Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР

Сезнең онытырга хакыгыз юк. аңлыйсызмы? Ә Еники «Әйтелмәгән иасыигь» ин инде аны күрермен рип уйламаган идем. Күпме сулар аккан... Ә ул оно, катлы-катлы итәк-чабуларын җыештыра җыештыра, иреян» рен үзалдына нидер сөйләгән да, җырлаган да сыман кыймылдатып болдыр баскычыннан менеп кило... Әдропи әбинең килеш-килботендо иң исерткәне—шомырт тамырыдай кара бар маклерыннан да, аларга сырышкан саргылт балдакларыннан да бигрик, они шулай, җәй челләсендә кәбестә кебек кат-кат киенеп йөрүе иде. Итәкләренә басып абынмас өченмедер, ул бик иак атлый, әмма шактый җир китарго өлгерә. Ой борынча хәл белешеп Йөри дә. авыл биргән күчтоночтоенчекләрен күтәреп, олы юл ягына китеп югала. Атналар-айлар узгач, кайсыдыр хәбәр ишетеп кайта: «Имеш. Чистай юлында теге буранлы көнне туңып үлгән икон».— ди... Яисә: «Юк, үлмәгон. каядыр Ташкент якларына китеп югалган»,— дип сөйлиләр. Карчыклар «Мескен,— диләр,— адашкан шул инде»,— диләр, күз яшьләрен сөртәләр. Веа, малайларга, ул чакта әле аңлашылып җитми: ннчек адашты икән, кайда адашты икән Әдропи әби? Төртмешрәк телделәр аның турында «җиңел Аграфннья» дип ычкындыргаласалар да, килеш-килбәте белән бик сәер булса да, ул бит үзе дә ике сүзнең бере итеп: «Адашканмын шул мин... Адашып ла калганмын!» — ди. Ииде онытылып барганда гына, авылда янә «Әдрәпи килгән!» — дигән хәбәр тарала. Үлмәгән дә. югалмаган да икән. Иң күңелле Вакытка — туйгамы, бәйрәм гаме махсус туры китергәндәй, ул үзенең дөньяда икәнлеген белдерә. Әдрәпи әбинең яңадан килеп чыгуы бөтен вакыйгалардан да мөһимрәк бу Лып тоела башлый: аның шулай безне онытмавы, читләтеп үтмәве авылның дәрәҗәсен арттыра кебек. Ул олысын кечесен танып, исемнәре белән эндәшә, әллә кайчан үлеп беткон авылдашлар турында сораша. Үзе һаман: «Мин адашканмын шул... Әле дә булса үзебезнең авылны, нәнәмне гвба алмыйм бит!» — дип такмак лый. Әдрәпи әбинең кайсы авылдан икәнлеген төгәл генә белүче дә юк шикелле. Кү росең, ул билгеле бер вакыт эчендә җиргә әйләнеп кайтучы койрыклы йолдыз төс ле, шактый ерактан, бик күп авыллар аша үтеп киләдер... Бәлки әле үз авылында, үо йортында да шулай кунак буладыр, — бары исенә генә төшерә алмый китә тор гаидыр... Еллар үткәч. Әдрәпи әби белән шушы очрашу миие әллә ничек сискәндереп, оялтып җиборде: кадерле хатирәләрнең җуела башлавын, балачак сукмакларыннан, бабайлар кабереннән аерыла баруымны искәрткәндәй булды ул. Кешенең кыска х • герлегә әйләнүе, үткәнен һәм нәсел-нәсәбен онытуы белән әлеге шул зиһене адаш ман карчык фаҗигасе арасында коточкыч уртаклык бар икән ләбаса! М Кешелек тарихында хәтер тамырына балта чабуның күп кенә мисаллары бил геле. Халык кадәр халыкның үз тарихын, исемен, хәтта телен җуйган очраклар.. Фашизмның кешеләрне номерлар белән алыштырырга, аларны туган ил белән то таштыручы күперләрне яндырырга маташуы... Ләкин хәтернең тамырын корытуы җиңел түгел. Кешеләр, окоп эзләре тигезләнгәч тә. сугыш мәхшәрендә югалткан туганнарын эзләп табалар. Хәтта тыныч көннәрдә үзләрен язмыш нркенә ташлап киткән качкын әтиләрен күрәселәре ки лә... Ике арага үз ихтыярлары белән ясалма киртә корган ата-аналарын аңларга теләп, туган телләрен өйрәнергә азапланалар... Әйтелмәгән насыяте калган Акъәби нең «Я — башкирин. бабушка, башкирин!» — дип күкрәк кагучы янукасы Геннадий сыман... Хәтерсезлекнең төрле сурәтләрен чагылдыра безнең әдәбият. Бер карыйсың, ул — Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» әсәрендәге урман каравылчысы. Сәер чиргә сабышкан Хәмзин. Икенче карыйсың — махсус аппаратлар белән зиһене юдырылган «ярымкешеләр» (Адлер Тңмергалинның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле бер хыялый хикәясендә). Мондый күренешләр, адәм баласының табигатенә чит булганга күрә, ак җирлектәге кара табыдай күзгә бәрелеп тора, игътибарны җәлеп итә, уйландыра. Әх, шулай авырулар галәмендә дә, фантастикада гына бул- сачы ул онытучанлык галәмәте!.. Хәтер метафорасы безне тормышның нинди катламнарына алып