Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ КУЛЪЯЗМАСЫ

Атаклы галим Шиһабетдин Маржами тарих, философия. астрсномия һ 6 фәннәр буенча 30 дан артык зур әсәр язган, ләкин аларн» нинди чыганакларга таянып яисә алып язганын ачык күрсәтмәгән. Аондый хәл борынгы гасырлардан алып XIX гасыр ахырынача яшәп килгән һәм шакый ук традициягә дә әйләнгән булган. Шул традициягә ияреп. Ш Мәрҗани да чырнаклариы күрсәтүгә җитәрлек игътибар итмәгән Ләкин фәнни әсәрдәге тол фикернҗ нәрсәгә нигезләнгәнен, яңа фикерләрнең һәм дәлилләрнең нинди чыганаклардан алынуын укучыларга күрсәтү әсәргә ышанычны арттыра һәм аның фәнни дәрәҗәсе» күтәрә Шуның эчен Ш Мәрҗани кулланган чыганакларны ззлоп табу бик зур әһәмияткә ия иде Ш. Мәрҗани әсәрләр язганда киң рәаешто кулланган чыганаклардан бере Хаҗн Хәлифәнең «Җиһаннума» дип аталган әсәре Хаҗи Хәлифә (икенче исеме —Кәтиб Челеби) 1609 елда Стамбулдә кече хәрби чиндагы кеше гаиләсендә туган һем эенең үте тырыш, үткер зиһенле булуы аркасында дин белемнәрен, гарәп, фарсы орок грамматикаларын һәм әдәбиятларын, логика, тарих, география, математика, агрономия. медицина фәннәрен гәпле ейрәнген. Ул кайбер феннардан дареслар дәбнр- гән һәм зур абруй казанган Хаҗи Хәлифәнең тулысынча география фәненә бамш- лангаи яисә аңа бәйле булган 4 зур әсәре бар: 1 «Кәшф әэ-зүнун», 2 Тохаәт >д. кибәр фи әсфәр әл-бихәр». 3. «Левәмиг әи-нур фи зүлмәт Атлас минур». 4 «Жи^. нума»—ягъни гомуми тарихи географиянең фундаментале йомгагы Бу есерләр һм алариың авторы турында күренекле галим И. Ю Крачковский >Еаропа фәнен» алар тиешле күләмдә бәяләнгәннәр һәм без кыюлык белән әйтә алабыз Хаҗ Хәлифә үзенең хезмәтләре белән Якын Канчыгышның XVII гасырдагы иң зур гес графы булып танылган»,— дип яза. (Әсәрләр, т 4. АН. М-Л, 1957. 624 бит) Немей тюркологы Ф Бабннгер да Хаҗи Хәлифәне — госманн терекләрнең боек лолигисторы (яңа фәнни белемнәр таратучы — Ш. С) дип атый, аның белемнәре бар я ы» елнелерге җәелгәнлеген әйтә (Шунда ук. 603 бит) яЩиһан-нума» әсәрен Хаҗи Хәлифә тарихта беренче мәртәбә Европа һем Кон- чыгыш галимнәренең иң ышанычлы хезмәтләрен кулланып 1645—1658 елларда язган һәм аны 1732 елда Стамбулда 500 данә итеп бастырып чыгарганнар Шиһабетдин Мәрҗани да тарих, география, әдәбият һем астрономия фәннәре» бик игътибарлы булган Шул елкәлернең сирәк очрый торган китапларыннан иесхе ләр күчереп алган, борынгы кулъязмалар һем фәнни китаплар җыйнаган Аның Идел буендагы Болгар дәүләтенең батыр сугышчыларын мактап язган һем -Шәһәри Болгар газыйлары» дип аталып йертелгән позмасы да булганлыгы билгеле Ләкин Ш. Мәрҗаниның китаплары вакытлар үтү белән терле якка сибелгән Аларны мни дз күп еллар буе ззләдем һем. ниһаятъ, 1973 елда Ш Мәрҗаниның оныгы Гәбделхәмнд тән калган китапханәдән 300 гә якын китап һем кулъязма таптым Алар Г Ибраһим оя исемендәге тел. әдәбият һем тарих институтына сатып алындылар Шушы китаплар арасыннан 730 битле бор кулъязма килеп чыкты Ул XVII гасырдагы госманн терек телендә язылган, е бу телнең 90 процентын фарси һем гареп сүзләре, бары уннан бер елешеи генә госманн терек сүзләре тәшкил ителер Шулар арасында V—VI гасырлардагы иске терки сүзләр һем җемләләр де еш очрый Нокта, етер. сорау