Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДӘҮ АПА

Октябрь таңы сызылган еллар булган бу. Сөялле кулларына яу кылычлары алган ярлыларның я үләбез, я гомерлек хөррият язына киләбез дип изүчеләргә каршы хәлиткеч көрәшкә күтәрелгән утлы яшенле гарасат еллары Ул чакта Минзәлә өязе дә утлар боҗрасы эчендә кал ган. Ирләрен, якыннарын яу кырларына озаткан меңнәр сыман, Шәмсиҗамал да бу хәвефле чакта «Исәнме икән, саумы икән? Аклар кулына юлыгып, хараплар гына булмадымы икән?» — дип. ире Гани өчен ут Йотып, керфек какмый төннәр уздыргандыр, көндезләрен, моңлы күзләре талганчы, туплар гөрселдәгән тарафларга карап, куркынып-уйланып торгандыр. Ә шәфәкъ ялкыннары сүнеп, җиргә эңгер иңгән ямансу кичләрдә, аксыл ефәк чәчле, зәңгәр күзле кызчыгын тезләренә утыртып, җырлап алган чаклары да булмый калмагандыр. Ләкин Гани яу кырыннан кайта алмаган. Арысланны аударырлык йөрәк белән дошман остенә ташланганда, утлы ядрә аны бу мәхшәрле дөньядан үкенечле тынлыкка алып киткән... Әле яңа тәпи баса башлап, кояшлы тәрәзәдә лептердәшкән күбәләкләрне нее китеп күзәткән кызчык ана башына килгән кайгы хәсрәтнең тирәнлеген, яшьли тол калган ана йөрәгенең сызлануын аңларлык түгел әле. — Әтиең юк шул инде, ии, балам! Яуда шәһит булган, кызым Күңелең ки тек үсәр инде. Ятимлектә, типкенлектә узармы икән, ии. гомеркәйләрең... — Дәү булып үс. кызым, яме. Тырышып укы, кызым, яме! — Зәңгәр күзле кызыйның калын толымнарын зәңгәр тасма белән үрә-үрә, ана шулай ак бәхет ләр тели, аны беренче кат мәктәп сукмагына озата чыга. Һәм ананың теләкләре кабул була... Фаизә Ганиевна турында миңа төрле елларда, республикабызның төрле рай оннарында, белемнәре, дәрәҗәләре, һөнәрләре, холыклары белән һәрберсе үзгә булган дистәләрчә иптәшнең хатирә сүзләрен ишетергә туры килде. Хәкимовага экономик, иҗтимагыйполитик шартлары төрлечә, салкын бозы да, кояшлы яңгыры да яуган, ай да тотылып торгалаган үзгә елларда төрле җаваплы вазифа лар башкарырга туры килгән. Тормыш кырыс, гомере буе кешеләр белән җитәк че эштә эшләү җиңел түгел — төрле чаклары булгандыр. Әмма аның үзәк һәм иң даим асыл сыйфатларын — соклангыч миһербанлы, аяулы һәм бөркет йөрәк ле ир-егетләрчә тәвәккәл булуын кемнәр генә олылап, сагынып искә алмый? Аңа җидееллык мәктәпне тәмамлагач ук үз хезмәт юлын башлап китәргә туры килгән. Шаулы беренче бишьеллыклар чоры. Социалистик төзелеш авылларда да тормышны тамырыннан үзгәртеп кору юнәлешендә бара. Кешеләрдә яңа аң, якты рух, дөньяга материалистик караш тәрбияләү,үзара социалистик мөнәсәбәтләр урнаштыру — көрәшнең үзәгендә тора. