Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭЗЛӘНҮЛӘР ҺӘМ ҮСЕШ ЮЛЫННАН

Якты нурларын Татарстан, Башкортстан һәм башка бик күп ерак төбәкләргә мул сибеп, «Казан утлары» журналы халкыбызның әдәби зәвыгын, эстетик карашларын тәрбияләүгә, үстерүгә зур өлеш кертә, иҗадият сихеренә бирелгәннәрне тарта, талантларны куәтли, үзе дә эзләнә, байый, сыйфатлана бара — партия, ил, халык теләкләрен чагылдырып яши: рухи идеаллар ныклыгына ышандыра, өмет-ниятләр, дәрт-хыялларга тылсым куя, чакыра, эз күрсәтә, юл сала. Аның исеме дә башта «Безнең юл» була. Илебездәге әдәби, иҗтимагый-политик басмалар арасында, иң гомерлеләрнең. бай хәзинә, зур тәҗрибә туплаганнарның берсенә әверелгән бу журнал Г Ибраһимов инициативасы белән оештырыла Ул аның редколлегия председателе дә була. «Безнең юл»ның беренче редакторы итеп Г. Мансуров билгеләнә. «Әдипләргә, шагыйрьләргә, гыйлем-әдәбият мөхибләренә» юлланган мөрәҗәгатендә редакция түбәндәгеләрне яза: «Хәлләрнең гадәттән, тыш авыр булуына карамастан. «Безнең юл» журналын чыгара башладык «Безнең юлиның чыгуы татар җөмһүриятенең мәркәзендә—Ki занда булса да, бу мәҗмуга Русиянең төрле яклёрында яшәгән һәммә татар-башкорт халыкларына хезмәт итүне үзенә максат итеп ала. Менә шул авыр, зур бурычны үтәүдә без эчке, Волга-Урал, Сибириянең төрле почмакларында эшләүче әдипләр, шагыйрьләр, барлык гыйлем-әдәбият мөхибләренең ярдәменә ышанып, эшкә керештек. Үтенәбез: бер яктан, бу журналның таралуына, икенче яктан, гыйльми-сәяси, әдәби материаллар, мәкаләләр җибәрү белән, бу журналга булышсыннар иде Эшче-крестьян гаммәсенең азатлыгы юлында эшләүче иптәшләр бу журналны үзләренең уртак хезмәтләре итеп карасыннар һәм шулай булышсыннар иде» Яшь Советлар республикасы гаять авыр көннәр кичергән вакыт була бу «Безнең юл»га актив язышучылардан. баштарак аның редколлегия әгъзасы, соңыннан редакторларыннан берсе Гомәр Гали журнал чыга башлаган чорны болай төсмерли: «Ачлык, контрреволюция, кораллы контрреволюция җиңелде. Кичә генә тын торган завод-фабрикалар тирәсендә яңадан хәрәкәт көчәйде Әнә шул тирәдән пролетариат иле өчен иң моңлы, кирәкле, иң тансык музыка ишетелә башлады — көчле гудок тавышлары яңгырадылар. Күгәргән рельслар яңадан ялтырый башладылар, һәрбер яңа состав поезд үткән саен яктырак чырай белән карый башладылар — тймер юлларга җан керде Ачлык... Җиңелеп бетмәгән иде, ләкин инде ул вакытта «ачлык Советлар властена үлем китерә» дигән гайбәтләрнең төпсез икәнлекләре дә, эшче-крестьяннар властеның моннан да җиңеп чыгачагы да һәркемгә ачык иде инде. Хәзер ул термин азрак онытылып бара: моннан берничә ел элек без «беренче, икенче, өченче фронтлар» дигән сүзне еш ишетә, еш әйтә идек. 1 нче фронт — дошманга, контрреволюциям каршы кораллы көрәш фронты, 2 нче фронт — җимерек илне, җимерек хуҗалыкны игә китерү, юлга салу фронты, 3 нче фронт — мәдәни барыш, мәдәни көрәш фронты Моннан биш ел элек — «Безнең юл» чыга башлаганда алдагы ике фронт әнә югарыдагы иде. Билгеле, алдагы ике фронтта алга барган саен өченче фронтка юнәлдерелгән игътибар да күбәйде. Мәдәйият фронтында — төрле тармакларында, төрле флангларында, төрле позицияләрендә — алга бару да көчәйде. «Безнең юл» татар крестьяннарының мәдәни барышларының матбугат бүлегендә әнә шул алга баруны гәүдәләндергән фактларның берсе, кирәклесе һәм дәвамлысы булып туды «Безнең юл». 1922. № 2 Я Ул вакытта терле фронтларда алга бару бар иде Башланган иде Ләкин ул баруларның әле чиксез авыр хәлләрдә булганлыгын да һәрвакыт истә тотарга кирәк. ■ ' Ә менә журналга әдәбият мәсьәләләрен күтәреп күп кенә мәкаләләр язган тәнкыйтьме Г Сәгъди сүзләре «Әз генә бер мөмкинлек табылу белән Совет вакытлы матбугаты әдәби-гыйль- ми тикшеренүләр, әдәби тәнкыйтьләр өчен тиешле хәрәкәтне кузгатып җибәрде. Татар дөньясында бу хәрәкәтне үзе аркылы беренче мәртәбә ачык, житди рэ- - вештә гәүдәләндереп чыгучы журнал "Безнең юл» булды Марксизм нигезендә бу - хәрәкәтнең беренче тарихи маягы да татар дөньясында шул’ журнал булып чыкты. 2 Башта үзенең төп характеры, тибы ачык билгеләнеп җитә алмау кебек хәлләр g эчендә булуга карамастан, журналның бу юлдагы тикшеренүләргә урын бирүе һаман киңәя, житдиләнә бара» “ Әнә шул рәвешле, «Безнең юл» белән «Казан утлары» арасындагы турыдан- * туры бәйләнеш, дәвамчанлыкның иң әһәмиятле сыйфаты — әдәби тәнкыйть, әдәби- гыйльми тикшеренүләр алып бару белән билгеләнә «Безнең юл» укучыларга гыйль- ~ ми-сәяси, әдәби-иҗтимагыи айлык калын журнал итеп тәкъдим ителә Анла ленинизм О идеяләрен пропагандалау, партия тәгълиматын, карарларын, көн үзәгендәге бурыч- > ларны халык массасына җиткерү максатын күздә тоткан теоретик мәкаләләргә шак- -2 тый киң урын бирелә Бу эштә журналга совет партия жәмәгатьчелеге. язучы һәм 5 журналист ларыбызның танылган вәкилләре ярдәм итә Журнал «Ленинның Максим Горькнйга хаты»н басып чыгара (1925, № 2) «Ленинизм нәрсә» (И В Сталин, 1925, № 2), «1905 ел революциясе һәм В И Ленин* (X Кәрим, 1925, № 11—12), «Февраль революциясе турында В И Ленин* (1925, № 3), «Татарстан җөмһүриятен төзегәндә В И Ленин* (Г Ходаяров, 1925, № 2) кебек мәкалә- лар журнал программасында күрсәтелгән «Ленинизмны өйрәнү юлында* циклын ■ Галисв Г аВмиең кчмтың г, еллык >п«е вел-нт • Kesucit »>>• .* ь 1 * ->еъди Г «Веэнец ти.т>д* лдлЛи i ыйльмк тикшереиул.ф т тниыйтьл.