Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИРЕ БЕТКӘН КЫЗ

ХӘРБИ КОРРЕСПОНДЕНТ ЯЗМАСЫ

Газетабызга материаллар җыю өчен фронтның алгы кырыена чыгып китәргә торганда, редактор мине яңадан үз янына чакырып алды да өстәмә эш бирде — Менә нәрсә, бая әйтергә онытканмын,— диде ул миңа, язу өстәле янында утырган килеш кенә.— Ай ахырындагы саннарның берсен икенче эшелонга багышлап чыгарабыз Шуңа кер юучы кызлар турында репортаж кирәк булыр. Татар кызларын очратмассыңмы? - Кайда соң андый кызлар? - Икенче эшелонда. Моны ишетеп, бераз гаҗәпкә калдым Фронтта никадәр йөреп, ничә итек туздырып, бу турыда уйлаганым юк иде, нилектер, башыма да килмәгән иде. Җитмәсә, татар кызлары! Татар кызларын күрмәгәнгә, аларның-нурлы йөзләренә карамаганга ике елдан артык инде. Гаҗәпләнүем йөземә чыкты булса кирәк. Редактор, әллә моны сизеп. әллә эндәшми торуымны үзенчә аңлап - Я. нигә тынып калдың?--дип сорады.— Әллә кызлар янына барасың килмиме? Яшермим, барасым килә, тик андый урынга ашык-пошык барырга теләми идем Ни әйтсән дә. моңа вакыт кирәк. Чина нибары өч көн бирелгән. Шул өч көн эчендә мин яңа гына батырлык күрсәткән татар сугышчыларын эзләп табарга, алар белән сөйләшергә, алар турында материаллар тупларга тиеш Ә хәзерге шартларда аны үтәү ансат түгел. Чөнки фронтыбыз икс айдан бирле оборонада тора, утны-давылны кичкән солдатлар теле белән әйткәндә, алгы кырыйда «тынычлык» хөкем сөрә. Алдан ук сизеп торам итек табаннарын шактый туздырыр га. төн йокламаска, окоптан-окопка йөрергә, шуышып барырга, борын белән җир сөрергә туры—киләчәк. Җитмәсә, икенче эшелонга да сугылырга кирәк. Юк, вакытым -җитмәячәк. Шуңа күрә мин редактордан командировкам срогын тагын ике көнгә арттыруны үтендем. Юк, диде ул. кырт кисеп, арттыра алмыйм Редакциянең хәлен беләсен... Мондый җавапны көтмәгән идем. Редакторым сүзен дәвам итте: Икенче эшелон вакытыңны әллә ни күп алмас Анда дошманнан яшеренеп, посып йөрисе юк Эшеңне тиз генә бетерерсең дә чыгып китәрсен.. Моны үзем дә белом, шулай да вакыт җитмәячәк Өч тәүлек бик аз Армиядә начальник белән бәхәсләшергә ярамавын, бигрәк тә безнең бу озын буйлы, шактый кырыс табигатьле майор белән бәхәсләшү мрмкин түгеллеген истә тотып, репортажның күләмен ачыклау белән генә чикләнергә кирәк таптым . Ничә юллык? Йөз илледән артмасын 5 Сүз шуның белән бетте. Мин ут яуса да. таш яуса да, редакция за- * даниесен үтәргә ниятләнеп, фронтның алгы кырыена таба юл тоттым = Майор сүзендә дә хаклык бар. Редакциянең хәле турында дөрес әй- £ тә ул: кешеләребез җитми Соңгы көннәрдә бер иптәшебез алгы кырый- £ га киткән җирдән кире кайтмады — яраланды Бер кеше болай әллә м нн күп түгел бер генә. Әмма редакциядә, редакторны да кертеп са- = наганда, өч кенә кешенең эшләвен исәпкә алсаң, берәвебезнең яралануы сугышчан составыбызның өчтән берен югалту дигән сүз. Аз тү * гел Әгәр редакторыбызның алгы кырыйга барып йөрмәвен, оператив ® хәбәрләр, мәкаләләр язмавын, бары редакцияләү, газетаның макетын ® әзерләү белән генә шөгыльләнүен истә тотсак, ул чакта редакция хез- < мәткәрләренең яртысы, ягъни илле проценты югалды дигән сүз Бу нн- 5 де зур югалту' ч Яралы иптәшебез хәзер сул кулы белән тырнаштыргалап, госпн- < тальдән хатлар яза, озакламыйча кайтам, ди. безне тынычландыра е Ләкин хатына, җөмлә төзелешенә, бигрәк тә почергына караганда, тиз " кайтмас кебек. Каты яраланган булса кирәк, яшерә шикелле Кулы гына яраландымы икән? Ачык белмибез Ә янына барып, хәлен белешергә мөмкинлегебез юк, ерак тылга, Идел буендагы шәһәрләрнең берсенә җибәреп өлгергәннәр Моңа чаклы журналистның каләм тота торган ун кулы турында уйлаганым юк иде. Бик кирәк икән кул аңа, теләсә кайсы сугышчыга кирәк чаклы кирәк икән. Таза, сәламәт аяклар да бик кирәк аңа Ул, автомат тотып, сугыш чылар белән бергә һөҗүмгә бармаса да, аларны куып җитәргә, алар ның батырлыкларын үз күзе белән күрергә, алар белән сөйләшергә, алар турында язар өчен илһам алырга кирәк аңа Илһамсыз хәбәр җансыз хәбәр Сәфәрем әллә нн авыр булмады, хәтта җиңел булды диярлек. Бер урында да үтә алмаслык киртәләргә очрамадым, гадәттәгечә ятып яисә ышыкланып, дошман утының басылганын көтеп торырга, барасы җиргә бара алмыйча, төнне көтәргә туры килмәде, чөнки ике якның да тыныч чагы иде Тыныч чак? Тынычлык бармы сон монда? Ике яктан да атышлар, көч сынаулар, бер-берләренең ут позицияләрен капшап караулар өзлек сез дәвам итә. Кайчак артиллерия дуэльләре булып ала. дөнья үкерә шаулый, җир актарыла, тузан куба, ыңгыраша, калтырый Дошман снайперлары бик актив. Окоплардагы, күз күреме хәтле җирдәге бөтен хәрәкәтебезне өзлексез күзәтеп торалар Берәр җирдә кешеме, кешегә охшаган берәр нәрсәме яисә пилоткамы күренде исә шундук ут ачалар Кайчак бу атышларга пулеметлар да. минометлар да, артиллерия дә кушыла, берникадәр вакыт әйләнә-тирә ут чәчеп. үлем сорап, шаулап, гөрләп ала, җир үкерә, җир елый, һаваны ачы төтен, тузам каплый Аннары атышлар әкренләп тына, тузан ба сыла, дөньяда бары винтовка, автомат, пулемет тавышлары гына кала Хәер, безнен снайперлар да тик ятмый Алар да яшеренгән урыннарыннан фрицларны күзәтәләр, һәр көнне берничәсен тончыктыра торалар Бу юлы миңа, барыннан да бигрәк, дошман снайперларыннан сак ланырга туры килде Кайсы подразделениега барсам да. моны исемә аншереп тордылар Командованиега рәхйәт. снайпер пулялары очып җитәрлек җиргә юл күрсәтүчесез бер адым да атлатмады Шулай да бер урында, окопларга барганда, йөгереп узасы бер ачыклыкны үтә алмыйча, казылып бетмәгән траншеядә сәгатьтән артык ышыкЛанып яттык. Юл күрсәтүчем, гәрчә офицер булмаса да, борынгыдан килгән хәрби традиция буенча элемтәче офицер дип аталган ефрейтор, ба шыидагы пилоткасын, автоматына элеп, траншеядән ике тапкыр чак кына күтәреп караган иде, икесендә, дә шундук баш очыбыздан фа шист пулялары сызгырып узды. Юл күрсәтүче егет тишелгән пилоткасын кызганып караштыргалап торганнан соң Я нишлибез, иптәш капитан?- дип сорады - Маңгаебызга да берәр тишек ясатабызмы, әллә караңгы төшкәнне көтәбезме? — Караңгыны көтмисе иде. - дидем мин.— Эшем бик ашыгыч. Җил-давыл белән ярылып, киселеп беткән йөзле, җиңел аяклы бу егет тәҗрибәле сугышчылардан иде булса кирәк. Акыллы соргылт күзләре белән мина бераз карап торды да сабыр гына әйтте. — Ашыкмыйк, иптәш капитан Бик нәләт урын бу. Кайчан моннан эт тә йөгереп үтә алмый. Аннары шуны да исегездә тотыгыз: миңа сезне исән-сау алып кайтырга кушылган. Приказ шундый • Мин аның сүзе белән килешмичә булдыра алмадым. Шулай да — Башка юл юкмы?