Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕРЕНЧЕ ҖӘЙ

ХИКӘЯ еэнең дәү әни кешеләргә әллә ни ышанып бетмәсә дә, өйдә йозак һәм бик ише әйберләрне тотмый иде Гөнаһтан курыккан шикелле ул тавыштан, шау-шудан курка, аларны кеше башына килгән бә ла дип саный Бәлки шуңа күрәдер дә әле, Шурик нйалдына килеп кергәч, ишек тә, идән сайгагы да. хәтта юеш чүпрәк чорнап аяк сөртер өчен куелган себерке дә шытырдамады Ишек ырмавына кадак ланган киезне күреп. Шурик бу өйдә тынычлыкның ипи кебек изге булуына тагын бер ышанды Бусаганы атлап кергәч, ул бер ара өй эчен күзәтте. Монда тынлык белән ярым караңгылык хө кем сөрә, һәм бу караңгылык почмакта янып торган лампада белән ‘УР өстәлдән башка бөтен әйберләрне дә үз эченә Йоткан кебек тоелды. Өстәлдәге суынып җитмәгән самавыр белән чәйдән калган чынаякларга караганда, дәү әниләрен өйдән нинди дә булса ашыгыч эш чакырып чыгарган булырга тиеш Гадәттә, тугантумачадан берәрсе вафат булганда яки бер-бер хәл килеп чыкканда гына лампада яндырыла иде Шулай аптырап басып торганда Шурикның карашы почмактагы җитди Йөзле изгеләр сурәтенә төште һәм шунда ул, гомерендә беренче тапкыр, иконадагы йөзләрнең дәү әнисенә охшавын күрде Бәлки дәү әнисе '•чарны шуңа тотадыр да әле. Шул вакыт баскычта аяк тавышы ишетелде Шурка! Бусагада шактый тазара төшкән туганнан туган абын сы Митька күренде. Синме бу?! Кара ничек үскән' Дәү әни дөрес әйтә ул: безне сукалыйсы-чәчәсе юк — үзебез үсәбез' - Митька аны калку күкрәгенә кысты да малай чактагы шикелле маңгаеннан чупылдатып алды Дәү әни кайда сон? диде Шурик, Митьканын шулай куанып каршылавыннан уңайсызланып Әллә ул минем телеграмманы ал мадымы? — Алды, алды - Митька һаман әле авызын җыя алмый иде Кит те ул Медичка Ира алмага килгәнне. Грачевода, моннан җиде чакрым •»ры. безнең Васятканың Нюркасы бала табып ята икән Үзе чучка кебек чиный, ди Ә Ирка нәрсә?! Үзе бала-чага бит әле Укып кына кайтты. Йөкле хатыннарны мунчада гына күргәндер Коты ботына төшкән Ә дәү әнинең, ү зен беләсең, андый эшкә кулы ята. Үзе дә уникене тап кан Ирка янына ярдәмгә китте — Ә Нюркага ни булган? Ник кычкыра? Алар гел кычкыра, диде Митька бик белдекле кыяфәт белән- Минем .1идка да соңгы юлы әллә ниләр кыландырып бетерде Тавышын ишетеп, дәү әни йөгереп килде дә мине өйдән төрткәләп тә чыгарды Торам шулай ишек артында, колакларны торгызып Ә Лида Шаляпин мыни бакыруын белә Шунда өйдә кинәт лампа сүнгән. Дәү әни ишекне ачты да «Ут. ут. тизрәк ут яндыр!»— ди Туры килсә, килә иКән v I. кабаланудан лампа куыгын төшереп ваттым Ярый әле трактор капка төбендә ие. кабыздым да фараларны тәрәзәгә караттым. Ә Лидка акырыпмы акыра' Мин дә үземнекен итәм — үкертәм генә газны. Җир селкенә, өйдә — концерт! Таңга хәтле фараны сүндермәдем. Ярты бак солярка бетердем Ну, Лидка да молодец, ике малай тапты. Иртә гесен ирләр көлә син, Митька, газны ачып җиткермәгәнсең ахры, диләр Ул башын артка ташлап рәхәтләнеп бер көлеп алды.— Игезәкләрне тапкач, Лида, ничектер, тазарып, мамыкланып китте, ә элек — чиртсәң өзелергә тора ие,— диде. — Яшь хатынга артык таза булу килешми инде,— диде Шурик Килешми сиңа Ташла, Шурик, хатының бакчадагы түтәл ши келлс булырга тиеш орлык ташладыңмы — тапсын! Уйлап кара, җилдән чайкалып торган хатын андый эшне башкара алырмы икән? йок даганда ялгыш кына сытмыйм тагын, дип яшәгәч, булмый инде ул. Теле бик кычытса да, бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган Шурик каршы сүз әйтә алмады. — Мин бит сине