ф i4j. V ■ (1925, № 1) тәшкил итәләр «Безнең юлпның 1924 елны февраль-мартта чыккан саны (№ 4—5) тулаем диярлек, В. И, Ленинга, аның күпьяклы эшчэнлеген 'яктыртуга багышланган. Жумал революцион хәрәкәт тарихын өйрәнү эшенә дә керешә. Г. Ибраһимов ( Татар-башкорт пролетариаты хакында материал җыю мәсьәләсе», 1922, № 3; «1905 ел революциясендә татарларның хәрәкәтләрен өйрәнү өчен материаллар җыю турында», 1925, № 1; «1905 ел революциясе турында», 1925, № 9—10), И. Рахматуллин («Татарлар арасындагы революция хәрәкәтенә материаллар», 1925. № 4), Ф. Сәйфи-Казанлы («1905 ел революциясе», 1925, N° 11—12), Г. Мансуровның («Революция хәрәкәтендә татарларның тоткан урыны», 1922, № 1) фәнни мәкаләләре әнә шундыйлардан «Безнең юлвда шулай ук совет төзелеше, профсоюзлар тормышы, яшьләр хәрәкәте. атеистик тема мәсьәләсе, техникум һәм вузларда уку-укыту эшләре карала. Матур әдәбият әсәрләре, әдәбият-сәнгать өлкәсендә тикшеренүләр белән бергә журналда тел һәм тарих мәсьәләләре, матбугат тарихына багышланган материаллар да аз түгел Бу юнәлешләр "Безнең юлида гына түгел, журнал башка исемнәр белән чыккан елларда да дәвам иттереләләр. 1926 елга кадәр журналның титул билгеләмәсе, структурасы үзгәрми. Башта журнал Татар Социал Шуралар җөл«һүриятенең Мәркәз Башкарма Комитеты һәм Халык комиссарлары Советы органы була; 1923 елның мартыннан — Татарстан Халык мәгариф комиссариаты, 1925 елның азакларына кадәр РКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының агитация-пропаганда бүлеге карамагында чыга, шул елның 9—10 нчы саныннан алып, «Безнең юл» яңадан Татарстан Халык мәгарифе комиссариаты органына әйләнә 1926 елда аның билгеләмәләреннән сәяси сүзе төшеп кала, журнал әдәби-гыйль ми, иҗтимагый басма буларак чыгарыла: беренче битләр әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә бирелә башлый, матур әдәбият әсәрләренә дә урын киңәя. 1928 елның март аеннан -Безнең юл»—Татар мәдәнияты йорты катындагы әдәби-гыйльми, иҗтимагый айлык журнал: матур әдәбият әсәрләре журналның түр битләренә күчә. «Театр-му- зыка», «Мәдәни фронтта» дигән бүлекләр ачыла Кискен үк булмаса да, журналның мондый үзгәрешләр кичерүе нәрсә белән аңлатыла соң? Төрле оешмалар карамагында булуы беләнме? Әмма 1926 елга кадәр «Безнең юл>ның төп хосусияте, чыгаручы оешма алмашынуга карамастан, нигездә үзгәрешсез кала Шулай да 1925 елны, РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты органы булганда, журналда иҗтимагый-политик мәсьәләләрнең куелышы, 1922 елга караганда көчәя төшә. Әллә журналның, Г Сәгъди әйткәнчә, «үзенең төп характерын, тибын» табэ алмый интегүе генә буламы бу? Юк дип уйлыйсы килә. Чөнки әдәби журнал чыгару ижрибясе вакытлы татар матбу| атында «Әлгаср-элҗәдид» (1906—1907 еллар), "Шура» (1908—1918 еллар), «Аң» (1912—1918 еллар) практикасында ук туплана. Әмма «Безнең юл»—башка чор журналы, яңа иҗтимагый-экономик формациягә хас матбугат органы Чор таләпләренә жавап бирү өчен ул көчле идеология чарасы, социалистик төзелеш коралы булырга омтыла Партия, газета-журналлар чыгаруны тәртипкә салу өчен, аерым басмаларның юнәлешен, кем өчен чыгарылуын (аудиториясен), структурасын, иншалау үзенчәлеген билгеләү тәртибендәге эзләнүләргә дә аерым әһәмият бирә Бу мәсьәлә белән В И Ленин да нык кызыксынган Әле Октябрьга хәтле үк А М Горькийга язган мәгълүм хатларында ул калын журналда партияле публицистиканы беллетристика белән кушу турында сүз йөртә, андый журналда, әдәбият бүлегеннән тыш политика, фән, тарих, иҗтимагый тормыш бүлекләре булдыру кирәклеген әйтә В И Ленинның бу теләге 1921 елны «Красная новь» журналы булып тормышка аша, аны оештыруда ул үзе дә катнаша. «Безнең юлпдз, гыйльми-сәяси, әдәби-иҗтимагый басма буларак, «Красная новь» тибындагы журналны хәтерләтә Ул үзенең беренче елларында ук партия сүзен матур әдәбият белән берләштерүче журнал була, анда иҗтимагый-политик мәкаләләргә шактый киң урын бирелеп килә. «Безнең юлпның мондый юнәлеш алуына тагын бер сәбәп бар 1926 елга кадәр бездә татар телендә чыга торган махсус партия журналы булмый (рус телендә мондый журнал, 1920 елны оештырылып, «Вестник Татарского областного Комитета РКП(б)» исемен ала. хәзерге «Коммунист Татарин» журналының тарихы шушы журналдан башлана) Ә бит бу чорда җанлана башлаган буржуаз идеологияне тар-мар итү, тагар хезмәт ияләрен марксистикленинчыл рухта тәрбияләү эшен ныклап, киң колач белән алып бару ихтыяҗы бетен кискенлеге белән куела Шуңа күрә «Безнең юл» политик агитация һәм пропаганда бурычларын да үтәргә тиеш була Дөрес, иҗ- тимагый-политик мәсьәләләрне 1918 елда ук чыга башлаган «Мәгариф» журналы да “ яхшы гына яктыртып килә, ләкин аның төп максаты, әлбәттә, мәктәп-мәгариф. куль- — тура төзелешенә юнәлтелгәнлектән. ул иҗтимагый тормышның, бигрәк тә аның партия г сәясәтенә баглы бөтен якларын җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтә алмый, һәм бу табигый 3 да 1920—1923 елларда «Кызыл шәрык» исемле журнал да чыгып килә. РКП(б) Үзәк - Комитеты каршында оештырылган Россия коммунист (большеаик)ларының Мәркәз бюросының икътисади-иҗтимагый, сәяси, әдәби, фәнни айлык журналы буларак, ул х партия тормышын шактый киң яктыртса да. аның төп бурычы үзгә — Көнчыгыш ха- > лыклары арасында Коминтерн идеяләрен пропагандалау Көнчыгышта революцион < һәм милли азатлык хәрәкәтләрен һәрьяклап өйрәнү. - Ниһаять. 