Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛАР ЧАКЫРДЫЛАР ЕРАККА

Поэма жанры турында уйланулар оңгы еллар татар поэмасында катлаулы яңарыш процессы бара. Аерым шәхесне тарих һәм бөтендөнья проблемалары югарылыгына күтәреп сурәтләүгә, фәлсәфи тирәнлеккә, фикер белән тойгыны бер үремтәдә тасвирлауга һәм лаконик формаларга омтылу тенденциясе сизелә. Киң гомумиләштерү һәм чор алып килгән яңалыкны бөтен нечкәлекләре белән чагылдыру, кешелеклелек хисләре һәм җылы лиризм соңгы еллар поэмасының мөһим үзенчәлеген тәшкил итә. Поэманы тормышка, кешенең рухи дөньясына, зиһен эшчәнлегенә якынайту юлларын эзләп, шагыйрьләребез бай традициягә, сөйләм теленә, ритмик иреклелеккә, ассоциациягә һәм метафорага киң таяналар. Поэма тукымасында барлыкка килгән структур һәм стилистик үзгәрешләр борынгы жанрның яңаруы, чор таләпләренә, замандашыбызның фикерләү үзенчәлекләренә якынлаша баруы турында сөйли. Хәзерге татар поэмасының яңа чалымнары бигрәк тә Сибгат Хәким әсәрләрендә ачык чагылыш таба Соңгы унбиш-егерме елда «Ленин фәрманы белән», «Языгыз, Җир уллары», «Үрләр аша...», «Дуга», «Васыятьләр», «Кырыгынчы бүлмә», «Дәверләр капкасы» кебек халыкчан рухлы лиро-эпик һәм фәлсәфи поэмалар белән күп милләтле совет поэзиясен баеткан олы юлның башы 30 нчы елларның икенче яртысына килеп чыга. Эзләнүләр нәтиҗәсе буларак дөньяга килгән «Пар ат» (1938—1939) — үз чоры өчен лирик поэманың бер үре, шактый җитлеккән, катлаулы композицияле әсәр булды. Шагыйрь үткәнгә бүгенге югарылыктан күз сала, шәхси кичерешләре аша Тукай дөньясына юл ала. Мәсьәләгә тарихи яктан килгәндә исә, С. Хәким поэмаларының нигез чишмәсен, юлбашын поэзиябезнең ерак тарихыннан—«Йосыф-3өләйха»дан, «Гөлстанинан, «Сә- хипҗамаллдан, Тукай ачышларыннан, бөтен совет поэзиясенең казанышларыннан эзләргә кирәктер. Сугышка чаклы иҗат иткән эпик әсәрләренә көч, илһам биргән шәхес тә — Тукай Җитмешенче еллар башында язылган шактый камил лирик поэманың үзәгендә дә яңа чор татар поэзиясенә нигез салучы образы тора («Кырыгынчы бүлмә»). Арада киеренке эзләнүләргә һәм ачышларга бай озын юл ята Яңа бер рухи дөнья тудырылган. Яңа шигъри мәктәп җитлеккән. С. Хәким поэмаларының тәэсир көче нәрсәдә? Нинди сыйфатлары белән алар рухи дөньяга үтеп керәләр, аңа тирән тәэсир ясыйлар? Тәнкыйть С. Хәким әсәрләрендәге реалистик дөреслеккә, тормыш драматизмының сәнгатьчә камиллек һәм нәфис тел белән сурәтләнүенә күптәннән игътибар итеп килә. Шагыйрьнең халыкчанлыгы, чуар һәм катлаулы бизәкләү чаралары белән мавыкмыйча. табигый матурлыкка, гармониягә омтылуы турында да фикерләр әйтелде Бу хакта Н. Юзиев, Р. Мостафин, X. Хәйри, 3. Рәмиев һ б. тәнкыйтьчеләр бик хаклы һәм ышандырырлык итеп яздылар С. Хәким каләме тудырган күләмле әсәрләрнең шөһрәте—барыннан да элек, халык язмышына барып тоташкан үзәк вакыйгаларны, борылыш моментларны кеше характеры, шәхес кичерешләре аша фәлсәфи тирәнлек белән калкытып куя алу осталыгында. С ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН ф ЕЛЛАР ЧАКЫРДЫЛАР ЕРАККА ф тулыландырылып, бергә үрелеп бара. Бу — традицион антитеза алымы гына түгел, Авторяшәешнең төрле яссылыкларында яткан тарихи һәм илаһи эпизодларны калма, каршы куймый, киресенчә, алар арасында эчке якынлык эзли, сәбәплелек бәйләне- шенең гамәличагылышларын сиземли, шул сиземләүләрен шигырь юлларына чыгара. Шагыйрьнең үткен