керә, кеше күңеленең кайсы караңгы почмакларын яктыртып җибәрә соң? Әдипләребезнең әледән-әле артка әйләнеп карый башлавы ни белән бәйләнгән? Бу сорауларга җавап эзләгәндә, сүзне һәркайсыбызның исендә калган әсәрләр мисалында дәвам итү урынлырак булыр кебек тоела. Чөнки тулы, әтрафлы анализ ясау ихтыяҗы калмаганда, берьяклы күренүдән тарсынмыйча, без хәтерне тормышта төп таяну ноктасы итеп таныган геройларга да, дүңгәләк кебек җирсез-тамыр- сыз бәндәләргә дә текәлебрәк карый алырбыз. Халык үзенең әкият-мәзәкләрендә дә, җиде диңгез артына китсә дә, туган илен, асылын җуймаган каһарманнарны данлый, ә аз-маз читтә йөреп кайткач тырма ның да исемен «исенә төшерә алмаган» әтрәк-әләмнәрне хур итә. Абиш Кекильбаев һәм соңрак Чыңгыз Айтматов әсәрләренә килеп кергән ка ■акъ риваяте, мәсәлән, хәтереннән мәхрүм калган адәм баласының кешелеклеген дә югалтуы турында сөйли. Сарүзәк далаларын басып алган жуаньҗуаннар рәхимсез сынау уйлап табалар: такыр итеп кырылган башларына яңа суелган дөя тиресе ябыштырып, әсирләрне эссе кояш астына ташлыйлар. Чәчләре, тыгыз чи тирегә үтеп керә алмыйча, борылып, кире баш эченә таба үсә. Бу газаптан исән калган зат үзенең кемлеген дә хәтерләмәүче, хуҗасының гына әмеренә буйсынучы колга — манкортка әйләнә. Аны инде әсирлектән коткару да мәгънәсез. Найман ыругыннан бер ана гына үзенең улын бу афәтле язмыштан коткарырга, аның үлгән зиһенен уятырга тели. Ай- һай. юкка гына!., Манкорт әнисен танымый, хуҗасының боерыгын үтәп, аның йөрәгенә ук ата. Найман-ананың башыннан ак яулыгы щуып төшә, ул ак канатлы кошка әйләнеп, кычкыра-кычкыра очып китә: «Исеңә төшер: син кем баласы? Исемең ничек синең?!» —дип кычкыра ул... Манкорт турындагы риваять мине балачагым хатирәләре белән бергә буталып тетрәндерде. Авылын оныткан Әдрәпи әби язмышыннан мең мәртәбә куркынычрак булуы белән. Яшәешнең гасырларга киткән тамырларын ачып Җибәрүе, илләр һәм халыклар язмышын колачлап алуы белән. Заманалар буталышында, хәтер чоңгылларында адашып-иләсләнеп калган карчык белән ятлар тарафыннан хәтере урланган манкорт арасында турыдан-туры уртаклык эзләмим. Әмма ыруыннан, әнисеннән аерылган манкорт та, безнең Әдрәпи әби кебек, илдәнилгә каңгырып йөргәндер һәм «безне адаштырганнар шул... Адаштырганнар безне!» — дип сыктагандыр кебек. Манкорт хакындагы риваять, Айтматов әсәренең' идея үзәгенә әверелеп, Җир һәм Галәм багланышларын сурәтләгән «космик миф» белән янәшә куела. Ракета * Чишнз Айтматов. Буранный полустанок (И дольше века длится день). М.. «Молодая reap дия». 19Й1 күтәрелгәндә бөркелгән ут йомгагыннан ак кош аерылып калгандай һәм жир кешесенә: «Кем баласы син? Исемеңне хәтерлә!» дип кычкыргандай була. Романның бетен агышы Җир язмышы, кешелекнең киләчәге турында кайгыртуга юнәлдерел гам. Манкорт турындагы риваять безгә: адәм баласының хәтереннән мәхрүм ка луы — очраклылык һәм язмыш колына әверелүе ул. дип искәртсә, галәм беләв бәйле киләчәк хикәяте исә шуңа өстәп үз кисәтүен белдерә: кеше, галәмдәге ят цивили- ♦ мцяяләр белән аралаша башлаганда да. үзенең тарихын һәм гасырлар дәвамында тупланган .хлакый тәҗрибәсен югалтмаска тиеш. Ман кортлык һәр адымда — хәлиткеч булганда да, әһәмиятсез генә тоелган хәрәкәттә дә күренергә мөмкин. Акъәбинең отставкадагы улы — үзенең үлеп баручы ♦ ■насын: «Ну, ничего, тулке син паникага бирелмә», — дип юатырга азапланучы ш солдафон — имән муенлы, йомры башлы Суфиян, мәсәлән, шундый манкортларның ® берсе булырга охшаган. Ул әни дигән изге җан иясенә кадер-хөрмәт күрсәтүне < оныткан, кешелеклелеген үтергән — үз ихтыяры белән «чи тире кигән.» Шуңа х күрә Суфиян манкортка караганда да кызганычрак һәм куркынычрак. Без маикортны әнисен үтергән өчен гаепли алмыйбыз. Үзенең үткәненнән ваз г кичәргә мәҗбүр ителгән әсирнең бу адымы табигый һәм ихтыярсыз. Үлем түшәген- х дә яткан әниләре белән рәтләп сөйләшергә, аның васыятен тыңларга да теләмәгән “ балаларның хәтерен кем кискән соң? Алар әхлаклылыкның, тәрбиялелекнең нәрсә < икәнен бик яхшы беләләр. Валентин