һем ендеү билгеләре бетенләй куелмаган Әйе бу кулъязмамы А уку җиңел түгел, ләкин аның эчтелеге тарихи-гәографик һәм этнографик материалларга бай. Шуңа күрә аны укырга теләүчеләр, билгеле, аз булмаган. Кулъязма бик оста күчерелән, хәрефләре яхшы таныла. Арада язылмаган битләр дә калдырылган. Алар географик карталар, глобус, компас, җир шары, таблицалар һәм Кояш, Ай тотылу рәсемнәрен сызып урнаштыру эчен калдырылган булганнар. Бу кулъязма төрле фәннәр һәм аларның тарихы белән таныштыра, шулай ук Көнчыгыш Азиядән башлап Америка илләренәчә һәр дәүләтнең ачылышын, тарихын, табигатен, халкын киң аңлата. Кулъязманың астрономиягә караган битләрендә Җир шары һәм аның хәрәкәте, күк гөмбәзе һәм андагы җисемнәр. Кояш һем Ай тотылу сәбәпләре, шулай ук Аристотель, Птолемей, Коперник, Тихо-Браге кебек галимнәрнең әсәрләре киң яктыртыла. Урга Азиядәге Коканд, Фергана, Әсфара, Әндиҗан, Самарканд, Бохара, Ташкент. Ош, Мера шәһәрләренең төзелеш тарихлары, байлыклары киң языла һәм Чыңгыз ханның аларны чиктән тыш талавы, җимерүе сурәтләнә. Кулъязманы җентекләп тикшерә бару нәтиҗәсендә аның «Җиһан-нумаьдан күчермә булуы ачыкланды. «Җиһан-нума» китабын Ш. Мөрҗани Сәмөркандтан Бо- харага кайкач Хөсәен Каргалидан алып укыган, күрәсең. Табылган кулъязманың 670 бите U1- Мөрҗани кулы белән язылган, ө ахырдарак 60 битен исә өченче кеше күчергән. Ш. Ләрҗани «Җиһан-нума» китабыннан күчереп кулъязма алганда һәрбер теманы ачык күрсәтеп язган һәм кулъязмадан темаларны эзләп табуны бик җиңеләйткән. Ул чын дөньяви гыйлемнәр тупланган бу кулъязмадан зур тырышлык белән галәм тарихы), география, геометрия, тригонометрия һәм астрономия фәннәрен өйрәнгән, үзене> мәгърифәтчелек эшчәнлегендә кулъязманы төп чыганак итеп файдаланган, тарихи тәм философик әсәрләр язганда аны киң кулланган. Мәсәлән, Казанда Учительная школада Ш. Мәрҗани белән бергә эшләгән Шакирҗан Таһироа болай сөйләт»: «Мөрҗани дөрес вакытларында тарихтан сөйләргә бик ярата, Габбасилар хәлифләре Һарун Рәшид, Маэмун заманнарындагы хәлләр хакында җентекләп аңлата иде Кайбер дөрес араларында шәкертләрнең дәфтәрләренә дә тарихи нәрсәләр язып ку; Мөрҗани, тарихны яраткан кебек, математиканы да яраткан булса кирәк: кайбер ■аыт шәкертләргә тригонометрия фәненнән мәсьәләләр бирә, алар чыгара алмаса, уа чыгарып бирә иде. Математиканы гарәп чыганакларыннан алган булса кирәк: мсьәләне гарәп ысулы белән чыгара иде». («Мәрҗани», 128, 130 битләр). Бу сүзләр «әрҗаниның гомуми тарихны, математиканы тирән белүен һәм яратуын, укучыларны мәгърифәтчелек белән кызыксындыруын ачык күрсәтә. Ә инде «Һарун Рәшид, Маэмун закытындагы хәлләр турында җентекләп аңлата иде» дигән сүзләре ислам динен, шәригать законнарын аңлату турында әйтелмәгән. Алар Мәрҗаниның укучыларга тарих, география, математика, астрономия, медицина, философия, әдәбият һәм башка фәннәрне үстерүдә Габбасилар нәселеннән булган гарәп хәлифәләре Мансур, Һарун Рәшид һәм Маэмунның гыйльми җитәкчелек итүләре хакында. Бу мәсьәләләрне укучыларга тирән аңлатуны ул чорда Ш. Мәрҗани бик актуаль бурыч итеп санаган. Чөнки XIX гасыр уртасына кадәр Европада хакимлек иткән «европоцентризм» теориясе башка илләрне һәм халыкларны «тарихның дөрес