фантазиясе, кыю зиһене легендаларны «уята». Бөек Болгарны туздырган Аксак Тимер, үзәлболгар кызы образларын күз алдына китерә Унөченче гасыр башларында иҗат иткән «төз, мәһабәт», «горур сынлы Колгалинең» Дуга кырларына килеп чыгуы кебек романтик алым да киң тарихи фонда аклана, сурәтнең офыгын, сулышын киңәйтеп, иркенәйтеп җибәрә, Борынгы шагыйрь образы поэмага тикмәгә генә килеп керми. Ул үткәнгә баш ору кебек бер алым гына да түгел. Билгеле булганча, Колгали язма әдәбиятка шактый ачык төсмерләнгән әхлакый гуманизм идеяләрен алып керә. Дөрес, аның гуманизмы' индивидуалистик, стихиячел, күбрәк даирә әһелләренең омтылышларын, ниятләрен чагылдыра. Колгалинең идеалына тарихилык һәм конкретлык җитенкерәми Шул уң- вакытта «Йосыф-Зөләйха» саф мәхәббәтне, дәртле хисләрне олылый, рух матурлыгына1 дан җырлый, халык иҗаты гәүһәрләренә, язма әдәбиятка юл ача. Галимнәрнең, язучыларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, Колгали үз чоры өчен алдынгы кыю шәхес һәм көчле шагыйрь булган'-. С. Хәкимнең бу образны иске' төшерүе киң мәгънәгә ия. Ул аны фәлсәфи-этик контекстта ала. Фашизм азатлыкка, кыю шәхесләргә каршы ябырылды. Бу явыз көчкә каршы көрәшендә совет халкы тарихка, культура традицияләренә таяна: Бер зур хисне ачык татыдым мин: Ашарга ал юлга өч көнлек; Кимендә мең еллык булсын икән Дошманыңнан рухи өстенлек. Кешенең шартлар, тирәлек һәм үз тарихы белән катлаулы мөнәсәбәте, рухи культура өлкәсендәге буыннар һәм дәверләр варислыгы мәсьәләсен калкытып куя шагыйрь. Элгәрләр максималистик кырыслык белән яңа буыннан ил алдындагы бурычларына һәм гуманизмга тугрылыклы калуларын таләп итә. Шигъри фикерләүнең агышы, контексты XIII гасыр шагыйренең Курск дугасына килеп чыгуын аклый. Колгали тышкы кыяфәте белән дә безнең чордашларга охшаган. Ул сакчылар янына күктән иңми, мина кырларын, алгы сызыкны үтеп, аш китергән ике солдатка . ияреп килеп чыга: «Төз. мәһабәт, горур сынлы» һәм «гел сөйләнә үзе» Чордашы , Низамны да шагыйрь шул ук алым белән, эре сызыклар аша гына тасвирлый: Тран- , шеядан чыгып үтеп китте. Күреп калдым туры сынын мин». Ике портретта дә әна , шундый гомумиләштерү өстенлек итә. , Совет халкының көче туган җиренә мәхәббәтендә, тарих батырлыгын заман проблемалары аша күрә белүдә, Шагыйрьнең кыю фикере, хыялы үткән белән хәзерге арасында тагын бер рухи якынлык, җанлы җеп таба: Ярты халык Галиләрдән тора. Ватанына тугры Галиләр. Бу поэма шагыйрьнең тормышны үз фантазиясе, рухи сизгерлеге белән тулыландырырга хакы барлыгын яклый. Колгалине «озатканнан соң», ул ерак мифологиягә юл ала Югарыдәрәҗәдәге гомумиләштерү көченә ия булган символик образлар халык батырлыгы чыганакларын, туган җиргә бирелгәнлекне сурәтле итеп ачу бурычларына буйсындырылган. Хыял уены белән тарихи үткәнне җанландыру, элегрәк яшәгән шәхесләрне хәзерге буынкешеләре белән очраштыру — С. Хәкимнең күп әсәрләре өчен характерлы алым. «Васыятьләр» поэмасы шуның ачык мисалы. Үлем түшәгендә яткан анасы янында утырган Шагыйрь үзе өчен иң якын, иң газиз кешесенең тормыш юлы турында уйлана һәм фикерләренә ышандыру көчебирү, кичерешләренә аныклык кертү, буынКара Хнсамов Н. Ш. Поэма «Кысса и Иосуф» Кул'али М . 