— дип сорадым. — Бар Тик бик әйләнгеч Борынгылар белеп әйткәннәр: «Урау булса да. юл яхшы»,— дигән нәр. Без. бабаларыбызның акыллы киңәшен тотып, әйләнеч юлдан баруны яхшырак санадык Өченче көн дигәндә блокнотыма күп кенә материаллар, хәрби эпизодлар язмасы теркәлде. Ким дигәндә, газетага алты-жидс хәбәр белән бер очерк язарга җитәрлек иде Икенче эшелонга кайтырга уналты сәгать вакытым калды Әгәр бншесен йокыга, ялга билгеләсәң, тугыз сәгать кала дигән сүз. Юлга ике-өч сәгать чамасы кирәк Калганы - икенче эшелонга Җитәр шикелле. Хәер, нигә җитмәсен. Алгы кырый түгел, икенче эшелон. Тыныч җир Шундый уйлар белән мин кер юучы кызлаф отрядын эзләргә керештем. Кайда сон ул? Урман арасындамы, әллә якын тылдагы берәр авылдамы? Батальон штабында аның кайда икәнен әйтә алмадылар Кайберәүләр хәтта аның барлыгын да белмиләр иде кебек Шулай идеме икән? Ничектер ышанып җитә алмыйм Кем белә аларны. бәлки, алар кызларны явыз күзләрдән саклый торганнардыр Шулай булуы да мөмкин Ахырда полк штабына керергә, алардан белешергә туры килде. Полк командирының политик эшләр буенча урынбасары, утыз-утыз бишләр тирәсендә генә булуына карамастан, сакал-мыек үстереп җибәргән. шуцың аркасында шактый өлкән яшьтә булып күренгән майор да отрядның кайда икәнен белми иде Шулай да ул анда бару өчен бик сәер бер шартны исемә төшерде Отрядка эш белән килгән һәр кеше, дивизиянең медицина эшләре бүлегенә барып, подполковник Орловтан рөхсәт алырга тиеш икән. Мин. моңа бик гаҗәпләнеп: — Нигә аңардан рөхсәт алырга? — дип сорамыйча булдыра алмадым — Командованиенең приказы шундый,— диде ул мина Сәбәбе? Сәбәбе ачык андый-мондый кешеләрнең үл тирәдә айкалып йөрмәүләре яхшырак Нәрсә кирәк аларга анда? Ниләре калган? Кемгә әйтә ул моны? Минамы? Әллә болай гына, уйламыйча гына теленнән ычкындымы? Кемнәр соң алар «андый-мондый кешеләр»? Мине дә шундыйлар исәбенә кертәме әллә бу? Аның уйламый әйтелгән сүзе кәефемне шактый бозса да, мин ана үземнең «андый-мондый кеше» түгеллегемне исбат итеп тормадым Эшем ашыгыч, һәр минутым кадерле. Редакциягә тизрәк кайтырга, чираттагы санга материаллар әзерләргә кирәк. Шуңа күрә мин. бу сә- * ер приказ турындагы сөйләшүне кирәксез санап, подполковник Ор- - ловка ничек шалтыратырга икәнен генә сорадым Ниятем, аның белән * тиз генә сөйләшеп, хәзер үк отрядка китү иде? — Моны телефоннан гына хәл итә алмассыз,- дип җавап бирде £ миңа замполит.— Подполковникның үз янына барырга туры килер й сезгә. Шуны таләп итә ул... Бик пунктуаль кеше “ Ерактамы соң ул? — Урынын ачык әйтә алмыйм Дивизия штабы тирәсендә булса х кирәк. ♦ Шактый ерак иде бу. ® — Туктагыз әле, үзегез уйлап карагыз, шундый кечкенә бер эш ° белән нигә аның янына барырга?! — дидем мин. ачынып Күңелемдә < ачыну гына түгел, кәефем кырылу нәтиҗәсендә туган һәм көчәйгәннән- Э көчәя барган, ихтыярыма буйсынырга теләми торган ниндидер бер ч билгесез хис тә бар иде Шул хискә буйсынып, сүземне дәвам иттер- < дем - Кирәкмәгәнгә вакыт әрәм итү бит бу! Каян уйлап тапканнар § шундый мәгънәсез приказны!.. < Тонымның үзгәрүен, бигрәк тә соңгы сүземнең урынсызлыгын үзем дә сиздем Майор хәл итми бит моны Ул мина бары ярдәм итәргә, отрядка ничек барырга икәнен аңлатырга гына тели. — Командование приказын тикшерү безнең функциягә керми шикелле, иптәш капитан, - диде майор миңа беркадәр коры тавыш белән Без аны бары үтәргә генә тиешбез Моны аңлый торгансыздыр дип уйлыйм Аклый идем, билгеле. Сүземнең хаталыгын танырга мәҗбүр булдым Нишлим, накыт җитмәү бәласе. Майорның корылыгы кими төште Ул мина, мыек астыннан елмаеп, сәер генә карап алды да Үзегез беләсез, бу эш минем карамакта түгел,- дип өстәде Минем карамакта булса, мин сезне кызлар янына берсүзсез җибәрер идем Нигә кызлар янына, нигә отрядка түгел? Ни сөйли бу сакалбай? Кем дип белә ул мине? Кызлар!. Ышаныгыз, бу минутта күңелемдә кызлар түгел, ә йөз илле юллык репортаж гына Бары шул гына1 Мин, штаб начальнигы землянкасына кереп подполковник Орловка шалтырату теләге белән, майор яныннан чыгып киттем Сәгатемә күз төшереп алдым Я хода, вакыт ничек тиз уза! Минем карамакта бары унбиш сәгать вакыт Җитмәсә, язгы кояш төнге бишегенә таба тәгәрәп бара Ничек тә бүген, отрядка барып, күрәсе кеше ләрне күреп, эшемне тәмамларга да иртәгә иртә белән редакциядә булырга кирәк Алай да болай уйлана-уйлана, атышларга колак салгалап, мин полк штабы земляңкасына таба баруымда дәвам иттем. Алгы кырыйда тынычлык Автомат, винтовка, пулемет тавышлары гына ишетелә. Кай минутларда гына аерым минометлар, туплар, үзләренең дөньяда барлыкларын белдереп, ачуланып, үкергәләп алалар . Алгы кырый сыртның теге ягында булганга, монда дошман пуляла рыннан курыкмыйча, башыңны урынлыурынсыз имичә, ышыкланмый ча йөрергә мөмкин Пулялар килеп җитми Гнк аратирә артиллерия налетлары гына булгалап ала Алар кинәт башланалар да кинәт бетә- ләр Ана, ничектер, улчаклы игътибар итмиләр Ни әйтсәң, дә сукыр ату. • Солдатлар очрый, офицерлар күренә. Барысы да үз эшләре белән мәшгуль, каядыр баралар, ашыгалар, йөгерәләр. Яшь, таза, чибәр егетләр Ничек инде алар кызлар отрядының кайда икәнен белмиләр икән? Әнә, очкандай җиңел атлап берсе килә. Егерме яшьләр тирәсендәге яшь, зифа буйлы егет Кулында автомат, билендә ике граната, сырлап, бизәкләп эшләнгән ак сөяк саплы хәнҗәр,— бусы трофей булса кирәк. Кыңгыр салган пилоткасы астыннан сап-сары чәче бөдрәләнеп, калкып чыгып тора. Кем ул? Разведчикмы, автоматчымы, әллә берәр командирның бөтен эшне белә, булдыра ала торган чая орденарецымы? Була шундый орденарецлар,— полктагы яисә батальондагы вакыйгаларны, яңалыкларны, командирларның бер-берләренә булган мөнәсәбәтләрен, эч серләрен, күңел кичерешләрен, частьтагы үзгәрешләрне, булганнарын, хәтта булачакларын да кайбер офицерларга караганда алданрак белеп, сизеп торалар Бу җиңел гәүдәле егет кызлар отрядының кайда икәнен тәгаен белә торгандыр, - белмәве мөмкин түгел. Туктатам Кер юучы кызларның кайда икәнен сорыйм. Егет, сабагын яхшы белгән, соравымны күптән көткән яхшы укучы малай сыман, сулуын да алмыйча: Урманда, күл буенда,— дип чатнатып җавап бирде, хәтта Көнчыгышка таба борылып, урманның кай тирәсендә икәнен дә аңлатты — Әнә, теге юлны күрәсезме? -» Кайсы? Еракта күкселләнеп торган урманга таба юнәлгән юллар күп иде. - Әнә теге, аерым үсеп торган каеннар яныннан уза торганы? — Юлын күрмим, ә каеннарын күрәм. Артиллерия уты белән теткәләнгән, сынган, гарипләнгән, әмма шулай да дошманга бирешергә теләмәгән батыр солдатлардай үрә басып калган бер төркем ак каеннар ачык күренә иде. Без басып торган җирдән әллә ни ерак түгел. — Менә шул юл белән китеп, туп-туры барыгыз,— диде егетем, сүзен