1926 елда татар телендә махсус партия журналы — «Җитәкче» чыгарыла т башлый. «Безнең юлпның бурычлары җиңеләя, ул инде төп игътибарын әдәбият һәм культура мәсьәләләренә юнәлтә, әдәби әсәрләрне мулрак басу мөмкинлегенә ирешә 1925 елның 9—10 ичы санында ук редакция мондый белдерү ясый «Гыйльми-мәдәни S мәсьәләләргә, тәнкыйтькә, матур әдәбиятка, театр-сәнгать эшләренә тагы да киңрәк урын бирү өчен, журналның программасына үзгәрешләр кертелде Журналның эч ♦ ягын — мәгенә төзелешен, мөндәриҗәсен (эчтәлеген — М М.) тагын да баету юлында - чаралар күрелде Атаклы азучыларыбыз белән договорлар ясалды Журналның һәр ~ санында рабкорлар, селькорлар арасыннан күтәрелеп килә торган яшь язучылары- - быэның әсәрләрен кертә бару юлында эшләр эшләнде» Үзенең бишьеллыгын «Безнең юл» әдәби әсәрләргә әдәби-гыйльми тикшеренү- лергә һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләренә киң мәйдан бирүче журнал рәвешендә кар- 7 шылый һәм шушы юнәлешне һаман үстерә-тирәнәйтә бара -х Әдәби журналның йөзен иң әүвәл. әлбәттә, әдәбият мәсьәләләренә багышланган = гикшеренүләр, тәнкыйть мәкаләләре билгели Егерменче еллар — татар совет әдәбият белеме һәм тәнкыйтендә яңа әдәбият ның социологиясен билгеләү, та’ар әдәбияты һәм тарихы мәсьәләләре тирәсендә ' барган бәхәсләр, идеяэстетик эзләнүләр кискенләшкән чор Әлбәттә «Бетнең юл» да бу мәсьәләләрдән читтә кала алмый Аларның дөрес куелышына, дөрес хәл итү юлларын билгеләүгә Г Ибраһимов шикелле тәҗрибәле, абруйлы шәхеснең ярдәме эур була Яңа тип совет әдәбиятын үстерел җибәрүдә бигрәк тә аның «Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» исемле мәкаләсе (1922 № 1, 2) әһәмиятле урын тота. Галим әдәби мирасны марксистик методология нигезендә өйрәнүне башлап жибәрә. әдәбият тарихына идеалистик карашларны тәнкыйть ител, фәини-материалистик принципларга таянырга чакыра «Әдәбиятлар, фәлсәфә ләр, гыйльми ысуллар, диннәр, әхлаклар.— кыскасы, бөтен идеология хәрәкәтләренең һичбере күктән яумаган кебек нинди дә булса бер даһиның тик үз башыннан уйлап чыгаруы белән дөньяга килмиләр.— дип яза ул — Боларның фикерләре, рухлары, мөндәриҗәләре—һәммәсе тарихның мәгълүм дәверендәге мәгълүм бер матди иҗ тимагый катлаулар туфрагында үсеп чыга торган чәчәкләр геиәдер Әдәбиятлар фәлсәфәләр, гыйльми ысулларны тикшерүдә, аеруда бердәнбер дөрес юл — болармы җитештергән иҗтимагый-икътисади нигезләр буенча язу һәм шул нигез мизаны белән бәһа, кыйммәт куюдыр» Г. Ибраһимов, татар әдәбиятының феодализм чорыннан алып Октябрьга кадәр үткән юлын дәверләргә бүлеп күрсәтә Татарстан Халык мәгарифе комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк председателе буларак. Г Ибраһимов татар әдәбияты әсәрләрен барлау, бастырып чыгару турында да кайгырта һәм «Әдипләргә, шагыйрьләргә мөрәҗәгать» дигән хезмәтендә (1925, N9 3) бопай дип яза: «Иске һәм яңа татар әдәбиятын тикшерү, өйрәнү эше хәзерге көндә бик нык бара Бу турыда мәктәпләр дә. түгәрәкләр дә эшлиләр Ләкин бу әдәбияттан күбәсе нең басылган нөсхәләре матбугат дөньясында бик аз калган яки бөтенләй беткән Шуңа күрә мәктәпләр, китапханәләр, аерым өйрәнүчеләр бу турыда материал таба алмый аптырыйлар яки китапханәләр төзелгәндә дә зур читенлек чыга. Безгә бөтен татар әдәбиятының искесен, яңасын бер җепкә — бер күренешкә тезеп, билгеле бер система буенча басып чыгаруның кирәклеге ачык...» «Тел, әдәбият дәресләренең кирәкле бер тармагы (татар халык әдәбияты турында) исемле мәкаләсе белән (1926, № 5—6) Г. Ибраһимов халык иҗаты әсәрләрен барлау-өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Халык иҗатын өйрәнүгә багышланган ма иаләләр, фольклор әсәрләре үрнәкләрен бирү журналның традициясенә әйләнә, һәм ул бу көнгәчә дәвам итә. Журналның эчтәлеген тирәнәйтү, дәрәҗәсен күтәрүдә тел культурабызны, әдәбият һәм театр тарихыбызны зур фидакарьлек белән өйрәнгән тәнкыйтьче-галим Г Сәгъди мәкаләрецензияләренең әһәмиятең дә күрсәтергә кирәк. Татар әдәби тәнкыйте тарихын күзәтүгә багышланган «Бездә әдәби тәнкыйть» (1927. № 10), татар әдәбияты тарихын китаплар тасвирламасына кайтарып калдырудан сакланырга кирәклеген искәртүче «Әдәбият тарихымы, язмалар тарихымы?» (1923, № 12) — әнә шундыйлардан. Журналда шулай ук Г. Рәхим. X Вәли, Г. Толымбайский, Г Нигъмәти, Г, Гали, Ф Бурнаш һ. б. тәнкыйтьчеләр, әдәбият галимнәре дә катнаша. Шуны да әйтергә кирәк, башлангыч елларында, Уематик диапазоны киң булгангамы, әллә аерым игътибар җитмәү сәбәпледерме, журнал поэтика үзенчәлекләре һәм гомумән дә форма һәм эчтәлек, стиль, сюжет, композиция, тип һ. б. шундый әдәби-гыйльми мәсьәләләр буенча зур тикшеренүләр бирә алмый. Ниһаять. 1929— 1930 елларда Г Галинең «Стиль һәм аның эволюциясе» (№ 1. 2), X. Туфанның «Яңа шигырь техникасы турында» (№ 6—7) исемле мәкаләләре дөнья күрә. һәм. шул рәвешле, журнал үз кимчелеген үзе төзәтә башлый. Әдәбият тарихына материаллар туплауда, гыйльми-теоретик мәсьәләләр күтәрү, тәнкыйди фикерне чарлау ягыннан күренекле галим һәм әдипләребезнең юбилейларын билгеләп үтү әһәмиятле «Безнең юл» моны да искә ала. Мәсәлән, 1923 елның 8—9 санында Г Тукайның үлүенә ун ел тулу уңае белән Г Сәгъдинең «Татар шагыйрьләре арасында Тукай». Ф Бурнашның «Тукай хакында тәнкыйтьчеләр» дигән мәкаләләре урнаштырыла Г. Сәгъди бөек халык шагыйрен урынсыз тәнкыйть итүчеләр белән килешми, аның иҗатын һәрьяклап тикшерә, югары бәяли: «Тукай ., татарның иң беренче көчле йөрәк шагыйре,— дип яза.