СЫЗГЫРА ТОРГАН УКЛАР

Беренче китап

XI

Күренмештән сон, кунакларга ашарга китерделәр. Беркадәр вакыттан сон,— ашагач, өсләрендәге бай киемнәрен кыршылып беткән тире туннарга алыштырып, туглар күтәреп, барабаннар кагып, бөтен ил-көн Туман каган өе яныннан Изге-тауга таба юнәлде. Иң алдан акбүз атка атланып Туман каган белән Баргынтай баба барды. Алар артыннан күп санлы җәяүлеләр — камнар, багучылар, күрәзәчеләр, агайэнеләр атлады, һәрбер ыру үзе белән җитәкләп корбан малы алып барды Бернинди шау- шу, ыгы-зыгысыз, изге бер тантана белән әкрен инә ai.ian барган озынча төркемнең башы тау итәгенә килеп җиткәндә, кышкы кояш инде бик нык зурайган, кызарган һәм кара җир астына таба төшеп бара иде. Шул ук вакытта юл уңаена арттан туктаусыз искән ачы җил дә, кешеләр изге җиргә килеп җитү белән, кинәт кенә туктап калгандай булды. Бу исә көннең озакламый төн белән алышыначагын белдерә иде. Туман каган белән Баргынтай баба туктадылар, арттан килүчеләрне беравык көтеп тордылар. Озакламый бөтен тау итәге җәяүле халык белән тулды. Барлык ырулар, килеп җитеп, үзләренең билгеле урыннарына баскач, Туман каган белән Баргынтай баба җитәкчелегендәге Сө- нәнкәләр беренче булып тау башына үрли башлады. Каган белән Баргынтай баба Изге-тауга көнчыгыш яктан менделәр. Атланып килгән атларын алар аста калдырдылар. Ат урынына алар икесе дә корбан малларын җитәкләделәр: иң алдан атлаган каган үгез тезгенен тотты, Баргынтай бабага алаша бирделәр. Башка корбан малларын көчлерәк, тазарак ирләр җитәкләде. Каты, текә тауда малларның аяклары тайды. Турыга, текәгә менәселәре килмичә алар ничек тә читкә тайпылырга тырыштылар, кычкырдылар, киреләнделәр. Ләкин таза куллы ирләр кыл арканнарны нык тоттылар. Сукмаенча, куркытмыйча, шулай да өзлексез әйдәп, җитәкләп, кирәк булса этеп-төртеп, күтәреп аларны һаман югарыга менгерделәр. Тау башына менеп җиткәч, барысы да тынып калды, һәм биеклек Дәвамы Башы ’ '-ач «я гәэсирснә, изге, илаһи бер тәэсиргә бирелеп, сокланып, исләре китеп озак кына ерактагы киңлекләргә, кара-кучкылланып,‘тоташ булып күренгән алыс I тауларга карап тордылар Кайсы гына якка борылсаң да. бетен тирә-як моннан уч төбендәгедәй ап-ачык булып күренә иде Шул \к вакытта киңлек, иркенлек һәм серле, изге бер тантана хөкем сөрә иде бу кичке кояш нуры төшкән ялгыз калкулык башында! Монда к ■- ше ирексездән үзен күккә. Тәңрегә һәм изге атабабаларга якынрак < итеп тоя сыман иде. 2 Тау өстендә, уртада, юан-юан карагай бүрәнәләрдән өелгән сигез * почмаклы бура - корбан корымы калкып утыра иде. Киез өй сыман < астан өскә таба тарая барган бу биек бураның түбәсе юк Бураның g 1үрт ягында ишек кебек дүрт ачыклык калдырылган, шунлыктан андз н жәен-кышын. язын-көзен жиляңгыр. кар-буран уйнап тора иде Туман каган белән Баргынтай баба изге бурага берничә адым жит- u мичә туктадылар, тезләнделәр дә, Сөн бабага атап дога кылдылар з Җил кискән кырыс чырайлы ирләр, тын алырга да куркып, бер читтә- рәк басып тордылар. Дога укылгач, каганга төтәсләп торган кисәү ба- ♦ шы китереп тоттырдылар Кисәү башын ул шунда ачык жнргә өеп ку- х i-лган коры тал чыбык, камыш өеменә якын китерде. Күп тә үтмәде. * чыртлап коры камыш янганы ишетелде. Бармак башыдай ут. камыш- »- тан-камышка сикереп, чырт-чырт килеп, куе чытырлык арасыннан жи- £ тез генә шуыша башлады, югары үрләде, төтен чыгарды һәм бер мәлне = кинәт гөлт итеп китте дә. бөтен зур өемне ялмап алып, куанып бии < башлады Инде караңгыланып килә иде. Кызыллык сүнә барган офык ягына. Z аста, төн ягыннан далага, иләмсез зур киез кисәгедәй булып, больп бу- * лып, томанлы салкынлык якыная Изге-тау башында учак яна башлау “ белән, тау итәгендә дә анда-монда утлар кабынды Корбан малларын дөрләп янган ут яктысында, сигез почмаклы бура янында чалдылар. Малның канын аерым савытларга жыеп. бура эченә алып керделәр. Сигез мөгешле изге корылма эчендә, уртада, яртылаш жиргә күмелеп. Сөн-баба кылычы калкып тора иде. Каган тезләнеп изге кылычның бакыр сабыннан тотты. Баргынтай баба, келәү әйтеп, кан ны кылыч төбенә агызды Җиргә түгелгән корбан каны, әйтерсең, кы лыч тимере буенча каганга күчте һәм ул үзендә искиткеч бер жин i лек. дәрт тойды һәм шул ук вакытта барлык языклардангөнаһлардан арыну-арыклану сыман бер үзгәреш кичерде. — Бетмәс-төкәнмәс көч-куәт бир. Тәңрем Илем көнем бай булсын терлекләрем күп булсын, дошманнарым аяк астында аунап ятсыннар! диде Туман каган келәү әйтеп Чалынган малны шундук тунадылар, итен-иткә, сөяген-сөяккә аер дылар да. сөяген жыеп яндырдылар, итен, эчәк-бавырын түбәнгә, дала га алып төштеләр. Каган ыруының — Сөнәнкәләрнең барлык кешесенә корбан ите өләшенде Кайберәүләр, учак ягып, турыдан-туры шунда Сары-су буенда казан астылар, кайберәүләр ярлыраклар. күп бала лылар, үзләренә тигән өлешне бик кадерләп, өйләренә алып кайтып киттеләр. Сөнәнкәләр корбан биргәч, тау башына Куяннар менде. Куяннар дан соң Аланнар, Аланнардан сон Сөйбүләр Бер ыру икенче ыр\ ны шул рәвешчә алыштыра торды Корбан бирү таңга чаклы дәвам итте Бөтен тнрә-якта далада тау башында йөзләгән утлар янды, меңләгән кешеләрнең сөйләшкән көлгән, кычкырган тавышлары ишетелде Казаннарда итләр пеште бурлакларда кымызлар күперде Әле анда, әле монда жыр бию. уен көлке башланып китте I Алыс ерак XII Сөн бабага атап корбан бирүдә бары ирләр генә катнашты Хатын кызлар, бала-чага барысы да өйләрендә торып калдылар. Өлешкә тигән корбан ите кайтып җитү белән, киез өйләрдә җанлану башланды Хатыннар шундук тышка чыгарып казан астылар, учак дөрләтеп җибәрделәр. Кул яссуыдай кечкенә өлеш итләренә*кушып. казаннарга бөтен куйлар салдылар. Өйләр, учаклар арасында чыр-чу килеп шат күңелле балалар чабышып йөрде. Бәйрәм көн дип өстәлләргә яхшырак, затлырак азыклар куелды. Шулай ук бәйрәм көн дип. һәркем бер-бер- сенә карата ягымлы, кечелекле булырга тырышты. Бөтен ил-көн. бөтен урда дөньясын онытып бәйрәм иткәндә бары Күрекле бикәнең генә күңеле борчулы булды Дерт-мерт килеп ул әле дән-әле ишеккә каранды, әледән-әле тыштагы тавышларга колак салды. Туктаусыз тынгысызланып ул өлкән углының кайтып керүен, я булма- са аны алырга җибәрелгән кешеләрнең кайтып җитүен көтте. Барысын да алдан уйлап эшли алмавына ул үкенеп бетә алмады. Башта ук аны карап-күзәтеп кенә торырга кирәк булган, башта ук аны беркая җибәрергә кирәк булмаган. Кечерәк кайгысына бирелеп ул әнә зуррак кайгысын онытып җибәргән! Күренмеш алдыннан беркая бармасын дип ичмасам Туңгак та кисәтеп куярга оныткан. Күренмештә ил башы каганга буйсыну белдермәүнең нәрсә икәнлеген алар әнә икесе дә онытып җибәргәннәр! Шулай пошынып утырганда, кемнеңдер кереп килгәне ишетелде. Бү каган кешесе булып чыкты. Ул бикәгә корбан ите алып килгән иде. Үзенең өлкән бичәсенә, балаларына каган быел да башка еллардагы кебек түш ите җибәргән иде. Корбан итенең күплегенә-азлыгына, яхшымы. түгелме икәнлегенә игътибар итәргә тиеш түгеллеген белсә дә, йомышчы чыгып киткәч тә бикә итне җентекләп карарга тотынды Элекке еллар белән чагыштырганда ул бернинди үзгәреш күрмәде. Бикәнең йөзе яктырып китте, күңеле беркадәр тынычлангандай булды. Корбан итен ул шундук пешекчеләргә бирде, шуңа өстәп тагын йөз кешегә җитәрлек итеп туңдырылган ит алырга кушты да, тыштагы, таган өстендәге зур бакыр казан астына ут дөрләтеп җибәрде Казанга тутырып су салгач, ит салгач, казанның зур агач капкачын каплат куйгач, калганын пешекчеләргә тапшырып, ул яңадан өенә кереп китте. Ләкин өйдә дә озак тора алмады, ниндидер эшлисе эше бар кеше сыман, ул аннан кире чыкты. «Ә!» диде ул кинәт, эшлисе эшен исенә төшереп. Артта, икенче боҗрада ул өлкән улына дип өй корган иде. Өйдә аның кырнагы Табылдык булырга тиеш. Никтер аның хәзер менә шул кырнакны күрәсе, аның белән сөйләшәсе килеп китте. Кичәдән бирле ул кызның беркайда күренгәне юк — исәнме ул, юкмы, бербер хәл булып авырып-нитеп китмәдеме? Аларга күз-колак булып торганың яхшы. Шундыйрак уйлар белән ул өлкән углының өенә китте. Өйдә, идән уртасында, сүнәр-сүнмәс кенә булып, учак кызарып ята иде. Өй эче ярым караңгы, шулай да монда кемнәрдер барлыгын шәйләп була. Ләкин бикәне беркем дә каршы алмады. Ул монда үз өенә кергән кебек килде дә керде. Учактан читтәрәк тезләрен кочаклап, башын иеп утырган кырнак аңа бары күтәрелеп кенә карады. Кызның саксызлыгы, сал кынлыгы бикәнең кытыгына тиде. Аның күңелендә ачу тойгысы кабара башлады. Шулай да ул үзен тыеп калырга тырышты һәм күзләрен уттай яндырып әдәпсез кырпакка карап торуында булды. Шул чакны ул түрдә, биек урын-җирдә сузылып яткан ниндидер яшь бер ир кешене күреп алды. — Балам, син түгелме соң?! — диде ул аның кемлеген сизенеп. Ятактагы ир кеше ашыгып башын калкытты, торып утырды һәм чиктән тыш куаныч, курку һәм гаҗәпләнү белән — Әни?! — диде. — Син... кайттыңмени, улым? Кайда очраштыгыз? Атаңны күрдеңме?— диде бикә, улына бер-бер артлы сораулар яудырып. . — Кем белән очрашырга тиеш идем соң мин? - диде Албуга берни аңламыйча < — Сине куып җитеп, кире алып кайтырга дип мин йөзбашы Ж.и- § рәнне җибәргән идем. * — Мин үзем кайттым Күренмеш буласын искә төшердем дә, кире < борылдым. Менә... өлгермәдем. ; — Әйе, өлгермәдең,— диде әнисе күңелсез генә Ике арада кинәт кенә сүз өзелеп калды Албуганың күңелсез яңа- 2 лыкны ачыклап торасы килмәде, бикәнең аны шулай ук сөйләп торасы £ килмәде. Әле генә күргән кебек, ул кол кызга борылып карады - — Син, балам, ник эндәшмисең? Авырмыйсыңдыр ич? — диде ул ° аңа кыты гына. ♦ Табылдык, тагын бер күтәрелеп кенә карады да, эндәшмичә башын * түбән лде. Аның яшь, дәртле күз карашында, учакта пыскып яткан ут- < лы кузлар кебек, усаллык һәм дошманлык чагылып калды. Бер елдан ь артык ире Туман каганның башын-күзен әйләндергән, чын мәгънәсендә £ аны уч төбендә биеткән бу гүзәл кыпчак кырнагын бикә элегрәк тә яратмый иде. Күрәсең, кырпак үзе дә каганның көнчел бичәләрен, үзен- * нән ямьсезрәк, өлешсезрәк карабашларын яратып җиткермәгәндер. Кү- * рәсең, әле дә ул үзендә шул элекке яратмау, күрәлмау тойгысын саклап - утырадыр. Көндәше бикә алдында шулай түбәнсенеп утыруы өчен аның >. күңеле, бәлки, телгәләнәдер дә. 1 Бу кырыс, горур кыз яныннан бикә болай гына чыгып китә алмый иде. Олы бәйрәм көнне үзенең барлык ачуын, кире тойгыларын эченә йотарга кирәклеген аңлап, йомшарып ул аның янынарак килде, чүгәләп кызның башыннан сыйпагандай итте — Сиңа ни булды, балам? — диде ул тагын пошынып — Булмады! — диде кырнак һәм кырт кына читкә борылды — Булмагач, ник эндәшмисең мин синең бикәң! — Эндәшәсем килми! — Син миңа эндәшергә тиешсең! Минем углымның кырнагы минем белән бил бөгеп сөйләшергә тиеш! — Мин синең углыңның кырнагы түгел! — диде Табылдык, башын горур чөеп— Мине Кортка-бикәгә озатыгыз Мин абаларга китәм Ми нем монда бер көн торасым килми Кызның кискен сүзләре, үз-үзен бәйсез, горур тотуы, аннан да бигрәк, аның тышка бәреп торган ниндидер кайгысы бикәне уйланырга, сагаерга мәҗбүр итте. Кызык, нишләп торасы килми икән аның шундый яшь углан янында? — Китәсең килсә, китәрсең, балам, диде ул кызмыйча гына - Шулай да кычкырып әйтмә ул сүзләреңне ишетсәләр, хәзер алып китәрләр! Бикә югарыга, төннеккә ымлады. Яшь. матур аякларын кочаклап, үз-үзснә йомылып, үз кайгысына бирелеп утырган гүзәл кыпчак кызы бикәнең кисәтүен уйлап та бирмәде — Мин алардан курыкмыйм. Мин алар янында булдым инде.— диде ул бераздан пошмас бер тынычлык белән Бикә ни әйтергә дә белми аптырап калды Нишләгән бу аңсыз карабаш? Шул ук мәлдә аның күңелен бер сизенү яктыртып җибәрде. Ул шундук улы ягына борылып карады Углының күз карашында, кыяфәтендә, үз-үзен тотышында бикә аның әз генә дә бу сылу, яшь хатын белән кызыксынмавын күреп алды — Улым, нишләп... авызыңа су каптың? - диде ана кеше. — Нәрсә, әни? — диде углан дәртсез генә. Ул, ахрысы, бөтенләй башка нәрсәләр турында уйланып утыра иде. — Нишләп кызыңны кыерсытасың, улым? — Мин аны кыерсытмыйм, әни. Бикәнең сизенүе дөрес булып чыкты — Табылдык ачылып, үзгәреп китте. — Ул минем белән сөйләшми, бикә! — диде ул кинәт күңеле тулып — Ул мине күрми дә, ишетми дә. Ул мине утын агачы дип уйлый, ахрысы. Мин әле яшь, чибәр, дүрт саным төгәл—ник яратмый ул мине?! — Әйе, яратмыйм мин аны, әни,— диде углан авырлык белән телен әйләндереп — Атам каганга кире җибәрсеннәр, я син аны үзеңә ал. — Минем ни языгым бар?! — диде Табылдык, тыела алмыйча. Бикә тынып калды. Аңа бик авыр, бик кыен иде. Ул үзенең улын да бик яхшы аңлады кебек, ләкин шул ук вакытта кол кызның да аңламаслык бернинди сере юк иде. — Чин кызы мине каганнан аерды, ул минем белән тәгин углан арасын бозды. Күземне йомсам мин аны икебезнең арада күрәм! Эт кебек, җылан кебек синең улың янында сузылып ята, бикә! Күрекле бикә, улына ымлап, аңа якынрак килергә кушты Яшь углан буйсынып учак янына килде, әнисе алдында тезләнде. — Бир әле уң кулыңны, улым Албуга карышмыйча әнисенә уң кулын сузды. Бикә кол кызның да кулын үз кулына алды да, җиңелчә көлемсерәп, яшьләргә күрешергә кушты. — Нинди кайнар! — диде ул кыпчак кызының кулын мактап —Уты бөркелеп тора Менә ул яшьлек! Албуга, әллә кызның кул кайнарлыгыннан, әллә әнисенең хәйләсеннән уңайсызланып, җиңелчә генә кызарынып куйды. Аның салкын, дәртсез тәненә исерткеч җиңеллек, җылылык дулкыны йөгереп үтте Табылдык ирексездән елмайды һәм яшь тамчылары тамып торган сөрмәле матур күзләрен тутырып әле бикәгә, әле угланга карап-карап алды. — Җүләрләр! —диде ана кеше, ачусыз гына шелтәләп. — Олуг бикә! — диде кыз тәэсирләнеп.— Әни! Әнием, дип әйтергә ярыймы сиңа, олуг бикә? Минем беркемем юк — әнием дә, әтием дә. Аягың астында туфрак булырмын — «әнием» дип әйтергә рөхсәт ит мина, олуг бикә! — Менә... аның аягы астында туфрак бул,— диде бикә көлемсерәп, белексез углына ымлап.— Шундый буем-сыным була торып, шундый яшьлегем-гүзәллегем була торып, су сөлегедәй яшь углан янында борын салындырып утыраммы соң мин?! Курыкма, «әнием», дип әйт, кызым. — Бай бул, әнием! — диде Табылдык, бикәнең кулын үбеп. — Менә, татулаштыгыз да, — диде бикә, китәргә җыенып —Улым, кара аны, корбан ите ашарга кызың белән бергә кил! — Килермен, әни,— диде Албуга әкрен генә. XIII Яшьләрне шулай үзара килештергәч, татулаштыргач Күрекле бикә үз алдына уйланып, сәер бер тойгы белән өйдән чыгып китте. Ник шулай тырышты соң әле ул? Кем өчен? Улы өченме, кырнак өченме, әллә соң үзе өченме? Ник кирәк булды аның менә шулай яшьләр эшенә килеп кысылуы? Бераз гына ул үзен алар алдында уңайсыз сизде. Бу аңа үзенең әрсезлеге, тупаслыгы булып та. начарлыгы-яманлыгы булып та тоелды. Ләкин шул ук вакытта ул менә шулай эшләргә тиеш иде сыман. Ул— ф ана кеше — үз улының, тәгин углының ничек атлавын, ничек тын алуын да белеп торырга, читкә тайпылса — туры юлга чыгарырга, егылса - < күтәреп торгызырга тиеш түгелмени?! Ул аны сакларга, якларга, кирәк 5 булса, аның өчен утка-суга керергә тиеш түгелмени?! Аның улы чыннан J да барлык кешеләрдән, барлык кешеләргә хас төрле кайгыборчулар- < дан өстен булырга тиеш түгелмени?! Менә алар үзара якынайсыннар, g берберсең яратышсыннар, шуннан соң инде ул аның углы чин кын зын исенә дә кертеп чыгармас! * Янында моңаеп кызы утыра, ул аны яратмый, имеш! Тәнеңә уты үр- 5 ләсә, яратырсың, углым Дөньяда әле беркемнең дә яратудан баш тарт 3 каны юк. Тәңре безне яратышу өчен, бер-береңә бәхет, куаныч бирү и өчен яраткан. ♦ Өлкән улы белән кыпчак кызы турында уйлаганда бикә шулай да х үзен, аннан да бигрәк, үзе белән икенче бер ир арасындагы мөнәсәбәт- £ ләрне күз алдында тотты бугай. Үзе дә ул моны сизеп алды, һәм шун- н дук аның уй җепләре чуалып калды £ «Яратмаса, бик шәп'» дип уйлады ул бераздан улы турында Чин кызын яраткан кебек яратса, бик тиз ул аның кыпчак кырпагының < сүзенә колак сала башлаячак. Менә монысы инде иң яманы булыр! Ту- * ман каганның да бер авызы пешә әле ул чин кызы белән. Болай да ин- ? де чибәр кызлар аның җилкәсенә менеп утырганнар Аның углы бер- >• кайчан да андый булмас. Ул ана кеше моңа юл куймас! Ул арада бикә үз өенә кайтып җитте Ләкин ул өенә кереп тормады, казан янына барып, итнең кайнавын-кайнамавын белеште һәм бары шуннан соң гына кире кайтып, авыр өс киемнәрен алыштырды да, чар шау артына узды. Шул вакыт аңа кунак килүе турында әйттеләр - Кем? — диде бикә Теше төшеп беткән ишек сакчысы кортка шаяртырга ярата иде: елмайган кебек итеп ул сирәк тешле уртларын ачты да. авызын кыйшайтты. Күрекле бикә көлеп җибәрде - Исәптәймени? — диде ул. кем килүен чамалап Шул инде. шул. Керсен Исәптәй, килеп керү белән, гадәтенчә баш иде. тезләнде һәм авызын ишек сакчысы кортка күрсәткәнчә дип әйтерлек кыйшайтып елмая-ел- мая. түрю узды. Күрекле бикә аны. аяк өсте басып торган килеш, учак янында каршы алды. - Изге бәйрәм көнендә котлыйм сине, олуг ана! - диде Исәнтәй Илең-көнең имин, малың-туарың күп булсын Шулай булсын, Исәнтәй. диде бикә , алмаган. 