Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӘЙРӘМ БУКЕТЫНА МАЙ ЧӘЧӘКЛӘРЕ

Нури Арсланов Үз-үземә Шагыйрьләр изге җаннардан саналганнар, Ил вөҗданы булыр өчен яралганнар. Акыл булган Хас Хаҗипләр таманында Илләр булса ханнар, биләр табанында. Шагыйрь кеше масаймас үз сәләтенә, Тик үзгәләр сокланырлар сәнгатенә. Бәхет шунда — бөекләрдән үрнәк алсаң, Гали булып, гадиләрчә җирдә калсаң. Сине дә бит умартачы диләр оста, Чынлап шулай икән — әйдә сыйла, кыста, Йола саклап, авыз иттер шул балыңнан Киң илеңне, якты хисләр тубалыннан! Салих Баттал Тансык күренеш Ярышта җиңеп, җыр көйләп кайтам күңелле генә. Туры килдем мин урамда балалар төркеменә. Менә исерекләр нинди сирәк күренеш хәзер! Барабыз. Миңа да чыкты мавыктыргыч эш хәзер. Күзләрендә — кызыксыну. Мин сорадым шул хакта. — Исерек карыйбыз,— диләр... Киттек җыйнау бер якка. Бу урамда юк ул исерек. Борылдык без чатка да. Җыйнаулашып барып кердек без ачык бер капкага. 1 Хас Хажнпләр — Йосыф Баласагунлыга борынгының дәүләт эшлеклесе һәм бөек шагыйренә ишарә Таманында — ягында, тирәсендә. Мөхәммәт Садри Киев турында җыр Геройииһлрнең 1500 еллыгына 1 Т I Шевченко шигыреннән * Батырлыгы Лелән атаклы гааод Анда да юк... Мин төшендем эш нидә икәненә: исерек караучыларның күзләре миндә генә! Текәлгәннәр мине камап... Исерек карыйлар, имеш! Менә нинди хәлгә калдым ап-аек һәм шат килеш! Әйттем:— Эш хәмердә түгел, балалар, шатлыкта,— дип. Жавап бирделәр:— Абый, син нәкъ шуңар тансык та бит! Саумы, Киев! Рус Җиренең Иң тәүге башкаласы! Борынгысы, иң матуры. Иң сөекле анасы! Саумы, Шевченко җиренең Соклангыч башкаласы,— «Яңа. хер, бөек семьяда» Син хаклы макталасың! Ворошилов. Щорсларың һәм Сидор Ковпакларың, , Данга күмде азат җирнең һәр почмак, һәр якларын. Киң Днепрдан күптән аккан Кайгың һәм аһ-зарларың.— Бәхет җырын җырлый синең Бәхетле кобзарьларың. Бастым Шевченко һәйкәле Янына якын гына: «Бәхет елъязмасын язам» Ди миңа ул тын гына. Кан-яшь түккән дәвер үткән. Хәзер эш, иҗат алда. Хезмәт бизи сине, Киев, һәр җир. һәр «Арсенал»да Якты Киев! Бөек Киев! Янып яраткан калам, Бүгенгеңне җырлаганда Үткәнне искә алам: Фашист ерткыч котырынып Сине җимерә иде. Талап, көчләп, каның эчеп, Жаның кимерә иде. Өсләренә Днепрның Сузып хәлсез кулларың, Чакырдың, көттең үзеңә Илнең батыр улларын. Без килдек, килдек, туганым. Кичеп ут диңгезләрен. Юк итеп Идел, Дугада Фашистларның үзләрен Иделдән. Урал буеннан. Ярсу Иртыш яныннан Килеп, ут кичеп сикердек Сиңа Днепр ярыннан Тәмуг итеп дошман өчен Тирә-ягың шул чакта, Ашкынып кереп ташландык Киев, синең кочакка Изге туфрагыңны үптек. Синдә кояш балкыды, Киттек соңгы сугышларга Синең җирең аркылы. Менә хәзер зур табынга Дәштең батыр улларың, Киң һәм шат Днепр аша Суздың җылы кулларың Әйе, Киев, Тантанаңа Күңелләр оча гына, Ватан-Ана сыны булып Аласың кочагыңа. 