Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИНЕҢ ТАВЫШЫҢ

 

Яшел чирәмле сукмак мине балачагымда ук туган аласымнан читкә алып чыгып китте. Мин тау сыртына күтәрелдем, офык киңәйде, аннан инде яна юллар башланды. Алда шомлы куе тайга улый, шәрә тау- кыялар тора, төпсез упкыннар сагалый, һәм мин икеләнеп, барыр юлымда тукталып калам Кинәт әллә җирдән, әллә күктән — йөрәккә өмет сала торган тавыш ишетелә: — Дустым, алга атла Син барысын да җиңәрсең, теләгеңә ирешерсең. Бу — синең тавышың иде Мин. башымны югары күтәреп, алга атладым Чытырманнар аша үттем, тау-кыяларга мендем, елга сулары белән тарлавыкларны кичтем. Юллар мине күгендә торналар очкан тыныч һәм киң үзәннәрдән читкә алып китте, алдымда калын урманнар, ул урманнарның кеше аяк басмаган караңгы чокырлары пәйда булды һәм мин. арып-талып, басып тора алмас хәлгә җитеп, җиргә сыенганда һаман саен синең тавышны ишетә идем — Дустым, тугры юлыңнан тайпылма. Алга атла! Мәхәббәтем һәрвакыт синең белән булыр! һәм миңа шунда көч иңә. күңелем яшәрә, хәят суы эчкәндәй була идем. Арыганлык бетә, хыялым язгы күк кебек яктыра Туган аласымның яшел сукмагыннан читкә чыгып киткәнемә инде байтак еллар үтте. Хәзер ул сукмаклар инде ерак Ерагын ерак та. ә шулай да якын тавышыңны ишеткән саен ул сукмакка әйләнеп кайтам ИҢ ГҮЗӘЛ ХАТЫН Бәхәс кузгалды нинди була соң ул ин гүзәл хатын? Берсенә көй дереп ала торган кара күзлесе ошый, икенчесенә — соргылт-зәңгәрлесе. ә кемгәдер коңгырт, мөлаем күзләр Берсе кыска чәчләрне ярата, икенчесе — балтырга тикле төшкән толымнарны. Берсе озын-зифа буйлы хатыннарга соклана, икенчесенә бәләкәй буйлы, җиңел-җыйнак хатыннар ошый, һәм һәрберсе үз карашын алга сөрә, үзенекен генә дөрес дип саный. Күпме генә бәхәсләшсәләр дә. бер-берсен барыбер күндерә алмадылар. Киттеләр дөньяны күп күргән ил картына. — Без менә күп бәхәсләштек, ләкин уртак бер фикергә килә алмадык Әйтегез әле. .хөрмәтле ага. иң гүзәл хатын нинди була ул? Карт еракта зәңгәрләнеп торган тау түбәләренә^беравык карап торды да якты елмаер — Яшь хатын. — диде. 1974 СОЛТАН ШӘМСИ тзржемәсе