1979 Htp орасындагы якынлыкны ныгыту ниятеннән чыгып, сурәткә әкиятче Әхмәтҗан )0 ңчы елларда колхозны җитәкләгән кырыс Шәйдулла образларын алып керә Бу тортлы алым үзен аклый, ышандыра: «Кем телгә алынса, ак карда Сузыла мәһабәт лаүласеС Хәким поэмаларында «вакыт» аеруча әһәмияткә ия Шагыйрь бу төшенчәне ■омкрет һәм фәлсәфи, гадәти һәм киң мәгънәләрдә куллана «Дуга» поэмасына нгъ- ♦ •ибар итик Иң әүаәл без дәһшәтле сугыш сынауларын үткән һәм чирек гасырдан - соң чиркәүле үр катына килеп чыккан чордашыбыз белән танышабыз. («Минем кебек 1 бохетлелер сирәк, Дуслар монда кабат аз кайткан ») Икенче образ — гуманизм белән а мшилек арасындагы бәрелешнең иң хәтәр нокталарында катнашкан взвод коман- ~ цң>ы — яшь шагыйрь Үткән белән бүгенгене, ике буын кешеләрен вакыт якынлаш- гыря. хәтер бәйли Бу «ике тавыш», поэманың яңгырашына полифоник төсмер биреп. 2 горле стиль (романтик-драматик һәм реалистик) агымнарны тудырып, бер-берсен баета. ачыклый. ~ ■Беренче шагыйрь» статик образ түгел, ул үсештә, динамикада алынган Яшь у хомаидирның йөрәк түреннән актарылып чыккан нәфрәт ташкыны, хисси өермә фа- □. цимны күрә алмау белән генә чикләнми, ул немец халкының телен дә кабул итми. =; ккетик рәвештә кире кага: 5 Колакка ит, имәннәргә ул ят. Нигә ул ят1 Серен тап, өйрәт. Бәрелепсугылып йери кырда сүзләр. Кабул итми кебек табигать. х Бу —туган иленең азатлыгына кылыч күтәргән, тимер тышау кидерү турында г 1Ы»ппаигаи вандалларга каршы чыккан сугышчы тавышы, йөрәк авазы Ләкин взвод ' ■омандиры. шагыйрь немец халкының гуманистик әдәбияты, сәнгате белән дә таныш Акрынлап ул халык белән фашизм арасындагы аерманы күрә башлый, максима- -* листки инкяр итү юлын кире кага, мәсьәләгә тарихи, аналитик караш ташлый Л> Әйт, кайчаннан бирле сиңа ул чит. Сиңа ул ят Гете. Гейнеләр!.. ■Дәверләр капкасы» поэмасының үзәгендә дә шәхси кичерешләре, ил һәм денья ■урымда уйланулары, борчулары, куанычлары белән шагыйрь шәхесе тора Ул яңа Чаллы белен танышып йери, Муса Җәлил урамы буйлап атлый («Йортлар, йортлар, бардыр канатлары»), заводлар комплексы төзелеп яткан мәйданга килеп чыга. Шагыйрь иленең киләчәге турында уйлана: «Урамнары буйлап Илбактының — киләчәга буйлап ил бәхетенең гизде уем...» Аның үткен күзе һәр детальдә тирән мәгънә күрә Мәсәлән, җирнең өске катламын алуны шагыйрь «тарихның естен» салдыру дип мый Бу метафора лирик геройның хыялына, уйларына чикләнмәгән ирек бирә тарихка үтәргә мөмкинлек ача. Эре штрихлар ярдәмендә шагыйрь Чаллының һәм халыкның үткәнен, ИделЧулман буйларына олы фаҗига китергән ачлык елларны бөек Ватан сугышы афәтен күз алдына бастыра. Тарихи уйланулар тикмәгә генә түгел «кем КамАЗ тезелеше — үзе дә тарихи вакыйга Анда Корчагин. Матросов. Җәлил токымнары эшли. алар, елкән буыннарның революцион традицияләрен дәвам иттереп, •азмәт батырлыгының югары үрнәкләрен күрсәтә. КамАЗны яшьләр төзи, яшьләр ■утора «Кайда яшьлек — анда «Гренада»лар. кайда яшьлек — анда романтика» С Хаким поэмасын «Дәверләр капкасы» дип атаган Бу исем тирән фолсоф* иагьного ия, ул холыклар арасындагы дуслыкны, илебезнең кечем, ныклыгын символлаштыра. Чаллыны бөтен ил төзи: «һәр халык үз тесен, хисен салып. йортларыңи»т «итсен синең салып» Вакытка фәлсәфи караш шагыйрьгә киң этик категорияләр белен эш итәргә мемкимлеи бире «Кырыгынчы бүлме» поэмасында ул «Коридордан Тукай заманына Атлап «өрем, тап-тар коридор ».