тәмамлап — Чирек сәгать дигәндә күл буенда булырсыз Отряд шунда. — Барганың бармы әллә? Солдат кулын гына селтәде: — Кызлар кайгысы түгел әле монда. Бу алың риялануы түгел, ә чын күңелдән әйтүе иде. Сары бөдрә чәчле егет яныма ничек килеп туктаган булса, шундый ук җиңел-җитез адымнар белән китеп тә барды «Миңа инде подполковник Орловка шалтыратуның кирәге юк», дип уйладым үземчә йөри-йөри шактый тузган, үкчәләренә генә түгел, табаннарына да ремонт кирәкле армас-талмас кирза итекләрдән урманга таба атлыйм Көн эссе дә, салкын да түгел,— җәяүлегә җан рәхәте. Шинелем беләктә, капчыгым аркада, пистолетым билемдә, сумкамда блокнотым белән бергә һәрвакыт йөртә торган бер граната,— барлык йөгем шул Хәзер барып җитәрмен дә, кирәкле мәгълүматларны туплап, таң белән үк чыгып китәрмен. Йөз илле юллык репортаж күпмени ул? Кулдан язганда биш бит, машинкада ике бит ярым Тик татар кызлары гына туры килсен иде.. Шундый матур хыяллар белән каеннар янына барып җиттем, танклар, автомашиналар казып, изеп бетергән юл буйлап сазлы-мүкле урманга барып кердем Йөземә салкын, дымлы һава килеп бәрелде, саз исе. мүк исе. тагын ниндидер бер ис, яңа гына ярып килгән яфрак исеме, әллә кайры исеме,— барысы бергә кушылып, көчлерәк сизелә башлады. Урман эченә барып кергәч, әлеге бөдрә чәчле егетнең кызлар отрядында булмавына да ышанарак төштем, чөнки ул әйткән туры юл юк иде монда Юллар, сукмаклар аралашып, чәбәләнеп беткәннәр Сугыш юллары, сугыш сукмаклары иде алар Шундый сукмаклар, юллар белән шактый адашып йөргәннән соң, ниһаять, күл буена барып J чыктым. Бик арган идем — аркамдагы капчык та, беләгемдәге шинель * дә авырайды, ял итәсем, хәл җыясым килә иде. Шуңа күрә кичке ко- g яш нурлары белән ялтырап яткан озынча күлне, күл кырые буйлап * тезелеп киткән төтенле, парлы кер казаннарын, алар тирәсендә кай- £ нашкан кызларны, агачтан агачка сузылган җепләргә эленгән керләр- g не күргәч, шөкер, килеп җиттем, максатыма ирештем дип, иркенләп s сулап куйдым Хәер, иртәрәк шатланганмын, күрәселәрем бетмәгән икән әле ♦ Сирәкләнгәннәи-сирәкләнә барган мәһабәт наратлар арасыннан су- a зылган баткак юл кырыеннан сакланып кына атлап, күл буена якын- ° лашырга да өлгермәдем, кулына штыксыз винтовка тоткан бер карт < солдат, куаклар арасыннан килеп чыкты да, гыжлап тавыш белән Э — Стой!- дип кычкырды Кая барасыз? ч Аның кинәт каршымда пәйда булуына гаҗәпләнеп, бераз аптырап < калдым. Туктадым. е Солдат, аксый-аксый атлап, ашыкмыйча гына яныма килде дә со- * равын кабатлады — Сезгә, кунакка,— дип җавап бирдем мин аңа. Кинәяләп әйткән сүземне чын мәгънәсендә аңлады булса кирәк, йөзе сизелерлек кырысланды — Ничек кунакка. Кемгә? Кайсы кызга? Сүземне төзәтеп әйтергә мәҗбүр булдым Гафу итегез, кунакка түгел, ә командировкага килүем Газета редакциясеннән мин. Эш белән Документымны чыгардым. Солдат аны, караштыргалаган сыман, кире башы белән тотып, кулында бераз әвәләп торды да кире кайтарды Тик шуннан соң гына тавышы тынычлана төште Кем кирәк сезгә? Командирыгыз кирәк Кайда ул? Карт солдат, бу чакырылмаган кунак белән нишләргә икән дигәндәй, уйланып торганнан соң, ии булса шул булыр дигән бер кыяфәт белән мине күл буена таба ияртеп алып китте , Камышлы күл буе җанлы, хәрәкәтле иде Казаннардан, тагараклардан пар күтәрелә, яна гына яфрак яра башлаган таллар исе,’күл исе белән аралашып, сабын исе, сода исе, төтен исе аңкый Кер юучы кызларның бер-берләренә кычкырып эндәшүләре, аерым сүзләре, чәр-чүләре ишетелә Берсе әкрен генә, ишетелер-ишетелмәс кенә җырлый шикелле. Бәлки, җырламый да торгандыр, миңа гына шулай тоеладыр . Кызларның кайберләре безне күргәч эшләреннән туктап, сабынлы, содалы тагараклары өстеннән башларын күтәрен, кызыксынып караш- тыргалап алалар, аннары яңадан эшләренә тотыналар /Киңнәрен иңбашларына хәтле сызганып җибәргән яи1ә эчке күлмәктән генә калган, клеенк,а алъяпкычлы, күн итекле, язгы кояштан каралган йөзле, каралган тәнле яшь кызлар иде болар Тик өзлексез кер юганга кул лары белән беләкләре генә ак иде аларның Барысы да диярлек чәчләрен, сабын-сода күбекләреннән сакларга теләп, ак яулык беләнме. сөлге беләнме. матур итеп урап, бәйләп куйганнар һәм бу аларны та гын да матурлый, бн.зн, сылуландыра иде. Солдат мине кызлар янына түгел, ә бер читкә, наратлар ярасында калкып торган землянкага таба ияртеп китте Өстенә ул шактый дөнья күргән хәрби сырма кигән, аны ремень белән нык тырышып буган, кырык биш-илле яшьләр тирәсендәге, урта буйлы, ямьшәйгән пилоткалы инвалид iftie. Сугышларда шактый йөргән булса кирәк — сул кулының ике бармагы юк, ун аягы бераз аксый, тавышы да гыжлый. Әллә салкын тигән, әллә сулыш юллары яраланган Мондый карт солдатларны яратам мин. Алар белән бөтен хәрби субординацияләрне, офицер белән рядовой арасындагы тәкәллефләрне бер читкә куеп, тыныч заманнарча гади итеп, күптәнге танышыңны очраткандай рәхәтләнеп, җәелеп сөйләшәсем килә минем Шундый гади мөнәсәбәтеңне күргәч, синең эчкерсез икәнеңә ышангач, аларның кайберләре сина йөрәкләрен ачып салалар, тормыш тәҗрибәләренең байлыгы, дөньяга карашларының киңлеге, ил алдында, халык алдында торган катлаулы мәсьәләләрне аңлый белүләре, рухи көчләре белән сине таңга калдыралар Бу юлы да мин, шундый кызыклы кешегә тап булдым ахры дип уйлап, аның телен ачу максаты белән отрядка кагылышлы бср-ике сорау бирдем, ләкин аңардан рәсми коры җаваптан башка бер суз дә ишетмәдем. Хәрби устав рамкаларыннан бер дә читкә чыкмый торган аз сүзле солдат булды, ахры Берничә минуттан инде мин түбәсе калын итеп ылыслар белән капланган землянка янында, уртача буйлы, какча гәүдәле бер медицина лейтенанты каршында басып’тора идем. Кер юучы кызлар кебек яшь түгел иде ул. Күз төпләре җыерчыкланган, язгы җилләр, кояш нурлары белән киселгән, каралган яңаклары да яшьлек нурын югалткан Буе- сыны да. төсе-бите дә әллә ни күңел җәлеп итәрлек түгел. Лейтенант Павлова дип таныштырды ул үзей. Документымны кулында тоткан килеш мина очлы күзләрен текәп карады да. Ә подполковник Орлов запискасы?—дип сорады. Мин акланырга, подполковник янына бара алмавымның сәбәбен аңлатып бире*ргә мәҗбүр булдым, командировкам кәгазен дә күрсәттем, редакциягә кайтып җитү өчен унөч сәгать кенә вакытым калганын әйттем Сүзләрем дә, документларым да лейтенантка тәэсир итмәде шикелле, керфеген дә какмады, хәтта йөзе дә үзгәрмәде Шулай да, хәрби субординацияне саклап, ягымлы гына җавап бирде: Беләм, иптәш капитан, редакциядән икәнегезне дә беләм Сезгә һәркайда да ишекләр ачык икәнен дә аңлыйм Шулай да минем өчен командование приказы — закон,— диде.