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү дә төп бурычларның берсе санала. Бу чорда Ленин комсомолы искиткеч дәрт, романтик канатлану белән сугышчан походлар оештыра. РСФСРның мәгариф халык комиссариаты һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты «мәктәпкәчә поход» дигән чакыру игълан итәләр. Комсомолның Минзәлә райкомы вәкиле буларак, зур. тынгысыз эшләрдә зәңгәр күзле, толым-толым куе алтын чәчле ундүрт яшьлек кызый — Фаизә Хәкимова да бөтерелеп йөри башлый. Башын иеп, кушканны гына көтеп тормый, үзе дә белеп эшли, күп укый, өлкәннәрдән тарсынмый сораша, җаваплылыктан тайчынмый торган гадәтен сизенеп алгач та, «өлкән комсомол абыйлар» шушы ундүрт яшьлек Фаизәне яңа пионерлар лагере оештырырга җибәрәләр. Үзе юлбаш-вожатый да, завхоз да, начальник та. «...Я батам, я калкам дип, күз йомып суга сикергән кешедәй, бары үз йөрәгемә ышанып, беренче кат пионерлар алдына чыгып бастым да, анысын хәтерләмим инде, ни хактадыр, ии, кызып-кызып сөйләргә тотындым. Тисә тирәккә, ти мәсә — ботакка. Бер мәл кайсыдыр сүзнеме, саннымы онытып буталып калдым. Балалаларга текәлебрәк караган идем, ии, энекәем, мөлдерәп торган йөзләп күз! һәм барысы да: «Әй, апаем, син үзең дә безнең ише генә шул әле. Акыл бир- мәек буласың тагы...» дип, эчтән көләләр сыман тоелды. Йөрәгем жу итеп китте. Тәнәфескә чыккач, кысылган йодрыкларымны ачкан идем — бер уч чәч! Дулкынланудан аптырап, толымнарымны йолкыганмын икән...» Бераздан, әлегә хисләрен дә яшерергә өйрәнеп җитмәгән тәвәккәл кызның карусыз хезмәтен, якты максат, ихлас ашкынуларын күреп, аны комсомол райкомына бүлек мөдире итеп күтәрделәр. Социализм өчен көрәш, яңарышларның һәр мәйданында ул чорда Минзәлә районы яшьләренең алгы рәтләрдә атлаулары күп елъязма-документларга теркәлеп калган. Бу истәлекләрдә «эшне ударникларча башкаручы, большевикларча кыю, тырыш комсомолка» Фәизә Хәкимова исеме дә еш кына пафос белән телгә алына. Мәшәкать-сөенечләре белән һәр максатлы көнне бизәп, удар еллар сизелми дә уза, тормыш-көрәш дулкынында буыннары гына түгел, холкы да ныгый, колач- карашлары киңәя бара — Минзәлә хезмәт ияләре егерме яшьлек Фаизәне район Советы башкарма комитеты председателе урынбасары итеп сайлыйлар. Ә бер елдан Татарстан Верховный Советына депутат. Ул үзенең «Депутатлык эшемә бер ел» исемле мәкаләсендә: «Узган ел минем өчен гүзәл ел булды. Бу ел минем гомеремдә бервакытта да онытылмас. Сайлаучылар миңа зур хөрмәт һәм ышаныч күрсәттеләр. Мин гомерем буе халыкның бу ышанычын акларга тырышырмын»,— дип илһамланып яза. Һәм шушы якты антын, халыкның хөрмәтен ул изге амә- нәт, зур мәртәбә итеп кырык елдан артык, соңгы сулышына кадәр саклап-аклап яшәде, илебезнең ал байрагы эмблемасы булган депутатлык билгесен зур горур лык белән кадап йөртте. Сугыш башлана... Дошман Мәскәүгә ябырыла. Ил язмышы барысыннан да естенрәк. Сынмаска, сыгылмаска кирәк! Менә шундый хәвеф-хәтәрле чакта ул ♦ «Ленин байрагы» газетасында, депутат һәм ана буларак, районның барлык хатын < кызларын яуга киткән ирләре урынына басарга, изге Ватанга тугрылыклы ко < рыч ихтыяр һәм хезмәттәге фидакарьлек белән расларга чакырып мөрәҗәгать > белән чыга. =* ...