— Йөрәк шагыйрьләрендә күзәтелгән нәрсә: самимият, чын күңелдән булу, эчтән кайнап чыгу Тукайда бу хосусият төгәл мәгънәсе белән бар Тукайның шигырьләрендә аның үзлеге (шәхсияте. Тукайлыгы) бик ачык күренеп тора. Бу хосусият даһи сәнгатькярләрнең хосусиятеннән санала.. Тукай тезмәдә татарча садә әдәби тел эшләп бирде Безне җиңел, әдәби сөй ләргә, саф рәвештә көйләргә өйрәтте. Анда чәчмәдә дә осталык күрәбез. Ул шигырь мәктәбе тудыра алды Ниһаять, Тукайда, һәрнәрсәдән бигрәк, гаммәгә якынлыкны, ярлыларга дуслыкны күрәбез» Г Тукай мирасын пропагандалау, аның иҗатын бозып аңлатырга маташучыларны дәлилле фаш итүе ягыннан Ф Бурнашның алда әйтелгән мәкаләсе дә кыйммәтле. Аның бу һәм шагыйрь иҗатына багышланган башка мәкаләләре Совет чорында Тукайны өйрәнү белемен фәнни нигездә коруга да булышты Татарстан хөкүмәте карары белән, 1928 елның 10 мартында Г Ибраһимовның әдәби-гыйльми эшчәнлеге бәйрәм ителә «Безнең юл»ның 2 нче саны шушы юбилейга багышланып чыга. >ол»да әдәби- мәдәни тормышның һәрьяклап чагылдырылуын күрсәтү өчен мисал ителде. Журналыбыз тарихында Г. Тукай, Г Ибраһимов һәм башка бик күп әдипләребезне хөрмәтләп чыгарылган саннар аз булмады, һәм аларның һәркайсында беренчел, нигез традицияләрнең матур дәвамы чагыла. Егерменче еллар сәнгать алдына да кискен сораулар куя. сәнгать мәсьәләләрен күтәреп чыккан тәнкыйтьтә ярсулы бәхәсләр тудыра Ф Бурнашның яңа сәнгать, аның ♦ характеры һәм эчтәлеге мәсьәләләренә багышланган «Татар театр әдәбияты-* — (1922, № 1) исемле мәкаләсе татар драматургиясе тарихын сыйнфый позицияләрдән яктырткан беренче хезмәтләрдән санала. -Дәүләт татар академия театрыя (1927. = № 4—5) дигән мәкаләсе исә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 1926—1927 елгы сезонын күзәтүгә багышлана Ф Бурнаш артистлар уены, репертуар турындагы фикерләр белән генә чикләнми, театрның гомумән татар сәнгатендә тот- ? кан урыны турында уйлана: -Академик театр татар театры өчен гомумән күрсәткеч урын тотарга, татар театр мәйданындагы ирешелгән нәтиҗәләрне сәнгать, иҗат калы- у быиа салып ныгыта торган, аларны җыя торган үзәк булырга, гомумсәхиә сәнгатенең 2 академик мәсьәләләрен, чараларын татар театр галәменә кертүдә төп базис булып о. барырга тиеш Татарның аерым тормышын, типларын, аларның характерларын, тор- Ч мыштагы аерым оригиналь хәлләрне гәүдәләндерүгә, безнең театр сәнгатебездә = классик характер бирүгә без бик аз әһәмият биргәнбез һәм бирәбез. Татар театры Ч 2 үзенең эшләрендә шушы төп әсасларга басарга тиеш» Татар театр сәнгате мәсьәләләре шулай ук М Парсииның, театраль сезон нәти- ф җәлорен йомгаклап язылган «хисап урынына» тибындагы күзәтүләрендә («Татар теат- < ры». 1925, № 4; «Казан татар театрының 20 иче сезоны». 1926. № 4) дә тикшерелә, аз М Галинең Өммегөлсем Болгарская турындагы язмасы (1925, № 11—12) сәнгать “ эшлеклеләренең иҗади портретларын бирүгә этәргеч ясый, һәм журнал мондый ма- ң териалларга һәрвакыт зур игътибар биреп килә. Солтан Габәшинең «Музыканың эшләнеше» (1926. № 7—8) исемле мәкаләсе һәм у Г. Рәхимнең сәхнәдә беренче татар операсы куелуы уңаеннан язылган рецензиясе к («Сания», 1926, № 7—8) белән - Безнең юл» музыка сәнгатенә багышланган сәхи- х фәләрен ача ■ Журналның театр, музыка, рәсем сәнгате, шулай ук культура тарихы, тел мәсье- - пәлерен иңләргә омтылуы табигый. Культура тормышының бу өлкәләрен яктыртып у барырлык махсус журналлар булмаганлыктан, милли республика шартларында бу вазифаны әдәби журнал үтәргә тиеш бупа. һәм бу хәзер дә шулай Әдәби тәнкыйтьнең яхшы куелышы, сәнгать мәсьәләләренә һәм, гомумән, халкыбызның мәдәни тормышына, аның тарихына игътибар «Казан утларыяиа әнә шулай «Безнең юллдан ук килә икән Моны иң яхшы әдәби әсәрләрнең башлап шушында басылуы мисалында да күрергә була 20 нче еллар—совет әдәбиятында яңа темалар үзләштерү, яңа геройлар эзләү чоры Революция, гражданнар сугышы гброикасын данлау, яңа тормыш, яңа әхлак ечен көрәш, искелек калдыкларын фаш итү — «Безнең юл»да басылып килгән шигырь, хикәя, пьеса, нәсерләрнең төп темалары. Журнал үз тирәсенә М Гафури, Ш. Камал, Г Камал, Ф Сәйфи-Казанлы, Г Толымбайский, Г Газиз, К Әмири кебек өлкән язучыларны туплый Киң хезмәт массасы арасыннан революция белән күтәрелеп чыккан яшь талантларны тарта, еларга мәйдан бирә, иҗат юнәлеше күрсәтә Шулар арасында һ Такташ. М Максуд. Ф Әсгать, М Жәлил. Ш Усманов. Г Кутуй, Ч Нәҗми. М Әмир Әнә шул кечләр яңа хисләр турында җырлый, яңа зәвыкларны идеал итә, яңа образлар тудыра 1922 елгы саннарда М Гафури («Сулган геллер». № 1); Г Газиз («Милләт ничек тәрәккый итсен». № 1; «Фаҗигале төннәрдә», № 2) хикәяләре, Ф Әсгать («Таш кала», № 5). М Максуд («Ике бәйрәм» № 4) нәсерләре, 3. Буриа- шева. 3 Байчурина. К Әмири. Г. Толымбайский шигырьләре басыла Шул ук елны «Урман кызы» (N9 4), «Нәләт» (№ 5) әсәрләре белән татар әдәбияты мәйданына һ, Такташ килеп керә Соңыннан бу журналда аның «Мәңгелек вкиятяе (1923, № 3), ■Күктән сөрелгәннәр» (1923. № 6—7). «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927. № 2), «Мокамай» һем «Алсуялары (1929. № 2) дөнья күрер 1923 елдан башлап Г Кутуй шигырьләре басыла башлый Журналда К Нәҗми, Ш Усманов, X Туфаннарның хикәя-шигырьләре зур урый ала, аның фатихасы М. Әмир, Ә Еники, Ф. Хөсни, Ш. Маннурларны да рухландыра, 1927 елның 3. 