Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

Поэзия

Айдар Хәлим

Беренчеләр

Ята урман — яраланган аю. Бар кодрәте белән үкерә — Җәяүле гаскәрдәй, төпкелләргә — Рекогносцировкага җил керә... Язгы кояш вакытында килде. «Келт» ватты да бозлар йозагын, Ташты Кама... Гөрелтеләр акты... Ярларына төште үзагым. Кошлар кайтты симфония төяп. Үлчәп мәхәббәте күләмен, Күкрәде күк... Миннән эш тормас дип, Сикереп чыкты бәпкә үләне... Яфрак җиле чытыр-чатырлардан Әвәләде яшел чүмәлә... Буласы булган, буяу сеңгән инде! — Карагайлардан энҗе сумала Тамды... Исме яз шул — кымшануы даһи! Тып-тын гына шаулы яшеллек Уратып ала сине, моңга сала... Үзен бөек тоя кешелек. — Яз килде, яз! Бәрәкәтең белән! Урманнарда чыжлый пычкылар. Делянкада кояш тәгәрәп көлә, Ера-ера ботак кучкылын... Республика буйлап — кыллы тавыш! Сыек баткак, быжык ләм аша Тимер-авто юллар салучылар, Кышкы камалыштан исән чыккан Техника, промбаза, поселок. Көне өчен түгел, иле өчен Яшәр көрәшчеләр — эшчеләр. Вагон, барак, землянкалар, базлар. Баткак диңгезендә — КРАЗлар. МАЗлар, Антенналар, Нигезләрдә кызынган бала-чагалар. Бауларда кипшенгән керләр — Барысы да шул ук шаукымда — Саумы, Кояш, Саумы, Яз1 — диләр.. Еракларга иңен салды төзелеш, Якынайды меңәр чакрымнар һөҗүм арты һөҗүм. Акрынлап һәр бөеклек зур сынаулар аша Алга манган сымак ил таңын. Киредән түгел, беренче битеннән Яза икән тарих китабын. Еллар үтәр, кешеләр туа торыр. Матур туар, туар яман да — Әйләнер дә, Беренче мәхәббәт кебек Беренчеләрен сагыныр замана.. Беренче каучук алынды Ул тнндә шәһәр ботенләй йокла чады Газеталардай ..Химкомбинат. Рейдка туктаган Крейсердай таңны каршылый Ул кояштан, гүя, ялкын ала Киләчәккә үтеп барышлый Бу ялкынны, хезмәт дәртен өстәп Йөрәгеннән эшче үткәрә. Үткәрә дә. илебез абруен Галәм киңлегенә күтәрә Шулай күрәм. шуңа инанам мин: Бар эчтәлек килә тормыштан Кояш чыга комбинат өстеннән, Урыны шунда аның тумыштан, Изопрен-мономер Йөкле ана сымак, Көнең-төнең булды санаулы — Дөньяга син җитәкләп чыгардың Каучук исемен йөрткән малайны... Көмеш шарлар тәлгәшендә пешкән Карлыганга бигрәк охшаган — Җәйге табыш итеп урманнардан Болан тәгәрәтеп, гүя, чыгарган... Шарлавыктай утлы ташкын ага, Әйтерсең лә путал нәкышлар — Җем-җем килеп, таң балетын бии Нур күлендә җитез аккошлар. Киләчәктән куркып чигенгәннәр Ялгышларын аңлап савыксын, Дигән сыман, рәтрәт цехлар баскан... Таңга калырсың! ...Искә килә хәтирәле еллар, Үзәк өзгеч, сыкрау бураннар, Вагоннары белән рәткә тезелеп, Пропискасын көткән урамнар... Төзүчеләр, дуслар, рәхмәт сезгә! Нарядларны дөрес яптыгыз. Дастаннарның тигәнәген чүпләп. Рифмаларны алдан таптыгыз! Рифмаларны җыеп, җәяү киләм. Мин алардан җырлар тукыймын. Бәйрәмнәрдә — төзүчеләр, сезгә, Цехлар — сезгә Егылганчы шигырь укыймын. Рәхмәт сиңа, рәхмәт, Кама таңы, Җырым йомгакларын чорнадың. Үз кулларым белән төзедем дә, Ничек тойдым, шулай җырладым!.. 1968—81 Түбан Кама — Уфа

 

Николай Шәмсетдинов, Төмән шагыйре АН-2 Урман төсле яшел. Карлар сарган Уңайлы да үзе, гади дә. Ышанычлы. Җиңел. Өйрәнелгән. Урнашабыз җайлап — нәкъ өйдә. Күтәрелде тайга өстенә ул, Калдырды да тирән кар илен Кар аралаш корыч хәрәкәтне Югарыга менеп карыймын. Чәчи-чәчи гүли таныш мотор. Бозлы яшьләр күзгә тулыша Тундра, гүя, төлке түше белән Каршыбызга безнең шуыша Ә юлдашым объективы белән Җирне күзли, нидер эзләнә Утлар биеп кала. Ә манзара Күз алдында меңгә үзгәрә... Дөнья якты, ярсу һәм ТЫНГЫСЫ31 Көмеш боланнарның юлына Каршы чыккан әнә боргаланып Тыйнак кына елга — Елена. Без — очабыз! Хезмәт шавы белән Таң нурлары бергә кушыла. Алтын кояш ал нурлары белән Сәлам юллый Себер кышына. Кайный Себер җире! Кайнар — җиле! Ә офыкта ал таң сызыла. Көнчыгышның кан тамыры көбек Себер аша торба сузыла Эшчеләрнең бу — гадәти көне Алар инде монда күптәннән, Корыч кебек җилдә кайный-кайный, Себер халкы булып беткәннәр Эшче хезмәтенең бөек көче Хәрәкәткә җирне китерә, Чирәм җирне иген кыры итә, Тайгаларда сазлык киптерә. Килеп керә блокнот битләренә Эшче кебек кырыс шигырьләр Ә аларда — Себер күкрәүләре, Себергә хас кырыс шөгыльләр Үзәкләргә үтсен һәрбер шигырь — Охшап торсын Себер җиленә АН-2 нең канатлары әнә Ода яза Себер җиренә! Кырык беренче ел Уяна дертләп таңнарда фронтка киткән солдатларның кызлары — Тын таңнарда җанны өзеп ишетелә составларның узганы. Ерагая Донны кичеп, яу кырының карасу төтеннәре, кырынмаган, кырыс йөзле әтиләрнең окоптагы төннәре. Хатлар — сирәк, хатлар — кыска... Ерткаланган кырлар тар-мар ителгән. Кургашын яңгырларыннан зәңгәр күкнең чит-читләре кителгән. Ишетелә ераклардан авыр-авыр сулаганы чиратның — шырпыга чират торганы үсмерләрнең, хатын-кызның, ир-атның. Карлыганнар — каралганнар, сытылырга тора алар бакчада. Ә кояшта янган кызлар тулып пешкән — нинди авыр чакта да. Аларның күләгәләре Ватан буйлап көнбатышка сузылган... Әтиләрнең юллары да Шулар аша Берлинга ук узылган.

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН тәрҗемәләре