Халкыбызның горурлыгы — Муса Җәлилнең шул киеренке вакытларда Мин ф зәләдя хәрби курсларда укуы мәгълүм. Вүген-иртәгә ут сызыгына чыгып китәр £ алдыннан да Минзәләдә булган көннәрен искә төшереп, каһарман шагыйрь Мәс- < кэүдән район Советы башкарма комитеты председателе исеменә җылы хат язган. 1 «Минзәләдә булган аз гына вакыт эчендә мин сезнең, миңа күрсәткән игътиба- ц рыгыз һәм кайгыртучанлыгыгызны күреп, үземдә Ватанны саклауга һәм әдәби зшемә чиксез зур дәрт үскәнне сиздем. Минем Ватанны саклаучы бөек Армия ~ сафында булуымны һәм татар совет әдәбиятына күрсәткән азмы-күпме хезмәтлә А ремне искә алып булса кирәк, Минзәләдә чакта мине Минзәлә партия һәм совет органнары җитәкчеләре аерым зур игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алдылар»,— дип яза шагыйрь (Муса Җәлил. Әсәрләр. 3-том. Казан. 1976 557 бит.) һәм аңа «һәр эштә ярдәм итәргә, кайгыртучанлык күрсәтергә тырышулары» өчен берничә иптәшкә, шул исәптән, Хәкимовага «тагын бер кат рәхмәтен һәм кайнар селамен» җиткерә. «Сезнең бу кадерхөрмәтегезне фронтта булсын, әдәбиятта булсын, чын эш белән акларга сүз бирәм»,— дип, ант сүзләрен язган рух баһадиры! Фаизә Ганкевнаның бу хакта шагыйрьнең илле еллыгы көннәрендә сагыну белон елмаеп искә төшергәнен белом. Ул шагыйрьне толыпка төреп, тик «елтыр күзлзрен генә калдырып», печәнле чанага утыртып озатуларын сөйләгән иде... Партиянең җитәкче йогынтысын бу хәлиткеч чорда аеруча көчәйтергә кирәк. Сугыш шартлары партия органнарын иң төгәл һәм оператив штабларга әверел дерүне таләп итә. Фаизә Хәкимова да бу елларда әнә шундый җаваплы штаблар ның берсендә — Чаллы районының «Татарстан» совхозы политбүлегендә началь ник урынбасары һәм бер үк вакытта партия оешмасы секретаре Туган ил үзенең булдыклы кызын еллар белән бергә үстерә барган. 1944 ел дви 1949 елга кадәр Фаизә Ганиевна Ширәмәттә партия райкомының кадрлар бу енча секретаре булып эшли. Балачагы шул елларда узган шагыйрь Хәниф Хөс нуллин моң аралаш сагынып искә төшер»: — Ул очрашу еллар томанында якты шәүлә булып тора. Без ул чакта фер ма йортында яши идек. Әнкәй сарыклар карый. Мин шунда маллар арасында уй нап үсом. Көннәрнең берсендә өйгә ике кеше килеп керде. Колхоз җитәкчеләрен, терлекчеләрнең барысын белом. Ат җигоргә килгән авыл кешеләрен дә яхшы бе ләм. Ә бу ике кешене күргәнем юк иде. Керүчеләрнең хатынкызы әнине сорады Мнн әнинең эштә булуын әйткәч, бу апа янындагы ир кешегә сораулы караш ташлады. Верекче күрүгә үк бик тә ягымлы күренгән