Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЙ ТУЙЛАРЫ СОҢЛАМАС

Партия шәһәр комитетының беренче секретаре сүзне уратып тормыйча, ,турыдан ярып салды: — Ничек карыйсың? Синең «Авангард»та партком секретаре вазн фасын үти алуыңа ышаныч бар. Зөфәр Хөснуллин мондый хәбәрне ишетермен дип уена да китермәгән иде. • Секретарь итеп? Авыл Советында эшли башлаганына да күп түгел бит әле. Иң элек үзеңне шул эштә күрсәтергә кирәк. Юк, ризалык бирергә ярамый»,— дип уйлап алды ул. Аннары бөтенесен берьюлы әйтеп бетерергә теләгәндәй, тезеп китте: — Юк, моның өчен тәҗрибә кирәк. Ә миндә тәҗрибә дигәннең тамчысы да юк. Беренче секретарь аны. әйтәсен әйтеп бетерсен дигәндәй, бүлдермичә тыңлап төрды. — Ярый. ярый. Түбәнсенмә. Авыл Советында эшләреңнең гөрләп баруын кү pen торабыз. Тәҗрибәсе булмаганнар алай эшли алмый.— Беренче секретарь хуш лашу өчен урыныннан торып басты.— Мичуринда хәзер сиңа алмашка башка яшьләр үсеп килә. Ә син үзеңне яңа җирдә күрсәт. Сөйләшкәннән соң күп тә узмады. Хөснуллинны «Авангард» колхозына парт ком секретаре итеп сайладылар. Зөфәрнең хәзер һәр көне кешеләр арасында уза. Авыл халкы, колхозчылар да аның гомум эш өчен янып йөрүен тиз арада күреп алдылар. Икенче кат секретарь итеп сайлап калдырулары да тикмәгә генә булма ды. Ул колхозчыларның олы 'ышанычы турында сөйли иде. Хөснуллин олыны — олы. кечене кече итә белә торганнардан. Аның бу күркәм гадәте умартачы булып эшләгән чагыннан ук килә. Егетне моңа Сабирҗан бабай өйрәткән иДе. «Улым, кешеләргә якты йөзең, җылы сүзең булсын. — ди торган иде ул.— Алар да сиңа якты йөзләре, җылы сүзләре белән карарлар». Хәер. Сабирҗан бабай мондый холыкка бер Зөфәрне генә өйрәтмәгәндер. Аны күпләр олы хөрмәт белән искә ала. Менә шул кеше — авылның мөхтәрәм карты Зөфәрнең беренче остазы булды. Карт үзе белгән-күргәннәрне егеткә җанын салып өйрәтте. Әйтик, аларның авылы нигә Мичурин дип атала? Баксаң, бу исемне игенчеләр үзләре кушкан икән. Авыл кешеләре игенчелек белән дә, бакчачылык белән дә шө гыльләнүчеләрне «Мичуриннар» дип йөрткән. Шуннан авылның исеме Мичурин булып киткән. Сабирҗан бабай авыл атамасына бәйле тагын бер хәлне сөйләгән иде. Нинди дер бер усал теллесе авылны «Кәҗә бистәсе» дип тә атамакчы булган, имеш. Җил исми — яфрак селкенми дигәндәй, моның да нигезе бар икән. 1932 елда кемнеңдер кушуы белән яна гына оешкан колхозны совхозга үзгәртеп куялар. Ул кәҗә үрчетеп. брынза-сыр ише нәрсәләр җитештерергә тиеш була. Тик берни дә килеп чык мый: халык бу шөгыльгә кул селти, үз кыйбласына хыянәт итмичә иген игә. ал магачлар үстерә. Сабирҗан бабай — үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән кеше. Оешкан . елларында күмәк хуҗалыкны җитәкләгән, бригадир булган. Зөфәр үзен белә баш лаганнан бирле Сабирҗан бабай умарталыкта эшли иде инде. Мәктәпне тәмамлагач, ул аңа ярдәмче булып килде. Беркайчан да кызмас, тузгымас, әйтәсе сүзен җайлап, әмма үзәгеңә җиткереп П айтэ бела торган сабыр холыклы карт иде ул. Эшне җиренә җиткереп үтәүне та лап итә. Зөфәргә болай ди торган иде: «Син, улым, минем вчен яки бал кортлары өчен эшлим дип уйлый күрмә. Иң әүвәл бу синең үзеңә кирәк кешегә бәяне кыл ган эшенә күрә бирәләр. Шуны хәтереңдә тота күр!» Шулай да Зәфәр бер тапкыр шушы тыйнак, сабыр картның кызып киткән ча гына тап булды. Көннәрнең берендә умарталыкка бригадир килеп