Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ ЯКТЫ КӨЗГЕСЕ

Журналыбызның олы юбилее уңае белән редакция бер төркем язучыларга Казан утлары сезнең иҗади тормышыгызда нинди роль уйнады? дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Түбәндә редакциягә килгән җавапларны урнаштырабыз.

Гомәр Бәширов: «ЯКТЫ ТӘРӘЗӘЛӘР»

Матбугат йортына якынлашканда мин һәрвакыт ничектер үзеннән-үзе бишенче каттагы якты тәрәзәләргә күтәрелеп карыйм. Мин анда эшләгән еллардан соң инде бик күп вакыт узды, тормышка да зур үзгәрешләр керде, әдәбиятка да бик күп яңа көчләр килде. Ләкин шуңа карамастан, ул тәрәзәләр минем җаныма якын, мин аларны оныта алмыйм, алар минем күңелемдә кадерле истәлекләр уяталар, бергә эшләгән дусларымны, иптәшләремне исемә төшерәләр. Ул истәлекләрнең күңелгә аеруча газиз булып, аеруча онытылмастай булып калганнары, ихтимал, журнал редакциясендә бергә эшләгән иптәшләрнең матур әдәбиятка кайнар мәхәббәтләре, чиксез ихтирамнары, сәнгать һәм әдәбиятның яшәешкә тәэсир көче биниһая дип аңлаулары, шунлыктан, аңа мокатдәс эш дип карап, җаннары-тәннәре белән бирелеп эшләүләредер.

1936 елда мин «Совет әдәбиятының җаваплы секретаре булып эшли башлаганда журналның редакторы Гомәр Гали, поэзия бүлегенә Хәсән Туфан җитәкчелек итә, редколлегия членнары профессор Галимҗан Нигъмәти, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин һ. б. иде. Журналга керәчәк әдәби әсәрләрнең зурларын, җитдиләрен редколлегия утырышына куеп күмәк рәвештә фикер алышу кебек яхшы гадәт бар иде, кайчагында шул фикер алышулар әдәбиятның теге яки бу жанры, әдәби алымнар, гомумән фәлән шагыйрьнең яки әдипнең яна әсәрләрендә кая таба үсүе хакында кайнар бәхәскә дә әйләнеп киткәли иде. Ул чагында ук барлык шагыйрьләрнең һәм шигырь сөючеләрнең кумирына әверелгән Хәсән Туфан шигырь уку ритмына яшь авторның кулъязмасын селки-селки, әсәрдә оригиналь образ, философик фикер барлыгын расларга керешә. Зур белеменә, озак еллар әдәбият фәне укыту тәҗрибәсенә таянып, Галимҗан Нигъмәти сабыр гына үз сүзен әйтә. Шәриф абзый да үз фикереннән тиз генә кире кайта торган кеше түгел иде. Фатих Сәйфи-Казанлы исә гомумән бәхәсне бик тә яратыр иде. Ул да түгел, күп әсәрләргә ирония белән карарга, инкарь итәргә яратучан Гомәр Толымбайский, зур гәүдәсе белән чайкалгалап, кычкырып көлеп җибәрә. Кайчакларны бу сүз көрәштерүләр шундый кызып китә. Гомәр Гали, карандашы белән лампа абажурына суккалап, бәхәсләшүчеләрне тынычландырырга мәҗбүр булыр иде.

Кайбер укучыларда шундый сорау туарга да мөмкин: нинди бәхәс? Нәрсә турында шулкадәр кызып бәхәсләшергә? Эш шунда ки, ул елларда яңа аякка басып, яңа ныгып килүче совет әдәбиятының иҗат алымнары, гомумән әдәбият фәне хәзерге кебек барлык нечкәлекләренә кадәр җентекләп өйрәнелеп, эшләнеп бетмәгән иде әле, әдәби иҗатка бәйләнешле күп кенә катлаулы теоретик мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнәсе, ачыклыйсы бар иде. Борынгыдан калган бай әдәби мирастан ни рәвешлe, ничек файдаланырга? Аның кайсы өлеше хәзерге заман таләпләренә хезмәт итә ала, кайсы өлешеннән ваз кичәргә туры киләчәк? Ул вакытта, мәсәлән, Фатих Әмирханны буржуа язучысы дип танып, анын әдәби мирасыннан баш тартырга өндәүчеләр дә юк түгел иде... Азмыни әдәбиятта уйлануны, фикер алышуны сорый торган катлаулы сораулар? Фәлән әсәр хәзерге әдәбиятка берәр яңалык өстиме, әллә элеккеләрне генә кабатлыймы? Бу әсәрдә нинди яңа образ, яңа сүз, яңа алым бар? Андый бәхәсләр вакытында Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесте еш кына уңай яктан үрнәк итеп ки терелә торган иде. Кыскасы, бу кешеләр журналга килгән әсәрләрдәге һәр яңалыкка, талантлы әсәр язган һәр авторга чын күңелдән куана беләләр, андыйларга журналда киң юл ачалар иде. Менә шундый бәхәсләр кайбер көннәрне ярты төнгә кадәр сузылгалый, тынып калган Казан урамнарыннан мин шул хакта юл буе уйланып кайткалый идем.

Аннан соң мин матур әдәбият, аның халык тормышында нинди әһәмиятле урын тотуы, аның эстетик тәэсиренең халыкта әдәп, әхлак тәрбияләүдә башка берни белән дә алыштырып булмый торган зур көч булуы хакында куп нәрсә белдем. Бу хакта зур съездларда, фәнни конференцияләрдә исеме бөтен дөньяга танылган мәшһүр галимнәр, язучылар фикерен дә ишеттем. Ләкин болар барысы да соңыннан гына килеп өстәлделәр. Сәнгатькә һәм матур әдәбиятка кайнар мәхәббәт һәм бөек ихтирам, алар халык тормышында могҗизалар тудырырга сәләтле дип инану, әдәби иҗат белән эш иткәндә саф вөҗданлы, пакь куллы булу - менә болар, һичбер җилләр-давыллар дә үзгәртә алмастай катгый әхлак кагыйдәләре булып, минем күңелдә әнә шул якты тәрәзәле кечкенә бүлмәдә ныгып калдылар.