әлеге апа кешенең һәр хәрәкәтен йотылып күзотеп торганмын, күрәсең, аның бу карашы мине үтә кызык сындырды: нәрсә диюе икән? Ул арада ир кеше яшел кителенең күкрәк кесәлә рен. галнфе чалбары кесәләрен ниндидер бер серлелек белән караштырырга то тынды. «Монысында юк икән, тегесендәдер» дип. шаяртып эзли торгач, күкрәк кесәсеннән кәгазьгә төрелгән бармак озынлыгындагы бер әйберне алды да »Мснә кайда качып яткан икән!» — дип, аны һавада уйнатып куйды, аннары апа ке шегә бирде. Апа кеше исә: «Абыең сиңа менә нинди күчтәнәч алып килгән!» — Лип, кәгазьле әйберне миңа сузды. Ят кешеләрнең кинәт болай керүе, ир кеше нең ологочә мнн күрмәгән киеме, икесенең дә елмаеп карап торулары мине дул кынландырган, оялткан, күрәсең, күчтәнәчкә үрелергә кыймадым Апа кеше бик кыстагач кына аны алып, учыма йомарладым. Апа кеше кәгазьне әрчеп, күчтә ночне кабып карарга кушты. Әй, бик тәмле икән ул кәгазьле әйбер, бик тәмле ккәи ул конфет дигәннәре! Бигрәк тә олегәчә аны татып карамаган балага! Әнкәй эштән кайткач, бу ике кеше турында да. кәгазьле конфет турында да аңа иләсләнеп сөйләдем, аларның кемнәр булуын сораштым. Әнкәй бик якын ке шесен искә алгандай: — Фаизә апаң ул, улым. Безнең хәлне белеп йөри ул. Ширәмәттә олы урын да эшли. Дәү кеше! — диде... Еллар дәвамында миңа Мөслим. Балык бистәсе газеталарында эшләргә туры килде. Кайчакларда, җаваплы-четрекле мәсьәләләр килеп чыкканда: — Нигә инде «беренчегә» үк шалтыратасың? — дип куркынып сораучыларга мин кырыс җавап бирәм, ә үзем бу минутларда райком белән редакцияне бер юнәлештә иңгә-иң торып атлаучы көрәштәшләр итеп санаучы Фанзә Ганневна Хә- кимованы күз алдына китерә идем. Беркөнне: «Әйдә әле. җилләнеп, дөнья күреп кайт»,—дип, Фаизә Ганиевна мине дә машинасына утыртыл, авылларга алып китте. Мөрәлегә — К. Маркс исемендәге колхозга барып кердек. Секретарь колхоз җитәкчеләреннән хуҗалыктагы хәлләрне сорашты, исемнәр, саннар атады, көлде, шелтәләп алды, урак өстендә эштә танылганнарга биреләсе бүләк-премияләрнең шартларын белеште. Аннары, партоешма секретаре Гөлсем ханым Таһированы да алып, урман буендагы җәйге туплауга, савымчылар янына киттек. Җилсенгән алсу яңаклы апалар, сеңелләр аны дәррәү урап алдылар да — көткәннәре хуш килгән! — китте тәгәрәп сер-ки- ңәшләр йомгагы. Тарсынып тору, читенсенү юк — сүтелеп бетмәле түгел. Ә Фаизә Ганиевна үзе дә шук тел белән әңгәмә кора белә. Әмма бераздан ул кннәт кенә сорап куйды: — Безнең Миңҗнһан кайда соң бүген? Нигә күренми ул? — Ул авырый бит, дәү апа. Кулы шешкән. . — Больницада ятамыни? — Юк, өендә. Капка төпләренә райком машинасы килеп туктаганын күргәндер, мөгаен, очыныпкаударланып өйалдына бер туташ йөгереп чыкты. Чыга-чыгышлый ук Фаизә Ганиевнаның муенына сарылды да: — Кулым бик яман шеште бит, дәү апа. Йөрәгемә төшеп сызлый бит.