Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕ ИСКӘ АЛУ

Шәйхи Маннур белән без 1926—27 елларда таныштык Белоруссиядә кызып кавалериядә хезмәт иткәндә ул миңа берничә хат язган иде. Яхшы хәтерлим, «Кызыл яшьләр» газетасын соратып язган Анда тәнкыйтьче Гомәр Галинең Шәйхи турында мәкаләсе урнашкан иде Бу инде калын журнал — «Безнең юл» редакторының яшь шагыйрьгә ышаныч һәм өмет баглавын күрсәткән кечкенә генә бер дәлиле дә булды Хәтерем ялгышмаса, бу мәкалә-ре- цензиядә «Бозлар актарылганда» поэмасы һәм «Соңгы рәсем белән соңгы хат» шигырьләренә тәнкыйть сүзләре әйтелгән иде Ул чорда бу поэма яшь шагыйрьнең иң зур язмасы булды Тик нинди генә фикер әйтелмәсен, Маннур үзе «Бозлар актарылганда» Дигән поэмасының чын вакыйгаларга нигезләнгәнен бик еш искә ала иде Шәйхи белән кара-каршы килеп очрашуларыбыз бер дә онытылмый. 1969 елның апрель ае Кич. Ара-тирә шахмат фигураларын күчергәләп, өстәл янында утырабыз Озак кына гөп сугып та алабыз — Мин Габдрахман Әпсәләмовның бер ягын мактыйм. Ул миннән яшьрәк булса да, аңардан үрнәк алырга кирәк,— диде шагыйрь. — Нинди үрнәк? — Ул язмасын нәшриятка тапшырганчы, башта гади укучыларга биреп укыта. Аларның фикерләрен белә, замечаниеләрен тыңлый. Шунда әйбәт сүзләр дә ишетә Кулъязмасына төзәтмә кертә. Аннан соң гына матбагага бирә. Дөрес бит. ә? (Биредә Шәйхи «Яшел яр»ны кайбер укытучылар укуын күздә тота иде.) Әпсәләмовның тырышлыгын, бирелеп эшләвен шагыйрь мактап сөйләде. Әйтергә кирәк, ул үзе дә чокчынырга бик ярата'йде Кырыслыгы да җитәрлек иде. «Кеше калын түгел, бүрәнә калын, кеше юан Тәринкә түгеп, тәлинкә Кеше кечкенә дә түгел, карсак та түгел, кеше бәләкәй!» Инде мишәрчәрәк кыланып «Кодаем, кацан мин сине татарца сү- ләргә ерәтермен, әдә, ход яса» — дип тә җибәргәли иде Әмма үз адресына тәнкыйть сүзләрен авыррак кабул итә, суга чумса да коры Ш чыгарга тырыша торган гадяте дә бар Драматург Риза Ишморатка ъМуса» романы- дагы Абдулла Алиш образы ошап бетмәгән «Примитив язылган, тарайтып тасвирланган Тулы канлы, мул. үткенрәк «исле итеп бирә алмагансың* дигән (теп мәгънә шуидыйрак) Шәйхи шунда геройга, каһарманга кайта тәшеп болай диде -Муса да. Алиш та — корбан Алар вафат Гильотинадамы. атыпмы, асыпмы — авторга аның әһәмияте юк. Ten сызык, образлар дөрес» Ул түземсезлек белән Муса турында яңа әсәр чыгуын көтте. Тел төбеннән бераз шикләнүе дә сизелә иде Кем белә бит бәлки бу романны бәреп erapl Көткән әсәр дөнья күргәч: «Әпсәләмоа үз юлында, мин үз юлымда Каршылык та, кабатлау да юк» — дип тынычланды. Мин үз нәүбәтемдә «әсәрең яхшы, вә ләкин калынрак, китап юкарак булса да зыян итмәс иде» дигәч «Болай да йөзләгән битен төшердем» диде Бу романның рус телендә тәрҗемә ителүен, дөнья күрүен теләде Тәрҗемәче табалмввы турында зарланды Кайбер иптәшләргә үпкәләү дә белдерде Ниһаять. «Муса» рус телендә дә басылып чыкты Тик автор үзе күрә алмады Ана телендә нәшер ителгәне, калын китап булуга карамастан, отышлырак, милли бизәкләр, тапкыр сүзләр, уңышлы җөмләләп хисабына җиңелрәк, йөгерегрәк укыла Язучылар — кызык кешеләр Шагыйрь булып әдәбият дөньясына килеп керәләр. прозаик әдип булып гомерләрен чиклиләр. Кави Нәҗми, Фатих Хесни һ 5 Маннур урталыкта калды, прозага картая төшкәч күчте Ләкин үзен аяк терәп, шагыйрь дип атады. Урталык дигәч, аның дөньяга, табигатькә карашын, үз фәлсәфәсе булуын әйтеп үтәсем килә Боз диннәр, табигать һәм фән турында сөйләшәбез — ...