Истәлекләрнең күбесендә без әдәбиятны яки сәнгатьне әйдәп баручы эрерәк затлар яки башкалардан аерылып торучы зур талантлар турында язарга гадәтләнгән без. Ихтимал, шулай кирәктер дә ул. Чөнки ул затлар үзләрен генә тугел, заманнарына хас типик халәтләрне дә гомумиләштереп күрсәтергә ярдәм итәләр. Ләкин сәнгать һәм әдәбият язмышын ул гали затлар фәкать үзләре генә хәл итеп бетерә алмый, аларга ярдәмче көчләр дә бар бит әле. Алар җәмәгатьчелек күзенә артык чалынмыйлар, исемнәре дә, теләсә кайсы басмада булсын, вак хәрефләрдән генә җыела. Әмма аларның хезмәтләре ифрат зур тырышлык, түземлелек, пөхтәлек һәм төгәллек таләп итә, алар автор язган һәр сүз өчен генә түгел, һәр хәреф өчен да җаваплылык хисе белән эшлиләр. Кыскасы, алар тырышлыгыннан башка бер генә басма да дөнья күрә алмый. Болар - техник редакторлар, корректорлар, секретарьлар.

Журналист Габдулла Гомәр дә әнә шундый тыйнак hөнәр кешесе иде. Егерменче-кырыгынчы еллар арасында матур әдәбиятта һәм көндәлек матбугатта аны белмәгән, аңа йомышы төшмәгән берәр кеше булдымы икән? Ул шулкадар «үз» кеше, шундый ияләшкән сөйкемле иптәш иде, хәтта аның исем-фамилиясен дә икесен бергә кушып «Агомәр» дип кенә йөрттеләр. Әмма үзенә берни дә дәгъва итмичә, күбесенчә күләгәдәрәк торырга яратучы шушы тыйнак кеше журнал редакцияләрендә башкарган күп еллык намуслы, тырыш хезмәте белән аны белүчеләрдә озак онытылмаслык яхшы истәлек калдырды. Элекке зыялыларча һәрвакыт җыйнак костюмнан, һәйбәт галстук бәйләп, алтын чылбырлы пенсне киеп йөрүче бу интеллигент кыяфәтле журналистны без яратып аяклы энциклопедия дип атый идек. Бу исемгә бик тә лаек иде Габдулла, чыннан да анын белмәгәне юк иде. Кайсы зур әдәби вакыйга кайчан һәм кайда булган, ул хакта материалны каян табарга? Кайсы журнал яки газета кайчан чыга башлаган? Шуның ише тагын мең төрле сорауга һичбер мәшәкатьсез фәкать аннан гына җавап алып була иде.

1937 елның урталарыннан «Совет әдәбияты » журналын Габдулла Гомәр белән без икәү чыгара башладык. Мин вакытлы редактор вазифасын үтим, Габдулла Гомәр исә берүк вакытта җаваплы секретарь да, техник редактор да корректор да, метронпаж до житмәсә, журналның тиражын тәэмин итәрлек кәгазь даулау да аңа йөкләнгән иде. Ул эшкә иртүк килә, журнал чыгасы көннәрдә типографиядә төнгә калып эшли, билгеле, эштән чыгып арый иде. Әмма мин Габдулланың бер генә мәртәбә дә зарлануын ишетмәдем. Аның каравы, журналның әле генә төпләнгән, буяу исе дә таралып җитмәгән яңа санын иртә белән редакция өстәленә китереп салганда аның шатлануын күрсәгез иде! Калын пенсне пыяласы артында аның зәңгәр күзләре елтырый, үзе рәхәтләнеп елмая. Үзенең матур хезмәте нәтиҗәсенә чын күңелдән куанып яшәүчеләр миндә гомер буе тирән ихтирам хисе уята торган булдылар. Шушы шатлыклы вакыйганы билгеләп, без аның белән кара-каршы утырып сөйләшә-сөйләшә бик тәмләп чәй эчә торган идек.

Бөек Ватан сугышы башланып берничә ай узуга, язмыш безне яңадан шул ук журнал редакциясендә очраштырды. Матбугат йортыныӊ бишенче катында кечерәк кенә бүлмә (хәзер анда китап нәшрияты музее), бүлмә уртасында тимер мич. Аның бер ягында мин журналга килгән кулъязмаларны редакцияләп утырам, мичнең икенче кырыенда Габдулла үзенә йөкләнгән эш белән мәшгуль. Тимер мичнең шунысы яхшы - аның янында кулларга да җылы, кара савытындагы кара да бозланып катмый. Язучылар союзының хәзер инде дүрт кешелек кенә булып кечерәеп калган партия оешмасының (Хөсни Кәрим, Гази Кашшаф, Кави Нәҗми һәм мин) җыелышлары да, төрле утырышлар да шушы мич янында уздырыла иде.

1941 елның 16 ноябре көнне иртә белән без эшкә килгәндә бөтен матбугат йорты шау-гөр килеп тора, коридорлар, Габдулла Тукай клубының залы, күрше бүлмәләр Мәскәү язучылары, аларның гаилә әгъзалары белән тулган, сәхнәдәге зур рояль өстендә рәттән тезелешеп балалар йоклап ята. Аларның әти-әниләре исә кайберләре Чистайга озатуны, кайберләре Казанда квартирага урнаштыруны көтәләр иде.

Безнең редакциянең ишеге төбендә мин портретлары буенча электән үк таныш булган уртача гына буйлы, чәченә чал керә башлаган, ябык кына чибәр кеше белән очраштым. Бу Италия язучысы Джерманетто Джованни иде. Хатыны белән икәү утырырга урын булмаганлыктан, басып торалар, балалары чемодан өстендә аркасын стенага терәп йоклап утыра иде. Габдулла белән без бер-беребезгә карашып алгач ук аңлаштык. Ишегең төбендә шундый хәлләр булып торганда ни җаның белән ул бүлмәдә тынычлап эшләмәк кирәк? Джерманеттоны гаиләсе белән бүлмәгә кертеп урнаштырдык та үзебез белеш-таныш, дус-ишләр бүлмәсенә өйдәш булып кердек.