чыкты. Аны ♦ карт ачык йөз белән каршы алды, кәрәзле бал белән сыйлады. Ә инде бригадир - кайтып китәргә юнәлгәндә Зөфәрне арбага утырырга кушып: «Әйдә, киттек. Мин S сине алырга килдем. Сине төзүчеләр бригадасына билгеләделәр», — диде. =: Зөфәр уналтынчы яше белән бара иде. Умарталыкта икенче елын үткәрә инде, с Рамын да ясый, чыбыгын да тарттыра — нигә тотынса, кулы шуңа ятып, ябышып ° тора. Ул өйдә иң өлкәне. Үзеннән соң тагын өч туганы бар. Әтиләре сугыштан кай- ? тып күп тә тормады — вафат булды. Үсмер малай әнисенә булышырга тырыша иде. Шуңа күрә Сабирҗан бабай өйрәткән һәр нәрсәне карусыз үзләштереп бара. Карт менә шул мәлне кызып китте дә инде. — Ничек инде ул — утыр? Сорау юк, нитү юк! Ә аны эшкә кем өйрәткән? Ф Инде өйрәнеп җиткәч кенә, сакал сыйпап калыргамы? ф — Үа белдегем белән килмәдем ләбаса. Идарә шулай карар кылды. Балта ос- галары җитешми. * — Күреп торасың, картаям. Сигезенче дистәне куам. Мин аны үз урыныма “ калыр дип йөрим тагын. Менә сиңа мә!.. Бригадир нидер әйтмәкче иде, карт тыңларга да теләмәде, аңа ияреп, авылга * кайтып китте. Умарталыкка икенче көнне генә әйләнеп килде. Шуннан ары алар- у ны борчучы булмады... Аннары умарталыкта Зөфәр үзе баш булып калды. Ярдәмче итеп аңа Коля ~ Куракинны җибәрделәр. Аны эш җаена өйрәткәнче шактый җәфа чигәргә туры 7 килде. Рамнан кәрәз кырырга кушасың, шундук ашка тотына. Икенче карыйсың ? йокыга киткән. Хәер, ундүртенче яшенә генә аяк баскан үсмердән ии көтәсең? Шунда Зөфәр Сабирҗан бабай әйткәннәрне исенә төшерде Тора-бара Коля кул ара сына әйбәт кенә кереп китте тагы. ... Көннәрнең берендә «Авангард» колхозының партком секретаре Зөфәр Хөс иуллннны шәһәр комитетына чакырдылар. Шәһәр комитетының беренче секретаре гәүдәгә озын, какча кеше Урыныннан торды да. елмаеп, Зөфәрне каршы алды. Бер адым алга атлап, күрешергә кул сувды: — Әйдә сөйлә, эшләрең ничек?! — Утыр дигәнне белдереп, ым кагып алды да. сорауларына җавап көтеп тормастан, дәвам итте. — Ни өчен дәшкәнне белмисен ме? — Беренче секретарь Зөфәр Хөснуллинга сынаулы караш ташлады. Хәтер лисеңме, «Авангарджа тәкъдим иткәндә, ике елга дип килешкән идек Дөресен әйткәндә, Хәен ул ли и бу хакта бөтенләй хәтерләми. Ул беренче се кротарьның шәһәр комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән яшь белгечләрне һәрчак күп уңында тотуын гына тоеп килә. Кеше ике ел эчендә эшкә җайлашып кына калмыйча, нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә дә өлгерә диһ фикер йөртә шәһәр « комитеты башлыгы. — Сине «Җәлил»гә председатель сыйфатында тәкъдим итәбез Тагын бәхәс дәшәсеңме? — By юлы юк. — Монысы чын ирләрчә. Районыбыз тагын бер акыллы кешегә арткан алайса Сиңа хәзер ничә яшь? — Утыз ике. — Җигелеп эшли торган чагың. Вакыты җиткәч, чакырырбыз 1979 елның 16 мае. Кояш төшлеккә якынлашып килә. Муса Җәлил исемен дәгө колхоз председателе Зөфәр Хәлфисвич Хөсмуллии үз кабинетында баш агро ном белән сөйләшеп утыра. Ул бөтенләй диярлек үзгәрмәгән. Йөзендә елмаю, карашы .