1 - Монда булса, керсен,— диде Туман каган Ишектән тәхеткә кадәр киң ара калдырып ирләр үзара кысыла төш теләр һәм, чак-чак кына башларын борып, уң кул тучи бәк тәгин угланның кергәнен көтә башладылар Менә ишек ачылып китте, анда җи тез атлап, башын югары тотып яшь угланның килеп кергәне күренде. Кыяфәтенә караганда ул бер дә авыру кешегә охшамаган иде Тук- Сыртлан карачы аны җитәкләп диярлек ак киез янына алып килде Албуга, ике аягы белән дә ак киез өстендәге үгез тиресенә басты да. башта каганга, аннары ашыкмыйча гына бүтәннәргә карап чыкты һәм бернинди каушау, уңайсызлану сиздермәгән бер тынычлык белән, үзен нык, горур тотып — Бөек каган! диде. Мин ишетеп тордым Бүзбала карачы мине кичәгенәк авырып килми калган дип белдерде Мин авырып калма дым Мин — тап таза! Мин, күренмеш буласын онытып. Тарлавыкка китеп барганмын Ярты юлда исемә төште дә, ашыгып кире борылдым Тик менә кайтып кына җитә алмадым Мин үземнең хатамны таныйм Бөтен ил-көн, агай-эне алдында мин сиңа буйсыну белдереп бил бөгәм. бөек атам! Мондый сүзләр ишетеп Бүзбаланың йөзе үзгәреп китте Катанный да, өлкән бичәнең дә йөзләренә гаҗәпләнү һәм чак-чак кына каушау билгесе чыкты. Башкалар да, ни уйларга да белмичә, аптырабрак кал дылар Кайберәүләр мондый нәрсәгә күрәләтә сөенеч белдерделәр, күпчелек исә «Авырып калса ни дә. авырмый калса ни - барыбер түгел мени?!» — дип уйладылар Бүзбала авырды дип әйткән икән, шуннан да яхшы сылтауның кирәге дә юк лабаса инде! Ата белән ул үзара ки лешсә, татулашса, шул җитмәгәнмени? Кайберәүләр яшь угланның төзәтмәсенә икенче төрлерәк карарга тырыштылар «Яшь булса да. күз буяганны яратмый» диделәр алар үзара Шулай ук куркаклардан да түгел - кара, нинди туры, кыю карый атасының күзләренә1 Мин синең буйсынуыңа ышандым, улым! диде каган, уңайсыз тынлыкны бозып Шуннан соң ул шактый кырыс итеп Бүзбалага эндәште — Син, Бүзбала карачы, моннан соң да миңа ялган сөйләсәң, телеңнән дә, башыңнан да колак кагарсың! — диде. _ Бүзбала куркуыннан ап-ак булды. Миңа әйттеләр! Килеп әйттеләр, бөек каган! - диде ул калтыранып. Уң кул тучи бәк тәгин углан үзенә тиешле урынга килеп утырды Туман каган тагып бер мәртәбә олы киңәшнең башлануын белдерде дә, үз ыруыңдагы, урдадагы хәлләр турңнда сөйләргә кереште. Җид.-су, көтү-көтүлек турындагы, ыруларның үзара ыгы-зыгысы турындагы сүзләр гадәттәгечә бик кискен һәм шау-шулы булды Даладагы талашлар, ызгышлар яңарып, көчәеп, монда да кабатланды. Берәүләр җирнең, суның азлыгына, уңайсызлыгына үпкә белдерделәр, икенче берәүләр күршеләреннән зарланды. Ил башы каган берәүләрне килештерде, икенче берәүләрнең кайбер ирекләрен тартып алды, аеруча усалрак, килешмәүчәнрәк күршеләрнең эшләрен исә яргучылар II карамагына калдырды. Олы киңәш көне бус барды. Бик күпләрнең монда язмышы хәл ителде. Шунлыктан кызыксыну, киеренкелек әз генә дә йомшап тормады. Ләкин бөтен ил кайгысын бер көнне генә хәл итеп бетерерлек түгел иде. Күп кенә сораулар, мәсьәләләр башка көннәргә калдырылды һәм Туман каган бүгенгә олы җыенның төкәнүен белдерде. Иртәннән бирле берни ашамаган, көне буена аяк өсте басып торган агай-энеләр җиңел сулап куйдылар һәм ашыгып ишеккә таба агыла башладылар. Бу вакытта инде кояш җир астына төшеп йокыга талган, кышкы дала өстенә салкын караңгылык җәелә башлаган иде. Бу көннәрдә күктән күзен алмыйча, айның, кояшның, йолдызларның үзгәрешен, хәрәкәтен күзәтеп кенә торган Баргынтай баба, күк гөмбәзендә яшь айның очлы мөгезе күренү белән, Туман каганга хәбәрче җибәрде. Ил башы, иртәнге кояшны котлаган кебек, кичке айны да котлап каршы алырга, келәү әйтергә тиеш иде. Күк өйнең көнчыгыш ишегеннән кунаклар, көнбатыш ишегеннән каган чыкты. Туң җир өстенә җәелгән киезгә тезләнеп ул яшь айга үзенең изге теләкләрен юллады. Шуннан соң ул Күк өйдән бер ике йөз адым чамасы читтәрәк урнашкан Ак өйгә таба атлады Олы киңәштән соң Ак өйдә олы аш-су башланды. Аш-суга каганның барлык бичәләре, балалары, туган-тумачалары һәм шулай ук ил читеннән килгән барлык бәкләр чакырылды. Үзенең меңләгән кунакларын каган иң яхшы ашамлыклар, эчемлекләр белән сыйлады Исәнтәй олы туйга дип Таштугайдан үзенең көйче, җырчы кызларын чакырткан иде. Кунаклар ашап туктаган арада Исәнтәйнең курчак кебек итеп төзәндергән, бизәндергән, битләренә кершән яккан, кара чәчләре күпереп торган чибәр кызлары ят җырлар җырладылар, төрле уен коралларында уйнадылар. Кызлардан соң тәхет каршысындагы ачык урынга җиде-сигез яшь ир чыкты Болар Исәнтәйнең кәмитчеләре иде. Ирләрнең дүртесе дүрт почмакка утырды. Бик каты шаулатып ике ир шул чакны озын чүлмәк сыман барабан төбен дөпелдәтергә тотынды, икенче берсе алдына каплап куелган агач табак төбенә куллары белән алмаш-тилмәш бәрә башлады. Шул ук вакытта берни аңлатмый торган җансыз кыяфәттәге бер ир кеше таяк башына эленгән җиз кыңгырауларны чыңлатып-чыңлатып алды. Алар шулай төрле тавышлар белән шау-шу куптарганда ярым шәрә өч яшь ир бер яктан икенче якка тәгәрмәч булып тәгәрәделәр, бер-берсенең кулына, җилкәсенә басып, каядыр югары менеп киттеләр дә, маймул кебек янә аска сикереп төш II Яргучы — хөкем эшен -башкаручы, казый. теләр, үзләре белән алып кергән озын бамбук таягына уралып, әллә ниләр кыландылар. Туман каган ашаганда тәхет күрке булып, аның вак-төяк йомышларын башкарып торучы гүзәл Сөенеч үз янындагы икенче бер кол кызга елмаеп нидер әйтеп куйды. Икенче кол кыз, Сөенечнең сүзләрен сөн теленә әйләндереп, каганга пышылдады Туман каган, аңлаганлыгын белдереп, ым какты һәм, чак-чак кына башын борып Сөенеч ягына < карап алды. Шуннан соң ул җырчы кызлар белән кәмитче ирләрне ях- § шылап сыйларга кушты. Тәхет тирәсендәге бу ымлашуны якын-тирәдә- * ге ирләр, хатыннар барысы да күреп, күзәтеп утырдылар. Тәгин углан, < бу якка карамаска тырышса да, караңгы төндә балкып янган утка ка- а рамыйча булдыра алмаган кебек, әледән-әле Сөенеч ягына күз төшер- •- гәләми булдыра алмады Ул бары атасының күз карашы белән очраш- £ маска гына тырышты. 5 Исәнтәй кәмитчеләре уйнап туктау белән, уртага анадан тума сөн § яшьләре чыкты. Алар кылыч белән сугыш биюе биеделәр Бары дини ° йола бәйрәмнәрендә генә күрсәтелә торган бу куркыныч биюне кунак- ф лар тын да алмый күзәтеп утырды. Уртада дөрләп янган ут яктысында х ялт-йолт килгән кылычларын әле югары күтәреп, әле бер-берсенә кар- < шы чәкәштереп һәм туктаусыз дөпелдәгән барабан тавышларына буй- £ сынып, җитез ирләр төгәл, кискен хәрәкәтләр ясадылар Шул ук вакыт- £ та алар, бию хәрәкәтләренә туры китереп, кычкырып-кычкырып җибәрделәр. ® Кызу, дәртле бию, ничек кисәк кенә башланып киткән булса, шулай х ук кисәк кенә туктап калды Барабаннар тынды, күз алдында ялт-йолт * килгән кылычлар күренмәс булды, һәм яшь, таза, матур тәнле ирләр, >, көчле җил аударган камыш кебек, барысы бергә идәнгә егылдылар = Кунаклар, дәррәү кубып, биюче яшьләрне алкышларга тотындылар. Алар шулай шаулашкан-гөрләшкән арада биючеләр тын алып, хәл җыеп яттылар да, туп кебек атылып яңадан тордылар. Шул чакны өйнең уртасында — тирә-ягын таш белән әйләндереп алган түгәрәк кучкарда гөлт итеп, бик зур булып ут кабынып китте Моңарчы өстенә киез каплап куелган коры тал-камыш өеменнән өскә төтен белән аралашып ялкын күтәрелде. Ут-ялкын зураеп, бөтен өй эче көндезгедәй яктырып калгач, кинәт тагын барабаннар дөпелдәргә тотынды Биюче шәрә яшьләр «алас! алас!» дип кычкыра-кычкыра, күз иярмәс тизлек белән ут аша сикерергә кереште. XVI Туман каган күп эчсә исерә, исерсә холыксызлана башлый иде Бу юлы да шулай булды. Ж,ыр-бнюләрне ул тыныч кына карап, күзәтеп утырды. Исәнтәйнең кызлары җырлаганда, биегәндә ул әле шактый аек иде. Кәмитчеләр уйнаганда аның инде күз аллары әлҗе-мелҗе килә башлады Ул әледән-әле үзенең тучи бәк тәгин углы ягына карап алды. Ул аның да үзенә каравын, аннан да бигрәк, чин кызына күз салгалавын күрми калмады. Бер-ике мәртәбә ул чин кызының да яшь углан ягына карап елмаюын күреп алды. Аның моңа ачуы килде Ләкин ул моңа берничек тә аркылы төшә алмады — бер-берсенә карашкан өчен генә ул үзенең углын да, кырпагын да берничек җәзалый алмады. Үзалдына үртәлеп ул бары буза гына эчте. Исереп чыгырдан чыга башлаганда аның күзенә дунху бәге Начни нойон чалынып калды Начин нойонның ул Сары-су буена соңлап килүен исенә төшерде. Кичәгенәк аңа Начни нойонның тагын бер этлеге турында җиткергәннәр иде. Дунху бәге һәр елны түләнелә торган ка- ланын — җиде мең үгез тиресе алып килгән булган Ләкин ул җиде мең тиренең йөзгә якыны бозык булып чыккан. Кичәгенәк Туман каган шуның өчен генә аңа бәйләнеп тормаска булган иде — андый йөзгә якын тиреләрне кайчагында теркәүчеләр үзләре дә юри бозык итеп күрсәтергә тырышалар. Хәзер ул менә шуны исенә төшерде һәм күңелендә җыелып килгән бар ачуы аның берьюлы тышка бәреп чыкты Шәрә яшьләр ут аш сикереп туктагач та ул, бөтен өй эченә кычкы рып, дунху бәген үз янына чакырды. Начин нойон утыз яшьләр чамасындагы озын буйлы, таза бер ир кеше иде. Үзенең җәенке табак бите белән, кара сызык кына булып күренгән кысык күзләре белән ул башкалар арасында бик нык аерылып тора. Ашыгып, елмаеп, шулай да эчке бер сагаю белән ул тәхет каршысына килеп тезләнде. — Көпчәк булып тәгәрә! — диде каган аңа. Начин нойон агарынып китте. — Эчем авырта, бөек каган! — диде ул, эчен тотып урталай бәге- ләбөгелә. Өй эчендәге күп санлы кунаклар куркып, аптырап тәхет ягына карадылар. — Кабатлап әйт — ишетмәдем! — дип кычкырды каган, урыныннан торып. — Эчем авырта, бөек каган! — диде дунху бәге кызганыч йөз белән. — Башын чабарга! — дип кычкырды каган ярсып. Шулай итеп, туйның яме юкка чыкты. Начин нойонны ике яктан ике ир тотып алды Кычкыртып аны ишеккә таба өстерәделәр. Каганның исерек чакта бирелгән боерыклары кайчагында җиренә җиткерелми кала иде. Чөнки бу хакта аның «исерек чакта әйтелгән боерыкларны чынга алмаска» дигән сүзләре бар иде. Шуны истә тотып, дунху бәгенең башын чапмадылар Икенче көнне, каган йокыдан торгач, аңа кичәге хәлне исенә төшерделәр. Начин нойон турында ишетү белән ул барысын да яңадан күз алдына китерде Хәзер аның дунху бәгеннән бигрәк, үзенең өлкән углы, чин кырнагы һәм шуларга бәйле уңайсыз бер киеренкелек эчен пошырды. Кызны үзенә тартып алса да, нишләптер ул аны тулысынча үзенеке итеп хис итә алмады. Никтер ул чая, чибәр, шома кыз гел яшь, сылу углан турында гына уйлыйдыр шикелле тоелды. Начин нойонны ул кичерергә булды. Дунху бәген, кулларын-аякларын бәйләп, тирән базга ташлаганнар иде. Каганның кичерү турындагы боерыгын җиренә җиткерү өчен тоткын янына Бүзбала үзе китте. Төне буе күзенә йокы кермәгән, кайгы дан ярым үлек хәлгә килгән бәк янына бау-баскыч суздылар. Базга бер ир төшеп, Начин нойонның кулларын, аякларын чиште, аңа баскычтан менәргә булышты. Җир өстенә тартып чыгаргач дунху бәгенә аның аклануын әйттеләр, өенә кайтып ял итәргә куштылар. Үзенең эчке тойгыларын яшерергә күнекмәгән беркатлы Начин нойон, үлемнән котылуын белгәч, сөенеченнән елап җибәрде. Чәчен-башын тырнап, кычкы- рыпкычкырып елады-елады да, кинәт тиле сыман көләргә тотынды. Куанычын болай гына белдерә алмагач, җиргә ятып тәгәрәргә кереште, аннары тезләнеп, көнчыгыштан күренеп килгән кояшка: — Тәңрем! Коткаручым! — дип кычкырды.—Үз аймагыма кайтып җитә алсам, биш яшьлек улымны сиңа корбан итеп бирәм! Шуннан соң ул карачы Бүзбалага борылды. — Сиңа, Бүзбала, сөенечкә йөз баш ат, йөз баш сыер миннән. Бөек атам каганга җиткер мин китергән каланны яртылаш кына дип белсен Быел мин аңа яңадан дүрт мең үгез тиресе алып киләм! — Әйтермен, Начин нойон,— диде Бүзбала. Дунху бәгенә карачының йөзе нишләптер бик кырыс күренде, «йөз баш ат белән йөз баш сыерны азсынды!» — дип уйлады ул аның турын да. һәм ул бер кызудан өстендәге тупас җирән тукыма белән тышланган тиен тунын салды да, Бүзбаланын кулына тоттырды — Ишеттеңме мин әйткәнне, Бүзбала? — дип кычкырды ул аның колагына - Мә, тунны да ал Сиңа бүләк Бүзбала канәгатьләнү белдереп елмайды, тиен эчле йомшак тунны иңбашына салды да, дунху бәген юатып, аның аркасыннан рыйпап * куйды. < — Бар инде, бар, кайтып ял ит,— диде. * Бер кат эчке тун белән генә калган Начин нойон, чатнап торган 1 кышкы салкында алпан-тилпән атлап, елый-елый, көлә-көлә үз авылы- < на юнәлде. Юлда ана үз кешеләре — ике яшь бичәсе, балалары, ыру- § дашлары очрады. Алар аны каршы алырга киләләр иде Аның котка- •- рылуы турында алар кай арададыр ишетеп тә өлгергәннәр инде Өслә- 2 реннән салып аңа үз туннарын кидерделәр, үзләре белән алып килгән 5 буш атка атландырдылар һәм шулай кадерләп, елашып үз өйләренә 2 алып кайтып киттеләр. ° Өенә кайткач Начин нойон ашады-эчте дә, тәмам тынычланып, оны- ♦ тылып каты йокыга талды. Ул көне буе йоклады һәм бары тик караң * гы төшкәндә генә уянды Бүген көндез далада ат, дөя чабышлары бу- * лырга тиеш иде Шул турыда уйлагач аның тагын чәчләре үрә торды ь Ат, дөя чабышларында барлык бәкләр катнашырга тиешләр. Аның кил- е ми калуын каган тагын буйсынмау дип уйламас микән? — Мине алырга берәрсе килмәдеме? — диде ул өйдәгеләргә — Килде,— диделәр аңа,—Синең уянганыңны көтеп тора Начин нойон аңлап җитмәде, аны кинәт тыелгысыз бер калтырау биләп алды. ' — Керсенме?— диделәр аңа Кем?! — дип кычкырды бәк. урыныннан сикереп торып - Килгән кеше. Керсен! — дйп кычкырды Наяин нойон һәм шундук кынысыннан хәнҗәрен тартып чыгарды «Иң элек аны чәнчелдерәм, аннан соң үзем үләм!» дип уйлады ул өметсез бер ярсу белән. Ләкин ул көткән куркыныч кеше урынына өнгә балкып-елмаеп Исәнтәй килеп керде — Олуг нойон, тәңре сиңа күп көч. байлык бирсен! диде Исән- гәй, бишкә бөгелеп Дунху бәге хәнҗәрен кире кыныга тыгып куйды. Җанлап кына түр дәге йомшак урынга утырды* Өйдәге кешеләренә ул кымыз китерергә кушты Зур агач күбәтәгә салынган кымызны ул башта үзе авыз итте, аннары кунагына бирде. Уртак савыттан кымыз эчкәч, ике арада үзен нән-үзе туганлык, якынлык барлыкка килде. — Син - нойон, уире тун кия,- диде Исәнтәй Мин ефәк бар Сата. Ул, сөнчә бик яхшы белсә дә, үзенең кем икәнлеген сиздерү өчен кайчагында шулай юри телне бозып сөйләшә иде. Сөннәрне яратмаган һәм үзе дә сөн телендә бик үк яхшы сөйләшмәгән дунху бәгенә бу. аның исәбемчә, бик тә ошарга тиеш иде — Нинди төс? Күпме? диде Начни нойон Ал төс. Каган төс. Ун төргәк Сиңа сата, - диде Исәнтәй Сөн бәк бай киен, дунху бәк яман киен Каган сине мыскыл Каган яман' Сөн — яман! — Те! Әйе! — диде Начин нойон, күз алдында үзгәреп Йодрыкларын йомарлап ул тезләренә таянды, күкрәген киерә төш те. Шулай да әлегә ул Исәнтәйгә ияреп каганны, сөннәрне яманлаудан тыелып калды кичәге куркуы бөтенләй үк чыгып бетмәгән иде Ал ефәк кирәк? диде Исәнтәй кабатлап. — Ал төс — каган төсе. Ал тун киеп мин кая барырмын, кемгә күренермен?— диде Начин нойон. — Алайса, сары, яшел... — диде Исәнтәй. — Китер! — диде бәк икеләнүен җиңеп.— Минем дә сөн бәкләре кебек ефәк тышлы тун киясем килә. — Ун төргәк—ун тире,— диде Исәнтәй бәясен белдереп.— Кыйбат имәс. — Кыйбат түгел! — диде беркатлы Начин нойон, бик тиз килешеп.— Нишләп син минем аймакка килеп чыкмыйсың? Миңа буза кирәк, дөге, корал кирәк. Чибәр кызлар кирәк! Бармы синдә кызлар? — Кызлар юк,— диде Исәнтәй. — Сөн бәкләренә син барысын да табасың,— диде Начин нойон үпкә белдереп.— Миңа беркем килми, берни китерми. Мин урманнар, таулар арасында, ат-сыер арасында яшим. Уңда да — сөннәр, сулда да — сөннәр. Миңа чибәр чин кызлары кирәк. Каганның Сөенече кебек! Әйе, те! Исәнтәй, хуҗаның тынычланганын көтеп, беравык эндәшмичә утырды. Шуннан соң ул яшь, таза нойонга табарак елышты да. — Нойон теләсә, барысы да була! — диде. — Ничек?! Кайчан?! — Начин нойон телә чибәр кыз, ефәк, алтын, корал, яшма таш — барысы да күп-күп була! — Күпме кирәк — бирәм, ни телисең — бирәм!—диде аңа дунху бәге ашыгып. — Миңа кирәк имәс,— диде Исәнтәй серле пышылдап.— Барысын да сиңа... Чин ваны бирәчәк. Буш. Бүләк. — Чин ваны? — диде Начин нойон ышанып җитмичә.— Миңа? Ник? Ул бик юмартмыни? — Юмарт. Үзенә буйсын кешедән ул кызганма. — Берни аңламыйм,— диде Начин нойон, кысык күзләрен челт- челт йомгалап.— Мин каганга буйсынам. Чин миңа ерак. Чин таулар, далалар артында. Начин нойон Чин белән якынай кирәк,— диде Банхуа-Исәнтәй ипләп кенә... — Каган сине тала. Сөн явыз, комсыз. Син дунху, шуна килешә. — Килешмим! — диде Начин нойон, күзләреннән усал очкыннар чәчрәтеп — Мин аларның бугазын чәйнәп өзәр идем! Тик... дунху көчсез, таркау. — Тыңла! — диде Исәнтәй, хуҗага тагын да якынрак килеп.— Сөипәрие чәйнәргә сиңа Чин булыша. Үз аймагыңа кайта, теге якка кача, таулар артына. — Анда минем җирем $ок, көтүлегем юк,—диде Начин нойон — /Андагылар мине кырып бетерәчәкләр. — Тыңла! —диде Исәнтәй тагын да.—Син алардан курка имәс. Син — дунху, алар — дунху. Туган. Син аларны котырта, үз кулыңа ала. Каган Чингә яу киткәч, күп-күп дунху сөнне кыйна! Арттан Чин кыса, Дунху кыса, Сөн — үлә! — Те! — диде Начин нойон, килешүен белдереп, дулкынланып.- Сөн дә үлә, каган да үлә! Далада дунху кала! Начин нойон кала! Ярсып ул кинәт урыныннан сикереп торды, тещләрен шыгырдатып. <>рлебирле таптангандай итте, зур агач күбәтәгә кымыз тутырып эчте дә пошкырып куйды һәм кинәт кенә тынып калды. — Кызыңны китер, ефәгеңне китер. Бушлай бир. Шунсыз ышанмыйм,— диде ул сүрелә төшеп. Исәнтәй чыгып китте дә икенче бер чин ирен ияртеп керде. Әлеге ир яхшылап төрелгән төрле төстәге ефәк тукымалар күтәргән иде Күз- нен явын алып торган ал, яшел, сары төстәге ефәк тукымаларны Исән- тәй дунху бәге алдына таратып ташлады. — Барысын да алам! Алын да, яшелен дә. сарысын да! — диде бәк комсызланып. — Ал,— диде Исәнтәй.