үсү юлыннан читтә калганнар»,— дип күрсәтергә тырыша. Ш. Мәрҗани моңа катгый рәвештә каршы чыга һәм Көнчыгыш халыкларының да дөнья цивилизациясенә зур өлеш кертүләрен җлата. Бу турыда Ш. Мәрҗани үзе дә бик ачык итеп: «Монда укучы шәкертләргә шәригатьнең тормышка һәм һәртөрле гыйлем һәм фәннәргә карашын, мөселманнарның һәртөрле гыйлемнәргә гаять бөек хезмәтләр иткәннәрен күрсәтергә тиеш күреп, шул урынны биләргә уйладым»,— дип язган («Мәрҗани», 128 бит). Димәк. Ш. Мәрҗани үзе дә шәригать законнарына караганда тарихны мөһимрәк санаган һәм укучыларга да тарихи үсешне тирән аңлаткан. Ш. Мәрҗани үзенең астрономия белән шөгыльләнүе һәм 1880 елда Стамбул галиме Сәед Гаун белән сөйләшүе хакында болай яза: «Сәед Гаун хәзрәтләре тарих, география, иске һәм яңа астрономиядән һәм һәртөрле фәннәрдән белемле, галим, олуг бер кеше. Яңа астрономия турында сүз барганда, «шул хакта бер язган рисаләм бар»,— дип хәбәр бирдем. Моңа каршы: «Казанга кайткач шул рисаләгезне һәм «Нөэүрәтелхакпны миңа җибәрегез, вәгъдәгез булсын»,— диде. Ш. Мәрҗаниның «Яңа астрономия хакында бер язган рисаләм бар»,— дип сөйләве аның иске астро- иомиягә, ягъни «Җир түгәрәк түгел һәм ул Галәмнең мәркәзе.,— дигән тәгълиматка гүрыдаи-туры каршы чыгуы була. Бу аның яңа астрономияне — Коперникның. «Галәмнең уртасында Кояш урнашкан, аның тирәсендә Җир, Ай. Марс һәм башка планеталар әйләнәләр» — дип аңлаткан теорияне дә дөрес тануы, үз чорының зур батыр- лыгы Дил аңларга кирәк. Ш. Мәрҗаниның Галәм тезелешен шулай яңача аңлатуы татар халкы арасында 1870 елларда зур бәхәсләр тудырган Кадимче муллалар ха- ♦ лыкка фанатизм белән: «Җир яссы, ул үгез мөгезендә тора, үгез—балык мыегында, 3 балык — диңгез өстендә, диңгез — караңгылык өстендә Караңгылык астында тәмуг. < күк үзе җиде кат. анда фәрештәләр яши, оҗмах шунда. Кояш кич белән шул караң- 2 гылыкка кереп ял итә, аның урынына Ай калкып чыга»,— дигән ялган тәгълимат 3 аңлатканнар һәм шуның белән халыкны күктәге оҗмахка өндәгәннәр Г Тукай да, > бу реакцион тәгълиматтан көлеп, 1909 елда «Ай һәм Кояш» дигән шигырь язган * Татар халкының дөньяга карашында искелек белән яңалык арасында шундый х «өчле идеологии керәш барган чорда астрономия буенча бәхәсләр дә бик актуаль 2 булган. Мәсәлән, Архангельск мәдрәсәсе мәтәвәлие Мөхәммәд Гариф дигән кеше £ Малмыж өязе Түнтәр авылындагы Ишмохәммәд муллага 1908 елда язган хатында. •Хәзерге мөселман мәдрәсәләрендә яңа- география укыту дөрес булырмы икән?»— Е дил сораган. Ишмөхәммәд мулла исә моңа җавабында «Мондый китаплар Франция £ алласызларының яңа астрономия буенча төзеген китапларының терекчә яки гарәпчә “ тәрҗемәләреннән файдаланып язылган. Бу француз астрономнарыннан алынган ки- J тапларны тискәрелек беләнме, бераз мавыгыпмы, ышаныпмы уку кешеләрне үзләре х сизмәстән үк мөселманлыктан чвтгара. кяфер итә «Вәфия» авторы Мәрҗаниның Җир ~ һәм Кояш турысында язганнары коръәндәге бик күл аятьләргә каршы киле шуңа * күрә ул кяферләр рәтендә».