— Җитмәсә, сез тагы төнгә каршы килгәнсез. Иртә белән килгән булсагыз, бер хәер иде, кирәкле мәгълүматларны туплар идегез дә китәр идегез. Хәзер нишләргә соң миңа, иптәш лейтенант?— дидем мин, бераз аптырап,— Күрәсең, караңгы төшеп килә. Барыр җирем дә, кунар урыным да юк Бик ардым, талчыктым Иртәдән бирле аяк өстендә... Аның белән бәхәсләшергә, сүзгә килешергә теләми идем, йомшаклык белән алдырып булмасмы дип өметләнә күңел. Шуңа күрә бик үтенгән төс белән: —Бәлки, иптәш лейтенант, сез миңа бу дядька янында кунарга рөхсәт итәрсез,--дидем һәм бездән бер читтә тын гына басып торган әлеге аксак солдатка башым белән ишарә иттем. Лейтенанттан барыбер мәрхәмәтле сүз ишетелмәде: - Юк,—диде ул, аның янында калырга да рөхсәт итә алмыйм. Аңлагыз, иптәш капитан, подполковниктан выговор аласым килми. Мин инде подполковникны, аның мәгънәсез приказын сүгеп ташлау гына түгел, бу приказның мәгънәсезлеген аңламаган лейтенантның үзенә дә бер-икс каты сүз әйтеп ташларга әзер идем. Әле яхшы бу ах маклыкны эшләмәдем, үземне тыеп калдым Тонымны мөмкин чаклы үзгәртмәскә тырышып, сорадым -- Якын тирәдә кайда кунарга мөмкин булыр икән? Полкка китсәм, ерак. Вакыт әрәм — Нигә полкка барып йөрергә, - диде кызый Моннан нке-өч километр ераклыкта, урман арасында бер авыл кисәге бар Сумово дип атала. Хәер, авыллыгы калмаган инде аның Немецлар яндырып кит- J кәннәр. Шулай да ике йорт сыман нәрсә бар әле Шулармын берсендә * бер карт белән карчык тора Бик ачык йөзле кешеләр Сезне рәхәтлә- £ неп. хәтта шатланып кундырып чыгарырлар Ә иртәгә иртә белән киле- £ гез, рәхим итегез. Алдынгы кызларны күрсәтермен Сөйләшерсез. Ки- Й рәк булса, үзем дә кайбер нәрсәләрне ачыклашырмын Мин аңа бу киңәшләре өчен рәхмәт әйтергә дә, әйтмәскә дә белми- = чә, уйланып торганда, лейтенант, әлеге аксак солдатка — Дядя Федя, иптәш капитанны озатып куй,—диде —Ерак бар- ♦ ма, олы юлга чыгарсаң җитәр. а Дядя Федя бау таккан винтовкасын иңенә элде, мин дә. лейтенант- “ ның киңәшен, тотып, әлеге авылга китәргә әзер идем Шул вакыт ба- < ' шыма бер уй килде нинди милләт кызлары бар икән? S Соравыма каршы лейтенант: ч - Отрядыбыз нигездә идел буе өлкәләреннән килгән кызлардан тө- < зелгән, диде Руслар да, татарлар да, чувашлар да, марилар да, $ удмуртлар да бар Шулай ук башка милләт кызлары да Кыскасы, бик < чуар отряд. Әмма бик бердәм Минем өчен көтелмәгән хбзинә иде бу Шатлыгымнан Павлова белән кул биреп күрешеп, әлеге авылга таба юнәлдем Киләм, иртәгә иртүк килом, килмичә калмыйм, редакциягә берничә сәгать сонга калып кайтсам берни булмас Куначак урынымда лампа сыман берәр нәрсә булса, бәлки, алгы кырыйда җыйган материаллардан бер-ике хәбәр дә язып өлгерермен Күңелем күтәренке иде Карт солдат та инде миңа ул чаклы бетерешкән булып тоелмый, Павловага булган үпкәм дә басылып бара Кер киптерә торган аланны уздык, машиналар белән тапталып, изелеп беткән юлга барышчыктык Шул чак артымнан кемнеңдер: «Иптәш капитан, иптәш капитан!..» — дип кычкырганы ишетелде . Әйләнеп карасам, лейтенант Павлова, кобурасын уң кулы белән тотып, мина таба йөгереп килә икән. Туктадым Яныма килеп җиткәч, ул хәрбиләр гадәте буенча бил каешын, пистолетын рәтләде, гимнастерка итәген тарткалап, артка таба җыйнаштырып куйды, хәтта юбкасын да сыйпаштыргалап алды -- Сезгә бер үтенечем бар, иптәш капитан, диде ул. Шактый араны йөгереп килгәнгә сулуы канкан, сүзләре өзек-өзек булып чыга иде, шулай да сөйләвендә дәвам итте. Үтенечем бераз сәеррәк тоелыр, билгеле Гафу итегез инде Мин зур игътибар белән тыңлыйм. • Менә нәрсә, сез үзегезне татар газетасы корреспонденты дидегез шикелле. Шулаймы? Әгәр шулай икән, сез бездәге бер татар кызы белән бер четерекле мәсьәлә турында сөйләшә алмассызмы? - Нинди кыз? - Кире беткән бер кыз белән Кире беткән сугышчыларны, бигрәк тә кызларны, газетабыз битенә чыгара торган гадәтебез бул м аса да. ризалыгымны белдереп, баш идем. Ни турында сөйләшергә соң аның белән? ■ Хәрби дисциплина турында, үз өстеиә алган бурычлар турында. Кыскасы, ничектер тәртипкә чакырасы иде аны Үзегез генә сөйләшә ялмыйсызмынн? — Сөйләшә алам, билгеле, ләкин аңа тәэсир итә алмыйм Шундый кыз ул... — Гаебе нәрсәдә соң? — Гаебеме? Менә нәрсәдә алгы кырыйга качып китеп, отрядыбызны тәмам хур итте. Сугыш башыннан бирле берәүнең дә качканы юк иде. Ә ул качты Бөтен дивизия алдында оятка калдырды. Әле ярый, тотып алып кайттылар үзен. Хәзер, җаным сизеп тора, тагын качарга жыена кызый. Бу юлы үзе генә түгел, бер төркем иптәшләре белән җыена шикелле. Башсызланмасын, үз-үзен харап итмәсен иде. Эшнең хәрби трибуналга бирелүе мөмкин. Лейтенанттан мин моны ачыграк сөйләп бирүен үтендем. — Әйдәгез, дядя Федялар землянкасы янына китик. Анда эскәмия бар Шунда утырып сөйләшербез,— диде кызый.— Теләсәгез, Дядя Федя янында кунып та китәрсез. Дүртәү генә алар. Урын табылыр. Бу какча гәүдәле лейтенант миңа кинәт матур, сөйкемле булып керенә башлады. Буе да зифа, әллә ни өлкән яшьтә дә түгел кебек. Бая ничектер буй-сынына игътибар итеп җиткермәгәнмен, күрәсең Дядя Федялар землянкасы янында чыннан да ап-ак каен ботакларыннан ясалган эскәмия бар икән. Шунда барып утыргач, Павлова әлеге кире беткән кыз турында тәфсилләп сөйләп бирде. Отрядта татар кызлары бишәү. Шулар арасыннан Зөләйха Шәвәлиева дигәне лейтенантның канына тәмам тоз салган Аның аркасында ул подполковник Орловтан каты шелтә- алган. Кыз болай үзе тырыш икән, алдынгы да Ул турыда сүз юк, диде Павлова. Нормасын да арттырып үтәп килә. Эшенең сыйфаты да начар түгел. Ул яктан бәйләнерлек урын юк. Тик отрядта кер юучы булып калырга теләми. Үлсә дә, үз сүзен итәргә ярата, кире беткән. Башта, алгы кырыйга җибәрүне үтенеп, командованиега рапорт биргән, винтовкадан да, автоматтан да ата беләм, дигән, кирәк икән, пулемет расчетында да эшли алам, санитар да була алам, дигән әле тагын... — Рапортын, хәрби тәртип буенча, дивизиянең медицина эшләре бүлегенә җибәрдем. Беләсез, аны мин үзем хәл итә алмыйм, анда карарга тиешләр аны. Подполковник Орловның характеры турында, бәлки ишеткәнегез бардыр,— диде лейтенант һәм җав^п көткәндәй миңа карады — Димәк, ишеткәнегез бар Бу сүз, зинһар, үз арабызда гына калсын, бик формалист кеше ул. Хәер, командирымны тәнкыйтьләргә хакым юк минем. Шулай да моны сезгә әйтмичә булдыра алмыйм — Павлова бу сүзне нигә әйттем икән, кирәкмәс иде дигән бер кыяфәт белән тынып калды, аннары тынычланыр өченме, әллә болай гынамы, пилоткасы астыннан тырпаеп чыгып торган чәчләрен ике кулы белән тө- зәткәләп алды. Мин, аның бу хәлен күреп, тынычландырырга тырыштым: — Мин сезне аңлыйм, бик яхшы аңлыйм,— дидем.