— дип. очынып елап та җибәрде. Ни яшерергә тырышса да, секретарьның үз күзендә дә яшь тамчылары елтырады. — Хәзер үк больницага, Миңҗиһан! Әйдә, җыен. Ишетәсеңме? Бу сиңа — партия поручениесе! Берәр айдан соң мин савымчы Миңҗиһанны райком баскычыннан елмаеп тө шеп килгәндә очраттым. — Исәнмесез! Ни йомыш дип... Партиягә кердем! Кандидаттан күчерделәр Партбилетны дәү апа үзе тапшырды. Онытмаган, көлә. «Хәзер инде кулың сызламыймы. Миңҗиһан», ди... Редакция алдына «беренче»нең биек шассилы аксыл «Победа»сы килеп туктады. Шофер абзый Чүти авылыннан кирегә утыз чакрымнар артык машина куып, мине алып китәргә кайткан. Фаизә Ганиевна «Ике-өч көнгә ниятләп килсен», ди гән. Кесәгә куен дәфтәре тыктым да юлга чыктык. Тикмәгә эшеңнән бүлмәс тынгысыз «беренче». Чүти. Чүти. Шактый катлаулы, буталчык хәтәр вакыйгалар, четрекле иҗти магыйсоциаль борылышлар, яңарышлар кичергән усал, тәвәккәл, тырыш та, булдыклы да авыл ул — Чүти. Чүтидәге «Гигант» колхозы бу төбәктә шактый мәртәбәле, мал-мөлкәтле хуҗалык иде. Минем Чүтигә беренче генә килүем түгел. Иң әүвәл аның эре сөякле, салмак — сабыр табигатьле колхоз председателе Биктимер абыйны хәтергә тө- шерәм. Ике генә тәгәрмәчле тартма арбага — таратайка га кунаклап, басу-кыр- ларны, җәйләүләрне әйләнеп чыктык. Башта ук күзгә чалынган рухи бизәк шул: кайда да председательне олысы-кечесе ихлас хөрмәт белән, баш иеп, алдан ое им биреп каршылыйлар. Аның алдында тавыш күтәреп сөйләшү яки үзара тел әйтешү юк. Биктимер абзый үзе дә тыныч кына: «Бакчы, улым, кырның бу чи- теи ашыгыбрак тырмалагансың бит, кантарлар калган». Яки: «Кара әле. кызым, бу сыерың өшәнеп киткән түгелме? Куригы да бик каткан икән. Карый төш үзен, ауганда тиберченә дип, үги күрмә. Көңелен күр, өрәт, тиберченмәс»,— кебек ки ңаш-боерыклар биреп китә. Һәм ул әйткән сүзнең үтәләсенә шикләнмәскә була ♦ Внктимер аганың хуҗалык башлыгы буларак матур сыйфатларын яд итеп сагын- < ганда әлеге сүзләр хәтергә төшә: — Малны таба белү генә җитми, улым: аны тота да белергә кирәк. Җәмә- д мть мөлкәтеме ул, үз тапканыңмы... Беренче килүемдә үк авылдашлары үз итеп миңа бер вакыйганы җиткергән- ♦ нар иде. Олы юллардан, райүзәк, шәһәрләрдән шактый еракта, эчкәре яшәүлә- Е рен истә тотып, аннары, председательнең шактый олы яшьтә булуын да исәпкә < •лып, шул ук дәү апа — Фаизә Ганиевна, ул чакта әле бөтен республикада бик ~ п сана улы, дефицит булуына карамастан, колхозга «Волга» машинасы сатып cj алырга булышкан. Тик әкәмәт: «Биктимер ага бу «җәннәт арбасына» утырып йорергә базмый, уңайсызлана, үзенең шул тартма таратайкасын кулайрак, җай “ лырак саный икән. Һәм озак та үтми, ул «Волга»ны, мут елмаеп, йөк машина ~ сына алыштырып та кайткан. Бермәл сүз җаенда Биктимер аганың үзеннән бу «акта сораштырдым. — Ну бит, улым, ул «Волга»га бер-ике кешене утыртып чабудан ни файда? Примерга бусын гына ал. Район безгә ерак, үзең беләсең, тәҗел йомыш белән ба рыр кешесе дә күп аның. Берсен дә юл чатында кыерсытып калдыргы келәми Шыңа да машинаның зуррак яшшеклесен караштырып йөрдем шактыйдан. ...