— дип язган (X. Хисмәтуллин. Шиһабетдин Мәрҗани X Казан, 1968, 29 бит) Татар халкының алдынгы фикерле кешеләре үткен гасырның 70 елларында ук < Мәрҗаниның гыйльми батырлыгын Галилей сыйфатларына ошатканнар, аны «твтао ,J Галилее» дип йөрткәннәр Шулай ук Мәрҗаниның укучылары да аны «олуг галим Мәрҗани» дип йөргәннәр һәм үзләренең аңардан белем алулары белән горурлан- ~ таннар Кайберләре хәтта аны каберләренең өстендәге ташларга дә язганнар Мә- к селен, Кәшаф мөгаллимнең ташында: «Мөгаллим Кешафетдин бине Гыйбадулла 3 Уфалы, ...беек галим Мәрҗани укучысы».— дип язылган Каюм Насыйри да бер әсәренде: «Бүген Болгар илендә иң галим кеше турында һем аңа дошман иешәләр барлыгын әйтем: галимнәрне җитәкләүче кеше — ул Шиһабетдин Мәрҗани барлык фәннәрне, гыйлемнәрне үзенә җыйнаган, ул вакытын бушка уздырмаган, китап язу белән мәшгуль булган».— дип яза. Мәрҗаниның төрле фәннәр өлкәсендә олуг галим булуын аңлата Күренекле татар галиме Ризатдин Фәхертдиноә та 1914 елда «Шура» журналында «Мәрҗани — Русия мөселманнарының беек галимнәреннән» дигән мәкаләсендә аның татар халкы арасында бөек галим һәм мәгърифәтче булып танылганын тасвирлаган Ш. Мәрҗани киң танылган тарих галиме һәм Европа галимнерен Көнчыгыш белән таныштырган галим. «Җиһан-нума» кулъязмасыннан алган белемнәренә нигезләнеп. ул, беренче булып: «Казан татарлары моигул татарлары нәселеннән түгел, ә Идел буе болгарларының чын варислары» дигән тарихи фикерне 1877 елда IV Бөтен россия археология съездында чыгышында фәнни яктан ачык аңлата Аннары ул ■Местофадел-өхбар» исемле тарихи хезмәт яза һәм шул әсәре белән Казан татарлары тарихына фәнни нигез салган тарих, археология һәм этнография галиме булып кере Ш. Мәрҗани Казан университеты каршында тезелгән археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең актив әгъзасы булган һәм зур тырышлык белән Казан губернасы районнарында тарихи, археологик, этнографик сәяхәтләрдә йөреп, татар чуваш, удмурт, мари, башкорт, мордва, буртас халыклары турында бик күп кыйммәтле мәгълүмат җыйган, апарны үз әсәрләрендә чагылдырган һем фәнни җәмгыять »• РУС галимнәренә дә бәян иткән Ул Алтын урда. Башкортстән һем Урта Азия халыкларының тарих һем этнографияләрен тирен өйрәнгән. алариьш тарихларын «иң язган Шулай итеп ул Көнчыгыш мөселман халыклары белен Көнбатыш христиан дөньясы ерасындагы калын чаршауны бәрәнчә булып ача Ш Мөрҗани рус галимнә- ре И. Готвальд, В. В. Радлов, С. М. Шпилевский, В В. Вильяминов-Зернов һәм П. Н. Загоскиннар белән якын элемтәдә булган. Ш. Мәрҗани үзенең гыйльми эшләрендә хакыйкатьне танып-белү өчен: «Акыл белән уйлап беленә торган эшләрдә, дәлилләрне файдаланып, фәкать акыл карашына таянырга; дини мәсьәләләрдә фәкать пигамбәр сүзләренә (хәдисләргә) һәм коръәнгә таянырга»,— дигән фәнни ысулын мөстәкыйль эшләп чыккан, шуны гыйльми эшләрендә үткен корал итеп кулланган. Әлеге фәнни ысул белән ул алланы — табигать тормышыннан, фәнне диннән аерган. Кеше акылын аллага буйсынудан азат итеп, акылга киң юл ачкан. Бу ысулны кулланып язган әсәрләрендә Мәрҗаниның дөньяга карашы рациональ материализм дәрәҗәсенә күтәрелгән. Дөньяны, тормышны гел үзгәрештә, хәрәкәттә күрүе исә — диалектик аңлавын күрсәткән. Ш. Мәрҗаниның бу кулъязмасы 40 ел буена дөньяви фәннәрдән иң бай чыганак булып хезмәт иткән һәм татарлар арасында фәнни белемнәр таратуда зур роль уйнаган. Ш. Мәрҗани — Россиядәге мөселман халыкларның бөек мәгърифәтчесе һәм