— дип Тукай чоры белен безчең кеннорне символик Мыилаштыра үсә килгән романтик стиль, шартлы алым -Ибраһим Йосфи» балладасында яңача үстерелгән иде. Реалистик шартлылык С Хәкимгә соңгы поэмаларында тарихи үткәнгә реап» күренешләрнең эчке мәгънәсенә, рухи сфера нечкәлекләренә үтеп керергә. ңыенганда а. Ул чәчәген коеп өлгерде. 3 ч Алдагы елларда табигатькә караш катлаулана Шагыйрь параллелизм алымы, та- i бигатьне җанландыру белән генә чикләнмичә, чынбарлыкка, кешегә хас сыйфатларны * күчерә, ике көч арасындагы мөнәсәбәтне бөтен катлаулыгында ачарга омтыла 7 Саташты, тәрәзә төбендә Улады декабрь, шомлы кыш. ш ♦ («Васыятьләр»), Кеше төсле үксеп, куаклыкта Балалары елый төлкенең. Алдарак бу чагыштыру үстерелә, табигать белән кеше арасындагы якынлык әхла- ь- кый сферага күчерелә ч Кеше булып елаганга курә, Җәзаланган гүя җәнлекләр. Тормыш тәҗрибәсе үскән, шигъри осталыгы камилләшә барган саен С. Хәким туктаусыз эзләнә, иҗат газаплары кичерә Янәдән «Дуга» поэмасына әйләнеп кайтыйк. Нигез итеп алырлык материал әзер вакыйга-хәлләр шагыйрьнең үз башыннан кичкән Хисләр ташып-актарылып тора Башта проза белән язарга да исәпли шагыйрь «Язарга утыргач, прозаны шигырь ңиңде Ә шигырь җентекләп язуны яратмый Ни булса да мин хисләрем артыннан ияреп, шигъри әсәремә кереп киттем»,— дип искә ала ул. Хәзер, шагыйрь үзе язганча «Язмышларны бер урынга җыеп», «бер җепкә төйнәсе». поэманы әйдәп баручы «нук таны», образларны, вакыйга-хәлләрне күңелгә «кадаклап» куярдай сурәтле фикерләү системасын тудыру бурычы алга килеп баса Поэманың образлар системасы катлаулы, гаять тирән уйланылган Төп идея-эсте- гик нагрузка материаль дөнья белән рухи сферадан алынган һәм үзәк шигъри фигуралар буларак үстерелгән ике образга тешә Шагыйрь табигатьтән «имен»гә барып тоташкан образларны алса, кешенең сиземләве, кичереше белән бәйле рухи «алвттан «сыкрау», «елау», «әрнү» кебек төшенчәләрне үзәккә куя «Имән», «имәннәр», «имәнлек» сүзләре «серле», «шомлы», «карт», «зур», «олы> "•беи эпитетлар, җанландырулар белән төрле контекстларда утыз тапкырлап каба, "•на. Алар поэманың пафосын, геройларның туган җирләренә табигатькә актив мәнвсебәтен. дошманга нәфрәтен ачуда мөһим функция башкара Шагыйрь бу та бышын эчке сиземләү белән яратып үстерә Образ бер баскычтан икенчесене күтә- Рвле, бер дәрәҗә аша икенчесенә юл ала. семантикасын тиренейтә төрле зурлык ’*ы дулкыннар шикелле бер-бер артлы ишелеп килгән, әмма үзара тыгыз бәйләнгән суретле рәтләргә үсә ■Имен» беренчел дәрәҗәсендә сугыш барган урынны ил азатлыгы өчен кереш нең бер кайнар төбәген күз алдына бастыра. «Алда безнең зур имәнлек иде», «Имән нәрнең бер төркеме Баскан чыгып бераз алгарак».. Шагыйрь бу төшенчәнең идея-эстетик мәгънәсен киңәйтә бара. Иң элек имәнлеккә үзенең уй-хисләр ташкынын алып керә («Уйларымны, хисләремне үзенә тартып алды күптән имәнлек») һәм акрынлап аны күпмәгънәле образ итеп үстерә: «Карт имәннәр.. Дуга кырларыннан җыелганнар кебек солдатлар». Авторны мондый артык гомуми тиңләү дә канәгатьләндереп җиткерми. Индивидуальләштерү юк Табигать образының потенциаль мөмкинлеге ачылып җитмәгән. Шагыйрь хыялы яңа контекстлар, образның яңа дәрәҗәсен эзли. Ул һәр имәндә җанлы кеше сынын, кеше язмышын күрә, төрле милләт вәкилләрен таба. Кеше белән табигать арасындагы аерма, мифик фикерләү дәверендәге шикелле, бөтенләй алып ташлана «Бусы — Низам. Карт имәннәр аны әйләндереп алган уртага», «Яңа имән артта, Каекбай ул» Бу образлар тормыш һәм язмыш фаҗигасенең