Распутинның «Соңгы срок» әсәрендәге1 Анна и әбинең балалары да, өнә, кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән бик зыялылар югыйсә. Әҗәлен көткән әниләренең һәр сүзеннән кызык табып, «Үлем турында сейлоп туйдырдың инде!» дип, көлә-көлә китеп баралар. «Үләмен мин, үләмен. Менә күрерсез. Вүген үк. Көтегез инде чемчек кенә, көтегез инде Вүтән бернәстә дә кирәкми миңа»,— дип өзгәләнә карчык. Ак-ъәби дә, Анна карчык та бәгырь җимешләрен шәфкатьле булырга, кеше хәленә керә белергә өйрәткәннәр; бүген алар муллыкта яшәүче, җәмгыять тудырган мөмкинлекләрне икекуллап үз тарафларына юнәлтүче балалары шул сыйфатларын җуя бармаслармы дип борчылалар. Бу борчылу хисе, кырыс чынбарлык Әмирхан Еники белән В. Распутинны бер сызыкка — кеше тормышындагы иң фаҗигале хәлне — кешеләр арасындагы изге мөнәсәбәтләрнең таркалуын сурәтләүгә алып чыккан. Тамакка утлы төер утыртырлык язмышлар. Ләкин кешенең кайгысы түгел» яхшылыгы күзгә яшь китерә. Эшләнми калган игелек, тирән үкенеч тойгысы белән җәзалыйлар алар үзләренең ваемсыз геройларын. By геройлар чын бәһаны, беләк һәм акыл көченнән дә бигрәк, кылган эшләренең әхлакый кыйммәтеннән чыгып алалар. Әлеге әсәрләрдән безгә: «Кыска хәтерле булмагыз, рухи һәм әхла кый сафлык чыганакларына юлны онытмагыз!» дигән өндәү авазы ишетелә. Вер ондәү генә дә түгел... Үзенең үткәненнән йөз чөереп кенә «кеше» булырга маташ кан бәндәләр - мотлак өметсез: ик җаваплы мәлдә алар иманын — Илем дә сатарга сәлотлолор, дип кисәтү. •Әйтелмәгән васыять», Шәриф Хөсәеновның «Әни килде», Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәрләре — кыска хәтерле балалармы гаепләү генә түгел, алар — олы җанлы аналарга мәдхия дә. Ана белән бала мөнәсәбәтләрендә адәм баласының кешелеклелек тамыры, дөнья белән иң садә, иң тотрыклы бәйләнеше ачыла. Сафлыкка, ихласлыкка кайтырга чакыру, туганлык-кардәшлек элемтәләрен ныгытырга өндәү әсәрдон-әсәргә көчлерәк яңгыраш ала. Ана. Илдар Юэеевның •Соңгы сынау», Егор Исаевның «Хәтер хөкеме» поэмаларындагыча. метафорик мәгь надо — Хәтер, Намус гәүдәләнеше булып күә алдына килә башлый. Ана образы артыннан халыкның рухи хәзинәсе, гореф-гадәтләре, тарихы, тормыш фәлсәфәсе күтәрелә. Шундый әсәрләрнең берсе — Сибгат Хәкимнең «Васыятьләр» поөмасы. Олы төшенчолорне уртак яссылыкта берләштереп, киң колачлы гомумиләштерүләргә омтылган әсәр. Бәхилләшү һәм мәхәббәт поөмасы. Соңгы йотым суым эчүче ананың яшәүдән, тормыштан туймавын һәм аның соңгы сүзләрен, соңгы күз карашым кү- целеннән кичереп утыручы улыньГң әнисенә мәхәббәте... Изге тарих һәм хатирәләр яктысы, тигез янган унлы лампа уты сыман, бу йортны, бу әсәрне эчтән балкытып тора. Ана васыяте һәм Ленинның әйтеп яздырган соңгы хатлары, шул җирлектә халыкның сәламәт җанына һәм матур киләчәгенә ышаныч. Бу ышаныч хатирәләр белән генә түгел, халык иҗаты рухы белән дә беркетелә, ул ана, ил һәм халык төшенчәләренең аерылгысыз бөтенлеген раслый. Ана төшенчәсе белән Ватан төшенчәсе риваятьләрдән үк бергә үрелеп килә. Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосындагы тугыз баһадирны үстергән Тугаак- ананы гына искә төшерик. Туган илен ятлар таптаганда табигать-ана кочагында үссә дә. Җик-мәргән үзенең ата-анасын, нәселен эзләп Тугзак эргәсенә кайта. Баскыннарны илдән куарлык көч аңа табигатьтән генә килми, ул әти-әнисе, агалары каны коелган туган туфракка таяна, нинди михнәтләр күрсә дә иленнән язмаган Тугзак-анадан фатиха ала. Икенче бер әсәрендә Җәлил, киресенчә, ананың үзе үстергән кыю улларыма таянуы, алар белән горурлануына басым ясый («Ана бәйрәме»). Бу очрак та ша гыйрьнең халык иҗатына, мәшһүр Йосыф кыйссасына. Көнчыгыш әдәбиятында ананы, хатын-кызны тереклек чишмәсе итеп тасвирлау традицияләренә мөрәҗәгать итүе белән кызыклы. Җәлил иҗатының үзәгендә анага һәйкәл тора. Ул һәйкәлнең нигезендәге иң тере чәчәк — Рәхимә апаның балаларына атап чыгарган шигъри хаты — васыяте... Димәк, Җәлил турында күпчелек әсәрләрдә шагыйрьнең иң хәлиткеч мизгелдә әнисен искә төшерүен сурәтләү һич