4—5 саннарында М Горькийның «Макар Чудра» хикәясе (С Жәлчл тәрҗемәсе) бирелә, 1928 елның 8 санында Г Толымбайскийның «Максим Горький килеп китү уңае белән», С. Фәйзуллинның Л Толстой турында «Бөек художник, алама философ» исемле мәкаләләре урнаштырыла. Бу фактлар журналның рус әдәбиятына, аны пропагандалауга да игътибар итә башлавын раслый. «Безнең юл»га язышучылар аның белән киңәшләшүчеләр, аны укучылар да күп булган, ул илебезнең ерак өлкәләренә кадәр барып җиткән Бу урында тагын Г. Гали истәлекләренә кайтыйк: «Архангельскида эшләүче татар рабкорының «хикәяпсе, татар азучыларының Мәскәүдән җибәрелгән әдәби парчалары, Кавказдан — Бакудан очкан нефтьле шигырьләр, Төркстаннан җибәрелгән мамыклы конвертлар, Баш- кортстаннан җибәрелеп-басылып торган язмалар, конвертлары кырым фруктлары белән бизәлгән Симферополь хатлары, шахкомнарда эшләүче татар шахтерларының «служебный записка»ларга тутырылып язылган Донбасс парчалары — барысы да «Безнең юлпның СССР масштабына таралып утырган бөтен татар эшче, крестьяннарның журналы икәнлеген беркетәләр. Шулай таныталар. Шулай таныйлар» (Күрсәтелгән мәкалә. 22 бит). 1930 елга кадәр журнал «Безнең юл» исеме белән чыга Аның дәвамы «Яңалиф» (Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәм Совет язучылары оешмасының айлык әдәбият, сәясәт, сәнгать, экономика һәм тәнкыйть журналы, редакторы Фатих Сәй- фи-Казанлы) һәм «Атака» (Татарстан Пролетариат Язучылары Ассоциациясе — ТАПП органы, редакторы Г Гали). »и сәясәтнең төп проблемалары яктыртылэ. әдәбиятның мөһим күренешләре турында тәнкыйть материалларына урын бирелә Совет әдәби тәнкыйте тарихына керерлек материалларны күбрәк «Яңалиф» битләрендә табарга була Әдәби хәрәкәтне күзәтү, бәяләү, юнәлешләр бирү Sy журналда даимирак, җитдирәк төстә алып барыла; бигрәк тә Г Нигъмәти («Әдәбият фәненең үсеш юлы нинди булырга тиеш», 1930, № I, 3; «Әдәбиятта формализм — буржуаз карашы». 1930, N° 4 һ. б.). X. Вәли («10 ел эчендә татар әдәбиятында стиль эволюциясе», 1930. № 1. «Шигырьләрдә аваз төзелеше» 1930, № 2 һ. б ) мәкаләләре еш басыла Ике журнал арасындагы аерымлык сәнгать мәсьәләләрен яктыртуда да күренә Әйтик, «Яңалиф» зур сәхнә мәсьәләләрен кайгырта (мәсәлән, Г Айдарский, «Реконструкция чорында театр», 1930, № 2. Г Рәхим. «Эшче» операсы турында, № 3), «Атака- күбрәк кече формалар театрын тикшерүгә игътибар итә (1931 елның 5. 6—7 санында басылган материаллар) Татарстан һәм башка өлкәләрдәге халык театрлары турында сөйли. «Яңалиф» күләмлерәк хикәя, повесть, поэмалар, пьесаларны мәгъкүл күрә. Моны М Галәү («Күпнең берсе». 1930. № 2), Ш. Камал («Соргылт күзле карт бүре», 1930. № 4, 5), А Алиш («Ике эт». 1930. № 5). Мирсәй Әмир («Озату хикәясе», 1930. N° 4). И Гази («Көмеш сулы Нурминка», 1931, № 1. 2) хикәяләре, Ә Айдарның «Ташбай» исемле маҗаралы повесте (1931. N° 1, 2), Ф Хөснинең «Жир тыңлый» романын- иаи (1931. №3), һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» (1931 N9 4), Ф Кәримнең «Аникин» поэмасыннан (1932, № 7) өзекләр, X. Туфанның «Бибиевлар» поэмасы, «Аккордлар* ярымлык эш чорында Татлокаф оборона әдәбияты мәйданына байтак кына иҗат продукциясен бирде Татлокаф оешкан>а кадәр татар матур әдәбиятында Кызыл Армиянең бүгенге тормышын күрсәткән әсәрләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә булса, Татлокаф оешканның сонында бу юклык күзгә күренерлек тизлек белән каплана башлады Татлокафчылар тарафыннан эшләнгән иҗат продукциясе «Кызылармеец» гөэитенең әдәбият сәхифәсенә генә сыймый башлады Элек татар пролетариат язучылары ассоциациясе органы булып килгән «Атака журналы ТАПП һәм Татлокафның уртак органына әйләнде Шул көннән башлап бу журналның 50 проценты Татлокаф иҗаты, Татлокаф материаллары белән чыгып килә» Дикъкатьне «Атакайның тагын бер үзлегенә юнәлтик Татар пролетариат әдәбиятының электән танылган әдипләре белән бергә. ТАП.1 органы буларак, «Атака» эавод-фабрикалардан күтәрелә торган яшь эшче әдәби көчләргә киң урын бире. Мәсәлән, «Атака» татар әдәбиятына ударниклар призывын уздыруда ТАПП секретариатының өндәмәсен «эаводфабрикаларда башлангыч әдәбият түгәрәкләре өчен программа» (1930. N5 8—9) урнаштыра «Эшчеударниклар әдәбиятка киләләр», «Станоклар өстендә язылган шигырьләр» рубрикалары башлап язучылар иҗатын чагылдыра Журнал шулай ук ТАПП секцияләренең, әдәби түгәрәкләрнең эшен күзәтеп, «Тәнкыйть-библиография» бүлегендә яшь язучылар әсәрләренә дә анализ биреп бара Әйтергә кирәк, «Безнең юл» үз битләрендә пролетариат яэучы-шагыйрьләре ижатын тикшерүгә ныклы игътибар бирә алмады «Безнең юл»ның дәвамы буларак «Атака» бу юнәлештә җитди адым ясады ВКП(б) Үзәк Комитетының «Әдебият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору турыи- да»гы (1932) карары чыкканнан соң Татарстан совет язучылары союзын оештыру коӘмир М Оборона адәОиятыныц нит нипктроЛ тары әчеи мцнш шигыре (1930. № 5, 6), К. Тинчуринның «И һ 6 раслый. «Ат/ка» Ш Камал, К Нәҗми, М Га- фури, Г Толымбайский, Ф Сәйфи-Казан лы, М Әмир. Г Иделле, И. Рәми, Д. Фәт хи, Н. Баян, Ф Кәрим, Г Мөхәммәтшин Г Хуҗи, М. Садри, И Салахов, М. Сөн- декле һ 6. кыска хикәяләре һәм шигырь паре, совхоз, колхоз, культура, бигрәк тә илебездәге социализм индустриясе төзелеше турында Ш Камал, Ф Хәен» А Алиш. И Туктар, А Әхмәт, К. Әмири Г Иделле, М Гали очерклары белән тулып чыга. Очерклар арасында Урал, Кузбасс, 'Донбасс, Днепрострой, Магнитогорск Кузнецктан алып кайтыл'аннары шактый (А. Әхмәт, «Беренче чуен», 1932, № 9—10 X. Әһли, «Урал-Куэбасс гигантлары - № 13—14; К. Әмири, «Чуен һәм коры» шәһәре», 1932, № 15—16, А Алиш. «Кран- 1931, № 7, И. Туктар, «Уралмашстройда ике кон», 1930, № 3). «Атака» шулай ук илне саклау, сизгерлекне көчәйтү темасын киң яктыртып килә Бераздан ул ТАЛП һәм Татлокафның (Кызыл Армия-фг.