әхлакый эчтәлеген, совет кешесенең рухи олылыгын күрсәтүнең бер формасы буларак ачылалар. Имән-имәнлекнең кулланыш сферасы моның белән генә чикләнми. Аңа тагын бер вазифа «йөкләтелә». Поэманың үзәгендә олы героик вакыйга ята. Сүз Бөек Ватан сугышында ил язмышы хәл ителгән иң авыр, иң хәтәр бер чор турында бара. Өстән туктаусыз тимер яңгыр ява, безнең сакчылар яткан окопларга таба танклар үрмәли. Җир сыкрый.. Тарихта тиңе булмаган танклар бәрелешенең дәһшәтен образлы күзаллау нияте шагыйрьне янәдән үзәк образга алып чыга: «Бик хәвефле итеп, шомлы итеп, Имәнлек тә шаулый...» Табигать вәхшилекне, ерткычлыкны кабул итми, иле, уллары өчен әрни сызлана. Гуманизм, азатлык, матурлык дошманы бу хәлне абайлый: — Рус, биреп,— дип кычкырдылар,— бирел. Имәнлегең — илең таптармын. Шушы контекстта имәнлек яңа дәрәҗәгә — туган ил символы дәрәҗәсенә күтәрелә Табигать сурәтенең роле, мәгънәсе үсә. Шагыйрь бу табышны яратып кабатлый, аның һәр халык өчен якын, газиз кыйблаларын үзәккә ала: «Туган телнең кадерен белергә дә өйрәтте шул серле имәнлек» Шул рәвешле, шагыйрь үзәк образын рухи дөнья белән бәйли, совет кешесенең дошманнан әхлакый өстенлеген, туган җирнең, табигатьнең мәңгелеген, үлемсезлеген раслау максатына буйсындыра. Имән — ирлек, батырлык символы. Хатын-кызны искә төшергәндә исә шагыйрь башка образ таба. Артта таллар — татар хатыннары Сөйләшәләр төсле лепердәп. Шагыйрь кырыс реализмга, тормыш дөреслегенә турылыклы кала, үз буыны язмышына төшкән авырлыкны, ике дөнья арасында барган сугышның дәһшәтен, шаукымын яңа буыннарга тулырак ирештерүгә омтыла. Риторик-купшы тезмәләрне читкә кагып, кеше психологиясен, характерын ачуның яңа юлларын эзли. Үзенчәлекле образлар ярдәмендә ул тарихи үткәнне киләчәккә ышаныч, фәлсәфи уйлануларны гирән оптимистик хис белән кушуга ирешә. Поэманың ышандыру көче менә шунда. С. Хәким поэмаларының композициясен камилләштерү юнәлешендә дистә еллар буе киеренке эзләнүләр алып бара. Аның лиро-эпик әсәрләре күзгә күренеп кыскара, җыйнаклана һәм тыгызлана бара. «Дала җыры» (1948) поэмасының «сөйләүгә корылган озынлыгы», «күп сүзлелеге хәзер күңелләрдә ризасызлык хисе уята», дип яза шагыйрь «Ауганны ачып җибәргән кереш сүзендә. Уңышлы поэмаларның «формалары шагыйрьнең дәвер белән күзгә-күз карап, ачыктаначык сөйләшүе, бәхәсе. » җирлегендә табигый туа. һәркайсы кабатланмас композициясе, телстиль үзенчәлекләре белән аерылып тора. С. Хәким һаман эзләнә... «Җепләр — юллар, юллар — йомгак, йомгак, Чакырдылар еллар еракка. » Еракларга чакырган еллар әле шагыйрьне киләчәктә яңадан- яңа поэма һәм шигырьләргә рухландырыр Катлаулы чорыбызны тиран һәм һәрьяклап ачу. иҗтимагый, экономик һәм фәнни (карышның масштабын сәнгатьтә тулырак чагылдыру бурычы поэзиядә барлык уңай традицияләрдән кыю файдалануны, үстерүне, форма мөмкинлекләрен һәм стиль юнәлешләрен туктаусыз яңартып торуны таләп итә Иксез-чиксез вакыт һәм кеше аңының тирәнлекләренә үтеп керү максаты символика, куерту, фәлсәфи гомумиләштерү, ассоциация кебек шартлы алымнарга киңрәк таянырга чакыра Язучының ♦ шартлы һәм үтә шартлы алымнарга мөрәҗәгать итү жокукын яклап, Ч. Айтматов < түбәндәгечә яза: «Мин шәхсән кешене көнкүреш кабыгына ябып куйган утилитар. меииүреш «реализмына» каршы Аның өчен дөреслеккә тышкы охшашлык, күпсүз- £ лвлек, кирәкмәгән детальләр ыгы-зыгысы, хаос һәм фактография