Джованни Джерманетто ифрат якты чырайлы, иркен күңелле, чын мәгънәсендә интеллигент кеше иде. Бездән гафу үтенә-үтенә, ул квартира табылганчы гаиләсе белән редакция бүлмәсендә яшәп торды. Тырыша торгач, Габдулла Гомәр аны Болак буенда яшәүче бик һәйбәт кешеләргә илтеп урнаштырды. Шул башлап бу кунагыбыз Язучылар союзы янында оештырылган агитбригаданың иң актив членарыннан берсе булып китте. Ул русча ярыйсы гына белә иде - завод-фабрикаларда, Тукай клубында оештырылган кичәләрдә фашизмның ерткычлыгын фаш итеп ялкынлы речьләр белән чыга башлады. Кичәләрдә итальян теленә тәрҗемә итеп Г. Тукай шигырьләрен дә укый иде.

Татарстан язучылары Мәскәү кунакларын, туганнарча якты чырай белән каршы алып, байтагысын уз квартираларына керттеләр. Кунаклар Казанда һәм Чистай шәһәрендә урнашып берникадәр тормышлары тәртипкә салынганнан сон. Г. Тукай клубында әдәби кичәләр булып алды. Ул кичәләрдә, Джерманеттодан тыш, тагын француз драматургы Жан Ришар Блок, немец язучысы Вилли Бредель, Мәскәүдән Александр Фадеев, Алексей Толстой, Демьян Бедный, бездән Кави Нәҗми, Нур Баян катнашуы истә калган. Габдулла Гомәр белән безгә журнал чыгарудан тыш, байтак кына жәмәгать эшләре дә башкарырга туры килә иде.

Тагын шунысын да онытмыйк, сугыш вакытында журналларның күбесе чыкмый башлады. Әмма хәзерге «Казан утлары»ның абыйсы «Совет әдәбияты» юкарак булып калса калды, тиражын киметсә киметте - ничек итсә итте, әмма бер генә санын да чыгармыйча калмады. Моның өчен барыннан да элек партия өлкә комитетының ул еллардагы секретаре Самат иптәш Мәхәммәтовны һәм миннән соң редактор булып килгән, бу юнәлештә зур фидакарьлек күрсәткән мәрхүм Гази Кашшафны рәхмәт сүзләре белән искә алырга кирәк.

...Менә истәлекләр тәмамланып та килә. Ин әһәмиятле фактларны искә төшердем кебек. Инде нокта куярга да бик вакыт. Менә хәзер... Ләкин күңел түрендә тагын нидер бар икән ләбаса, кулныӊ нигәдер нокта куясы килми... Шул чакны телефон чылтырады. Алсам, Диләрә Зөбәерова икән.

-Гомәр абый! Кырык беренче елда редакция ишеге төбендәге чемодан өстендә йоклап утырган баланың исемен әйтимме? – диде.

Мин хәйран калып сүз таба алмыйча торганда, Диләрә аңлатып та бирде: - Ул Иоанна исемле. Хәзер бик чибәр ханым инде, Мәскәү радиосында бик жаваплы эштә. Алар әнисе белән Казанны Һаман искә алалар, рәхмәтләре бик зур...

Әнә шундый искиткеч акыллы да, гыйбрәтле дә ул тормыш.

 

Ләбибә Ихсанова: «ИҢ БӘХЕТЛЕ ЧАГЫМ КЕБЕК...»

Моннан ун-унбиш еллар элек редакциягә барганда, еш кына, ательеда закройщик булып эшләгән танышымны очрата идем Буш вакытларында урамда йөрергә ярата иде ул Ашыкмыйча, җай гына атлап килә, ә күзе кешеләрнең өс-башында Менә ул үзе теккән пальтоны танып ала: йөзенә матур һәм рәхәт бер елмаю чыга, кайчандыр үзенең клиенты булган кешегә хөрмәт белән баш иеп, исәнләшеп китә Мин аның хәлен аңлыйм. Ул үз эшен бик ярата, кешеләрнең матур киенеп йөрүләрен күреп шатлана, үз һөнәре белән горурлана. Эш остасында гына була торган профессиональ горурлык анда. Шагыйрь әйткәндәй, «бер горурлык яна битләрдә!»

Кайда да булса берәр җирдә кулына «Казан утлары» тоткан кешене очратсам, таныш өемнең әстәлендә шул журналны күрсәм, я булмаса, аның турында сөйләшеп торуларын ишетсәм, мин дә шул танышым кебек шатлана идем. Без чыгарган журнал бит ул дип әйтәсем, я аларның сүзләренә кушылып журналның хәлләре турында сөйлисем килә иде. Әле булса шул хиснең миндә беткәне юк.

Гомернең ун елдан артыгы шушы редакциядә эшләп узган, журналның йөзләгән санын чыгаруга кул тигән, көч кергән. Кемнәр белән генә кара-каршы утырып сөйләшенмәгән дә шул елларда, күпме генә кеше белән хат-хәбәр алышынмаган, нинди борчулар һәм мәшәкатьләр кичерелмәгән. Барысы да әдәбият өчен, халкыбызның культура мирасы хакына. Әнә Гаградагы язучылар иҗат йортыннан Шәйхи ага Маннур хаты килгән. Без күрсәткән фотоны ошатмаган, үзенең яңасын җибәрә алмавына борчылган һәрвакыттагыча, уенын-чынын бер итеп.

Малеевкадан Фатих Хөсни яза: «Гыйльмениса» апаны, машинкадан соң, монда бик тәмләп, бер карап укып, каләм тидерәсе җиренә каләм тидереп чыктым. Яңа ел номерына бик аптырау хәлендә калсагыз— әйбернең соңгы ноктасы куелган. Әгәр хәзердән үк «җиз иләктән» үткәрә башлыйбыз дисәгез, бүген үк почта белән җибәрәм».

Редакция сотрудниклары белән җыелып, Ялтадан Гариф Ахуновның (аның редактор булып эшләгән вакытында) күңелне күтәрә торган хатын укыйбыз.

«Монда типографиядән Скороходова дигән ханым ялга килде Ул безнең журналның бик төгәл һәм тыныч эшләнүен, ай башында ук чыгуын мактады «Беренче сан безнең кулда инде. 2—3 битләрдә фотолар бар» дип тел тегел әйтеп бирде. Миңа ул хәл, әлбәттә, күңелле булды». Журналның менә шулай тетел һем тыныч эшләнүе өчен редакция бүлмәләрендә бик күп тынгысыз көннәр кичерергә туры килә иде безгә. Күз карасын талдырып.

