Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Вельможалар..,

Алар җырлап-көлеп уздылар фаэтоннарда! Ә Тукай калды... Калды... халыкта. Сәфәр алдыннан X Туфанга Офыклар артында ни көтә? Алсу таң, яланнар җил көтә. Офыкка чакыра сәфәрләр, йөрәкне сәйярлек җилкетә. Юл көтә тулпары, баш иеп, гүя ул тынлыкны тарсына... Күк һәм җир тоташкан чикләрдән китәләр тын утлар каршына. Үпкәле оланнар тирәңдә: безне, ди, аз гына көтмәде. Ашыкма, күреп кит безне дә,— яшь моңнар өлгереп җитмәде. ...Сөйләшеп туймадык таңгача — төн түгел, еллар да җитмәде. Кумачы, шагыйрем, тулпарың,— әйтәсе сүзләрем бетмәде... Заман Ашыгам. Уйлыйм. Җитми һаман вакыт. «Сәгать ничә?» Гаҗәпләнмәс тик беркем дә әйтсәң хәтта: «Үткән тәндә йолдыз яуган!» дисәң. Тау белән таулар кавыша, сулар үргә ага... Заман, синең төсең! Барган саен Тормыш офыгына, якты мәгънә белән балкый юл чатлары Юл өстендә атылып-балкып яна яшәүнең кабатланмас бөек учаклары! Кечкенә кешеләр йорты Җыелалар бар да кечкенәләр бу йортка. Табалар да югалталар, зурлык даулашалар тормыштан. Чыга хөкем!.. — Без — дәүләр! —дип үз-үзләрен юаталар, зур сүз чыгаралар. һәм... яңадан кечерәеп торалар... Кала төтен. Вәгъдә «Онытма!» дип әйткән ерак тавышы еллар арасыннан ишетелде. Әле дә ул бүген бурап яуган карлар арасында шикелле. Күк астына китеп адашкан да җиргә кайта янә кайтаваз. Җир үз итми аны, күк ят итә (җиргә, күккә иңде ят аваз!). онытты мине... Еракта... Ничә язлар килде, алма карлар бурап яуды — инде эзе юк. «О-ныт-ма!» дип әйткән сүзе һаман офыкларда йөри... Үзе— юк! ...Килде сөю. Булды яратулар, бүтән ярлар керде йөрәккә... «Онытма!» дип миңа кычкырганы ФРАГМЕНТЛАР Чәч дулкынын салып иңнәренә, бер кыз килә, яланаяк. Кен-диңгездә күзкәйләре — зәңгәр маяк! Байраклар ышыгында кала алмый чын сугышчы даны. Дан — ныгытма гына түгел, «Ура1» кычкырып кына алып булмый аны! ...Кызган тимер көпшәләрдән сугышның соңгы төтене киткәч ай артына, . Илнең буеннан-буена ишетелде толлар елавы! Дау кырында кеше булып ауды. Күтәрелде һәйкәл булып мәйданнарда! Гөлләр буенча кардәш без, йолдызлар аша туган! Кәбестәдәй, сиздермичә генб йомыла гомер, катлаулана... Сизелмичә кала аның эчендә ялкау көннәр — күбәләкләр. Балачагым. Шәфәкъ елгасыннан Булыр микән әллә котылып — бөек исемнәргә җыр багышлап, бөек исемнәргә тотынып?.. Күңелем шундый аязды — офыгында бөтен хыялларым күренде! Яктырды үтәдән-үтә... Кемнең туган сәгате бу? Шундый тынлык дөньяда! Ишетәсезме —. су ышкыла тын ярга, җил селкенә кыйблада? Иҗатка мәдхия Син — минем күңел байрагым, булганым, булачагым. Син — яз һәм кыш, рәхмәт-каргыш. яшьлегем, балачагым! Үткәннәрем, киләчәгем рәшәле офыкларым, нурлы төнем, кара көнем, кояшлы болытларым; гомер буе җыйган малым, аласым-бирәчәгем, жир җәннәтем, кыямәтем, күрәсе күрәчәгем; ашыйсы аш, яшисе яшь, сызылган ызаннарым. ярыласы яфракларым, тузасы тузаннарым; куанасы куанычым, юаныч, күз яшьләрем, сөйгән ярым, көндәшләрем каләмдәш, илдәшләрем; абынасы ялгышларым, таянасы тауларым; и хыялый язмышларым, танып көткән таңнарым..