Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Равил Файзуллин

Бу җырлар Бал җыйган кортлар күк, кояшның нурында коенган җырлар бу! Язмышлар кырыннан җыелган җырлар бу! Сый итеп, алдыңа , куелган җырлар бу! Шатлык гөлләре дә, кайгы гөлләре дә какты йөрәгемә язган көннәремдә. Булдым мин кай көндә былбыл кош тоткан күк. Көйдем мин кай төндә сумала йоткан күк... Бу җырлар — бәгырьнең кылына тиюем. Бу җырлар — гомерем, нәфрәтем, сөюем. Тормышны мин шулай аңлыймын, диюем. Менә күр, аларны куйдым күз алдыңа. Хуш күрсәң — рәхим ит! Чит итсәң — кагылма... Теләсәң, җаныңны үлчәп бак җаныма. Күңелгә, мөһер күк, уелган җырлар бу! Рәхмәтле җаннарга сыенган җырлар бу! Язмышлар кырыннан җыелган җырлар бу! Атлар, атлар... Ялларыннан җил үтәр. Атлар атлар да китәр. Әллә иярдә туганнар Җир кадерен белмиләрме?Җир читеннән Җир читенә томырылып чапкан атлар! Башларны иеп, җилләрдә тезгенне тыйган чаклар! Атлар, атлар! Елдам атлар! Күндәм атлар, шәп атлар! Киңлекне дә, хөрлекне дә каннарда тойган чаклар! Кайда мәшрикъ? Кайда мәгърип? Ияр— Җирнең үзәге! (Тик аягың Җирдә түгел, басканың тик... өзәңге!) Кичә далада идегез, бүген чүлдә кешнисез! Әллә җил кебек гамьсез сез? Әллә чынлап көчме сез? Тояклардан Җиргә баткан ком да, таш та, үлән дә... Кайсы якны «кыйбла», диде, ияр, хуҗаң үлгәндә? Комнар күчәр, көлләр очар... һәр яз шытар яшь үлән! Нинди мәгънә дөнья буйлап Шулай кабер чәчүдән? Равил Файзуллин Бу җырлар Бал җыйган кортлар күк, кояшның нурында коенган җырлар бу! Язмышлар кырыннан җыелган җырлар бу! Сый итеп, алдыңа , куелган җырлар бу! Шатлык гөлләре дә, кайгы гөлләре дә какты йөрәгемә язган көннәремдә. Булдым мин кай көндә былбыл кош тоткан күк. Көйдем мин кай төндә сумала йоткан күк... Бу җырлар — бәгырьнең кылына тиюем. Бу җырлар — гомерем, нәфрәтем, сөюем. Тормышны мин шулай аңлыймын, диюем. Менә күр, аларны куйдым күз алдыңа. Хуш күрсәң — рәхим ит! Чит итсәң — кагылма... Теләсәң, җаныңны үлчәп бак җаныма. Күңелгә, мөһер күк, уелган җырлар бу! Рәхмәтле җаннарга сыенган җырлар бу! Язмышлар кырыннан җыелган җырлар бу! Атлар, атлар... Ялларыннан җил үтәр. Атлар атлар да китәр. Әллә иярдә туганнар Җир кадерен белмиләрме? Уйлар юлы —таңнан шәфәкъкача Бу топольләр? Көньяк ярлар буйлап без кайчандыр яшәп киткәнгә билге булган яшел шәмнәр ул! Бу каеннар? Идел буйларында без булганга истәлеккә торыр ак шәмнәрһ Зәңгәр күктә йөзгән ак болытлар алар бит — без! ...Кемнәрнеңдер күзләренә керә кайчак, әче төтен булып, без яшәгән чорлар, гасырлар.. Хатлар белән яшим. Гомерем минем — конвертларда, штемпельләрдә... Ашкынуны әйтер сүзләр көчсез хат килерен сизгән көннәрдә! Эшкә барам Кичен кайтам. Ансы — хат көткәндә үткән бер ара. Яшәү өчен түгел, көтү өчен туганмынмы якты дөньяга? Тояк эзең ярылып ята тарихи яраларда. . Маңгайларда... Сирәк-мирәк шәмдәй манараларда. ...Атлар, атлар! Әллә артык кызурак очтыгызмы? Тугач, берейче кат баскан Җирне оныттыгызмы? Бәлки, кирәк чак булгандыр җайдакны егарга да! Кызу башын җиргә бәреп, акылын сынарга да! ...Атлар, атлар! Йөгерек атлар! Елгыр атлар, шәп атлар! Үтте сезнең яшәр чаклар! Үтте безнең шәп чаклар! Җирнең яшьлеге дә үткән сез үткән дәвер белән. Хәзер көч бүтән рәвештә дәһшәткә әверелгән! Хәзер Җирне генә түгел, Галәмне дә бүләләр. Хәтта океан төпләрен дә чикләр белән теләләр... Бүтән кавемнәр биектән — карый Кояш йөзенә. Сез калгансыз картлык килгән халыкларның күзендә... Ә алышмыйм барыбер язмышымны кемнәрнеңдер «чын» яшәвенә, яшьлек идеаллары хисабына баеп, симереп, шәбәюенә. Мин үземчә рухи әзерләнәм хыялдагы чынга, олыга. Уйныйм дөньяда — я өзелер, я бәхетле итәр бер кылда. Сорады миннән тештә тоткын кош... Бармы бер көч — канатларым очын читлек кисәр хәнҗәр итәрлек? Шул укмы әле күкнең зәңгәрлеге — бөтен күзләргә дә җитәрлек? Калдымы әле җиһан иркенлеге Киң канатлар җәелеп китәрлек? ...