1982 Киев-Ирпень t Галимҗан Латыйп Мин төшемдә шигырь яздым: Кояшлы бер көне язның. И мактыйлар, мактаталар, Борын үсте, үзем «аздым». Мин төшемдә шигырь яздым: Чәчәкле җәй, күге биек. Җыелыш бара, сөйли берәү «Килде яңа талант»,— диеп. Мин төшемдә шигырь яздым, Хәерле юл тели берәү, «Мөфтилеге» хәттин ашкан, Ул үзенә эзли терәү. Мин төшемдә шигырь яздым: Бозлы салкын яңгыр ява, Көтмәгәндә давыл чыгып, Өстемә бер имән ава. Мин төшемдә шигырь яздым: Тамчы тама әвенемнән. Миңа мактау язган адәм Чын юхага әверелгән... Гамил Афзал Бурыч Бәхет елмаеп карады, Чәчәкләр сузды кебек: Кара чәчләрең агарды, Яшьлегең узды, егет һәр батыр дустың кулында Чәчәкләрең бәйләме; Котлы булсын, нурлы Киев, Җылы, нурлы бәйрәмең! Көзләрең шыксыз караңгы, Моңлырак көннәр килә. Күз нурын түгеп карадым, Йөз суын түгәм, димә. Әле дә йөрәк тибә бит, Күзләрең күпне күрә, Язмышым кырын карады, Газаплар чигәм, димә! Табигать шулай көйләнгән: Җәй үтә, көзләр килә; Синең өчен күп түләнгән, Син дә үз бурычың түлә! Илдар Юзеев Киләчәккә аваз Хәзерге реактив самолетлар таныштан тизрәк очалар Фәнис Яруллин Күптән инде әйтешкән юк «Яратам» дигән сүзне. Бу сүзнең матурлыгын без Онытып бетермибезме? Ә бит әле кайчан гына Бу татлы сүзнең көче Бәхеттән елата иде, Яктырта иде кичне! Бу сүзнең канатларында Күкләргә менә идек Еш әйтсәк тә, аның бит без Кадерен белә идек Бәлки бу сүз күп тапкырлар Үлемнән саклагандыр Хисләрне яңарткандыр да Җаннарны сафлагандыр «Сөям. Киләмн,— диеп хәбәр бирдем дә мин,— очтым сөйгәнемә, күккә мендем дә мин. Төштем. Берәү дә юк. тавыш — артта калган, үзем — ракетада, сүзем — атта калган. «Сөям» дигән сүзем килер соңга калып, сүзсез иркәләүгә горма гаҗәпләнеп ...Кичер мине, Заман, тизлек — арта бара, үзем — киләчәктә, сүзем — атта бара Киләчәккә карап, якты сагыш белән Узган, Бүгенгедән аваз-тавыш бирәм Җыр-хәбәрем сезгә булыр таныш, ят та Соң булса да. бәлки барып җитәр атта Онытмыйк, дустым, онытмыйк Без бу сүзнең барлыгын, Аннан башка дөньяларның Ярлылыгын, тарлыгын Онытмыйк! Равил Фәйзуллин Дулкыннар кочагында Егылсам да, торып йөгерсәм дә, туфрактан-җирдән көч алам. Кош нәселеннән булсам да, тик дәрьяларда гына оча алам! Бу кулларым Җирдә эш майтара: казый, юа, ярлар коча ала... Болытларга карап сузылсам да, дулкыннарда гына оча алам! Дулкыннарда чакта куллар — канат. Чалкан ятып талпын, кагын син! Зәңгәр күктә очып барган аккош күзләреңне назлап чагылсын! Су өстендә куллар безнең — канат! Җир-Күк өчен — алар кул гына.. Кош күк оча Кеше! Оча!. Түбәнендә — һава урынына — су гына! Аермалар бары шул гына. Кемнәр әйтә. Күктә оча! — диеп, Кеше фәкать суда оча ала! Әнә, күрегез, ничек кагына яр читендә нәни бер бала! Рәдиф Гаташ Мөһаҗир Пристань, Яшел дебаркадер, Ак пароход Күк төтен... Төтен күк язмыш юлыннан Йөз ел элек, яшь бер шагыйрь, Мөһаҗир! , Син кая, нигә киттең? Уфылдаган да пароход Кузгалган булыр ярдан. Таш кебек катып, киткәнсең, Күз алмый туган ярдан, Билгесез якка табан Ә ярлар күмелә барган, Ил ерагайган һаман Күпме карагансың читтә Алсу шәфәкъка табан — Гомерләр дә шулай байый, Туган җир күздән югалган, Буталган дөнья, заман... Кая йөзәбез, кая без? Корабка туктар җир һаман Күренми... Ил, бул аман1 Кайда соң, адашкан җаның Кайда ул ялга талган? ...