тә очраклы хәл булмаска тиеш. Туфан Миңиуллинның «Моңлы бер җыр» драмасында да. Илдар Юзеевның •Соңгы сынау» драматик поэмасында да бу алым аша шагыйрьнең тап төшмәгән намусы белән күзгә-күз калуы гәүдәләндерелә. Үлем алдыннан гына Җәлилне көчле һәм мәкерле Мефистофель тормышының иң газиз мизгелләренә — балачакка, яшүсмер еллэрга кайтара. Иблис аны иң авыр газапка дучар итә — хәтер уты белән яндырып сыный. Шагыйрь үзенең үткән юлын күз алдыннан кичерә. Ләкин бу — чигенү түгел, үзен үлемгә алып килсә дә. Ватан өчен, киләчәк өчен көрәштән хасил булган тормыш юлы белән горурлану. Мефистофельнең киләчәк көннәрне дәһшәтле буяуларга манып өркетергә теләве дә шуңа күрә куркыта алмый аны. Шагыйрьнең какшамас рухи көче бер сайланган юлына тугрылыклы булып калуда, хатирәләр тамырының тирәнлегендә һәм ныклыгында. Ул үзенең бөтен асылы белән туган халкыннан, тарихыннан үсеп чыккан. Алып батырлардан, Ал памышлардан көч алган. Җәлилне шул көч. Ватан һәм тарих алдындагы җавап лылык тигезсез көрәш мәйданына рухландыра, үлем яки хыянәт дигән соңгы чатта үлемсезлек юлыннан алып китә. Шагыйрь үлем турында уйламый булдырал мый, үлем турындагы уй — аның үткән юлын һәм Җиңүдән соң булачак тормыш ны күз алдына китерүендә дә. Ләкин... вариантлар юк! Илгә кайту юлы бер генә. Шагыйрьнең бөтен тормышы, аның рухи паспорты — «Моабит дәфтәрләре», монологлардан торган бу оптимистик трагедия, «кеше гомеренең мәгънәсе һәм үлемсез дәвамы — башкалар хәтерендә, ил хәтерендә яшәү», дигән ышаныч белән сугарылган: «Эш күрсәткән ирне ил онытмас!» Яшәү белән үлемсезлек арасындагы хәтер күпере, менә шул рәвешле, героик язмыш, сугышчан шигърият мисалында абайлаца, һәм бүгенге әдәбиятта әлеге төшенчәләр тагын да тирәнәя, яңа яктан ачыла бара. Вак мәнфәгатьләргә күмелеп, «кешечә яшәп калырга» тырыша-тырыша, рухи үлемсезлеккә ышанмый башладык түгелме? Үлем-җитем хәлләре эш арасындагы бер мероприятие, күздә тотылмаган бер чыгым гына булып тоела башламадымы? • Нишлисең, үләргә булгач кайда да барыбер... Өйдән мәет озату бик авыр, бик мәшәкатьле эш ул», — дип уфыралар Акъәбинең якын кешеләре. Ч. Айтматов романындагы Казанганның укымышлы улы Сабитҗан әтисен кая, ничек күмсәләр дә риза — ерак барасы булмасын да. тизрәк башкарып кайтасы булсын. Акъәбине җирләгәннән соң телләренә бер юньле сүз килмәгән Суфияннар кебек үк, Айтма товның Шәймәрдәне дә үзен бик авыр хәлдә хис итә: «Димәген ки. Казангап карт нитеп нитте инде! Димәген ки, үзенең юлын, теге ни, ну. фаразан, төгәлләде инде».— дип авыз эчендә ботка пешерә Болар өчен үткән ни дә. хәтер ни. Вафат булГ^и кешене кая куярга да белмиләр. Ә бит халыкның гади генә йолаларына да нинди тылсымлы кеч салынган! Аларның үз драматургиясе бар. җитди мәгънәсе бар. Җеназа йоласына да үлгәннәрдән бигрәк исәннәр мохтаҗ «Мәңгелек йорт»ка китүчене җир куенына тапшырыр алдыннан, ил картла рыннаи берәү, үз-үзенә эндәшкәндәй генә сөаль бирә: — ...Нинди кеше иде?.. ♦ Җавап — аны һәркем үзалдына гына кабатлый — акрын, тыныч, саллы, — — шыбырдап җиңел туфрак коелгандай: — Әйбәт кеше 'иде. * Дөнья йортыннан күчкән кешесенә авылның бәясе шундый. Бер сүз белән. ф Суфияннарга, Сабитҗаннарга, киткәндә, кем әйтер шушы сүзне? Алар өчен а бит кеше үлгәнче генә бәяле. Идегәй карт сүзләре белән әйткәндә «Аларга үлем О һични түгел икән, тормышның да бәһасе юк булып чыга бит». Шулай итеп, яшәү “ мәгънәсе, аерым кеше һәм буыннар хәтере турындагы катлаулы мәсьәләләргә та- х ба янә бер борылыш ясала. Кешенең рухи асылы ачылып китә торган мөһим бо- = рылышларның берсе. Истәлек алымы белән язылган әсәрләрнең уңышы, нигездә, г олеге шул борылышны табу-тапмаудан тора. Хәтер көче аларда тасвир алымы гына, хәтта тема яки аерым проблема гына да булып калмыйча, әсәрнең һәр кү = ләпәген хасил итүче, «төзүче» вазифасын башкара. Әдәбиятыбыз тарихында, халык иҗаты җәүһәрләрендә бу көчне сыйфатлаучы төп билге — сагыну хисенең дәрәҗәсе. Туган якка, якын кешеләреңә җан тартуы аларны онытмау һом юксыну тойгысы... — Ул сабыр сагыш, уйлап карасаң, «Сак- Сок» бәетләреннән үк киләдер әле. Зур дөнья, катлаулы тарих җирлегендә сагыну тойгысы үзе дә күп катламлы, күп төсмерле. Рекрут, әсир, зимагур көйләре. «Кара урман» кебек моң чишмәләре авыр язмышка эчке протест, аны каһәрләү булып яңгыраган. Туган-үскән туфрак турындагы хатирә кешене һәрвакыт бәрәкәтле хәрәкәткә, коротко ымсындырып тора. Хәттд җиңелү белән тәмамланса да. бу көрәшнең төп юнәлеше — үз асылыңа кайтырга омтылу теләге — югалмый. Кайвакыт ул адәм баласының иң соңгы, бердәнбер юлы булып чыга.