алмага килдем,— диде Митька, көзге каршында тузгыган чәчен тарый-тарый Әмма дәү әниләренең тарагы чыдамады, тешләре сынып коела башлады — Дәү әни тиз генә кайтмас, сине кайгыртырга кушты Мин хәзер өйдә балалар белән генә Лидка фермада. Синең кайту хөрмәтенә без дә лампада яндырырбыз,— диде ул, күңелле генә башын селкеп. Чәчендә калган сынык тешләр идәнгә коелды. Әйдә, алайса, киттек, диде Шурнк. Мнтькаларга алар турыдан гына, бакча артлатып киттеләр. Караң- 1ыда әле былтырдан калган салам өемнәренә, әле киртәләргә килеп төртеләләр иде Хәтәррәк урыннарда (сыгылмалы басма аша) Митька аны кулыннан тотып чыгарды Митьканың өе үзенең ныклыгы, иркенлеге белән Шурикны гаҗәпкә калдырды Түр якка үткәнче алар элек болдырны, өйалдын. кухняны уздылар Почмак саен бала иде монда, арада игезәкләр дә бар Карават ка баскан килеш алар әтиләренең кулга алуын сорыйлар иде. — Таныш бул, Шурка. Менә бусы — Василий Теркин! — Митька игезәкләрнең чаярагын башыннан сыйпады - Үлә инде сәгать дип. Сәгать теленә карап ятмаса йокыга да китми. Ә монысы,— ул күлмәк итәге белән малайның борынын сөртеп алды, Иван .. Мичурин. Күз-колак булмасац, гөл яфрагын авызына тутыра. Ну, нишлибез соң?. Бакчага чыгыйкмы? — Ул ике стакан һәм ипи кыерчыгы эләктереп ишеккә китте Бакча ишеген ачып, эчкә үттеләр... Мить. син салырга яратасың, ахры? — диде Шурик. Мин?.. - Митька уйланып торды Авылдагы башка ирләр кебек Бәйрәмдә тоткалыйм Ә болай, сәбәпсез — ни, ни... Хәзер бәйрәмнәр дә күп бит — Әйдә. Мить, сал тагын берәрне дәү әни саулыгына. Ул бит без нең нәселне башлап җибәрүче, дәү әни булмаса, без дә булмас идек Менә монысы дөрес, рәхәтләнеп кушылам.—диде Митька — Безнең дәү әни ул алыштыргысыз кеше. Ә үзең нишләргә уйлыйсың сон? Аттестат алдың да тынычландыңмы?.. Минме? диде Шурик уңайсызланып Дәресен генә әйткәндә анык бу сорауга җавабы әзер түгел иде әле - Минем өчен әти бары сында хәл итте инде Әйдә, улым, бер ике ел авылга, әбиең янына кай тып тор. икмәкнең дә ничек үскәнен күрерсең, ди — Бик дөрес,—дип хуплады Митька Икмәкнең ничек үскәнен һәркем белергә тиеш Шунсыз кадерен дә белмисең ♦ ..Шурик белән Митька төн урталарында гына аерылдылар Шурик tz ны култык астыннан тотып, Митька ана ничәнче тапкыр инде — Атаң хаклы! Мильен тапкыр хаклы! дип кабатлады II Грачеводан дәү әниләре өченче тәүлек киткәндә генә кайтып керде _ Кулында оныгы, ә янәшәсендә килене — алсу йөзле, сүзчән, бала тап- “ канның өченче көнне үк җиде чакрымлы юлга чыгарга батырчылыгы = «киткән Нюрка атлый иде. Шурнкның шәһәрдән монда торырга кайт- д канын ишеткәч, дәү әниләре шатлыктан кулларын җәеп җибәрде =- Аннан ул урындыкка куелган сабыйга иелде, иркәләү сүзләре әйтә- * ийтә төрергә кереште «Кара сип аны, усал малайны Үзе дә йокламый, . әнкәсен дә йоклатмый Нәрсә, әллә эчең авыртамы? Күпкән шул, күп әниегезгә илтәм д.^ тапшырам, ә ул белә инде нишләтәсең Болай да тып-тын утырган игезәкләр корзингә сеңде тәр Күп тә үтмәде, Шурнк белән Митька саубуллашып чыгып кипе i.