Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНА ВАКЫЙГАЛАРЫНА—70 ЕЛ

Россиянең 1905 ел революциясе белән Беек Октябрь революциясе арасындагы иҗтимагый тормышында 1912 елгы Лена вакыйгалары гаять мөһим этап буларак билгеле. Каты куллы Столыпин реакциясенең шактый озакка сузылган бөркү тор- сынлыгыннан соң Лена эшчеләренең бердәм социаль протесты тарихлылар бәяләвенчә. яңа революцион күтәрелеш елларын башлип җибәрә. Баю дәртен генә белгән комсыз алтын приискасы хуҗаларының эшчеләр яшәгән шартлар белән аз гына да кызыксынмавы бәхет эзләп килгән меңләгән кешене бердәм рәвештә күтәрелеп чыгарга мәҗбүр итә Большевикларның оештыру эшчәнлеге монда зур роль уйный. Тарихи чыганаклардан да. түбәндәге истәлектән дә күренгәнчә. эшчеләрнең таләбе үтә гадел, җитәрлек тыйнак һәм тулаем экономик планда бул- .ан. Әмма прииска җитәкчелеге һәм властьлар моңа мөнәсәбәттә акылга сыймаслык дәрәҗәдә рәхимсезлек эшли. Тыныч митингка җыелган эшчеләрдән бер атуда 500. кешене үтерү үтә кешелексез һәм ерткыч сәясәт шартларында гына булырга мөмкин Шушы истәлекнең авторы — әти мәрх\ м бу хакта еламыйча сөйли алмый иде \ңарчы Кавказдагы патша администрациясе генералының башта өендә, аннары кан целяриясендә хезмәт иткән татар егете өчен Лена вакыйгалары аңлы эшчеләр тор- чышына кереп китүнең җитди мәктәбе булган. Аннары әтиебез озак еллар Бакуда нефть промыселларында эшли 1917 елның февраль революциясеннән соң Баку бис- /әләренең берсендә. Идел буеннан килгән мөселман эшчеләре вәкиле буларак, эшче һәм солдат депутатлары Советына да сайлана Соңыннан туган авылы — хәзерге Чүпрәле районының Мунчәлигә кайтып, беренче авыл Советының председатель урынбасары булып эшли, гомеренең азагынача диярлек колхозда умартачы һәм бакчачы булды Әтидә үзе күргәннәрне язып калдыру фикере якташыбыз шагыйрь Шәрәф Мөдәррис киңәшеннән соң уянды