Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җырланачак җырлар турында

 

Авыл җырчың синнән Бөтенләйгә китам, ди Кырларыңда, авыл, большевикча Хисләр үссә дә. Кем урыр соң. бар да шулай Ташлап китсәләр? Арт урамда берәү Авыр башын салган цементка. Ул эчмәгән үзе. .икик аны Җырланмаган җырлар исерткән X Туфан «Җырланма! ан җырлар турында» 1«Ьс1нгн ют» М 10» Туфан! Таш урамда башын салган егет Синең тиргәвеңне ишетте. Әйе, Аны әле җырланмаган, Җырланачак хисләр исертте!.. Бөек җиңү алып килгән хисләр Сыеша алмый таша күңелдә; Әйтче: Кайсын шунда җырлап бетереп була Безгә тигән кыска гомердә? һәрбер фронт безгә зур көрәштә Тиңсез җиңү алып китерсә, һәрбер җиңү алып килгән хисләр Үзе белән безне исертә. Ә җырлаучы кайда шул хисләрне? «Җырчы» урыны көтә иясен. Бөек еллар җырда үз Ленинын Тудыралмый калды, күрәсең.. Маңгай бөдрәләрен туздырып, мин «Мазут» суы аккан урында Уйлыйм, Туфан, Әле җырланмаган, Җырланачак хисләр турында... Ташлап киттем Тамбов урманнарын. Нишлим? — Шау-шуларга йөрәк чыныккан. Давылларда туып канатланган Бунтарь йөрәк качты тынлыктан Хәзер инде Тамбов урманнары э «к У » м I. 33 Төшкә генә минем керерләр, Ләкин Дус агайлар минем җырларымда Мәңге шәүлә булып йөрерләр... «Әүхәдипне минем җырларымда Әле, Туфан, бик күп күрерсез, Минем белән әле киң кырларда Бик күп атлар көтеп йөрерсез.... Ләкин бүген менә «арт урамнан» «Мазут» суы аккан урында Уйлыйм Җырланмаган,— Киләчәктә Бер җырланыр җырлар турында. t Безнең ЮА» журналы. 1926 ел. II—12 сан Муса Җәлил Боз ага Ак күбекләр чәчеп, ярдан ашып, Киң болынга җәелеп су ага. Дулкынланып, ташып, күмәкләшеп, Тау-тау булып ярылып боз ага. Бозлар ага... Калын бозлар белән Дулкын-дулкын булып төн ага, Төннәр ага... Кара төннәр белән Ил өстеннән бөтен кер ага. Бозлар ага... Кара, салкын кышның Саклап яткан калын бозлары... Күңелләрне баскан авыр көчнең Бар ачысы, кары, тозлары. Бозлар ага... * Салкын бозлар булып Ага илнең кара чүпләре. Язгы көчле ташкын сулар булып Ага төннең пычрак кортлары. Бозлар ага... Әнә, Идел буйлап Боз артыннан килә ямь агып. Киң шатлыкның ирцен җырын җырлап Агып килә бәйрәм шатланып. Килә... Сабан, сука, тырмалардан Коралланган эшнең гаскәре. Килә... Чәчәкләрдән, хөрмәләрдән Тиң яралган илнең яшьләре. Килә... Әнә, алтын башаклардан Бәйләп куйган туклык көлтәсе. Килә... Әнә, гөлдән, чәчәкләрдән Бизәп куйган ирек иркәсе... Бозлар ага... Агып илдән китә Җанның салкын, авыр бозлары.. Арттан, әнә, Балкып ямьле иртә, Килә илнең батыр кызлары... Бозлар ага... Аксын, аксын бозлар, Бозлар агу шатлык түгелме?! Якты җәйнең җанлы эш иртәсен Каршылавы нинди күңелле! •Безнең юл» журналы. 1923 ел. 2 (14) сан. Фатих Кәрим Сибәли дә сибәли •Совет лдлбияты» журналы, 1942 ел. II 12 сан Төнге җилдә көзге яңгыр Сибәли дә сибәли; Янымдагы иптәш кенә Миңа берни сөйләми; Уема да кертмәдем мин Аның бу төн үләсен, Разведкадан кайткан чакта Тиде немец пулясы. Өс-баш юеш. Көрәкләргә Үзле балчык сылаша; Кабер казыйбыз тынлыкта, Җил генә ыңгыраша. Кайгыдан каралып торган Япь-яшь нарат төбенә Япь-яшь иптәшне күмгәнне Күрә бары төн генә Япь-яшь иптәшне күмәбез, Беркем берни сөйләми, Көзге төндә яңгыр гына Сибәли дә сибәли