— Борчылмагыз, барысын да сөйләгез... Рапорты ни белән бетте? — Подполковник аны бик усал резолюция белән кире кайтарды. «Хәрби дисциплинаның нидән гыйбарәт икәнен рядовой Шәвәлиеваның башына бик ныклап тукыгыз! Юләрләнмәсен, кая куелган, шунда эшләсен. Сугыш беткәч тә егетләр янына барырга өлгерер». Шулай язган иде резолюциясен. Соңгы җөмләне язмаска кирәк иде аңа Аннары мин дә гаепле. Резолюцияне Шәвәлиеваның үзенә күрсәттем Шуннан сон • кызый бер атна чамасы бик үпкәләп, хурланып, елаштыргалап йөрде. Бер көнне ялгызымны гына очратты да әйтте: «Иптәш лейтенант, үпкәләмәгез, мине гаепләмәгез, мин барыбер кер юучылар отрядында калмыйм, качам», диде. Мин дә, юләр, яныма утыртып, аңа отрядтан качарга ярамавын яхшы гына, матур гына итеп аңлатып бирәсе урында, каты итеп әйтеп ташладым башсызланма, Шәвәлиева, бу эш синең өчен бик начар бетәчәк. Исеңдә тот, дидем. Кызый әйткән сүзендә торган, һөҗүм сугышлары башлану белән үк отрядтан юкка чыккан. Башта аның кая киткәнен белмәгәннәр, аптырап калганнар Отряд өчен бу гадәттән тыш вакыйга, хәрби тел белән әйткәндә, ЧП булып әверелгән Подполковник Орлов, отрядта дисциплина бик начар куелган, политик аңлату эше тиешенчә алып барылмый дип * санап, Павлованы гаепләгән, аңа каты шелтә биргән, ә комсоргны сержант дәрәҗәсеннән ефрейторлыкка төшергән Тик һөжүм сугыш- J лары беткәч кенә Шәвәлиеваның әллә кайда түгел, ә полкта, алгы кырыйда икәне беленгән. Кыз бәрелешләр вакытында санитар булып эш- 5 ләгән, берничә яралыны ут астыннан алып чыккан. Шуңа карамастан, £ аны отрядка конвой белән алып кайтканнар, подполковник Орловның л приказы белән биш тәүлек гауптвахтада ябып асраганнар Лейтенант » Павлованың әйтүенә караганда, аны полктан җибәрергә теләмәгәннәр. = төрлечә яклаганнар, батыр, кыю кыз дигәннәр, үзләрендә бөтенләйгә калдыруны үтенгәннәр, әмма медицина эшләре начальнигы үзенекен ♦ иткән, әгәр без отрядта дисциплинаны йомшартсак, кызларга алгы кы- ® рыйга качарга ирек бирсәк, бер ай эчендә аларның барысы да полк- у ларга күчеп бетәчәк, дигән Ул чакта сугышчыларның керләрен кем - юар? дип, бик дулаган Качкан кызларны гына түгел, алгы кырыйда 3 аларны үзләренә алучы командирларны да каты җавапка тартырга ч тәкъдим иткән Шуннан соң отрядта дисциплинаны тагын да катылата * төшкәннәр. Безнең шикелле читләрне отрядка кертергә теләмәүнең бер § сәбәбе шул икән "■ — Эше ни белән бетте соң?— дип сорадым лейтенанттан. - Ни белән бетсен, конвой белән кайтаргач, землянкага ябып куйдым үзен Тик ике тәүлектән артык тота алмадым, чыгардым, чөнки кызый ашамас’булды, ипине дә, суны да алмады, кертеп куйгач орынмады да, эшкә чыгаруымны таләп итте Дөрес, бу кыланышы өчен аны тагын да катырак җәзага тартырга була иде, ләкин эшне зурга җибәрәсем килмәде, комапдованиедән яшереп булса да, эшкә чыгардым Төннәрен шулай да ябылуда булды. Эшләдеме соң үзе? — Ой! дип кычкырып әйтеп куйды лейтенант.— Мин аның бу кадәр котырынып, җенләнеп эшләгәнен беркайчан да күргәнем юк иде «Котырынып, җенләнеп» дип әйтүем дөрес булмас. Бик тырышып, бирелеп эшләде Күрсәгез, үзегезнең дә исегез китәр иде. Шулай эшләп, гарьлеген, үпкәсен басмакчы булды, ахры Качуы турындагы мәсьәләне отряд җыелышына куйдык, дисциплина турында, хәрби ант турында сөйләдек, алгы кырыйга качу булса да. отрядны рөхсәтсез ташлап китүне дезертирлык дип атадык, кыскасы, кызны оялтырга теләдек, гаебен тануны таләп иттек. Мин тагын бер акылсызлык эшләдем, башта аның белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсе, күңел кыл ларын тартып карыйсы, контакт табасы урында җыелышта бөтен ачуымны чыгарып салдым, каты сүзләр әйттем, отряд кызларының күбесе аның ягында икәнен аңлап бетермәдем Гаебен таныдымы соң? Юк, танымады. Каршыбызга чыгып басты да сүзсез калды, бер сүз дә әйтмәде Хәзер миңа бүре кебек карап йөри. Әйтерсең, мин гаепле Шөкер, трибуналга бирмәделәр үзен Бирсәләр, эше харап иде Менә башыбызга шундый бәлаләр тудырган кыз ул Үзсүзле, бнк тис каре характерлы, кире беткән нәрсә Тәмам теңкәмә тиде Мин, лейтенантның сүзен бүлеп Аның белән сөйләшеп, мин нишли алырмын икән? дидем Сез бит аның якташы, диде Павлова - Журналист Бәлки, мәкаләләрегезне дә укыганы бардыр. Без бит язучыларны, журналистларны бик ихтирам итәбез Минем бер генә таләбем бар аңа тагын кача күрмәсен, андый акылсыз уйны башыннан чыгарсын Качса, бу юлы бик начар бетүе мөмкин. Без дә фронт өчен бик кирәкле эш эшлибез Хәер, боларны сез мина караганда яхшырак беләсез... Иртәгесен иртә белән мин кайбер мәгълүматларны лейтенант Павловадан алган идем инде, алдынгы кызларның исемнәре дә блокнотыма теркәлгән, репортажымны бизәр өчен әйләнә-тирә, табигать күренешләре, көзгедән ялтырап яткан озынча күл, кер казаннары, ком гарәбедәй каралган йөзле, сылу буйлы япь-яшь кызлар турындагы тәэ- сиратларым ашыгыпашыгып булса да сызгаланган. Кызларның бер- ничәсе белән сөйләшеп, кайбер мәсьәләләр турындагы фикерләрен белешәсем генә калган. Шуны ачыклагач, редакциягә кайтып китәргә мөмкин, ләкин лейтенантның үтенечен жиренә җиткермичә ничек кайтып китәсең? Алан уртасында, утынлыкта, кер казаннарына ягар өчен китерелгән бүрәнәләр аунап ята Шуларның берсенә барып утырдым Элемтәче итеп билгеләнгән кыз кирәкле кешеләрне минем янга берәмләп чакырып килә башлады. Алар арасында татар кызлары да, руслар да, марилар да, чувашлар да бар иде. Барысы да алдынгы кызлар, ихтирамга лаеклы кызлар Лейтенант Павлованың сөйләвеннән чыгып, мин Зөләйха Шәвәлие- ваны озын буйлы, таза гәүдәле, тупас йөзле бер кыз итеп күз алдыма китергән идем Андый тискәре характер, үзсүзлелек, берәүгә дә баш имәү шундый кызларга хас сыйфат дип уйлый идем. Әмма каршыма уртача буйлы, мөлаем йөзле, оялчан бер кыз килеп баскач, бераз аптырап калдым, хәрби гадәт буенча үзенең Шәвәлиева икәнен әйтсә дә, гаҗәпләнүдән фамилиясен кайтарып сорарлык булдым. Ул да. мин чакырткан башка кызлар кебек үк, эш киеменнән түгел, ә хәрбй формадан иде Өстендә юыла-юыла бераз төсен югалткан яшькелт гимнастерка, шундый ук юбка, башында йолдызлы пилотка, билен каеш белән каты итеп буган, шуңа булса кирәк, тал чыбыктай нечкә булып күренә Бераз кыңгыр салып, чытлыкланып кигән пилоткасы да, өстенә ятып торган гимнастеркасы да бик килешле. Башта мин аңа русча эндәштем: - Утырыгыз,— дип, янымдагы бүрәнәдән урын күрсәттем Мин аңа җентекләбрәк карап алдым Барыннан да бигрәк күзләре игътибарны җәлеп итте Матур булып, тирән кереп утырган зур зәңгәр күзләр иде алар Тик ул күзләрдә сагыш дип әйтимме, борчылумы, шикләңүме, әллә таныш булмаган кешеләр арасында, бигрәк тә офицер белән солдат арасында була торган киеренкелекме, нәрсәдер бар иде. Нәрсә бу? Әллә ул мине аның эшен тикшерергә килгән хәрби трибунал кешесе дип уйлыймы? Минем газета корреспонденты икәнемне әйтмәделәрме икән әллә аңа? Әйтсәләр дә. ышанмаганмы икән әллә? Икс арадагы киеренкелекне бетерерТә теләп, бераз елмая төшеп, татарча эндәштем. — Әйдәгез, таныш булыйк Мин фронтыбызда чыга торган татар газетасы корреспонденты.