Калын-калын кулъязмалар укудан башлана ул эш. Аннан соң редколлегия утырышларында кызып-кызып бәхәсләшүләр. Хәтердә әле, талантлы гына бер прозаикның яңа повестен «сүтәргә» туры килде. Әлбәттә, ул безгә рәхмәт әйтеп утырмады, утырышның ахырында үпкәләп үк чыгып китте. Аның каравы, тынычлангач, бераз суына төшкәч, әсәрен өp-яңадан эшләп килде. Кайчагында журналга кирәк материалның нинди санга керүе турында да кызып-кызып бәхәсләшә торган идек. Менә шуннан соң гына башлана инде ул типографиягә төшәсе санны эшләү. Андый көннәрне үзем утырган кечкенә бүлмә штабка ошап кала. Тимер-бетон стеналар һаваны начар үткәргәнгә, бүлмә ишеге төбенә кадәр ачык. Хәер, ул болай да ябылып тормас иде. Бүлекләрдә эшләүчеләр, корректорлар, машинисткалар минут саен кереп-чыгып торалар: бер материалны кыскартасы бар, икенчесенен исемен алыштырырга кирәк, бу сүзне язучы үзенчә язган, ә сүзлектә ул башкача алынган — хәл итәсе бар.

Шул арада командировкага җыенучы берәр автор килеп керә. Аның белән сүзең бетми, телефон шалтырый — автор корректураларын укыган, төзәтүләр белән риза түгел...

Ярата идем мин шундый тыгыз, тын алырга да вакыт булмаган көннәрне. Хәтта журнал басылырга төшеп киткәч, бушап калган тыныч көннәрдә бераз күңелсезрәк тә була башлый.

Безнең эштә тагын бер күңелле вакыт — журнал басылып бетәр алдыннан сигнальный экземпляр киләсе көннәр була. Менә техник редактор бер кочак журнал күтәреп килә. Аңар ияреп үк бүлмәгә башка иптәшләр кереп тула, кулдан тартып алгандай журналны алып бетерәләр, кайсы утырып, кайсы баскан көйгә, тиз-тиз актара башлыйлар. Ул сандагы һәр материал таныш югыйсә, бәхәсләшә-тартыша төзәтелгән, кат-кат укылган. Шулай да күрәсе килә, журнал булып төпләнгәч ничегрәк чыкты икән: материал кеше күзенә күренерлек итеп урнаштырылганмы, матур хәрефләр белән җыелганмы, буявы тигез төшкәнме...

Бу минутларда безнең барыбызны да айлар буе тырышып эшләгән эшебезнең нәтиҗәсен яхшы итеп күрәсе килү тойгысы биләгән була — үз эшебез белән горурланасы килү, профессиональ горурлык тойгысы. Бәхетле язучы редакция казанында кайнап ала, дип уйлыйм мин. Анда бит кешене генә «өйрәтеп» утырмыйсың, үзең дә күп нәрсә аласың. Редакциядә эшләү төгәллеккә, җыйнаклыкка, үзеңнең язганнарыңа редактор күзе белән, объектив карарга өйрәтә. Шуларның иң әһәмиятлесе — син әдәби процессның иң уртасында, син заманның әдәбиятка булган таләпләрен һәрчак якыннан сизеп, белеп яшисең.

Поэзия бүлегендә эшләгән Нури ага Арслановның: «Бу яшьләр белән аралаша-аралаша үзем дә яшьләрчә яза башладым әле» дигән сүзе хәтердә. Редакциягә инде яшьләр килде. Алар да безнең кебек җаннарын биреп эшлиләр, хәтта яшьләрчә кызыграк та итеп эшлиләр әле. Журналыбызның олы бәйрәме көннәрендә мин аларга уңышлар телим. Профессиональ горурлыкны югалтмасыннар.

Гариф Ахунов: «ГОМЕРЕМ БУЕ РӘХМӘТЛЕ»

«Казан утлары» журналы редакциясендә ун ел буе эшләдем. Әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире, җаваплы секретарь, баш редактор. Шулай булганыннан «Казан утлары»ның минем тормышыма йогынтысын сүз белән әйтмәсәң дә аңлашыла торгандыр.

«Казан утлары»нда Кави Нәҗми, Афзал Шамов, Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур, Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким кебек өлкән буын язучылар белән таныша алу бәхетенә ирештем. Шушы журналда эшләгәндә Гомәр Бәшировның «Намус» романын аркылыга-буйга өйрәнеп, Галимҗан Ибраһимов иҗатына барып тоташтым. Журналның редакторы Гази Кашшаф мине колагымнан тартып диярлек әдәбиятка алып керде, көне-төне, арып хәлдән тайганчы эшләтте, авыр кара эштән курыкмаска өйрәтте. Проза жанрында эшләүне дә ул миңа көчләп диярлек такты, юкса минем я тәнкыйтьче, я шагыйрь булып китәргә ниятем бик зур иде.

Гази абый — минем әтием урынындагы, кеше, олы остазым — безнең буынге, әдәбиятка сугыштан соң килгән яшьләргә якты күз белән карап, ярдәм кулын сузып торды, безне гел кайгыртып яшәде. Муса Җәлилне — шагыйрьне һәм геройны яратырга, олыларга, күп милләтле совет әдәбиятының горурлыгы, йөз аклыгы итеп танырга иң башлап ул өйрәтте Журналда эшләгәндә, татар әдәбиятының үсеш тенденцияләрен, тугандаш әдәбиятлар гаиләсендә тоткан зур урынын күрдем, барлык жанрларны укып, күзәтеп барырга гадәтләндем, шул гадәтем бүген дә саклана.

Ниһаять, «Совет әдәбияты» — «Казан утлары» журналында эшләгән дәвердә татар әдәбиятына кем чынлап, күңелен биреп, намус белән хезмәт итә, кем әдәбиятны кәсеп итеп кенә карый, кем аңардан үзенең шәхси мәнфәгатьләренә азык кына эзли, — шуларны аерырга, шуларның икесенә ике төрле мөнәсәбәттә булырга өйрәндем. Гомумән дә минем язучылар арасына килеп эләгүем, язучы булып китүем әдәби журналыбыз белән бәйле. «Казан утлары»на гомерем буе рәхмәтлемен. Чыга башлавына 60 ел тулган олы бәйрәм көннәрендә әдәби журналыбызның барлык хезмәткәрләренә, яэучы-авторларына, йөз меңләгән укучыларына чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, яңадан-яңа иҗат шатлыклары телим.