г Мамлүк солтаны Байбарс турында Морис Симашконың «Әрем» исемле мәгълүм повестенда мәсәлән. Мисыр тәхетен яулаган кодрәтле солтанга да язмыш шундый бердәнбер мөмкинлек калдырган. Илен, тудырган әнисен хәтерләми Бәй. барс. Тик... дан-дәрәҗәгә ирештем дигәч кенә... Үз куллары белән ятим» һәм кол иткән кыз баланың төшләнеп елавын ишеткәч... Шәфкатьсез хаким кинәт барысын да исенә төшерә: атасының монгол яуларыннан һәлак булуы, үзенең кол ителеп габый чагыннан ук дала куеныннан аерылганлыгын... Кыпчак даласының җанга якын әче әрем исен! Бөек Бәйбарсны шул хатирә, тәхетен һәм байлыгын ташлап, ач далага туган туфрагын пзләп китәргә мәҗбүр итә. Тау битендәге үләннәрне сел көтеп-та pan җылы гына җил исә. Ачы әрем исен китерә ул мнңа — туган туфрак исен.. Коры җирдә, эссе кояшта үскән ак эрем исе бик үткен була... Үзгәрми һәм бетми торган ис ул минем өчен!» Ә Ени к и не ң «Соңгы китабы» (беренче өлеше) менә шул сүзләр белән ябыла Хотер үт. кәй заманнар сөземтәсе генә түгел, кешенең бүген үз үзен тотышына, киләчәктә кыласы эшләрен» алшарт, нигез, сәбәпче дә икән ул Безнең заманда сагыну-җирсү халәте, нигездә, якты хисләр, кешелекле м»н • епботлор чыганагына әверелә. Шуңа күрә, истәлек алымы белән язылган әсәр, лор үткән көн күләгәсеннән аерыла алмау, борынгыны сагынып сыктау түгел, ха лыкның күңелендә, көнкүрешендә, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә туп ланган бай хәзинәгә мөрәҗәгать итү булып аңлашыла Әнә. Мөхәммәт Мәһдиевнең Шәп йөрүче Зәкәрҗаны, улы үлгәч иләсләнеп калган Әсма карчыгы, яисә «артист» Гаптыр-Габдерәкыйпләре, аларның сүз тәмен белеп, «сайландырып» сөйләшергә яратулары... Без аларны баштарак кына. Күрешкәнче ген» ятсынып торганбы» икән: кабатланмас чырайлы Зпкәрҗаннар, Хәдичәгтиләр безнең якыннарыбызны авылдашларыбызны, Танышларыбызны хәтерләтә башлыйлар. Язучы конкрет об1 Мприс Симаппга Мазда* Поиссги черны» и краемы» пеаюв М «Н»»«чти»» г *ч .1 ! виглзр» разлардан. шәхси дөньялардан, алардагы кырыкмаса-кырык төрле мәшәкатьләрне тасвирлаудан киңрәк гомумиләштерүләргә алып чыга: җирне, ата-бабалвр тәҗрибәсен онытмаска чакыра. Ул үзе дә иҗатының һәр яңа баскычында туган төбәгенә әйләнеп кайта, анда рентген кәгазендәге кебек яктырып калган яшьлек хатирәле рен барлый— «яшьлеген сагына». Туган як — әдипнең таяну ноктасы да, төп юнәлешен билгеләүче кыйбласы да. Авыл — безнең өчен аеруча кадерле: ул әхлак һәм гадәт кагыйдәләребезне, эстетик культура традицияләребезне саклаучы күңел сандыгы. Анда туган тел чишмәләре аеруча саф көе саклана. Авылны искә төшергәндә андагы чикләнгәнлеккә дә күз йомарга ярамый. Шул ук вакытта бу — икенче чиккә ташлану бул маска тиеш. • Борынгы һәм бүгенге тормышны иҗтимагый-яшәү шартлары җирлегендә чагыштырып язылган әсәрләр — нстәлек-повестьлар. истәлек-романнар безне менә шушы берьяклылыктан да саклау максатын куялар шикелле. Аларда авылның тарихи үткәнен һәм яңа шартлардагы үсешен аңларга омтылу өстенлек ала. Билгеле, төрле әсәрдә — төрле дәрәҗәдә, сүз төп тенденцияләр турында гына бара! Салам түбәләр, сукыр лампаларның онытылуы түгел, коендырган суы белән бергә баласын да чыгарып ташлаган кебек, кыйммәтле рухи хәзинәнең югалу их тималы борчый әдипләребезне. Ана сөте белән кергән хезмәт сөючәнлек. гаилә кануннары, туганлык һәм күршелек мөнәсәбәтләре, табигать белән якын кардәшлекне тою... «Табигать һәм кеше» — асылда, табигатьне кешедән сакларга кирәк дигән фикергә иллюстрацияләр генә китерүче модалы рубрика түгел. Табигатьне саклау безнең өчен иң беренче чиратта киләчәк буыннар каршында җаваплы- лыкны онытмау, тормыш табигыйлеген, кеше табигатеһең сафлыгын саклау булып аңлашыла. Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә»ләрендә, Илдар Юзеев геройларының Тимер кешеләр белән көрәшендә, хәтта Аяз Гыйләҗевның «урман үзебезнеке» дигән кинаясендә дә — бу шулай: җирдән, традицияләрдән аерылу нәтиҗәсендә кеше тормышының табигый бөтенлеге, табигый төсләре җуела баруы — бүгенге көннең һәм бүгенге әдәбиятның төп мәсьәләләреннән берсе дип тану. Бүгенге дисәк тә. шәхеснең рухи дөньясына шәһәр һавасының, цивилизациянең йогынтысы турында элек тә аз уйланмаганнар (Ф- Достоевский яисә Л. Толстой фәлсәфәсен, Такташның 20 нче еллардагы иҗатын искә төшерик). Һәр табыш нәрсәнедер югалту хисабына бара... Бу җәһәттән караганда, авылның үткәнен бизәп күрсәтү дигән дежур гаепләү дә көчсез булып кала. Ки. чәгегә карап шөкер итү. иртәгәгә карап фикер йөртү тарихның үз агышы белән билгеләнә. Яңа җәмгыять кешесен тәрбияләүче әдәбият искегә изге итеп табынма ган кебек, тамырны инкарь итүгә дә өнди алмый. Чөнки тарихка, бигрәк тә культура тарихына марксистик-ленинчыл мөнәсәбәт җитеп бетмәгән очракларның нинди югалтулар бәрабәренә булуы истә әле. • Авыл прозасы» турында бәхәсләшүчеләр арасында хәзер: «Үткәнгә тиешле хөрмәтне күрсәттек. — җитте. Инде авылның бүгенге хәленә игътибарны тупларга кирәк». — дип чакыру көчлерәк яңгырый башлады. (Мәсәлән. «Вопросы литературы» журналының 1081 елгы 5 санында Игорь Шайтанов мәкаләсе). Төп мәгънәсен генә алганда, үткән белән бүгенгене каршы кую ягыннан бу фикернең бик иске булуы ярылып ята. Шул ук вакытта анда үзенчә хаклык та бар. Автобиографик әсәрләр белән мавыгу нәтиҗәсендә утыз-кырык ел элек булган авыл сурәте төрле вариантларда кабатлана башлады. Илленче еллардагы колхозны бераз сипләп кенә •бүгенге» дип курсәтергә тырышу мисаллары да борчый. Хәтер көчле — яңа авыл түренә әллә кайчан хәл ителгән проблема менә дә утыра Суы-газы килгән зур колхозда янгын сүндерү өчен куелган иске мичкә сыман. Үткән белән бүгенгене чәкәләштерергә мөмкинлек калуы тагын шул хакта сөйли: иск» төшерү алымына нигезләнгән әсәрләрдә дә, хәтер проблемасын зур итеп куйган әсәрләрдә дә халык яшәешен тормышның тирән агымы белән бәйләп, колачлы итеп сурәтләү җитеп бетми әле. Бу фикерне, элекке студенты булуымнан һәм иҗатын яратуымнан файдаланып, Мехәммәт Мәһдиев мисалында гына ачыклап үтәрмен, ахры. Тормышчан конкретлыгы һәм шигъри җегәре белән, минемчә, бигрәк тә В. Ас- тафьевка якын торган әдипнең гадәттә сюжет корудагы кимчелекләре телгә алына nfe. Ул шуннан соң «сюжет корып» күрсәтте шикелле инде. Шулай да Мәһдиевның кече — сюжетта түгел, табигыйлегендә, самимилегендә, җирдән килүендә. Аның каганнары — кеше хәтеренең гаҗәеп бер формага керүе. Ул әсәрләрнең кешелек тарихына кереп калган хәлләр һәм шәхесләр турында түгел, ran.гади авылның, ran-гади Әркәшәләре һәм Хәдичәттиләре турында икәнлеген дә беләбез. Ә менә «лардагы драматик киеренкелекне берни дә йомшарта алмый: сурәтләнгән вакый ф галарның гадәтилеге һәм кыскалыгы да, геройларыннан һәрвакыт диярлек мыек _ астыннан гына келеп торуы да. Хәтта — әлеге дә баягы сюжет (дөресрәге, фабула) м дигән нәрсәгә исе китмичә, укучыны үзе теләгән якка борып йөртүе — аны эчке J сюжетка буйсындыруы да. Әгер болар кимчелек саналса. «Без кырык беренче ел балалары»ндагы, «Торналар төшкән җирдә»ге үзәк өзгеч моңга фальшь, ялгыш нота керми калмас иде, мөгаен. Нәрсә җитми соң бу — «хәтерләүче проза»га? Минемчә, тормышның үзе ке- = бек күпкатламлылыкка, күпмәгънәлелеккә омтылу җитеп бетми. Хәзерге ул бик * ачык һәм җанга якын курай көен хәтерләтә. Аның моңы кеше хәтеренең иң тирән х чоңгылларында яткан саф тойгыларны уята. Ә бит язучы, тормышның берничә кы- < лыиа берьюлы кагылцп, хисләр давылы, фикерләр өермәсе дә кузгата алыр иде. ' Моңа дәлил — анык әсәрләрендәге кабатланмас образлар, характерлар полифония. * се. Кызганычка каршы, кайчак ул соңгы ноктасы каелган вакыйгаларны сүтәдер. процессның үзенә ирек куймыйдыр, укучының, Чапаев турындагы киноны кара. " гаядагы кебек, «бәлки ярга йөзеп җитәр?