— Кызны иртәгә китерерләр. Ф — Бүген кирәк! — диде түземсез нойон. — Иртәгә. Бүген соң,— диде Исәнтәй нык итеп. — Tel—диде Начин нойон килешеп —Мин аларны! У-у, мин ул * сөннәрне, каганнарны! х о XVII н Исәнтәй китеп бераз торгач Начин нойон киенеп өйдән чыкты Тыш- S та бик салкын иде Ж,ир өстендәге бөтен нәрсә суыктан чатнап, шыгыр- S дап тора. Әле ныклап кар яумаганга жирнен өсте кап-кара Нойон ун- ° лап сакчы ир алды да, урда ягына карап китте Читтән генә ул сөн- ♦ нәрнең төнге торгакларын, аерым күзәтчеләрен карап китте. Даланы х .яхшы белгәнгә ул беркемгә күренмичә барды Үзенең ни өчен болай * каранып, аңдышып йөрүен ул үзе дә бик үк төшенеп житмәде буган, н Үз гомерендә беренче мәртәбә ахрысы, ул сөннәрне ин явыз дошман- ® нары итеп тойды һәм, дошман булгач, искәрмәстән басып алу өчен ул s аларның кайда ничек урнашуларын белергә тиеш иде бугай. Ләкин ул $ әлегә мондый нәрсәне — каган урдасын басып алуны башына да китех рёп карый алмады, ул моның шулай тиешлеген сизенде генә бугай. а Төнге далада иснәнеп, каранып йөри торгач ул шулай да билгеле * бер карарга килә алды —тиз генә үз авылына борылды. Исәнтәй жи- бәргән кызларны көтеп тормаска булды Аның йөрәге түзмәде, аның үч аласы, талыйсы, жимерәсе һәм, әлбәттә, иксез-чиксез көчкә, байлыкка ия буласы килде. Үз кешеләренә ул, берни сиздермичә, тиз арада күченеп китәргә боерды Дунхуларның качып китүләрен сөннәр бары икенче көнне таң аткач кына белделәр Баштарак аларның юклыгына беркем игътибар итмәде Начин нойонның авылы божра эчендә булмаганлыктан, төнге торгак- лар аны сакламыйлар иде. Шулай да моңарчы өйләр, арбалар булган урында буш жир күреп, сөн ирләре бөтенесен аңлап алдылар Дунхуларның качып китүе турында шундук каганга хәбәр ителде. Туман каганның бик нык ачуы килде. Кара син аны! Изге бәйрәм көнендә, абаларга, кабанга, түрәләргә-йолага төкереп, сөннәрне хур итеп качып киткән! Баш күтәргән дунху! Тиз арада ул караныл агасы Туңгак алыпны, бүген төнлә кизү торган меңбашларын, йөзбашларын чакыртып алды Ул аларны шелтәләп тә, куркытып та тормады — Тереме, үлеме — табып алып кайт.— диде ул Туңгак алыпка әкрен генә, дәһшәтле итеп Туңгак алып, мең кешелек алай алып, качакларны тотарга үзе китте Туман каган бер кызудан Котлуг бәкне дә чакыртып алды Котлуг бәкнең биләмәләре Начин нойон биләмәләренә якын гына нде Начин нойонда Котлуг бәкнең кол хатыныннан туган кызы кияүдә нде. шунлыктан дунху бәге Котлуг бәкнең кияве нсәпләнелә Начин нойон, бер яктан Туман каганга буйсынса, икенче яктан Котлуг бәккә буйсына Куяннар дунхулар белән дус-тату яшиләр һәм кайчагында Котлуг бәк үзенең киявен каган алдында яклап та калгалый иде Әле генә Начин нойонның кулын-аягын бәйләп базга ташлагач та шулай булды — Туман каган барыннан да элек Котлуг бәк сүзенә колак салды Ләкин Начин нойон Котлуг бәккә кияү туры килсә. Туман каганга баҗа туры килә иде! — Синең киявең... син яраткан дунху колым минем йөзгә төкерде, бабай! — диде каган Котлуг бәккә.— Сөн йолаларын, сөннәрнең изге ата-бабаларын санламаска, каганга каршы баш күтәрергә син өйрәтмәдең микән аны. Котлуг бәк? — Нишләп мин аны сиңа каршы котыртырмын икән соң? Син дә минем киявем лабаса! — диде Котлуг бәк каган сүзләренә бик нык хәтере калып. — Кияү белән кияүнең аермасы бар. бабай.. Котлуг бәк! — Сүзең хак.— диде Котлуг бәк элеп алып — Каган киявемне кол кияүгә алыштырырга минем башыма тай типмәгән! Дунху бәгенең качып китүе Туман каганның моңарчы ихтыярын буып торган ниндидер богауны өзеп ташлагандай булды Анда бары ау вакытында гына, дошман белән күзгә-күз килеп сугышкан вакытта гы на була торган ныклык һәм омтылыш, гайрәт һәм ярсу кабынды Төр ле яктан чолгап алган яман көчләрдән, күзгә күренмәгән һәм күренгән дошманнардан үзен-үзе саклау өчен, үзенең бүгенгесен, киләчәген, мәңгелеген яклау өчен ул аларны — үзенә каршы килүчеләрне анасы Корт- ка-бикә әйткәч тә инде тар-мар итеп ташларга тиеш иде. Ләкин моның өчен әлегә тиешле сәбәбе, җитәрлек сылтавы булмады Хәзер менә ул сылтау табылды. Мондый сылтауны кулдан ычкындырырга ярамый иде. Туңгак алып качакларны кичкырын бер тау итәгендә куып җитте Дунхулар, артык каршылык күрсәтмичә, ничек тә таулар арасына кереп яшеренергә тырыштылар. Сөннәр аларның күп кенә кораллы ирләрен үтерделәр, атларынарбаларын кулга төшерделәр. Начин нойонны эләктереп булмады — ул качып котылды. Ул арада караңгы төште Туңгак алып, көчен таркатмас өчен, эзәрлекләүне туктатырга мәҗбүр булды. Шулай итеп ычкынды Начин нойон! Таулар, урманнар арасында, караңгыда аны инде Туңгак алып түгел, әллә кем эзләсә дә таба да, тота да алмас иде. Аны ныклап торып эзәрлекләү өчен, тоту өчен күп көч белән таулар аръягына — санап бетергесез дунху аймаклары яши торган җирләргә басып керергә кирәк булачак иде. Ләкин анда күп көч белән басып керү өчен киң үзәннәр дә, тапталган киң юллар да юк Ике арада биек койма булып таулар, кыялар калкып утырган өчен дә теге яктагы дунхулар. беркемгә буйсынмыйча, үз ирекләрендә яшиләр иде. Шуларның барысын да уйлап, Туңгак алып урдага кире борылды. Туңгак алып каганның боерыгын беренче мәртәбә үти алмады Ка ган аны караңгы чырай белән тыңлап торды. — Дунхуларны буйсындыру өчен кимендә илле меңлек көч кирәк, бөек каган,— диде Туңгак алып.— Илле мең көч белән мин аларны бер кышта тез чүктерәм! • — Мин уйлап карармын.— диде каган теләр-теләмәс кенә,— Бар. өеңә кайт. Уйлашырбыз. Туңгак алып тынычланып ишеккә юнәлде Бүзбала белән Салчак алып аны ефәк чыбылдык артында сак кына көтеп тордылар Ул башын иеп, ишек киезен күтәреп азапланганда, икесе ике яктан чыгып алар аның арттан кулларын эләктереп каердылар, тезләрен аркасына терәп идәнгә егып салдылар. Ауга барганда тәгин угланны үз урынына бастырып, барлык алыплар алдында хурга калдырганы өчен Салчак алып каравыл агасына күптән инде теш кайрап йөри идс. Шуңа күрә дә ул эшен бик тырышып башкарды. Бүзбала да чын күңелдән тырышты Олы киңәш алдыннан каган бик каты янагач, аңа да үзенең турылыклылыгын күрсәтергә кирәк иде. Әле генә үзләре белән бер табактан ашаган, үзләренең, якын дуслары, сердәшләре булган кешене алар бернинди кызганусыз, ерткычларча тукмадылар Аның көчлелегел. чы дамлыгын. усаллыгын бик яхшы белеп эш ителде — алай-болай ычкы нып китә калса, ихтимал, ул аларны изеп ташлаган булыр иде Ләкин Туңгак алып берничек тә ычкына алмады. Кулларын, аякларын богау- . ian аны кичә генә Начин нойон яткан тирән базга ташладылар. - XVIII Биек Ак өйдәге яңалыклар тиз арада бөтен урдага таралды Изге бәйрәм көннәрендә бу көтелмәгән күңслсезлекләр бик күпләрне борчу- н га салды Күпчелек моны яманга юрады Берәүләр моннан фәлән ел 2 элек тә шундыйрак ызгыш-гаулар булуын, аларның ничегрәк тәмамла- f иуын исләренә төшерделәр Икенче берәүләр кайчандыр булып узган 2 ай, кояш тотылуларны, койрыклы йолдыз атылуларны, шуннан соң ук ° корылык, яу-кыран килүләрне хәтерләде. Иртәгәсен көчле җил-давыл ♦ чыгуын көткән сыман, бөтен урда төнне тынгысыз бер сагаю, шомлану х белән уздырды. Яна айның җидесендә -изге бәйрәмнең соңгы көнендә Туман каган ь Күк өйгә яңадан үзенең барлык туган-тумачасын, бәкләрне, агаларны £ җыйды. Аш-суга түгел, олы киңәшкә җыйды Шунда ул бөтен ил-көн алдында үзенең сүзен әйтте. < Йолага, түрәгә туры китереп мин Сөн иленең башы Туман ках ган — өлкән бичәм Күрекле бикәдән туган уң кул тучи бәк тәгин ут- Z лан Албуга углымны башкаландырырга булдым, диде ул бөтен өйгә * ишетелерлек көчле тавыш белән кычкырып. — Алдан килешү буенча. х тәгин углым Албуга Аланнарның Күкәл буыны Елдырым бәкнең Ал- гын-Бөртск кызына өйләнер Айак эчелгән, калымның яртысы түләнгән. Көтелгән яңалыкның иң зурысы иде бу. Ата белән угыл арасында килеп чыккан каршылыкның ни белән бетәсен түземсезләнеп көтеп тор ган агай-эне каганның мондый карарын ишетеп җиңел сулап куйдылар Ярый әле, эш алай ук зурга китмәгән икән! Туман каган дәвам итте — Туену өчен ун кул тучи бәк тәгин углыма мең өйлек өлеш чыгарам, миңа каршы баш күтәргән дунху Начин бәкнең Байык суы буендагы җирләрен тәгин углыма бирәм. Начин бәкнең Байык буенда торып калган илен көнен туену өчен бирелгән мең өй исәбенә кертәм Моны әйткәч ул тынын калды һәм өй эчендәгеләргә күз йөртеп чыкты Байык су буйлары алай начар җирләр түгел иде, шулай да уң кул тучи бәк тәгин углан өчен мең өйлек өлеш бик-бик аз иде Сөн илендә бу иң ярлы бәктән дә ярлырак булу дигән сүз! Миңа буйсынган дунху бәгенең сөн йолаларына, изге ата-баба- ларга төкереп китүе, башбаштаклык күрсәтүе минем күңелемә кара кайгы булып төште, диде Туман каган яңадан сүз башлап Дунху бәге белән Котлуг бәкнең якын тугантумача булуын истә тотып. Начни бәкне Котлуг бәк котырткандыр дип уйлап, мин Куян ыруы башы Кот луг бәккә үпкәмне белдерәм Картлыгын, алыплыгын истә тотып, Кот луг бәкне кнчерәм. Котлуг бәкнең кызы өлкән бичәм Күрекле бикәгә, үз артыннан килгән бар байлыгын алып, өлкән углы Албуга белән бер гә Байык суы буена күченеп китәргә боерам Күрекле бикә үлгәнче үз байлыгына — үзе. Албуга - үз байлыгына үзе хуҗа булачак Күктәге йолдызларның торышын, җилнең, болытларның юнәлешен тикшереп торучы күрәзәчеләрем миңа шуны әйттеләр өлкәң бичәм Күрекле бикә белән , глы Албуга минем янда, Ак урда янәшәсендә булганда, Тәңре миңа ыруыма, нлемә-кенемә тялау-кыран китерә Дунху бәге Начин нык башбаштаклыгын, таулар аръягына качып китүен күрәзәчеләп шуннан күрәләр Ил башы каганга, илгә-көнгә, мал-туарга моннан сон бернинди кыран-талау килмәсен дип мин уң кул тучи бәк тәгин углыч Албуга, әнисе Күрекле бикә бүлеп бирелгән биләмәләреннән беркая чыкмасыннар, мин үзем чакыртмыйча торып, Ак урдага аяк басмасыннар дип боердым! Каган әйтәсе сүзен әйтеп бетерде дә, өстеннән тау-таш ишелеп төшкән сыман, шулай да үзен чиктән тыш киеренке тоткан хәлдә, кырыс ирләргә янә күз йөртеп чыкты. Җил кискән тупас, ачулы йөзләрдә шулай ук соңгы чиккә җиткән киеренкелек һәм сагаю күренде. Шул ук вакытта аларның бу киеренкелегендә бушану, иркенләп тын алу билгесе дә юк түгел иде. Шулай итеп, барысы да аңлашылды. Димәк, каган үзенең өлкән бичәсен дә, өлКән углын да читкә сөрә. Кем аркасында? Билгеле, гүзәл чин кырнагы аркасында! Шулай да акылсыз бу каган. Сөн илендә аңа әллә кызлар беткәнме?! Әрнеп-ачынып агай-эне шулай уйлады. Арада ниндидер хатын-кызның мышык-мышык борын тартканы ишетелеп китте. Моңарчы тынлык саклап түзеп торган ирләр ирексеэдән кузгалып куйдылар, ирексездән гөрелдәргә тотындылар. Таулар арасындагы киң үзәнне хәтерләткән биек иркен Күк өй эчендә менә-менә давыл чыгар төсле тоелды. Ләкин Туман каган үз өендә давыл чыгуга юл куя алмады Исәнтәй белән алдан барысын -да исәпләп куйганга, ул олы җыенны бик оста алып барды. Аннан да, моннан да өзек-өзек тавышлар ишетелеп, өзек- өзек тавышлар гаугага, тавышка күчәргә генә торганда ул, очарга җы енган кош сыман, йодрыкланган ике кулын да югары күтәреп, кискен бер омтылыш ясады да, бар көченә кычкырып: — Тыңлагыз! — диде. Агай-эне, ил-көн тынып калды. — Боерам: миңа буйсынган барлык бәкләр, ыру башлары, тугызын чы айның егерме җиденче көненнән дә соңга калмыйча, коралланып, өчәр ат белән, азык белән кичү янына җыелалар. Соңга калганнарның башы чаптырылачак, баш тартканнарның оялары таркатылачак, мал- туары тартып алыначак, кешеләре коллыкка сатылачак. Чин ягыннан килгән качаклар көн дә хәбәр китерәләр: Җунгода—таркаулык, башбаштаклык. Бөтен көчем белән мин Чин җиренә басып керәчәкмен, мәңгелек дошманнарымны аяк астына салып, барлык җир-суга баш булып калачакмын Тәңрем, изге атам-анам минем яклаучым, юлдашым булсын. Амин! Әле генә ярсып кузгалырга, нәрсәдер кырырга-җимерергә әзер булган ирләр күз алдында икенче кешегә әйләнделәр. Куллар йомарланды, күкрәкләр киерелә төште, күзләрдә утлы очкыннар ялтырады. Алао барысы да — сугышчылар. Кереш тарта башлаганнан алып кына түгел, тумыштан ук алар сугышчылар, кыю ирләр. Җирдә кешечә яшәү өчен аларга—тумыштан ук сугышчы булган кыю ирләргә — әледән- әле үләргә һәм яңадан терелергә кирәк иде. Бу аларның канына, миенә сеңгән. Олы яуның байлык, бәхет, дәрәҗә генә булмыйча, кан-яшь, хурлык, коллык, үлем икәнлеген дә бик яхшы аңласалар да, югарыдан боерык булгач, уйланып, тикшереп торырга аларның хаклары юк. Алар бары җиңәргә яисә үләргә генә тиешләр иде. Бөтен өй эче күз алдында үзгәреп китте. Уң кул тучи бәк Албуга онытылды, Күрекле бикә онытылды Гүзәл чин кызлары, дунху бәкләре — барысы да кечерәеп, төссезләнеп калды, һәркемне уртак кайгы— карлы таудай олы, җилдавылдай көчле һәм тормышның, яшәешнең үзе кебек үк серле-куркыныч яу кайгысы биләп алды. Дүртенче баб 1 ♦ Алар белән беркем саубуллашмады, аларны беркем озата бармады. £ Кичә кичтән үк җыенып боҗра читенә күченеп чыктылар һәм төнне § ачык далада, өсте ябулы арбаларда уздырдылар. Тан атар-атмас бо-* рын юлга чыктылар Мең өйле, төмән өйле киез кала иртәнге томанда $ ят һәм шыксыз булып, артта торып калды Күрекле бикәнең йөрәген, бавырын ачу һәм хурлану тойгысы тала- »- ды Үзен, тәгин углын, башка балаларын ияләшкән оядан куалап жибә- £ рүче ире каганга ачулана идеме ул. әллә быел шундый бирешкән, кар 2 тайган, тешсезләнгән һәм кызын яклап бер сүз дә әйтә алмаган атасы- 3 на ачулана идеме моны ул ачык кына төшенә дә алмады. Туганнарының да, көндәшләренең дә — беркемнең дә үзен юатмая- ♦ чагын, юата алмаячагын ул болай да алдан ук белде. Аннары ул кем х нең дә булса үзен юатуын да теләмәде Шуңа күрә дә ул менә шулай * кеше күрмәгәндә җыенды, кеше күрмәгәндә кузгалып та китте Котлуг бәк кызы Күрекле бикә. Туман каганның өлкән бичәсе, шу- * лай итеп, урда өчен кинәт юкка чыкта. Үлде Тере килеш үлде Аңа х беркем дә булыша алмады — атасы да. яраткан колы да Ул инде * беркемнеке дә — каганныкы да. колныкы да түгел. Каган өчен карт s тоелса да. күңеле белән ул әле яшь иде. аның әле тиз генә кабергә ке- £ pen ятасы килми иде. Шунлыктан аның һич тә үзенең бу үлеменә ыша х насы килмәде. Ләкин аның үлгәнлеген искәртеп, як-якка селкенәсел- кенә, тирбәлә-тирбәлә, биек тәгәрмәчле авыр арба каядыр барды да барды Бикә утырган арба шактый киң һәм иркен иде Арбаның өстенә бик зур кабыргалар төсле итеп карама кирәгәләр беркетелгән, кирәгәләр өстенә катлапкатлап киез ябылган иде. Алгы ягында гына ишек сыман ачыклыгы булган, җиляңгыр үтми торган бу биек арбада җылы һәм рәхәт. Теләсәң, монда аякларыңны сузып җибәреп, йомшак мендәргә терәлеп, йоклап алырга да мөмкин, теләсәң җайлап утырган килеш, тәрәзә ярыгыннан тышка карап барырга була Ләкин урдадан куылган хатынның күзенә йокы да кермәде, күңелендә тәрәзәдән карап бару теләге дә тумады Арбаның арткы почмагына сөялгән килеш, битен, ияген йомшак яка йонына көртлек сыман яшереп ул тын гына, оеп кына барды да барды Аның уң ягында, аяч очында берни белми җиде яшьлек улы йоклады, сул ягында песи ба ласыдай бөгәрләнеп биш яшьлек кызы йоклады Башка вакытта ба лаларының йокы аралаш тын алуларына, төшләнеп авызларын чәпелдә- түләренә, сулкылдап-сулкылдап куюларына сокланып туя алмаган ана бүген аларны, әйтерсең, күрмәде дә. тоймады да Бер үк вакытта уч үзенең өстенә ишелеп төшкән зур кайгысы турында да. томанлы, кү ңелсез киләчәге турында да. онытып булмастай шикелле тоелган һәм артта кала барган Ак урда. Ак өй күренешләре турында да уйлады сыман. Шулай ук ул тышка, далага да колак салгандай итте — Барысы да беттемени, тәңрем?! — диде ул көрсенеп, үзалдына сөйләнеп. Күктән аңа бернинди җавап килмәде Якында гына туң жир өстен нән шакылдап, тәгәрәп барган көпчәк тавышлары ишетелде дә. дөп-дөп баскан, мөңгерәгән. пошкырган, чәрелдәгән терлек туар авазлары ко лакка керде Шул чакны киез ишек-тәрәзәнең бер кырые күтәрелә төште, алда - сәкедә дилбегә тотып утырган Чобан, башын тыгып — Ни дисең, бикә? - диде. Бикә аның сүзен аңлап җиткермәде — эндәшмичә, кымшанмыйча үз урынында утыра бирде. Син миңа нидер әйттең бугай, бикә? - диде Чобан кабатлап. — Әйтмәдем,— диде бикә. Шулай да тыштагы кеше белән эндәшеп-сөйләшеп алгач аңа ничектер җан кереп киткәндәй булды. «Юк, үләргә әле иртәрәк» дип уйлады ул үзалдына, юану эзләп Атасы, ыруы, балалары исән, шулай булгач, нишләп әле шул кадәр бетеренергә? Ул әле монда — җирдә, кешеләр, терлекләр арасында. Ул бары күченеп кенә бара. Яшь, чибәр бичәләрен генә, гүзәл кырнакларын гына якын күрә торган каганнан үчен алачак әле ул бер заман! Аның углы — тучи бәк, тәгин углан. Ул - Тәңре углы! Аның хокукын тартып алырга беркемнең көченнән килмәячәк. Исән генә булсын аның олы колыны! Чобан, Чобан! — диде ул кинәт, йокыдан уянып киткән кеше сыман. Чобан ишектән башын тыгып карады. — Әллә тагын колагыма гына ишетелде инде,— диде ул мыгырданып. — Колыным Колынкаем күренәме?—диде бикә — Кайсысы? — Икесе дә. — Өлкәне күренә. ч — Чакыр, күренеп китсен. Бераз баргач арба янында Албуганың тавышы ишетелде: — Әни, ни булды? Мин монда. — Ул-бу юкмы, киләләрме? — диде бикә, тәрәзәдән башын тыгып. — Киләләр! — Адай андамы? — Алдан бара. — Табылдык ничек... кызың? — Мин монда, әни!