— Исем-фамилиямне әйттем. Кызның күзләре зур булып ачылып китте Сөйләшә торгач, икебез дә Татарстаннан булып чыктык, хәтта берүк тирәдән дә икәнбез. Авылларыбыз бер-берләреннән ерак булса да, сугышка чаклы газета командировкасы белән йөргәндә алар авылында берничә тапкыр булганым бар иде, кайбер кешеләрне дә белә идем. Болар барысы да безне якы- , найтып җибәрде, уртак тел табарга ярдәм итте Кызның теле ачылып китте, үз авылына да, безнең авылга да бәй ләнешле сораулар бирә башлады, аны туган ягыбызга кагылышлы бөтен нәрсә, бөтен хәбәр - яңасы да. искесе дә бик кызыксындыра иде Авылы турында ул минем белән сәгатьләр буенча сөйләшеп утырырга әзер иде шикелле Шуның белән бергә күзләрендәге сәер чаткылар да югалды Мин репортажыма кирәкле сорауларга күчтем: ничек эшлисез? Эш; гезне яратасызмы’ Норманы тутыра аласызмы... Шуның кебек тра фарет сораулар иде алар Бу сүзләрне ишеткәч, кызның авызыннан сүз чыкмас булды, соравымның берсенә дә төгәл жавап бирмәде — Эшләгән булабыз шунда Яратам дип инде Нормасын кем бел гән аның...— Менә шундый бернәрсә дә аңлатмый торган җаваплар иде. Алар белән репортаж түгел, кыска хәбәр дә язып булмаячак Хәер, нигә йөдәтәм сон мин аны? Ансыз да материалларым җитәрлек. Репортажның берәр җиренә исемен кыстырырмын да. шуның белән вәссәлам! . Күтәрелеп барган кояшка да, сәгатемә дә карап алдым. Я алла, сәгать ун булып килә. Хәзер үк олы юлга чыгып, кул күтәрен, берәр машинаны туктатырга да редакциягә кайтып китәргә кирәк Бу чаклы соңга калуым өчен редактор рәхмәт әйтмәс Шулай да лейтенант Пав ловага биргән вәгъдәмне үтәмичә урынымнан кузгала алмадым — Карагыз әле. Зөләйха сеңелкәй, сезне отрядтан качты дип сөй лиләр Дөресме бу. әллә болай гынамы?— дип сорадым Кыз башын иеп, алдына караган хәлдә, бераз уңайсызланып, ише- телеришетелмәс кенә итеп җавап бирде — Булды андый хәл, булды — Ник качтыгыз? Әллә монда эшлисегез килмиме яисә башка берәр сәбәбе бармы? Зөләйха, башын күтәреп, миңа шундый итеп карады, аның күз карашы «Әй. абый. абый, шуны да аңламыйсызмыни сез!» — дип әйтеп тора иде. Бу юлы инде мин үзем, аның бу карашыннан бераз уңайсызланып — Әгәр мөмкин булса, сәбәбен әйтегез әле,— дидем Әллә ни өчен түгел. Болай гына. Профессиям шундый, кешеләр язмышы белән кызыксынам Гаҗәпләнүемә каршы, Шәвәлиева кыстатып тормады, акланырга теләгәндәй, бераз каушап, дулкынланып сөйләргә кереште — Качсам, мин бит, иптәш капитан, әллә кая түгел, алгы кырыйга качтым, диде Монда эшлисе кнлмәгәнлектән түгел, зинһар, алай уйлый күрмәгез. Эшнең һәркайсы изге, кирәкле Бигрәк тә монда, фронтта. Качуымның сәбәбе бөтенләй башка. Моны мин беркайда да аңлатып бирә алмадым Әллә инде аңларга теләмәделәр Кем белә, телем дә җитмәгәндер Ни әйтсәң дә. рус теле бала чактан өйрәнеп үскән тел түгел Яна өйрәнеп киләм. Әгәр татарча булса, мин аларга. сезгә сөйләгән шикелле, чатнатып әйтеп биргән булыр идем Мин. аның сүзен бүлеп Сәбәбе нәрсәдә соң? дигән соравымны исенә төшердем — Сәбәбеме? Сәбәбе менә нәрсәдә,— диде ул һаман дулкынлана иде әле ул Тынычланырга, дулкынлануын басарга теләп булса кирәк, я ике кулы белән чәчләрен төзәткәләп ала, я гимнастеркасын, я юбка сын тарткалап куя. яисә, кесәсеннән кечкенә генә кулъяулыгы чыга рып. кнрәкмәсә дә борынын, ирен тирәсен сөрткәли, аннары аны яңадан кесәсенә тыга Мин алгы кырыйда, фронтта булырга телим,—дип дәвам итте ул сүзен - Сәбәбе менә шул гына Башка берни түгел. Ан ла миллионнар кан коялар, һәлак булалар, ә мин монда Ул нәрсәдер әйтергә теләп тә әйтеп бетермәде, мин дә кайтарып сорамадым, сүзен бүлдермәскә теләп, тыңлавымда булдым — Кыскасы, шул. мин анда файдалырак булырмын дип уйлыйм Аннары, иптәш капитан, мине кер юарга дип түгел, ә сугышка дип алдылар Иң кимендә зениткада хезмәт итәрсең яисә санитарка булыр сың, диделәр Мин винтовкадан да. автоматтан да ата белом /Китәр лек төз атам кебек, ирләрдән калышмыйм Кирәк икән, башка эшләр не дә булдыра алам, тик алгы кырыйга җибәрсеннәр, рөхсәт итсеннәр генә. Аннары моннан китәргә теләвемнең тагын бер сәбәбе бар Анысы нинди сәбәп тагы? Кызый, ничек җавап бирим икән дигәндәй, бераз уйланып торгач, сүзен дәвам итте Инде ул тынычлана төшкән, үзен беркадәр кулга алган иде — Бәлки, сәбәп дип әйтеп тә булмый торгандыр аны — чын сәбәп тә түгелдер ул,— диде - Ничек дип аңлатып бирим икән сезгә? Менә нәрсә, иптәш капитан, тик сез, зинһар, миннән көлмәгез. Мин сезгә чынлап әйтәм миңа кыз булып түгел, ә малай булып туарга кирәк иде.. Мин солдатлар нәселеннән Ата-бабаларым солдат булган кешеләр Төрле сугышларда катнашканнар. Кечкенәдән үк миң сугышлар, батырлыклар турында ишетеп үстем. Аларның сөйләгәннәрен тыңлап'тора идем дә батырларга, кыю кешеләргә кызыга идем Минем дә алар шикелле буласым килә иде. Бабамның бабасы, Дәүләтша бабай, Николай солдаты булган, егерме биш ел хезмәт иткән. Кавказ сугышларында, Севастополь оборонасында катнашкан Әйтүләренә караганда, Георгий тәресенең дүртесе белән Дә бүләкләнгән. Шундый батыр булган ул. Безнең нәселне авылда Дәүләтша батыр нәселе дип йөриләр. — Әтиегез кайсы сугышта катнашкан? . — Гражданнар сугышында , Хәзер кайда? — Сугышта Абыем да сугышта иде. — Әллә үлдеме? - Ийе Мәскәү янындагы сугышта. — Әтиегездән хат-хәбәр бармы соң? Кызый бик моңсу җавап кайтарды: — Күптән юк...— Кулъяулыгы белән күз яшен дә сөртеп алды Без тынып калдык. Минем өстәмә сораулар бирәсем килми иде. бирсәм, тагын да кайгылырак җавап ишетермен кебек тоелды. Зөләйха үзе сүз башлады. — Әтием белән абыем өчен фашистлардан кем дә булса үч алырга тиештер бит? Бу сорау миңа бирелгән иде, билгеле. Ләкин мин аны җавапсыз калдырдым Әгәр «Син үч алырга тиеш»,— дисәм, аны отрядтан качарга котырту булыр иде Мин аның дисциплинаны тагын бозуын, хәрби трибуналга бирелүен һич тә теләми идем. Качса, шундый хәлгә дучар булуы мөмкин иде аның Шуңа күрә. — ,Әллә тагын качарга телисезме?