Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үзбәк шагыйрьләреннән

Шөкрулла Мавзолейда Жуманияз Җаббаров Аның бүлмәсендә Кремльдә бер бүлмә бар — зур, киң түгел, Җирдә аңа тиңне табу мөмкин түгел. Гади ишек. Бусага да биек түгел. Керсәң, әйтә: «дулкынланам» диеп күңел. Күпләр юкка музей диел йөри аны — Монда яши планетаның Тере җаны. Вакыт монда зур тынлыкта гүли-дулый, һаваны ул Ленин белән бергә сулый. Кара савыты кара белән иртүк тулы. Карандашны очлаган кул — Ленин кулы. Бер өстәлне күпме кәгазь каплап тора — Шул ук кулның җылысын ул саклап тора. Дулкынланам. Йөрәк тынгы белми. Тибә алмый һич тә тынып ул. Ильич исән. Бары вакытлыча Ята кебек кузен йомып ул. Бертуктаусыз агыла монда халык, Мәхәббәте җирнең үлемсез. Бу деньяны Ленин яратканга, Яши алмый дөнья Ленинсыз. Барча тамыр бер йөрәктән тибә, һәм шул йөрәк канны саф итә. Халык улы, халык йөрәге ул, Гомергә Ул—безнең саф иртә. һаман эштә. Ул үзе дә шунда төсле. Күз дә нурлы, уй да якты, кул да көчле Кемне булса каршыларга-күрмәгә ул. Чыккандыр күк бары күрше бүлмәгә ул. Кем беләндер гапләшә Ул — сүзе әзер Тагын монда атлый төсле үзе хәзер. Түргә гүя шул ук бөек кеше үтә — Аны монда мәңге үлмәс эше көтә, Утырыр да сорар төсле: «Инде,— диеп,— Сезне тыңлыйк, сезнең йомыш нинди?» — диеп Хөснетдин Шәрипов Таяныч нокта Син акылга сыймас нәрсә идең. Күп фикерне тарттың үзеңә Син—химера... Син—Архимед җене Күп әйтелде Тыңла. Түз генә Бу дөньяда синең серле җисем Бик күлләрне бик күп уйлатты Чишелмәде серләр. Яңгырау булып Гасырларны ләкин уятты! Күп булдылар көчле, нык кешеләр, Сөйләп, язып, ярсып сугышта. Теләделәр сине бар игәргә. Тырыштылар җигик дип эшкә. Кайберләре аның патша булды. Кайберләре базда, тирләде Картайса да. искерсә дә тарих, Уңай җавап шуңа бирмәде Тик бервакыт кинәт калкып чыгып Шул чуарлык, шул чор өстенэ Ильич бирде бердәнбер җавапны Мәңге үлми торган коч белән! Планетаны авызлыклыйм дигән Камчылы зат түгел иде Ул. ■Таяныч бар — ләкин күктә түгел, һәм кылычта түгел».— диде Ул. Иңе белән этте җир шарын ул, Таянды да эшче иңенә. Күз карашын җирнең мәңгелеккә Юнәлтте Ул кояш иленә. Әрмән шагыйрьләреннән ) Гурген Маари Владимир Ильич һәм Ваан Терян турында сүз ӨЗЕК Әрмәннәрне бик күп шагыйрь зурлаган — Кучак, Чаренц, Варужан һәм Туманян... Ә. минемчә, җирдә әле җырчының Синең кебек бәхетлесе тумаган. Юк, көнләшмим, шигырьне син һәрчакны Ничек кенә матур итеп язмыйсың — Син бит Ленин кулын кыскан шагыйрьсең, Сокландыра шушы данлы язмышың! Син бит Аңа әрмән халкы сәламен Алып кердең үзе ачкан ишектән. Син бит Аның ерак-ерак чорларга Барып җитәр әмерләрен ишеткән. Син бит күргән Аның армый-талмыйча. Көне-төне ничек хезмәт иткәнен — Чал тарихның зур чирәмен күтәреп Яңа тормыш орлыклары сипкәнен. Аршабир Дабни Гомернең алтмыш минуты Таң-иртә. Кызыл мәйданны Төнге йомшак кар баскан. Кинәт курант чыңлый. Постка Кем ул атлый алмашка? Ул — солдат. Әрмән улы ул. Шахтер булган. Саф кеше. Ул изге урынга баса — Ул Мавзолей сакчысы. Килә. Честь бирә Йөрәктә Дөрпи тетрәүгә тиң ут. Курантлар сукканчы, шунда Узачак алтмыш минут Тик алтмыш минут... һәркайсы - Бәр гомер дә, бер чор бит. Бабкен Карапетян Йөрәк ерактан күрә ПОЭМАДАН ӨЗЕК ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәләре Ул җилгә каршы очуны Зурлый торган бер җыр бит Тик алтмыш минут... һәркайсы— Бер тен, бер таң, бер мизгел Әйтә гүя ил солдатка: — Без бергә! Син бул сизгер! Уйлый солдат бу зур постта, ди, бетен деиья торыр — Бик күл буынның, бәхетле солдаты монда торыр. Тик алтмыш минут... һәркайсы — бер маяк булып яна. Ул — Ленин яктысы, һәркем Сокланып карый аңа. Күптән теләде ул — Кызыл мәйдан буйлап йөрергә, Якыннан карал Ленинның Якты йезеи күрергә... Кайчандыр аның әткәсе Нәкъ шушы постта торган Кырык беренче елда аны Фашист пулясы кырган. Ул да баш куйган — улының Шушы көне килсен дип. Ул да нәкъ Ленинча яши һәм керәшә белсен дип. һәм менә изге уй уйлый Шул постта торып егет: Җир шарының һәр кешесе Шунда бер торыр кебек! . Паровозны кара төтен урый һәм тирләтә аны ашыгу. . Ә ул тыңлый көпчәк дөбердәвен. Мич каршында тора басып ул. Ул— кочегар Утка күмер өсти Дусты аның — оста машинист Шәп сызгырта кара төнне ярып, Корыч юрга әйбәт ярсый ич! Кесәсендә паспорт—әйтеп тора «Бу — Иванов Константин» дип. һәм очына күңел — көчле давыл Кубар минут инде якын дип Ул кочегар булып киеп алган Ивановның иске кепкасын,— Күкрәгендә йөрәк нәкъ Иванов Йөрәгедәй нигә типмәсен!! Ташкүмерне мичкә Ленин сала, Шуңа поезд чаба җилдереп. Ул — кочегар. Еракларга карый. Киләчәккә гүя кул биреп Күңел күзе күптән инде күрә Литер аны ничек көткәнен. Кара төннәр җирдә бетсеннәр дип Утйерәкләр очкын сипкәнен Россиянең туар таңы итеп Күрә күңел халык бәхетен Ә хәзергә кулда —* көрәк Күзгә Я җылы пар керә, я төтен ..һәм машинист әйтә —Иванов,— Ди.— Күмер салма Җитте. Кирәкми Карый Ленин Литер утларына Ә йөрәге күрә еракны!