—диде кырнак, бикәнең үзе белән кызыксынуына сөенеп. — Ярар, ярар, барыгыз,— диде бикә күңеле булып Әниләренең урыныннан кузгалуын һәм кем беләндер кычкырып сөйләшүен ишетеп, балалар да уянып киттеләр. Уяну белән алар беравык тыңлап яттылар. Әниләре яңадан үз почмагына килеп утыргач, җиде яшьлек малай, башын калкытып: — Әни, без кая барабыз?—диде. — Тозлы күлгә! Шуны да белми! — диде абыйсын үчекләп кечкенә кызый Куянкай. Балаларның әле ана-кам кушкан чын исемнәре юк иде, аларны Бала дип, Малай, Кызым дип кенә йөртәләр. Шулай да малайга инде Ке- че-Тай, кызыйга Куянкай дигән исемнәр тагылып өлгергән иде. — Әле иртә — йоклагыз,—диде әниләре балаларны яңадан йоклаг- макчы булып. — Мин торам, әни,— диде Кече-Тай, ишеккә таба шуышып.— Мин абыкайлар янына чыгам. — Мин дә! — диде Куянкай. — Иртә әле, иртә!—диде бикә балаларын тынычландырмакчы булып. Ләкин ул арада Кече-Тай ишек-тәрәзәдән башын тыкты да. чәрелдек тавыш белән: — Абыкай! Ат китер!—дип кычкырды. — Миңа да! —диде Куянкай, кече абыйсы янына килеп. — Барыгыз алайса, бар! — диде бикә. Балаларга ул җылы киемнәрен табышты, киендерде, чәчләрен црйпап, рәтләп куйды. Арба янына ат китерделәр. Балалар узышып, төртешеп, ачык ишектән чыктылар, янәшә атлап барган атларга атландылар да, күздән дә югалдылар Балалар чыгып киткәч, арбада буш, иркен булып калды Ф — Чобан, Чобан!— дип кычкырды бикә — Кем бар анда — әйт әле. мина да ат китерсеннәр! < 11 i о Алар сөзәк калкулык итәгеннән бардылар Сулда — көнбатышта »• күңелсез караңгылык җәелеп ята, уңда — көнчыгышта бераз гына ачы- ? ла башлаган күк чите һәм шундый ук караңгы бушлык барлыгы беленә f иде. Инде кыш башланса да, күлләр, елгалар боз белән капланса да. 5 кар әле төшмәгән Иң алдан, юл күрсәтеп, як-якны күзәтеп кораллы кылавызлар бар- ♦ ды, ал ардан бераз калышып — каравыллар, каравыллардан да артта х рак йөз кешелек кораллы алай барды. Кораллы алай артыннан утлый- < утлый, иренеп кенә, йокымсырап кына көтүләр теркелдәде Икешәр, ь . дүртәр, алтышар үгез җигелгән авыр арбалар, озын койрык булып, кө- ™ түләр артыннан бардылар. Арбаларга бикәнең киез өйләре, кием-салымнары, савыт-сабалары, бөтен бер кышка җитәрлек азык-төлеге — ® барлык байлыгы, барлык киргУк-ярагы төялгән иде. Арбаларда шулай х ук картлар, карчыклар, бала-чагалар, авырулар барды Корал тота “ белгән, ат өстенДә утыра алган барлык таза кеше — ирләр, үсмерләр— > барысы да атка атланган иде. Көтүләрне, арбаларны алар алдан гына 1 түгел, арттан да, ян-яклардан да карап, күзәтеп баралар Аларның байлыгы, билгеле, болар гына түгел иде Бикәнең әле кө- тү-көтү маллары, меңләгән кешеләре бар. Алар Тозлы күл байларындагы далаларда булырга тиешләр иде Ак урдадан куылу турында каган боерыгы билгеле булгач та, бикә аларга да тиз арада күченеп ки тәргә һәм төньяк-көнчыгыш юнәлештә — Байык суы буена таба хәрәкәтләнергә дип кеше җибәр|ән иде Өч-дүрт көннән алар барысы да Диңгез-күл буенда очрашырга тиешләр Бикә арбадан чыгып атка атлануы белән, әнисе янына Куянкай килеп җитте. — Абыкайларың кая? Мине ияртмәделәр,—диде кызый үпкәләп Әйдә минем белән,— диде бикә үзенең кече кызына — Мин сине көттем, әни! — диде Куянкай Бикә, кызын ияртеп, арбалар, терлекләр килгән юнәлешкә каршы якка — койрыкка таба китте. Аның барысын да үз күзләре белән күреп, тикшереп чыгасы килде. Каршы яктан килүче арбаларга, кешеләргә, терлекләргә караштырып алар ашыкмыйча гына бардылар Атка атланган бикәне ирләр, хатыннар сәламләп каршылады. Узып барыш лый гына, исәнлек-саулык сорашкан арада гына бикә алардан тегесен- монысын белеште, берәрсенә кыска гына җавап кайтарды, я булмаса берәр киңәш бирде. Кечкенә түгәрәк битен ачып, йомшак тун якасын кайтарып куйган Куянкай әнисенең әле бер ягына, әле икенче ягына чыкты һәм бертуктаусыз тәтелдәп, нигә алай да, нигә болай, дип барды, я булмаса бер дә юктан кычкырып көләргә тотынды Кырыс ирләр, хатыннар баш иеп, ым кагып Куянкай белән дә исәнләштеләр. Мактап аңа берәр сүз әйтеп куйдылар, кайберләре көнләшеп, эчләреннән генә . Бу бары үзең сизенгән, үзең төшенгән куркыныч нәрсә турында чит ке1 ше авызыннан ишетү һәм шуның белән үз шигеңне, үз сизенүеңне ны гыту гына булды Аның өчен күп нәрсә яңадан ачыкланып калгандай булды, ләкин менә тук, канәгать килеш яңадан шомлы, куркыныч чын барлык белән очрашу аны каушатып җибәрде Аның үзгәргән, бозылган кыяфәтен күреп, яшь хатын чын-чынлап куркуга төште Ул аңа табарак тартылды, аны кочаклап алды, иркә ләп, яратып аның аркасыннан, иңбашларыннан сыйпалады — Нишләп болай коелып төштең әле син? — диде ул йомшак кына, гөр-гөр килеп Ир кеше усалрак, кырысрак була ул Син алып ир, син тучи бәк тәгин углан! Теләсә кем сүзенә колак сала башласаң' Колак салмыйча да ярамый,— диде углан Колак салсаң да, каушап калырга кирәкми,—диде яшь хатын аны яклап һәм сиздермичә генә үзенең киңәшен дә кыстырып — Мин барында син тыныч бул Мин сиңа көч бирермен, кыюлык бирермен, яшь богам! Мин үлем тырнагында булдым, мин абалар авы зыннан ычкындым Мин инде беркемнән, бернидән курыкмыйм кебек Мин бары синнән генә куркам бугай яратмассың дип, ташларсың дип куркам бугай — Курыкма! — диде углан уяну билгесе сиздереп Кызын ул кочаклап алды, аның җылысын тоеп, аның дәртле көчен тоеп һәм шул ук вакытта тынычлана барып ул сүзсез генә аңа карап торды Андагы бу үзгәрешне, эчке борылышны яшь хатын бөтен тәне белән сизде — Мин кырпак Беркайчан синең бичәң була алмам, диде ул кайнар пышылдап - Шулай да мин синең мәңгелек юлдашың булыр мын Миннән алда үлсәң, беренче булып мин синең кабереңә кереп ятырмын теге дөньяда мин синең аяк астыңда йомшак мендәр булырмын Тик минем әле үләсем килми Минем үләсем килмәгәч, син дә үлмәячәксең - шуны онытма! Теләсәң, ун кызга, йөз кызга өйлән, тик мине генә читкә тибәрмә! — Мин сине читкә тибәрмәм. Мин сиңа ышанам! — диде углан тәмам күңеле эреп. — Инде чыксаң да ярый,— диде Табылдык бушанып, җиңеләеп — Минем елыйсым килә, сөенечтән елыйсым килә. Син югында мин иркенләп елармын. — Мин барында ела. Мин тыймыйм,—диде углан. —Минем сиңа яшьле күз белән күренәсем килми. Син бар Торгакларны тикшер Мин сине таңга чаклы көтәргә дә әзер.— диде Табылдык. Ул ашык-пошык аны киендерергә тотынды. Әле көлде, әле борынын тарткандай итте һәм үзенең кайгысын да, шатлыгын да. үлемен дә. яшәвен дә үз кулында тоткан яшь ирдән — кырыс та. куркыныч та тоелган олуг ирдән аерылырга теләмичә, ялгыш кына әле аның кулына, иңбашына орынып алды, әле аның күзләренә елмаеп карады. Яшь хатын белән тулы аңлашу, тулы якынлык барлыкка килсә дә, тәгин угланның күңел төбендә үз язмышы, әнисе һәм ил-көн язмышы турындагы борчылу тойгысы торып калды. Кызның кайнар иркәләвеннән аерылып, кара, салкын тышка килеп чыккач, әлеге берни белән бетереп булмый торган борчылу, пошыну тойгысы барлык уйларны, тойгыларны күмеп, яңадан өскә калкып чыкты. Аның хәзер әнисен күрәсе. бик кирәкле нәрсәләр турында сөйләшәсе килде. Бикә өендә тагын йөзбашы Җирән белән баш бага Кортага да бар иде Албуга килеп кергәндә алар нидер киңәшеп, сөйләшеп утыралар иде. Адай белән Кече Тай да шунда әниләре тирәсенә елышканнар Кечкенә кыз Куянкай, аякларын, кулларын як-якка ташлап, ястык-мен- дәр арасында йоклап ята. Бикә үзенең өлкән углын түргә, үз янына чакырды. Ирләр, тәгин угланга буйсыну белдереп, аның алдында баш иделәр, сүзсез генә чит кәрәк тайпылдылар. - Синең керүең яхшы булды әле. улым,— диде бикә Эшләр шәптән түгел безнең. Менә шул турыда сөйләшеп утыра идек. Ни булды тагын’ Әлегә булмады. Йоклап ятсак, булыр.— диде бикә — Каган безгә үзенең башбаштакларын, башкисәрләрен биргән.—диде баш бага Кортага. - Алар ачыктан-ачык буйсынмау белдерәләр. телләшәләр, төрле имеш-мимешләр сөйлиләр Мин үзем дә ишет тем Менә башкаларга да ишетелгән. — Ишетү генәме! — диде йөзбашы Җирән - Нишләргә алар белән’ Кире урдага кайтарып җибәрергәме, берсен калдырмый кырып бетерергәме? — Нәрсә уйларга да баш җитми, улым,— диде бикә дә. - Син менә ни әйтерсең икән? Барысы да җава, ге атылып чыгардай булып типте. Ашыкмаска-кабаланмаска тырышып х ул башына бүреген киде, өстенә тунын киде дә, яңадан атына атланды һәм күрмәс күзләре белән йөзләгән ирләр ягына карап — Ишеттегезме минем келәүде? — дип кычкырды Ирләр, ни әйтергә белмичә, каушап калдылар Сөн илендә бары ил башы каган гыпа иртән — козуцка, кич — айга келәү әйтә, бары ул гына Тәңрегә «атам» дңп эндәшә ала иде Нәрсә бу, йола бозумы, әллә каганга каршы баш күтәрүме? Бу шундый изге, серле нәрсә иде— моны аңларга беркемнең дә башы җитмәде. Башкалар гына түгел, тәгин углан.үзе дә моны ныклап торып төшенә алмады. Ул бары үзенең Тәңре утлы булуын гына белде дә, үзен танымаган, танымаска тырышкан башбаштак ирләр алдында үзенең кемлеген күрсәтергә кирәклегең генә белде. Аның колаклары шаулады, битләре уттай кызды, күзләре исә якындагы Адайдан башка беркемне дә аера алмады — Абый, кузгалырга боерык бир! — диде Адай — Нәрсә, иәрсә? — Арбалар җигелде. Кузгалырга кирәк. Боерык бир! — диде Адай кычкырып v ' Албуга аңла/i алды һәм тамак ярып — Кузгалырга! — дип кычкырып җибәрде. Тезмә тарала башлады, һәркем үз урынына ашыкты — берәүләр атларын юырттырып олаулар алдына киттеләр, икенче берәүләр көтүләр янына ашыкты Бөтен ил-көн кузгалып киткәндә сул яктан ачы җил исә башлады Тәгин углан, үэ-ү*зенә урын таба алмагандай, каядыр алга чапты Аның яныннан, күләгә кебек, Адай барды Алар шулай юырттырып кылавызлар янына ук барып чыктылар, анын юлын кистеләр дә, кар- шыга таба килә башладылар Бу вакытта инде аларның кайнарлыгы сүрелә төшкән нде Тәгин углан әле Генә булган нәрсә турында тынычлабрак уйларга тырышып карады Уя үзенең бик зур ахмаклык эшләвен аңламый булдыра алмады Ирлар алдында, бөтен ил-көн алдында Тәңрегә «атам» дип эндәшергә аның бернинди хокукы ң* иде. Бу турыда каган ишетсә, күрәсең, аның башыннан сыйламас. Каган! Әти! Нинди якын иде ул кайчандыр! Янында ичмаса» ата сы урынында булган акыллы, дус, якын Туңгак алма та . «Качып кына карасыннар! Әйтеп кенә карасыннар!» дяде ул шун дук үзүзенә җавап биреп. Качакларны, башбаштакларны исенә төшер-' гәч аны чиксез нәфрәт һәм ачу тойгысы биләп алды. Аляр аны сабый дип уйлыйлар, ахрысы, шуңа күрә качарга, телләшергә ярый, дия беләләр. ахрысы. Качмый торыгыз әле. телләшми торыгыз! Жмие ташлап китеп иреккә чыкмакчы, үлемнән котылмакчы буласызмы? Үлсәк — бергә үләбез, яшәсәк — бергә яшибез! Ул үзенең егетләрен көтел алды да, сүзсез генә алар алдымнан, китте Егетләрнең күбесе аның яшьтәшләре иде Алар авын үз ирләре, җан сакчылары иде. Аларга ул үзенә таянган кебек- таяна ала. Егетләр һәрвакыт аның янында булырга, аны төрле бәла-хазддан саклап калырга тиешләр иде. Ләкин ул бүген аларга аерым «лвй булык, олауларның уң ягыннан сакта барырга кушты. Алайиы көчәйтү һәм каган биргән ирләр белән якынайту, дуслаштыру өчен ул аларга тагын унлап «башбаштак» яшьләрне өстәде Энесе Адайны ул квчайтел гән әлеге алайга унбашы итеп билгеләде. Бер мәртәбә олауларны, көтүләрне карап әйләнгәч ул тагым үзенең ■' егетләре янына килеп чыкты. Адай шундук абыйсы янына килде. Алар беркадәр тарала башлаган алай алдыннан бардылар. — Ничек, шаулашмыйлармы? — диде Албуга. — Куяннарга кушылмыйлар. Бер алайда — ике алай.— дяде энесе Тәгин углан артына борылып карагандай итте — чмсшан да егермеләп кешелек төркем арттан икегә бүленеп килә- иде. — Алар әйтә Сөнәнкәләр Куяннарга буйсынмый. Куяннар Сөыәнкәларгә буйсынырга тиеш, диләр, — диде Адай әләкләп. — Әйтсеннәр, әйтә бирсеннәр, — диде абый кеше, исе китмәгәндәй. Шулай атларын әкрен генә атлатыи барганда, алда, кузксыман ка-. г барып утырган куе үлән арасыннан ялт ител ап-ак куян чябңя чыкты. Ул да булмады, каяндыр югарыдан, баш өстеннән, канатларын сызгыртып бөркет очып төште. Күз ачыл йомганчы Албуга җәясен ук утыртты. атып җибәрде. Качып барган куянны инде эләктерде» гене джгәв- дә. бөркет кошны тимер очлы ук куып җитте. ТаштаД ажыраев, бвркет . кинәт җиргә төште. Үлем тырнагыннан йотылган ана куен кырт чына унга борылды да, үзән буйлап чаба башлады. 'г Ләкин шулай да ул ерак китә алмады — аны тимер- башаклы- кур , кыныч ук куып җитте. Зур ак куян сөрлегеп китте, торды-, яңадан чап.макчы булды, егылды һәм җир өстендә тыпырчынын ятты да тынып калды . ■ ■ •-■» - ■ • Бу шундый көтмәгәндә булды, шундый искәрмәстән булды, — әйтер сең, күктән кинәт яшен ташы төште, әйтерсең, кинәт җир убырды. Ку ян ыруы кешеләре, котлары алынып туктап калдылар — Куян ыруы кешесе өчен куян үтерүдән дә хәтәррәк нәрсә юк иде. Сөнәнкәләр башбаштаклар шаркылдап көләргә тотындылар Тәгня углөн ярсыя. агарынып шундук артына борылды. — Кем? — диде ул. үз артыннан ирлгән егетләргә кычкырды». Егетләрдән кемнең дә булса «ке»» икәнлеген әйтея «лгергәнче ул . «кем»нен кем икәнлеген үзе күреп алды. Бу «кем» башбаштаклар твркеменнән булган бер Төпсә атлы яшь кр иде. . Кыска буйлы, аюдай таза, көчле бер кеше. Башкалфдам алкәирәк . булгангамы. кемлерәк булгангамы ул ничектер бик тиз күзгә ташлана, гел үзем бәйсез, иркен тотарга ярата иде. Аннары аны чамадан тыш комсыз дия тә сөйлиләр иде Яуда чагында ул ннчек тә үзе генә алга чыгарга, яхшырак, җайлырак нәрсәләрне эләктереп, тизрәк табан ялтырату «тын да карый икән Үз төркеме алдыннанрак барган һәм әле генә кереше тартылган ♦ ♦ җмлеи rfMt .-шыед ^ааолаш аө Төмсәне күрем алу белән. Албуганын - күз аллары Яктырып киткәндәй булды Шул кыска гына вакыт эчендә ч ул әлеге башбаштак ир турында ишетеп белгәннәрен исенә төшереп, >■ ' шунда ук-тиетле карарга да .кйдсп өлгерде. Ул атын кырт кына унга = 'борды, әле һаман авызы ерык Төпсәнең каршысына килеп басты, кы- g ныдай кылычын тартып алды да бар көченә селтәнеп җибәрде Үз- й ■' үзенмән канәгать төс белән елмайган авызлы, зур борынлы кабак баш, < ни булганын төшенә алмыйча, юан, таза гәүдәдән аерылып, шапылдап, 5 бәсләнгән’ат сыртын кызыл камга буян, таштай каты җиргә барып ; төште. Кола-туры ат колакларын шәмрәйтеп, куркып пошкырып җи- о бәрде һәм сыртыннан шуышып ычкына башлаган авыр гәүдәне өстерәп ф читкә чабып китте. * Воларның барысы да тәгин угланның юлдашлары күз алдында бул- < ды Барысы да, котлары алынып, туктап калдылар. Шул чакны баш- £ баштаклар төржеменнән берәү, башкаларны ырып-ерып, тәгин угланга п таба якыная башлады. Ачуы-ярсуы әз генә дә кимемәгән, шул ук ва- ° кыттэ саклмк, уяулык тойгысын да югалтмаган Албуга кырын күз х белән тейә аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торды «Нишләр икән?!» £ . дип уйлады ул үзенә таба килүчегә каршы юлбарыстай ыргылырга = әзер булып. Аңа таба якынаерга азапланган егет үч иткәндәй угына-җәясенә = тотынды. Тәгин угланмын белүенчә, бу егет Төпсәнең бертуган энесе Тишек Таш булырга тиеш Ул да абыйсы кебек үз таза, явыз, комсыз бор кеше иде. йола буенча ул абыйсы өчен канлы үч алырга хаклы •'Ләкин Тнщск-Таш дәһшәтле «Канга-кан!» сүзен кычкырып өлгергәнче, җәясен.» ук утырта алганчы, тәгин углан, беренче булып .— Тлшек-Тмн! Ташла коралыңны! — дип кычкырып җибәрде. Егетләр Кузгалып куйдылар, Тишек-Ташның нишләргә җыенуын күреп тиз арада аны төрле яктан чолгап алдылар. Егетләрнең барысы да «башбащтмслар» иде! Титек-Таш та аптырап тормады - атынып 'сыртына басты да, угын керешкә утыртты да.. Аны чолгап алган иптәшЛаре моны абайлап җиткермәделәр Алар бары якыннан гына очып киткән бөркет каурыйлы ук койрыгын гына күреп калдылар Күрделәр дә барысы да берьюлы тәгин углан ягына борылып к*а|№дылар. Анда, аның аты өстендә беркем юклыгын күреп, барысы да аһ ятеп җибәрделәр Анымоны төшенмичә ярсып, алар ко. ралларына тотЫнДылар һәм, сытып ташларга әзер булып, Тишск-Ташны тдгм дн нЛграк уратып алдалар. Шомланып атлар пошкырды, баш өстендә үткер. кылычлар ялтырап китте. ТЯмкк-Тшы ук атканда ияреннән егылып калган Албуга алар шулай Шаулашканда яңадан ияренә менеп утырды. — Туктагмз! - дип кычкырды ул үз егетләренә Тяшек-Таммың күз алдында уйнаган ачулы кылычлар авыраеп түбән гяшгеләр. кыны лар га шуышып кереп тынсыз калдылар. Тишек » Vatu, парде пйтан аучылар белән уратып алынган киек кебек, куркып як-ягына каранды да, агарынган йөзен бозып, ямьсез итеп еларга кереште. Әле генә үлемнән исәм калуы өчен елый ндеме ул. бертуган абыйсының коелган каиы өчен үч ала алмавы өчен елый ндеме бер кем моны белә алмады — Таралигыз! Җибәрегез аны, диде Албуга боерып Тыгызланып бер тирәгә укмашкан йомгак теләр-теләмәс кенә сү телә башлады Тәгин углан, ТиШек-Ташның тынычланганын көтеп торды да, эчке бер күтәренкелек белән: . — Ирләрем-егетләрем, мине тыңлагыз! — диде. ' .. ¥1 — Мең яшә, Тәңре углы уң кул тучи бәк!—диде Тишек-Таш кау- * шап һәм куанып.