Мин бер дингә дә ышанмыйм. Аларны уйлап чыгарганнар Фән өстен тора Тик мин табигатьнең шундый рациональ булуына, ялгышмавына сокланам Ни ечен табигать ялгышмый' Мин шуның серенә төшенә алмыйм Нинди коч управляет' Кайда ул көч? Ни өчен һәр нәрсә үз урынында? Ни очен камил, төгәл? Әгәр дә фән тагы да бер планетада тереклек барлыгын исбат итсә, һәм злемтәгә керсә, мин фән алдында башымны иям,— диде шагыйрь Бу юллар, бу сүзләр аның күп төрле үзгәрешләр турында үз фәлсәфәсе, үз Фикерләве иде Җитди булу белән бергә Шәйхи вакыт-вакыт шаяртып алырга да онытмый иде Бер вакытны ул кунак итеп берничә иптәшне «Парус» ресторанына чакырды "Кызлар була, матуррак киенеп килегез» диде «Акча?» дидем «Кайгырма акча бай дан, үлем ходайдан» диде көлемсерәп Бу чакыруны без бии теләп кабул иттек Ресторанга барасы булгач, әйдә ашамадык та. Киендекясандык, хушбуйлар сөрттек Читләр алдында сынатасы килмәде Бардык, өстәл тирәли тезелдек Көтәбез Хуҗа юк Ак тастымалын беләгенә салып официантка килде. «Пожалуйста, что Вам».— диде, карандашын, блокнотын алып • Хозбр. хәзер, бер иптошебез килергә тиеш» дидек, рәхимле күренергә тырышып Ишек төбенә чыгабыз, тәрәзәдән карыйбыз Бер зат та күренми Байтак утырдык Нәтиҗәдә официантка түзмәде, «торыгыз өстәлне бушатыгыз!» диде t Күңелсез кайттык Хуҗаны таптык, Ленин бакчасында кызарынып, бүртенеп шахмат уйнап утыра ••’Монда корольнең хәле начар әле. Хемзин Әй. әйт әле бер яхшы худ!» диде , Күңеле кор чакта, хозур минутларда ул шулай шаяртып алырга ярата иде — Шахматны син шәп уйныйсың, шундый оста итеп хикәя дә язсаң, мин сиңа бүләк итеп зур бер шоколад бирер идем! — диде миңа бор чакны 1969 ел. 31 декабрь Шәйхи миндә кунакта булды, кунды Терле сүзләр арасында ••онытылган» әдипләрне до искә алдык — Карале. Шәйхи. М Галоү дигән бер язучыны Дорохове дигән ял йортында очраттым, Мәскәү янында 1931—32 еллар иде бугай Нигә ул тынды' Нигә күренми?-.дидем мин Күп сөйләде кунак Хәтердә калганнары болар — Мәхмүт Гапеүне мин яхшы бәлам Мәскәүдә Мәхмүт обзаң белән »«Ә ел бергә зшледек Артык якыннан аралашмадык Исәнлек-саулык сорашудан узылмады Икебез дә тыйнак булдык Ә син беләсеңме, ул бит хәзрәти Шиһап Мәрҗани мә селенной иде Чыгышы—зыялы, укымышлы тамыр Ул— галантлы язучы. Реямә» русларга. Аның иң зур әсәрен башлап рус нәшрияте бастырды Мәхмүтнең әсәрләре яхшы Әдәбиятта урын алырга хаклы,— диде шагыйрь. Ул иске мирасны барлау, кайтару, яңарту, әрәм-шәрәм итмәү ягында иде. Үзе ярлы крестьян, ярым ятим булып үссә дә. шахтер булса да, берәүнең дә чыгышына карамыйча, әсәренә карап үз үлчәве белән үлчәде. 