Мөхәммәт Мәһдиев: «МИНЕМ ЯРДӘМЧЕМ. КИҢӘШЧЕМ...»

«Казан утлары» журналы белән беренче танышуым 1938—39 елларда булгандыр дип уйлыйм. Кышлар салкын, ягарга утын җитми, әмма без — малайларның бео юанычы бар: әй саен мәктәпкәме — кемгәдер «Совет әдәбияты» журналы килеп тора һәм без җыелышып шуны укыйбыз. Я мәктәпнең тузан, коры стена исе килеп торган классларына төштән соң җыелып, я җылырак өйле берәр иптәшебезгә кереп, мич каршында, утын шартлаганын тыңлый-тыңлый, сәкегә ятып укыйбыз.

Нәрсәләр истә калган соң? Ни гаҗәп — барысы да тәрҗемә. Аеруча истә калганнары И. Франконың «Яктыга таба», Шолом Алейхемның «Кара ясаучы малай», М. Ю Лермонтовның «Гашыйк Гариб» әсәрләре икән. Карале, нигә без бүген дә дөнья әдәбиятының кайбер үрнәкләрен бу журналда биреп бармыйбыз? Нигә, мәсәлән. Ч. Айтматовның «Гасырга тиң көн» романыннан бер өзек (әйтик, маңкорт турындагы өзекне), Шукшин хикәяләрен (мәсәлән, «Кәкре каенга терәтте» хикәясен), В. Быков, Н. Думбадзе, Г. Матевосян әсәрләреннән берәр өзек бирмәскә. Без үскән елларда мәктәп дәреслекләрендә Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, X. Туфан, Ш. Усманов. Ф. Бурнаш юк иде, чын әдәби әсәр безгә аеруча кыйммәт иде. Безнең дәреслекләрдә ниләр бар иде икән? Хәтерләмим, «Безнең әйберләрне сатканда» «Хәзер ансат ул. элек кыен иде» кебек хикәяләр менә шулерны укыдык бугай. Әмма! Йөрәкләрне тетрәткән, тын буыла-буыла кат-кат укыган хикәяләр бар иде Ул — Лев Толстойның «Пароходта пожар», «Акула» хикәяләре һәм Боб исемле бер этнең янгын вакытында бала дип белеп бер курчакны коткаруы турындагы хикәясе иде. Уку эчен, шулай итеп, материал күп булмаган Инде әнә шул чын әдәби» ка сусаган күңелгә, рухка «Совет әдәбияты»ның чираттагы бер саны килеп керү айлар буе ачлы-туклы тереклек иткән кеше алдына бер бөтен икмәк турап, табагы белем итле, токмачлы аш китереп куюга бәрабәр иде Авыр елларда салкынмы, ачлыкмы оныттырган, рухыбызны баетып килгән «Совет әдәбияты» журналына, ул елларда аны чыгарган кешеләргә рәхмәт.

Әдәбиятны иң әйбәт уку—бәла вакытта, яшүсмер вакытта уку Карагыз елв. нинди бәхет ул әдәби әсәр үзе укылган, әмма редакторы кем, редколлегия әгъзалары кем, тиражы күпме, ничә табаклык — шулары белән бөтенләй кызыксынмыйсың, бары тик әдәби азыкны — яхшы әсәрне йотасың гына Сиңа шул гына кирәк. Чын уку. әдәбиятны чынлап җанга сеңдерү — бары тик шулай гына Мин журналның яңа санын алган саен шул елларны, шул елларда басылган әсәрләрме сагынам. картаю билгесе икәнен аңлаган кәе сагынам Инде журнал, язучы буларак, минем тормышымда нинди роль уйнады? Мим әдәбият дөньясына бик соң килдем — «Казан утлары»нда беренче мәкаләм басылганда утыз бердә, беренче хикәяләрем басылганда утыз алты яшьтә идем Әмма шулердан башлап бу журнал минем иң зур ярдәмчемә, киңәшчемә әйләнде. Мин яза башлаган чорда журналның баш редакторы тышкы кыяфәте белән элекке ре альный училище укытучысы кыяфәтле Абдулла Гомәр иде, аннан минем әсәрләремнең язмышын хәл итүдә баш редакторлар Газиз Мөхәммәтшии, Рафаэль Мостафин, Гариф Ахунов, Зәки Нурилар катнашты. Шунысы белән бәхетле булдым: минем «Казан утларывна китереп биргән бер генә әсәрем, бер генә мәкаләм дә басылмый калмады. Журналда басылган мәкалә, хикәя, повесть, романнарымны яхшыртуга, хаталардан чистартырга, ниһаять, югары идеялелек, сәнгатьчә камиллеккә таба үстерүдә шул елларда баш редакторлардан тыш журналның бүлек мөдирләре, редакторлары Фәрваз Миңнуллин, Яхъя Халитов, Гәрәй Рәхим, Вакыйф Нуруллин ярдәм иттеләр. Хәтта үземнең лекцияләремне тыңлаган, миңа университетта имтихан тапшырып йөргән Ринат Мөхәммәдиев, Марсель Галиев кебек яшьләр дә ярдәм итте — чөнки алар журналның эчке лабораториясен яхшы белә «Казан утлары» журналы алты миллионлы татар халкының әдәбияты көзгесэ Бу шундый көзге ки, монда бәяне күтәреп кую була алмый. Үзеңнең яэучы буларак кем икәнеңне беләсең килсә, теге яки бу шәһәрнең нәшриятларында басылу өчен көч түгел йөрмә бер генә тапкыр булса да «Казан утларывнда басыла. Әйе. бер генә тапкыр Акыл иясе белән бер очрашып, бер сөйләшеп утыру да житә икән...

Рафаэль Мостафин: «ЭЗЛӘНҮ ТУКТАЛМАСЫН!»