от язучыларының Татарстан оешмасы) берләштерелгән органы булып әверелә Татлокафчылар иҗатын характерлап, М Әмир болей яза «...Ел тидыр буе» пьесасыннан өзек (1932. № 5) митеты тезелә, 1933 ел башыннан аның органы — «Атака». «Яңалифиләрнең дәвамы булып—«Совет әдәбияты» (ә 1965 елның 6 саныннан «Казан утлары») исеме белән чыга башлый «Совет әдәбиятымның I нче саны (Г Нигъмәти редакциясендә) укучыларга «әдәбият, сәнгать һәм тәнкыйть журналы» итеп тәкъдим ителә, 2 нче саннан башлап, бу билгеләмәгә публицистика сүзе өстәлә. Журналда әдәби-публицистик характердагы очеркларга, марксизм-ленинизм мәсьәләләрен пропагандалаучы, әдәбият методологиясенә багышланган мәкаләләргә күбрәк урын бирелә башлый. «Әдәбият, сәнгать, тәнкыйть һәм публицистика» дигән атама 1948 елда «Әдәби һәм иҗтимагый-политик» дигән билгеләмә белән алыштырыла һәм ул журналның төп юнәлешләрен, структурасын, башка үзенчәлекләрен жыинаграк калыпка салып, яхшырак чагылдыра Botm lllrrnf* proletarian erlofegeet SOVET REDKOLLEG18: q, п1О|мәт1. q. RIZVAN. О. N Ә C M 1 , 0D9BIATb X. TOFAN, q. q ә L 1. z. q ә L 1, К TINCYRJN. Е С Т Ә L Е К 1 ӘХМӘТ F3JZ.— Fbjtabr.-$tojr. ---------------------------3 A. $AMOF. — Ana.— Xlbia. 9 C lIAXIKIItn C Tt t консультациясен алырга була, Татиэдат каршындагы әдәби консультация бюросына ? килә торган әдәби әсәрләрнең бер өлешен тикшереп, карт галим, тел белгече шулай д ук, аерым әсәрләргә карата конкрет фикерләрен, киңәшләрен әйткәннән соң. тема % сайлау, аны сәнгатьчә образлар белән чишү проблемаларына туктала. Журналның бу чор саннарында авыл темасына язылган очеркларның (бу жанрда бигрәк тә Г Галиев. Г Бәширов, А Әхмәт, М, Гали активлык күрсәтәләр) күллеге 5 күзгә ташлана Әгәр -Атака» журналы Татарстанда гына түгел. Советлар Союзының ' башка өлкәләрендә барган бөек төзелешләрне иңләп, күбрәк производство темасына ♦ очерклар язу тәҗрибәсен тупласа, «Совет әдәбияты» үзенең очерклары белән авыл < хуҗалыгы темасын үзләштерү юлында җитди адым ясый Моңа колхозчыударниклар- ® ның Татарстан съездына багышлап үткәрелгән кыска сроклы әдәби конкурс та (1933 - елның февралендә игълан ителә) булышкандыр дип уйларга кирәк Конкурска авыл =1 хуҗалыгын социалистик нигездә яңабаштан кору темасына язылган инсценировка, хи- “ кәя, шигырь, җыр белән бергә, очерклар да кабул ителә. у Бу елларда М. Әмир, А Шамов, Г Бәширов (Г Разин). Ф Хөсни хикәяләре, д. Ш Маннур, X Туфан. Г Мөхәммәтшин шигырьләре белән бергә журналда күләмле- — рәк әсәрләр Ә Фәйзинең «Флейталар»Ь1 (1933. № 1), Ш Усманоеның «Легион юлы» (1933, № 2—3), Г Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы (1935. № 9—12), М Жәлилнең “ «Алтынчәчме (1939, № 3—5) һ, 6 урын ала у М Горькийның «Ана», -Артамоновлар эше» романнарыннан өзекләр бирег (Ф Бурнаш. С Әдһәмова тәрҗемәләрендә). журнал үз укучыларын рус әдәбияты әсәрләре белән таныштыруны да җәелдереп җибәрә Боек Ватан сугышы елларында журналда «Фронттан килгән шигырьләр». «Ватач сугышы эпизодлары», «Ватан сугышы кырларында*. «Ватан сугышы язмалары», «Советлар Союзы Геройлары» рубрикалары ачыла. Журнал сугышның алгы сызыгыннан, хәрби вакыйгаларның кайнар эзләреннән йөрәк ялкыны белән язылган шигырьләр һәм совет солдатларының батырлык үрнәкләрен күрсәтүче хикәя-очерклар. шагыйрь- яэучыларыбызның уй-хисләрен хатирәләрен сеңдергән язмалары белән тулып чыга Журналның ул еллардагы саннары канлы керәш кырларында хәрәкәттәге армиядә, партизаннар сафында, фронт газеталарында каләм һәм автомат беләи батырларча көрәшкән язучы һәм шагыйрьләребез—М Жәлил Ф Кәрим. Н Баян. А Алиш. Г Кутуй, X. Мөҗәй. М Максуд. Г Насрый. Ш Мөдәррис И Гази. Г Әлсәләмов, Ш Маннур, Г Бакиров. А Шамов, Г Галиев. Р Ишморат, X Госман, М Садри Ә Маликов. 3. Нури һ 6 лар иҗатлары тупланмасы һәм дәһшәтле кеннәр елъязмасы буларак аеруча кадер-хермәт уяталар Белоруссия җирләрендә атаклы партизан отрядларында сугышкан Жәүдәт Хәбибуллинның «Белоруссия урманнарында» (1943. N° 5—7) һәм «Партизан хикәяләре» (1943. N° 9—10), «Сугышчы блокнотыннан» рубрикасы белән бирелгән язмалар, журналны чыгаруда совет сугышчыларының үэ лөре дә катнашканлыгы турында сөйли Әйе, бу авыр сынау елларында журнал зур популярлык казанды, әдәбиятны халыкка аеруча нык якынайтты Журналны халык ничек яратканын елкән азучыларыбыз истәлекләреннән дә, X Госманның инде сугыш елларында ук язган һәм басылып чыккан «Тукай фронтта» (1943, N° 4) иЬемле мәкаләсеннән дә күренә Бу популярлыкның сәбәбен халык күңеленә иң үтемле тәэсир чаралары таба белүендә дә күрергә кирәк Көтелмәгән фаҗига алдында халыкның рухын ныгыту, изге сугышта җиңәчәгебеэгә ышандыру, патриотик хисләр, фашизмга нәфрәт тәрбияләү максатын тормышка ашыру өчен иң элек публицистик мәкалә мәйданга чыга. 1941 елның 7 нче саны Ш Камалның «Без җиңәчәкбез» дигән чыгышы белән ачыла. 