Чүти, Чүти! Юллардан бигрәк озын булган уйлар әнә шулай бу авылның үткәннәрен урап кайтты. Без идарәгә килеп кергәндә, Фаизә Ганиевна авылның унбишләп ир-аты урта сында утыра, шул яңгыравык көйле тавышы белән әле бәхәсләшә, әле җаваплар даулый, я бер дә яшермитартынмый көлә, «Ии, шуны да аңламаска инде» ди ди берәрсен битәрләп ала, я мут елмаеп, «йон уңаена сыйпаштырып куя». Әлегә |»сми утырыш түгел икән бу, киңәш-табыш итешү генә. Мәсьәлә шуннан гый барвт икән: партия райкомы хәлле • Гигант»ны күрше Тәүгилде авылындагы мескен хуҗалык белән кушарга ниятләгән. Зурдан кубып, «Гигант» дип атаса «ер да, Чүтидәге хуҗалык үзе дә, әнә, Фаизә Ганиевна саннар-мисаллар белән исбат иткәнчә, «хәзерге заман өчен, ии, бәләкәй бит инде ул». Аның нибары ике мең гектардан аз гына артыграк чәчүлек җире, сиксән гектарлап урманы, 100 баш савым сыеры да. 600 ләп сарыгы, югарыдан кушканга гына асрала торган 50 баш дуңгызы бар. Әмма теге чакта, әнә, Биктимер ага үзе әйткәнчә, малны бәрәкәт лоп тота белгәнгә, хуҗалыкның кесәсе шактый калын, бурычлар юк, техника ул еллар эчен шактый күп, йолдыз кашка, ак бәкәлләргә мәхәббәтләре дә канга сең ген алпрның, җигү атлары гына да 100 башка якын. Ә иң кадерле өстенлеге, райком ечен дә иң кыйммәтле сыйфаты шунда: «Гигант»та коллектив бик бер дом. ихлас тәртип, эшчәнлек, уңганлык, тынгысызлык... Тәүгилдедә исә хәлләр, чыннан да, мөшкел, ни дәүләткә, ни колхозчыларның үзлореио файда юк диярлек, бурычлары күп. Шуңа күрә дә бу ике хуҗалыкны гушып, яхшылар үрнәгендә Тәүгилде кешеләрен дә олы юлга чыгарырга кирәк. Эмма җепне җепкә бәйләгәнче инде шактый чәбәләнгән-чиләнгән төенне чишәсе 6*р икән. Чүти халкы кушылырга аяк терәп каршы тора! Трибунага чыгып, ләм ивм сүз әйтүче юк. ә уз араларында ду киләләр. — Ул ата ялкаулар өчен көчәнәсебез юк. Үзләре орәнсеннәнр адәм сыман эш чорга! — Колхоз малын төгел, үз дуңгызларын да юннәп карамыйлар диген, яшьтм Хайваннары — шыр кабырга! Кочык кабарлык итләре юк дип от. Ике авылның да халкын чакырып, уртак җыелыш уздырып та караганнар ■кон ~ юк, килештермәде түгел... •— Җилсез тегермәнгә ышанып соң, факыр, һәйбәт чалбарыңны ыштансыз бе л“н бүлеш тә. үзең бозга утыр. имеш, ә!.. Гадәттәге базымлы холыклы Биктимер агай үзе дә бу мәсьәләдә һәмишә кистереп җавабын әйтми: «Мин бит инде, оланнар, картрак якка авыштым шул. Анәтрәк. азау ярган яшьләргә колак