мәгърифәт реформаторы. Ул гомере буена иске ысул белән укытуны тәнкыйтьли һәм 1849 елда Казанда үзе мәдрәсә ачып шәкертләрне дөньяви фәннәр белән таныштыра башлый. Аннары ул җәмәгатьчелек көче белән Европа тибында мәктәп төзетә, анда парталар куеп, расписание буенча дәресләр бирүне юлга сала. Укыту дәвамында иске укыту программасыннан 5 предмет искергән дип сызыла, алар урынына 7 яңа предмет кертелә. Ш. Мәрҗани үзенең «Җиһан-нума» кулъязмасыннан файдаланып, Казанда беренче булып тарих, география, геометрия, тригонометрия, астрономия, әдәбият фәннәрен укыта башлый. Ш. Мәрҗани 50 ел буе зур тырышлык белән мәдрәсәдә шәкертләр укытып, 200 дән артык яхшы белемле укытучы хәзерләгән. Аның шәкертләреннән, мәсәлән, Шакирҗан Таһиров яңа ысул белән укыту өчен «Башлангыч укыту» исемле әлифба язган. Хафиз Шаһморадов Мәрҗани мәдрәсәсендә геометрия, математика һәм астрономия дәресләре биргән. Астраханлы Габделрахман Исмәгыйлов тарих һәм башка фәннәрдән уку китаплары язган, җиде ел дәвамында «Идел» газетасын чыгарып килгән. Хыялетдин Хөсәеноө һәм Хәбибәннаҗар Мөхәммәдов шулай ук яңа ысул белән укыта башлаганнар һәм тарихтан, әдәбияттан дәреслекләр язганнар. Хөсәен Фәезханов тарих һәм көнчыгыш телләре галиме булып Петербург университетында эшләгән. Аларның һәммәсе тарих, география, геометрия, тригонометрия, астрономияне Мәрҗанидагы «ТҢиһан-нума» кулъязмасыннан өйрәнгәннәр һәм аерым бүлекләреннән үзләренә конспектлар язып алганнар. Мәсәлән, Биектау районы Олы Кавал авылыннан Гобәйдуллин Әхмәтзәки аганың Мәрҗани мәдрәсәсендә шәкерт вакытында язган дәфтәрендә: лХисаметдин бин Шәрәфетдин 992 елда язылган шул рисаләсендә әйтәдер: Мөхәммәд пигамбәр гасырында Болгарга сахабәләр килеп, Болгар халкын исламга китерделәр,— дип. Әмма Кәтиб Чәләби «Җиһан-нума»сында әйтәдер: Бу таифә Габбасилар гасырында Динне белү белән исламга килделәр,— дип әйтәдер». (Бу сүзләр һичшиксез Ш. Мәрҗаниның Хисаметдин Мөслими язган «Тәварихи Болгария» китабын тәнкыйтьләгән сүзләре, ә ахыргы җөмлә «Җиһан-нума» кулъязмасының 374 битеннән күчерелгән). Бу дәфтәрнең икенче битендә: «Мәккә шәһәре икенче Икълимда озынлык 70 градус, киңлеге 21 градус 40 минут. «Җиһаи- нумадан»,— дип язган. Димәк, Мәрҗани мәдрәсәсендә «Җиһан-нума» кулъязмасы буенча астрономияне шактый тирән, хәтта шәһәрләрнең координатларын билгеләүгә кадәр өйрәткәннәр. Әхмәтзәки аганың бу дәфтәрендә тагын шундый ' алты өзек «Җиһан-нума»дан алып язылган. Югарыда китерелгәннәрдән шул ачык аңлашыла: тарих, география, геометрия, математика, астрономия фәннәре Ш. Мәрҗани тырышлыгы һәм кыюлыгы нәтиҗәсендә 1849 елда Казанның 1- мәхәллә мәдрәсәсе шәкертләреңә беренче мәртәбә ишетелә башлый. 30—40 елдан соң бу фәннәр башка мәдрәсәләргә дә күчә. Ә инде 50 60 елдан яңа ысул белән укыту кадимчә укытуны җиңә һәм Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия мәдрәсәләрендә дә гамәлгә кертелә. Хәтта Ташкент шәһәрендә «Мәрҗани мәктәбе» исемле мәктәп тә ачыла һәм 1930 елгача эшләп килә. Шуның нәтиҗәсендә яңа ысул белән укыту халыкларда дөньяга яңа караш тәрбияли, аларның күңелләрендә яңалыкка омтылыш тойгысын көчәйтә Бу процесста Шиһабетдин Мәрҗаниның «Җиһан-нума» кулъязмасы да зур роль уйный.