— Үлгәнче колың булырмын, иң кыен чакларыңда ар- < ка таянычың булырмын! Утка каршы су булырмын, суга каршы ут н булырмын! £ — Кәлтә! — диде Албуга ачык йөзле, озын, таза буйлы чибәр егет- „ кә эндәшеп. — Мин күреп тордым аңсызлыгы аркасында Тишек-Таш < миңа угын төзәгәч, беренче булып син капладың мине. Төпсәнең атын. « коралларын сиңа бирәм. — Моннан соң да сине уктан, сөңгедән саклармын. Кирәк булса, * тимер туның булырмын, корьГЧ калканың булырмын! — диде Кәлтә “ дулкынланып. йола буенча Төпсәнең хатыны, балалары, мал-туары — барысы да тәгин угланның үзендә калырга тиеш иде. Әнә ул үзенә берни алмады — барысын да өләште дә бетерде йола турында беренче булып Кәлтә искә төшерде. — Сез соң барыгыз да минем егетләрем түгел мени? - диде Албуга. — Сезгә өлеш чыгару ул минем үземә өлеш чыгару түгел мени? Сөи илендә әле моңарчы беркемнең дә, бер генә алыпның да. бер генә бәкнең дә үзенә тигән өлештән баш тартканы юк иде. Әнә ул баш тарта. Ник? Усал егетләренең күңелен күрү өченме? Ни генә булмасын, мондый тәгин угланны яклап чыннан да утка да, суга да керергә була! Кәлтә белән Тишек-Таш та, башкалар да бу мәлдә шулайрак фи кер йөрттеләр. Албуга үзе бөтенләй икенче нәрсә турында баш ватты Куян белән. Төпсә белән булашкан арада арттан аларны башка алайлар куып җитеп киләләр иде. Аларга берни сиздермичә, тизрәк моннан кузгалып китүдән дә яхшы нәрсә юк. Егетләргә ул үтерелгән куянны. Төпсәнең башын алып тизрәк кузгалып китәргә боерды Аннары ул Төпсәнең үле гәүдәсен алып качкан атны тотарга, алып килергә, үле гәүдәне, беркемгә күрсәтмичә, берәр аулак җиргә илтеп ташларга кушты Бу эшне ул Кәлтәгә тапшырды — Иртәгә кояш чыкканчы Төпсәнең хатынына, балаларына берни әйтмәскә, — диде Албуга Тишек Ташка Аннары ул башкаларга кара ды —Төпсәнең кайда, ничек үтерелүе турында иртәгә кояш чыкканчы бездән башка беркем белмәскә тиеш,—диде — Тыныч бул. тучи бәк, беркем берни белмәс, — диделәр егетләр бер авыздан IX Бүген көн аяз гына булды. Түбә өстендә кызгылт-злтын кояш эленеп торды, үзәкләргә үтеп көҢбатышҮан ачы җил исте. Бүген алар Бәнә дигән күл буенда төн кунарга тиешләр иде. Уймак күлдән Бәнә күлгә чаклы ара бер көннән азрак иде. Күл буена алар кояш баер алдыннан барып җиттеләр. Арбалар бүген иртәрәк туарылды, өйләр иртәрәк корылды һәм учаклар да иртәрәк ягылды. Төнге торгаклар билгеләүне тәгин углан тулысы белән йөзбашы Җирәнгә тапшырырга булды. Иртәнге бәрелештән соң йөзбашы Җирән сүзсезләнеп, хәтта сулыгып-ябыгып калган иде. Тәгин углан белән алар көне буена диярлек күзгә-күз очрашмадылар. Хәзер менә очрашкач ул тәгин углан янында үзен ничегрәк тотарга белми азапланды. Аның, билгеле, яп-яшь углан алдында түбәнсенәсе дә килмәде, шул ук вакыт та ул аңа буйсынмый да булдыра алмый иде. — Төн уртасына чаклы мин йоклыйм, — диде тәгин углан Җирәнгә.— Мин йоклаганда—торгакларга син җаваплы — Шулай итәрбез. — Минем егетләрне төнгә куйма. — Тегеләрне дә, үзеңнекеләрнедәме? — «Тегеләрне» дә. — диде тәгин углан. — Төн матур. Аларның боз өстендә уйныйсылары килә. Мин аларга сүз бирдем. — Шулай итәрбез, — диде йөзбашы Җирән, бер үк сүзне кабатлап. Үз өенә, үзенең Табылдыгы янына Албуга бүген күтәренке күңел белән кайтты. Икәүдән-икәү генә сөйләшергә күпме сүз, күпме яңалык бүген! Табылдыкның бүген дә үзен җылы өйдә, ит тулы казан янында якты йөз белән каршы алачагын уйлап ул . үзалдына елмаеп куйды. Ләкин үз өе янына җиткәч ул, әнисен исенә төшереп, кырт кына борылды да, каршыдагы биек өйгә таба атлады. Көндез ул әнисен читтән генә күреп китте. Бүген аны ничек тә күрергә, сөйләшергә кирәк иде. Берничә көн эчендә үсеп, үзгәреп, олыгаеп киткән өлкән углын Күрекле бикә аяк өсте каршы алды. — Сине бүген мактап телгә алдылар, улым. — диде ул. беренче булып. — Кемнәр мактады, әни? — диде Албуга, «мактау» сүзенә аеруча күңеле булып. — Ирләр, — диде бикә. — Күргән кешеләр әйтте бөтенесен шаккатыргансың син бүген. — Ә, син аны әйтәсең икән! - дигән булды Албуга гамьсез генә. — Шуны әйтәм, — диде бикә. Анысы яхшы булган . ирләр алдында үзеңнең кемлегеңне күрсәтүең. Шулай да син... беренче адымыңнан ук кансыз булсаң, башкалар да качышып бетмәсләрме? Албуганың куанычлы елмаюы сүрелеп калды'. — Җиткерделәрдәмени, әни? — диде ул төшенке генә. — Җиткерделәр. «Димәк, ышанычсыз алар шулай да!» дип уйлады углан ачынып. — Кемнәр, әни, әйтмәссеңме? - диде ул. — Кемнәр булсын—Җирән! Минем ышанычлы ирләремнең башларын чаба башласаң, мине кем саклар да кем яклар? «Җирәнмени? Ул бит берни белми!»—дип уйлады шундук Албуга, җиңел сулап. — Мин барында, башка балаларың барында сиңа тагын кем кирәк соң, әңи? — Шулаен шулай да, — диде бикә пошынып — Үзеңне корал белән саклаган, үзеңне туйдырган, карап үстергән кешеләрнең башларын чабарга ашыкма әле син, улым. Чабылган башны кире утыртып булмый. — Кайгырма, әни! — диде Албуга жинелчә бер күтәренкелек белән. - Кайчагында шулай куркытып кую да ярый ул! Моннан сон уяурак булыр, йокысын ачыбрак йөрер. Шулай да әйтим инде: анын сиңа килеп әләкләшеп йөрүе миңа ошамый. — Миңа килмичә, кемгә килсен ул?! - диде Бикә Җирәнне яклап. — Миңа! - диде Албуга Ирләр эше ирләргә генә кагыла. ♦ — Әллә нәрсә булды сиңа, улым, — диде ана кеше аптырап, гаҗәп- с. ләнеп. 5 — Берни булмады Килештек ич, әни ирләр эше — мина, кызлар >. эше — сиңа, дидек. х — Без алай димәдек бугай, — диде бикә, уйлангандай итеп — Әни, минем сиңа үтенечем бар, — диде Албуга. - Минем егетләр £ бүген кич боз өстенә уенга чыкмакчылар Кызларыңны чыгармассың- < мы — аларга күңеллерәк булыр иде з Бикә көлеп алды Шуны сорарга кердеңме? Шуны. — Шул да булдымы «ирләр эше!» диде әнисе Яшь егетләр боз * өстенә уенга чыкканда кызлар йоклап ятыр дип белдеңме, мин әйт- * кәйне көтеп? Сез аларга бер генә сызгырыгыз җиде кат сакчыны алдап чыгачак алар! - Мин үзем чыкмыйм. диде Албуга Адай сызгырсын, алайса. диде бикә көлеп. Үзенең хәйләсен Албуга бары Адайга гына әйтте. Беркемгә күрен- мичә, сиздермичә ул яшьләр арасына чыгарга, аларның, бигрәк тә үз егетләренең нәрсә сөйләшкәннәрен тыңларга булды Аны Төпсә турында берәрсе ычкындырырмыюкмы, дигән нәрсә кызыксындырды. Әгәр дә мәгәр аның егетләреннән берәрсе шул турыда тишкән булса, бүген сүз, аныңча, гел шул турыда гына булачак иде Төпсәнең үтерелүе турындагы хәбәрнең таралуыннан, таралмавыннан бигрәк, аны бөтен ләй икенче нәрсә: егетләрем минем ышанычлымы, юкмы, дигән нәрсә борчыды. Мондый хәйлә Адайга да ошады. Абыйсына ул хәтта беркая чыгып йөрмәскә кушты, «барысын да үзем эшләрмен, кайгырма!» диде. Ләкин абый кеше барыбер үзенчә итәргә булды — Без яшьләр белән уенга чыкмабыз. диде ул Адайга Егетләр, кызлар боз өстенә чыккач, беркемгә күренмичә, икебез ике яктан килербез дә, тыңланып йөрербез Караңгыда безне беркем таныма» Алар шулай иттеләр дә Күл өстенә кичке уенга чыгучы егетләргә дә, кызларга да Адай аягым сызлый, чыкмыйм, диде. Ал бу ганы чакы рып килүче булмады Анын өе, кызы бар лабаса ана болай да күңелле! Күктә тонык кына булып яшь ай балкый, ялт-йолт килеп йолдызлар җемелдәшә иде Көндез бер үк төсле булып тоелган җир өстенә, куе, озын күләгәләр белән аралашып, көмеш сыман аксыл яктылык таралган. Тигез күл өсте аеруча матур, серле һәм ягымлы Югарыдан төш кәц тонык ай яктысында боз өсте, яхшы шомартылган көзге төсле булып, балкып-җемелдәп ята. Авыл күл янына килеп урнашу белән, көне буе атта, арбада селкенеп барган бала-чага боз өстенә иң элек сибелә иде. Кечкенәләр арба өстендәге киез өйләренә кайтып йокларга яткач та. боз өстенә олырак балалар, үсмерләр чыгып җыела Ин ахырда, караңгы төшеп бөтен авыл йокыга талу белән яшьләр чыга. Бикәнең болай да кызларны яшьләр уенына чыгудан тыйганы юк иде Бүген исә, өл- кән углының үтенечен истә тотып, кол кызларны тоткарламаска дип, ул бага хатыннарга алдан ук әйтеп куйды. Бикәнең кызлары да чыккач, боз өстендәге яшьләр күбәеп китте. Күл тирәсендә уен-көлке, күңелле чыр-чу яңгырап торды Кайберәүләр үзләренең якын сердәшләре белән читкәрәк, күләгәлерәк җирләргә елыштылар, кайберәүләр бер тирәдә күмәк уеннар башлап җибәрделәр. Албуга, капкадан чыгып, туп-туры күл буена юнәлде, кычкырып сөйләшкән, көлешкән егетләрнең сүзләренә ерактан ук колак салып, шыпырт кына алар янына барып әйләнде дә, камышлы яр буеннан китте. Ярым караңгыда аңа беркем игътибар итмәде. Никадәр колак салып тыңламасын, шулай да ул беркайда да үзе ишетергә теләгән сүзләрне ишетмәде. Юк, ышанычлы, бик ышанычлы, ахрысы, аның егетләре. Ант иттеләр бит — шул җитмәгәнмени? Юкка йөри, ахрысы, ул болай әллә ниләр уйлап, кычытмаган җирен кычыттырып. Әнә алар... якында гына. Үзенекеләр дә, «тегеләр» дә. Аларда хәзер Төпсә кайгысы түгел Яннарын да яшь кызлар булганда, ник кирәк аларга Төпсәләр, Тишек-Ташлар... уң кул тучи бәк тәгин угланнар?! Бар нәрсәнең - бар кайгының, бар шатлыкның... яшәүнең, үлемнең төп чыганагы шул ук кызлар, бичәләр, аналар түгелме соң, тәңрем?! Шулар аркасында ызгыш-талаш, шулар аркасында — яулар., шулар аркасында — бәхет, куаныч.. Тормышның, дөньяның бар тоткасы алар түгелме соң, тәңрем?! Кинәт кенә ул тынычланып калгандай булды. Тик шулай да ул ба ры үзенең егетләре өчен генә тынычланды бугай. Кызлар, бичәләр, аналар турындагы уйлар аңа икенче нәрсәне - йөрәк итенә ук тимере булып кереп утырган һәм беркайчан да онытылмый, югалмый торган нәрсәне исенә төшерде. Караңгыда үзенә елмаеп карап торган гүзәл Сөенеч турында хәзер аның һич тә уйлыйсы килмәде, ләкин ул — сихри күк кызы—уйлыйсы килү-килмәүгә карамастан, һаман үзен искә төшереп торды, һаман арттан, алдан - бөтен яктан, тирә-юньне нурга күмеп торды. Өстендәге тире киемнәре ике кат иде, аңа бернинди салкын үтәрлек түгел. Ул туп-туры боз өстенә сузылып ятты да, күккә — айга, йолдызларга карап тынып калды. Элек тә ул, җиргә чалкан сузылып яткан килеш, күкне, болытларны, айны, йолдызларны күзәтергә ярата иде. Күпме генә күзәтсә дә, аңа анда һәрвакыт ниндидер серлелек, яшерен көч һәм ниндидер башка тормыш бар сыман тоела иде. Әнисе белән ачыктан-ачык сөйләшкән теге көннән соң — үзенең Тәңре углы икәнлеген белгән көннән соң — ул күккә, йолдызларга бөтенләй икенче хисләр белән, икенче төрле уй-теләкләр белән карый башлады кебек. Үзе белән күк арасында, ай һәм йолдызлар арасында ул уртаклык, якынлык, туганлык табарга тырышты. Ләкин, күпме генә тырышса да, күпме генә баш ватса да, чынында ул бернинди якынлык, туганлык таба алмады, төпсез күк дөньясының тамчы да серенә төшенә алмады Шулай уйланып, онытылып ята торгач ул якындагы камышлыкка таба килгән кемнеңдер аяк тавышларын ишетеп калды. Күккә, бушлыкка омтылган уй җепләре шундук өзелде һәм ул, башын сак кына борып, аяк тавышы килгән якка карады. Алар икәү иде. Монда камышлык арасында үзара серләшү өчен киләләр иде. Менә алар аннан бер ун адым чамасы җирдә туктап калдылар. Озак кына кочаклашып, бер-берсенә сыенып тордылар. Бераздан әкрен генә сөйләшкән тавыш тары ишетелде. Бикә бирмәсә, мин сине тәгин углан аша соратырмын, — диде егет. Тавышы таныш сыман тоелды. Бу теге Кәлтә булырга тиеш иде. — Син — кол түгел, син Hjtouie. Кол кызны сиңа бирмәсләр, — диде кыз. * f — Яраткач бирерләр, — диде Кәлтә, үз-үЗенә ышанып — Кемгә тели, шуңа бирәчәЛбииә, — дңде кыз Кызы да таныш иде, Архы^.чмбәр дә уүгел. Шулай да ягымлы. Түбет кырпагы - . 4 Әллә боз өстендә сузылыр яткан карачкыны күреп алдылар, әллә а башка сәбәптән, алар монда Озак .тпрмады — ашыкмыйча гына кая дыр читкә китеп бардылар. БЯшиь&рчдарлашып, сөйләшеп йөргәндә * үзенсн шулай качып-посыи ятуы, кеше сүзен тыңлап ятуы Албугага = бик оятлы, вак һәм кирәксез йарсә. булып тоелды Аның торасы, тиз- * рәк үз өенә кайтып, үзенең Табыядыг1ш күрәсе килде Аның да кызы — кырнагы бар ләбаса! Кол кыз. Кыпчак кызы Ул < да кемнеңдер якыны, яратканы булгандыр. Нинди дәртле, нинди кай 5 нар йөрәкле ул. Яуда арканга лләихән дә, менә хәзер кулдан-кулга £ йөри Терлек кебек, киемсалым кббёк. Үлгәнче шулай, мәңгегә. Аның 3 да кешечә ящисе киләдер, үз малыт|ары, бала-чагалары белән яшисе киләдер. * Бу вакытта аның күңеленә «цундыйрак уйлар килде. Үзенең кызы * турында ул чын-чынлап әрнү һәм кызгану белән уйлады Кайчандыр к үзе күз атып йөргән. Кайчандыр чын күңелдән яраткан Табылдыгына £ аның ниндидер яхшылык, изгелек эллисе килде. Үзен керфек какмый ә көтеп утырган кызы янына ул ашыгыл-ашкынып кайтты х Сары су буеннан кузгалып Хнтүга дүрт көн булды дигәндә алар ~ Диңгезкүлгә якынлаштылар. Уңнан ике. сулДан ике елга килеп ку шылган бу күл Сөн җирендә нН зур күлләрдән санала иде һәм шуның өчен дә ул Диңгез-күл дип атаДЬ иде дә. Җәй уртасында иртәнге кояш белән бергә кузгалып китеп, ктңң буе ачта чабып барсаң да, кузгалып киткән җиреңә бары кояш баеганда /ыйа килеп җитәргә мөмкин Каршы яктагы ярлары аның күк белән тоташкан һәм, күл өстснә озаклап карап торсаң, бөтен дөньяда судан башка берни юктыр сыман тоела иде. Шундый зур, шундый киң, иркен иДе ул Диңгез-күл! Куе таллыклар, камышлар белЛМ капланган яр буйларында, елга үзәннәрендә, беркемнән, бернидән .курыкмыйча киекләр, ерткычлар яши. суларда — күлнең үзендә. ЬлгаЖ&рда балыклар мыж килә Яз кө кемдә, су өсләре боздан әрчелү беләп, бөтен тирә-як монда кош тавыш ларыннан шау-гөр килеп, яңгырап тора Бу вакытта Диңгез күл көньяктан төньякка күченүче кошларның туктап ял итү урынына әйләнә. Кыр казлары, -аккошлар, үрдәкләр, һәр төрле су кошлары, оя-оя булып, көтү көтү булып, бөтен су '«стен, тетеп яр буйларын каплап ала лар, бер-берсе белән танышып, дуслашып китәләр, я булмаса. киресенчә, көтмәгәндә талашып ызгышып алалар Шулай да монда яз көннәрендә күбесенчә дус, тату тавышлар, монлы-сагышлы тавышлар яң гырый. Бер көтү кош күккә күтәрелү белән, алар урынына ук диярлек, икенче яктан икенче кошлар килеп тәвә Шулай итеп.кошлар базары монда ай буена — төнен-көнен зәаам йтә Яз көпе гейэ түгел, көз көнЪ дә шулай була Яз көнендә алар җылы яклардан салкын якларга ашкксалар, көз көнендә салкын яклардан жылы якларга ашыгалар Бу текыгта инде алар тагын да күбәйгән, ишәйгән булалар, салкын яклар» чыккан балалары үскән, канатлары ныгыган була Алар хәзер ят, яңа аҢмрләрг.» барып җитәргә ашкына лар — балалар һәрвакыт түземаетбуа* бит. Кошлар гына түгел, кешеләр дә шулай я.ч җиттеме, салкын якка күченәләр, көзгә таба, циресенчә, җылы эзләп, ышык-аулак урыннар эзләп, көн ягына юл тоталаар Бары тик алар гына менә - туган җирләреннән куылган-сөрелгән- нәр генә—барлык кошлар, барлык киекләр юнәлешенә каршы якка, кире якка кыймылдыйлар Ник баралар алар анда — җылы, якты эзләпме, әллә бозлы бураннымы? Күрекле бикә арбадан төшеп атка атланды Куянкаен да атка атландырып ул аны башка балаларга тагып җибәрде. Бу якларда — Диңгез-күл буе үзәннәрендә аның үзе генә уйланып барасы килде. Ул, арбалардан, сакчы ирләрдән — барлык күчмә олаулардан уңгарак каерылып, комлы үзәннәр, калкулыклар арасыннан китте. Монда аңа бар нәрсә таныш, якын иде. Бу сулар, үзәннәр, таллык-камышлыклар Туман каганның саклау җирләре исәпләнелә. Ул монда язның беренче көннәрендә балык тотарга, аккошлар, кыр казлары атарга килә дә бөтен урдасы белән, бөтен ил-көн белән монда ике айга якын тора иде. Шуннан соң елның-ел буена бу тирәгә беркем якын китерелми, беркемгә балык тоту, кош-корт ату рөхсәт ителми иде. һәр елның яз айларын шушында — куе таллар, камышлар янында кыр казлары, аккошлар шау-шуы арасында уздырганга күрә дә бу тирәләр бикәгә аеруча якын, кадерле. Диңгез-күл буйлары аның күңелендә мәңге яз булып, туктаусыз шаулаган дулкыннар булып, очар кошларның сагышлы авазлары булып сеңеп калган иде. Олаулардан аерылып бикә шулай да ерак китә алмады арттан аны йөзбашы Җирән куып җитте Ул, ахрысы, аны күптән инде күздән югалтмыйча килә иде. , — Безнең арттан кемнәрдер якынлашып кйлә. бикә, — диде ул, бикәгә кыюсыз гына якынлашып Бу вакытта Күрекле, бикәнең күңел күгендә яңгыраган аккош тавышларыннан, дулкын шауларыннан башка берни дә ишетәсе килми иде. — Белештеңме — кемнәр? - диде ул, артына әйләнеп карамыйча гына.. — Белешмәдем,— диде Җирән. Күндәм, сүз тыңлаучан, шулай да йомшак холыклы йөзбашыма бикәнең ачуы килеп куйды. Элек тә шундый булдыксыз иде микән ул, әллә соң Албуга котын алгач кына шундыйга әйләнде микән? Күрәсең, элек тә шундый булгандыр Кушкан һәр нәрсәне җиренә җиткерел үтәгәне өчен генә ул аңа — бикәгә — яхшы ир, яхшы каравыл башы булып тоелгандыр. Ир, имеш! Симерә башлаган андый ирнең булганыннан булмаганы мен артык. — Албугага ә.йттеңме? — диде бикә янә дә артына борылып кара мыйча гына. — Иң элек сиңа әйтим дидем, бикә, - диде йөзбашы Җирән, ал- гарак чыгып Аның тавышында кирәгеннән артык серлелек, ягымлы лык сизелде. — Андый хәбәрне иң элек уң кул тучи бәк.угланга әйтер идең, Җирән. Өлкән углым белән минем арага чөй кагарга җыенмыйсыңдыр ич син? — Мин синең белән тәгин углан арасына чөй кагарга җыенмыйм, бикә. Мин, бикә, синең белән икебезнең арадагы чөйне. шырпыны алып ташлар идем. — Анысы тагын ни була инде? - диде бикә, берни аңламаган булып. — Анысы, бикә, шул була, диде йөзбашы Җирән көттеребрәк. — Син миңа суындың кебек, мине читләштерә башладың кебек Шуны әйтмәкче идем мин. Бикә беравык эндәшмичәрәк барды. Ул аның нәрсәгә ишарәләвен сизенми булдыра алмады, шулай да берни сизенмәгән булып күренү яхшырак булыр дип уйлады Элегрәк йөзбашы Җирән үзенен бикәсе белән мондый нәрсәләр турында сөйләшергә батырчылык итми иде Күрекле бикә — каганның өлкән бичәсе иде, аның, тагын якын кешесе бар иде. Менә хәзер аларнык берсе дә юк: каганы да, якын дусты да. Шуңа күрә әрсезләнә дә бу йөзбашы Җирән! Шулай да бикә үзенә буйсынган алып ирнең бер-ике сүз белән авы зын томаларга ашыкмады. Кем белә киләчәкне — аның хәлендәге тол хатынга бик үк кырыс булу да килешеп бетми кайчагында! — Нинди суыну, нинди читләшү турында сөйлисең син. Җирән? — диде ул уйчан гына. — Минем сиңа суынганым да, җылынганым да юк. Кайгым башымнан ашкан чакта... кайчагында тупас күренәмдер Өлкән углыма мин әйттем. Шулай да син аның үзе белән килешергә тырыш — Мин ул турыда әйтмим, бикә! — диде Җирән. — «Яратам» дип әйтмәкче буласыңмыни соң, Җирән? — диде бикә бик җинел генә һәм тук, шома битле юан ирнең күзенә карап, көләргә керешеп китте. Бикә, бала-чаганың берәр ипсезлегеннән, йомшаклыгыннан көлгән кебек, дусларча шаяртып көлде. Ләкин ир кешегә бу мыскыллы көлү булып тоелды — Көлмә, бикә! — диде ул хурланып, мескенгә сабышып. — Көлмичә!