Ачыйм дигәндә читлекнең биген, уяндым да, ачылды тик керфегем. Нейтро' бомба фәкать щанлыларны. кешеләрне генә юк итә (Газеталардан.) Каберләрнең яңа формалары — зур калалар, таш күперләр, затлы йортлар, самолетлар... Җилләр генә өлгерә алмый мәет исен таратырга! Изге тау башында исемең Изге тау Кырымның Карадаг тавы түбәсе исеме Тау башында ташлар тезеп, яздым мин исемеңне. Бу изге тауга 1 менәсе һәр кеше белсен дидем. Кошлар күреп укысыннар, алар Күк телен белә! Җилләр килеп сыйпап үтсен минем наз белән генә! Көмеш чыклар кунсын аңа, шатлык яшьләре булып. Яшен-таш төшсә дә ярый, яшьлек яшьнәве булып. Кар бөртекләре сарылсын, яңгыр толымы төшсен... Яннарында чирәм шытсын, хушисле гөлләр үссен. ...Изге тауда — ап-ак ташлар. Ташларда — синең исем. Кем өчендер гади исем, ә миңа — изге исем! капка - Син сАлтын капкаәны йөзеп чыкканда нинди теләк әйттең'' - Алдагы гомердә бөтен капкаларны да икәү бергә үтсәк икән, дидем Ә син9 Әйтмим. Шундый сурәт килеп чыкты — үзең белмисең генә! ...Җилләрдән көнләп, тиз генә күчердем күңелемә. Ул сурәт калды анда да, нурлы итеп кара гына! Тик күрә алыр шул аны — сөюдә янган гына. Өчәү Йоклый алмыйм. Беләм: тагын кемдер уяу. «Тота» мине үз дулкынында. Әсир итеп тота. Ычкындырмый. Әйтерсең лә — мин бер хәнҗәр аның кынында. Кем ул? Онытылган ярмы? Бер көндәшме? Үч итепме, сөепме саклый? Нинди язмыш белән, нинди ният корып, газапланып мине газаплың? Йоклый алмыйм. Гипноз? Телепатияме? Әйтә алмыйм шул анык берни дә. Беләм шунсын: мин яраткан кешем бу сәгатьтә башын салып йоклый чит иңдә... Идел буе. Иртә яз. Ярым корган алмагачын бер карт йөри акшарлап. ....Калын дулкыннар өстендә оча ябык акчарлак. Нурлы булсын диеп барган юллар, көмеш койдым каеш йөгәнгә. ...Йөзләрегез караңгыланмасын без ду килеп, җилдәй йөргәнгә! 1 Алтын капка Кырым яры буенда мәшһүр кыя исеме Алтын Мин тартмадым аңа киндер Якмадым буяулар да. Ә сурәтеңне ясадым «Алтын капка» 'лы ярга! Акчарлакның канатлары минем пумалам иде! Ә төсләрне — дулкыннардан, кояштан алган идем! Гомер бакый Яхшы белән Яман якалашкан, канда буталган... Тарих — сәер: хәтерендә рәттән — изге җан да, зина кылган да. Алып бабай өйгән курганнар да, Герострат яккан храм да, Клеопатра патша-бикәнең күкрәгең чаккан елан да. Бер кичтә Хаста җан иң соңгы кат керфек какты. Кактус гөле беренче кат чәчәк атты. Берәүнең газизе чит иңдә ятты. Күк, ярсып-ярсып, йолдызларын атты. Өметсез уйга ышаныч сүзе Ярлар җимерелә. Илләр какшый... Ирләр хәлсезләнә... Су кибә... Тимә! Алай димә! Әнә җиргә дәртле яз килә! Гашыйк җанга күпме наз килә! Күккә баккан сабый күзләрдән нурлар сибеп Ай-Кояш көлә! ...Бәлки, туфан калкыр, илләр үрчер... Кирәк булса, таулар өярләр... Кояш барда—адәм заты калыр, сау балалар уйнар чирәмдә! Язмыш Башта ирен шахта баскан. Аннан үзен лашманлыкта агач баскан ’ Туганнарын гамь баскан. ...Кое төбендә көмеш беләзек! Ләм баскан. Төнге бер уй Үрмәләүләр — бәлки, төшүләрдер? Егылулар—бәлки, менүдер?.. Тыныч халәтләргә кайтыр юлны якынайтып йолдыз җемелди. Утыз ел үткәч кайту Авылдагы бөтен этләр дәррәү килеп аваз салды. Адәмнәрдән ник бер таныш йөз күренсен! Ник берәве хет баш кагып сәлам бирсен!.. Ата-баба нигезендә, әрем баскан түмгәкләрдә утырды тезен кочаклап, үпкәләгән бала кебек. Кояш та югалды шәфәкъта... Аяк тавышлары тынгач зиратка барып килде. Аннары тагын кайтты да чалкан ятты нигез ташына. Ярый ай бар! Таллар артында әвәлгечә чишмә чылтырый. Күз яшьләре тавышсыз ургыла. Җирдә түгел, күңелдә бит ул дәрья! Авазлары гына чишмәдә! . ...Авылда көтү куганда олы юлда иде инде ул. Үлән-яфракларга төшкән чыктан күбрәк хәзер адәмнәрдә—алтын бөртек, җәүһәр, асыл ташлар. Мал җанлылар Җирдә арткан саен Рух саега, кадерсезрәк була бара асыл башлар Ялгыз халәт Күктә күренеп алды сөйгәнемнең зәңгәр яулыгы! Язгы җилдән килеп китте җиләк исе! ...Үзләренә бакмасам да, шәүләләреннән күренә яшь җаннарның наз теләгән дәртле көче Элек әйттем: «Нигә, дидем, баштф сине күрмәдем...»» Аннан ниләр күрмәдем! Бу дөньяда күпне белдем кадереңне белмәдем!