Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАР ҖЫРЫ

 

 

Куликово кырында Әхсәи БАЯНОВ тәрҗемәләре Ак аргамак кешнәмәде төнлә. Камыл таптамады тояклары Кызлар казып киткән ур туфрагын Тупчы Петров өнсез кочаклады Өнсез ятты килеп матрос Мирза — Килеп ерак Казан җирләреннән Җиңү көтел талган керфекләрен Тибрәталмас дала җилләре дә Күпме дошман алар кодрәтеннән Борын төрткән иде Непрядвага! Әле булса «Тигр» күләгәсе Чайкаладыр бәрелеп ташлы ярга Уздырмаска шуны бирге якка Кирәк булды ике дусның гомере Алар каны белән сугарылды Килер уңыш. Куликово кыры Тукта, ял ит, кая ашыгасың? Тик бул, туган мөмкин чаклы кырыс Алар кочаклаган тын зурлыкны Вак шау-шудан син сакларга тырыш1 Кичке, таңгы шәфәкь аша Инешем миңа дәшә — Үзеңне харап итәсең. Мине түгеп, ләбаса Тугаемда күрми арба, Күрми печән әсәрен Камыш шаулаган күлләрдә Сазлык ята мәсәреп Элекке урман урнында Чаука да кәк икән лә. Өянкеләр тирәсеннән Җикәннәр дә киткәннәр Елга зары \ Тик мин мескен үз юлымны Бутамый ага бирәм Су корткай йонлач цупны да Сукранмый юа белам Игелексез куллы адәм. Тын калуың урынлы Без югалсак, кораб йөрткән Зур дәрьягыз булырмы? Уйсыз гына син аръякка Күпме чыгарсың сөткә? Син сөткә дә ә мин һаман Тирәнгә—төпкә, төпкә Бер-береңнән яшәү читтә Бик тә озакларга китсә, Җилбуран үтә үзәккә. Тәнне суык уттай өтә Безнең хикмәтле елларда Яңа хикмәтләр туганда Көннәр тыныч, әйбәт тора Без бары бергә булганда