыкның асылына үтеп керү, җәмгыятьнең үсеш-үзгәреш закончалыкларын чагылдыру һәм, димәк, философик гомумиләштерү ясау мөмкинлегенә тулысыңча ия. Л. Толстойның -Анна Каренинапсында яисә М. Шолоховның «Тын Дон» эпопеясында тирән философия юк дип кем әйтә алыр? Шуның өстенэ мондый әсәрләрдәге вакыйгалар һәм персонажлар булып үткән хәл, реаль яшәгән кешеләр рәвешендә күз алдына килеп басалар Аларның ышандыру кече гадәттән тыш куәтле була. Үз урынында, билгеле бер максатка буйсындырылганда, лирика һәм сатира төренә карамаганреалистик әсәрләрдә дә сәнгатьчә гомумиләштерүнең шартлы- фантастик формасы үзен акларга мөмкин. Отышлырак чара сыйфатында миф һәм хикәят алымнарына, фантастика һәм гротескка өстенлек бирү, бу алымнарны системага әверелдерү омтылышы исә сыналган һәм ныгыган реализм теориясе белән яраша алмый. Мәсьәләнең болай куелышы, минемчә, практик әһәмияткә дә ия Шартлы-фан- тастик алымнарга өстенлек бирү тенденциясе яңа, оригиналь фикере булмаган авторлар өчен гаҗәеп кулай. Реалистик стильдә язар иде—укучы шаблон ситуация, шаблон конфликт, үтә таныш персонажлар белән очрашачак. Көнбатыштан килә торган модернистик экспериментларны файдалансаң, мәсьәлә үзгәрә: фикер ярлылыгы шартлы сурәтләр эченә күмелә дә кала. Мондый авторның эзләнүчән. үзенчәлекле һәм хәтта оригиналь язучы исемен күтәрүе дә мөмкин... Социалистик реализм иксез-чиксез эстетик күренеш булмаса да, сәнгатьчә гомумиләштерүнең төрле формаларын үз эченә сыйдыра торган система. Тормышны үз формасында чагылдырган әсәрләр һәм авторлар да (сүз галантлылар турында бара) һич тә бер-берсенә охшамаганнар Мондый язучылар да туктаусыз эзләнәләр. Алар, барыннан да элек, тормышның үз эченә үтеп кереп, андагы яңа. характерлы тенденцияләрне тотып алырга, мәсьәлә күтәрергә омтылалар, шуңа лаеклы сәнгать чаралары эзлиләр. Реалистик сәнгатьтә чынбарлык күренешләрен җанлы итеп күз алдына бастырып та, үзе сизелми торган форма гына — яхшы форма. Моңа ирешү исә җиңел түгел Эзләнү дигәнебез формага гына кайтып калса, бу инде формализмга таба өстери. •Литературная газета» үткәргән һәм без югарыда телгә алып узган дискуссия дә чынбарлыкны үз кыяфәтендә чагылдыру принцибы файдасына булды дип әйтергә нигез бар Дөрес, хикәят һәм мифриваять стилендә язуны прозаның алга таба адым ясавы итеп каручылар анда байтак булды. Әмма «Литературная газетамның бәхәсне Морат Ауэзов мәкаләсе белән тәмамлавы һәм бу мәкаләне «аеруча нигезле, полемикага хас чиккә ташланулардан азат» дип бәяләве күп нәрсә турында сөйли, М. Ауэзов болай дип яза: «...реалистик сәнгатьнең чынбарлыкны үз формасында үзләштерү принцибын кулдан ычкындырмаска чакырган Л. Аннинский белән килешми мөмкин түгел А. Бочаров позициясен исә кабул итеп булмый. Чөнки ул миф тудыру симптомнарын прозаның «интеллектуаль коэффициенты»и күтәрү чарасы итеп күрә һәм мифның акыл-аң чигенгән очракта гына философияне алыштыруын онытып җибәрә» (•Литературная газета», 1978 ел. 7 июнь). Мәкаләне танылган әдәбият галиме А. Метченко сүзләре белән тәмамлыйсым килә. «Социалистик реализм поэтикасының диапазонын миф. притча, символ кебек сәнгать чаралары хисабына киңәйтүне ничаклы югары бәяләсәк тә. социалистик реализмның төп бурычы социалистик яшәеш рәвешен чынбарлыкның үзендә булганча дөрес итеп сурәтләүгә кайтып кала» («Литературная газета». 1980, 16 апрель). Әйе тормышны үз формасында чагылдыру классик реализмның төп принцибы булган кебек, социалистик реализм әдәбиятында да ул әйдәүче ролендә булды һәм шулай калдчак.