-» дип, өметләнеп тору ләззәтен киметәдер кебек. Бу хәл язучының үзенә дә комачаулый: тормышның катлаулы күренешләрен бөтен итеп алуы, төрле яклап чагылдыруы кыенлаша булса кирәк. Шушы кыенлыкларның эзе үткәнгә, тарихка мөрәҗәгать итеп язылган башка әсәрләрдә до сизелә. Күпмедер дәрәҗәдә халыкның зур культура һәм тарихи тәҗрибәсен катлам катлам күтәреп, заманнар багланышын кыю күрсяткнн әсәрләрнең аз булуында да. Дөнья бөтенлеген сурәтләрен, катлаулы төшенчәләрнең беренчел нигезен ачар га омтылу язучыларны балачак хатирәләренә алып кайта. Бу омтылыш Гомәр Вошировның «Туган ягым — яшел бишек» повестенда икеләтә көчлерәк. Анда знылның мәңгелек яшел чирәме, зәңгәр күге, гасырлар буе Тупланган йолалар, гадәтләр хәзинәсе фонында, дөньяны сабыйларча бөтен итеп күрергә ашкыну белән бергә, гади халык психологиясенең тарихи бөтенлеге д« раслана. Язучының үз хәтерендә элекке көнкүреш детальләрен, әхлак, йола үзенчәлекләрен бөтен нечкәлегенә кадәр торгызып, шул туфракта үскән милли характерларны күз алдына китерә алуы зур гомумиләштерүләргә нигез булып ята. Татар халкының катлаулы язмышы һәм тарих каршындагы якты йөзе хакында шигъри повесть иҗат ителә. Әнә шуңа күрә мондый әсәрләр рус телендә дә үзенең тирәнлеген, нәфисле ген җуймый. С. Хәким әйтмешли, әдәби әсир дөнья базарына дип махсус эшләнми, үз илендә танылса, үз культурасының аерылгысыз өлешен» әверелсә, аңа тел чикләре киртә була алмый. Тарихи бөтенлеккә ничек ирешә соң Бәширов? Сюжет белән, яки тарихи ва. кыйсалар хроникасы беләнме? Юк,— минемчә, һәрбер кечкенә генә күренештә дә аерым шәхес һәм халык язмышына бәйле олы мәгънә ачу осталыгы белән. «Тугая ягым -- яшел бишек»нең тирәнлеге һәм колачы тышкы билгеләрдән бигрәк, халык рухын, кеше җанын аңлау тирәнлегендә һәм киңлегендә. Гомерлек чирдән әкрен генә сызып баручы Фазулланы хәтерләгез. Аның бер хыялы — кызлардан сөю хаты аласы килә. Теләсә кайсы кыздан! Бер генә сүзле булса да! Үлгәнче... Ә үләсе килми Фазулланың. Ул бит яшь әле. Армиягә кара дасы, сугышка алынасы иде кана: алай-болай яраланса, Мәскәү докторы бероч тан чирен дә дәвалар иде, бәлкем. Анда үлсәң дә. ичмасам, кеше исәбенә кереп каласың. Яисә күк капусы ачылганны күреп, үзеңә саулык теләп булса икән! «Син дә буш калма, яме? — дип киңәш бир» Фазулла нәни дустына.— Өс-башың бик гуагаи. Кышкл яңа бишмәт сора...» Яисә — Герман сугышына китүче егетләрнең авыру егетне гармун уйнарга кыстаулары: «Син до үләсе. Фазулла туган, без дә үләсе! Давай, агай-әне, бармакларың кыймылдаганда, бер әйттереп кал әле!» — диләр, ‘t.ij.'.- .ja бер күъ ре.пш ашкынып уйнап ала да, капылт кына туктап кала, сүрелә, с^ңә... Гзәк өзгеч көй кебек. Тарихи. дөреслекне тир.»н аңлап сурәтлэгои әсәрләрдә трагедия дә тормыш дәвамын раслый, халыкның яшоүчәнлегеяә ышанычны көчәйтә. «Туган ягым — яшел бишек» повесте, шулай ук халкыбызның уртак Ватан дагы ■ и-.in жянлаи :чргпя. татар улларының азатлык һәм бәхет өчен көрәш- 1 әрдә каһарман росспянняр булуын раслаган башка әсәрләр—үзләренең асылы белән киләчоккә т«6 .лгэинәр. Т Миңиуллннның «Канкай углы Бәхтияр*ы, Н. Фәт тахның «Кол Гали»е, Г. Ахуновның «Ардуан батырлы, А. Расихның «Ямашев*ы... Алар - үткән көннәрдән киләчәккә адресланган хатлар, аларда — революцион рух дәвамы. Шуңа күрә. безнең тарихыбызга мөнәсәбәт мәсьәләсе, Константин Симонов сүзләре белән әйткәндә, чынлыкта коммунизм идеяләренең көченә, җәмгыятебезнең киләчәгенә ышану мәсьәләсе д» булып кала. Тарихка, традицияләргә, үткәнгә мөнәсәбәт дәрәҗәсе адәм баласының бабаларыннан калган рухи мирасны үзләштерергә сәләтле булу-булмавын билгели. Ул гына да түгел. Хәтер тирәнлеге — дөньяга караш бөтенлеген, шәхес өлгергәнлеген күрсәтүче сыйфат те. Аны шушы өлгергәнлеккә ирешү юлындагы чакрым баганалары белән чагыштырырга мөмкин булыр иде Хәзерге заманның кайбер яшьл» рендәге традицияләргә т.