«Казан утлары»н әдәбиятыбызның һич тутыкмас көзгесе дип атарга була. Әдәби тормышыбызның уңышлары да, җитешсез яклары да журнал битләрендә чагылыш таба, ап-ачык күренә. Әдәбият үссә, журнал да күтәрелә, күп санлы яңа укучылар яулый. Әдәбият бер урындарак таптанса, яңа кызыклы әсәрләр тумаса. журналның дэ популярлыгы кими төшә Әдәби журнал, бигрәк тә «Казан утлары» кебек бердәнбер калын журнал, әдәбият үсешенә актив йогынты ясый. Ул үз битләрендә бастырып дөньяга чыгарыр өчен иң яхшы, иң камил әсәрләрне сайлап ала Ул авторлар белән эшли, аларга әсәрләрен җиренә җиткереп чыгарырга булыша. Ул язучыларга заказлар бирел, — бигрәк тә очерк, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрларында — иң кирәкле темаларга. иң мөһим булган пррблемаларга яңа әсәрләр яздыра Журнал редколлегиясе ихлас күңелдән, ару-талуны белми эшләсә, әдәбият та үсә һәр хәлдә, аның үсеше өчен уңай шартлар тудырыла Төгәлрәк итеп әйткәндә, журналны мин әдәбиятның яшәү ысулы дип атар идем Әлбәттә, бу бердәнбер ысул түгел — әдәбият китаплар, газета битләре, радио-телевидение тапшырулары ярдәмендә дә. хәтта телдән-телгә күчеп тә яши ала. Ләкин, журнал — бик мөһим, китап басмасы белән бер дәрәҗәдә мөһим ысул.

 «Казан утлары» минем өчен дә язылган мәкаләләрне, рецензияләрне, очеркларны бастыру өчен бер мәйдан гына булып калмады Тәнкыйтьче буларак мин шушы журнал битләрендә формалаштым. Ул булмаса, күп әсәрләрем дөньяга да тумаган булыр иде. Туса да, башкачарак булып (я газетчарак, я китапчарак) туарлар иде «Казан утлары» — ул безнең барыбызның да уртак язмышыбыз дияргә була. Мин егерме елдан артык инде журналның актив авторы булып киләм күп еллар буе редколлегия әгъзасы булдым, журналның җаваплы редакторы булып та (1965—68 еллар) эшләдем. Шул дәвердә бер нәрсәгә инандым: журналны туплаган-формалаштырган вакытта иң элек укучы турында уйларга, аны ачык итеп күз алдыңа китерергә кирәк Бердәнбер журнал булгач, анда басылырга дәгъва итүчеләр әлбәттә бик күл була. Берсенең берничә ел буе әсәре журналда басылганы юк икән, ә бит ул да — Язучылар союзы Члены, аның да басылырга хакы бар...

 Икенче берәүләр хәтта «жалу» язып теңкәгә тия. Өченчесе, сәләте чамалы булса да, эштә биләгән постыннан файдалану ягын карый Дүртенчесе кайчандыр казанган даны яктылыгында яшәп калырга чамалый. Чын әдәбиятка һәм әдәбиятчыга һич хас булмаган мондый таләпләр — бихисап. Аларга игътибар итеп, барын да исәпкә ала башласаң — беттең, принципиальлегеңне югалттың дигән сүз. Ә әдәбиятта, шул исәптән, редакция эшендә, бер генә принциптан чыгып эш итәргә мөмкин һәм кирәк: укучыга бу әсәр кирәкмә! Аның идея-художество ягы ни дәрәҗәдә? Яңалыгы нидән гыйбарәт? Әллә ул инде күптән билгеле нәрсәне генә кабатлыймы? Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Журнал укучылар өчен чыга диюгә беркем дә каршы килми. Әмма бит укучыны белергә, аның зәвыкларын, таләпләрен даими өйрәнергә кирәк. Моны белми торып, укучылар белән тыгыз элемтә булдырмыйча, «укучылар өчен эшлибез» дигән коры сүзнең бернинди әһәмияте юк һәм була да алмый. Һәр журналның үз йөзе булуы таләп ителә. Моңа ничек ирешергә? Минемчә, журналда эшләүчеләр, аның юнәлешен хәл кылучылар чын мәгънәсендәге иҗади шәхес булырга тиешләр. Аларны театрның баш режиссеры белен тиңләргә мөмкин. Материалларга кул куеп, булган кадәресе белән генә канәгатьләнеп утырмыйча, алар бөтен язучылар коллективының эшен бер ноктага туплыйлар, юнәлеш бирәләр. Рэд-коллегия фикеренә таянган тәкъдирдә дә, алар үз зәвыкларын онытырга, аны яшерергә тиеш түгелләр, киресенчә, үз-үзләренә төпле ышанырга тиешләр һәм, кирәк — икән, бөтен җвваплылыкны да үз өстенә ала белергә тиешләр Шунда гына журнал үз йөзен табачак. Журнал киләчәктә дә туктаусыз эзләнсен, бәхәсле мәсьәләләрдән һәм яңача язылган, үзенчәлекле әсәрләрдән курыкмасын иде! Ул укучы белән, тормыш белән халык белән элемтәне һәрвакыт ныгытсын иде! Шулай булганда гына яңадан-яна г үрләр яуланыр! Илдар Юзеев: «КИЛӘЧӘКТӘ ДӘ БАЛКЫР УЛ!» Безнең балалык еллары Ватан сугышы чорына туры килде. Әтиләр сугышта, тормышны картлар, хатын-кызлар һәм көчтән килгән кадәр без, балалар, арбага-чанага да, сабанга да җигелеп алып барабыз.

 Керосин юк, китап-журналларны кичке караңгылыкта мич яктысында укыйбыз «Совет әдәбияты» журналы ул елларда бик тә сагындырып кына килә, кайвакыт ике саны бер булып та чыга иде Шуның өстенә почта да тоткарлана. Күз ачкысыз кышкы бураннарда авыл читенә чыгып, еш кына каршылый идем. Тол хатыннар сугыштагы ирләреннән хәбәр көтә. Ә мин әтидән хат һәм Казан кебек нурлы «Совет әдәбияты» журналын көтәм. Әтидән хат юк, ә журнал бар. Ул әтидән килгән хат кебек! Анда—Муса Җәлил. Фатих Кәрим, Шәрәф Модоррис, Сибгат Хәким шигырьләре, Гадел Куэуй нәсерләре. Афзал Шамов, Габдрахман Әпсәлемов, Атилла Расих хикәяләре Журналда басылган әсәрләр тәэсирендә мин, ун яшьлек малай, капитан-артиллерист әтиемә шигырь белән хат язам. Дошманнарга төбәп аткан чакта, Калтырамаслык булсын кулыгыз. Сугышларда батыр булыгыз. Сәлам белән «шагыйрь» улыгыз...