-p Митька чалгы, тырма, янавыч, чүкеч ише әйберләр хәзер in <н ара да, Шурик авыл артына карап торды \нда урман. елга борылышы к\ i күренә, һәркайсына аерым сукмак сузылган Мондый к\ <гә бәрелеп тормаган матурлыктан Шурнкның күңеле әллә нишләп киты- гүя ут үткән гомеренә ниндидер йомгак ясый иде һәм шунда ул ата бабалары турында «Каян килгән аларга мондый көч, мондый рух? Күпме сугышлар. бәлаказалар кичереп дип уйлап алды Менә Митька да күренде, иңендә чалгы — Кузгалдык! — диде ул Гадәттә, идарә каршындагы мәйданчыкта иртәнге сигезләрдә халык инде таралган була Ә бүген, төш вакыты якынлашып килүгә дә кара мастан, монда шыгрым тулы халык, ыгы-зыгы, шау-шу, арбалы атлар, чалгы, тырма, капчык тоткан кешеләр — кыскасы, печән вакытында нн кирәк булса, барысы да шушында. Митька карашын Шурикка төбәп: — Ярый, булган бу Хәзер менә төяләбез дә кузгалабыз,—диде Күп тә үтмәде, арбаларга төялгән халык, авылдан чыгып, урман юлы белән китеп барды. Беренче чакрымнардан ук Шурикның күңеле төште, янында Митька булмаса, уйлап та тормыйча кире авылга кай тып китәр иде. йөз метр саен атлар корсагыннан кереп баталар да, хәлдән таеп, саз пычрагына яталар Алар шундук тугарыла, йөк коры рак урынга ташыла һәм тартып чыгарылган атларны тагын җигәргә, йөкне төяргә кирәк. — Түз. энекәш Бераздан җиңеләер! — дип Митька энесенең күңелен күтәрергә тырышты. Әмма юл бер дә әйбәтләнергә ошамый иде Инде аның ахыры булмас шикелле тоела башлады Вакыт-вакыт, аркылы ауган агачларны кисеп, юлны арчырга туры килә. Кояш урманның кырлы сыртына төшеп, кызгылт тасма офыкка таралганда. печәнчеләр әле ярты юлны гына үткәннәр иде. Менә караңгы да төшә башлады Чираттагы уйсулыкны чыккач, Шурик ботакка сөртенеп барып төште. Шундук янына Митька килеп җитте Син егылудан курыкма, алга атла. Күп калмады.— диде ул. Митька зажигалкасын яндырды, папирос кабызды Ут яктысында Шурик аның тирләгән йөзен, изүе ачык күлмәген, шешенеп киткән күз кабакларын күреп алды. Елга ярында урнашкан урман өенә җиткәндә Шурик инде аягында көчкә басып тора иде. Бусагага килеп җиткәч тә әле керә алмыйча күпмедер ара ишек яңагына сөялеп торды, һәм, үзен мәҗбүр итеп, эчкә атлады да былтыргы салам җәелгән сәкегә ауды. Иртәгесен ул черки талаудан, өйдәге тоташ безелдәүдән уянып китте. Беренче мизгелдә аңа йөзләгән кеше чалгы кайрый төсле тоелды. Менә ул кулларына таянып күтәрелде дә сызлаган буыннарын капшап карады, чалбарыннан чыккан күлмәген рәтләде Печәнчеләр ничек эләкте шулай таралып яталар, баш асларында ыңгырчактыр, капчыктыр, рюкзактыр. Бригадирны да исәпкә алсаң, ирләр бары тик биш кенә кеше булып чыкты Калганнары мәктәп балалары икән. Үзе белән генә мәшгуль Шурик аларны юньләп күрмәгән дә. Алар кичә олылар белән беррәттән йөк тә ташыганнар, атларны да тугарышып җиккәннәр — кыскасы, юл газабын бергә күтәргәннәр Үзенең шундый иркә, йомшак булуыннан Шурик кызарып куйды, сәкедән мыштым гына төште дә ишеккә юнәлде. Кояш күтәрелеп кенә килә Урман өстенә алсулык йөгергән, үзәндә томан. Шурик хозурланып торган арада ишек шыгырдады Аннан яланаяклы, йокыдан шешенгән бригадир Силантьич күренде, авызын зур ачып иснәп куйды. Олы гәүдәле, балаларча беркатлы бригадир Шурикка үз итеп елмайды да — Йокламасаң, әйдә, Шурик, минем белән кичүгә барыйк. Анда Надюшка Полынина килергә тиеш. Яңгырдан соң елгада су артты, ә кызыйның аты бик кире Берәр хәл булмагае дим. Надюшка безгә аш пешерәчәк. Ярты сәгатьтән бригадир белән Шурик кичү урынында иделәр инде Силантьич каршы ярга карап торды да нәрсәнедер ошатмыйча Кызый йоклап калган, ахры,— диде — Әтәчләр дә уята алмаган уэен Инде күптән монда булырга тиеш иде Надюшка-а! — Ул кычкырып җибәрде, тавышы урман өстеннән. елга буйлатып үтте дә кайтаваз булып кире кайтты. ♦ Ау! Снлантьич!