—диде бикә. — Минем яшьтә, сннен яшьтә., нинди ярату инде ул? Мин сиңа яшь кыз бирермен. — Ярар, мин китим әле, — диде Җирән, атын кырт кына борып— Мин, бикә, ялганладым. Котлуг бәк куып килә безне арттан. Бикә дә атын кырт кына кире борды — Син, йөзбашы, нишләп аны башта ук әйтмәдек? — диде ул. гаҗәпләнү катыш ачу белән. — Курыктым, бикә,— диде Җирән чын күңелдән: — Куркак та түгел кебекмен. Шулай да менә курка башладым... синнән. — Күрәсең, чыннан да яратасыңдыр син мине. Җирән! —диде бикә, янә дә көлгәндәй итеп. «Ярату» сүзен ул тагын да бернинди хиссез-тойгысыз әйтте, яратуга катнашы булмаган бөтенләй чит нәрсә турында сөйләнгән кебек кенә итеп әйтте. Ләкин Җирәнгә шул да җитә калды — Яратмаган кая ул, бикә! — Бикәңне яратуың яхшы, Җирән,—диде бикә, жикелчә шелтә белән.— Котлуг бәк турында нишләп башта ук әйтмәдең — менә аны сы аңлашылмый — Урдадан үпкәләшеп киткәнгә, күңелеңне кырасым килмәде, бикә,—диде йөзбашы Җирән. — Үпкәләшсәк, килешербез! Туган атам ич ул минем! — Нишлик соң, бикә, берни булмагандай бара бирикме, каршы ларга алай җибәрикме? — диде Җирән — Тәгин углан белән киңәш. Ул ничек әйтә, шулай эшләрсез — Тагын «тәгин углан!» —диде Җирән ризасызлык белән. — «Яра там» дигәндә дә син иң элек аның белән киңәшерсең төсле, бикә! — Киңәшми дә булмас, йөзбашы Җирән . «яратам!» дипәйтергәту ры килсә... — диде бикә елмаеп. — Минем бар тоткам — углым. — Бсләм, беләм! — диде Җирән ашыгып — Әйтсәм — әйтим, бикә мин аннан ныграк куркам. Ул бик кансыз күренә. Сүзне озайтасы килмичә ул, атын куалап, бикәдән ерагая башла ды Аның шулай китеп барышлый гына Албугага карата «кансыз» дип әйтүе ана кешенең өстенә салкын су койгандай булды. Аның үз улын яклыйсы килде, ләкин аны яклардай сүз дә табылмады Өлкән углы чың кырыслыгы, кискенлеге анын үзенә дә бик ошап җитмәде Үз го « «к У • № I мсрендә урдада, далада ул һәртөрле кырыслыкларны, кансызлыклар- ны күп күрде, тик шулай да ул үз углының хәзердәл үк. шундый яшьтән үк кансыз, кырыс булуын теләмәде. Бикәнең күңеле урыныннан купты. Аның инде баягыма үзе генә уйланып та барасы килмәде, Җирән артыннан да иярәсе килмәде. Атын әкрен генә атлатып ул ерактагы олауларга таба китте. Күп тә үтмәде, аңа каршы ике атлы чабып килгәне күренде. Бу аның Куянкае белән Кече-Тае иде. — Әни! Әни! —дип кычкырдылар балалар ерактан ук, бер-берсен уздырырга тырышып. Балаларның үзе янына килеп җитүләрен бикә елмаеп көтеп торды. Аларның шат, тере кыяфәтләрен күрү белән, шат, көр тавышларын ишетү белән аның күңелендәге борчулы уйлары шундук юкка чыкты — Әни. безнең олы абый Җирәннең башын чаба язган! — диде Ке- че-Тай сер итеп. — Чапкан инде! — диде Куянкай. — Аныкын түгел, Төпсәнекен чапкан ул! —диде малай. — Ни сөйлисез сез?! —диде бикә коты алынып. — Чапкан, чапкан! Бәлкә-абый үзе әйтте — ишетеп тордым, —диде малай мактанып. Бикә, иреннәрен кысып, сүзсез калды. алыпка буйсынган кораллы торгаклар бары тик божра эчендәге ке х шеләрне, өйләрне генә сакларга тиеш иде. Дунху бәгенең авылы бож- < радан бер ук чамасы читтә, ялан кыр уртасында ялгыз утырганлыктан, £ аның качуында-качмавында каравыл агасы Туңгак алыпның бернинди w катнашы була алмый иде Инде дунху бәген куып тота алмаган икән, е монда шулай ук аны гаепләп булмый Дунхуларны ул жиңеп, мал-ту1 арларын, кешеләрен кулга төшереп кайткан, - шулай булгач, үз буры х чын намус белән үтәгән. Начин нойоннын качып котылуы - Туңгак = алып эше түгел, анысы — Тәңре эше. . Туман каган яргучыларнын карарына каршы берни әйтмәде. х — Аклануың белән котлыйм, Туңгак алып, — диде ул атаклы колы ның күзенә карап.—Тик мин сине кая куйыйм хәзер? Мин сине өлкән бичәм Күрекле бикәдән алган идем Биргәнен кире алсын. Син, Кот луг бәк, илтеп тапшыр кызыңа Өстеңдәге киемнәрең үзеңә булыр. Коралларыңны да кире кайтарып бирерләр. Мин биргән хатының, ха тыныңның балалары, мал-туар, атың, өең — барысы да монДа калыр Туман каган шулай диде. Бөек Туман каган шулай боерды Аяк астына егылып еласаң, күз яшьләреңне түгеп ялварсаң, бәлки, ул аны кызганган да булыр иде — аты белән хатынын, балаларын, бәлки, үзенә дә бирер иде. Ләкин ул — бөтен Сөн илендә атаклы алып, каганның арка таянычы булган Туңгак алып елый да, ялвара да алмады Тешен кысып, әрнегән, кан тамган йөрәген йөгәнләп ул үз-үзен ташка, агачка әйләндерде Кызы Күрекле бикәнең бу батыр колны яратуын Котлуг бәк белә иде. Ул аны үзе дә якын күрә иде Каган кушкач ул аны бик теләп үзе янына алды. Юлга чыкканда Туңгак алып атка атланырлык хәлдә түгел иде. Котлуг бәк аны ике тәгәрмәчле жнңел арбада алып бар макчы булды Туңгак алып, Исәнтәйнең ике тәгәрмәчле, түбәсе ябулы арбасын күз алдына китереп, арбада юлга чыгудан баш тартты Аның өчен ике атны парладылар да. атлар арасына бишек сыман итеп киез тарттырдылар — сугышта авыр яраланган ирләрне шулай йөртәләр иде Юл буена ул киез бишек өстендә тирбәлеп килде Коточкыч ябыккан, агарынган, бетеренгән ярым-йорты ирне — үзенең яшерен ирен, икенче ирен күреп бикә телсез калды Янындагы ата сыннан, балаларыннан, ырудашларыннан тартынмыйча, бар нәрсәсен онытып ул кайгысыннан еларга тотынды Ул аның салкын, хәлсез күкрәгенә капланып елады, жансыз ит сыман салынып торган гарип кулын тотып карый-карый, очлы, сөякчел яңакларын сыйпый сыйпый елады. Туңгак алып үзе берни эндәшмәде Кызганыч йөз белән ул. иреннәрен кысып, телсез кеше сыман тик басып торды Үзе турында ул шулай ук берни сөйләмәде Аның турында барысын да Котлуг бәк сөйләде Бүген кичкә Диңгез-күл янына барып җитәргә ашыкса да. Күрекле бикә шунда Туңгак алып белән, әтисе Котлуг бәк белән очрашкан җирдә авыл корырга боерды. XIII Котлуг бәк үзенең кышлавына ашыга иде. Анын үзе белән мең кешелек алае бар. Аңа әле кайтып уя меңләп кораллы чирү җыярга һәм тиз арада кире юлга да чыгарга — каган билгеләгән вакыттан да соң га калмыйча. Урта кичүгә барып җитәргә кирәк иде Күрекле бикә атасын, ырудашларын яхшылап сыйларга, кунак итәргә булды. Ул үзенең зур өен корды, күп итеп ит суярга кушты. Үзенен ак өенә ул бары атасы Котлуг бәк белән аның атаклы алыпларын һәм үзенең якын туган-тумачаларын гына чакырды Башка ырудашларын бүтән өйләрдә сыйладылар. Бикәнең ак өендә аштан соң ата белән кыз, туган-тумача озак кы на сөйләшеп-киңәшеп утырдылар Киңәштә уң кул тучи-бәк тәгин уг лан белән Туңгак алып та катнашты. Тик алар, бернигә кысылмыйча, тыңлап кына утырдылар. Чынында бу алай олы киңәш тә булмады бу бары ата белән кыз арасындагы бер сөйләшү-аңлашу гына булды Алар бер-берсенә үзләренең үпкәләрен әйттеләр, моңарчы кузгатылма- ләшәсе килмәде Ул ана җавап кайтармады һәм. аның тынычлануын * көтеп, бераз җир эндәшмичә барды Яшьлек менә шунда үтте инде! — диде ул бераздан, ерактагы су £ буйларына, таллыкларга күрсәтеп Безнең яшьлек әле башлана гына, бикә, — диде Туңгак алып. е ачы елмаеп. Ул әле тынычланмаган иде бугай Аның усаллыгы бикәнең ачуын Z китерә башлады — Миннән үч алырга уйлыйсың, ахрысы, син. — диде ул, чак-чак * кына үртәлеп. ~ «Син» дигәч ул та1ын нидер әйтмәкче булды — әйтмәде, ләкин, аның ни әйтергә теләвең чамалап, Туңгак алып шундук элеп алды — ... кол! - диде ул бикә булып Әйе, кол! — диде бикә ачу белән Үлемнән баш тартып булмаган кебек, мин үземнең коллыктан да баш тарта алмыйм, бикә,— диде Туңгак алып. — Син мине елатырсың, ахрысы, - диде кинәт бикә йомшап — Урдадан куылганда да, юлда да мин гел сине уйладым Очрашкач менә сөйләшеп тә булмый. — Сөйләшик, — диде Туңгак алып — Нәрсә дидем әле мин? — диде бикә шундук җанланып Яшьлек шушында узды дидем бугай Нинди тын монда! Кышын минем бу якларда булганым юк. Яз көннәрендә нинди күңелле монда! Менә шул инде ул яшьлек аккош тавышыдай моңлы, сагышлы, яңгыравыклы яшьлек — Шулай да мин ул яшьлеккә кире кайтмас идем, - диде Туңгак алып Минем өчен яшьлёк — тәмуг булды. Синең яшьлек белән минем яшьлекне чагыштырып булмый. Яшьлекне генә түгел, бөтен тормышны Синен көнең байлыкта муллыкта үтә, минеке... Синең белән бөтенләй сөйләшеп булмый' Сөйләшмик, -диде Туңгак алып — Сөйләшеп тә булмагач, нәрсәгә генә кирәк соң син миңа? диде бикә, Туңгак алыпның үзе кебек төртмәле итеп Мондый ачы сүзләр күңеле китек ирнең шундук кытыгына тиде Ул бөтенләй йомылып, сүзсезләнсп калды — Үткәннәрне искә төшермик, бикә. — диде ул бераздан, үтенеч тә. килешү дә сиздергән бер йомшаклык белән Элеккеләр әле бетмәгән, яңасы башланмаган Син холыксыз бала кебек, диде бикә ачусыз 1ына • Бала балалар, диде Туңгак алып көрсенеп Ул үзенең тегендә калган балаларын, хатынын исенә төшерде. Аңа тагын күңелсез булып китте. Нәрсә генә уйлама, нәрсә турында гына сөйләшмә — күзгә күренмәс очлы шырпы булып, тупас сөңге булыш, һәрбер сүз, һәрбер уй сулкылдап! торган яралы күңелгә барып төртелде. » — Балалар турында ишетәсең килмимени? — диде бикә аның . — Без юкка кычкырышабыз, ахрысы,— диде Туңгак алып бераз- = дан, Тынычлана төшеп. — Мин дә аның кеше үтерүче булуын теләмим £ Шул^й да Төпсәнең башын чабып ул дөрес эшләгән! Ул аны бүтәннәр- ° гә сабак булсын өчен эшлЬгән! Син менә шуны анлый алмыйсың, < бикә! ■ ' з — Аңлыйм да кебек мин аны,;— диде бикә дә, тынычлана төшеп — м Аңласам да... куркам Ак урдада тәхеткә утырасы углыннан үз анасы 5 курка торган булгач... ’ . •’ Ф — Мнн дә куркам, бикә, — диде.Туңгак алып, аның сүзен бүлеп— Мин аның кансызлыгыинан курыкмыйм Мнн аны тәхеткә утыра алыр * микән, юк микән дип куркам! *• — Сөйләмә юкны! — диде бикә кызарынып — Ул — уң кул тучи « бәк тәгин углан. Йола, түрәIV анык ягында ө — Йола, түрә — каган кулында. Тәңре дә аның яклы, — диде Туң- х гак алып. * Бикәне иң куркытканы, иң өркеткәне, барлык тынычлыгын, барлык х нметенышанычын какшатып, туктаусыз эчен тырнап торганы нәкъ ме- °- иә шул нәрсә — трхет мәЬъәдәсе иде Шуңа күрә дә ул бу турыда авыз = ачып сөйләү түгел, хәтта уйларга да курка иде. Туңгак алып, аның күңел ярасын бик яхшы белсә дә. сүзне әнә туп-туры шуңа китереп терәде. Бикә караңгы йөзен кая куярга белмичә, бик озак эндәшми барды. — Син инде... бетте дип уйлыйсыңмыни? Ул да, мнн дә беркайчан да кире урдага" кайта алмабыз Дип уйлыйсыңмыни? — диде ул янәшә барган иргә карамыйча гына, эчце бер өметсезлек белән. — Бөтенләй үк бетмәгәндер дә...—диде Туңгак алып. — Көчне көч белән генә җиңеп 'була: Каганда — көч, тәгин угланда көч юк. Көч миндә бар, бикә! — Синдә?! Туңгак алып күз алдында үзгәреп китте. Аның ябык, ачулы чыраенда дәрт һәм омтылыш чагЫлды Ул бикәнең мыскыллы сүзләрен бө генләй ишетмәде дә. — Миндә, бикә, тау-ташларны актарып ташлардай ярсу бар. көч куәт бар! Мяндә. бикә, бер бөртекне мең бөртеккә әйләндерә алырдай осталык бар! ' — Каганны җиңү өчен ярсу белән осталык кына аз.—диде бикә кырт кисеп — Әнә анда тик яткан көчләр бар!—диде Туңгак алып каядыр сулга, караңгы таулар Ягына күрсәтеп. — Сип саташа башладың бугдн, Туңгак алып. Анда бернинди көч юк, анда — таулар да урманнар, — диде бикә. — Юк, саташмыйм, бикә! — дип кычкырды Туңгак алып ярсып — Гаулар. урманнар артында күп санлы, таркау дунхулар бар Ж.нр йөзендә Сөн каганын жиңСә алар гына җиңәчәк Бары алар гына — таланган, кыерсытылган, түбәнсетелгән дунхулар. кыпчаклар, хакаслар. IV Түрә — борынгы тнркиләрдә билгеле тәртип кагыйдәләре Закон түбетләр — барлык каралар, коллар гына, бикә! Мин аларны изге яуга күтәрәчәкмен, алар булышлыгында мин синең өлкән угЛын Албуганы Ак өйдәге алтын тәхеткә утыртачакмын! XIV Төнне алар Диңгез-күлдән биш-алты чакрым читтә уздырдылар. Икенче көнне иртүк юлга чыктылар — һәркемнең тизрәк күл янына барып җитәсе, таныш, кадерле җирләрне күрәсе килде. .■ Албуга, Адайны һәм үзенең егетләрен алып, барлык кешедән алда- рак китте. Бикә белән балалар, Туңгак алып һәм башка ирләр бераз алардан калышып чыктылар. Туңгак алып бүген атта яхшырак утыра сыман Шулай да әлегә аның караңгы йөзендә бернинди куаныч чат кысы күренми иде. Ул. ахрысы, бик нык авыртына. Бикә белән бергә. аның янәшәсендә генә барса да, бүген ул үзен чит кеше, артык кеше кебек тотты. Күл буена барып җитәргә бер-ике чакрым кала каршыга килүче ниндидер атлылар күренде. — Кемнәр соң болар? Күл сакчылары микән? — диде бикә, атын тыя төшеп. — Җавап көткән сыман ул Туңгак алыпка карап алды. — Болар бездән алда киткән угланнар, — диде Туңгак алып. — Мин әле синнән яхшырак күрәм, бикә. Аның бу кечкенә мактануында кичәге кебек төртмәлек, эчке бер зәһәрлек сизелде. Бикә эндәшми калды. Чыннан да, Туңгак алыпның күзләре яхшырак күрә булып чыкты. Якынаеп килүче Албуга белән Адайны танып, бикә гаҗәпләнми- булдыра алмады. Менә алар килеп җиттеләр, икесе дә баШ иеп, башта әниләре белән, аннары Туңгак алып белән исәнләштеләр Албуганын йөзе караңгы иде. Алсу йөзендә балаларча шатлык нуры балкып торса да, Адай да, абыйсына охшарга тырышып, калын иреннәрен кыскан һә.м йөзенә кайгы билгесе чыгарырга тырышкан иде. Бикә тыела алмыйча көлде. — Бүген ирләрнең барысының да йөзләре чытык. Ни булды сезгә? — диде ул. — Минеке чытык түгел, әни, — диде Адай акланып. — Сакчылар күл буена бер уктан да якынрак килмәскә кушалар,— диде Албуга, әнисеннән бигрәк Туңгак алыпка карап. — Син нишләргә булдың соң, улым? — диде бикә. — Мин синең сүзеңне көтәм, әни,—диде Албуга. — Башларын чабарга кирәк булыр, улым, — диде бикә шаяртмак- чы булып. — Кирәк булса, чабармын, әни,—диде Албуга әнисенең шаяртуын ошатмыйча. — Син дәме? — диде бикә уртанчы улына карап. — Яу булса, мин абый яклы, — диде Адай. — Син... яу остасы, кем яклы? —диде бикә беркемгә катнашмыйча бер читтәрәк торган алып иргә эндәшеп. — Мин угланнар яклы, бикә, — диде Туңгак алып. — Мин әлегә угланнарның нәрсә яклы икәнлекләрен белмим,— диде бикә көлеп. — Шуңа күрә киңәшергә кирәк, — диде алып ир — Киңәшик, — диде Албуга. — Мин дә! — диде Адай ашыгып. — Мине катнаштырасызмы соң? — дигән булды бикә. — Яу эше ирләргә генә кагыла. Киңәш таркалмасын өчан өч кеше дә җитә, — диде Туңгак алып. Минем балык ите ашыйсым кили! диде бикә Күл уртасына алачык корып, балык тотып, балык итен ашамыйча мин Диңгсз-күл буеннан' кузгалып китмәячәкмен! — Минем дә балык ите ашыйсым килә! - диде Адай Албуга түземсез энесенә ачулы күз карашы ташлап алды — Күл салчыларын без бер селтәнүдә юк итә алабыз, диде ул % «кидешә» башлап.— Шулай да мин ул балык өчен ун кеше канын g коярга кимәш итмим. Ул әле әнисенә, әле Тунгак алыпка карап сөйләде — С^и дөрес әйттен, олуг тучи бәк тәгин углан! — диде Тунгак t алып. — Кеше каны балык каныннан кадерлерәк ° — Сез шулай да минем теләкне искә алмыйсызмыни, «кинәшче»- < ләр? — диде бикә ашыгып. - — Синең теләкне дә искә алабыз, бикә,—диде Тунгак алып.— g Олуг бикәнең балык ашыйсы килә. Балыкны каганның кораллы ирлә- о ре саклый Кораллы ирләр белән сугышырга ярамый. Мондый чакта * нишләргә кирәк, олуг тәгин углан? х — «Дошман» белән сөйләшеп карарга кирәк. Илче җибәрергә, — < диде Албуга. - £ — Дөрес! Үзем илче булам. Сез мине озата барырсыз, - диде Туң- л> гак алып угланнарга. — Мине кая куясыз? — диде бикә. — Бикә түрдә генә утырырга тиеш Балык китергәнне көтеп, — ди * де Тунгак .алып, атын кузгатып. s — Без үзебез, әни! Син борчылма! — диде Албуга.