Юк, читләрдә онытылмаган Тик якты көнгә омтылган, Кояшка баккан Казан: Кайталар томан артыннан, Күк горизонт аръягыннан Васыятьләр илгә һаман — Ачы шәраптай моң, җырлар Язмышы Мөһаҗирләрнең Әй ачы икән, яман. Кай җирдә соң синең кабер, Исемең билгесез мөһаҗир! — Соңгы сәламеңне кем Алып кайтты гыйбрәт өчен? — Ил, Ватан күңеле иркен, Соңгы сүз сыя. Пристань. Кемнедер монда көтмим Уйда әллә бер-бер язмыш, Әллә күгелҗем төтен. Рәшит Әхмәтҗанов Сабан туенда Сабан туе бүген. Авылыбызга Йөзләп кунак кайткан бер көнгә Җырлыйҗырлый бергә бөтенебез Күтәрелдек үргә — иркенгә Дус-ишләрне күрү шатлыгыннан Барлый алмаганбыз барсын да: Батыр калган тимер тәнле егет, Батыр түгел икән асылда. Егет батыр калгач, яшь-җилкенчәк Күккә чөйгән иде батырны — Агай әйтеп куйды: «Бу батырга Алмаштырмас идем атымны. Ә ул алыштырды — ташлап китте Иген үскән туган туфрагын. Минем йөзне балам акламады... Нәрсә диеп әйтим мин тагын! Әй, иманын бер яңартыйм»,— диеп, Алып батыр сыман кузгалды; Кулга урап чиккән сөлгене, ул Мәйдан уртасына юл’ алды. Көрәшне ул яңабаштан шулай Башлады, Я, монда кем хаклы? — «Мә, таны, дип җирне» Җиргә бәрде Ул үз улын — тансык кунакны. Роберт Миңнуллин Каракалпак шагыйре Ибраһим Йосыпов турында шаян шигырь Ул бездән — Тукай җиреннән Ерак торган Ибраһим, Тик Тукайны үзләренчә Җырлаттырган Ибраһим. Үз язмышын, үз бәхетен Чүлдә тапкан Ибраһим, Чүлдән килеп, сабан туйда Чүлмәк ваткан Ибраһим. «Иң оста чүлмәк ватучы» Дип ат алган Ибраһим. «Йөз чүлмәк булса да ватам»— Дип мактанган Ибраһим. Чүлмәк ватып, кызлар күзен Яндырган ул Ибраһим. Татарстанны чүлмәксез Калдырган ул Ибраһим. Сабан туйда гайрәтләнгән, Хәтта азган Ибраһим — Чүлмәк ватам дип... җир шарын Вата язган Ибраһим! Сибгат Хәким Эзлиләр Европа буйлап 1 Берлин — Дрезден... Буталып Вокзаллар арасында, Уйланып язмаган белән Язганнар арасында, Тоеп икенче сугышның Ерак эшелоннарын, Өченчесенең якында Тоеп еш адымнарын, Янып июль кызуында. Ике хис арасында. Сугышлар эчендә калган Ике бичара сыман, Йөрдек без Әминә 1 белән, Чишәргә төннәр серен, Йөрдек янында элекке Дрезден төрмәсенең. Хәзер ул — университет: Теләге тоткыннарның, Ишек алдында уртада Торган тып-тын сыннарның Васыяте тормышка ашкан, Әлегә яшь, юк даны. Тарихы: политик төрмә, Империянең суд залы. Сүтелгән камералары, Сипләгәннәр, бушаган, Тәрәзәләреннән һаман Карый кебек Мусалар. Алишлар, Курмаш, Симайлар Кайда дип сорасагыз. Текәлер унбер тәрәзә — Унбер моң, унбер сагыш. Шул йортта хөкем иткәннәр, Барсының бер язмышы, Әллә өлгермәгән инде Дрезден башчалкычы. Башларын Плетцензееда Чапканнар... Эх, Дрезден... ' Әмин.) Муса Жилил хатыны Эмина Жәлнлова Йөрдек без Әминә белән Чәчәк тотып көнозын. Дрезден галереясе Түгел бу, бу суд залы. Коридор буенча алып Киләләр күк Мусаны. Бу хакта сүзем алдарак, Күп әйтер сүзем, сезгә. Илемнән Әминә белән Килеп шул Дрезденгә, Калын ишекләр, залларны Соңгы чик төсле күреп, Йөрдек суд карарын көткән Ике чит кеше кебек. 