Журналның элегрәк басылган саннарын табып, Газиз Иделленең «Дәүләт Бәдриа» пьесасын, дус малайлар белән җыелып, «сәхнә»де — мунча ләүкәсендә куябыз Икенче класста укыганда, үзем «Алсу гәпләр» исемле «пьеса» язып, анысын инде тагын да зуррак «сәхнәдә — өйдә уйнадык. Өйдән мәктәп сәхнәсенә күтәрелдек: мин язган «Моңлы җыр тавышымны үзебезнең пионер отряды көче белән куйдык. Уеннан уймак чыгып, соңрак «Совет әдәбияты» мине моңлы, дәртле, нурлы Казанга — Тукай, Такташ, Сәйдәш Казанына тартты. Тора-бара журналның укучысыннан аның авторы, соңрак — штагтагы хезмәткәре булдым, әмма барыбер аның даими укучысы булып калдым. Менә кырык ел инде «Казан утлары»ның яктысын, нурын, җылысын тоеп яшим.

Кыскасы, «без —татар совет язучылары — «Казан утлары»ннан чыктык», дисәм, бу сүзләргә каләмдәшләремнең күбесе кушылыр иде дип уйлыйм. Азганнарымның күбесе поэмалар, сәхнә әсәрләре, шигырьләр, җырлар, тәнкыйть мәкаләләре укучыларга журнал аша барып иреште. Йөзләгән, меңләгән укучылар белен бәйләвең өчен, үзеңнең тиражың кадәр рәхмәт сиңа, кадәрле журналыбыз!

Моннан кырык ел элек син миңа кар-бураннар аша ерактан яктыручы моңлы хыял идең. Хәзер син. алтмыш яшькә җитүгә карамастан, ару-талуны белмәгән, йөзләгән-меңләгән дусларыңа иң якын сердәш тә, замандаш та, шул ук вакытта ерак киләчәк тә булып каласың...

Күз алдыма китерәм: кайдадыр ерак киләчәктә, безнең балачакны кабатламаган тугыз-ун яшьлек бала, авыл яки шәһәр читенә чыгып, почта көтәм, «Һәм мин, моннан кырык ел элек почта көткән малай, ул балага ерак еллар аша җылы сәлам юллыйм һәм журнал битендә «көт, киләчәктәге энем, «Казан утлары» килер!» — дип хәбәр җибәрәм кебек.

РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН: «ЖУРНАЛ ЯЗМЫШЫ — БЕЗНЕҢ УРТАК ЯЗМЫШ»

Һәр басма китап минем өчен үзе бер җисем, үзе бер тере организм кебек. Ул. гүя, синең якын бер әңгәмәдәшең. Ул сиңа кычкырмый-нитми, каршы сүз әйтми генә нәрсәдер аңлата, ниндидер гыйбрәтле хәлләр турында сөйли, нәрсәгәдер өнди. Син дөньяның матурлыгын һәм катлаулылыгын ныграк тешенә башлыйсың. Кешелек тарихының мәңгелек категорияләре — Яхшылыкка һәм Яманлыкка. Мәхәббәткә һәм Нәфрәткә, Хаклыкка һәм Ялганга, Тугрылыкка һәм Хыянәткә, Тынычлыкка һәм Сугышка, Гүзәллеккә һәм ямьсезлеккә... үзеңчә гадел мөнәсәбәтеңне ачыклый төшәсең.

«Ташка» басылган һәр чын иҗат әсәре — мәңгелекнең дә, мизгелнең дә кабатланмас бер чагылышы бит. Исеме журнал дип аталса да, үзендә дистәләрчә әсәрләрне бергә җыеп, һәр ай саен даим чыгып килә торган «Казан утлары» дигән китап та әнә шундый олы миссияне үтәүче басмаларның берсе. Шуңа күрә дә ул йөз меңләгән укучыларның якын дусты, ышанычлы фикердәше булып үсте, зурайды. Өебездә «Казан утлары»ның («Безнең юл», «Совет әдәбияты» исемендә чыкканнарын да исәпләп) 500 гә якын саны саклана. Төпләнмәләре күзләрне иркәләрлек ямьле булмаса да, кәгазь тузаны таратып, бүлмәдәге урынны шактый ук биләсәләр дә, миңа алар үзем өчен зур байлыкхәзинә булып күренә. Әдәбиятыбызның, гомум мәдәниятыбызның, юк, алай гына түгел, бөтен халкыбызның соңгы 40—50 ел эчендәге тарихы бит аларда!

Киң мәгънәдәге рухи культурабызның хроникаль елъязмасын шушы журналлардан булмый, бүтән нинди чыганактан белмәк кирәк!

Шөкер, шушы журналыбыз бар! Үзенең туган нигезе яки әти-әнисе турында уйлаганда, һәркем үткәненә үз күңел тәрәзәсе аша карап, үзе генә белгән газиз хатирәләрне хәтеренә алган кебек, мин дә «Казан утлары»ның бәләкәй генә иҗат дөньямда зур һәм якты эз калдыра башлаган вакытны, үземнең саф һәм хыялый яшьлек елларым белән бәйләп искә алам 1965 еллар. Журналның баш редакторы булып Рафаэль Мостафин эшләгән чак.

Бүлекләрдә — Н. Арсланов. В Нуруллин, Я. Халитов. М. Хәмитовлар. Университетны бетерер-бетермәс чагым Вакытлыча мине дә бүлек мөдире итеп эшкә алдылар. Нәкъ шул айларны журналның исеме «Совет әдәбияты»ннан «Казан утлары»на әйләнде. Журналның исеме алышынуы турында укучыларга, бигрәк тә аны Татарстаннан читтә алдыручыларга, мөмкин кадәр тизрәк җиткерергә кирәк иде. Юкса, нәкъ журналга язылу вакыты, буталышлар килеп чыгасын көт тә тор. Җитмәсә, «Совет әдәбияты» дигән исемдә тагын бер журнал — төрекмән язучылары журналы да чыгып килә.