* — Үзебез генә, үзебез генә! — диде Адай, барысыннан алгарак = чыгарга тырышып XV Дингсз-күлнең һәр ягына, бер-берсеннән билгеле ара калдырып, унике өй утыртыл куелган иде. Унике өйдә үзләренең хатыннары, ба лалары, мал-туарлар белән кораллы ирләр сакчылар яши Күлнең изгелеген, аннан да бигрәк, бу җирләрнең каганныкы икәнлеген яхшы белгәнгә, беркем дә бу тирәгә тора салып терлек сугарырга да тукталмый. киек ауларга да килми иде. Шулай да берәр аңсызы, я булмаса анда берәр үчлеклесе килеп үлән таптамасын, суны пычратмасын днп, әлеге сакчылар көненә ’бер мәртәбә булса да, үзләренә билгеләнгән жирне караштырып әйләнгәлиләр иде Күл сакчыларының барысына да унбашы Ябалак карт баш. Ябалак карт—Туңгак алыпның иске танышы. Күятәнге танышлар буларак алар шактый дусларча, туганнарча исәнләштеләр. Ләкин күл буенда авыл корып, төн куну турында сүз чыккач, Ябалак карт кинәт тынып калды. Өлкән бичә Күрекле бикә белән аның өлкән углынын \рдад*п куылулары һәм Байык буена барышлый, ихтимал, күл янын нан узып китәчәкләре турында аңа инде алдан хәбәр ителгән иде —•Бикәнең Днңгез-күлдә балык тотасы, балык ите ашыйсы килә,— диде Туңгак алып Нурсыз күзләре төпкә батып, Тешләре төшеп беткән Ябалак карт йокыдан уянып киткәндәй булды — Балык тотасы киләме? Хе-хе?! — диде ул күңеллеләнеп - Бикәгә каршы ки Ләмме соң! БереМЧе колыны тучи бәк тәгин углан шушында Дяңгсз-Күл буенда. Манас тугаенда туды Быел язга чыксак, унсигез ел тула Оныткандыр дисеңме, Туңгак алып? Таптың онытыр кеше! Барысы да истә, Туңгак алып, бары да истә, угланнар Язгы бозда, алачык эчендә каган балык тотып утырганда үзем барып әйттем углын бар, бөек каган! дидем. Сңенчегә өстемдәге Йша шуты тунны бирде Кыршылган дип исегез китмәсен мии ан& унсигезенче кыш киям Кайчагында гына. Куанычлы көннәрДә ген^Х Ябалак карт, җирән төстәге ефәк белән тышланган төлке тунының чабуын күтәреп, аның эчке ягын күрсәтте. Куйаккд килгән, я булма- са йомыш белән килгән ят кешеләр алдында ул шудай ңаган бүләге белән мактанырга ярата. Туңгак алыпка гына да инде аның бу би- шенчеме-алтынчымы мактануы иде. — Яз көнендәгечә, күл -уртасыйа алачык корып, бикәгә балык тотарга булышсаң, мин сиңа каган бүләгеннән дә яхшырак бүләк бирермен, — диде Туңгак алып. — Каган бүләгеннән дә яхшырак бүләкнең булганы юк! Булмас та! — диде Ябалак карт кызып. — Йөрмәгез! Якын килмәгез! Каганнан башка миңа беркемнең дә сүзе үтми. Билен аеллы, бизәкле киң каеш белән буып куйган, бер ягына — җәя, икенче ягына ук савыты аскан, кулына исә шома саплы, . сөяк башаклы сөңге тоткан борынгы карт, тәбәнәк буйлы атын кырт кына борды да, үлкәләп-тузынып, «илчеләрдән» читкә китеп барды. «Илчеләр» уңайсыз елмаешып аның артыннан карап калдылар. — Их. боздым эшне!—диде Туңгак алып үкенеп. Албуга шул чакны, берни әйтмичә, карт артыннрн куа китте. — Ябалак баба, мине тыңлале! — диде ул карт белән тигезләшкәч. Ачулы карт үзе яныннан барган яшь угланга кырын күзе белән дә карамады. — Мин уң кул тучи бәк тәгин углан'Албуга булам,.— таныйсыңмы?— диде углан. Ябалак карт атын тыя төште. —Теге.. Манас тугаенда туган тәгин угданмы? — диде ул бик үк ышанасы килмичә. — Шул инде, шул! —диде Албуга. — Унсигез ел элек булганны каян хәтерләп бетермәк кирәк?! — дип мыгырданды ачулы карт. Әлбрәк кенә үзенең яхшы хәтерле булуы белән мактануын ул. ахрысы, онытып җибәргән иде. — Әни дә монда. Күрекле бикә. Аның еине бик-күрәсе килә, Яба лак баба! —диде Албуга ярарга тырышып. — Әниең? Бикәме? Өлкән бичәме?—диде Ябалак карт, нидер исенә төшереп. — Әйе, әйе. минем әни! БикәГӨлкәп бичә! — Ник аны башта ук әйтмәдең? — дидё ■ Ябалак карт ачуланган булып. — Монысы минем энем Адай. — диде.'Албуга үзе; артыннан килеп җиткән Адайны күрсәтеп.— Ел саен яз көне -бев монда булабыз, сине күрәбез. Онытмагансыңдыр әле? — Яшьләрне каян хәтерләп бетермәк кирәк! —.диде Ябалак карт, чын күңелдән кеткелдәп. — Без сине онытмадык, Ябалак баба! — диде Адай. Эшләр болайга киткәч, Ябалак карт, күрәсең, яшьләр сүзенә генә ышанып җитмичә, борылып яңадан Туңгак алып янына килде. — Бикә дә монда мени? Өлкән бичә? — диде ул, «баштарак әйтмәүләренә» бик нык хәтере калганлыгын сиздереп. Туңгак алып аңардагы бу үзгәрешкә ышанырга да, ышанмаска да белмәде — Ябалак карт элегрәк бер дә андый килДёле-киттеле түгел иде. — Моннан ун сигез ел элек, өлкән бичәнең беренче.углы туган елны син, Туңгак алып, яшь арыслан кебек идең’ —диде Ябалак карт, аның уйларын сизенгән ерман, кеткелдәп. — Читлектәге арыслан "идем мин, Ябалак баба. Без барыбыз да читлектәге арысланнар кебек, Туңгак алын Читлектәге арысланнар бер-берсе белән җиңелрәк килешергә тиешләр иде дә.. Тагын нәрсә килешеп торасы? Языгы — үзегезгә! Миңа күп кирәкми. Бүген бар, иртәгә юк мин. — Языгын тулысынча үземә алам, — диде Туңгак алып. * - Авылларын күлдән бер ук ераклыгында корсыннар. Мал-туарны * ярга якын җибәрмәсеннәр. Яр буендагы камышларны, талларны мал- ч дан таптатмасыннар! Киекне атмаска! — дип кычкырды Ябалак карт * чәрелдәп, шома саплы сөңгесе белән селтәнеп. . XVI < Ябалак картның теләген бикә җиренә җиткереп үтәргә тырышты з Арбалар күлдән бер чакрым чамасы җирдә туктап калдылар Көтүләр ’ күлдән, елга буйларыннан тагын да арырак — комлы калкулыклар □ арасында калдырылды Маллар таралмасын, күл янына килмәсен өчен ф көтүчеләргә булышка сакчы ирләр бирелде. Төштән соң Диңгез-күлгә Күрекле бикәнең төньяктанрак .хәрәкәт- - ләнгән иле якынайды. Аларның җигүле арбалары да, мал-туарлары да £ күбрәк иде. Бикә аларга монда бөтенләй туктап тормаска, ары китеп. - төнгә каршы елга буенда авыл корырга кушты Яна урында авыл кору белән, иң элек бикә үз өендә аш-су ясады. = Ашка ул олы кунак итеп карчыгы белән унбашы Ябалак картны ча- * кырды. Үзен атап чакырганга картның бик тә күңеле булды. Бикәгә дә. - тәгин угланга да кирәкле кеше икәнлеген белгәнгә күрә, табын янын- ~ да ул үзен шактый иркен тотты. Ашагач-эчкәч әледән-әле кеткелдәп г көлгән булды, элеккеләрне искә төшереп, моңаеп җырлап та алды. — Углан! Балам! — диде ул Албугага эндәшеп — Яз көне үрдәк артыннан кереп, суга батып үлә язганың исеңдәме? Сигез-тугыз ел элек. Үрд$к яраланган да, камыш арасына кереп качкан. Бу бала, күп уйлап тормаган, бозлы суга ташланган. Ярый әле мин туры килдем шунда. — Бераз исемдә, — диде Албуга. — Син соң, бикә, онытмадың микән—шул елны каган аткан беренче аккошны сиңа китереп бирдем. Үз кулым белән. Син миңа ак кошның тәпиен бирдең. Кичен каган мине буза белән сыйлады. Менә щул, оланнар — Бары да истә, Ябалак баба,— диде бикә моңсу гына — Каган янында балык тотканны карап тормакчы булгач, син миңа кычкырган идең, анысы да истә. — Истә булмыйча! — диде карт сөенеп. — Син анда авырлы идең, беренче балаң белән, ахрысы. Анысы кыз иде бугай. Үлде дидең Урыны оҗмахта булсын сабыйның. Авырлы хатын суга караса, судагы ба лыкны күрсә, баласы балык кебек телсез була дигәнне син белмәгән- сеңдер, бикә. Шуңа үлмәде микән әле синең беренче балаң? — Исемдә, исемдә! — диде Күрекле бикә. — Син әйткәч мин кара мадым ул чакта Кызымны юкка искә төшердең, Ябалак баба Арба дан төшеп калган ул Җәй көне Йоклап калганмын, сизмәгәнмен Авырлы хатынга тирән суга карамаска, балыкка карамаска дип берен че мәртәбә син әйттең. Исемдә, исемдә... — Менә шул! Ярамаганын да беләсең, шулай да карамакчы була сың, — диде карт сүзне кинәт үз ягына борып. . -— Миңа инде ярый. Барысы да ярый, Ябалак баба, — диде бикә күңелсез генә. — Хе-хе. Алай икән, — диде Ябалак карт. Алдындагы кымызны эчте дә, корышкан каты кулы белән авыз читен сөртеп куйды. И.тен- көнен, имин булсын, малың-туарың күп булсын. бикә Син безне сый ладың, инде мин сыйларга тиеш сезне. Шулай сөйләнгәләп ул урыныннан торды Бүтәннәр дә кузгалыша башладылар. Бикә картның, тел төбен аңлады. Киенеп алар өйдән чык тылар. Бөтен җир өстен, киң даланы аксыл яктылык белән сыеклатылган караңгылык канлап алган иде. Күктән, көндәгечә елмаеп, йолдызлар карый, йолдызлардан бик нык аерылып, китек табак сыман ай балкый иде. Яр буена кадәр алар атта бардылар. Яр читенә җиткәч, атларыннан төштеләр дә җәяүләп боз янына килделәр. Күлгә аяк басар алдыннан Ябалак карт кычкырып дога укыды, күл иясенә йолыкка дип алып килгән бер чүлмәк кымызны боз өстенә түкте дә. күңеле белән котылу, җиңеләю тоеп, сөңгесенә тотынган көе, шома боз өстеннән атлап китте. Башкалар аның артыннан иярделәр. Ярдан ярты ук чамасы ераклыкта боз өстенә киез өй утыртып куелган иде. Киез өй эченә керер алдыннан Ябалак карт янә кычкырып дога укыды, күл иясенә йолык бирде. Өйгә кереп ул зур гына чүлмәктәге майлы чүпрәккә ут төртеп җибәрде. Утанага да йолык биреп, өйне арыклагач кына ул бикәне үз янына чакырды. Киез өйнең тач уртасына түгәрәк бәке тишелгән иде. Су белән бәке төбе арасында юка гына боз элпәсе калдырылган. Ябалак карт, сөңге башагына майлы чүпрәк бәйләп, чүпрәгенә ут кабызды һәм чырт- лап янган чүпрәкне бәке турысынарак китерде. Шул ук вакытта ул. ымлап кына, бикәгә якын килергә кушты. Ут яктысына төптән, боз астыннан кара сыртлы балыклар килеп чыкты. Кайберләре уттан куркып тиз генә читкә тайпылдылар, кайберләре әрсезләнеп борыннары белән астан юка бозга төртеп-төртеп алдылар. Бөреҗен1 ике куллап тоткан бикә, тынын кысып, «үз балыгын» көтте. — Әйдә!—диде карт, пышылдап. Бәке авызында бикә шома сыртлы, тәңкәле зур балык күреп алды. Ул тимер башлы бөреҗен шул тере, шома нәрсәгә бар көченә тондырды. Чатнап боз ватылган, су чайпалган тавыш ишетелде, һәм авыр бөреҗне кемдер үзе белән өстерәп китә башлады. Бикә каушап бөреж сабын ычкындырып җибәрде. — Эх!—диде Ябалак карт. Кулындагы утлы сөңгесен ычкындырмыйча ул бер очы бөреж сабына. икенче очы өй кирәгесенә бәйләнгән кыл арканны тотып алды. Су астына киткән арканны ул ипләп кенә, тыеп, кына учыннан шудыра башлады. Иң ахырда ул аны. ныгытып кыскан килеш, җибәрмичә аяк терәл тотып тора башлады. — Булды! Әллә кая китә алмый инде ул! — диде канәгать төс белән пышылдап. Утлы сөңгесен ул аягы астына куйды, арканга ике куллап тотынды да. ухвах килеп авыр балыкны бәке авызына тартып китерде. Арканга шундук бикә килеп тотынды. Ул тотыну белән, Ябалак карт бауны ычкындыргандай итте. Балыкны боз өстенә бикә тартып чыгарды. Алачык тирәсендә алай-болай боз ватылып китә күрмәсен дип, ирләр таралып читтәрәк торалар иде. Бикә беренче балыкны тоткач, Ябалак карт үз янына Албуганы чакырды. Икенче балыкны Ябалак карт белән бергәләп Албуга тотты. Аннары өченчесен тоттылар. Анысын Адай тартып чыгарды. Адайдан соң бәке янына җиде яшьлек Кече- Тайны чакырдылар. Куянкай өйдә йоклап калган иде. Кече-Тайдан сон киез өйгә Туңгак алып керде. Бәке янына ул теләмичә генә атлады, солсыз сул кулына бөрежне 1 Вереж —боз пдта торган (агач саплы тимер) корал Сеймам, лом Романда бвреж «гарпун» могънйсанда длынды Гарпун -балык дулаучылар кордлы теләмичә генә алды. Беренче кизәнүдә ул балыкка тидерә алмады — бөреҗе чак-чак кына кулыннан ычкынып китмәде. Үзенең булдыксыз лыгына, гариплегенә ачудан аның маңгаена салкын тир бәреп чыкты — Ашыкма! Ул сиңа. теге, яуда кеше үтерү түгел,— диде Ябалак карт өйрәтеп. Туңгак алып ашыкма дигән саен ашыкты, кабаланды һәм суга бер- ♦ ничә мәртәбә төртеп алгач кына бер кечкенә балык тартып чыгарды Аның тәмам күңеле кырылды. ч — Булмый! Миннән булмый. — диде ул ачынып Бережен ташлады f да. ашыгып алачыктан чыгып ук китте 5 Ул төнне алар бик күп балык тоттылар Тотылган балыкны, йөккә т төяп, үзләре белән авылга алып кайттылар. Төнге эштән сон арып-ал 2 жып. шулай да эчке бер канәгатьләнү, тынычлану белән, татлы йокыга < аудылар. з Ул төчи? бары Ябачак карт кына йоклый алмады u \У11 * Икенч.- көнне да чада буран купты Кояш иртән әз генә күренеп торды да каядыр килеп чыккан һәм £ ашыгып көнчыгышка таба агыла башлаган болытлар арасында күме ө леп калды. Сөякләргә үтеп исә торган ачы җил ярма сыман каты кар х катыш ком бөртекләр» алып килде. Көннең бозылачагын терлекләр ач * дан ук сизенделәр борчылып кычкыра, тынычсызлана башладылар - Бар яктан да ачык, шыр далада, шыр калкулыклар арасындй м.н 1ә- - 1Ән мал-туарны жил бураннан качырып, саклап калырлык бер генә s жайлы урын да юк иде Андый жайлы урын моннан еракта — көньяк тагы таулар ягында гына бар. Аида барып житү әчеп елга аша чыгар та. яр буйларындагы талларны, камышларны таптап үтәргә кирәк бу- |ачак. Төплә кизү торган көтүчеләр, буран чыгасын күреп, ашыгы бикә янына килделәр. Бнкә әле йокыдан тормаган иде Аны шундук \яттылар Уятучының шомлы тавышы буенча, өй артында жил ыж!ыруы буенча бик.» дөнья да ниндидер күңелсез нәрсә булганлыгын аңлап алды. Ул өстенә-башы на ашык-пошык киенде дә, көтүчеләрне өенә кертергә кушты Уллары Албуга белән Адайны, йөзбашы /Кирәкне, баш бага Кәртаганы. туган парын чакыртып кеше жибәрде Туңгак алып якында гына иде Күп тә үтмәде, өйы күшеккән, борчулы көтүчеләр кереп тулды Ашыгып Албуга белән Адай килеп керде. Барысы дә җыелып бетеп, киңәшер!әсөйләшергә генә торганда, ут чыккандай тыны бетеп, ата рыпып Ябалак карт килеп җитте. — Бикә! — дип кычкырды ул килеп кергәч тә. исәнлек тә алып тор мыйча Бикә1 Балыклар исәнме? Исән! — диде бикә - Исән б/лса. илтеп бир тизрәк. Үз кулың белән, диде Ябалак карт. — Кемгә? Инк? Әйткәнемне тыңла — илтеп бир' Күл иясе безгә ачулы Мин. карт дивана, сезнең сүзгә карап.. — Күл богауда. Ул тик ята. Ябалак баба Күл иясе түгел. Җил ия се ачуланган бурап куба! — Өйрәт Ябалак картны, — диде карт, кулын селтәп. Илтеп бир диләр сиңа. Җил иясе күл төбендә ята. Кичә ул бәкедән чыгып ка i ган Карт дивана, туң баш! Шуны истән чыгарганмын — Ярар, илтеп бирербез, Ябалак баба. — Буран чыкканчы! Тизрәк!—дип кычкырды Ябалак карт, ашыктырып. — Көтүләрне нишләтергә, Ябалак баба? Таулар арасына ничек булыр? —диде Албуга, картның юлына аркылы төшеп. — Куыгыз, ку! Таулар ягына куыгыз! — Ишеттегезме? — диде бикә көтүчеләргә, Ябалак карт чыгып киткәч. — Ишеттек. — Әни, көтүчеләргә булышка мин дә барам. Барлык ирләрне көтү куарга җибәрәм, — диде Албуга. — Мин дә! — диде Адай, абыйсы артыннан ашыгып. — Туктагыз, — диде бикә улларына. — Балыкларны илтеп бирик. Шуннан соң. — Сез балыкларны алып китегез. Көтүчеләр янына үзем барырмын, — диде Туңгак алып. Бикә аңа күтәрелеп карады — алып ирнең кыяфәте бер дә шәптән түгел иде. — Сиңа., авыр булыр,— диде бикә.— Ятып торасыңмы әллә? — Мондый чакта ятып торган ирне син ир дип әйтерсеңме соң? — диде Туңгак алып сер сынатасы килмичә. — Юк, син йөрмә! — диде бикә кырт кисеп. — Менә Җирән барыр көтүчеләр янына. — Барырмын, бикә,— диде Җирән дәртсез генә. Урдадан Туңгак алып килеп кушылгач ул бөтенләй сүлпәнләнеп, үз эченә йомылып калды. Элек ул Туңгак алыптан курка, көнләшә иде, хәзер ул аны — гарип ирне күрәлми башлады. Бикә янында үзенең артык кеше икәнлеген күреп ул тизрәк моннан чыгып китү ягын карады. Җирән чыгып киткәч Туңгак алып та җыена башлады. Бикә, аның минминлегенә кагылудан куркып, кал дип артык кыстап тормады. Күз- колак булырга, кирәк булса булышырга дип аңа Адайны ияртергә шулай да бикәнең башы җитте. Алар ашык-пошык җыенып, аяк өсте генә капкалап барысы да берьюлы диярлек өйдән чыктылар. Адай барысыннан да ныграк җитезлек күрсәтте. Өйдән читтә моңаеп, хуҗасын көтеп торган юаш алашаны ул Туңгак алып янына китереп туктатты. Аңа ияргә атланырга булышты. Туңгак алып ияргә җайлап утыргач, яшь углан үз атына атланды һәм алар калкулыклар ягына китеп бардылар. Юлда аларны уңнан да, сулдан да ашыгып баручы ирләр узып китте. Адай да алардан калышмаска тырышып караган иде дә булдыра алмады—Туңгак алыпның калышуын күреп аңа тыелырга туры килде. — Бар әйдә, бар, тоткарланма, — диде Туңгак алып. Адай тыңламады. Әле аны узып китеп, әле көтә-көтә, алар, ниһаять, зур калкулык өстенә килеп менделәр. Җил каршы яктан исә иде. Калкулык өстендә ул көчлерәк, усалрак тоелды. Алар, туры бәргән җилдән битләрен, күзләрен саклап, түбән төштеләр. Чак-чак кына башларын калкытып, тирәякка күз ташлап алдылар. Бөтен тигезлекне каплап алган көтүләр инде тузыша башлаган иде. Шул ук вакытта анда- монда көтүчеләрнең җан ачысы белән кычкырган тавышлары, үгез үкергән, атлар кешнәгән тавышлар ишетелә. Димәк, ирләр көтүләрне | бүлеп өлгерә алмаганнар. Димәк, җилгә каршы якта, көтү алдында ] бүлүчеләр җитәрлек түгел. Ни караган Җирән? Кая аның ирләре?! Туңгак алыпның күңеленә шундыйрак сораулар килде. Калкулык астында, аларның яныннан гына диярлек, көчле җилгә артларын куеп, I бик кызу чабып, елкы көтүе узып китте. Шомлы пошкырып, каты тояклары белән каты җиргә дөп-дөп басып каядыр ыргылган атлардан сон, арт саннарын сикертәсикертә, башларын чайкый-чайкый чапкан сыер көтүе күренде. Сыер көтүе арасында бүленеп калган дөяләр йөгерде. алар артыннан тупырдашып, бер-берсенә сыенып, жил очырып йөрт.) торган тере йон төргәкләре кебек, куйлар-сарыклар тузышты Бу көтүләрне кем дә булса куалап, билгеле бер юнәлештә алып ба ра идеме, әллә сон аларны бары җил-давыл гына йөгертә идеме —Тунга к алып аера алмады Ул арада җил кинәт көчәеп китте, буран чыкты. Бөтен жир-күк тоташ болганчыкка әйләнде. Әле менә якында гына ♦ күренгән Адай, кар-буран белән буталып, күздән югалды. Баш өстен- а нән ниндидер кара-мора нәрсәләр, төбе-тамыры белән йолкынып чык- ч кан үлән төргәкләре очып үтте, каты кар, ком бөртекләре белән бергә > каяндыр ваграк ташлар очып килде. Асты-өсте кузгалган бөтен жнр = күк дер селкенеп, калтыранып, гүләп торды. Өзлексез шау-шу, сызгы г ру, ынгырашу арасында, ярсып кычкырган, үкергән, чинаган тавышлар £ арасында ниндидер ят, сәер дөбердекләр ишетелеп китте — әллә жнр < читендә шулай таулар-кыялар ишелде, әллә Тәңре үзенең языклы бән- 5 дәләре өстенә ачу белән югарыдан уклар, сөңгеләр ыргытты Далада менә шулай кисәк -купкан көчле җил-давылдан да куркы- о пычрак берни юк иде. Мондый чакта кеше, бер-берсенә булышудан * элек, үзенең терлек-туарына булышырга, ничек тә аны үлемнән котка- х рып калырга тиеш. Терлек-туарны үлемнән коткарып калу исә үз-үзең- < не ач үлемнән коткарып калу дигән сүз иде. Тигезлек өстеннән җил уңаена ташкын-ташкын булып узып киткән £ көтүләрне күзәткән бер мәлдә Туңгак алып үзенең җылы өйдән чыгып _ бик зур ялгышлык эшләвен аңлагандай булды. Бар көченә котырынган “ мондый җилдавылга каршы ялгыз башы ул берни эшли алмын иде. * Ул ялгышты Ул соңга калды. Ләкин шул ук вакытта ул бер урында = катып та тора алмый иде. Үзенең гариплеген дә онытып ул, кемнәргә- > дер ярдәм итәргә кирәклеген исендә тоткан хәлдә, тыелгысыз җил ар1 тыннан иярде. Бу вакытта алар инде Адай белән бер-берсеннән аерыл ганнар иде. XVIII Анысын анда орып, монысын монда орып, тиешенчә үз көчен күрсәткәч, җилдавыл кисәк кенә тынып калды Тире бүрекләрнең озын колакчыннарын чишеп җибәргәч, ком тулган күзләрен ертып, як-якка карагач, кешеләр беравык үзләренә үзләре ышанмый тордылар. Дөнья искиткеч тын иде, якты иде — һавада бер генә тузан бөртеге дә, бер генә чүп, кар бөртеге дә юк. Чатнап торган салкын, коры, аксыл күктә, бер гөнаһсыз сабый бала кебек, ягымлы, елмаеп, алтын-сары кояш карап тора. Көнбатыштагы шәрә ком таулары, көнчыгыштагы Диңгез күл, күл буендагы камышлыклар — барысы да элеккечә тыныч һәм серле. Дөньяда бернинди үзгәреш булмавына ныграк ышандырырга тырышкан шикелле, баш өстендә генә каркылдап каргалар оча, киез өйләр, арбалар тирәсендә чыпчыклар тибенә иде. Җил куалап киткән көтүләр елга буендагы таллыкка кадәр барды лар да, көтелмәгән каршылыкка очрап, яр буенча үргә — ачык җирдән көньякка таба ыргылдылар. Көтүчеләр һәм шулай ук ашык пошык җыенган башка ирләр тузынган малларны туктата да, елга аръягын дагы таулар арасына куып кертә дә алмадылар. Атлар, дөяләр, сыерлар елга үзәне буенча югарыга бик озак чап тылар һәм күлдән ерагайгач, ниндидер урман алдында үзләре туктап калдылар. Шактый соңлап .