иңол караш аларкың гражданин буларак үсешен тоткарлап торса, өлкәннәрнең хәгерсезлеге соңрак килүче буыннарда кире реакция тудыра туганлык элемтәләрен яңартуга, тарихны аңлауга омтылышны көчәйтә. Хзтер диалектикасы -әнә шундый буган. Хәтернең актив көч булуы узган гомернен иң асыл вакыйгалары белән горурлану һәм кылган хаталарны онытмыйча, алар өчен күбрәк игелек эшләп калырга ашыгу рәвешендә дә күренергә мөмкин. Әхәт Гаффарның «Бер йотым су» хикәясендәге герой әнә шундыйлардан. Аның хатасы — тормыш авырлы!ы аркә ымда Асылында бу герой бөтенләй башка, ях шы күңелле кеше, шуңа ү рә дә аны бүгенге хәтере, бүгенге вөҗданы газаплый. Ә Гаффарның иң уңышлы әсәрләрендә, бигрәк то «Язлар моңы»нда галиҗәнап Вакыт хакимияте урнашкан. Хәтер аның геройларына «өченче үлчәм*дә яшәү— тормыш яссылыгыннан uy i 1релеи тиз агышлы чынбарлыгыбызда үз урыннарын табу мөмкинлеге бир - Я н /чының өлкән буын вәкилләрен тасвирлаган образлары да үткәннән бигрәк киләчәккә йөз тота, үткән белән киләчәк арасына рух күпере сала. Алар безгә мирас итеп халыкның кешелеклелек нигезләрен, үлемсез әдэпиизам кагынд >ләрен алып киләләр. Билгеле, кайбер яшь язучыларыбыз иҗатындагы карт һәм карчыклар һәр очракта да халык идеаллары гәүдәләнеше булып җитми әле. Карчыклар экзоти. касы белән мавыгу, хәтта -.тыш һәм гарипләр экзотикасы (?!) да очраштыргалый әле бездә. Тумыштан сукыр булып туган кешеләр парадоксына корылган, яисә- тормышка. мәхәббәткә үлемсезлеккә ышанычны чегәннәр багуына алдану белән генә бәйләп аңлатырга азапланган әйберләр.. Тагыи да сәеррәге — холкы фигым, хәтта геле белән тамырына тартмаган ниндидер универсаль, космополит геройлар күренгәлә)! алуы... Шулай да «юлар, туган авылны һәм гоманлы гына күз алларына килгән борынгыны сагынып сыктау кебек үк, уза торган чир. һәрхәлдә, •тиларе кяНында сугыш ..чен-> кергән, ■ипләре канында окоп казырга йөргән буынның хәтере тирән, заман . гышынла үз урынын табарга омтылышы зур. Ә бу тормышта үз урыныңны табх — i.< миең варисы булуыңны һәм мирас итеп нинди хәзинә алуынны аңлау дигән сүз. А. Тимергал::нның «Мәңгелек хатирәләр* дигән әсәрен фантастика сөючеләр • енә укыган булуы мөмкин. Әмма анда тасвирланган хыялын күренешнең тормышчан җирлеге >. .м магым. шактый зур Тылсымлы кристалл Хәйдәр бабайның бпш миен., тирән кереп ойлаган. гик олегәчә пшеренен-оеп кына яткан мәңгелек хатирәләрне уятаБүгенге әдәбиятта якын һәм ерак үткәнгә, аерым шәхес, буын, халык хәтеренә --ир'■'■■■ ■. су. т-- ык ■ ,, ка ри. те р ларны киң тормыш материалында өйрәнергә тырышу нинди «МВ1ИК хрие-l i.!. . ... .нлэигон соң? Бөтен дөньяда «борынгы» стильнең бер модага әйләнүе беләкме? Әлля кечкенә генә мәйданда зур киңлек һәм тирәнлекләрне берләштерергә мөмкинлек бирүе белән җәлеп итәме хатирәләр алыйм? Вер сүа белән генә җавап бирүе кыен, әмма бу тенденциянең чыганаклары тептәрәк ятадыр кебек. Ул җәмгыятебез ирешкән иң зур рухи казанышларыбыз дая берсе — замаидашларыбы >ның тарихи хәтере тирәнәюе, кешелекнең бөтен үсеш юлын катлаулы һәм югалмас мирас итеп күз алдына китерүе белән, бүгенге зур тизлекләрне ачык тойган әдәбиятның тормышка актив мөнәсәбәте белән бәйләнгән. Әйе. уйлап карасаң, барысы да үз әзенә кайта. Хәйдәр карт хатирәләре аша борынгы тарих җанлана, бабайларның әйтелмәгән васыяте бүгенгә килеп ире шә. ул «яңа, таныш түгел* буынны кыю эзләнүләргә рухландыра Нелли исемле кыз Роберт исемле сөйгәнен хәтере җуелудан — ярымкеше-ярым маймылга әверелүдән коткарып кала. Найман-аяа улын һәлакәттән саклап калу өчен бердәнбер юлны сайлый ман кортның үле хәтерен терелтергә дип өзгәләнә. Минем Әдрәпи әбиемне дә туган авылы турындагы, игелекле кешеләр турын дагы хатирә еллар буе дөнья гизәргә, безнең күңелләрдәге миһербанлылыкмы уя тып йөрергә — яшәргә мәҗбүр итә. Өяә нинди көчкә ия икән ул — Хәтер. Үткән көннәр көле түгел, иртәгә туасы такның кояшы икән ул. Буыннар арасындагы мәңгелек күпер — кеше нәселенең, халыкның, илнең үлемсезлеге икән! Моны онытырга хакыбыз бармы безнең