—диделәр теге яктан с Куаклар артыннан атка атланган Надюшка күренде Аты чыктан £ адык-йолык килә. Бригадир елмаеп куйды, аннан төк баскан ияген сы- л пырып алды да Е — Күр, Шурка, нинди кызлар китте хәзер, тазалар, чибәрләр, тук- t iap Ә сугыштан соң без әтиең белән ни күрдек? Мәхәббәт тә ул чакны i шинельле иде бит Их, яңадан бер туып карыйсы иде! ф — Силантьич! Мальва суга керергә теләми Курка' — дип кычкырды __ теге яктан Надюша “ — Ә син аңа солы каптыр, солы каптыр! s Кызның аты киреләнә, башын боргалый — Әйтәм ич солы каптыр дип,- диде Силантьич Ак чәчле Надюшканы күзәтеп торган Шурик берни аңламады каян * килсен монда солы? Кулында сумка да. капчык мазары да күренми а Кызый атына бер-нке сыдырды, ат шуның кызуы белән каршы ярга ц чыгып та җитте Кыз китеп баргач та аның аксыл чәчләре байтак ва- х кыт әле болын өстендә күренеп торды, аннан соң гына томанда эреп * югалды. Шурик, матур төш күргәндәй, аның артыннан карап калды * Иртәнге сәгать алтыларга стан төрле тавышлар, ыгы-зыгы белән £ тулды. Берәүләр чалгы көйли, кемдер кирәк-яракны кайгырта, укучы - iap атлар турында бәхәсләшә, үткән җәйне искә төшерәләр иде. Aiuaii алгач, Митьканың командасы яңгырады — Атлы авиация бүген куак араларыннан чабылган печәнне та тыячак Ату печән кичкә хәтле юештә ятачак, - диде ул Укучылар каударланып тырмаларга ябыштылар һәм елганың югэ ры башына таба киттеләр — Мить, ул нинди атлы авиация соң? — диде Шурик — Ә-ә Митька көлгәндәй итте — Әнә күрәсеңме алдан барган малайны, ул укучы балалар ягына төртеп күрсәтте, шул уйлап тап ты. Күптән инде Абыйсы очучы аның, капитан Ялга кайткач, малайны кулына алган да: «Егорк, син нинди частьтә хезмәт итәргә телисен?» дигән Ә Егорка күп уйлап тормастан «Атлы авиация». - дигән Шуи нан соң телгә керде дә инде Атларны бик ярата Күз-колак булмасан, бригаданың икмәген ашатып бетерәчәк,— диде Митька һәм. сүзне тә майлавын белдереп, Шурнкка чалгы сузды — Сакла, ул хәзер синеке тик шуны онытма кызларны иркәлиләр, чалгыны саклыйлар' Шулай бит, 11адь, - диде ул, янәшәдә торган кызыйга хәйләкәр елмаеп Кызыйның битенә кызыллык йөгерде, аска карады. — Белмим, Мить Мин егет кеше түгел. — Белмәгәч, син дә кулына чалгы ал. Сине алданрак җибәрербез Төшлекне әзерләп өлгерерсең Ит яңа суйган, тиз пешәр Көн кызу килде Печәнчеләр куак араларында, чокыр-чакырларда атлы чапкыч керә алмаган урыннарда чаптылар Беренче айканудан ук Шурикны сәер халәт биләп алды, гүя ул бу тирәләрне кайчан да булса күргән инде, тик күпмедер вакытка онытып кына торган. Кабат монда килеп чыккач, гүя барысы да исенә төшкән, янарган, күңелен җилкендереп хәтерендә уянган иде Көн дәвамында Шурик берничә тапкыр Надюша белән янәшә туры килде Кызның очраклы күз карашы егетне оялта, аның чалгысы аксый башлый иде Шуңа да карамастан, күкрәп үскән бу үләннәрне кызгана кызгана чапты да чапты ул. Ял иткән чакларда егет Надюшка янына рак килеп утырды, хозурланып елга борылышларын күзәтте, судагы кояш тәңкәләре, үз уйлары кебек тынгысыз иделәр. Шурик, арып-талып, әле үзенә дә аңлашылып житмәгән хисләрдән яңарып, станга кайтырга чыкканда күктә беренче йолдызлар калыкты Болынның чуар матурлыгы эңгер-меңгердә эри бара, үзәнгә томан төшкән, шәфәкъ сүрелеп, елга да йокыга талган иде «Сәер, дип уйлады Шурик, тынлыкка колак салып,—нишләп миңа һаман саен бу тирәләр шундый таныш, үземне танып белгәнгә хәтле үк күрелгән шикелле тоела. Әллә чыннан да шушында пичәмә гасырлар яшәгән атабабаларым- ның кан гавышымы бу? Бәлки мондый хисләр чын юлга аяк баскан һәр кешедә уянадыр ул?..» Бу хакта уйланып кайта-кайта Шурик юлны сизми дә калды Ә станда бу вакытта арып кайткан печәнчеләргә Надюша аш бүлә иде