килеп җиткән көтүчеләр аларны көч-хәл белән кире борды. Буран тынганда ннде алар барысы да бергә тупланган иде Сарык көтүенең бик аз өлеше генә елга үзәне буенча китте. Сарыкларның күбесе, таллыкка килеп төртелү белән, шунда кереп буталып бетте. Кайберләре агачлар арасында кысылып калды, кайберләрең эре терлекләр таптап киттеләр. Балыкны кире күл иясенә илтеп бирергә дип киткән бикә белән тәгин углан давыл купканчы яр буена барып җитә алмый калдылар. 4лар җигүле үгезләрен җилгә каршы бордылар да, давыл тынганчы арба эчендә утырып тордылар. Югалган, таралган терлек-туарны ирләр көне буе барлап җыеп йөрделәр. Тапталып үлгән сарыкларны, егылып аягын сындырган бер дөяне каргалар сыман килеп җыелган ярлы чиннәргә бирделәр. Кайдадыр шушы тирәдә генә — урман, таулар арасында чин качакларыннан оешкан авыллар бар иде. Авылда көне буена елаган, шыңшыган, ыңгырашкан авазлар ишетелеп торды. Хатын-кызлар ертылган, сүтелгән өйләрен рәтләделәр, көту куып ерак киткән ирләрен, балаларын көттеләр. Җил чыкканда бер-ике кечкенә бала күл буенда булган — җил аларны боз өстеннән шудырып бик еракка алып китйән. Аларның үле гәүдәләре яр буендагы камышлыклар арасыннан табылды. Бер көтүчене атлар таптап үтергән булып чыкты. Бикәнең өлкән углы үзе янында иде. Куянкае белән Кече-Тае өчен дә ул бөтенләй диярлек борчылмады — җил чыкканда алар өйдә калган булырга тиешләр. Бикә бары Туңгак алып белән Адай өчен генә борчылды. Җил тынып, балыкны капчыгы-ние белән боз өстенә аударгач, ул тизрәк өенә ашыкты. Анда кече улы белән кызының исән-имин икәнлеген күреп ул яңадан атка атланды да көтүчеләрне эзләп китте. Албуга да әнисенә иярде. Адай белән Туңгак алыпны алар көтүчеләр янында гына булырга тиеш дип уйладылар. Авылдан бер чакрым чамасы китеп өлгермәделәр, каршыга очраган ирләрнең берсе Туңгак алыпны елга буенда ярым үлек хәлдә таптык, дигән хәбәр әйтте. Бикә белән Албуга ашыгып елга буена чаптылар. Алар килеп җиткәндә Туңгак алып әле исән иде. Ләкин ул инде аңын югалткан, күзләре йомык иде. Аның янындагы Кәлтә бикә белән тәгин угланга Туңгак алыпны кайчан, ничек табуы турында сөйләргә тотынды. Бикә аны тыңлап тормады. Иелеп, җирдә яткан ирнең йөзенә карады, тын алуын тыңлады, тәнен тоткалады. Туңгак алыпның тәне җылы, тын алуы тигез иде. Бикә ялт кына башын калкытты, өлкән уг- лына боерып: — Бар, тиз бул! — диде. — Кая? — Теләсәң кая бар! Киез китер, кешеләр китер! Елга аръягында, тәбәнәк калкулык өстендә ялгыз өй утырганын Албуга монда килгәндә үк күреп алган иде. — Әни, шунда гына илтик!—диде ул, әлеге өйгә күрсәтеп. — Әйдәгез! — диде бикә. Кәлтә өстендәге бер кат тунын салып җиргә җәйде. Туңгак алыпны шул тун өстенә яткырдылар. Тунның бер як чабуыннан Албуга, икенче як чабуыннан Кәлтә тотты. Бикә арттан аның аякларын күтәреште. Таллык аша чыгуы бик кыен булды. Таллыкны узгач, ялгыз өй ягыннан кемнеңдер ашыгып каршыга килгәне күренде. Бу күл сакчысы Ябалак карт булып чыкты. Дүртәүләшеп алар авып гәүдәле ир кешене өйгә алып керделәр. Учак янына киез өстенә сузып салдылар. Күтәреп барганда да, өйгә кергәч тә Туңгак алып әледән-әле ыңгырашып куйды, нидер әйтергә теләгәндәй иреннәрен кыймылдатты. — Эчәргә сорый, — диде Ябалак карт һәм шундук бурдактан кымыз агыза башлады. Туңгак алып янына Ябалак картның үзеннән элек аның корткасы килеп җитте. Яралы ирне ул җайлабрак яткырды, авыз эченнән генә дога сүзләре укып, аның битен, ияк асларын сыйпалады, изүен чишеп, тунын ычкындырып ташлады Карты китергән кымызны ул яралының авызына көчләп диярлек агызды Кайгырма, бикә, минем кортка тотынгач, терелтми куймас. Ул аның телен белә,— диде Ябалак карт карчыгын мактап Карчык исә. идәндә сузылып яткан яралы ирдән башка беркемне күрмичәишетмичә, туктаусыз укына-укына. бик озаклап, җентекләп ♦ капшандыкапшанды да, башын чак кына калкыткандай итеп бикәгә ь — Бөтенләй чишендерергә кирәк, бикә, диде йомшак, ягымлы бер ч тавыш белән Беләге шешкән, җиңенә сыймый Тунын ярмый булмас. >- — Булышыргамы? диде бикә.' < Яңа суелган үгез тиресенә төрербез, ана эт сөте эчертербез, - дип сөйләнде карчык бикәне тыңламыйча Утлы куз өстендә дә то- £ тарга туры килмәгәе Каны чыкмаган Бозык каны эчтә җыелып кал- < ган. Шул чыкмыйча савыкмас. J — Болай булгач, тиз генә савыкмый әле ул! - дип куйды Ябалак « карт. и Ничектер серле генә итеп ул бикәнең җиңеннән тотты да, ишеккә ф таба ымлады Алар, тәбәнәк ишек башына орынмас өчен яртылаш бө * гелеп, бер-бер артлы өйдән чыктылар Тәгин углан белән Кәлтә кызу- < лап атлары янына китеп бардылар Бикә өлкән углына Адайны эзләп £ табарга кушты. « — Син миңа үпкәләмә, бикә. диде Ябалак карт яшьләр ерагайе гач. — Сиңа моннан тизрәк кузгалып китәргә кирәк — Аны калдырыпмы? диде бикә, өй ягына ымлап. > — Алып китсәгез, юлда ул бүген үк аяк сузачак, диде Ябалак х карт. £ Уйлап карармын. диде бикә, икеләнгәндәй итеп х Уйлыйсы юк, бикә! диде карт Мин барып карадым балыкны да яр буена гына ташлап киткәнсез Күл иясе сиңа ачулы Кит тизрәк, кит моннан, юкса барлык малыңнан, нлеңнән-көнеинән колак кагарсың — Куркытма әле, Ябалак баба. диде бикә ыңгырашып Мин куркытмыйм сине ияләр куркыта! ' диде Ябалак карт — Шул көенчә ничек ташлап китим мин аны?1 диде бикә өзгәләнеп. Аягына баскач үзе эзләп табар, я килеп алырсыз. диде Ябалак карт, бикәне юатырга кирәк табып Минем кортканың кулы алтын Терелтер Бер дә хафаланма, бик.» XIX Адай исән иде Көтү ташкынына эләгеп ул башка ирләр белән бер гә ерактагы Таулар, урманнар ягына барып чыккан Уртанчы улын исән-сау күргәч бикәнең күңеле бераз үз урынына утыргандай булды Шулай да Ябалак картнын кисәтүе аның йөрәген туктаусыз бозып тор. ды. Үзенең иң якын кешесен шул килеш, ярым үлек килеш ташлап ки тү аңа башка сыймастай нәрсә булып тоелды Үзе генә бер карарга да килә алмагач, ул уллары белән киңәшеп карарга булды Алар ни бул са да бүген көтәргә, иртәгә тан белән юлга чыгарга, дигән фикер әйт теләр Пичкә таба Туңгак алып телгә килде Ул үзенең бикәне, тәгин угланны күрергә теләвен белдерде Бу вакытта бикә үз авылында, үз өендә иде Ябалак карт, атына атланып, бикә белән тәгин угланны алырга китте Өлкән углын ияртеп бикә Ябалак картның елга буеңдагы өенә бик тиз килеп җитте. Иске киезләрдән җыйнаштырылган тәбәнәк, кысан 65 өйдә Туңгак алып бетен түрне цңләп-буйлап ята иде Өстендәге кием нәрен салдырып, аны баштанаяк чи үгез тиресенә төргәннәр иде. Җирән үгез тиресе арасыннан аның бары киң яңаклы чандыр бите генә дгарып күренә. Бикә аның уң ягына, тәгин углан сул ягына тезләнде Икесе дә сораулы караш белән аның күзләрен? текәлделәр. Туңгак алып әле бер якка, әле икенче якка күзләрен генә йөртте — Килдегезме? — диде ул аларның икесенә дә эндәшеп. Ул моны бик тыныч итеп, бернинди сызланусыз, пошынусыз әйтте Гүя ул яралы да түгел иде, «әлерәк кенә аңын да югалтып ятмаган нде. • — Хәлең ничек? — диде бикә, аның йөзенә үк иелеп. — Хәлем... яхшы,—диде Туңгак алып. Ул елмаерга тырышып карады Булдыра алмады. Карт белән карчык күләгә сыман читтән генә, аларның сөйләшүләрен тыйнак кына тыңлап тордылар. Туңгак алып аларны күреп алды — Бикә, тәгин углан... сез генә калыгыз, диде ул. — Ярар, ярар, — диде Ябалак карт кабаланып, чыгарга җыенып Кортка да ашыкмыйча гына киенә башлады. Өйдә өчәү генә калгач, Туңгак алып ымлап, бикә белән тәгин угланга якынрак килергә кушты. Үзенең колак төбендә генә аларның тын алуларын тыңлап ятты да, бар батырлыгын җыеп сүзгә башлады. — Минем икегезгә генә әйтәсе сүзләрем бар.— диде ул. ярым пы шылдап. — Мин... күчәм. Бикәнең кашлары сикерешеп куйды, авыз читләре ямьсез булып сузылып калды һәм ул үзе дә сизмәстән борынын тарта башлады. Ал буга, бозылган йөзен күрсәтмәс өчен, тиз генә читкә борылды Туңгак алып аларның тынычланганын көтеп ятты — Бүлдермәгез. Тыңлап кына торыгыз, -диде ул. — Киткәнче мин сүземне сезгә әйтергә булдым. Мин, Туңгак алып, Туман каганга биргән антымны бозам сезнең алда. Үлгәч мине, антын бозган кешене., киезгә төреп, куыш агач эченә салып, багана башына элеп куйсыннар — Әллә әйтмисеңме. Туңгак? — диде бикә ялыну катыш үтенеч белән. — Әйтми ярамый,—диде Туңгак алып. - Мин күл уйладым Сезгә аны әйтми ярамый. Син. бикә, курыкма Тәгин углан, син дә курыкма. Курыксаң, яшәргә дә кирәкми Яшәү ул куркуны җиңү, үлемне җиңү. Үлемне!? — диде Албуга. — Үлемне, тучи бәк тәгин углан. Сине, тәгин углан, җир өстендә адым саен үлем сагалый. Каган урдасы әйләнәсендә сине., дүрт җирдә дүрт үлем сагалый! _ — Саташмыйсындыр ич син, Туңгак?! — диде бикә, коты алынып — Саташмыйм, бикә, — диде Туңгак алып, тыныч кына. — Тумам каган тәгин угланның дүрт курчагын ясатты Урда туктаган бер җирдә ул курчакларны җиргә күмдерәчәк. Албуга агарынып китте. — Туңгак?! —диде бикә ярдәм сорагандай, кулын күтәреп. Бу эшне ул Исәнтәйгә тапшырды. Ана-кам кушуы буенча. Алар- дан сакланыгыз,— диде Туңгак алып, бераз тынып яткач. — Ул мине чыннан да үтермәкче буламыни? — диде Албуга, кинәт хәлсезләнеп. — Әйе, ул сине үтермәкче була, — диде Туңгак алып. — Шулмы синең әйтәсе сүзең? — диде бикә. — Шул, - диде Туңгак алып. Син, Туңгак, минем өлкән углымны коткару өчен.. - Минем тагын сүзем бар, — диде Туңгак алып, бикәне бүлде реп Мин Кортка-бикодән белештем җиргә күмелгән курчакларның сихерен бетереп булмый Аларга якын барырга ярамый Анысын мин дә белом. диде тәгин углан. Тыңлап бетер! диде Туңгак алып Дүрт курчакның сихер көчен бетерү өчен сиңа дүрт үлемне җиңәргә кирәк Әйттемме сине адым саен үлем сагалый дип?! Монысын да мин Кортка-бикәнен үзеннән белдем. Ант эчеп. < Ярым караңгы, кысан өй эчендә авыр тынлык урнашты. 2 Аңлашылды. диде бикә көрсенеп Сезнең алда мин берьюлы ике антымны боздым Берсе тотмаса ; берсе тотачак. Шуңа күрә минем теләкне үтәми калмагыз. — диде Туң- | гак алып бөтенләй, чит кеше тавышы белән —Тагын сүзем бар. Мо- ° нысы болай гына, йөрәк янганнан гына. Исәнтәй котыртуы буенча ка- < ган Чингә каршы бөтен көче белән яу чапмакчы Мәкерле Исәнтәй з корган тозак куркыныч Миннән башка сөннәр җиңеләчәк. Салчак g алып куркак, кара эчле. Яуда ул каушап калачак. Туман каганның су- и башы булырдай башка ире юк. Бар ышаныч синдә, уң кул тучи бәк ф тәгин углан... Албуга... Алаб Буга! х Яратып, эченә, күңеленә кереп ул яшь угланга карады һәм, үзенең < бу яратуыннан курыккан сыман, тизрәк күзен читкә борды да тынып н калды. * XX х X Юл буена бикә уйланып кайтты. Шулай итеп. Туңгак алып та юк. > Күпме яуда булып, күпме яра алып, күпме үлем белән якалашып исән 1 калган ир. Карусыз, кыю ир. Якын дус. сердәш Күпме истәлекләр... татлы да, сагышлы да, көлке дә. куркыныч та истәлекләр аңа барып тоташа Шулай итеп, чыннан да китәр микәнни? Үзенең истәлекләре белән, әйткән сүзләре, күз карашлары, дәртле кайнарлыгы белән артта калып, онытылып, мәңге юкка чыгар микәнни? Никтер ышанасы килми Кичә генә җир җимертеп, бар нәрсәгә хуҗа булып яшәгән кешенең бүген булмавына ышанасы килми. Ул да китеп барса, бу дөньяда кемгә таянырга, кемгә эч серләреңне сөйләп юанырга. кемнең җылы куенында күңелеңә юаныч табарга? Балалар үсә, түл җыя. ләкин алар беркайчан да сине кул очында йөрткән, иркәләгән ирең булмас Күрәсең, чыннан да китәр ул. Берьюлы ике антын бозган кешене җир күтәрә алмас Антын бозган кешенең тамыры корый, кулы-аягы корыша, күзләре сукырая Монда инде ана беркем дә. берни дә ярдәм итә алмаячак Туктале. андый нәрсәне кире кайтара торган берәр төрле им-том юк микән? Булырга тиеш. Ләкин аны белсә бары шул Кортка бикә генә белер. Куяннарга ул мәңгелек дошман Куяннарга ул беркайчан үзенең андый серләрен әйтмәячәк Әйе. язмышы шундыйдыр Туңгак колның. Бәхетле дә, бәхетсез дә язмыш. Тугин угланны, аны бикәне, бөтен ил-көнне коткару өчен ул үз-үзен корбан итте Әле генә Күз алдында Аның шундый изгелеген ничек онытмак кирәк? Соңгы кат. соңгы мәртәбә булса да. аның өчен берәр төрле изгелек — күз күрмәгән, колак ишетмәгән берәр яхшылык эшлисе иде, тәңрем! Өенә кайтып сүнә язган учакны дөрләтеп җибәргәч ул. балаларын җыеп, ашарга утырды Аның бит бер нәрсәсе дә юк! дип сөйләнде ул әле һаман тынычлана алмыйча, уйларын дәвам итеп Бер нәрсәсе! Аты да. өе дә. каккан казыгы да! — Әни, син аңа бер-ике ат калдыр, арба белән дөяләр калдыр, — диде Албуга киңәш итеп. Мин аңа, улым, яңа киездән кышкы өй калдырам, кырык-илле баш сарык, ике сыер, бер-ике дөя белән бер-ике ат калдырам,—диде бикә. — Ул үлсә, аның мал-туарын Ябалак карт алыр, иеме әни? — диде Адай. — Тсс! - диде бикә, белексез углына ысылдап. — Алай кычкырып әйтмә андый сүзләрне Як-ягыңа төкер! . Әйттем исә кайттым! - диде Адай шундук, як-ягына төкеренеп. — Мин аңа ярты байлыгымны калдыра алам, — диде бикә моңсу гына. — Монда ул аның белән нишләсен?! Терелгәнче, аягына басканчы туенып торырлык булса, шул җиткән. Картларга булышка берәр кыз да калдырмый булмас Соңгы сүзләрен бикә бераз гына икеләнеп әйтте. Туңгак алып гарип булса да, үзе ялгыз булгач, ул инде аны бөтенләе белән үземнеке дип уйларга күнеккән иде. Аның янында кырнак кыз калдырырга дигән уй'анда кинәт көнчеллек сыман бер нәрсә кузгатып куйгандай булды Шулай да ул андый тойгыга көчәергә ирек бирмәде. Терелсен генә, аягына гына бассын — аның янында ул үзенең иң яшь, иң матур кызларын да калдыра ала. • — Әйе шул. чынлап та, әни! — диде Албуга. әнисенең фикерен куәтләп. Бикә ашагач шундук өйдән чыгып китте. Аның кол кызлары, хезмәтче хатыннары якындагы өйдә генә торалар иде. Бераздан бикә таза гына, сылу гына бер яшь кызны ияртеп керде. Куе кара чәчле, чем кара күзле, матур тавышлы бу кыз түбетнеке—теге кичне камышлыкта Кәлтә белән серләшеп торган Кара-Тут исемле кыз иде. — Без аңа менә. Ка|>а-Тутиы калдырырбыз, улым,— диде бикә, үзе неН тәгин углы белән киңәшкән сыман сөйләнеп. — Эшчән, сүз тыңлау- чан, ягымлы. Авыру ир кешегә шундый кыз кирәк тә. Инде алай-бо лай була икән, малның яртысы Ябалак картка, яртысы кызга ралыр Шул мал-мөлкәте белән Кара-Тутны үзем кияүгә бирермен. Ичмасам күңелем тынычланыр — Әни! — диде кинәт Албуга. — Нәрсә «әни»? — диде бикә, башын иеп торган кызны караштырып. * — Әни, калдырма аны! — диде Албуга. — Без аңа... теге... Табылдыкны бирик. — Нишләп алай? Син аны яратасын түгелме соң? — диде бикә. — Әни!—диде Албуга дулкынланып - Үлем түшәгендә яткан колыңа. өй. мал-туар белән каралар калдырмакчы булып син бик күп бәкләрдән, аксөякләрдән өстен икәнлегеңне күрсәттең. Кем ул сина Туңгак алып? Мин моны беләм Кем ул миңа Туңгак алып? Анысын мин белмим. Ул миңа туган атам кебек булды. Ул мине беренче булып атта йөрергә өйрәтте Ул мине кылыч, сөңге тотарга өйрәтте, ул мине суда йөзәргә өйрәтте. Ул мине корычтай нык куллы, юлбарыстай кыю йөрәкле, даладай киң күңелле булырга өйрәтте! Аның өчен мин соңгы атымны, соңгы тунымны бирә алам Аның өчен мин шулай ук яраткан кызымнан да баш тарта алам. Әни! Барлык кешеләрдән, барлык вак- төяк кайгылардан өстен булырга дип син миңа үзең әйттең. Синең сүзләреңне мин гел истә тотам Атам кебек кешегә яраткан кызымны калдырам икән, син каршы килмәссең дип уйлыйм Аннан соң, Байык буена барып урнашкач, мин болай да өйләнергә тиешмен. — Шулай шул, — дип куйды бикә килешкәндәй итеп. — Ярар, синеңчә булсын, алайса. Бу түбет кызы да ягымлы, югыйсә. — Түбет кызын бүген генә миннән... минем аша ялынып Кәлтә сорады, — диде Албуга. — Синнән сорарга дип үтенде Алар бер-бер- сен яраталар. Кәлтә минем иң ышанычлы егетем Аның яраткан кызын тартып алсам, кемгә охшар идем соң мин, әни? Мин атама охшамаячакмын, мин беркайчан да Туман каган эзеннән китмәячәкмен! — Бирсен, тәңрем! —диде бикә җиңел сулап.

Дәвамы киләсе санда

Реклама