салыйк, заман аларга кала»,— ди-ди, икеле- микеле уйларына чумып, мыштым гына утыра бирә икән. Менә шуны хәл кыласы, Гөбнә агымын тарайтып яткан мүкле таш, черек төпчекләрне алып аткандай, күңел елгаларын да «үземнеке генә» хисеннән арулап, шик-шөбһә йомычкаларын агызып җибәрәсе бар. Әнә шуның өчен дә Фаизә Га- ниевна бу юлы үзе килгән. Тирәсенә утырткан ир-атларның каршылыгын сындырып, фикердәшләр иткәч тә, иртәгә янә уртак җыелыш җыярга булып, урыннарыннан кузгалдылар. «Беренче»нең миңа да ашыгыч зур йомышы бар икән. Икәү генә калгач, ул миңа халыклар дуслыгы темасына лекция-әңгәмә хәзерләргә кушты. — Кичке алтыга кадәр биш сәгать вакыт бар әле — өлгерәсең,— диде.— Ят тан сөйләргә тырыш, яме. Белгәнеңне сөйлә. Бик әдәбиләштермәсәң дә ярый, үзе- гезчә, мишәрчәрәк сөйлә, яме.— «Беренче» идарә бүлмәсен иңләп, салмак кына йөренә, кулларын угалап ала.— Мин, мәсәлән, сүзне төрле милләт халыкларының уртак революцион көрәшеннән ук башлап китәр идем. Гражданнар сугышы вакыйгаларыннан мисаллар... Аннары, егерме беренче елдагы корылык, ачлык турында укып беләсеңдер. Шул чакта ук күп милләтләрнең, үз авызларыннан өзеп, ни бар шуның белән безгә ярдәмгә ашыгуларын телгә ал. Аннары инде колхозлар оештыру. Днепрогэс. Магниткаларны төзү турында иркенләп сөйли аласың. Ә Ватан сугышы еллары инде... Һәркайсыбызның диярлек йөрәгенә сеңгән... Бары бергә, югы — уртак иде... Мине дә тыңлавын дикъкать, уйчан йөз белән тыңладылар. Ә менә Фаизә Га- ниевна җыелышта чын-чыннан тутыккан, янчелгән күңел йозакларын ача барды, ача барды. Халыкның, туры сүз таш ярыр, татлы тел тау биләр дигән гыйбарәләренә конкрет ситуациядә янә бер кат инандым. Һәм халык белән сөйләшә белүнең мөһимлегенә. «Беренче»нең чыгышы, берәгәйле һәр сүзе йөзләрне яктырта барды, уйландырды, көлдерде. Чүтн авылы халкы күрер күзгә дорфа, кискенрәк күренсә дә. холыклары белән тәэсирләнүчән, реакциягә җитез, кыю, тәвәккәл халык, һәм кешене үз күреп, яратып өлгерсәләр, ихлас олылый да. риясыз тугрылык белән буйсына да беләләр алар. Кушылдылар! Фаизә Ганиевна үзе дә тәгаен хәтерләми иде: башта кайсы төбәктә — Чаллыдамы. Лаештамы, Кайбычтамы — аны үз күреп, олылап «дәү апа» дип атаганнар икән? Баштарак үзеннән күпкә өлкән агайлар да шулай эндәшкәч, сәерсенеп. хатын-кыз буларак, бераз үпкәләгәндерме — белмим. Әмма дистә еллар агымында да җуелмаган, яме китмәгән бу икенче исеменә тәмам күнегеп җиткән иде инде, үзе дә якын итә иде. Халык, күрәсең, аны яшьтән зурлап, хакны әйткән. Чыннан да. рухы-җаны, кылган эшләре, акыл колачы, миһербаны белән дәү иде ул — совет халкының азамат кызы Фаизә Хәкимова! ...Йөзләр, меңнәр олы күргән бу асыл кешенең арабыздан китүе авыр, уйлы- сагышлы кичерелде. Каләм соңгы ноктаны куярга базмый...