— дип сорадым. Зөләйха башын кискен генә чайкады, пилоткасы астыннан бераз бөдрәләнеп чыгып торган коңгырт чәчләре җилфердәп куйды: — Юк, исәбем юк Аның нәрсә белән бетәсен яхшы беләм хәзер. Алгы кырыйга, сугыш эченә качкач, гаепләмәсләр дип уйлаган идем мин. Эчке дисциплина, командирга мөнәсәбәт һәм башка шуның кебек нәрсәләр турында бераз сөйләшкәч, аңа, өлкән кеше буларак, кайбер киңәшләр бирдем дә урынымнан кузгалырга ниятләдем. Эшне тәмамларга бик вакыт, язгы кояш, җылы нурларын чәчеп, күтәрелгәннән-кү- тәрелә бара. Урынымнан торып, саубуллашыр өчен кулымны суздым. Кызның әйтәсе сүзе бетмәгән икән Ул, урыныннан кузгалмыйча, бераз оялган, уңайсызланган төс белән миңа карап басып тора иде. — Абый, сезгә бик зур үтенечем бар,— диде ул, ниһаять, һәм, кемнәндер шикләнгәндәй, як-ягына карап алды.— Әгәр мөмкин булса, мәкаләгезгә исемемне дә, фамилиямне дә кертмәвегезне үтенәм. — Нигә?— дидем мин, бик гаҗәпләнеп. Мин бит сезне мактап телгә алам — Мактап телгә алсагыз да барыбер. Мин соравымны кабатладым Кыз җавабын көттермәде: — Алгы кырыйда чакта мин әнигә дә, дус кызларыма да «Мин окопта, сугышта», дип язган идем Алар алдында ялганчы булып каласым килми. Мин, аны тынычландырырга теләп: — Борчылмагыз, сеңелем, газетабыз фронтта гына тарала,— ди- 3 дем.— Алар кулына барып ирешмәс ' * — Кем белә бит аны,— диде Зөләйха икеләнеп.— Берәр юл белән 5 барып житеп, укулары мөмкин Шулай да исемемнең кермәве яхшырак * Фикере, алгы кырыйга китәргә омтылуы белән бу кызны ошатып өл- Й гергән идем инде мин Каршы килмәдем - репортажга исемен керт- £ мәскә булдым .= Отрядтан китәр алдыннан Павлова белән саубуллашып чыктым J — Тыныч булыгыз, качачак түгел, сүз бирде,—дидем ♦ Олы юлга чыгар өчен шактый барырга кирәк иде,— алда шул ук ® сазлы юллар, урман сукмаклары Мин корырак, катырак жирләрне ° сайлап атлый-атлый, репортажымның планы турында уйларга тыры- - шам, ләкин әлеге кызның сәер холкы, сөйләгән сүзләре, үтенече күне- 3 лемнәи чыкмый, уйларга, планымны төзәргә комачаулый Хәтта кайбер =; минутларда аның моңсу карашы күз алдыма килеп баса Нигә репор- * тажга исемен кертергә теләми ул? Әнисенә, дусларына: «Мин сугыш- § та, окопта», дип язгангамы, әллә' сугышчыларның керле, канлы күЛмәк- < ыштаннарын юуны кимсеткеч, түбән бер эш итеп санагангамы? Алай дисәң, нигә ул чаклы тырышып, бирелеп эшләр иде икән ул? Юк, эшләмәс иде. Лейтенант та. ана никадәр каршы булуына карамастан, эше ягыннан аны яманламады Киресенчә, алдынгы, булдыклы юучыларның берсе итеп атады, кулы кулга йокмый, хәтта кайбер чакларда «котырынып, женләнеп эшли», диде Юк, бу эшне ул түбән эш итеп сана мый торгандыр Шулай булса, сөйләшеп утырганда аның бу фикере тел төбеннән сизелмичә калмас, ничек тә ычкыныр иде бер Киресенчә, ул бөтенләй икенче фикердә кабәхәт дошманны жинү, аны юк итү өчен сугышта булсын, тылда булсын, һәр эшнең изге, мөкатдәс нкәнен аңлый, төшенә Алайса, нигә ул эшен ташлап, алгы кырыйга качкан? Тукта, башта бит ул, устав кушканча, рөхсәт алып китәргә теләгән. Тик соңыннан аның кыз бала, юк. алай гына түгел, кешелек горурлыгын хурлаган резолюцияне укыгач кына куркынычлы юлга баскан Анда да тылга түгел, ә алгы кырыйга, ут эченә, мәрхәмәтсез үлем давылы котырган жнргә качкан. Әгәр дөрес булса, батальон командирының әйтүенчә, ул анда тиз арада батырлык, кыюлык күрсәткән, каты сугыш барган сәгатьләрдә куркып, икеләнеп тормаган, ут эченнән берничә яралыны алып чыккан, яраларын бәйләгән, аларны котылгысыз үлемнән саклап калган. Юк, бу кызның характерында, йөрәгендә, канында мин аңлап бетерми торган нәрсәдер бар Аны шулай ук лейтенант та, подполковник Орлов та, башкалар да аңлап бетермәгәннәр булса кирәк Кем белә, бәлки, ул аларга рус телен житәрлек белмәгәнгә теләген аңлатып бирә алмагандыр Әллә аңларга теләмәгәннәрме? Ә мин аның уйларын, фикерләрен аңлап бетердемме соң? Тылны ташл|п, үз теләгең белән алгы кырыйга баруны, ут эченә керүне, (сурыкмыйча, шикләнмичә үлемнең күзенә карап баруны мин бөтен жаны-тәны белән илгә, халык эшенә бирелгән көчле характерлы Шәхесләргә хас сыйфат итеп саныйм Егермене дә тутырып өлгермәгән, күрер күзгә унжиде-унсигездән арыны бирергә мөмкин булмаган бу бала, >рынгаң уалып китәрлек күбәләк-жан. кулына я авт»мат. я винтовка тотып, дошманга каршы барырга, сугышыр! а. ут эченә керергә омтыла Сорап-сорап та максатына ирешә алмагач, һөж\мнәр башлану белән алгы кырыйга кача Аны тотып алып кайталар, гаупвахтага ябып куялар, ипи белән суда гына тоталар, әмма кыз бөгелми, сыгылмый. үзен хаклы санап, башын югары күтәреп йөри, шуның белән кемнәргәдер протестын белдерә, гарьлеген, үпкәсен басарга теләп, башын күтәрмичә эшли, тырышлыгы белән иптәшләрен генә түгел, командирын да таңга калдыра. Каян килә аңа бу көч? Кайда чарланган аның бу характеры, бу ныклыгы? Әллә, үзе әйтмешли, Дәүләтша батыр нәселеннән булуының нәтиҗәсеме? Әллә инде тормышыбызның, социалистик җәмгыятебезнең, коммунистик тәрбиябезнең, ил алдындагы, ха- 1ык алдындагы, ниһаять, бөтен прогрессив кешелек дөньясы алдындагы бурычларыбызны аңлауның матур бер күренешеме?.. Әле моннан берничә дистә еллар элек кенә аның әниләре, әбиләре дпнимилли коллыкта, рухи коллыкта яшәгәннәр, атаклы бер татар әдибенең язуынча, туганда ук тереләй күмелергә хөкем ителгәннәр. Бүген ул бәхетле, азат, ирекле, тулы хокуклы. Бөек Октябрь революциясе яулап алып биргән бу хокукның, азатлыкның кадерен ул жаны- тәне белән аңлый, төшенә. Шуңа күрә ул, кулына корал тотып, аны саклап калу өчен сугышырга, ут эченә керергә, үлемгә каршы барырга, явыз дошманны юк итәргә ашкына. Моңа мөмкинлек бирергә теләмәгән киртәләрне ватып, җимереп, таптап узарга тели. Бер ягы белән дә башкалардан аерылып тормаган бу кыз, гади татар кызы, үзенең зур, изге, тарихи эш эшләргә омтылуын беләме икән?... Аңлыймы икән?.. Юк, бу турыда ул бәлки бөтенләй уйламый да торгандыр, хәтта башы- . на да китермидер. Ул моны тормыш таләп иткән, вөҗданы, намусы таләп иткән бурыч итеп саныйдь(р.. Кире беткән кыз? Лейтенант Павлова аны шулай атый. Юк, мин аны алай димәс идем! Мина бу дивизиягә яңадан барырга, кызлар отрядына кереп чыгарга туры килмәде, жәйге һөҗүмнәр башланды, редакциядә эш артты, катлауланды, әлеге очрашулар, сөйләшүләр хәтеремнән дә чыкты диярлек. Хәер, кер юучы кызлар янына барып йөрүнең кирәге юк иде инде, репортаж басылган, план үтәлгән, алда яңа эшләр, яңа бурычлар. яңа темалар. Көзгә табарак, сентябрьнең башлары, әллә урталары идеме икән, хәтеремдә калмаган, фронт юлында, алгы кырыйга бару өчен контрольпропуск пунктында машина көтеп басып торганда, һич уйламаганда лейтенант Павлованы очраттым. Ул командованиеның кушуы буенча каядыр барган, хәзер шуннан кайтып килә икән. Без күптәнге танышлар шикелле кул бирешеп күрештек, гадәттәгечә исәнлек-саулыкларыбызны сорашканнан соң, отрядтагы хәлләргә күчтек Сүз арасында мин аңардан: — Теге кыз нихәл? Зөләйха Шәвәлиева?