2 Эзлиләр Европа буйлап.. Заман, кая яшердең? Ахыры якынлашкан чакта Егерменче гасырның, Канлы тырнак эзе калган, Заман гел юа барган Салкын, тын стеналардан, Җимерелгән диварлардан Исемен күреп, күңелне Тәмам беркетеп менә, Урнына кадерле чәчәк Салып бер бөртек кенә, Бер минут уйланыр өчен, Ерак авыллар аша, Илләр һәм чикләр, коймалар. Шлагбаумнар аша. Сорашып: кайда дип монда Имперский төрмәләр. Эзлиләр, җирдә җитәрлек Иркен, иске төрмәләр. Дрезден. Империя суды. Кергәч, кеше мескенгә Әйләнсен, югалып калсын, Дәшмәсен дип, өстендә Тора мәһабәт манара, Тора өстә очланып, Баса элекке Германия Күге, аста без — халык. Әй, өнсез куркыныч дөнья, Кузгалып кемнең теле Каршы сүз дәшәр, кешеләр, Әйтерсең, ком бөртеге. Дрезден. Фучик Мусага Үзенең урнын биргән, Эзлиләр чехлар, татарлар, Эзлиләр унбер илдән. Купкан халыклар, дөньяның Бу нинди мәхшәре бу? Сугыш-җинаятьтән торган Бу нинди җир шары бу? Үзенә, кызы Чулпанга Юк сыныкларны тотып, Фронтлар — сугышлар аша, Ут сызыкларын үтеп, Хәвефле — хәтәр елларның Үтеп шикшөбһәләрен, Үтеп һәм сүтеп — корылган Нахак сүз киртәләрен, Килде күк Әминә судка, Еракта залның башы, Зал белән җан арасында Заманнар яңгырашы. Хөкемгә антифашистлар: Испаннар, итальяннар, Немецлар һәм башка бөек Халыклар үтә залдан. Аларның артта таяныч — Данте һәм Бахлары бар, Рәхимле булуны судтан Сорарга хаклары бар. Ә синең, татар? Баш ватма Эзләп, санап аларны, Татарга таяныч — Идел, Болгар хәрабәләре. Болгар һәм Идел... Юк синең Гете һәм Дантеларың, Корбан ит үзеңне, көрәш Акканчы тамчы каның. Башкача түгел, тик шулай Ятканчы атып калыйм. Дигәндер үлемгә карап Барганда Фатих Кәрим. Корбан ит, фәкать тик шулай Бөтен бәлаләрдән үт, Дошманга, танкка каршы Бетон баганалар күк Тырпайган чәчле Кәримне Күргәндер Кенигсберг, Елмаеп соңгы үрендә Торганда негр кебек. Азмыни бездә Кәримнәр Корбанга бара торган; Кырык бер Кызыл мәйданы — Бәйрәме парадыннан Туп-туры сугышка кергән Егетләр, яуга каршы... Билгесез биеклекләрдә Заманнар яңгырашы.. Дрезден. Империя суды: Тарих, нинди хатаң бар? Әйт, нигә икенче тапкыр Европада татарлар? Керә татарлар. Ябыклар. Озын юллар алҗыткан. Килә татарлар гасырлар Аша исән Азовтан. Уза французлар, поляклар, Татарлар мыскыллау күк Ишетелә, бөек халыклар Эшенә кысылган күк. Нигезе Идел ярында, Оясы Ослантауда. Язмышы һәрвакыт читтә — Моабит, Шпандауда... Татарлар унбер... Каян ул? Мәскәү, Столешников. Йорт унбер. Беренче бүлмә Баскыч, өстәге ишек. Столешниковтан килә Ул беренче, ул унбер... Бөтен тарих буйлап килә, Көрәшәбез: үлем — бер... Суд залы. Еракта Казан. Казан — язмышы башы... Казан — Дрезден арасында Заманнар яңгырашы. Әй Казан «Барабыз»лары.. Берсендә Такташ чапты — Җилләп, буранлап, давыллап, Барсын да ташлап чапты. Төшеп үрәчәләреннән Арык «Барабызпларның, Бишьеллыкларга җигелгән Ярсу паровозларның Берсендә Муса очты күк, Данлы чор, Такташ чоры, Казанның шагыйрьләр белән Яшәгән, шашкан чоры. Октябрь белән уянган Татарның — Хәйрулланың Дөньяга тудырган чоры Үзенең Байроннарын. Берсе — Тамбовтан, ә берсе Оренбур — Мостафадан, Җырларын байрак иттереп Күтәрде кебек Казан. Талантлар чоры... Казанга Мондый зур бәхет каян? Уйланып Урал ягыннан Керде күк Гомәр Хәйям. Дрезден. Суд залы. Унбер Европа, сугыш чоры.. Кайдадыр яңгырый кебек Сәйдәшнең оркестры Сәйдәшнең үлемсез маршын (Бу хис елаткан, беләм) Бөтен дөньядан җыелган Оркестрантлар