яг ымлы. Кайчагын да сине сынарга теләгәндәй йөзеңә озаклап текәлә. Алай да аны үзгәрмәгән диярлек түгел. Чигәсенә квмеш йөгергән... Аның каравы ул җитәкләгәндә колхоздагы үзгәрешләрне саный китсәң, очы на чыкмалы түгел. Иген уңышы икеләтә артты. Терлекчелек биналары төзәтелеп корылды, күбесе яңадан салынды. Нәселле маллар кайтарылды. Һәркайда төзелеш. Һәркемнең иркен, матур йортларда торасы килә. Белгечләр үз эшләрен ях шы үтиләр, яшьләр авылдан чыгып китәргә тормый. Ел авыр башланды. Җирдә өченче майга хәтле кар ятты. Шушма елгасының суы ярларыннан ашып чыгарлык булмады. Кар эрегәч, тә, туфрак тиз генә өлгер мәде: бер көнен җылы булса, икенче көнен янә суытып җибәрә. Хәер, игенме өчен елның рәхәт булганы кайчан бар соң? Чәчүгә 12 майда гына төштеләр. Туфрак тигез өлгермәгән. Борчакны әзер урыннар сайлап чәчтеләр. Басуларның күп өлеше чүп үләненнән чистартылды. Бигрәк тә солычага каршы каты көрәш алып барылды. Бу-тирә елларда соңлап чәчү киң үткәрелә. Солыча шытып чыгуга, аны культивациялиләр. Шуннан соң гына тиешле ашлык орлыгы чәчелә. Күп чыгым сорала торган алым. Колхоз председателенең баш агроном бе лән сөйләшүе дә шушы хакта иде. — Кәшәп-тау басуында эшләр ничек? — дип сорый Хөснуллин. — Чәчә башладык. Тик бөтен басуны солыча каплаган. Зөфәр Хөснуллин кинәт кенә баш агрономга текәлде. Ул аклана башлады — Әлбәттә, чәчүне ашыктырмаска дигәнне хәтердән чьи армадым. Нишләмәк кирәк: район вәкиле ашыктыра. Сезнең аркада бөтен районны артка өстерибез ди — «Артка өстерибез», имеш! Нишләгәнебезне без үзебез дә бик яхшы беләбез ләбаса! Шуны гына көтеп торган диярсең: ишекне киң ачып, нейлон плащ, озын кунычлы резин итек кигән юан гәүдәле берәү килеп керде. Менә ул ялтыратып юыл ган идәндә пычрак итек эзләре калдыракалдыра өстәл янына узды да. исәнлә шергә дә онытып, председатель каршына килеп утырды. — Сез, иптәш Хөснуллин, язгы кырчылык эшләрен алып бара белмисез ахры! Майның икенче яртысы тәма&(, ә сез һаман иртә культураларны чәчмәгәнсез. Баш баштаклык! Шәһәр комитетына җиткермичә булмас,— диде ул кызганнан-кыза барып. — Соңга калуның сәбәбе— — Миңа сүз кирәкми, ә чәчү турында сан кирәк. Башкалар рапорт бирде инде, сез генә кыл кыймылдатмыйсыз, — диде район вәкиле, тавышын тагын да күтәрә төшеп. — Җәй буена мине монда яткырмакчы буласызмы әллә? — Хөснуллин эн дәшми тора, ул ярсулы сүзләрен баш агрономга яудыра: —Ә сез нәрсә карыйсыз? Җавап ишетмәгәч, ул бүлмә буенча йөрергә тотына. Каты итеп басуыннан идән такталары шыгырдап куя. — Сез, Хөснулин, консерватор! Моның өчен башыгыздан сыйпамаслар! — һәм ул ишекне бар көченә бәреп яба да чыгып китә. Председатель белән баш агроном сүзсез утырдылар. Давылдан соң кояш чык кан төсле, башта Хөснуллин җанлана төште. — Кайда калдык әле? — диде ул. — Шулай итеп, быел Ңәшәп-тауда эш май тара алмадык. Солычаны бөтенләй бетерү киләсе елга кала. Безнең эшне акырып бакырып кына майтарып булмый шул— 1981 елның 6 августы. Кояш чыкмаган әле, әмма авылга таң яктысы төшкән чак. Берсён-берсе уздырырга теләгәндәй, әтәчләр кычкыра башлый, ә Хөснуллин сәгать биштә идарәдә иде- инде. Аның бу колхозда унынчы елы инде. Бер генә ел да аңа быелгыдай борчу-мә- шәкатьләр алып килмәде. Җәй буена җиргә яңгыр бөртеге төшмәде. Корылык. Кояш көн озын көйдерә дә яндыра. Чәчүгә соңлап төштеләр, ә игеннәр гадәттәгедән ун көнгә иртәрәк өлгерде. Бодай белән арпа тишелеп чыгарч. к мае ук башак ка төрләнде. Адәм рәтле ни саламы, ни ашлыгы. Борчакка карарлык та түгел. тишелеп чыгуга куырылып көйде. Аннары... уракка төшкән мәлдә үк, яна чабыл гаи участокка коеп яңгыр явып китте. Шулай да зарланырга оят. 140 гектар мәйдандагы борчакның һәр гектары тугызар центнер уңыш бирде. Арыш