Логотип Казан Утлары
Шигърият

«ДАНКО» ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘСЕ (ТҮБӘН КАМА)

Михаил Федосенко Җил тегермәне Юл тузанын йоткан елларның ул... Инде менә калган едашып: Кара төндә гаҗизлеккә төшкән. Белә алмыйча кая барасын. Дөнья сулый, хәрәкәттә җиһан. Камадагы акчарлаклар күк, Төнге җилләр иске тегермәнгә Дәшеп уза, хәтер яңартып. Төн карасы эреп юкка чыга, Җир өстенә якты таң тугач; Бер ташыдай иске тегермәннең Нурлар тарта күктә ал кояш... Шул тегермән канатларымыни!— Җиргә тими инде очам мин; Хыял җиле тарта еракларга, Чакырмагыз — кире тешәлмим... ХАРРАС ӘЮПОВ тәрҗемәсе Лев Воздвиженский Сагынып былтыргы җәйнең Таудан узган давылын — Үзәнлектә — йоклый да күк. Йокламый да авылым. Зәңгәр күле — мәңгелеге, Кирәкми китәр юллар... Юалар тал тәпиләрен Йокымсыраган сулар. РӘШИТ ӘХМӘТҖАНОВ тәрҗемәсе АМА ТАҢНАРЫ» ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘСЕ (ТҮБӘН КАМА) Мөхәммәт Шәйхи Кичерешле уй Киттем. Тәкәббер тауларның Иңенә басыйм әле, Болытлардан түшәк җәеп Бер ауныйм, шашыйм әле. Килдем. Мин, дала егете, Биеклек күргәнмени, Киңлекләргә хәйран булдым Ямь-яшел үргә менеп. Мендем. Исәрләнгән башым Күкләргә тиеп тора Кайсыбызны сайлыйсың дип, Йолдызлар биеп тора. ...Җаным өшер биеклектән Үзәнемә ашыгам. Даладагы яшел үрем Йөгереп килә каршыма.. Тауга да сабырлык кирәк Биеклеккә түзәргә. ...Горур ташлар томырылып Текәлгән үзәннәргә. Тугрылык Туган җирдә кышлаучы кошлар уе Кемгә җиле ошамады, Кемгә кары, бураны. Киттеләр... Без яшәп калдык Җилдавылга уралып, Төпләндек, безгә башкача Ярамый да, булмый да: Туган җирдә ел әйләнә Кышлар булып тормый ла1. Кышларга түзәргә була, Тәндә җан булган чакта. Тик, килер язлар хакына Җанны өшетми сакла! Сагынупы уй Чыгып китте.. Моңга тулган җаны Таш урамга әллә сыймады. Шәһәр читендәге әрәмәдә Төне буе гармун уйнады. Сызды гармун Офыкларга җитеп Әремнәрне тарап җил чапты — Җил ерактан килгән. Авазында Ишетелмәгән яңа моң тапты. Моңнар кайтавазы өзгәләнде Бетон диварларга бәрелеп. Аннан ятты сузылып дымсу җиргә. Алларына тансык әремнең. Җанны баскан сагышларны өереп Кузгалдылар хисләр давылы.. Синнән киткәннәр дә синдә яши, Үпкәләмә, зинһар, авылым. Син булмасаң җирдә, күңелләргә Каян килсен безнең бу моңнар? Шәһәрнең дә төшләренә кереп, Йокыларын бүлә авыллар Төшкә кергән уй Ул якларга хатлар йөрми, әти, Кайтмас өчен китә кешеләр... Соңгы вакытларда менә бик еш Син керәсең минем төшемә. Әллә нинди сәер төшләрем дә, Саташумы чиксез-чамасыз? — Акбүз атта чабып, безнең якка Күз дә салмый үтеп барасың. Аваз салам, никтер эндәшмисең, Бездә синең нинди үпкәң бар? Аңламыйбыз мәллә, Шулай бездән Йөз чөерә бәлки киткәннәр?! Үткәннәрне тузан-туфрак күмә, Телләр сүнә, бакча-ил яна. Ата белән бала аңлашыр сүз Бетеп бара мәллә дөньяда?! Китми булмас җирдән. Бер китәрбез. Вакыт дәшеп алыр үзенә. Калганнарны уятырбыз микән, Төшләренә кереп без менә?! Мизхәт Хәбибуллин Табындым Кави Зиннәт Синең туйда Кояшың була алмадым, Аем, диярсең әле Җете зәңгәр күлмәгеңне Тагын киярсең әле Ак күлмәгең дә килешә, Карасаң, күпме сафлык! Уйларым һаман чуала, Җанымны талкый хаклык Япа-ялгыз түгелмен лә, Хыялым — уем тиңе Кояшың була алмадым . Ай гына булмыйм инде! Булды ул.. Айкалып күгемнән Тик кара болытлар актылар Шул чакта күзләрем күктәге Иң якты сызыкка бактылар Булды ул. Кылып бер тантана. Ялганны әйттеләр дөрес дип. Шунда да мин синең җиңүгә Ышаныч җуймадым. Дөреслек Булды ул Очрады күп җирләр, Бер күргәч күңелең кайтырлык Анда да мин сине эзләдем, Тик сиңа табындым, Матурлык Альбина Мортази на Язгы Язгы төннәр, язгы төннәр — Кемгә кыска, кемгә озын Талның йомшак песиләре Тыңлый микән яз сулышын? Язгы төннәр, язгы төннәр — Кемгә бәхет, кемгә сагыш. төннәр Кызыгып пар шәүләләргә, Авыр сулап йөри язмыш. Язгы төннәр, назлы төннәр — Кемгә айлы, кемгә болыт... Җилләр миңа пышылдыйлар «Вакыт инде, оныт, оныт!» Рифкат Имаев Ут кирәк Төн эченә төбәп күзләремне Ут чаткысы эзлим: ут кирәк Бер мизгелдә булган яктылыктан Кабынырга әзер бу йөрәк Ник уйнамый яшен кайда болыт, Тәрәзәдә нигә ут сүнгән? Коткарыгыз, җилләр, бер очкынны Учак өстен япкан шул көлдән Ник атылмый икән тик бер йолдыз? Ут чаткысы эзлим: ут кирәк ..Бер чаткысы тисен карашыңның, Ут булачак минем бу йөрәк Раил Рахман Авылда Әйләнәм дә кайтам. Күрше карчык Күреп калып урам чатыннан, «Бәрәкалла, күз тимәсен» диеп, Карап кала минем артымнан. Мин — хыялый, җилфер-җилфер килеп, Чабуымны ачып буранга, Канатларын җәйгән кошка охшап Очып киләм ап-ак урамнан. Шул мизгелдә шаян бөтерчектәй, Хатирәләр уйнап ярсына,— Колакчыны күзләренә төшкән. Малай чагым чаба каршыма...