характерлы Ул ~ иңади фантазияне, хыялны томалап китә» 1 Совет әдәбиятында шартлы алымнар реалистик принципларга буйсына һәм су- 2 рәтле фикерләүнең, обраалылыкның табигатенә яраша Әдәбият галимнәренең күп- ь челеге социалистик реализмның гомуми идея-эстетик концепциясенә буйсынган * шартлылыкның төрле алымнары хакыйкатьне калкурак күрсәтергә ярдәм итә дигән — карашта торалар 1 в. И Юэеевның «Тынлык белән сөйләшү», «Таш диварлар авазы», «Өзелмәс кыл- с; лар». Ә, Баяноаның «һәйкәл», Р Әхмәтҗановның «Таш аргамак», Р. Харисның «Җит- J меш икенче ел икмәге». «Рәссам», Р. Фәйзуллинның «Көрәшчеләр», Р Мингалимоеның ж «Минем дәүләтем», «Юл өстендә тургай», «Иртәгә», Ф Сафинның «Ак канатлы егет» _ кебек соңгы елларда иҗат ителгән поэмалары эпик жанрның чорны һәм рухи _ даиьяны тасвирлау мөмкинлекләре чикләнмәгән икәнлекне исбат итте. с; Хәзерге укучыны озын-озын тасвирый поэмалар белән шаккаттыруы кыен Хик- •» мвт вакытның кыйммәте артуда гына түгел, ә укучының интеллектуаль үсешендә, фи- — керләүдә барлыкка килгән прогресста Укучы мөмкин чаклы тар мәйданда ачылган е; олы фикер, кичереш тирәнлеге таләп итә, шул төр әсәрләргә сусый Замандашыбызның фикерләү рәвешенә якынрак килергә, образлы тасвирлау __ алымнарын яңартырга омтылыш, мәсәлән, Роберт Әхмәтҗановның «Йолдызстаи» - поэмасында ук күренгән иде Шагыйрь Җир. Галәм, Биосфера кебек масштаблы “ образларны сурәткә алып кере һәм бүгенге техник прогресс (тавыштан тизрәк очучы т самолет уйлап табу, космоска очу һ. б.) белән тиз йөри торган итекләр, оча торган паласлар уйлап чыгарган халык хыялы арасындагы күпер, уртаклык турында уйлана кешенең киләчәк уңышларын күз алдына бастырырга тырыша И. Юэеевның «Тынлык белән сөйләшү» әсәрендә индиаидуальләштерелгән образлар да, канунлашкан сюжет та юк, ара белән вакыт та чиктән тыш гомумиләштереп бирелгән Художникның кыю фантазиясе рух өргән Бер минутлык тынлык. Ваемсыз тынлык, Билгесез тынлык. Хиросима тынлыгы, эпоханың «көч сыэыклары»н. XX гасырны тетрәткән фаҗигаларның сәбәбен ачуга буйсына Р Харис «Җитмеш икенче ел икмәге» поэмасында шартлы алымнарга шулай ук «иң таяна Шагыйрь беренче юлда ук — сәнгать «тормыш күчермәсе түгел» принцибы буенча — «хыялым — зурайткыч пыяла» дип. бөртеккә каршы чыккан явызлыкның серен эзләргә юнәлә Катламнар эчендә «интегеп, кысылып, басылып, нәрсәдер әйтергә тилмереп» әл фасыллары ята. Табигать кешегә «ачык чырай» күрсәткән нә, ул үзенең хаклыгын хезмәте белән расларга тиеш Поэманың фәлсәфи һем этик нигезе шул идеядән үсеп чыга «Рәссам» поэмасында шагыйрь чынбарлыкны «проекцияләү» кебек катлаулы алымны үзәккә ала, Бер яктан, берсен-берсе кысрыклап килгән катлаулы проблема пар белән тулы мәшәкатьле олы дөнья һәм вакыт реаль, тойгылы образлар аша гоү- дәлендәрелсә, җисемле бетендәге дә тасвирланса, икенче яктан, әле генә безнең күз •пдыннан үткен чынлыклы вакыйгалар һәм күренешләр яшәешне, рухи дөньяны камилләштерү, бизәү нияте белән илһамланган рәссамның әссоциатиә-мәтафорин «үрүе аша сыилендырыла Хыял белән баетылып, үзгәртелеп корылган донья тогын да гомумнпошторәлә, тагын да эреләндерелә Гүзәл кыз һем аның киндердәге сыны рәссамның табигый сынга һәм үзенең иҗат җимешенә мөнәсәбәте мәхәббәте, сугыш ' «Литературное обозрение*, 1978. 7* I. 23 бит Кара Егоров А Проблемы эстетики М «Советский пигате ч ■ '• храпчгча ■ м I гхпряеежая индивидуальность писателя и рвтвитне титературы М «Советские пнсвте.