—дип сорадым.— Тынычландымы инде? Алгы кырыйга китәм дип йөдәтмиме? Павлова, миңа бик сәер елмаеп карап — Теге кире беткән кызмы?— дип кайтарып сорады һәм шундук башын чайкый-чайкый:—Әй, ул кыз! Әй, ул кыз! —дип сузып кунды.- Безгә караганда хәйләкәррәк булып чыкты ул. Тәки китте бит алгы кырыйга, үзенекен итте. Ничек китте?- дидем мин, бик гаҗәпләнеп - Әллә тагын качтымы? — Юк. качмады. Рөхсәт белән китте. — Кем рөхсәте белән? — Генерал рөхсәте белән. — Ничек ала алган ул?—дип сорадым мин, төпченеп. Юлда әле фронт ягына таба баручы машиналар күренми, вакыйга ны тыңларга вакыт бар иде. Лейтенанттан мин моның ничек булуын сөйләп бирүен үтендем Ул карышмады, машиналар килә торган якка таба берике тапкыр карап алганнан соң. сөйләргә кереште Сез отрядка килеп киткәннән сон Шәвәлиева мина булган мөнәсәбәтен бик үзгәртте, дип сүзен башлады ул. Яхшырды, сөйләш- ■ кәйдә-ниткәндә үз итеп, елмаеп карый башлады Мин дә апа кырын ф каравымны ташладым Бик тырышып эшләве, норманы һәр көнне арттырып үтәве өчен строй алдында үзенә бер-ике тапкыр рәхмәт тә әйт- 2 тем. күңелен күтәрергә тырыштым Чыннан да рәхмәткә лаеклы иде * ул кыз Нормасын кайбер көннәрне ике йөз процентка чаклы үти иде . g Без һәр көнне отрядыбыздагы кешеләр саны, аларның ничәсе сәламәт. ничәсе авыру икәнне, частьлардан күпме кер килүе. күпмесен юуыбыз д турында командованиега мәгълүматлар биреп барабыз Бу эшләрне “ мин медицина эшләре бүлегенә иртүк жибәрәм Гадәттә ул мәгьлү- = матларны безгә беркетелгән әлеге инвалидларның берәрсе илтә иде Алар туры килсә, кер китергән машинага утырып китәләр, туры кил- * мәсә, болай гына, жәяү генә атлыйлар Ничек кенә бармасыннар, бү- ® легебез нинди генә ераклыкта булмасын, инвалидларыбыз аннан кич т_ белән генә әйләнеп кайталар иде Шәвәлиева мона игътибар итеп йөр- < гән булса кирәк Бер көнне ул минем янга килде дә «Иптәш лейте- Н пант. нигә ул аксак-туксак картларны посыльный итеп йөртәсез?» - - ди- ц де ’ Ташбака кебек кыймылдыйлар ич алар Медицина эшләре бүле- * ге ике өч километр җирдә генә булса да. иртә белән китеп, караңгы е төшкәндә генә кайталар Дөресрәге, ашарга гына кайталар, диде * Мин үзем дә алар белән йөдәп беткән идем «Кемне җибәрим сок? Башка кешем юк бит», дидем «Ә без? - диде ул Без нигә ярамыйбыз3 Без яшь Аякларыбыз җитез Күз ачып йомганчы барып кайтыр быз Ә ул картлачларга монда да эш җитәрлек». Дөрес әйтә, дип уйладым мин. Чыннан да нигә кызларны җибәрмәскә? Шундук мин аңа «Алайса, иртәгә син барырсың», дип әйтеп ташладым Кызын моңа бик шатланды Безгә, кирәк булса-нитсә дип. берничә винтовка белән бер карабин бирелгән Унлап гранатабыз да бар Шәвәлиева кнч белән карабинны, үз землянкасына алып китеп, бик тырышып чистарт ты. майлады Мин аңа нке обойма патрон бирдем Граната да сораган иде, бирергә теләмәдем, анысы нигә сиңа, дидем Ул арада бер бер артлы машиналар кнлә башлады Лейтенант Пав лова китәчәк якка да бер нке машина үтте Ләкин мин танышымның тагын берничә минутки калуын, башлаган сүзен тәмамлавын үтендем Иртәгесен иртә белән мин аңа әзерләп куйган мәгълүматларымны тоттырдым д<1 бер юлы шунда отрядка килгән хатлар белән газеталарны да алып кайтырга куштым. - дип сүзен дәвам иттерде лейтенант - Шәвәлиева, карабинын иңенә асып, шундук китеп барды Әллә атлап барып, канатланып очып кайтты анысын белмәдем, әмма сәгать ярым, икс сәгать дигәндә каршыма килеп басты Честь биреп «Заданиегызны үтәдем, иптәш лейтенант», диде Медицина эшләре бүлеге бездән әллә ни еракта түгел иле болай. биш алты километр чамасында гына. Шулай да аны шулай посыльный итеп йөрттем Динары сынар өчен башка кызларны да жибәргәләп карадым Юк. берсе дә аның кебек тиз кайта торган булмады Шуннан сон гел Шәвәлиеваны гына йөртә башладым Йомышымны башкарып кайткач та ул башка кызлар кебек ял итеп тормый, шундук үз эшенә тотына иде Нормасын да арттырып үти Кыскасы, бик яратып йөрде ул посыльный буларак Дөрес, бераз соңгарак калып кайткан көннәре дә булгалады, ләкин һәр юлы сәбәбен әйтә иде я мәгълүматларны алмый торганнар, я почта килеп җитмәгән, шуны көтеп торган Бер көнне аеруча шатланып, канатланып ‘ кайтып керде, авызы ерылган, күзләре ут шикелле яна Кулыма бер пакет тоттырды Ачып карасам, рядовой Шәвәлнева- ны медицина эшләре бүлеге карамагына жнбәрү турында подполков ник Орлов приказы Исем-акылым китте. Шулай итеп, отрядтан китеп барды ул. . Мин аның сүзен бүлеп: Туктагыз әле, сез бит генерал рөхсәте белән китте дигән идегез түгелме соң?— дидем . — Әйе. генерал рөхсәте белән китте,— диде Павлова.— Шәвәлие ваны алгы кырыйга җибәрү турында подполковник Орловка генерал үзе кушкан. Генерал янына ничек керә алган соң ул? — Бөтен мәсьәлә дә менә шунда. Кергән, әйтәсе сүзен әйткән. Иптәшләренең сүзенә караганда, бу кыюлыгы өчен генерал ана, аркасыннан сөеп, «Молодец!» дигән Минемчә дә молодец кыз ул,—диде лейтенант Павлова һәм кабатлап әйтеп куй^ы — Молодец кыз! Мин соравымны кабатладым, чөнки Кызыл Армиядә кер юучы бу лып хезмәт игүче гади татар кызының генерал янына керә алуы кы зыксындыра иде мине. Үзегез беләсез,— диде Павлова,— медицина эшләре бүлеге гадәттә дивизия штабы тирәсенә урнаша. Ә безнең хәйләкәр кызыбыз йомыш белән барган саен генерал янына керергә омтылып караган. Сак чылар якын да китермәгәннәр аны, билгеле Шуннан соң кызый тактикасын үзгәрткән Кайбер көннәрдә, бигрәк тә соңгарак калып кайткан чакта генералның землянкадан чыгуын янсә землянкага кереп баруын сагалап тора башлаган. Ниһаять, генералны очраткан, куркып-нитеп тормаган, янына барган да үтенечен әйткән. — Димәк, аның медицина эшләре бүлегенә посыльный булып йе рүе бер $әйлә генә булган? — Әйе, алдан үк бик оста уйлап әзерләнгән хәйләсе булган,—дип, лейтенант чыркылдап көлеп алды.— Шулай бик кызык итте ул безне. — Хәзер кайда соң ул үзе? Батальонда Соңгы һөҗүм көннәрендә пулемет расчетында булган Әйтүләренә караганда, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләгәннәр дә икән инде үзен. Менә шулай.— диде лейтенант Павлова, сүзен тәмамлап — Молодец кыз! Валлаһи молодец! Ул арада машиналар тагын килеп туктады Юл тәртибен саклаучы солдат кыз Павлова барачак юнәлешне кычкырып игълан итте. Мин лейтенантны машинага чаклы озатып куйдым, менеп утырырга да булыштым. Машина кузгалды. Павлова, минем белән саубуллашып кулын бол гыйболгый. миңа нәрсәдер әйтеп кычкырды, машина тавышы аркасында сүзләренең барысын да ишетеп бетермәдем, әгәр рөхсәт итсәләр, мин дә алгы кырыйга бик рәхәтләнеп китәр идем, диде шикелле. Озак та үтмәде, машина ераклашты, ахырда күздән дә югалды