начар. Башка елларны ул егерме сигез — утызар центнер чыкса, быел ундүртәр центнердан артмады. Телефон шалтырады. — Тыңлыйм сезне, Виктор Константинович... Бодайны төгәлләп киләбез, арпага тотындык... Хәзергә тугызар чыга... Саламын мактап булмый... Шуяда ферма яяыиа кайтарабыз. Үләнгә катнаштырып силос салабыз... Кукурузмы? Кичә яңгыр явып узды. Соңрак шул — чукларын җибәрде, үсми ул хәзер... Әйе. әйе, үс- мәса дә. яшел килеш торачак... Суганның мәйданын быел унбиш гектарга кимет тек. Йөз гектар калды. Шул мәйданнан элекке уңышны алырга исәп тотабыз... Рәх мәт, Виктор Константинович. Сезгә дә уңышлар телим. Ул, трубканы куеп, тәрәзәгә күз төшерде. Күлдән томан күтәрелә. Зөфәр Хәл- фиевичнең кәефе шәп. Җылы сүзләр ишетү рәхәт шул ул. Кичә кичтән, баш агроном белән килешеп, арпаны турыга урдырырга наряд бирделәр. Килешүен килештеләр, ә менә күңел тыныч түгел. Соңлап чәчү һәм жәй коры булу аркасында арпаның өске ягы өлгереп саргайды, ә аскы өлеше яшел килеш калды. Ләкин көтәргә ярамый — август аен яңгырлы була диделәр. Көнен төнен ява башласа? ' Васуга ул әнә шундый уйлар белән чыгып китте. Офык читендә кызыл флаглы комбайн күренде. Шунда ук таныды — Гата Монасыйповныкы. Улы белән эш ли. Беренче көненнән алдынгылыкны үз кулында нык тота. Чирәм җирләрне кү торуга беренчаләрдән булып киткән иде, күренеп тора, казакъ далаларында яхшы чыныгу алган. Вылтыр ул бөтенләйгә туган авылына әйләнеп кайтты. Аңа ияреп. Заһит Солахов комбайны килә. Ул тормыш юлын башлый гына әле: армиядән кайтты да комбайнга утырды. Каршыга бер-бер артлы тезелгән алты комбайн ки лә. Бункерына җиде йолдызчык төшерелгәне аның янына килеп житеп туктады. Сәет абзый Җамалиев. Утыз елдан артык механизатор булып ашли. Сугышның башыннан алып ахырынача йореп кайткан кеше. Батырлыгы өчен Кызыл Вайрам ордены алган, о Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән аны хезмәттәге батырлыгы өчен бүләкләделәр. Сәет абзый — ТАССРның атказанган механизаторы дигән мактаулы исемне алган остаз. — • Чыгуыгызга күптәнме. Сәет абзый? — Беренче әйләнешне ясыйбыз. Председатель белән икәүләшеп салам өемен актара башладылар. Хөсиуллии вч той саргаерга өлгермәгән салам тартып чыгарды, берничә арпа бөртеге җиргә коелды. — Ни әйтерсең Сәет абзый? Ул андошмоде. җилкәсен генә кагып куйды. Ни әйтәсең инде, яяәсе, күреп торасың ич. By басуда ашлыкны теземнәргә салырга булдылар. Комбайниар ел гергә и не суктыру эчен башка җиргә юл алды. Төшке аштан соң ул ындыр табагына сугылып чыкты. Монда бөтен вшлэрге колхоз ветераны Һади Фаттахов'җитәкчелек итә. Соңгы елларда авырып торса да ишләр тыгыз вакытта ярдәмсез калдырмый. Ул булганда борчылырга кирәкми: ашлык соңгы граммына чаклы исәпкә алыма. Читтән караганда, ашыкмый кебек. Шофер машинасын үлчәүгә кертүгә, йөкне үлчәп, хисап кенәгәсенә язып та куйган. — Кай арвдз өлгерәсең, Һади абзый? — дип сорый председатель. —* һәр нәрсәнең уз җае бар инде аның. Хөскуллин канәгать. Идарәгә кайтышлый аңа кукуруз төялгән машииа очра ды. Шоферы янәшәсендә аның улы Рафис утыра. Җиденче классны тәмамлады, көндәлегендә < бишле» дән ким билгесе юк. каникулга чыгуга колхоз вшека йөри >>ти кеше улыиа карап елмаеп куя. Эөфәр Хәлфиевнч шоферына эндәште. — Машинаңны авыл очына бор әле. Йорт салучы егетләр им майтарып ята икән? Нй туйларын берүк соңлата күрмәсеннәр!