ть« >• т һәм рәссамның афәтне күзаллавы бергә аралашып, зиһенне зирәкләндерерлек, хисне хәрәкәтләндерерлек шактый катлаулы структур һәм стилистик бердәмлек тудыра. Шагыйрь үз героеның рухи деньясына, фикерләү рәвешенә тирән үтеп керә алган. 1978—1979 елларда «Казан утларыянда поэзия турында барган сейләшүне башлап җибәрүчеләрнең берсе — Р. Фәйзуллин поэма тукымасында барлыкка килгән яңалыкларга да туктала; «Поэма хакында әдәбиятчылар күптәннән бәхәсләшәләр. Ләкин бер төгәл фикергә килгәннәре юк, ихтимал килә дә алмаслар... Чөнки яңа әдәби күренешләрнең әледән-әле хасил булып торуы да ниндидер бер тотрыклы нәтиҗәгә килергә ирек бирми . Хәзер безне поэманың классик төшенчәсе канәгатьләндереп бетерми, ә яңа формалары турында фикер туплап бетерә алганыбыз юк». һәр эзләнүчән шагыйрь поэма үсешенә үзеннән елеш кертә. Күреп үткәнебезчә. С. Хәким тарих белән бүгенге арасында җанлы җепләрне эзли, романтик экспрессия алымнарына киң таяна. Р Фәйзуллин публицистик гомумиләштерү ярдәмендә кешене олы һәм масштаблы итеп тасвирларга, замандашының характерында барлыкка килгән үзгәрешләрне тирәнрәк аңларга омтыла, эчке монологка киң таяна. Роберт Әх- мәтҗанов фәнни фикерләү алымнарын шигърияттә яңгырату рухы белән яши... Шул ук вакытта иң соңгы елларда поэма жанрына игътибарның кимүенә, аның сан ягыннан да элеккеге позицияләреннән чигенүенә игътибарны юнәлтәсе килә (мәгълүм булганча, сан еш кына сыйфатка тәэсир ясый). «Казан утлары» — әдәбиятыбыз үсешенең барометры. Анда төрле елларда басылган поэмаларның исәбен алып карыйк. 1968 елда әдәби журнал укучысына —6, 1969 елда — 5, 1970 елда — 5 поэма тәкъдим итә. Җитмешенче елларның икенче яртысында хәл үзгәрә. 1978 елда Ә. Рәшитовның «Тормыш әлифбасы» поэмасы гына дөнья күрә (ул шагыйрьнең үзе өчен дә мәртәбә әсәр түгел), ә инде 1979 елын «Казан утлары» поэмасыз төгәлли. 1980 елда Равил Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасыннан өзекләре, Илдар Юзеевның «Мәхәббәт китабы» укучыга ирешә. Яңа басылып чыккан шигырь җыентыкларында да әлегәчә укучыга мәгълүм булмаган поэмалар юк диярлек дәрәҗәдә аз. Иҗат практикасы теоретик аңга да, тәнкыйть сүзенә дә тәэсир итмичә калмый. Матбугатта, поэма кризис чоры кичерә, борынгы жанр заман агышына иярә алмый, аны оператив, төзек шигъри цикллар кысрыклый бара, дигәнрәк фикерләр әйтелә башлады Р Фәйзуллин югарыда телгә алынган чыгышында симпатиясенең шигъри бәйләмнәр ягында икәнлеген ачыктан- ачык әйтеп сала: "Ясалмарак поэмаларга караганда төзек шигырь цикллары күбрәк ошый төшә» Чыннан да уртак идея, эзлекле ачылган хис тирәсендә берничә әсәрне укмаштырган лирик бәйләмнәр күп язылды, популярлашып китте. X. Туфанның «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар». С. Хәкимнең «Торыгыз, Мусалар», «Суд залында», «Тукай дәфтәреннән», «КамАЗ көндәлеге», Н. Арслановның «Еллар, язмышлар», X Камалов, ның «Әнкәй истәлеге», Р Әхмәтҗановның «Идел-йорт», Р. Гатауллинның «Европада татар шагыйрьләре» цикллары, Ш. Галиев, И. Юзеев, Р Харис, М. Әгъләмовларның идея-эстетик яктан бер-берсенә тартылып торган әсәрләрен туплаган шигъри көлтәләре поэзия түрендә урын алды. Сәнгать белән әдәбиятның үзара аралашуы, төрле жанрларның бер-берсенә якынлашуы, фикерләүдәге гомумиләштерүгә, синкретизмга омтылыш поэма