9 нчы санда «Җиңелмәс халык». 12 нче санда «Азатлык сугышында татар халкы» (К Нәҗми) исемле мәкаләләр бирелә Бу циклны И Эренбургның «Нәфрәт» һәм «Кеше ашаучылар фәлсәфәсе», Көнбатыш антифашист язучылары Л Фейхтвангер, Т Драйзер. Б Ольден. Э Синклер, Ж. Ришар-Блок әсәрләреннән һәм ныгышларыннан өзекләр дәвам иттерә. Журнал үз битләрендә беек Ватаныбызга һөҗүм иткән дошманны рәхимсез кыйнарга чакырып язылган «Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хатыпн (1943, N° 2—3) һәм бу хатка төрле фронтлардан килгән җавапларны урнаштырып бара. Беренче Украина фронтындагы татар сугышчылары, мәсәлән, болай яза: «Туган Татарстаныбыз! Син бөек Ватаныбызның аерылгысыз өлеше Ана үзенең баласын күкрәгенә кысып саклагандай, ул үзенең һәрбер халкы турында, синең язмышың турында кайгырта. Син, Советлар Союзының башка республикалары белән бергә бер үк кояш астында яшисең, бер үк сугышчан байрак астында көрәшәсең Рус-Украина һәм Советлар Союзының барлык халыкларының уллары легендар Сталинград стеналары янында Ватаныбыз өчен, илебез өчен, Идел өчен, димәк, безнең Татарстаныбыз өчен дә, якыннарыбызның бәхете өчен дә үз-үзләрен аямыйча, әкияттәге батырлардай сугыштылар һәм менә хәзер без, татар егетләре, кардәш Украина өчен. Ватаныбызның бөтенлеге һәм азатлыгы өчен сугышабыз Украина — Татарстанның газиз туганы, Совет Ватаны — аларның газиз анасы» (1944, № 7—8). Көчле ватандарлык рухы белән сугарылган мондый материаллар татар халкында бердәмлек, интернациональ дуслык хисләрен көчәйтүгә булышлык итә Очерклардагы публицистик пафос конкрет документаль фактлар белән ныгытыла бара, аларнын тәэсир итү көче тагын да үсә Журнал очерк жанрына бу елларда аеруча киң урын бирә Бу чорда совет халкының сугыштагы батырлыгын һәм тылдагы фидакарьлеген гәүдәләндергән күләмлерәк әсәрләр дә иҗат ителә Алар арасыннан журналда Ф Кәримнең «Гөлсем» (1942, № 5), «Идел егете» (1942, № 6); Ф Хөснинең «Йөзек кашы» (1942, № 3) повесте, М Әмирнең «Миңлекамал» (1944, № 7, 8, 9) драмасы басылып чыга. Журналның сугыш чорында дошманны җиңүгә керткән өлеше зур ихтирамга лаек Кайбер республикаларда әдәби журналлар сугыш кыенлыклары аркасында вакытлыча туктап торганда да, безнең әдәби журналыбыз эшен дәвам иттерә, дошманны җиңүгә үз өлешен кертә. Бөек Ватан сугышы хатирәләре нигезендә язучылар яңа әсәрләр иҗат итте Госман Бакировның «Сугышчы көндәлеге», Г. Әпсәләмовның «Маньчжур язмалары». «Корея хикәяләре» 1946 елгы саннарны бизи Бераздан журнал укучыларына Г Әпсэ- ләмовның «Ак төннәрне (1947). «Алтын йолдыз»ы (1949). «Газинурны (1951), Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» (1953) җиткерелә Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» (1957), Г Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» (1960), Ш. Маннурның «Муса» (1965) әсәрләре басыла Бөек Ватан сугышы темасы еллар үткәч. С Хәким, 3 Нури поэмаларында, Ә. Еники («Без дә солдатлар идек», 1972). М Мәһдиев («Ут чәчәге», 1980) повестьларында, яэучы-эзтабарларыбыз Ш Рәкыйпов, С. Шакир очеркларында, фронтовик язучылар истәлекләрендә яңача яңгыраш алды. Журнал сәхифәләрендә илне төзекләндерү өчен барган көрәш сулышын, халкыбызның күркәм мораль сыйфатларын, аның революцион үткәнен чагылдыручы яңз әсәрләр урын алды. Дәүләт премиясенә лаек булган Г Бәширов («Намус», 1948) һәм К. Нәҗми («Язгы җилләр». 1948) романнары, И. Газинең «Онытылмас елларны (1949), М. Әмирнең «Ялантау кешеләре» (1953). «Саф күңелне (1959), Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утларны (1959). Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» (1961). Г Гобәйнең «Без үскәндәнсе (1963), Ә Еникинең «Йөрәк сере» (1958), «Рәхмәт, иптәшләрне (1962) һәм «Рәшәнсе (1963), Г Ахуновның «Хәзинәпсе (1962). А Расихның «Ике буйдак» романы (1964), X. Вахит пьесалары, X. Туфан, Н Арсланов. И. Юзеев поэмалары һәм шигырь- ларе журнал аша киң катлам укучыларга барып иреште С Хәкимнең «Ленин фәр маиы белен» (1959), Р Ишморатның «Давылга табан» (1963), 3 Нуриның «Ленинга чәчәкләр» (1970). Г Әпсәләмовның «Күк күкрәр» (1973) әсәрләре беренче тапкыр журналда басылып, татар телендә лениниана материалларын тулыландыруга зур өлеш тагын да тулырак чагылдыруны, хикәя жанрын тагын да активлаштыруны, язучылчо игътибарын бүгенге көн проблемаларына ныграк җәлеп итүне максат итеп -Казан - утлары» бүгенге хезмәт кешесенә багышланган конкурс үткәрде (1978—1979 еллар) - Бу — гомумән, әдәбиятыбызда хикәя жанрының тагын да җанлануына йогынты ясады Ч Әлбәттә, журналның йөзен проза әсәрләре генә билгеләми Өлкән буын шагыйрьләребез тудырган яңа әсәрләр белән бергә, алар эстафетасын кабул иткән Р Фәи- у зуллин. Р Харис, Г Рәхим, Р Мингалимов. Р. Гатауллин. Зөлфәт. К Сибгатуплин һ б ларның поэма һәм шигырьләре, драматургларыбызның яңа сәхнә әсәрләре ба- - сылып килә «Казан утларымның яшьләр иҗатына да игътибары елдан-ел арта бара. тугандаш халыклар әдәбиятыннан иң яхшы үрнәкләрне, чит илләрдәге прогрессив ~ язучыларның танылган әсәрләрен урнаштырып килүе белән исә журнал шулай ук у интернациональ дуслык идеяләрен пропагандалауга зур өлеш кертә Язучыларның иҗат активлыгын үстерүдә әдәби хәрәкәтнең төп юнәлешләрен билгеләүдә тәнкыйтьнең юл күрсәтүчелек роле бәхәссез Әгәр 20—30 ичы елларда татар совет әдәбияты үсешен галим һәм тәнкыйтьчеләрдән Г Ибраһимов белән Г Нигъмәти күзәтеп, җитәкләп барса, сугыштан соңгы чорда язучыларның иҗат лрак тикасын тикшерүгә М Гайнуллин. Г. Халит. X Госман. X Хәйри, Г Кашшаф И Ну руллин, Н Юзиев кебек галимнәр килеп кушылды Журнал битләрендә басылган мәкалә һәм рецензияләр мондый эзләнүләрнең социалистик реализм методын үстерү, чорга лаек уңай герой идеалын табу, проза, поэзия, драматургия жанрлары һәм әдәби осталык үзенчәлекләрен өйрәнү юнәлешендә барганлыгын һәм бу мәсьәләләрне тикшерүдә шактый күп авторлар (Г Баширов. И Гази Т Гыйззәт Г Әпсәлә- мов, Ф Хосни, Ә Исхак, X Туфан, Ш Маннур. 