белән Уйнап керерләр күк залга. Сәхнә тар алар өчен, Ул марш яралган фронт, Сахрадалалар өчен. Азат итәрләр, ут яна Кара карлыган күзләр, Тукайда сүнгәч, Мусада Кабат кабынган күзләр . Күрдем мин тагын нәфрәттән Шундый елтыр күзләрнең Янганын, өскә килгәндә Өере «юнкерсмларның. Фронт. Взводым Солдатлар Күбесе көнчыгыштан Каршылап таңны, окоптан Кояшка күзен кыскан Солдатлар Бомба астында Чүп-үлән тырнап киткән. Туфрагын-тузанын сөрткәч. Кинәт ялтырап киткән Ул хәтәр күзләр Солдатлар Рух тере, үзәк тере Шуларда Муса күзләре. Көнчыгыш үҗәтлеге.. Унбер милләтле взводым Җиткәнче үрең менеп, Сугыштың, унбер палачын Асканчы Нюренберг 5 Суд залы. Унбер... Әй Муса, Юылган синең эзләр, Арада еллар, лагерьлар, f Арада Дрезденнәр Тарихка — алты камера... Берсенә сарылып баскан Мусаның Әминә бары Ерактан саубуллашкан Авазын гына ишетте Язмышлар яман ачы. Ике арада, бушлыкта Заманнар яңгырашы. Әминә ишек алдында Уйга талган сыннарның Тора берсе кебек басып, Арасында шуларның Бердәнбер татар хатыны. Июль, балкый ал төсләр... Юата аны чәчәкләр Тоткан антифашистлар. Юата унбер ил, илләр Алган култыклап аны. Чәчәкләр ява бар яктан Хөрмәтләп, котлап аны. Тарихка — алты камера... Шагыйрьнең сөйгән йорты Кайсысы? Кайсысы Муса, Кайсысы Симайныкы? Мусалар фидаилеге... Еш кына чумам уйга. Татарга башкача түгел, Бары, дим, шулай гына. Дрезден, төрмә... Дөньядан Кинәт аерылдым сыман. Күземә Әминә булып Карый кайгылы сыннар.. 6 Тарихка — алты камера... Күнеп кагыйдәләргә. Йөрдем мин карап караңгы Шомлы камераларга. Берсеннән Муса дәшәр күк: «Килгәнең Дугалардан Көттек, коткара алмадың Син безне богаулардан...» Ачы җилләренә түздем Рус кышы — дуамалның. Клин, Калинин, Ржевның, Атаклы Дугаларның Солдаты синең алдыңда Гаепле, гөнаһлымын. Юлларда төртелдем озак, Шелтә бир, колакны бор.. Йөрдем һәр почмакны карап, Җир сөргән сабан ята. Юк, гильотина ул, тыңлап Куркыныч заман ята. Төрмәләр, гильотиналар, Сугыш поскан бункерлар.. Эх, сагындыра шул чакта Арыш үскән киң кырлар. Котылып-тизрәк күңелгә Шом салган уйларымнан, Кайтесы иде әйләнеп Бер Сабантуйларыннан. Эх, сагындыра шул чакта... Өлгергән яңа иген. Мусалар белән бергәләп Шул яңа Германиянең Гизәсе иде кырларын. Рәхмәт якты көннәргә. Йөрисе иде сокланып, бодайлы бункерларга. Татарстанмы ул, барыбер, Әллә ул ГДРмы, Бертигез шатлана алам. Бертигез сөям җирне. Күрермен микән бу каты Дөньяның йомшаруын. Тоташ бер иген кырыннан Торганын җир шарының. Тынычлык... Кайда бар аның Көрәшсез бирелгәне?, Буш йортларга бәреп кергән Көнбатыш Берлиндәге Яшьләрнең гаугасын ишетәм, Заман гел юа битен; Кайчандыр Муса утырган Карт төрмә — Моабитның Урнына яңасын сала, Искесе булган дип тар. Юк, йортлар түгел яшәргә, Яшьләргә — моабитлар.. Эзлиләр Европа буйлап. Мусаны Дрезденнән Без дә эзләдек, калыкты Моабит нигезеннән. Йөзләгән илләр аркылы (Барыбер, нинди урам) Баралар Лорка, Җәлилләр һәм Пабло Нерудалар. Өченче сугышка каршы Баралар: кире чиген! Улларын, кызларын эзләп, Эзеннән икенченең Килә икенче бер төркем, Арган, сусаган, бара... Сугышлар ялганмасын дип. Яннан Мусалар бара. 1981 Берлин Калан