белән шигырь арасында торган бердәмлекләрнең активлашуына алып килде. Шул ук еакытта шигъри цикл безнең көннәр җимеше түгел. Ул Гете, Блок, Маяковский иҗатларында ук зур уңышка ирешә, әдәби процесста үз урынын таба. «Шигъри цикл» — шартлы билгеләмә. Аны төгәл кануннары, даими, тотрыклы сыйфатлары тәгаен анык булган мөстәкыйль әдәби жанр дип атавы кыен. Шагыйр» иҗтимагый тормышның һәм рухи халәтнең бер торышын чагылдыручы лирик әсәрләре арасында тематик, предметлы, хисси эчке бердәмлек табып, аларны укмаштырырга мөмкин Биредә төп рольне иҗатчының субъектив нияте, омтылышы уйный Чынлабрак карасаң, теләсә кайсы уңышлы лирик әсәр авторның башка шигырьләре белән идея-эстетик якынлыкта тора Бер шигырьнең икенчесенә тартылып тору»1 шигъриятнең эчке хасияте. Хәзерге татар поэмасының уңышлары, төрле юнәлешләрдә алып барылган эзләнүләре һәм аерата үсеш кыенлыклары турында уйланганда алтмышынчы еллар уртасында олы шигъри форманың үсеш юллары һәм перспективасы хакында барган бор сойләшү искә төшә Бу дискуссиядә Көнчыгыш поэмасының тарихы югары бәя алды Фикер алышуда катнашучылар Канчыгышның ераи гасырлар гүреннән күтәрел- гаи идея-эстетик байлыгын җитдирәк ейрәнергә һәм бу традицияләрне хәзерге иҗат практикасына кыюрак алып керергә чакырдылар Терки халыклары поэзиясен ’ рус телемдә яңгырату эшенә эур көч куйган тәрҗемәче һәм шагыйрә А Адалис -Наре» ул поэма?» исемле мәкаләсендә болай ди: «Ни ечен без торган саен ныграк Канчыгыш поэмасы ягына борылабыз чөнки тарихка Көнчыгыш классикасы «поэма иле», «поэма патшалыгы» булып керде һәм Европаның урта гасырлар әдәбиятына да йогынты ясады, һәм бу йогынты әлегәчә тарихчылар тарафыннан тиешенчә өйрәнел- мәген» 1 Поэма үзенең тарихи үсеш юлында төрле чорлар кичерде Тукай. Такташ, Җәлил. Ә Фәйэи, Ф Көрим иҗатларында ул үсешенең яңа үренә күтәрелде яңа кеше яңа вхлок ечен көрәштә әдәбиятның алгы сызыгында булды Дөрес аның бәйгедәге мәйданны башка жанрларга калдырып, арткарак чигенгән чаклары да булды Ләкин анда да поэзиянең олы тере киләчәк көннәр өчен көч туплады, яңа юллар барлады Җитмешенче елларның икенче яртысы менә шуидыйрак чор булды Әлбәттә, биредә чорның «гаебе» юк. «Кешесез поэмалар тууының сәбәбен заманга сылтау урынсыз»’, дип язуы белән Роберт Әхмәтҗанов хаклы иде Бу хәлнең сәбәпләре төрле 60—70 иче еллар арасында нык үскән социализмның әхлакый фәлсәфи мәсьәләләрен эчонв алган, масштаблы фикерле, рухи дөнья катлаулылыгын бөтен кискенлеге белән «ялкытып куйган, форма елкәсендә дә кызыклы табышларга бай поэмалар күп язылды Яуланган үр җаваплылыкны арттырды, жанрда яңа сүз әйтү кыенлашты Поэманың яңа төрләре барлыкка килүе сәнгатьчә фикерләүнең тагын да үсүе, үз эченә индивидуальлекне һем гомумилекне алган яңа заман тәҗрибәсен, аерым шәхеснең һәм бөтен буынның, бетен җәмгыятьнең рухи үсешеи. яңаруын аңларга омтылу белән аңлатыла. Хәзер тәнкыйтьтә поэманың ниндидер бер терене өстенлек биреп, эпик башлангычны лиризмга, фәлсәфи анализны кешелекле моңга каршы кую. поэманың эчке ■асиятен кыскалыкка яисә озынлыкка, тышкы конфликтка, вакыйганы сюжетка яисә иичереш динамикасын ачуга кайтарып калдыру фактлары азайды С Хәким, И Юзе- ав, Р Харис. Р Мингалимов, Р Фәйэуллин һ б шагыйрьләрнең уңышлы поэмалары тормышның үзе шикелле үк, бай һәм төрле •Литературная газета- 197!» Ii> июль •Катай утлары-. 1979 i ran IM бит