Баш редактор, бүлекнең төп эшләреннән бераз бушатып, мине шушы журнал тарату эшенә утыртты. Чит республикаларда һәм өлкәләрдә чыга торган газеталар өчен «сез яши торган өлкәдә фәлән мең татар яши, яңа исемдә чыгачак журналны сездә фәлән мең данә таратырга мөмкинлек бар» дигән мәгънәдәге ике йөздән артык хат җибәрелде. Ул мәкалә-хатларда, шулай ук журнал турында — тарихы, бүгенгесе актив язучылары, басылачак әсәрләр турында да шактый тәфсилле мәгълүмат бар иде Баш редактор имзасы белән җибәрелгән ул мәкаләләрнең бик күбесе басылып чыкты, һәм, әйтергә кирәк, нәтиҗә дә шактый матур булды: тираж бер ел эчендә 20 меңгә артты. Бу күркәм нәтиҗәне без җибәргән хатлар гына китерде дип әйтеп булмый, әлбәттә, ул елларда тиражларны арттыруга бик нык игътибар бирелә иде. шуңа күрә бик күп язучылар һәм әдәбият сөючеләр матбугат таратуда җиң сызганып эшләделәр да. Бу эшкә бетен күңелен салып эшләгән кешеләрнең берсе аеруча хәтердә калган: ул— Тәүфикъ Әйделдинов велосипедка утырып, өндәмә материаллар тулы биштәр асып, ул үэ теләге белән бер үзе берничә өлкәне урап чыгып, подписчиклар җыел йөрде Китап киштәсендә минем дә ул чаклардан калган бер истәлек саклана: кечкенә генә портатив фотоаппарат Кырына исемфамилиям уелган һәм «Казан утларын журналын актив тараткан өчен» дип өстәлгән Журналда кеше күзенә күренерлек басыла башлау да нәкъ шул елларга туры килә Дөрес, аңарчы да аз-маз басылгаладым. Әмма берәгәйле басылу шул 1965 елны булды. 11 нче санда тулы тугыз биткә сузылып «Нюанслар иле» дип исемләнгән кыска шигырьләр циклы чыкты. Баш редактор, үз өстенә шактый җаваплылык алып, шулай күләмле ител бирергә тәвәккәлләгәндә, минем журнал тарату эшендәге беркадәр хезмәтемне дә искә алган булса кирәк. Журналда шуннан бирле чыгып килгән шигырьләрем, бергә җыйсаң, үзе бер 5—6 табаклык китап булыр иде. Шунда ук төрле елларда, төрле рухта һәм күләмдә унлап әдәби-публицистик мәкаләм чыкты.

Арада профессор И. Нуруллин белән икәү әңгәмә рәвешендә язылганы бүгенге поэзиянең үсеш тенденцияләре турында шактый ук кызыклы бәхәс кузгатырга сәбәп булды. Яңа китапларыма карата тәнкыйтьчеләрнең, шагыйрьләрнең, гади укучыларның фикерләре дә журналда әледән-әле күренеп тора. Әлбәттә, төрле кешенең төрле фикерен төрлечәрәк кабул итәсең, һәм шул ук вакытта мондый хәлнең бик тә табигый икәнен аңлап, канәгатьләнеп куясың. Журнал белән шулай язышып һәм аңлашып яшәүне — күпчелек язучыларыбызның табигый язмышы дип санарга кирәк. Журналыбызга 60 яшь. Байтак гомер бу. Тибет календаре белән исәпләсәң — бетен бер гасыр. Бу аерым язучының бәйрәме генә түгел, бу йөзләгән мәртәбә олырак бәйрәм.

Гадәт буенча, юбиляр турында гел генә диярлек мактап сөйлиләр. Әмма дустанә рәвештә, эш тагын да яхшыга барсынга әйтелгән теләкләр дә әдәп кагыйдәсенә сыя бугай. Алга таба журналның художество сыйфатын, бөтен язучылар коллективы, редакция хезмәткәрләре белән берлектә, бик нык үстерәсебез бар. Журналның хроника өлешен оештыруны да ныклы бер тәртипкә саласы иде. Гадәттә, бер-ике генә биттән торган ул язмаларның тарих өчен әһәмияте ифрат зур. Еш кына иҗтимагый әһәмияте юк дәрәҗәсендә булган (әйтик, фәлән язучы фәлән тулай торакта чыгыш ясады дигән кебек) информацияләр еш кына басылып та, илкүләм әдәби процесс өчен әһәмияте булган белешмәләр онытылып калынгалый. Болары бер хәл. Минемчә, иң мөһиме — журналның илкүләм дәрәҗәсен бик нык күтәрергә кирәк. Журналда басылган әсәрләр турында үзәк матбугатта фикер алышуларны күбрәк күрәсе килә, шундый яхшы журналның барлыгын киңрәк белдерәсе килә. Ә без бу юнәлештә гафу ителмәс дәрәҗәдә сүлпән эшлибез әле.

Бер генә мисал: Зур совет энциклопедиясенең соңгы басмасында «Казан утлары» турында белешмә күренми. Казакъ телендәге «Жулдыз», башкорт телендәге «Агыйдел» бурят телендәге «Байгал» (« Байкал») турында бер (1980) елны чыккан. 80 меңләп сүз-белешмәле «Совет энциклопедик сүзлеге»ндә дә бүтәннәр бар ә безнең журнал юк.

Энциклопедияләр — бөтен дөньяга таралып, миллионнар укый, өйрәнә торгам югары дәрәҗәдәге документаль китаплар бит. Барлыгыңны горур белгертә алу үзе дә зур дәрәҗә булыр иде. Журналыбыз тарихи биографиягә ия илебез үсеше казанышларына керткән элеше шактый, ул бүген һәм киләчәктә танылгаи әсәрләр иҗат итәргә сәләтле зур коллектив язучыларның уртак басмасы. Аның киләчәктә тагын да колачлырак, тагын да мәгънәлерәк булачагына, миллионнарча әдәбият сөючеләрне сөендерәчәгенә һич шик юк.