3 Нури һ 6) даими һәм актив кабулып керде Нык үскән социализм шартлары язучыларыбыз алдына илебез халыкларының туганнарчадуслыгын, хезмәттәге батырлыгын тагын да калкурак ител күрсәтү, заманыбызның мөһим проблемаларын күтәрү бурычларын куя Әдәби хәзинәбезне яңа геройлар, яңа проблемалар, яңа алымнар белән баеткан әсәрләрдән Ш Бикчурин- ның нефтьчеләр турында язылган «Каты токым», Э Касыймоеның «Томан аша Ә Баяиоеңың КамАЗ төзүчеләр тормышыннан алып язылган «Ут һәм су» романнарын укучы яратып кабул итте Бүгенге авылның социаль-экоиомик. иҗтимагый-әхлак проблемаларын күгәреп чыккан М Мәһдиев («Каз канатлары», «Кеше китә — җыры кала»), М Хәбибуллин («Икмәк кадере». «Чоңгыллар»), В Нуруллин («Күпер чыкканда». «Ачкан су юлын табар»), Ф Хөсни («Мәйдан») повестьлары, табигать һәм кеше мөнәсәбәтләренә багышланган М Әмир («Балыкчы ялганнары»), Г Баширов («Туган ягым яшел бишек». «Җидегән чишмә») әсәрләре шулай ук «Казан утлары»нда дөнья күрде Журнал тарихи-революцион һәм тарихи темага язылган әсәрләргә дә киң юл ачты «Ямашеа» (А Расих). «Көмеш дага» (Ж Тәрҗеманов), «Этил суы ана торур» (Н Фәттах), «Яшьнәп үткән яшьлек» (В Нуруллин) һ. б Совет кешесенең коммунизм төзүдәге мактаулы эшенә аның күркәм сыйфатларын иашканлыгын ачык чагылдыралар КПСС Үзән Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы мәгълүм карарыннан (1972) соң, журналда социалистик реализм сәнгатен тагын да үстерү турында кайгыртучанлык белән сугарылган эчтәлекле материаллар күбрәк басыла башлады Р Мостафинның «Тәнкыйтькә — тәнкыйть уты» (1972, № 4) мәкаләсен урнаштырып. «Казан утлары» тәнкыйтьнең коммунистик тезелештә үсә барган роле һәм аның актуаль проблемалары турында җитди сейләшү башлады Нәтиҗәдә тәнкыйтьнең гомуми әдәби процесста тоткан урыны, жанр үзенчәлекләре, принципиальлеге, әдәбият һәм җәмгыять каршында җаваплылыгы мәсьәләләре, сәнгатьчә эзләиү процессында аитиврак булырга тиешлеге, тәнкыйть арсеналын форма һәм стиль ягыннан терләндәрү. баету юллары конкретрак ачыклана теште Әдәби тәнкыйтьнең практик' бурычларын, теория һәм методология проблемаларын тикшерү И Нуруллин. Г Халит һ 6 мәкаләләрендә дәвам ит терелде Заманыбызның мөһим иҗтимагый һәм әхлакый мәсьәләләрен бөтен тулылыгы белән яктырту, нык алга киткән социализм иле кешесенең эшен Һәм характерын психологик тирәнлек белән гәүдәләндерү, әдәби әсәрләрнең гражданлык хисен үстерү турында кайгыртып, «Казан утлары» бүгенге татар совет прозасы һәм поэзиясе мәсьәләләре турында фикер уртаклашуга да киң мәйдан бирде (Ф Хатипов. Ф Миңнуллин, Ф Мусин. X Госман. Н Юзиев, Т Галиуллин. Р Мөхәммәдие» һ S. мәкаләләре һәм «Бүгенге поэзия турында сөйләшү» материаллары) Проблемалы мәкаләләр белән бергә, рецензияләрнең ешрак басылуы, яшь тәнкыйтьчеләргә. укучылар фикеренә урын бирелүе соңгы елларда журнал битләрендә тәнкыйтьнең гомумән җанлануы турында сөйли Тәнкыйть материалларының эчтәлек (социаль-эстетик анализның көчәюе) ягыннан' да, форма (иншалауны диалог яки уйланулар. түгәрәк өстәл янында сөйләшү рәвешендә кору) ягыннан да сыйфаты күтәрелүе сизелә Шулай да журналда әдәби-эстетик анализны әсәрнең тел үзенчәлекләре белән бәйләнештә алган мәкалә һәм рецензияләрнең дә күбрәк булуын күрәсе Әдәбият тарихына караган мәкаләләр ярдәмендә һәм әдипләребезнең юбилейлары уңаеннан «Казан утлары» үз укучыларын төрле буын язучыларыбызның иҗаты белән таныштырып бара Әдәбият, әдәби осталык дәресләре хезмәтен үтәгән мондый материаллар яшь язучылар өчен дә файдалы. Әдәби-иҗтимагый журнал буларак, «Казан утлары» публицистикага-очеркларга, юл^язмаларга, публицистик мәкаләләргә — җитәрлек урын бирә Очерк жанрының үзенчәлекләрен тикшергән мәкаләләрдә бзса Киләчәктә бу юнәлештә дә эшчәнлек тагын активлашыр дип һичшиксез ышанырга мөмкин «Казан утларымның тематик диапазоны киң, «Безнең юл» традицияләрен дәвам итеп, ул сәнгать мәсьәләләрендә, культурабыз тарихына карата да киң җәмәгатьчелекне кызыксындырырлык тирән эчтәлекле материаллар биреп бара. Журналның 60 еллык данлы эшчәнлеге — ул татар совет әдәбиятының хәрәкәте, аның үсеш этаплары көзгесе, театр, музыка, рәсем сәнгате тирәсендә барган эзләнүләр юлы, ул татар халкының иҗтимагый-политик фикере формалашу һәм шулай ук фән-культурабыэ тарихы чыганагы «Казан утлары» — бүген җитлегү чорында Аның эчтәлеге тирәнәйде, укучылар даирәсе киңәйде, иншалау ысуллары, структурасы камилләште Ул Советлар Союзының барлык республикаларында, крайларында. өлкәләрендә тарала тиражының 70 ләп процент» н Татарстаннан читтә яшәүче укучыларыбыз алдыра Димәк, ул илебездә чыгарыла торган иң зур әдәби-иҗтимагый журналлар рәтенә нык басты, хәзер ул ил күләмендәге җәмәгать һәм әдәбият тормышында күренекле урын алып тора