1970 ел. 15 январь. Маннурга 65 яшь. Берничә иптәш шагыйрьнең фатирында туган көнен бәйрәч итәбез Өстәлдә иң кәттә ризыклар. Әмма тәлинкәләр җитми. «Ялгыз кешенең шулай инде»,'— дип, сөйләнеп күршедән тирән тәлинкәләр алып чыкты. Өстәл тирәсенә утырыр алдыннан без бүләк бирдек. — Рәхмәт олылавыгызга, әнә шул почмакка, портрет янына куегыз,— диде, Почмак ярым караңгы иде Бичара бүләкләр шул урында тыныч кына гомер иттеләр Байтак еллардан соң аңа тагын зур телевизор бүләк иттеләр. Телевизор картон әрҗәдә иде. һәм шул килеш өйнең бер почмагында идәндә айлар, еллар буе торды — Бу ни хикмәт, сөйләтергә, карарга кирәк. Шәйхи,— дидем мин бер көн аңа — Юк, вакытны күп ала. Урыны әйбәт, ашарга сорамый, ятсын,— диде Маннур пөхтәлекне ярата иде Машинкага бирергә әзерләнгән кулъязмасында ике-өч урында төзәтмә булса, ул аны яңадан акка күчерә, бер генә тап та булмасын Кайбер шаяннар: «Шагыйрьләргә илһам төнлә генә, кеше йоклаган чакта килә» диләр Шәйхинең расписаниесе исә үзгә булды. Ул иртәнге сигезгә кадәр йоклый. Торып вак-төяк эшләрен бетергәч, сәгать уннарда тәрәзә каршындагы кухня-аш өстәле янына утыра Ишектәге звонокка игътибар итми, телефон трубкасына онытканда бер тотына. Кичке дүрткә, бишкә чаклы йомылып яза. Аннан: «Ай. соңга калдым ахры» дип. татар ашлары йортына төшке ашка чаба. Кайбер хадимәләр аның киләсен беләләр, токмачлы-калҗалы ашны барыбер табып бирәләр Көндез утырып эшләвенең сере гади: ул соңгы елларда профессионал язучы иде. рәсми учреждениеләрнең хезмәткәре булмады. Вакыт күп, мәшәкатьләүче юк, рәхәтләнеп яз да сыз. яз да сыз! Шулай тынычлыкта яшәп, ялгызлыкка да ияләште Шәйхидә ораторлык куәсе зурдан түгел иде Әмма аргумент, исбатлау чаралары «өчле Бер вакытны ул үзенең якын бер дустына фәннәр докторы исемен яклау өчен оппонент (яклаучы) булып Алма-Ата кадәре ерак калага бара — Озак сөйләдеңме? — дип сорадым мин аннан кайткач. — Бер дә сөйләмәдем, каршы чыгучы булмады, мин запасной гына идем.— диде Шәйхинең сөйләшүендә дә, әсәрләрендә дә юморга караганда, михнәт, авыр кичереш чалымнары күбрәк була иде, яшь чактагы үгилек тә, акчасызлык та, ана җылысыннан мәхрүмлек тә үз тамгасын салган булса кирәк. «Агымсуларга карап» дигән повестьта бу кыенлыклар образлы рәвештә бирелә Автор үзе дә аңа мөһим әсәр итеп карады. — Ни өчен Агымсуларга карап» дигән тарткылы-сузгылы исем бирдең? — дидем мин. — Агымсу — ул минем тормышым, ул минем үткәнем, ул минем елларым, ул минем гомеремнең өзлексез үтеп торуы. Мин аның нинди баскычлар, нинди киртәләр. нинди сукмаклар буйлап туктаусыз агуын бүгенге биеклектән, чал башлы тау өстенә басып карыйм. Шуны күзәтәм һәм шатланам да. көрсенәм дә Әйе, гомер агып, агылып уза ул. Җәйге кичләрдә Шәйхине күрергә теләсәк, аны Ленин бакчасыннан, зур тирәк -өбендә, яшел эскәмиядә бер төркем шахматчылар арасында таба идек. Шахмат — аның иң яраткан уены булды Җиңелергә һич яратмый. Кәкре сукмактан барса да җиңәргә тырыша «Әй. әй. туктале. бу хутымны кире алыйм әле» Ә син кире алырга теләсәң: «Йөрдеңме?! Закон джунгли Бала булма»,— ди «Соң үзең кире алдың ич!' Юк, мин төзәттем генә, давай, тотканыңны йөр». Ленин бакчасыннан, ә кышларын шахмат клубыннан иң соңгы чыгучы, әлеге дә баягы шул Маннур иде Яшьрәк чакта икенче уены бильярд булды. Инде -шагыйрь ниндирәк кеше иде?» дип. конкрет сораучыга, югарыда әйткәннәргә өстәп, кыска гына итеп, картларча җавап бирергә туры килә: Яхшы кеше иде Инсафлы, игътибарлы, кунакчыл, партияле. Ватанчь.1, тотнаклы һәм таләпчән әдип иде ул.